Заманча җиһазландырылган эш кабинеты (эссе)
статья на тему

Хакимова  Гульназ Задитовна

Укытучы заман белән бергә атлый. Федераль  дәүләт  белем бирү стандартлары буенча без   мөстәкыйль  фикер йөртүче, конкурентлыкка сәләтле  шәхес тәрбиялибез.

Яңа технологияләр белән мин һәрдаим танышып барам, аларны дәресләремдә кулланам. Әмма  тулысынча җиһазландырылган  кабинетта гына  заманча уңышлы дәрес биреп була. Шуңа күрә  белем-тәрбия бирүдә кабинетның  әһәмияте зур.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zamancha_zhihazlandyrylgan_esh_kabinety.docx15.98 КБ

Предварительный просмотр:

Заманча җиһазландырылган эш кабинеты- укучыларның югары  шәхси үсешен тәэмин итүче шарт.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Балачактагы хыялым тормышка ашты. Укучыларыма туган телнең   бөеклеген, әдәбиятыбызның бай мирасын җиткерә алуым белән чиксез бәхетле. Мин күпме эчкерсез җаннарга  белем дигән сихри  дөньяның ишекләрен ачарга, алар күңелен иң-иң яхшы кешелек сыйфатлары белән бизәргә  тиеш.  Шуңа да  укытучы һөнәре искиткеч җаваплы бит. Бала күңеле – кечкенә бер  дөнья. Шул дөньяны сак кына ачу, аны камилләштерү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү, үзен шәхес итеп тойдыру – минем бурычым.

Шундый максат-бурычлар белән мин  һәркөн  яраткан эшемә ашыгам. Кабинетымны ачып керү белән үземне  туган йортыма  атлап кергәндәй хис итәм. Бу гаҗәеп бүлмәдә  мин күпчелек  вакытымны уздырам:  балаларга белем бирәм,  сыйныф җитәкчесе  буларак,  укучыларым белән тәрбия сәгатьләре үткәрәм.

Әлбәттә, рус мәктәбендәге татар теле кабинеты татар мәктәпләрендәге кабинетлардан аерыла. Минемчә,  рус мәктәбендә белем алучы  укучы өчен минем кабинет татар мохитенең бер чагылышы булырга тиештер. Чөнки шәһәрдә яшәүче татар баласы да күбрәк  рус телендә аралаша бит. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты кабинетын  барлык  үзенчәлекләрне истә тотып, заманча җиһазландырырга кирәк.

Укытучы заман белән бергә атлый. Федераль  дәүләт  белем бирү стандартлары буенча без   мөстәкыйль  фикер йөртүче, конкурентлыкка сәләтле  шәхес тәрбиялибез.

Яңа технологияләр белән мин һәрдаим танышып барам, аларны дәресләремдә кулланам. Әмма  тулысынча җиһазландырылган  кабинетта гына  заманча уңышлы дәрес биреп була. Шуңа күрә  белем-тәрбия бирүдә кабинетның  әһәмияте зур.

Заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты ул - укытуның фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучылар һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге. Укытучының һәм укучыларның эшчәнлеге өчен кирәк булган барлык төп һәм ярдәмче әсбапларының бер кабинетка туплануы дәреснең төзелешенә, укучыларның мөстәкыйль, укытучының иҗади эшенә уңай тәэсир ясый.

Заманча җиһазландырылган татар теле кабинеты алдында торган бурычлар:

  • гомуми белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү барышында татартеле һәм әдәбияты укытучысына ярдәм итү;
  • белем бирүпроцессына  заманча педагогик һәм информационтехнологияләрне кертү;
  • белем стандартларына бәйле рәвештә, татар теленнән һәм әдәбиятыннан укучыларның белеменә, осталыгына һәм күнекмәләренә контроль диагностика һәм мониторинг системасын формалаштыру;
  • мәктәп, район, республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм практикага кертү;
  • татар теленнән һәм әдәбиятыннан профильле белем бирүнең эчтәлеген һәм төзелешен камилләштерү.

Әйе,  рус мәктәбендә  укучы бала  татар теле һәм әдәбияты  кабинетына кереп,   дәрескә кирәкле барлык мәгълүматны алсын өчен,  бүлмәдә   коппьютер,  интернет,  сүзлекләр, таратма материал булуы  шарт.  Үткән елларда  без кара такктага  акбур белән хәрефләр сырласак, хззер  инде  интератив   тактада  рәхәтләнеп язабыз, төзәтәбез. Еш кына укучыларыбыз   онлайн олимпиадаларда  катнаша, бу очракта  сыйныфта   группага җитәрлек   планшет яки  ноутбуклар  булса, хезмәтебез бераз җиңеләер иде.   Дәресләремдә  Сингапур укыту алымнарын да  уңышлы кулланып киләм.  Әмма бу технология  сыйныфларның иркенлеген таләп итә, парталар да үзенчәлекле итеп  урнаштырылырга тиеш.   Кызганычка каршы,  татар теле кабинетлары  бу таләпләргә туры килеп бетми.  Рус мәктәпләрендәге  татар теле кабинетлары  ни өчендер  заманча техник җиһазлардан  читтәрәк кала киләләр. Бәлки, киләчәктә караш үзгәрер, өметсез шайтан гына бит.

Шөкер, кабинетымда ноутбук,  проектор бар. Укучыларым белән презентацияләр  карыйбыз,  электрон дәреслекләрдән  кулланабыз,  башлангыч сыйныфлар белән  татарча  мультфильмнар карыйбыз.

Кабинетым киштәләрендә   бай иҗади лабараториям тупланган,  күңелгә җылылык  бирүче  татар  орнаменты  белән бизәлгән яшькелт диварларда  туган ягыбыз әдипләренең  портретлары эленгән.  Стендларга   дәрес өчен кирәкле  материалны көн дә яңартып   торам.

Мин әле педагогик хезмәт юлымның  нәкъ уртасында гына.  Эш кабинетымны елдан-ел, заманнан артта калмыйча,    баетырмын, тулыландырырмын  дигән теләк-хыял белән  яшим, эшлим. Заманча җиһазландырылган эш кабинеты- укучыларның югары  шәхси үсешен тәэмин итүче шарт  булсын иде.

...Мин   якты  эш кабинетымда утырам....  Якты кояш нурлары  минем бүлмәмне  иркәли,  тәңкә   карлар   тәрәзәмә  килеп куналар да , тамчыга әйләнеп, аска тәгәриләр.  Ә минем күңелдә   ак карлар кебек   якты өметләр,   тормышка ашса иде дип уйлаган   хыяллар,  хыяллар. ..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Әдәби әсәргә заманча анализ

әсәрне заманча анализлау...

"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).

   Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кул...

"Син Тукайны беләсеңме?" (интерактив - мультфильмлы заманча дәрес)

Класс: 5Дәрес: әдәбиятТема: Тамчы - шоу "Син Тукайны беләсеңме?".Дәреснең максатлары:1.      Г. Тукай  һәм “Бала” сайты турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру.2....

Мой кабинет. Эссе

Эссе "Мой кабинет". Написан для участия в конкурсе "Мой помощник - кабинет"...