5 нче сыйныфларда "Туган көн - күңелле бәйрәм" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Нуриева Эльвира Азатовна

5 нче сыйныфларда "Туган көн - күңелле бәйрәм" темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx29.52 КБ
Файл dres.pptx2.72 МБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама муниципаль районының «Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми  белем  учреждениесе

Тема: “Туган көн – күңелле бәйрәм”

(“Минем туган көнем”

циклын кабатлау)

(5 А сыйныфы)

                                        Төзеде: теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                    Ильясова Эльвира Азат кызы

Түбән Кама

2015

Дәрес: татар әдәбияты

Дәрес темасы: “Туган көн – күңелле бәйрәм”

Үткәрелү датасы: 10.03.2015

Дәреснең максатлары:

  1. укучыларның лексик-грамматик белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
  2. темага карата булган белемнәрен тулылындыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;
  3. бер-берсенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:

  1. укучыларның үзләштергән белемнәрен диалогик-монологик сөйләм аша тикшерү;
  2. сүзлек составын баету;
  3. бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең принциплары:

  1. дидактик: укытуның тормыш белән бәйлелек принцибы, дифференцияаль якын килү;
  2. лингвистик: функциональ;
  3. гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик;
  4. хосусый методик: теория белән практика берлеге.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, тикшеренү, проблемалы укыту.

Укыту алымнары: әңгәмә, парлап  , рәсем буенча, карточкалар белән эшләү.

Дәрес тибы: гомумиләштерү – йомгаклау  дәресе.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проекторы, интерактив такта, презентация, индивидуаль карточкалар.

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле”, рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек, “Татарстан китап нәшрияты”, 2011.

Дәреснең планы:

  1. Оештыру:
  1. исәнләшү;
  2. дежур укучы белән әңгәмә.
  1. Белемнәрне актуальләштерү:
  1. фонетик күнегү;
  2. дәреснең темасын билгеләү.
  1. Белем күнекмәләрен ныгыту:
  1. киңәш бирү (кроссворд чишү);
  2. ишетеп аңлау күнекмәсе;
  3. котлау язу;
  4. ризык исемнәрен искә төшерү;
  5. табышмаклар белән эшләү;
  6. “инфинитив + ярамый” структуралы җөмләләрне кабатлау (“Винни пух” мультфильмыннан өзек карау)
  7. “Ак калач” уеынын уйнау.
  1. Белемнәрне тикшерү:

        Ситуатив күнегүләр (карточкалар белән эш).

  1. Йомгаклау.
  2. Өй эше бирү.
  3. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

  1. Оештыру:
  1. Исәнләшү:
  • Хәерле көн, укучылар. Хәлләрегез ничек?
  • Яхшы.
  • Көнегез матур үтсен өчен, бер-беребезгә карап елмаегыз һәм тыныч кына утырыгыз.
  1. Дежур укучы белән әңгәмә:
  • Бүген сыйныфта кем дежур?
  • Бүген сыйныфта мин дежур.
  • Бүген ничәнче число?
  • Бүген 10 нчы март.
  • Атнаның нинди көне?
  • Сишәмбе.
  • Бүген көн нинди?
  • Бүген көн салкын, кояшлы, җил исә.
  • Сыйныфта кемнәр юк?
  • Сыйныфта барысы да бар.
  1. Белемнәрне актуальләштерү:

“ө” авазына фонетик күнегү. Слайдта түбәндәге сүзләр: өстәл, сөт, гөбәдия, өчпочмак, көн, төн, “өч”ле, сөйләшә, йөри, йөз, дөрес, өй, өй эше. 

Укытучы укый, балалар укытучы артыннан кабатлый. Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

  1. – Укучылар, карагыз әле, безгә Ләйсән кунакка килгән. (Слайдта фото)
  • Максим, сиңа ничә яшь?
  •  Миңа ... яшь.
  • Карина, ә сиңа ничә яшь?
  • Миңа ... яшь  .
  • Бүген безнең кунагыбыз Ләйсәнгә 13 яшь тула.

