Газиянова Рафига Мухамматовнаның шәхси үсеш планы
материал (5, 6 класс) на тему

Газиянова Рафига Мөхәммәт кызының шәхси үсеш планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shehsi_plan.docx37.34 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе”нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газиянова Рафига Мөхәммәт  кызының шәхси профессиональ үсеш планы                  (2013-2017 нче уку еллары өчен)

       Укытучы турында белешмә:

 Белеме: югары.

      Казан педагогия училищесы №1, диплом буенча квалификация «Башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм озайтылган көн группасы тәрбиячесе». Диплом ИТ № 274428, 1 нче июль,1987 нче ел ,

     Казан дәүләт педагогия институты, диплом буенча квалификация «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы». Диплом  ЭВ №293381, 27 нче июнь 1994 нче ел 

    Гомуми педагогик  стаж: 30 ел
    Белгечлеге буенча эш стажы: 23 ел

    Курсларда кайчан һәм нинди проблема буенча укыган: 

1.Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГАОУ ВО «Казанский (Приволжский) федеральный университет», 2015 г.,108 ч. по программе "Современный урок татарского языка и литературы в аспекте требований ФГОС" , удостоверение

2. ГАОУ дополнительного профессионального образования “Институт развития образования РТ”2015 г.,16 ч. по теме: “Проектирование современного урока в соответствии с требованиями ФГОС

 3.Государственное бюджетное учреждение «Республиканский центр мониторинга качества образования», 2016 г.  36 ч по теме:  «Подготовка экспертов для работы в региональной предметной комиссии при проведении государственной итоговой аттестации по общеобразовательным программам основного и среднего общего образования», сертификат.

 4. ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» 2017 г.40 ч. по программе: «Методические и содержательные особенности деятельности эксперта региональной предметной комиссии при проведении государственной итоговой аттестации», удостоверение.

  5.Государственное автономное образовательное учреждение дополнительного профессионального образования «Институт развития образования Республики Татарстан» 2017 г., 8 ч. по теме: «Планируемые результаты и оценка их достижения в школе по татарскому языку и литературе», сертификат

                                                                Кереш

     Танылган педагог В.А. Сухомлинский болай дип язган: “Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә хас. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәсен күреп, горурланып үссеннәр”. Танылган педагогның әлеге киңәшләрен мин үз эшчәнлегемне оештыруда нигез буларак кабул иттем.

       Әйе,без баланы белем алуның тәмен тоярга өйрәтергә тиеш. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт - (бу очракта белем алу) кеше тормышында иң әһәмиятле сыйфатларның берсе.

       Мәгариф өлкәсе алдына куелган бурычлар заман узу белән үзгәрә бара. Конкурентлыкка ия булган шәхес тәрбияләү – бүгенге көн укытучысының төп бурычларының бесе.  Компьютерлаштыру тормышыбызга ныграк үтеп кергән саен, укучыларыбызның сөйләм телләре ярлылана, татар әдәби теленә игътибары кими. Татар әдәби теленең нормалары әдәби сөйләмнең нигезендә ята. Билгеле булганча, сөйләм культурасы - кешедә гомуми культураның бер билгесе. Ул үзеннән-узе генә килми, аңа үз сөйләмеңә һәрчак игътибар итү нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Бүгенге интернет заманында моңа ирешү авыр.Шуңа күрә әдәби телнең фонетик орфографик, орфоэпик, морфологик, лексик, синтаксик һәм стилистик нормаларын өйрәтү - татар теле укытучысының төп бурычы.

    Укытучы уздырган һәр дәрес,һәр чара укучыларда бүгенге һәм киләчәк тормыш өчен кирәкле эзләнү, тикшеренү, ачышлар ясый белү күнекмәләре формалаштырырга,  яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүгә ярдәм итәргә тиеш.

    Ә югарыда әйтелгән шәхес тәрбияләү өчен, укытучы үзе югары мәдәниятле, әхлаклы, намуслы, яңалыкка, белемгә омтылучан, алга карап эш итә торган, һәр эшкә иҗади якын килүчән, ярдәмчел, таләпчән, бер сүз белән әйткәндә, үз эшенең остасы булырга тиеш. Заман белән бергә атлау укытучыдан өзлексез педагогик белем алуны таләп итә. Ә өзлексез педагогик белем мөгаллимнең гомуми мәдәни, социаль-әхлакый, һөнәри юнәлештәге белемнәрен даими тулыландырып торуы ул, ягъни үз белемен күтәрү өстендә эшләве.

     Мәктәпнең методик темасы: «  ФДББС тормышка ашыруда белем бирү сыйфатын күтәрүнең төп шарты буларак, педагогның һөнәри һәм шәхси үсеше белән идарә итү» ( «Управление профессионально-личностным ростом педагога как одно из основных условий обеспечения качества образования в условиях введения ФГОС» )

    Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе”нең  татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсенең методик темасы : «Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүнең нәтиҗәлелеген күтәрү»

   

       Белемне күтәрү темасы:  “Яңа федераль белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту процессы белән эффектив җитәкчелек итү аша, сыйфатлы белем бирүгә ирешү”.

3. Тема өстендә кайчан эш башланган: 01.09.2012

    Кайчан тәмамлау күздә тотыла: 30.12.2017

Максат:

 - Яңа федераль белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеген яңарту, заманга яраклаштыру.

 - Яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү, югары нәтиҗәлелеккә ирешү.

 Бурычлар:

- Балаларның кызыксыну сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен исәпкә алып, татар телендә грамоталы яза һәм сөйләшә белүче, һөнәр сайлауга әзерлекле, коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләргә ия булган шәхес формалаштыруны дәвам итү.

- Чыгарылыш сыйныф укучыларын уку йортларына керергә тагын да нәтиҗәлерәк итеп әзерләү.

 - Белем сыйфатын бәяләүдә тестлар белән эшләүне активлаштыру, кызыксындыру чараларын булдыру.

- Укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә җәлеп итүне активлаштыру.

- Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллана белү.

- Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

- Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

- Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

- Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

- Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга һәм сөйләм телен үстерүгә аеруча нык игътибар бирү.

- Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

   

                       Шәхси профессиональ үсеш планы

2012-2017нче

уку елларына

Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү юнәлешендә эш төрләре

Уку-укыту өлкәсендә яңа укыту технологияләрен өйрәнү һәм аларны куллану

Планлаштырылган нәтиҗәләр

I. Фәнни – теоретик белемне күтәрү

    Укытучыларның квалификациясен  күтәрү курсларында булу.

    Гомуми белем бирүнең ФДББС ын өйрәнү.

    Алдагы елларда БДИ әзерлек барышында куллану өчен РФ, ТР  Мәгариф һәм Фән министрлыкларының узган еллардагы БДИ  нәтиҗәләре буенча аналитик отчет һәм инструктив-методик хатларын өйрәнү.

    “Мәгариф”һәм башка журналларда , “Ачык дәрес”, “Мәктәп” газеталарында, интернетта яңа технологияләр турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

   Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү.

Сингапур структураларын тирәнтен өйрәнү,татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә элеге структура элементларын гамәлгә ашыру.

Pоwer Point программасы нигезендә дәрескә презентацияләр әзерләүне дәвам итү.

Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

Укытучы:

Шәхси сайтны баету.

 Төрле бәйгеләрдә катнашуны дәвам итү.

Татар теле һәм әдәбияты буенча курсларга бару-2018 нче ел

Укучылар:

Татар теле буенча

Төбәгара, Бөтенроссия, Халыкара олимпиадаларда катнашу.

Бөтенроссия конкурсларында катнашу.

Төрле конференцияләрдә катнашу.

II.Педагогик-психологик осталыкны үстерү

   Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану.

  Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү,аларны дәресләрдә куллану.

   БДИ әзерлек эшен оештыруда тәҗрибә уртаклашу максатында,  мәктәп методик берләшмәләре, район методик берләшмәләре эшендә, төрле семинарларда, ТР  электрон мәгариф кысаларындагы  берләшмәләрдә катнашу.

   Үзбелем күтәрү темасы буенча чыгышлар ясау.

 Иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең,  алымнарының һәм табышларының  шәхси базасын булдыру.

   Тел һәм әдәбият дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru, www.ksu.ru, http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору.

   Район һәм республикакүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

  Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану.     Яңа педагогик алымнарны өйрәнү.

Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

 Методик папканы тулыландыру,баету.

    БРИ, БРТ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

   Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү.

Интерактив такта белән эш алып бару.

Яңа басылган китапларны презентацияләү.

Укытучы:

Планга кертелгән семинарларда катнашу.

Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу.

 Тәрбия чаралары уздыру.

Укучылар:

“Зирәк тиен” исеме астындагы Бөтенроссия уен -бәйгедә ,төрле конкурсларда катнашу.

Мастер класслар күрсәтү

III. Ата-аналар белән эш

 Укытучылар һәм ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрү.

Яңа педагогик алымнарны өйрәнү.

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору

Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү, походларга чыгу

Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру

Дәресләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча яңа технологияләрне куллану.

Интернет -тестлаштыру, интернет – конкурсларда катнашу.

Укытучы:

Планга кертелгән семинарларда катнашу, ачык дәресләр,чаралар күрсәтү.

Ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау,алар белән даими  элемтәдә тору.

Укучылар:

Гимназия һәм район күләмендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә катнашу.

IV. Зәвык дәрәҗәсен күтәрү        

  Район, мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу.

  Эчке һәм тышкы матурлыкның гармониясенә ирешү.

    Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору.

   Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбияләү.

Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану.

Кабинетны яңа методик әдәбият белән тулыландыру.

Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

Укытучы:

 Төрле конференцияләрдә катнашу.

“Туган тел” айлыгы үткәрү.

Укучылар конференциясе үткәрү.

Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

Укучылар:

Төрле конкурсларда, конференцияләрдә,бәйге-ләрдә катнашу.

Бөтенроссия конкурсларында катнашу.

V. Укыту процессында кирәкле булган

норматив документлар белән танышу

Россия Федерациясе конституциясе.

Татарстан республикасы конституциясе.

Закон “Об образовании” РФ, РТ.

“Татарстан халыклары телләре турында”гы закон.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге.

    Балалар хокукы турында конвенция.

   Тел һәм әдәбият буенча программалар.

   Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре.

   Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнүне дәвам итү.

Татар теле һәм әдәбияты буенча мультимедиа булдыру.

Укытучы:

Укыту процессында кирәкле булган

норматив документларны өйрәнү.

.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...