Блок-модуль технологиясе нигезендә морфология курсын укыту
план-конспект урока (6 класс) по теме

Расулева Эльмира Раисовна

Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр бару чорында сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия, чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, компетентлы, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем дәрәҗәсе һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч булып тора. Уку-укыту процессын балаларның шәхси сәләтенә, төрле дәрәҗәдәге аралашуга, һәр сыйныфның үзенчәлегенә яраклаштыруда инновацион педагогик технологияләр мөмкинлек бирә.

Балага тирәнтен белем бирү – бүгенге заман мәктәбе алдында торган мөһим бурычларның берсе. Һәр укучы үзе дә белем алуга омтылырга тиеш, мөгаллим исә аның уку эшчәнлеге белән идарә итә: иң мөһим юнәлешләрне бирә.

 Бу программа 6 нчы класста морфология курсын блок- модуль технологиясе нигезендә укыту өчен төзелде. Уку планына таянып, 105 сәгатьлек татар теле  дәресләре программасы атнага 3 сәгать итеп бүленде.

6 нчы класста “ Морфология” курсын блок-модуль технологиясе нигезендә укыту белем бирүнең эчтәлеген һәрьяктан җитеш, мөстәкыйль комплексларда (мәгълүмати блокларда) күзаллауга ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskaya_programma_blok.doc292.5 КБ

Предварительный просмотр:

Республика Татарстан

 Агрызский муниципальный район

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа

Авторская программа

Автор проекта:

Учитель татарского языка

 высшей квалификационной категории

 в МБОУ Кадыбашской СОШ

Расулева Эльмира Раисовна

2014 год

Эчтәлек.

1.Аңлатма язуы..............................................................3-8

2. Программаның эчтәлеге...........................................8-14

3. 6 нчы класста блок- модуль технологиясе нигезендә укыту буенча календарь-тематик план...............................................15-43

4. Кулланылган әдәбият исемлеге...................................44

5. Кушымта:..........................................................................45-62

  • “Рәвеш” блогы буенча 6 дәрес планы:
  1. “Рәвеш” модулен төзү. Рәвешнең грамматик үзенчәлеген, җөмләдә кулланышын ачыклау. /Кушымта №1/
  2. “Рәвеш” модулен тулыландыру, ныгыту. /Кушымта №2/
  3. “Рәвеш” модулен ныгытуга күнегүләр. Рәвеш дәрәҗәләре. /Кушымта №3/
  4. “Рәвеш” модулен ныгытуга күнегүләр. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы.

/Кушымта №4/

  1. “Рәвеш” модулен ныгытуга күнегүләр. Рәвеш төркемчәләре. /Кушымта №5/
  2. “Рәвеш” темасы буенча контроль дәрес. /Кушымта №6/
  3. Укучыларның  эзләнү-тикшеренү буенча башкарылган иҗади эшләре: “Исем”, “Сыйфат”, “Рәвеш” темаларына презентация һәм  модуль схемасы. /Кушымта №7-13/

Аңлатма язуы

Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр бару чорында сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия, чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, компетентлы, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем дәрәҗәсе һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч булып тора. Уку-укыту процессын балаларның шәхси сәләтенә, төрле дәрәҗәдәге аралашуга, һәр сыйныфның үзенчәлегенә яраклаштыруда инновацион педагогик технологияләр мөмкинлек бирә.

Балага тирәнтен белем бирү – бүгенге заман мәктәбе алдында торган мөһим бурычларның берсе. Һәр укучы үзе дә белем алуга омтылырга тиеш, мөгаллим исә аның уку эшчәнлеге белән идарә итә: иң мөһим юнәлешләрне бирә.

 Бу программа 6 нчы класста морфология курсын блок- модуль технологиясе нигезендә укыту өчен төзелде. Уку планына таянып, 105 сәгатьлек татар теле  дәресләре программасы атнага 3 сәгать итеп бүленде.

6 нчы класста “ Морфология” курсын блок-модуль технологиясе нигезендә укыту белем бирүнең эчтәлеген һәрьяктан җитеш, мөстәкыйль комплексларда (мәгълүмати блокларда) күзаллауга ярдәм итә.

Блок   модуль технологиясе баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтүдә иң кулае дияргә мөмкин. Ул нәтиҗәле белем бирү бурычын хәл итә. Модуль идеясе әлеге укытуның нигезе булып тора.

Модуль - уку эчтәлеге белән аны үзләштерү технологиясе үзара берләшкән максатчан – функциональ үзәк.

Блок ул- зур тематик бүлек. Һәр блок өчен үз эченә  төрле характердагы биремнәр алган (аны юл күрсәтүче адым, алгоритм – төрлечә әйтеп булыр иде) дидактик комплекс эшкәртелә.

Һәр адым үз функциясен ала. Беренче адым белемне актуальләштерү максатыннан өй эшен алга китеп башкаруны күздә тота.

Икенче адым яңа материалны өйрәтү өчен мөһим. Ул үз эченә ике бүлекне ала:

  • белемне беренчел үзләштерү (репродуктив сораулар);
  • материалны аңлау һәм фикерләү аша үзләштерү (проблемалы сораулар).

Өченче адым: өйрәнгәнне ныгыту;.

Дүртенче адым: алган белемне куллану, ә бишенче адым исә яңа материал   үзләштерүгә үзконтроль һәм контроль.

Модульле укытуның асылы шуннан гыйбарәт: модуль белән эш барышында укучы мөстәкыйль яки укытучы ярдәмендә уку, танып- белү максатларын гамәлгә ашыра.

“Морфология” курсын модульле укытуның традицион укытудан берничә өстенлеге бар. Беренчедән, ул укучыларга һәркемгә үз темпында- индивидуаль, парлашып яки төркемнәрдә эшләү мөмкинлеген бирә; икенчедән, “ җиңелчә” контрольлек формаларын булдыра.

Бу программа белән эшләгәндә 6 нчы класс укучысы түбәндәге күрсәтмәләрне билгеләргә һәм үтәргә тиеш:

1. Модульне үзләштерү максаты.

2. Уку материалын эзли һәм таба белү.

3. Уку материалын үзләштерү (өйрәнү, модуль төзи белү, морфологик, морфологик-синтаксик анализга әзерләнү).

4. Үтәлгән эшнең дөреслеген тикшерә белү, үзконтроль  (тест, язма эшләр) уку материалының үзләштерелү дәрәҗәсен билгели белү.

Морфология курсын өйрәтүдә укытучының вазифасы түбәндәгеләрдән  гыйбарәт:

1. Күрсәтмәләр, модульләр төзү.

2. Гамәли эш барышында күрсәтмәләргә төгәллек кертү.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләнең үзләштерелүен тикшерү.

Нәрсәгә һәм ничек өйрәтү бурычын хәл итүгә юнәлдерелгән методик системадан аермалы буларак, блок – модульле укыту системасы “Ничек итеп нәтиҗәле укытырга?” дигән бурычны чишә. Модуль технологиясе – дидактик материалларны проектлаштыру, төзү максатлары, принциплары, алымнар берлеге, казанышларны бәяләү һәм тикшерүнең рейтинглы системасы ул.

Белемнең төп максаты – үзгәреп торган тормыш шартларында шәхеснең иҗади,  мөстәкыйль фикерләү мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү. (Шәхси тапкырлык, тәвәккәллек, инициативалылык сыйфатларына укучы бала мөстәкыйль фикерләргә өйрәнгән очракта гына ия була ала).

Модуль төзегәндә укучы дәреслек, өстәмә чыганак белән эшләргә, фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәнә. Фикерләү гамәлләрен кабатлый – кабатлый, күнекмәдән күнекмәгә күчә-күчә мөстәкыйль белем алуга ирешә. II буын белем бирү стандартларын тормышка ашыруда әлеге технология иң уңышлысыдыр, мөгаен.

Бу программа белән эшләгәндә, укытучы, дәреслектә язылганнарны аңлатудан тыш, укучылар белән проблемалы сорауларны хәл итә, иҗади әңгәмәләр үткәрә, модуль төзи. Укучы да укытучы әйткәннәргә һәм дәреслектә язылганнарга гына канәгать булмый, үзе уйлап, исбат итеп, “Татар грамматикасы”ның II томына, “Хәзерге татар әдәби теле”(Сафиуллина Ф.С.), “Урта мәктәптә татар теле укыту”( Н.Максимов) китапларына мөрәҗәгать итеп, нәтиҗә ясый. Модуль төзү өчен баладан теманы бик яхшы белү сорала. Шуңа күрә укучы сорауларга җавап эзли, материалны төрле чыганаклардан өйрәнә, кат-кат күздән кичерә.

Программа 9 блок- модульдән тора. Һәр модульне өйрәтү түбәндәге структурага нигезләнә:

1. 1 сүз төркеме турында төшенчә бирелә, шул сүз төркеменең барлык грамматик үзенчәлекләрен истә тотып, әзер модуль, яисә укытучы күрсәтмәсе нигезендә модуль  төзелә.

2. Модуль ныгытыла, грамматик кагыйдәләр кат-кат искәртелә, кабатлана, бәйләнешле сөйләм теле үстерүгә дә мөмкинлек калдырыла.

3. Укучылар үзләштергән белем-күнекмәләрне тикшерү максатыннан үзконтроль, контроль дәресләр (контроль формалары төрле була) үткәрелә:

Яңа материалны аңлатуда, өлешчә әңгәмә, кайбер темаларны тулысынча эзләнү-тикшеренү (эврестик) алымы рәвешендә алып бару отышлы.