Видео. “Сәлам, дусларым! Мин сезне бүген кичке 6 га туган көнемә чакырам! Рәхим итегез! (Туган көнгә чакыру формаларын искә төшерү).

  • Димәк, дәрестә нинди бәйрәм?
  • Туган көн бәйрәме.
  • Әйе, без бүген туган көн турында сөйләшербез. Туган көндә нишлиләр?
  • Өстәл әзерлиләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, котлыйлар.
  • Әйе, без дә бүген дәрестә пешерербез, табын әзерләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, татарча дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәнербез.

  1. Белем күнекмәләрен ныгыту этабы:
  1. – Безне Ләйсән туган көненә чакырды. Ә туган көнгә бүләк алып барырга кирәк. Туган көнгә нәрсәләр бүләк итеп була? Кроссвордны чишеп җавабын табыйк.

Кроссворд чишү.

  1. Ишетеп аңлау күнекмәсе (аудирование).

Диалог тыңлыйк:

  • Марат, бүген безнең сыйныфташыбызның туган көне!
  • Кемнең туган көне, Айсылу?
  • Ләйсәннеке.
  • Шулаймени? Ә аңа ничә яшь тула?
  • 13 яшь.
  • Син барасыңмы?
  • Әйе, барам.
  • Туган көнгә сәгать ничәгә чакыра?
  • Кичке сәгать алтыга.
  • Нәрсә алып барасың?
  • Китап.
  • Бик яхшы! Мин дә барам! Бүләк алырга кирәк! Ләйсәннәрдә очрашырбыз! Сау бул!
  • Сау бул, Марат!

Слайдта сораулар: 

- Укучылар, дәфтәрләрне ачып, числоны язып куйыйк. Ишеткән диалог буенча тест чишәбез.

  1. Айсылу  ... белән сөйләшә:

      а) Ләйсән;

      б) Марат;

      в) Айгөл.

2. Марат белән Айсылу ... .

    а) сыйныфташлар;

    б) күршеләр;

    в) туганнар.

3. ...  туган көне.

    а) Айсылуның;

    б) Гөлиянең;

    в) Ләйсәннең.

4. Ләйсәнгә ... яшь тула.

    а) 11;

    б) 12;

    в) 13.

5. Туган көн сәгать ...  .

    а) биштә;

    б) алтыда;

    в) җидедә.

6. Айсылу туган көнгә ... алып бара.

   а) шоколад;

   б) уенчык;

 в) китап.

- Дәфтәрләрләрегез белән алышыгыз һәм иптәшегезнең эшен карандаш белән тикшерегез. (слайдта җаваплар). Әгәр алты сорауга да җавап дөрес булса, “бишле” билгесе куегыз, “дүртле” билгесе биш сорауга җавап дөрес булса куела. Өч-дүрт сорауга дөрес җавап биргән булса -  “өчле”, бер-ике сорауга – “икеле”.

  1. –Бүләк булды. Ләйсәнгә котлау открыткасы язарга кирәк.

Һәр төркемгә конверт бирелә. Укучылар сүзләрдән котлау җыялар.

  1. – Әйдәгез, Айгөлгә табын әзерләргә булышыйк.

Слайдта ризыклар күрсәтелә, укучылар исемен әйтергә тиеш.

  • Без әзерлибез табын,        

Китереп бөтен ягын.        

Уртага куйдык чәчәк,        

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

  • Укучылар, табынга тагын нәрсә җитми?
  • Җиләк- җимешләр.
  • Әйдәгез табынга җиләк-җимешләр куйыйк. “Табышмак әйтәм – уйлап тап” уенын уйныйбыз.
  1.  Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.
  • Карбыз.

Слайдта җиләк-җимешләр рәсеме чыгып бара.

  1. Сап-сары – кояш түгел,

Эчләре бүлем-бүлем.

Кабыгын әрчеп алдык,

Өләштек телем-телем.

