Кешегә эшләгән начарлык үзеңә әйләнеп кайта.(Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”хикәясен өйрәнүне йомгаклау).
рабочая программа (6 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Әдәбият дәресе 6 класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_drese_1.docx24.05 КБ

Предварительный просмотр:

     

Фән:  татар әдәбияты

6 нчы сыйныф

Дәреслек авторы: Ф.Ә.Ганиева,М.Д.Гарифуллина

Дәрес темасы: Кешегә эшләгән начарлык үзеңә әйләнеп кайта.

       (Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”хикәясен өйрәнүне йомгаклау).

Дәрес тибы: әсәрне өйрәнүне йомгаклау

Дәреснең максаты:

1. Өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәренә анализ ясау; монологик һәм диалог сөйләм телен үстерү.

2. Белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып алу күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Эш формалары: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, анализлый белү.

Танып белү: үз фикереңне дәлилләп анализлый белү;  белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.

Предметара: рус әдәбияты,рәсем,музыка белән бәйләнеш.

Регулятив: бер-береңнең һәм үзеңнең дә эшләрен тикшерү, бәяләү; дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.

Коммуникатив: группаларда эшләгәндә, бер-береңә комачауламый, иптәшең белән килешә, тыңлый, нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.

Шәхси: табигатьне ихтирам итү,  гүзәллек хисләре тәрбияләү; булган тискәре сыйфатларны бетерү өстендә эшләү; ярдәмчел,гадел һәм  намуслы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү.

Җиһазлар: компьютер,такта,аудиоязмалар.

Материаллар: биремле карточкалар,рәсемнәр,китаплар,буклет.

 

                                   Дәрес планы һәм барышы:

№п/п

           Эшчәнлек төре

    Көтелгән җаваплар

1.

Уңай психологик халәт булдыру. Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

-Хәерле көн,укучылар! Кәефләрегез ничек?

-...

-Укучылар,дәресне башлыйбыз.

(Укучыларга карточкалар өләшенә.Анда мәкальнең яртысы язылган,алар дәвамы язылган кешене табарга тиешләр. Музыка яңгырый.Парлап утыралар.Эш шулай дәвам итәчәк).

-Эшне бергәләп башкарачаксыз. Уңышлар Сезгә!

1.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

2.Дуслык тау күчерә.

3.Китап- белем чишмәсе.

5.Казан карасы китә,намус карасы китми.

7.Сабыр төбе-сары алтын.

8.Кулыңнан бер яхшылык килсә,бишне кыл.

2.

“Әсәрне таны” уены: Жанры-хикәя. 1922 нче елда язылган.Әсәрдә ат образына зур урын бирелгән,авыл халкының тормышы,татар халкының гореф-гадәтләре,бәйрәмнәре бик оста сурәтләнгән.20 бүлектән тора.

Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”хикәясе.

3.

Әлемгол,Хафиз,Фатиха,Сафа,Шәяхмәт, Фәхри,Гайния,Закир,Галәви,Апуш,Сәпәр,

Җамали.Болар-әсәрнең образлары.

   Хәзер укылачак сыйфатлар кайсы геройга туры килә?

“Геройны таны”уены:Ул авылда яши,кечкенәдән табигать белән аралашып,эшләп үсә.Саф күңелле, романтик  рухлы.Үзенең туган җирен, туган авылын ярата,анда үскән һәр нәрсәгә игътибарлы.

Закир.

4.

Ә бу сыйфатлар кайсы геройларга  туры килә?

Тормыш тәҗрибәсе-...

Вөҗдан газабы-...

Сафлык-...

Сафа бабай

Әлемгол

Хафиз

5.

Укытучы китаплар күрсәтә:Дәреслек.Ф.Ә.Ганиева,М.Д.Гарифуллина; Галимҗан Ибраһимов.Сайланма әсәрләр.III том.2002.; Галимҗан Ибраһимов.Казан,2007.

-Бу китапларны нәрсә бәйли?

-Ә хәзер әсәрдән өзек тыңлап үтик.

-Спектакльдән өзек карыйк.

Өчесендә дә  шул әсәр бар.

Аудиоязма.

Спектакльдән өзек.

6.

