Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.
методическая разработка (9 класс) на тему

Хайруллина Сагира Иршатовна

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы

           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф

                       Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Яшәешне  кешеләр  төрлечә кабул итә, бәяли, дөньяга караш һәм мөнәсәбәт ягыннан капма –каршы  фикерләр яши. Әдәбият шушы карашларны башкаларга җиткерү , бәхәсләр уяту сәләтенә ия. Язучы иҗаты  билгеле бер  чор кешеләре  өчен уртак дөньяга  карашны чагылдыра, җәмгыятьтә таралыш тапкан дөнья сурәтен тергезә ала.

Фәлсәфи төрлелеккә нисбәтле ,XX гасыр әдәбияты гаҗәеп чуар һәм тирән. Язучылар иҗатында  традицион дини- суфичыл  фәлсәфә,  кәлям фәлсәфәсе, аерым  тәгълиматлар урын ала. Бер үк вакытта  традицион, суфичыл   мотивлар, образлар, символларның яңа эчтәлек белән баетылуы яки дөньяви идеяләр белдерү өчен кулланылуы серле, төрлечә укылыштагы әсәрләр язылуга китерә.Әдәбиятта идеализм фәлсәфәсенә, бигрәк тә объектив идеализмга гаять зур урын бирелә.Трансцендентализм, экзистенциализм фәлсәфәсе татар әдәбиятындагы моң һәм серне тагын да нәфисрәк алымнар ярдәмендә көчәйтеп җибәрә. Мондый фәлсәфә белдерүче әсәрләрдә  тормышның чиклелеге, үлем, теге дөнья, яшәү мәгънәсе кебек мәсьәләләр үзәккә куела. Әдәби әсәрдә авторның  субъектив тормышы, кеше фикерләвенең рәвеше, билгеле бер дәвер, җәмгыять, милләт вәкиле буларак  дөньяга карашы чагылыш таба. Әсәрдәге стуктуктур һәм мәгънәви тукымада гәүдәләнә торган тормыш моделе текстны милли мәдәният, иҗтимагый фикергә әверелдерә, аның чор һәм милли әдәби барыш белән бәйләнешен тәэмин итә.  Табигый , хәтта иҗади аңда да тормышның милли картинасы түгел, бәлки модель, образ чагыла. Күп кенә очракларда дөнья моделе бинар оппозицияләр ярдәмендә хасил була.

Бинар оппозицияләр- тормышны кабул итү, танып белүнең универсаль чарасы, аларны бигрәк тә XX гасырда актив куллана башлыйлар.

Дөнья сурәтен тергезү бинар оппозицияләргә нигезләнә, алар универсаль характерлы:  яшәү/үлем; бәхет/ бәхетсезлек; яхшы/ яман; якын/ ерак;  үткән/ киләчәк. Бу сыйфат кешедәге фикерләү үзенчәлегеннән үсеп чыга.

Дөнья сурәте – кешегә хас булган, аның танып белү, гамәли, иҗтимагый эшчәнлегенең иң мөһим нәтиҗәләрен үзенә туплаган, яшәешне гомумиләштереп күзаллау, берүк вакытта объектив тормыш хакындагы билгеле бер тәртиптә оештырылган белемнәр системасы”[ Федоров А.А.  2003:94 ]

Әдәбиятта   дөньяның яңа картинасы барлыкка килү бик күп факторларга бәйле. Иҗатчының аңы , дөньяга карашы үзгәрү дә, милли әдәбиятта моңа кадәрле арткы планда торган алымнарның күпләп кулланыла башлавы, әсәр формасының “алыштырылып куюы” да, чит   әдәбиятларның нинди характердагы  казанышлары үзләштерелү дә, җәмгыятьтә барган  процесслар да  әһәмиятле. Татар әдәбиятында дөнья сурәте алмашынуның беренче “адымнарына” килсәк, бик тә кызыклы бер күренешкә тап буласың. Уртагасырчылык әдәбиятына алмашка килгән мәгърифәтчелек реализмы фонында 1905- 1907 елларда Дәрдемәнднең  символизм агымында язылган шигырьләре һәм аның артыннан Ш. Камалның  тирән психологизм белән сугарылган хикәяләре мәйданга чыга. Романтизм мөстәкыйль иҗат юнәлеше (методы)  төсендә әле соңрак формалашачак. Димәк, яңа әдәбият, иҗатта яңа дөнҗя картинасы тууга символизм тәэсир итә. Татар әдәбиятындагы беренче яңа тип әсәрләрдә үк бинар  оппозицияләрне төгәл аерып чыгара алу мөмкинлеге күпмедер күләмдә аларның символлар кулланып язылуы белән бәйләнгән.