  • Әфлисун.
  1. Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?

  • Алма.

Электрон физминут.

  1. -Укучылар, ә сез әниегезгә ашарга пешерергә булышасызмы?
  • Әйе.
  • Тактага карагыз да, нәрсәләр пешерергә булышканыгызны әйтегез.

“Мин әнигә булышам” конструкциясен кабатлау.

  1. - Табыныбыз әзер.

“Винни пух” мультфильмыннан өзек карау.

  • Винни пух үзен табын янында дөрес тотамы?
  • Юк.
  • Укучылар, ә сез ашаганда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?

Табын янында үзеңненичек тотарга кирәк? ( инф.+ярамый структуралы җөмләләр төзү аша, кагыйдәләрне кабатлау.)

- Табын янында сөйләшергә ярамый;

- Авызны чапылдатырга ярамый;

- Тиз ашарга ярамый;

- Алдан ашый башларга ярамый;

- Ризыкны сайланып утырырга ярамый.

6) Туган көндә бик күп уеннар уйныйлар. Әйдәгез без дә бер җырлы уен уйныйбыз:

Ләйсәннең туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шундый ул биек,

Менә шундый тәбәнәк.

Менә шундый киңлектә

Менә шундый тарлыкта.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне ал да кач!

  1. Белемнәрне тикшерү этабы.

Ситуатив күнегү. Карточкалар белән эш.

  • Хәзер мин сезгә ситуацияләр бирәм, сезгә диалоглар төзергә кирәк.

I карточка.

День Рождения.

Руслан приглашает Максима на день рождения. Максим расспрашивает, кто еще придёт на день рождения. А Руслан отвечает, что придёт Дамир, Ильдар, Алия, Гузель. Максим узнаёт, в котором часу придут они, а Руслан отвечает, что придут в 6 часов и говорит, что будет весело.

II карточка.

В магазин.

Мама спрашивает у дочки о том, куда она идёт. В ответ дочка говорит, что в магазин. Мама спрашивает, что купит она в магазине. Дочка отвечает, что купит чак-чак, открытку на день рождения. Мама интересуется, кому она берёт вкусный чак-чак, открытку. Дочка отвечает, что подруге Насте.

III карточка (“йомшак» укучылар өчен)

В магазине.

Разговор между продавцом  и покупателем. Приветствуют друг друга. Продавец спрашивает, что возьмёт. Покупатель отвечает, что торт, сок,  яблоки, грушу. Продавец уточняет, что ещё нужно, покупатель в ответ, что 2 кг помидора и огурцов. Продавец говорит сумму – 569 рублей, покупатель благодарит и прощается.

  1. Йомгаклау.
  • Димәк, бүген бездә нинди бәйрәм булды?
  • Бүген бездә туган көн бәйрәме булды.
  • Сүзне айгөлгә бирик.
  • Видео. “Дусларым! Туган көнемә килүегез, бүләкләрегез, котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Тагын килегез!”
  • Укучылар, Ләйсәннең туган көнендә нишләдек? Туган көндә нишләдек?
  • Табын әзерләдек, уйнадык, җырладык, котладык.
  • Нәрсә ошады?.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

  1. Өй эше бирү.
  1. “Минем туган көнем” темасына хикәя язып килергә (көчле укучылар өчен)
  2. Дәрестә “Туган көн” темасына төзегән диалогны сәхнәләштерергә) (“йомшак” укучылар өчен)
  1. Билгеләр кую.

-Сау булыгыз, укучылар! Уңышлы көн сезгә!

- Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Елгада бозлар кузгалды … Елмая , көлә кояш . Урамнар буйлап атлады Ямьле һәм күңелле яз… (Г. Латыйп )

Слайд 2

“ө” авазына фонетик күнегү өстәл сөт гөбәдия өчпочмак көн төн “өч”ле сөйләшә йөри йөз дөрес өй өй эше

Слайд 4

Дәреснең темасы: “Туган көн – күңелле бәйрәм”

Слайд 5

К И Т К Д А Р Ч Ә А А И К А Ә К П Л С К Н Ч Р Ә Ә М А Д Б У С Е М Ш У У Я К Ы Ч Н Е Киңәш бирегез: Дуслар нәрсә бүләк итсеннәр?

