Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата сыйныфтан тыш чара
методическая разработка (9 класс) на тему

Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту.

Җиһаз: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына чыгарылган 15 томлык , “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә, интерактив такта, проектор, компьютер.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyftan_tysh_chara_boek_zhinunen_70_ellygy.docx15.4 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата сыйныфтан тыш чара

Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту.

Җиһаз: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына чыгарылган 15 томлык , “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә, интерактив такта, проектор, компьютер.

А.Б. Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә. Утлы яу кырында калган гомерләрне, ни аяныч, кайтарып булмый. Дәһшәтле сугыш чоры, дистә еллар узса да, хәтерләрдә ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып кабат – кабат яңара.

                           Гыймранова Алия скрипкада “Герман көен”уйный

Ул кабатлап лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атлады акбүз атына.

Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды мондый ялкынны.

Байрак итеп илгә турылыкны,

Утны – суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

А.Б. Илебезгә дошман тыныч кына тормыш иткән вакытта басып керә. Кадерле бабаларыбызны, әтиләребезне, абыйларыбызны гаиләләреннән, туганнарыннан  аера. Аларның күбесенә туган нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Бигрәк тә татар улларының Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын күпләр раслый.

Укучы. Әйтү җиңел...

              Фронт дигәннәрен

              Сибеп ташлый татар баласын

              Рейхстагка кадәр азат итте алар

              Европаның күпме каласын.

Бүген бездә кунакта Габдулла бабай. Ә хәзер сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез.

  • Балалар , Габдулла бабайга нинди сорауларыгыз бар?
  • Габдулла бабай,  чын кеше булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк?

  Музыкаль тәнәфес. Нуриева Диләрә башкаруында җыр

  2 нче сыйныф укучылары шигырь сөйлиләр

Укучылар.  Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

                       Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә
                      Кирәк икән, үләм аягүрә,

                       Балта белән башым киссәң дә.

                       Меңен түгел, бары йөзен генә

                       Юк итәлдем синең сыңарның,

                       Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

                       Мин тезләнеп, гафу сорармын, - дип язган шагыйребез Муса Җәлил дә.

  А.Б. Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл батырлары арабыздан бер – бер артлы китә бара. Кадерле балалар, әйдәгез әле, ветераннарга һәм тыл батырларына карата игътибарлы булыйк

           

Укучылар.   “Кирәкми безгә сугыш” шигырен сөйлиләр. (Әхмәт Исхак)

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Илебез зур, җиребез киң,

Хисапсыз байлык бездә!

Җир өстендә, җир астында,

Тауларда һәм диңгездә.

Без үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш,

Без тыныч ил төзүчеләр,

Кирәкми безгә сугыш!

А.Б.  Сыйныфтан тыш чарабыз  ахырына якынлашты.  Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара

    Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында беле...