Туган көн - күңелле бәйрәм бүлеген кабатлау өчен дәрес үрнәге
план-конспект урока (5 класс) на тему

Алкина Наилә Мәхмүт кызы

Туган көн - күңелле бәйрәм бүлеген үткәндә,йә тәмамлаганда файдаланырга була

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_kon_kunelle_beyrem.docx32.62 КБ

Предварительный просмотр:

Зеленодол муниципаль районы

Осиново бистәсенең «В.В.Карпов исемендәге лицей»

Тема: “Туган көн – күңелле бәйрәм”

(“Минем туган көнем”

циклын кабатлау)

(5 А,Б сыйныфлары)

                                       

Дәрес: татар теле

Дәрес темасы: “Туган көнгә барабыз”

Үткәрелү датасы: 06.04.2018

Дәреснең максатлары:

  1. укучыларның лексик-грамматик белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
  2. темага карата булган белемнәрен тулылындыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;
  3. бер-берсенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:

  1. укучыларның үзләштергән белемнәрен диалогик-монологик сөйләм аша тикшерү;
  2. сүзлек составын баету;
  3. бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең принциплары:

  1. дидактик: укытуның тормыш белән бәйлелек принцибы, дифференцияаль якын килү;
  2. лингвистик: функциональ;
  3. гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик;
  4. хосусый методик: теория белән практика берлеге.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, тикшеренү, проблемалы укыту.

Укыту алымнары: әңгәмә, парлап , рәсем буенча, карточкалар белән эшләү.

Дәрес тибы: гомумиләштерү – йомгаклау  дәресе.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проекторы, интерактив такта, презентация, индивидуаль карточкалар.

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле”, рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек, “Татарстан китап нәшрияты”, 2011.

Дәреснең планы:

  1. Оештыру:
  1. исәнләшү;
  2. дежур укучы белән әңгәмә.
  1. Белемнәрне актуальләштерү:
  1. дәреснең темасын билгеләү.
  2. фонетик күнегү;
  3. Видео карау,киңәш бирү
  4. “Крокодил Гена”җыры
  5. Белем күнекмәләрен ныгыту:
  1. киңәш бирү (кроссворд чишү);
  2. ишетеп аңлау күнекмәсе;
  3. котлау язу;
  4. (“Винни пух” мультфильмыннан өзек карау)
  5. ризык исемнәрен искә төшерү;
  6. табышмаклар белән эшләү;
  7. “инфинитив + ярамый” структуралы җөмләләрне кабатлау

 Белемнәрне тикшерү:

        Ситуатив күнегүләр (карточкалар белән эш).

  1. Йомгаклау.
  1. Өй эше бирү.
  2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

  1. Оештыру:
  1. Исәнләшү:
  • Хәерле көн, укучылар. Хәлләрегез ничек?
  • Яхшы.
  • Көнегез матур үтсен өчен, бер-беребезгә карап елмаегыз һәм тыныч кына утырыгыз.
  1. Дежур укучы белән әңгәмә:
  • Бүген сыйныфта кем дежур?
  • Бүген сыйныфта мин дежур.
  • Бүген ничәнче число?
  • Бүген 6нчы апрель.
  • Атнаның нинди көне?
  • Җомга.
  • Бүген көн нинди?
  • Бүген көн салкын, кояшлы, җил исә.
  • Сыйныфта кемнәр юк?
  • Сыйныфта барысы да бар.
  1. Белемнәрне актуальләштерү:

1. Әңгәмә.

-Укучылар,карагыз әле бу нәрсә?(Бу – табын)

-Ә без кайчан шулай мул итеп табын әзерлибез? (бәйрәмдә)

-Әйтегез әле,менә бу нинди бәйрәм икән? (туган көн бәйрәме)

-Туган көн –ул нинди бәйрәм?

-Димәк,без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

2. Фонетик зарядка.

-Укучылар,тактага игътибар итегез әле,бу нинди авазлар,без аларны ничек итеп укыйбыз? (к,г,къ,гъ)

-Сез хәзер шушы хәрефләрне кулланып туган көн темасына өчәр сүз языгыз.