Ныгыту дәресләрендә кыска-кыска диктантлар, хикәя, изложение дә яздырыла. Боларга гадәттә 7-10 минут вакыт бирелә, алар шул ук дәрестә тикшерелергә дә мөмкин.

Болардан тыш дәресләрдә бәйләнешле сөйләм телен үстерү максаты белән тулы күләмле язма эшләр дә үткәрелә. Бер үк вакытта алар контроль  эш тә булып торалар (җәя эчендә контроль эшләр саны күрсәтелә) Укучыларның белемнәре контроль тест һәм зачет рәвешендә тикшерелә. Аларның саны түбәндәгечә:

Диктант

Изложение

Контроль тест һәм зачет

Эш кәгазьләре

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

9(5)

5(2)

3(1)

Расписка язу – 1 сәг.

Акт язу- 1сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг

Язма эшләрне (сочинение, изложение) – бергәләп редакцияләү – 2 сәг

Сочинениегә материал туплау, аны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

Программа түбәндәге максатларны күздә тотып төзелде:

Белем бирү  максаты:

  • Белемнәрне үзләштерүгә бәйле таләпләрне- мәгълүматның тулылыгын, тирәнлеген, системалылыгын, алынган белемнең ныклы, төпле булуын, үз вакытында үзләштерелүен тәэмин итү;
  • Сүз төркемнәрен, аларның грамматик категорияләрен белү; сүз төркемнәрен сөйләмдә дөрес куллану; һәр сүз төркеме буенча модуль төзү юлларын үзләштерү;
  • Күп тапкыр кабатлаулар аркылы, сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик, морфологик анализ ясауга ирешү.

Үстерелеш  максаты:

  • Белем һәм күнекмәләрне бергә куша белү, шул рәвешле укучыларның уңышлы зиһен эшчәнлеген үстерү;
  • сүзлек запасын, фикерләү дәрәҗәсен арттыру, моның өчен сөйләмдәге логик мөмкинлекләрне баету; сөйләмнең коммуникатив компетентлылык сыйфатларын үстерү; укучыларның образлы сөйләменә ирешү;
  • Мәгълүмат культураларын: мөстәкыйль белем алу, өстәмә чыганаклар, сүзләр, интернет челтәре, дәреслекләр белән эшләү күнекмәсен үстерү, системалы рәвештә китап һ.б. мәгълүмат чыганаклары белән эшләү күнекмәсе булдыру;
  • укучыларның танып белү активлыгын, иҗади сәләтләрен , язма һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия максаты:

  • Үзара мөнәсәбәтләрне демократияләштерү. (Блоклы укытуда укытучы контролер түгел, ә укучыларга белем бирүче);
  • укучыларда тормышчан актив позиция формалаштыру;
  • социаль- коммуникатив компетентлыкларын үстерү;
  • үзеңә һәм иптәшләренә объектив бәя бирү күнекмәсе булдыру.

Программа эчтәлеге.

 6 нчы сыйныф (105сәгать)

Кереш дәрес. Татар әдәби теле хакында әңгәмә- 1 сәгать 

Алдагы сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (3 сәгать)

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре- 1 сәгать

Сүз төркемнәре (сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәгә нигезләнеп)- 1 сәгать

Ясалышы ягыннан сүз төрләре- 1 сәгать

I модуль- Исем ( 9 сәгать)

Морфология турында төшенчә.

I.  Исем модуле төзү. Исем сүз төркеме һәм аның грамматик үзенчәлекләре: исемнәрнең ясалышы, ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.

Исем модулен ныгытуга күнегүләр. Морфологик, морфологик-синтаксик анализ. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек. Синоним һәм антоним исемнәр.

Исем модулен үзләштерү буенча укучыларның белемнәрен тикшерү. Контроль тест. Контроль диктант.

II. Исемнәрне дөрес басым белән әйтү, аларны бәйләнешле сөйләмдә урынлы куллану; тартым һәм килеш кушымчаларын дөрес әйтү һәм язу; исемнәрне фонетик һәм морфологик яктан тикшерә белү; синоним һәм антоним исемнәрне дөрес файдалану.

I I модуль -Сыйфат (6 сәгать)

I. Сыйфат модулен төзү.  Сыйфат мәгънәләре, грамматик үзенчәлекләре: сыйфат һәм сыйфатланмыш, сыйфат дәрәҗәләре, сыйфат ясалышы, асыл һәм нисби сыйфат

Сыйфат модулен ныгыту. Морфологик, морфологик- синтаксик анализ ясау

Синоним һәм антоним сыйфатлар. Сыйфатларның исемләшүе, җөмләдә

кулланышы.

Сыйфат модулен үзләштерүне тикшерү – компьютерда тест, мини зачет, грамматик биремле диктант

II. Сыйфатларның синонимик байлыгыннан сөйләмдә урынлы файдалану. сыйфат дәрәҗәләрен төгәл куллану. Сыйфатларны морфологик яктан тикшерә белү, синтаксик функцияләрен аңлату.

I I I  модуль -Фигыль (31 сәгать)

Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы, барлык-юклык төре. Грамматик үзенчәлекләре.Фигыль юнәлешләре. Фигыль төркемчәләре.

Затланышлы фигыль модулен төзү

Затланышлы фигыль модулен ныгытуга күнегүләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше.

Хикәя фигыльнең заман категориясе, зат-сан белән төрләнеше, ясалышы- 3 сәгать

Шарт фигыльнең мәгънәсе зат-сан белән төрләнеше, ясалышы морфологик анализ

Затланышлы фигыльләрнең җөмләдә ролен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә тест төзү һәм аны яклау

Контроль дәрес: дәрес- аукцион, зачет, контроль диктант

Затланышсыз фигыль модуле төзү

Затланышсыз фигыль модулен ныгытуга күнегүләр

Сыйфат фигыльдә заман категориясе. Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгы.

Хәл фигыль, аның мәгънәсе, төрләре, язылышы, җөмләдә кулланышы

Исем фигыль, аның мәгънәсе, исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары.

Затланышсыз фигыль модулен ныгыту, морфологик анализ ясау.

Ярдәмче фигыльләр. Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе. Фигыльнең ясалышы ягыннан төрләре. Фигыльнең җөмләдә кулланышы.

Фигыль модулен үзләштерүне тикшерү:

- контроль тест

- зачет дәрес

- грамматик биремле диктант

II. Фигыль төркемчәләрендә дөрес басымны саклап һәм төрле заман формаларын төгәл файдаланып сөйләү; фигыльнең төрле юнәлеш формаларын һәм ярдәмче фигыльләр белән кушма фигыльләрне урынлы куллана белү; фигыльләрне зат-сан белән дөрес төрләндерү; җөмләдә хәбәр булып килгән фигыльләрне ия белән дөрес яраштыра белү; фигыльләрнең синонимик байлыгыннан урынлы файдалану.

Фигыльләрне морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерә белү.

I V модуль - Рәвеш (6 сәгать)

I. Рәвеш модулен төзү. Мәгънәсе, белдерелүе, грамматик үзенчәлеге, төркемчәләре, ясалышы- 2 сәгать

Рәвеш модулен ныгыту. Рәвеш дәрәҗәләре, рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланышы- 3 сәгать

Рәвеш модулен үзләштерүне тикшерү. Контроль тест- 1 сәгать

II. Сөйләмдә рәвешләрне дөрес куллану; кушма, тезмә, парлы рәвешләрне җөмләдә таба белү һәм дөрес язу.

Рәвешләрне морфологик һәм синтаксик яктан тикшерә белү.

V модуль - Сан (6 сәгать)

I. Сан модулен төзү. Санның мәгънәсе, грамматик үзенчәлеге, төркемчәләре, ясалышы, җөмләдә, кулланышы.

Сан модулен ныгыту.

Сан төркемчәләрен ныгытуга күнегүләр.

Санның ясалышы ягыннан төрләрен ныгытуга күнегүләр.

Санның җөмләдә кулланышы, Морфологик, морфологик-синиаксик анализ.

Контроль дәрес – тест

II. Кушма саннарны дөрес әйтү.) Саннарны язуда дөрес куллану ( сүз белән, рим, гарәп цифлары белән язу) Төп сан + исем сүз тезмәсенең стиль үзенчәлекләре, алраны дөрес куллану; көн, ай һәм елларны белдерә торган саннарны дөрес куллану һәм язу.

Саннарны морфологик һәм синтаксик яктан тикшерә белү.

V I модуль -Алмашлык (7 сәгать)

Алмашлык модулен төзү

Алмашлык модулен ныгыту. Алмашлык төркемчәләре, аларның дөрес язылышы, җөмләдә кулланышы һәм әһәмияте. Алмашлыкларга морфологик анализ

Контроль дәрес: тест, контроль диктант

II. Алмашлыкларның төрле төркемчәләрен килешләр белән төрләндерә һәм сөйләмдә урынлы куллана белү, һәр, һич, бер кебек сүзләр ярдәмендә ясалган билгеләү, билгесезлек һәм юклык алмашлыкларын дөрес язу.

Алмашлыкларның җөмләдәге  функцияләрен аңлау.

Алмашлыкларны морфологик һәм синтаксик яктан тикшерә белү.

VI I модуль - Ияртемнәр һәм хәбәрлек сүзләр (2 сәгать).

I. Аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләр турында төшенчә бирү

Аваз ияртемнәрен һәм хәбәрлек сүзләрне җөмләдә дөрес куллану

II. Хәбәрлек сүз һәм ияртемнәрне сөйләмдә, куллану. Телне чүпләмәү максатында аларны урынлы һәм туган телдәгечә куллану.

VIII модуль- Бәйләгеч сүз төркемнәре (7 сәгать)

Бәйлек һәм теркәгеч модулен төзү

Бәйлек модулен ныгыту. Бәйлек төркемчәләре. Бәйлек сүзләр. Бәйлек

һәм бәйлек сүзләрне практикада куллану

Теркәгеч модулен ныгыту. Теркәгечләрнең төркемчәләре. Теркәгечләрне җөмләдә куллану күнегүләре

Теркәгечләрне һәм бәйлекләрнең дөрес язылышы, җөмләдә кулланышы. Зачет.

II. Бәйлекләрнең сөйләмдәге ролен аңлау һәм җөмләләрне бәйли белү. Синонимик бәйлекләрне (кадәр, хәтле, чикле, аша, аркылы, буйлап, буйлата, буенча һ.б.) урынлы куллану

Теркәгечләрнең синонимик байлыгын үзләштерү, сөйләмдә аларны куллану күнекмәләре булдыру. Синоним теркәгечләрне урынлы файдалану. Теркәгечләрне дөрес язу.

IX  модуль - Модаль сүз төркемчәләре (5 сәгать)

I. Кисәкчә модулен төзү. Кисәкчәләрнең төркемчәләре, дөрес язылышы

Кисәкчә модулен ныгыту. Морфологик анализ ясау

Диктант

Модаль сүзләр турында төшенчә

Ымлыклар турында төшенчә.

II. Кисәкчә, модаль сүз, ымлыкларны сөйләмдә куллана белү. Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Морфология курсын гомумиләштереп кабатлау, контроль диктант

6 сыйныф укучыларының тел осталыклары һәм күнекмәләр:

- Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау. Моның өчен дәреслек, төрле чыганаклар, компьютер, интернет челтәре белән сүзлекләрдән файдалану, белешмә әдәбият белән системалы эшләр. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

- Үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

- Сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, мисалларны морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерү.

- Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү (сүз төркемнәре модулен төзү);
  • схемасын эшләү;
  • теоретик материалларга туры килә торган орфограммаларга мисаллар эченнән табу, сүзләрнең дөрес язылышын куллану, алынма сүзләргә бәйләгеч кушымчаларны дөрес ялгау, алмашлыклардан һәм теркәгечләрдән фразаара бәйләнеш чаралары буларак оста файдалану. Текст эчендә цифрларны дөрес язу;
  • телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлешендә кагыйдәләрне аңлап, фикерләп, эзлекле сөйли белү, сорауларны формалаштыра һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.
  • күчереп язу;
  • сүзлек диктанты - 20-25 сүз;
  • контроль диктант -110-120 сүз;
  • катлаулы план буенча изложение язу;
  • уку елы башында  - 200-220 сүзле текст (язма күләме – 120-130 сүз);
  • уку елы ахырында -220-250 сүзле текст (язманың күләме 130-140 сүз);
  • фикерләү аша гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;
  • эш кәгазьләре язу (акт һәм расписка);
  • берәр хәл яки вакыйга хакында мәкалә язу.

Татар мәктәбенең 6 нчы сыйныфында  татар телен блок – модульле технология нигезендә укыту  өчен тематик план

№ п/п

Сәгать

саны

Дәрес материалы

Күрсәтмә материаллар

Актуальләш-терү

Методик алым

Контроль төре

Өстәмә эш

срок

факт

1

1

Кереш. Татар әдә-би теле хакында әңгәмә.

Тукай порт-реты , тел ту-рында мә-кальләр

Туган тел ту-рындагы мә-кальләрне ис-кә төшерү Г. Тукай  “Туган телне” яттан сөйләтү

Укытучы сү-зе, сәнгатьле уку, әңгәмә, китап күр-гәзмәсе.

Хикәя “Туган телем-иркә гөлем”

“Тел-бел” рифмалы сүзләр ярдә-мендә 1 стро-фа шигырь иҗат итү

2

1

1

1

Алдагы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре;
  • сүз төркемнәре;
  • ясалышы ягыннан сүз төрләре

“Җөмлә кисәкләре”, “Сүз төркемнәре” таблицасы

“Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технология-ләр” -диск

Башлангыч класста өйрәнгәннәр-не искә төшерү, индивидуаль карточкаларда эш

Әңгәмә. Укытучы сөйләме. Группаларда, парларда эш

“Хәзерге татар әдәби теле” (Ф.Сафиул-лина) китабыннан өстәмә мәгълүмат алу

3

1

Аңлатмалы диктант “Кичке учак”

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы” ”Мәгариф”

нәшрияты,2001

I модуль –“ Исем” модуле

1

1

Морфология  турында төшенчә

Интерактив дәреслек

Сүз төркемнәрен кабатлау

  • Тест
  • иллюстра-тив-аңлатмалы метод

Сүз төркемнәре буенча перфокарта-лар белән эш

 

2

1

Изложение (өйрәтү характерында)

“Изложение-

ләр җыентыгы” З.Н. Хәбибуллина И.Г.Гыйләҗев, “Мәгариф”,1994

Гади план төзүне искә төшерү

Әңгәмә

Изложение № 1

3-4

“Исем” модуле төзү

Исем сүз төркеме һәм аның грамматик категорияләре: исемнең ясалышы

  • ялгызлык һәм уртаклык исеме;
  • исемнәрнең берлек һәм күплек төре;
  • килеш категориясе;

тартым категориясе.

“Исем”

Башлангыч

Иллюстратив-

Мөстәкыйль

Сәләтле уку-

1

1

турында барлык таблицалар.

“Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технология-ләр”(Морфо-логия)

класста өйрәнгәннәр-

не искә төшерү

аңлатмалы метод нигезендә “Исем” темасы буенча терәк схема – модуль төзү.

эш. I вари-ант- исем-нәрне ки-леш белән төрләндерә.

II вариант – исемнәрне тартым бе-лән төрлән-дерә

чыларга “Исем темасы буенча мо-дуль

5-8

1

1

1

1

“Исем” модулен ныгытуга күне-гүләр. Морфологик анализ.

 “Исем”модулен ныгытуга күнегүләр. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

“Исем” модулен кабатлау. Тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек.

“Исем” модулен ныгыту. Синоним һәм антоним исемнәр.

“Исем” турында барлык таблицалар.

“Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технология-ләр”(диск)

Схема – модуль “Исем”

“Исем “ модуле

Исемнең төп үзенчәлек-

ләрен  искә төшерү. Исемгә морфологик анализ ясау

Синоним һәм антонимнарны искә төшерү.

Схема нигезендә морфологик анализ ясау, исем категориялә-рен ныгытуга күнегүләр.

Схема нигезендә морфологик анализ ясау, исем төрләнешен ныгытуга күнегүләр.

Мөстәкыйль эш: килеш һәм тартым белән төрләнешне белүләрен тикшерү

Иҗади сүзлек диктанты

9

1

Контроль дәрес “Исем” модулен үзләштерү буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.

Дәрес компьютер классында үтә. “Исем” -тест

“Исем” таблицаларын кабатлап чыгу

Тест эшләү, бәяләү, эзләнүчән (эврестик) ысул

Контроль тест

Сәләтле укучылар белән компьютерда «Исем» темасына тест эшләү (өй эшенә0

10

1

Контроль диктант №1 Хаталар өстендә эш

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы” ”Мәгариф”

нәшрияты,2001

Контроль диктант № 1

II модуль - Сыйфат

1

1

“Сыйфат” модулен төзү. “Сыйфат мәгънәләре, грамматик үзенчәлекләре:

  • сыйфат һәм сыйфатлан-мыш
  • сыйфат дәрәҗәләре
  • сыйфат ясалышы
  • асыл һәм нисби сыйфат

“Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технология-ләр”

“Сыйфат дәрәҗәләре”, “Сыйфат  ясалышы” таблица

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне искә төшерү.

Эзләнү-тикшеренү эше аша “Сыйфат” модулен төзү. Компьютер, дәреслек белән эш алымы

Сыйфат дәрәҗәләре буенча практик бирем

Сәләтле укучыларга “Сыйфат” темасы буенча презентация эшләргә кушу (информати-ка түгәрәге белән берлектә)

3

1

“Сыйфат” модулен ныгыту.

Морфологик анализ ясау.

Анализ тәртибе язылган  таблица

Модуль буенча “Сорау-җавап” уены

4

2

Б. с. ү. Сочинение “Туган ягым”

Кадыбаш авылы, Кады буйлары төшерелгән фото-слайдлар

“Кадыбашым” җырын искә төшерү

Эзләнү (эвристик) һәм иҗади язу ысулы: укытучы сүзе, эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышы, глобаль проблемалар-га җавап бирү.

Кадыбаш авылының перспектива-сы бармы? соравына алдан әзерләнеп килгән җавапларны тыңлау.

5-6

1

1

  • “Сыйфат” модулен  ныгытуга күнегүләр.
  • Синоним һәм антоним сыйфатлар.
  • Сыйфатларның исемләшүе.
  • . Мини зачет

“Синонимнар сүзлеге”, “Антонимнар сүзлеге”. “Сыйфатлар-ның исемләшүе” таблица

Һәр дәрестә сыйфатларга морфологик анализ ясау кабатлана

Чагыштыру алымы аша гомумиләш-терү. Дәреслек, компьютер белән эш.

Сүзлек диктанты

1

1

Сыйфатларның җөмләдә кулланышы.

