Татар кызы язмышы (Ф.Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (10 класс)

Гарапшина Лилия Альбертовна

1. ”Хәят”повестенең идея- эчтәлеген ачу, хатын-кызның әчке дөньясын ачып салуда язучының кулланган алымнарын күзәтү;

2) укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү,образларны чагыштыру, әдипнең хатын-кыз образын бирүдәге ролен ачыклау;

3. Милләт тарихына, гореф-гадәтләренә,мәдәниятенә кызыксыну, горурлык хисләре уятуны дәвам итү, тышкы һәм эчке матурлыкны танып  белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresk_plan_hyat.docx26.37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Татар кызы язмышы (Ф.Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе)

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе 

Дәреснең максаты:    

1. ”Хәят”повестенең идея- эчтәлеген ачу, хатын-кызның әчке дөньясын ачып салуда язучының кулланган алымнарын күзәтү;

2) укучыларның логик фикурләү сәләтен үстерү,образларны чагыштыру, әдипнең хатын-кыз образын бирүдәге ролен ачыклау;

3. Милләт тарихына, гореф-гадәтләренә,мәдәниятенә кызыксыну, горурлык хисләре уятуны дәвам итү, тышкы һәм эчке матурлыкны танып  белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Х.Й. Миңнегулов, Н.С. Гыймадиева . Рус урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-рестоматия  (2013 ел); Ф. Әмирхан “Сайланма әсәрләр”, компьютер презентациясе, «Хәят” телеспектакленнан өзек (видео)

I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

  • Хәерле көн,  укучылар.

(Салмак кына көй астында шигырь укыла)

Мәхәббәт  кайчан  башлана?

Язгы  таң  аткандамы?

Дәрестән  соң  җитәкләшеп,

Мәктәптән  кайткандамы?

Мәхәббәт яшьләрдә диләр,

Була ул һәркемдә дә.

Мәхәббәтсез яшәп булмый

Олыгайган көннәрдә дә.

 Чыннан  да, яшьлек  белән  мәхәббәтнең  Бердәмлеген  аңлату  өчен  моннан  да  матуррак  сүзләр  табу  мөмкин  түгелдер. Сез, яшьләр, сез  бүгенге  “сөям”  диючеләр, сез - мәхәббәтнең  дәвамы.

Мәхәббәтнең  нәрсә  икәнен  беләбезме  соң без? Сөю  хисен  йөрәк  белән  генә  түгел, акыл  аша  да  аңлый  алабызмы?  Без  бүгенге дәрестә шушы  сорауларына  җавап  эзләрбез, бәхетле  һәм  җимерелгән  мәхәббәт  хатирәләреннән  гыйбрәт  алырбыз, гомумән, тагын  бер  кат  мәңгелек  мәхәббәт  турында сөйләшербез.Бу сөйләшүне  Фатих Әмирханның  "Хәят" повестендагы  татар кызы язмышына бәйләп аңларга  тырышырбыз.

III. Төп өлеш.

  1. Укытучы:

Әсәр нинди  жанрда язылган?

Көтелгән җавап:  Повесть

  1. Темасы:

 Көтелгән җавап:  татар хатын-кызларының язмышы,хокуксызлыгы.

  1. Язучы бу әсәрендә нинди проблемалар күтәрә?

Көтелгән җавап:  

-  хатын-кыз язмышы;

-  җәмгыятендә татар хатын-кызларының тоткан урыны;

-   сыйнфый каршылык;

 -  тәрбиялелек;  әхлаклылык; мәрхәмәтлелек.

4) “Хәят” сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз әле? (тормыш,яшәеш)

5) Әсәрнең  сюжет сызыкларын  билгелик:

Көтелгән җавап:  

 -мәхәббәт темасы;

- Гыймадовлар,Мясниковлар,Рәхимовлар тормышы.

Мин сезгә сюжет элементларын китереп чыгару өчен төркемнәрдә иҗади эш тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз: һәр төркем өчен  конвертта биремнәр әзерләнде һәм эш берничә этаптан торачак.

Беренче бирем: бирелгән рәсем турында нәрсә әйтә аласыз, аның әсәр белән бәйләнеше бармы, дәреслектән мисаллар белән дәлилли аласыз.