Слайд 6

К И Т К Д А Р Ч Ә А А И К А Ә К П Л С К Н Ч Р Ә Ә М А Д Б У С Е М Ш У У Я К Ы Ч Н Е Киңәш бирегез: Дуслар нәрсә бүләк итсеннәр?

Слайд 8

1. Айсылу ... белән сөйләшә: а) Ләйсән; б) Марат; в) Айгөл. 2. Марат белән Айсылу ... . а) сыйныфташлар; б) күршеләр; в) туганнар. 3. ... туган көне. а) Айсылуның; б) Гөлиянең; в) Ләйсәннең. 4. Ләйсәнгә ... яшь тула. а) 11; б) 12; в) 13. 5. Туган көн сәгать ... . а) биштә; б) алтыда; в) җидедә. 6. Айсылу туган көнгә ... алып бара. а) шоколад; б) уенчык; в) китап.

Слайд 9

Җаваплар: 1. б 2. а 3. в 4. в 5. б 6. в

Слайд 10

“5” – 6 җавап “4” – 4-5 җавап “3” – 3 җавап “2” – 1-2 җавап

Слайд 12

Ләйсән! Сине туган көнең белән котлыйбыз !Сиңа сәламәтлек, бәхет, уңышлар, яхшы билгеләр телибез!

Слайд 14

Җиләк- җимешләр 1. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел. 2. Сап-сары – кояш түгел, Эчләре бүлем-бүлем. Кабыгын әрчеп алдык, Өләштек телем-телем. 3 . Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?

Слайд 15

К үзләргә физминутка

Слайд 27

Сәламәт булыгыз!

Слайд 28

булышам. Мин әнигә

Слайд 30

« Ак калач»

Слайд 31

День Рождения. Руслан приглашает Максима на день рождения. Максим расспрашивает, кто еще придёт на день рождения. А Руслан отвечает, что придёт Дамир , Ильдар, Алия , Гузель. Максим узнаёт, в котором часу придут они, а Руслан отвечает, что придут в 6 часов и говорит, что будет весело.

Слайд 32

В магазин Мама спрашивает у дочки о том, куда она идёт. В ответ дочь говорит, что в магазин. Мама спрашивает, что купит она в магазине. Дочка отвечает, что купит чак-чак , открытку на день рождения . Мама интересуется, кому она берёт вкусные чак-чак , открытку . Дочка отвечает, что подруге Насте .

Слайд 33

В магазине Разговор между продавцом и покупателем. Приветствуют друг друга. Продавец спрашивает, что возьмёт. Покупатель отвечает, что торт, сок, яблоки, грушу. Продавец уточняет, что ещё нужно, покупатель в ответ, что 2 кг помидора и огурцов . Продавец говорит сумму – 569 рублей, покупатель благодарит и прощается.

Слайд 35

Өй эше бирү а)“Минем туган көнем” темасына хикәя язып килергә б) Дәрестә “Туган көн” темасына төзегән диалогны сәхнәләштерергә

Слайд 36

Сау булыгыз !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

күңелле туй, шаян туй - Сабантуй

разработка школьного Сабантуя...

Бала күңелле шагыйрь

Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе....

100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")

Аккош күленең ак күңелле  шагыйре.(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация) Җиһазлау:  1) Портреты...

Конспект урока по татарскому языку на тему «Күңелле җәй, ямьле җәй»

Р.З.Хәйдәрова  дәреслеге бунча үткәрелнән дәреснең конспекты. Дәрес  З нче сыйныф өчен төзелде.Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)...

Әкиятләр илендә күңелле стартлар

Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...

Күңелле стартлар уены.

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2  ...