Компьютерда тест

7

1

Грамматик биремле диктант

Диктант

8

III модуль - Фигыль

1

1

“Фигыль модулен төзү. Фигыльнең грамматик категорияләре:

Фигыльнең башлангыч  формасы, барлык-юклык төре, зат-сан белән төрләнеше, юнәлешләре, заман, төркемчәләре.

“Фигыль” таблицалары (барлык  грамматик категорияләр өчен. Дәреслек форзацен куллану

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне искә төшерү

Укытучы сүзе. Өлешчә эзләнү методы нигезендә “Фигыль” модулен төзү. “Кирлемән” уены (барлык-юклык төрне кабатлауга)

“Фигыль” темасы алдыннан ө/э. Башлангыч сыйныф дәреслеклә-рен алып “Фигыль” темасы буенча барлык белгәннәрне кабатлау.

1

Контроль изложение  “Кыш”

Изложение текстына туры килгән иллюстрац.,

Пластовның “Беренче кар” картинасы

Бәя бирү

Текстны җәенкеләнде-реп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып язу.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү изложение № 2

2-3

1

1

Фигыль юнәлешләре, фигыль төркемчәләре темасын аңлату

“Фигыль” юнәлешләре”, “Фигыль” төркемчәлә-ре” - таблица

Барлык-юклык төрен, зат-сан белән төрләнешен

Укытучы сүзе, әңгәмә, эшлекле уен

Сүзлек диктант

4-5

1

1

Сочинение язуга әзерлек. Сочинение язу

Катлаулы план үрнәге нигезендә плакат

Гади план төзүне искә төшерү

Иҗади эзләнү алымы

Сочинение

6-7

1

1

“Затланышлы фигыль” модулен төзү

Практик эш

Модуль үрнәге плакаты

Башлангыч класста өйрәнгәннәр-не искә төшерү

Укытучы сүзе. Эзләнү-тикшеренү эше

8-9

1

1

“Затланышлы фигыль” модулен ныгытуга күнегү. Зат-сан белән төләнеше. Боерык фигыльгә морфологик анализ

“Боерык, хикәя, шарт фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе”- таблица

Фигыльнең зат-сан белән төрләнүен кабатлау

Эзләнүчән әңгәмә, үз мөнәсәбәтең-не белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару

Боерык фигыльгә морфологик анализ

10-12

1

1

1

“Затланышлы фигыль” модулен ныгытуга күнегүләр.

 Хикәя фигыльнең заман категориясе. Хикәя фигыльгә морфологик анализ.

“Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше” –таблица. Интерактив дәреслек

Морфологик анализ

Укытучы сүзе, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү.

Мөстәкыйль эш

13-15

1

1

1

“Затланышлы фигыль” модулен ныгыту.

Шарт фигыльнең зат –сан белән төрләнеше. Морфологик анализ.

Схема -модуль

Тактада җөмләгә синтаксик анализ ясау, фигыльләренә морфологик анализ

Биремнәр үтәү

Морфоло-гик анализ

Фигыльләр күп кулла-нылган сүзле-рольле татар халык уены әзерләргә

16

1

“Затланышлы фигыль”ләргә морфологик анализ ясау. Җөмләдәге ролен билгеләү.

Схема - модуль

2-3 гади җөмләгә синтаксик, морфологик анализ ясау

17-18

1

1

Мөстәкыйль рәвештә тест төзү.

Расписка язу

Компьютер

Схема – мо-дуль ярдәмен-дә затланыш-лы фигыль-ләрнең грам-матик катего-рияләрен кабатлау

Фикерне исбатлау, нәтиҗә чыгару

Б.с.т.ү

Укучылар үзләре төзегән биремнәрен яклыйлар.

19-20

1

1

Контроль дәрескә әзерлек:

  • Дәрес-аукцион (Затланышлы фигыль”ләрнең зат-сан белән төрләнүен үзләштерүне тикшерү)
  • зачет дәрес (теоретик һәм  практик белемнәр тикшерелә)

Уен дәрес өчен биремле карточкалар. Компьютер, флэшка (“Фигыль” темасына презентация белән)

Компьютерда тест

Зачет тәртибе аңлатыла

Төркемнәрдә эш.

Зачет алу, балаларның белемен тикшерү

Зачет № 1

21

1

Контроль диктант

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы” ”Мәгариф”

нәшрияты,2001

Контроль диктант №2

22-23

1

1

“Затланышсыз фигыль” модулен төзү.

Практик дәрес

Интерактив дәреслек

Фигыль категориялә-рен кабатлау

Эзләнү-тикшеренү эше аша модуль төзү

24-25

1

1

1

1

“Затланышсыз фигыль” модулен ныгытуга күнегүләр. Сыйфат фигыльдә заман категориясе. Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгы.

Практик эш

“Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технология-ләр” - диск

Сыйфат сүз төркеме турында кабатлау. Модулен искә төшерү.

Чагыштыру алымы. Нәтиҗә чыгару, исбатлау алымы.

Сыйфат фигыльгә морфологик анализ.

Сыйфат фигыль кергән мәкальләрдән иллюстрация-ле китапчык ясау (өй эше)

.

26-27

1

1

“Затланышлы фигыль” модулен ныгыту.

Хәл фигыль төрләре, кулланышы, дөрес язылышы. Хәл фигыльгә морфологик анализ

Хәл фигыль таблицасы Индивидуаль биремле карточкалар

 Рәвешләрне искә төшерү

Чагыштыру алымы. Нәтиҗә чыгару, исбатлау алымы. Укытучы сүзе.

Хәл фигыльгә морфологик анализ

28

1

“Затланышлы фигыль” модулен ныгыту. Исем фигыль

Интерактив дәреслек

Исем сүз төркемен искә төшерү

Төркемнәрдә эш

Исем фигыльгә морфологик анализ

29

1

“Затланышлы фигыль” модулен ныгыту. “Инфинитив”

Интерактив дәреслек

Фигыль төр-кемчәләрен искә төшерү

Инфинитив-ка морфологик анализ

30

1

“Затланышлы фигыль” модулен ныгытуга күнегүләр. Морфологик анализ

Индивидуаль карточкалар

Фигыль төркемчәлә-рен кабатлау

Тест Мөстәкыйль эш (фигыль-ләргә морфо-логик анализ)

31

1

Өйрәтү характерындагы изложение

“Изложение-

ләр җыентыгы” З.Н. Хәбибуллина И.Г.Гыйләҗев, “Мәгариф”,1994

Изложение

32-35

1

1

1

1

“Фигыль” модулен ныгыту ярдәмче фигыльләр.

“Фигыль” модулен ныгыту. Мөстәкыйль фигыльнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе.

“Фигыль” модулен ныгыту. Фигыльнең ясалышы ягыннан төрләре.

“Фигыль модулен ныгыту. Фигыльнең җөмләдә кулланышы.

“Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технология-ләр куллану”.

Фигыль темасы буенча таблицалар.

Индивидуаль биремле карточкалар

Фигыльгә морфологик анализ

Үзбәя методы. Анализ методы. Өлешчә-эзләнү методы.

Сүзлек диктант

Мөстәкыйль эш

Сәләтле укучылар белән эш. Мөстәкыйль һәм ярдәмче фигыльләр турында әкият уйлап табу.

36-38

1

1

1

Контроль характердагы дәресләр. Фигыль темасын үзләштерүне тикшерү.

  • контроль тест;
  • хаталар өстендә эш
  • грамматик биремле диктант

Компьютер, тест биремнәре, зачет өчен билет- карточкалар

Балаларның белемнәрен тикшерү

контроль тест

зачет

диктант

IV модуль – “Рәвеш”

1-2

1

1

“Рәвеш” модулен төзү. Рәвеш мәгънәсе грамматик үзенчәлеге. Рәвеш төркемчәләре.

“Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технология-ләр” “Рәвеш” модуле буенча схема таблицалар

Сыйфат һәм фигыль сүз төркемнәре искә төшерелә

Эзләнү ысулы: эзләнүчән җөмлә, текст, кагыйдәләр өстендә эшләү, биремнәр үтәү, проблемалы анализ

Перфокарта-лар белән эш

Сәләтле укучыларга “Рәвеш” презентация-се ясарга кушарга мөмкин

3-5

1

1

1

“Рәвеш” модулен ныгытуга күнегүләр. Рәвеш дәрәҗәләре.

“Рәвеш” модулен ныгытуга күнегүләр.

Рәвешнең ясалышы, дөрес язылышы

“Рәвеш” модуле буенча схема  таблица

“Рәвеш” модулен кабатлау

Үзбәя методы. Анализ мето-ды. Өлешчә эзләнү мето-ды. Төркем-нәрдә, парлар-да эш

Сүзлек диктанты.

6

1

Контроль дәрес. Тест

Тест биремнәре компьютерда

Тест

7

1

Изложение

“Изложение-

ләр җыентыгы” З.Н. Хәбибуллина И.Г.Гыйләҗев, “Мәгариф”,1994

Изложение

V модуль – “Сан”

1-2

1

1

“Сан” модулен төзү. Санның мәгънәсе, грамматик үзенчәлекләре. Сан төркемчәлә-ре.

“Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технология-ләр” (Сан темасына презентация)

Сан сүз төркеме турында белемнәрне искә төшерү

Эзләнү-тикшеренү фикерләү аша, “Сан” сүз төркеме модуле-терәк схемасын төзү. Демонстра-цияләү

“Санның  тууы”, “Санның язылышы” Әкият иҗат итү

3

1

“Сан” модулен ныгытуга күнегүләр. Сан төркемчәләре

“Сан төркемнәре” таблица-схема

Санның грамматик үзенчәлекләре

Парларда эш

1в- “Сан” темасына тест төзү

2в-“Сан” темасына әкият язу

4

1

“Сан” модулен ныгытуга күнегүләр. “Санның ясалышы ягыннан төрләре

Компьютер, интерактив дәреслек

Санның грам-матик үзенчә-лекләрен ка-батлау

Индивидуаль биремнәр эшләү

Мөстәкыйль эш (саннар-ны дөрес язу)

5

1

“Сан” модулен кабатлау. Санның җөмләдә кулланышы. Морфологик анализ

Компьютер, интерактив дәреслек

Морфологик анализ тәртибен искә төшерү

Анализ-синтез методы

Лаборатор эш

6

1

Санга морфологик анализ. Акт язу

Дәрес китап-ханәдә үтә. Китапханә документа-циясе (акт язу өчен

Морфологик анализ

Укытучы сүзе, эзләнүчән әңгәмә

Мөстәкыйль эш

7

1

Контроль дәрес. Тест

Тест биремнәре (компьютер-дан басылган тарату материалы)

Тест

VI модуль – “Алмашлык”

1

1

“Алмашлык” модулен төзү. Алмашлык төркемнәрен ачыклау.

“Алмашлык төркемчәлә-ре” таблица

Алдагы модуль төзү конструкция-сен, алмаш-лык турында башлангыч белемне искә төшерү.

Эзләнү-тикшеренү эше аша “Алмашлык” модулен төзү

“Сәләтле укучыларга “Алмашлык” темасы буенча презентация эшләргә кушыла

2-3

1

1

“Алмашлык” модулен ныгытуга күнегүләр. Зат алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыклары. Билгеләү алмашлыгы

“Алмашлык” модуле. “Ал- машлык төр-кемчәләре” таблица

Һәр өйрәнгән сүз төркеменең кагыйдәсен искә төшерү. “Алмашлык” модулен кабатлау

Әңгәмә, сорау-җавап уены

Мөстәкыйль эш

4-5

1

1

“Алмашлык” модулен ныгыту. Билгесезлек, тартым, сорау, юклык алмашлыклары. Алмашлыклар-ның җөмләдә кулланышы

Компьютер, интерактив дәреслек. “Алмашлык” темасы бу-енча табли-цалар

Алмашлыкка морфологик анализ ясау

Кабатлау, әңгәмә, иҗади эш

Сүзлек диктанты (алмашлык-ларның дө-рес язылы-шын белү-ләрен тик-шерү)

“Дидактик материаллар 5-7 класс” күнегүләр эшләү.

6-7

1

1

. Морфологик анализ.

 Контроль диктант

Контроль тест биремнәре (һәр укучы өчен)

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы” ”Мәгариф”

нәшрияты,2001

Укучыларның презентациясе белән танышу

Контроль тест, контроль диктант

VII модуль – “Аваз ияртемнәре”

1

1

Аваз ияртемнәре турында төшенчә. Ныгытуга күнегүләр.

Әдәби әсәрләр. Төрле күренешләр-нең иллюс-трацияләре

Фигыль сүз төркемнәрен искә төшерү

Эзләнү һәм иҗади язу ысулы

Мөстәкыйль эш (аваз ияртемнәрен аеруга)

2

1

“Хәбәрле сүз” модулен төзү

Дидактик материаллар  (5-7кл)

Фигыль модулен искә төшерү

Әңгәмә, дәреслек белән эш

Тест

VIII  модуль – “Бәйләгеч сүз төркемнәре”

1-2

1

1

“Бәйлек” һәм “Теркәгеч” модулен төзү.

Модуль үрнәге – презентация рәвешендә

Сүз төркемнәрен ничә төргә бүлеп карарга мөмкин? –Бәйләгеч сүз төркемнәре-нең роле нәрсәдә?

Эзләнү-тикшеренү эше, әңгәмә, “Сорау-җавап” уены.

3-4

1

1

“Бәйлек”модулен ныгыту.

 Бәйлек төркемчәләре. Бәйлек сүзләр

Компьютер, интерактив дәреслек, китап күргәзмәсе

“Бәйлек моду-лен кабатлау. Җөмләгә син-таксик анализ. Исемнең ки-леш категори-ясен искә төшерү

Әңгәмә, дә-реслек, әдәби

әсәрләр белән эш

Мөстәкыйль эш (бәйлек-нең кайсы килешне таләп итүен тикшерү)

5-6

1

1

“Теркәгеч” модулен ныгыту. Теркәгеч төркемчәләре.

Компьютер, интерактив дәреслек

“Теркәгеч мо-дулен кабат-лау. Җөмләгә синтаксик анализ

Әңгәмә, дә-реслек, әдәби

әсәрләр белән эш

Мөстәкыйль эш (теркә-геч төркем-чәләрен билгеләү)

7

1

Теркәгечләрнең, бәйлекләрнең дөрес язылышы, җөмләдә кулланышын тикшерү. Зачет

Тест сораулары

Бәйлек,теркәгеч турында белгәннәрне искә төшерү

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Контроль тест

8

1

Мәкалә язу

Газета, журнал подшивка-лары

“Яңарыш”, “Сабантуй” газет аларындагы мәкаләләр белән танышу

Әзер мәкаләләрне редакцияләп, газета- жур-налга җибәрү

IX модуль – “Модаль сүз төркемнәре” һәм “Хәбәрлек сүз”

1

1

“Кисәкчә” модулен төзү

“Кисәкчә төркемчәлә-ре” таблица

-да, -дә кисәкчәләре-нең дөрес язы-лышын искә төшерү

Эзләнү-тикшеренү эше аша кисәкчәнең терәк схемасын төзү

2

1

“Кисәкчә” модулен ныгыту. Морфологик анализ.Контроль тест

“Кисәкчә төркемчәлә-ре”  таблица Перфокарта-лар

Орфографик кагыйдәләрне искә төшерү. Кисәкчәгә морфологик анализ

“Сорау-җа-вап” уены, балаларның  белемен тикшерү

Пефокарта-лар ярдәмендә укучылар-ның белемен тикшерү. Диктант

Хикәя язу (теманы укучы үзе сайлый)

3

1

Модаль сүз турында төшенчә

Әдәби әсәрләр, язучы портреты

 “Кереш сүзләр, кереш җөмләләр, сөйләмдә аларның әһәмияте” темасына эзләнү эше белән танышу

Эзләнүчән әңгәмә, төркемнәрдә эш

4

1

Диктант

“5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы” ”Мәгариф”

нәшрияты,2001

5

1

Сочинение (контроль)

“Яз” картинасы

Сочинение № 3

4

1

Ымлык  турында төшенчә

Сүзлекләр, әдәби әсәрләр. Газета-журнал подшивка-лары

Модаль сүзләрне искә төшерү

Эзләнү-тикшеренү эше алып бару (Әдәби әсәрләрдә, газета- журналлардаымлыклар ни дәрәҗәдә кулланыла?)

Iв- “Ватаным Татарстан”

II в- “Әгерҗе хәбәрләре”

Газетасын-

нан

Контроль дәресләр

1-2

2

Контроль изложение

“Изложение-

ләр җыентыгы” З.Н. Хәбибуллина И.Г.Гыйләҗев, “Мәгариф”,1994

Җөмләдә стиль бердәмлеген искә төшерү

Изложение №5

3

1

Морфология курсын гомумиләштереп кабатлау.

Барлык мо-дульләрнең презентация-се. Компьютер

Төркемнәргә бүленү КВН (уен-дәрес)

4

1

Контроль диктант

“5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы” ”Мәгариф”

нәшрияты,2001

Контроль диктант

5

1

Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәресе

Орфография

Морфологик анализны искә төшерү

Укучыларның белемнәрен тикшерү, тест

Тест “морфоло-гия”

 

Әдәбият исемлеге:

1. Вәлиева Г. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы. Казан: “Яңалиф” нәшрият йорты, - 2004..

2. Гареев В.М., Кулеков С.И., Дурко Е.М. Принципы модульного обучения. - Вест. высш. шк., 1987. Н8, 35-38 б.

 3. Гузеев В.В. Современные образовательные технологии.М., 1989

4.Сәлим Хәлил. Татар теленән 222 тест- Казан: “Яңалиф” нәшрияты. – 2005.

5.Селевко Г.К. Современные образовательные технологии: Учебное пособие. М.: Народное образование, 1998. – 256 б.

6.Скоробогатова Г.Г. Проблемная, проектная, модульная и модульно- блочная технология в работе учителя. М. : МИОО, 2002. – 69 б.

7.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф өчен дәреслек (Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б. – Үзгәрт. һ. тулылан. дүртенче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 263 б.: рәс. б-н.

8.Полякова Н.В. Перспективные школьные технологии.- Завуч, фәнни-практик журнал, 5, 2005- 38-50 б.

9. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар.- Казан: Мәгариф, 2003.

10. Чошанов М.А. Гибкая технология проблемно-модульного обучения. – М.: Народные образование, 1996

11.Шаги лицея: новая школа новой России. Киров., 2002, 10 нчы сан, 3б.

12.Цявичене П.Ю. Теория и практика модульного обучения. Каунас. -1989.

Кушымта (Приложение)

Блок –модульле укыту технологиясе нигезендә “Рәвеш” темасына 6 класста татар теле дәресе. 1нче дәрес.

Тема: “Рәвеш” модулен төзү. Рәвешнең грамматик үзенчәлеген, җөмләдә кулланышын ачыклау.