- Шушы сүзләрдән сүзтезмәләр төзегез,ә хәзер җөмләләр.

- Афәрин,укучылар.

-Туган көнгә ничек чакырып була?

 

  1. – Укучылар,минем почтага видео килде.Карап карыйк әле

Видео. “Привет! Минем бүген туган көнем.Онытмадыгызмы?Килегез.Бүләк онытмагыз!

-Бу кем?

-Бу чакыру сезгә ошадымы,укучылар?

-Ландыш нинди кыз?

-Ландышка нинди киңәш бирәбез,укучылар?

Видео. “Сәлам, дусларым! Мин сезне бүген кичке 6 га туган көнемә чакырам! Рәхим итегез,дусларым!

  • Ә бу видео ошадымы сон?
  • Монда Ландыш нинди кыз?
  • Ландышның туган көненә барабызмы,укучылар?
  •  Туган көндә нишлиләр? (Өстәл әзерлиләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, котлыйлар.)
  • Әйе, без дә бүген дәрестә уйнарбыз, җырларбыз, татарча дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәнербез.
  • Әйдәгез,күңелләрне күтәреп җибәрик, җыр җырлап алыйк.

“Крокодил Гена” җыры

  1. Белем күнекмәләрен ныгыту этабы:
  1. – Безне Ландыш безне туган көненә чакырды. Ә туган көнгә бүләк алып барырга кирәк. Туган көнгә нәрсәләр бүләк итеп була? Кроссвордны чишеп җавабын табыйк.

Кроссворд чишү.

  1. Ишетеп аңлау күнекмәсе (аудирование).

Диалог тыңлыйк:

  • Марат, бүген безнең сыйныфташыбызның туган көне!
  • Кемнең туган көне, Алсу?
  • Ландышныкы.
  • Шулаймени? Ә аңа ничә яшь тула?
  • 12 яшь.
  • Син барасыңмы?
  • Әйе, барам.
  • Туган көнгә сәгать ничәгә чакыра?
  • Кичке сәгать алтыга.
  • Нәрсә алып барасың?
  • Китап.
  • Бик яхшы! Мин дә барам! Бүләк алырга кирәк! Ландышларда очрашырбыз! Сау бул!
  • Сау бул, Марат!

Слайдта сораулар: 

- Укучылар, дәфтәрләрне ачып, числоны язып куйыйк. Ишеткән диалог буенча тест чишәбез.

  1. Алсу  ... белән сөйләшә:

      а) Ләйсән;

      б) Марат;

      в) Айгөл.

2. Марат белән Алсу ... .

    а) сыйныфташлар;

    б) күршеләр;

    в) туганнар.

3. ...  туган көне.

    а) Айсылуның;

    б) Гөлиянең;

    в) Ландышның.

4. Ландышка ... яшь тула.

    а) 11;

    б) 12;

    в) 13.

5. Туган көн сәгать ...  .

    а) биштә;

    б) алтыда;

    в) җидедә.

6. Алсу туган көнгә ... алып бара.

   а) шоколад;

   б) уенчык;

 в) китап.

- Дәфтәрләрләрегез белән алышыгыз һәм иптәшегезнең эшен карандаш белән тикшерегез. (слайдта җаваплар). Әгәр алты сорауга да җавап дөрес булса, “бишле” билгесе куегыз, “дүртле” билгесе биш сорауга җавап дөрес булса куела. Өч-дүрт сорауга дөрес җавап биргән булса -  “өчле”, бер-ике сорауга – “икеле”.

  1. –Бүләк булды. Ләйсәнгә котлау открыткасы язарга кирәк.

Һәр төркемгә конверт бирелә. Укучылар сүзләрдән котлау җыялар.

4)- Укучылар,туган көнгә барганчы үз-үзеңне тотыш кагыйдәләреңне искә төшерик.Моның өчен мультфильм карап китик.

“Винни пух” мультфильмыннан өзек карау.