Дәрдемәнд иҗатында үзгә дөнья моделе, тормышны( реальлекне)һәм билгесез мәңгелекне( трансцендентальлекне) яңача берләштергән сурәт  тәкъдим ителү дә шуңа бәйле.

XX гасыр башында фәлсәфи әсәрләр мәйданга чыгу татар мәдәниятындә кеше һәм дөнья хакында гомумхалыккешелек позициясеннән торып сөйләшүгә ихтыяҗ үсү белән дә аңлатыла.”Дәрдемәнднең каләме кая гына барса да,аның эзеннән кызыл өстендә карага охшашлы бер җеп сузылып бара. Ул да шуннан гыйбарәт: Җиһан фани!!!Һәр нәрсә зәваллы!!!” .-дип  яза Г. Ибраһимов. Дәрдемәнд иҗатында аваз салган беренче  оппозиция –реаль/ трансценденталь – сурәтләү объекты итеп  гомумән яшәешне ала,  яңа тип герой- эмотив шәхес тудыра. Бу шәхескә  тирән эмоцияләр кичерә   алу сәләте   бирелгән. Ул яшәешне танып белә алмау фәлсәфәсен җаны аша уздырып газапланучы булып күзаллана.Шагыйрьнең яшәешне анализлау чагылыш тапкан шигырьләрендә дөнья сурәте- гомумиләштерелгән образ хасил ителә. Яшәешне аңларга омтылучы лирик герой  аны ике: реаль/ трансценденталь якларга аера. Дәрдемәнднең “Ятам кайчаклары моңлап...”  шигыре реаль/ трансценденталь оппозициясенә нигезләнгән: “Ятам кайчаклары моңлап,/Һаваның  тынлыгын тыңлап./  Килә өнләр, колак чыңлап. / Диямен: “Ни бу ? Нидәндер бу?/ Җавап урынына –гөрли су, / Тирәклек  тирбәнә, шаулый”. Лирик геройның сагышының сәбәбе яшәешне танып белә алмауда. Яшәеш символы булган су, агымсу; ике  оппозицион полюсны тоташтыручы субстанция ролендәге һаваның  тынлыгы;  билгесез өннәр гомернең тиз агышын да,  яшәешнең чиксезлеген ,  аның серенә төшенү мөмкин түгеллеген аңлата. Символлар ярдәмендә  шагыйрь  , реаль  җир тормышыннан тыш, ниндидер башка, реаль   булмаган яшәеш барлыкны искәртә.  Өннәр дә шул турыда искәртә. Ләкин кеше тәгаен  белә алмый: “Ни бу ? Нидәндер бу?” сораулары җавапсыз кала.Бары тик реальлектән тыш трансдентальлек булу, яшәешнең хакыйкать икәнлеге тоемлана , сиземләнә. Әлеге сиземләү кеше тормышына моң, хәсрәт алып килә. Шулай итеп, шигырьдә тудырылган дөнья  образы аша яшәешнең кеше яши торган җир тормышы , реальлек белән чикләнмәве  хакындагы фикер раслана.

Әдәбият

Заһидуллина Д. Ф. Дөнья сурәте үзгәрү.- Казан: Мәгариф, 2006.-7-27 б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_yazuchylary_hm_shagyyrlre_srlrend_donya_surte.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф җитәкчесе уйланулары

Укучыларның үз сәламәтлекләренә карашлары...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар телендә урта(урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа.-Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011....

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Вәсимә Хәйруллина "Әдәп" 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Вәсимә Хәйруллина "Әдәп" 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”...

Сыйныф җитәкчесе көндәлеге

Сыйныф җитәкчесе көндәлеге...