Максат: 1. “Рәвеш” модулен төзү аша, рәвеш турында беренчел төшенчәне, грамматик үзенчәлекләрен, төркемчәләрен, җөмләдә кулланышын эзләнү-тикшеренү нигезендә ачыклау.

2. Модуль төзү, морфологик анализлау күнекмәсен, укучыларның фикерләү һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Мөстәкыйльлек сыйфаты, коммуникатив компетентлылык, бер-береңә хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, флэшкада “Исем”, “Сыйфат” модуле буенча презентация үрнәге, “Рәвеш” модуле (А-3 форматында)

I. Актуальләштерү.

Укытучы сүзе:  Өч кеше юлдан таш төягән арба этеп баралар икән. Боларга бер кеше очраган:

  • Сез нишлисез? – дип сораган ул.

Берсе әйткән:

  • Мин хәлдән таеп таш төягән арба этәм.

Икенчесе әйткән:

  • Мин ипилек акча эшлим.

Ә өченчесе:

-   Мин гаҗәеп гүзәл сарай төзим, - дигән.

Алар өчесе дә берүк эшне башкарганнар, ләкин эшкә карашлары төрлечә булган. Сезнең дә бүгенге дәрестә башкарган хезмәтегез “Гүзәл сарай төзим”, - дип әйтерлек булсын дигән теләктә татар теле дәресен башлыйбыз.

1.”Сорау – җавап” уены. Сигнал такталарда җаваплар күрсәтелә.

  • тел белеменең сүз төркемен өйрәнүче бүлеге? (Морфология)
  • сүз төркеме ничә бүлектән тора. ( 3 )
  • мөстәкыйль сүз төркемнәре ничәү? ( 7 )
  • бәйләгеч сүз төркемнәренә нәрсәләр керә? (бәйлек, теркәгеч)
  • модаль сүз төркемнәренә нәрсәләр керә? (модаль сүз, ымлык, кисәкчә)
  • без өйрәнгән сүз төркемнәре? (исем, сыйфат).

3) Ике сәләтле укучының өйдә башкарып килгән “Исем”, “Сыйфат” темалары буенча презентацияләре карала.

Укытучы сүзе:  - Һәр ике укучы да презентацияне модуль кысасында башкарган. Әйдәгез бу укучыларның тырышлыкларын кул чыбып бәялик. Һәм мин аларга жетоннар бирәм.

II. Төп өлеш.

1 Яңа теманы аңлату.

1.Укытучы сүзе: 

  • Тактага карыйбыз. Алсу, җөмләләрне кычкырып укы.

Алсу:

-Самолет югарырак күтәрелә башлады. Пароход акрын килә. Бүген көн бушка узмады. Әбием көмештәй чәчләрен тарый.

 (Дәфтәргә күчереп язалар)

Укытучы сүзе: 

  • Җөмләләрнең грамматик нигезен табыгыз.
  • Соңгы җөмләдә без өйрәнгән сүз төркемнәре бармы? (ак, чәчләрен)
  • Әлеге сүзләргә 2 укучы телдән морфологик анализ ясагыз.
  • Ә калган сүзләргә нинди сораулар куярсыз?
  • (югарырак– ничек?, акрын – ничек?, бүген – кайчан?,  бушка – ничек?, көмештәй –нинди?)
  • Афәрин! Бу сүзләр кайсы сүз төркемен ачыклый? (фигыльне)
  • Ә фигыль нәрсәне белдерә (эш яки хәлне белдерә)
  • Димәк, әлеге сүзләр нәрсәне белдерә инде?

(эш яки хәлнең билгесен, көмештәй сүзе исемне ачыклый.)

2. Сыйныфны ике төркемгә бүлеп, модуль өчен терәк схема бирелә; укытучы юнәлеш биргәннән соң, укучылар дәреслектәге 163-175 биттәге кагыйдәләрне файдаланып, модульне тулыландыралар.

3.Һәр төркем үзләренең модулен яклый. Укытучы аңлатма бирә. Төркемнәр эшенә бәя бирелә.

4.Физкультминутка ( Ш.Галиевнең “Физкультура ясый куян” шигыренә хәрәкәтләр ясала, телдән рәвешләре табыла)

5. Дәреслекнең 175 битеннән  рәвешкә морфологик анализ ясау тәртибе укыла.

(анализ үрнәге плакатта тактага эленә.)

6. Тактадагы җөмләләргә кабат кайтып, һәр рәвешкә модуль һәм дәреслек ярдәмендә морфологик  анализ ясала.

Тактада 1 укучы:

Югарырак-рәвеш, урын рәвеше, күтәрелү фигылен ачыклый, чагыштыру дәрәҗәсе, урын хәле булып килгән, ясалышы ягыннан тамыр сүз.

  • Калган рәвешләрне мөстәкыйль рәвештә урында башкаралар.

III. Йомгаклау.

Укытучы сүзе: 

 – Модульне тагын 1 кат күздән кичереп чыгыгыз да, минем соравыма җавап бирегез. Нәрсә ул рәвеш?

(берничә укучы кагыйдәне әйтеп карый)

  • Сыйфат сүз төркеме белән нинди охшаш ягы бар?

(икесе дә билге белдерә, икесе дә җөмләдә хәбәр һәм аергыч була, ясалышы буенча да охшаш, грамматик үзенчәлекләре охшаш: дәрәҗә белдерәләр.

2. Тест башкару.

3. Өй эше.”Безнең гаилә” темасына рәвешләр кертеп хикәя төзү.

4. Дәрес буенча үзбәя куйдыру.


Тест

1. Рәвеш белдерә:

а) предметның билгесен;

б) эш-хәл, билге билгесен;

в) сан билгесен.

2. Җөмләдә ачыклый.

а) исем, сан, алмашлыкны;

б) фигыль,сыйфат, рәвешне.

3. Грамматик үзенчәлеге

а) төрләнә

б) төрләнми

4. Җөмлә кисәге ягыннан:

а) хәл

б) ия

в) тәмамлык

5. Иптәшләрчә, аюдай, бушлай, акчалата рәвешләре ничек ясалган?

а) кушма рәвеш

б) кушымча ялгау юлы белән

в) тамыр

6. Рәвешнең ничә төркемчәсе бар?

а) 5

б) 6

в) 7

7. Рәвеш түбәндәге дәрәҗәләрне белдерә

а) гади, чагыштыру

б) артыклык, чагыштыру

в) кимлек, артыклык

2 нче дәрес

Тема: “Рәвеш” модулен ныгыту.

Максат:  1. Алдагы белемнәренә нигезләнеп, рәвеш сүз төркемен танып-белүләренә ирешү. Уйларга, нәтиҗә чыгарырга, үз фикерләрен дөрес, кыю әйтә, аңлата белергә өйрәтү.

2. Фикерләү сәләтен,  үстерү.

3. Бер-береңә хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьютер, интерактив дәреслек, 6 нчы сыйныф дәреслеге

( Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек/ Ф.Ю. Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б.- Үзгәрт. һәм  тулыл. дүртенче басма.-Казан: Мәгариф, 2006.-263б.: рәс.б-н.)

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

1. Укытучы сүзе:

- Хәерле көн, укучылар! Көн дә без әйтергә гадәтләнгән әлеге сүзләр күп вакыт, тирә-яныбыздагыларның кәефен күтәрә, бер-беребезгә игътибарлы булырга ярдәм итә.

Ә бит дөнья шундый матур үзе-

Каш җыермый гына яшәсәң.

Һәрберебез өчен кояш чыга,

Һәрберебез өчен ата таң.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса!

Яшәү шундый матур булыр иде:

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

Бер-беребезгә карап елмайыйк та, хәерле көн телик һәм татар теле дәресен кабатлаудан башлыйк.

2. Алдагы дәрес азагында башкарылган тестлар буенча анализ.

3. Өй эшен тикшерү “Минем гаилә” темасына хикәяләр тыңланыла, бәя бирелә.

II. Төп өлеш.

1.Төркемнәр “Рәвеш” модуле буенча өстәмәләр кертә.

Тактага түбәндәге җөмлә язылган:

 Көзге вак яңгыр акрын, ләкин туктаусыз сибәли.

1. Җөмләне сәнгатьле итеп укыгыз.

2. Сыйфатларны табыгыз. (Көзге, вак).

3. Алар нәрсәне ачыклап килгән? (Исемне).

4. Исем нәрсәне белдерә? (Предметны).

5. Ә сыйфат? (Предметның билгесен).

Акрын, туктаусыз сүзләре нинди сүз төркемен ачыклый? (Фигыльне, сибәли сүзен)

Акрын, туктаусыз сибәли. Сорау куегыз. Ничек сибәли? Җавап: акрын, туктаусыз. Фигыль предметның эшен, хәлен белдергәнлектән, акрын һәм туктаусыз сүзләре эшнең нәрсәсен белдерә? (Билгесен).

Димәк, сыйфат предметның билгесен, ә рәвеш эшнең яки хәлнең билгесен белдерә.

2. Такта әйләндерелә. “Рәвеш” темасына терәк-модуль         нигезендә өстәмә мәгълүматлар өстәлә.

-Сыйфат  нәрсәне белдерә иде (предметның билгесен), ә рәвеш? (Эш яки хәлнең билгесен). Ә хәзер рәвешкә тулы билгеләмә бирегез.

-Эш яки хәлнең билгесен белдереп ничек, ни рәвешле, күпме, ничаклы, кайчан, кая, кайдан, кайда, ник, нишләп, ничә, нилектән сорауларының берсенә җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.

2) Сыйфат нәрсә белән төрләнә иде? (Төрләнми). Рәвеш тә төрләнми торган сүз төркеме.