Әсәрнең исеменә игътибар итик:”Алмачуар”. Хикәя ни өчен төп герой(Закир) исеме белән аталмаган дип уйлыйсыз?Әсәрнең исеменнән соң җәя эчендә бирелгән сүзләргә игътибар итегез:нәрсәгә мәхәббәт һәм нинди тарих алдан ук искәртеп куелган икән?

            Алмачуар

(Бер мәхәббәтнең тарихы)

Закир белән Алмачуар образлары бер-берсеннән аерылгысыз.Алмачуар турындагы тарихны сөйләүнең үз максаты бар.

7.

Әсәргә план төзеп карыйк әле.

1.Әлемголның Хафизга бер бия бүләк итүе,фатиха кылдыруы.

2.Колынның Закирга китергән шатлыклары. Алмачуарны тәрбияләп үстерү тарихы.

3.Сабан туенда булган вакыйгалар.

4. Хикәянең тәмамлануы: төп фикер, нәтиҗәләр.

8.

Укучыларга “Атлар” дигән буклет күрсәтелә. Сатыш һәм Чәбки-Саба авылында урнашкан ат фермалары турында әңгәмә.Р.Ибраһимова башкаруында “Көмеш тояк тулпар атым”дигән җыр яңгырый.

Рус әдәбиятыннан атларга багышланган әсәрләрне искә төшерү;тормышта атларны гомер агышына охшату;атларда йөрүләре;Сабантуйдагы ат чабышлары һәи ипподромнар  турында әңгәмә.

9.

Ял итеп алдык.

Ә хәзер эшебезне дәвам итик.

-Сез әлеге әсәргә рәсемнәр ясамадыгызмы?

Рәсемнәр буенча әңгәмә.

10.

-Вакыйгаларда кешеләр арасындагы нинди хис күрсәтелә?

- Яхшылык эшләмәү,гадел булмау турында

тагын нинди әсәрләр беләсез? 

-Гаделлек һәм гаделсезлек.

1.Әлемгол-   Сабантуйда гаделсез көрәшә.

2.Карунбай- гаделсез хөкем чыгарып,  абыйсын нахакка төрмәгә утырталар.

3.Староста-     Сабантуйда гаделсез урын бирә.

(Алар үзләренең гаепләрен аңлыйлар:гафу үтенәләр)

4. Закир-         Алмачуарга карата гаделсез була.

(Гафу үтенми:җәзасын ала).

“Өч кыз” әкияте,Ф.Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәре һ.б.

11.

Хикәянең башламын искә төшерик әле.

Хикәя күптән булган вакыйганы сөйләү белән башлана:Хафизны Әлемгол, хәрәмләп,аяк чалып еккан була.Менә шундый хәл Закир тормышында да кабатлана.Закирның

”Чабышкы атым булсын иде!”дигән көчле балачак хыялы белән тормышта була торган гаделсезлек.Алмачуар үлеменең сәбәбе Закир өчен әһәмиятле түгел,чөнки ул әле мондый көтелмәгән хәлләр белән көрәшерлек яшькә җитмәгән.

12.

Закирның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

Авыр тетрәнә кичерсә дә,малай тормышның башка сынауларын ,мөгаен,сабыррак кабул итәр.

Кеше тормыш авырлыкларын җиңеләйтә,гаделсезлекне җиңә дә алырга тиеш- яшәү шуннан гыйбарәт.

13.

Йомгаклау сүзе:

Укучылар,тормыш,яшәү шатлык-кайгылардан тора.Аның тыелгысыз агышында кешенең төрле хәлләргә каршы тора белү,җиңелү газабыннан соң чыныгу сыйфатлары да формалаша бара.

   Тормышта матур яшәгез!

14.

Өй эше:

“Закирның кичерешләре”темасына сочинение язарга әзерләнергә.

15.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә  укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен  хикәягә анализ бирү өчен төзелде....

«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»

“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

Дәрестә Сингапур структуралары кулланылды, әсәргә анализ ясалды....

Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романында фразеологизмнар.

Г. Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр тел күрке булган мәкаль - әйтемнәргә, фразеологик берәмлекләргә бик бай һәм аның һәр бите диярлек әсәргә милли төс, милли үзенчә...

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше

Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү.              2. Гаделлек темасына уйлан...

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...

Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен өйрәнү

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең төп эчтәлегенә төшенү; өлешчә анализ бирү...