  • Винни пух үзен табын янында дөрес тотамы?
  • Юк.
  • Укучылар, ә сез ашаганда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?

5)Электрон физминут.

  1. – Әйдәгез, Ландышка табын әзерләргә булышыйк.

Слайдта ризыклар күрсәтелә, укучылар исемен әйтергә тиеш.

Без әзерлибез табын,        

Китереп бөтен ягын.        

Уртага куйдык чәчәк,        

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

  • Укучылар, табынга тагын нәрсә җитми? (Җиләк-җимешләр.)
  • Әйдәгез табынга җиләк-җимешләр куйыйк. “Табышмак әйтәм – уйлап тап” уенын уйныйбыз.
  1.  Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.   Карбыз.

Слайдта җиләк-җимешләр рәсеме чыгып бара.

  1. Сап-сары – кояш түгел,

Эчләре бүлем-бүлем.

Кабыгын әрчеп алдык,

Өләштек телем-телем.    Әфлисун.

  1. Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?    Алма.

  1. -Укучылар, ә сез әниегезгә ашарга пешерергә булышасызмы?    Әйе.
  • Тактага карагыз да, нәрсәләр пешерергә булышканыгызны әйтегез.

“Мин әнигә булышам” конструкциясен кабатлау.

 - Табыныбыз әзер.

  1. Белемнәрне тикшерү этабы.

Ситуатив күнегү. Карточкалар белән эш.

  1. Хәзер мин сезгә ситуацияләр бирәм, сезгә диалоглар төзергә кирәк.

I карточка.

День Рождения.

Руслан приглашает Максима на день рождения. Максим расспрашивает, кто еще придёт на день рождения. А Руслан отвечает, что придёт Дамир, Ильдар, Алия, Гузель. Максим узнаёт, в котором часу придут они, а Руслан отвечает, что придут в 6 часов и говорит, что будет весело.

II карточка.

В магазин.

Мама спрашивает у дочки о том, куда она идёт. В ответ дочка говорит, что в магазин. Мама спрашивает, что купит она в магазине. Дочка отвечает, что купит чак-чак, открытку на день рождения. Мама интересуется, кому она берёт вкусный чак-чак, открытку. Дочка отвечает, что подруге Насте.

III карточка (“йомшак» укучылар өчен)

В магазине.

Разговор между продавцом  и покупателем. Приветствуют друг друга. Продавец спрашивает, что возьмёт. Покупатель отвечает, что торт, сок,  яблоки, грушу. Продавец уточняет, что ещё нужно, покупатель в ответ, что 2 кг помидора и огурцов. Продавец говорит сумму – 569 рублей, покупатель благодарит и прощается.

  1. Йомгаклау.
  • Димәк, бүген бездә нинди бәйрәм булды?  Бүген бездә туган көн бәйрәме булды.
  • Укучылар, Ландышның туган көнендә нишләдек? Табын әзерләдек, уйнадык, җырладык, котладык.
  • Нәрсә ошады?.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

  1. Өй эше бирү.
  1. “Туган көн” сүзенә синквейн язарга
  2. “Минем туган көнем” темасына диалог төзергә
  3. “Минем туган көнем” темасына рәсем ясарга
  1. Билгеләр кую.

-Сау булыгыз, укучылар! Уңышлы көн сезгә!

- Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фонетика бүлеген кабатлау

Бу дидактик материал дәрестә укучыларның белемен кыска вакыт эчендә тикшереп алу өчен кулланыла. Турыпочтаклык турылыры кисеп алынып,,шул турыга  төшеп калган сүзләр языла.Материал шаблон ясап куллану...

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.

"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау. Презентация.

"Лексикология  һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау" темасына презентация....

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту

Дәреснең максаты: а) белем бирү : Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм  ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү.б) Фикер...

Лексикология бүлеген кабатлау өчен биремнәр

Лексикология бүлеген кабатлау өчен биремнәр...

Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау

Туган (татар) теле дәресе.            Тема :  Лексикология  бүлеген кабатлау...