3) Сыйфатка гына хас нинди үзенчәлек бар иде? (Дәрәҗәләр). Ә рәвеш төркемчәләрдә килә ала. Аның ничә төркемчәсе бар?. Алар ниндиләр?

4) Сыйфат нинди җөмлә кисәге була ала иде? (Исемне ачыкласа, аергыч; җөмләне тәмамлап килсә, хәбәр)

Рәвеш фигыльне, сыйфатны, рәвешне ачыклап килсә, хәл; җөмләне тәмамлап килсә, хәбәр була.

Мәсәлән: Аз сөйлә, күп эшлә. Эше күп.

  • Рәвеш исемне ачыклый аламы? (Җавапны дәлилләгез).

III. Ныгыту.

1. Мөстәкыйль эш. (Укучылар 2 группага бүленә. Аларга түбәндәге эчтәлектәге ике карточка бирелә. Җавапны тактага язалар. Сыйныфның иң яхшы укучысы тактадагы ике эшне дә тикшерә.

Сыйфат

1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

2. Нәрсә белән төрләнә?

3. Үзенә генә хас үзенчәлеге?

4. Ясалышы.

5. Җөмләдәге функциясе.

Рәвеш

1. Рәвеш нәрсәне белдерә?

2. Нәрсә белән төрләнә?

3. Аңа хас үзенчәлек?

4. Ясалышы.

5. Җөмләдәге функциясе.

2. Рәвешкә тулы морфологик анализ.

Акрын (сибәли) – рәвеш, саф рәвеш, фигыльне ачыклый, ясалышы ягыннан тамыр, җөмләдә рәвеш хәле.

3. Диктант. 1. Кечкенә генә аз сулы елга. Ул бик акрын гына ага. Ара-тирә көмештәй чык тамчылары ялтырый. Шуларга сокланып, без шактый озак карап тордык.

2. Бүген яңгыр чиләкләп койды.

3. Сөйләрдәй сүзең аз.

4. Кичен яшьләр, бәйрәмчә киенеп, күз ачып йомганчы клубка җыелды.

1) Рәвешләрне табу. (Рәвешләрнең өстенә р. дип языла).

4. Мөстәкыйль эш. Түбәндәге таблицага рәвешләрне ясалышы буенча урнаштырыгыз.

Тамыр

Ясалма

Кушма

Парлы

Тезмә

Аз

Көмештәй

Бүген

Ара-тирә

Күз

Бик

Чиләкләп

Ачып

Акрын

Сөйләрдәй

Йомганчы

Шактый

Кичен

Озак

Бәйрәмчә

Укучылар эшләп бетергәч, тактаның икенче ягы әйләндерелә, һәркайсысы үз эшен үзе тикшерә.

5. Кемнең ничек эшләвен укытучы тикшерә:

 - Кемнең бер хатасы да юк? (кул күтәрә):

- 1 хата белән ничә кеше эшләде? (1 хата ясаган укучы 1 саны язылган

 сигнал таякчыгын күтәрә)

  • 2 хата белән? (2 хата ясаган укучы 2 саны язылган сигнал таякчыгын күтәрә)

6. 164 б., 262 нче күнегү, күп нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп, җәяләрне ачып, текстны күчереп языгыз.

IV. Йомгаклау.

1. Без нинди сүз төркемен өйрәндек?

2. Рәвеш дип нәрсәгә әйтәбез?

3. Аның нинди төркемчәләрен беләсез?

4. Ясалышлары буенча нинди рәвешләр була?

5. Рәвеш җөмләдә нинди функцияләр үти?

Өйгә эш. Дәфтәрдәге тексттан өч рәвеш алып тулы морфологик анализ ясарга.

3 нче дәрес

Тема: “Рәвеш” модулен ныгытуга күнегүләр. Рәвеш дәрәҗәләре.

Максат: 1. “Рәвеш модулен ныгыту буенча күнегүләр эшләү. Рәвеш дәрәҗәсен аңлату.

2. Рәвешләргә морфологик анализ ясау, җөмләдә рәвешләрне куллану күнекмәсен үстерү.

3. Туган ил, төбәккә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

4. Бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп, килешеп эшләү күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау: “Сыйфат”, “Рәвеш” модуле. “Сыйфат” темасы буенча презента-ция.  Ноутбук. 6 нчы сыйныф дәреслеге ( Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек/ Ф.Ю. Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б.- Үзгәрт. һәм  тулыл. дүртенче басма.-Казан: Мәгариф, 2006.-263б.: рәс.б-н.)

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

1. Сайланма диктант.

Рәвеш һәм ул ачыклап килгән сүзне сайлап ал.

Таныш сукмак..

Бу сукмакларның тузаны

Һаман да кайнар микән?

Яланаяк бассам әгәр,

Эзләрем калыр микән.

Үр башындагы карама

Үземне таныр микән?

Элеккечә, яулык болгап,

Озатып калар микән.

                                      (Г. Мөхәммәтшин)

(Яланаяк басу, элеккечә озату)

2. Ике укучы тактада, калганнар дәфтәрдә рәвешләргә морфологик анализ ясый.

3. Такта янындагы укучыларга урындагылар “Рәвеш” темасы буенча сорау бирәләр.

II. Төп өлеш.

1. Рәвеш белән сыйфат сүз төркеме арасындагы уртаклыкларны искә төше-

рү.

 Проблемалы сорау:

- Рәвеш исемне ачыклыймы? Яхшы укучы, яхшы укый сүзтезмәләрендә яхшы сүзе нәрсә? ( Укучылар җавапны “Татар грамматкасы”ның II томыннан, Ф.М.Хисамованың “ Татар теле морфологиясе” китабыннан  төркемнәргә бүленеп  эзли)

2. “Сыйфат” – презентациясен карау. Дәрәҗә белдерүенә тукталу.

3. Рәвешләрнең дәрәҗә белдерүе хакында сөйләшү. 173 нче биттәге кагыйдә белән танышу.

4. 174 нче бит, 281 күнегү (язмача), рәвешләрне башта чагыштыру, аннан соң артыклык дәрәҗәсенә куеп язу. Бишесен файдаланып, җөмлә төзү.

Югары – югарырак, иң югары, элек-элегрәк, иң элек һ.б.

5. 168 нче бит.А.М. Радионовның “Кичкә таба” картинасы буенча кечкенә күләмле инша язу. Эштә сыйфат һәм рәвеш дәрәҗәләрен файдаланырга кирәклеге искәртелә.

III. Йомгаклау.

1. Миниатюр иншалар белән танышу.

2. Һәр укучыга бәя бирү.

Өй эше.

I төркем – рәвеш урынында килердәй 10 фразеологик әйтелмә яз.

II төркем – рәвешләрнең кыен очракларын барлап, сүзлек диктант әзерлә.

III төркем – антоним сүзләрдән ясалган рәвешләрне дәфтәргә яз (6 дан ким булмасын).

4 нче дәрес

Тема: “Рәвеш” модулен ныгытуга күнегүләр. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы.

Максат: 1. “Рәвеш” модулен ныгыту буенча күнегүләр эшләү, ясалышы ягыннан төрләрен аңлату.

2. Рәвешләрне дөрес язу күнекмәсен, морфологик анализ, сөйләмдә урынлы кулланып, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Укуга җитди карап, игътибарлылык, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: “Рәвеш” модуле, “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр” – интерактив дәреслек, индивидуаль карточкалар. 6 нчы сыйныф дәреслеге ( Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек/ Ф.Ю. Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б.- Үзгәрт. һәм  тулыл. дүртенче басма.-Казан: Мәгариф, 2006.-263б.: рәс.б-н.)

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү.

1. Тактадагы җөмләләрнең грамматик нигезен; рәвешләрне табып, җөмлә кисәге ягыннан төрен билгеләү. Рәвешләргә морфологик анализ ясау. (Һәр җөмләгә 1 укучы чыга).

Хәйдәр белән икебез берьюлы каударланып кармак сапларына тотындык. Ул тарта, мин өстерим. Нидер бар, кулга ярыйсы авыр тоела, кармак җепләре киерелеп килә. Нидер дигәнем төптә чәбәләнә, әмма тиз генә чыгарга ашыкмый, һаман аска өстери.

(Ә.Фазылҗанов)

2. Өй эше тикшерелә.

1) II төркем сүзлек диктанты яздыра (Эш парларда тикшерелеп, бәяләнә)

2) I төркем рәвеш урынында килердәй фразеологик әйтелмәләрне укый, берничәсен тактага язалар.

3) III төркем антоним сыйфатларны укый, берничәсен тактага яза.

3.Төркемнәр эшенә бәя бирелә.

II. Төп өлеш.

1. – Төзелеш ягыннан рәвешләр ничә төрле була? (Модульне файдаланып, җавап бирәләр). Һәр очракка 1 укучы мисаллар китерә.

2. “Дәвам ит” уены. “Мин әнигә булышам” темасына рәвешнең  һәр төрен

кертеп, чылбыр рәвешендә җөмләләр төзү. (Укытучы җөмләләрне компью-

терда җыя бара). Һәр укучы җөмләсеннән 1 текст килеп чыгарга тиеш.

3. Килеп чыккан текстны 1 укучы укый, бәйләнешсез урынны редакцияләү.

4. 168 нче бит, 268 нче күнегү, мисалларны күчереп язу барышында рәвешләрнең ясалышы буенча төрләрен сызык аша күрсәтә бару.

5. 168 нче битәге 269 нчы күнегү телдән башкарыла.

Үрнәк: Он – онлата, шәһәр – шәһәрчә.һ.б.

6. 169 нчы бит, 271 нче күнегү, бирелгән рәвешләрнең антоним вариантларын табу һәм аларны файдаланып, җөмләләр төзү.

III. Йомгаклау.

1. “Хатаны төзәт” уены.

- Бүген, быел рәвешләре тамыр рәвешләр. (юк, кушма бу+көн, бу+ел).

- Ава-түнә, иртә-кич, сирәк-мирәк, күзгә-күз рәвешләре кушылып языла. (юк, бу рәвешләр – парлы, сызыкча аша языла).

- Биш былтыр, күз ачып йомганчы, корт чаккандай рәвешләре сызыкча аша языла, (Юк, бу рәвешләр – тезмә, тезмә рәвешләр составындагы сүзләр аерым язылалар).

2. Үзбәя һәм бәя (дәрескә билге кую)

3. Өй эше. 168 нче бит, 270 нче күнегү (яз).

5 нче дәрес

Тема: “Рәвеш” модулен ныгытуга күнегүләр. Рәвеш төркемчәләре.

Максат: 1. “Рәвеш” модулен ныгыту. Төркемчәләренең мәгънәсенә төшен-дерү. Хат язарга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Үз-үзләренә, иптәшләренә объектив бәя бирү күнекмәсен булдыру.

3. Әниләргә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: “Рәвеш” модуле, “Рәвеш төркемчәләре” таблицасы, ноутбук.

6 нчы сыйныф дәреслеге ( Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек/ Ф.Ю. Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б.- Үзгәрт. һәм  тулыл. дүртенче басма.-Казан: Мәгариф, 2006.-263б.: рәс.б-н.)

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү.

1. Сүзлек диктанты.

Бертавыштан, елдан-ел, яланаяк, берьюлы, биш былтыр, берникадәр, берва-кыт, күз ачып йомганчы, иртә-кич, бераз, сизенгәндәй, юктан гына, башта, җәен, аягүрә, каһарманнарча, яңабаштан, көнозын, үрле-кырлы, һәрвакыт-тагыча, юрамалый.

(Парларда эш: компьютер экранында сүзлек диктанты ачыла, укучылар дәфтәрләрен алышып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билге куялар).

II. Төп өлеш.

1. Тактага “Рәвеш төркемчәләре” таблицасы эленә. Укытучы теманы аңлата.

2. Сүзлек диктантындагы рәвешләрне таблицага урнаштыру (төркемнәрдә эш).

3. Компьютер экранында дөрес җавап тәкъдим ителә, төркемнәр эшләрен алмашып тикшерәләр.

4. 171 нче бит, 274 нче күнегү, өзекне укып, эчтәлекне бераз киңәйтеп сөйләү. Аны күчереп язу барышында рәвешләрнең астына сызу, төркемчәләрен билгеләү, җөмләнең нинди кисәкләр булуын ачыклау.

Сүзлек эше – симфония.

5. 171 нче бит, 275 нче күнегү, сыйфат һәм рәвешләрне мөмкин кадәр күбрәк файдаланып, “Кадерле әниемә” темасына хат язу.

III. Йомгаклау.

1. Укучылар язган хатларны тыңлау, бәяләү.

2. Өй эше. Контроль дәрескә әзерләнергә: “Рәвеш” модулен кабатларга.

3.Бәя бирү.

6 нчы дәрес

Тема: “Рәвеш” темасы буенча контроль дәрес.

Максат: 1. “Рәвеш” темасы буенча үзләштерелгән белемнәрне тикшерү,     бәяләү.

2. Мөстәкыйльлек күнекмәсен үстерү.

3. Төгәллек, тәвәккәллек сыйфаты тәрбияләү.

Җиһазлау: дәрес компьютер кабинетында үтә.

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү.

1. Укучылар 2 төркемгә бүленә. 1 нче дәрестә эшләгән модульләре бирелә “Рәвеш” модулен күзәтеп чыгалар.

2. Дәреслектәге кагыйдәләр белән танышу өчен вакыт бирелә.

II. Төп өлеш.

1. Һәр укучы компьютерда тест биремен эшли.

Тест.

1. Рәвеш  -

1) эш яки хәлнең генә билгесен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме;

2) билгенең билгесен генә белдерә торган сүз төркеме;

3) эш яки хәлнең, билгенең билгесен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме.

2. Рәвешләр ...

1) исем һәм фигыльне ачыклый;

2) күпчелек очракта фигыльне ачыклый;

3) барлык сүз төркемен ачыклый.

4) ...

3. Вакыт рәвешләре ...

1) еракта, ары, югарыда, түбәндә;

2) былтыр, кичә, элек, кышын, башта, соң, хәзер;

3) бушка, кирәккә, юри, юкка.

4. Күләм-чама рәвешләре

1) олыларча, алтындай, яшьләрчә, сөлектәй, җырдай;

2) салмак, тиз, тын, кинәт, ачыктан-ачык, кызу, тегеләй-болай;

3) күп, аз, байтак, шактый, иртә-кич, көн-төн, вакыт-вакыт, сирәк-мирәк, еш-еш, озак, искиткеч.

5. Кайбер рәвешләр

1) сыйфатлар кебек үк чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә килә ала;

2) дәрәҗә белдерми.

3) сыйфатлар кебек үк чагыштыру һәм кимлек дәрәҗәсендә килә ала;

6. Төп дәрәҗәдәге рәвешләр:

1) тиз-тиз, элек-электән, көпә-көндез, өр-яңадан, бик тиз, бик кызу;

2) шәп, тиз, кызу, элек, бергә;

3) күбрәк, сирәгрәк, кызурак.

7. (П) авазына беткән рәвешләргә чагыштыру дәрәҗәсендә -рак/рәк кушымчасы ялганганда, тамырдагы ...

1) авазлар үзгәрми;

2) (П) авазы (Б) белән чиратлаша.

3) ы, е хәрефе өстәлә.

8. Рәвешләр ясалышына карап:

1) тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә, кыскартылма;

2) тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә.

9. Тамыр рәвешләр:

1) тегеләй, болай, татарча;

2) аз, күп, еш, сирәк;

3) ачыктан-ачык, еш-еш, тиз-тиз ...

4) көнозын, берсүзсез;

5) чын күңелдән, әллә нигә бер.

10. Тезмә рәвешләр:

1) тегеләй, болай, татарча, баладай, кояштай;

2) аз, еш, кую, соң, шәп, әле, элек;

3) ачыктан ачык, еш-еш, төркем-төркем;

4) чын күңелдән, әллә нигә бер, уларада, көннәрдән бер көнне, тиз арада, ике яклап, күңел кузгалтырдай, яшь көенчә.

11. Рәвеш ясагыч кушымчалар:

1) -лы/ле, -сыз/сез, -кы/ке, -гы/ге, -чан/чән;

2) -ча/чә, -ын/ен, лап/ләп, -дай/дәй, тай/тәй, -лата/ләтә.

12. Рәвешнең төп синтаксик функциясе:

1) хәбәр

2) аергыч

3) хәл.

13. Рәвешләр җөмләдә

1) күбесенчә фигыльне ачыклый, хәл яки хәбәр булып килә;

2) барлык җөмлә кисәкләре дә булып килергә мөмкин.

14. Рәвешләр исемгә бәйләнеп, нинди? соравына җавап булып килсәләр, җөмләдә ...

1) хәл булалар

2) аергыч функциясен үтиләр.

15. Кайсы сүзтезмәләрдәге рәвешләр аергыч функциясен үти?

1) дусларча ярдәм, тимердәй куллар, югары өлгереш, кыскача эчтәлек, ерак ил, көмештәй чәч;

2) дусларча күрешү, тимердәй бөгелү, югары күтәрелү, кыскача сөйләү, ерак китү, көмештәй ялтырау.

16. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

1) 6;

2) 3;

3) 4;

4) 5.

17. Аның юлы ерак түгел иде (К.Нәҗми) җөмләсендә рәвеш:

1) хәл булып килә,

2) аергыч булып килә,

3) хәбәр составында килә,

4) җөмлә кисәге түгел.

18. Кайсы җөмләдә соң сүзе  - рәвеш?

1) Ул миннән соң кайтты.

2) Ул бик соң кайтты.

3) Ул кайчан кайтты соң?

19. Кайсы төркемгә бер сүз “ялгыш” кергән?

1) урын рәвешләре: түбән, күптән, бире;

2) сәбәп-максат рәвешләре: юри, әрәмгә, заяга;

3) вакыт рәвешләре: хәзер, бераздан,тиздән;

4) күләм-чама рәвешләре : озак, еш, көне-төне.

20. Башка сүз төркеменә караган сүзләрнең рәвеш сүз төркеменә күчүе ничек атала?

1) адвербиализация,

2) адъективизация,

3) аккомодация,

4) агглютинация

2. Бирелгән өзектән рәвешләрне аерып ал, морфологик анализ яса.

Шушы көннәрдә мин Шәүкәтне очраттым. Ул кышын ялны сезнең янда уздырган икән. Казан ураммнарында без байтак сөйләшеп йөрдек. Хәлегезне бик төпченеп сораштым.

(Ә.Касыймов)

III. Йомгаклау.

1. – Рәвеш темасы буенча сез ниләр белдегез?

- Рәвеш буенча нәрсәләрне үзләштереп бетермәвегез ачыкланды?

2. Тактада 2 төркемдә “Рәвеш” модулен мөстәкыйль  рәвештә төзү.

3. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

- үзбәя куйдыру;

- билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту...

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...