Икенче бирем:укытучы тарафыннан тәкъдим ителгән  өзектә кайсы гайлә турында сүз бара, фамилиясен  туры китерегез,аларның яшәү рәвешен ачыгыз.

Өченче бирем: бирелгән өзектә сүз кем турында, геройга характеристика бирегез.

бирем

бирем

бирем

.................   гади бер татар сәүдәгәре һәм гади татар бае тормышы белән тора торган кеше иде . (Сүз кем турында?)

.........  дачасы бу урманда ялгыз гына түгел иде. Бу урын, шәһәр тирәсендә иң матур урын булганга күрә, күптән үк инде үзенә шәһәрнең бик күп байларын китергән һәм бик күп купшы җәйге йортлар (дача биналары) белән тулган иде.  ( Кемнәрнең дачасы турында сүз бара?)  

Хәятның туганымы Әминә N шәһәрендәге иң бай татар .........  кызы иде.                ( Әминә кемнәрнең кызы?)  

— Ах, ......., нинди матур син! Син бәхетле, бик бәхетле! — дими чыдый алмады. (Кемнең матурлыгына сокланалар?)

Йә, кызым, юкка борчылма. Монысы бозылса, икенчесе бетмәс әле,— диде һәм әллә ничек уңайсызланып кына кулындагы конвертны Хәятка сузды да (Портретта кем сурәте?)

........... үзенең кечкенә, ләкин мәхәббәтле сопраносы белән бер романсның башын җырлап җибәрде:

Еще тобой полны воспоминания!         (Җырчы кыз кем ул?)

— Ачуланмагыз, Хәят, мин сезне сөям... Минем күңелемдә сез генә...—(Кем шушы сүзләр белән мәхәббәтен аңлата?)

Андый егетләрне читтән торып сөяргә генә ярый... Сөй, сөймә, барыбер, туганым, алар безгә, без ал арга буласы түгел бит инде,— диде.(Бу сүзләрне кем әйтә?)

Хәят, күңеленә һәм тойгысына бөтен көче белән каршы килеп, эченнән генә: «Чынлап та, мөселман булгач, танышып булмый шул инде»,— дип уйлады.(Бу фикерләр кем турында?)  

 

1.

Гыймадовлар йорты

(җыелма образ)

сандугач рәсеме

 (символик образ)

Дача (җыелма образ), хат, сандугач рәсемнәре (символик образ)

Фото, дога рәсеме,урман рәсеме (символ) Урман һәм “Аятелкөрси” Икесе дә матур рамкага алынган.

Урман - табигатьнең үз матурлыгы.

“Аятел көрси” – иске гадәтләрнең матур итеп бирелүе.

2.

 Гыймадовлар тормышы

Бу гаиләдә намаз укыйлар, сәүдә итәләр. Гаиләдәге кануннар: руслар белән аралашырга, хәтта рус егетләренә күренеп йөрергә дә була, әмма аларны яратырга ярамый. Татар ирләренә күренергә дә, йөзләрен күрсәтергә дә, алар белән танышырга да ярамый

Мясниковлар тормышы

 Шау-шулы, күңелле, ирекле тормыш. Яшьләр үз ирекләре белән яшиләр: дуслары белән мәҗлесләргә җыелалар, уйныйлар, көлешәләр, хисләрен яшермичә әйтәләр. Бар да белемле. Кайсы гимназиядә, кайсы университетта укый.

Рәхимовлар тормышы

1.​ Бу гаиләдә балаларга белем бирергә тырышалар. Театрларга, танцыларга йөриләр.Өйләрендә кыйммәтле рәсемнәр эленеп тора, музыка кораллары бар.(Мясниковлар тормышына охшаган)

2.​ Гаиләдә тыюга гына корылган иске кануннар хөкем сөрә.

3. 

Хәят – 16 яшьлек, озын куе чәчле, зифа буйлы, озын керфекле, кара күзле, алсу-ак йөзле. Хәяткә рус егетләре белән аралашу рөхсәт ителә, аны театрга йөрүдән, хәтта декольте күлмәкләр киюдән дә тыймыйлар, ягъни ул беркадәр иркенлектә үсә. Хәят рус балалары белән уйнап үскән, 5-6 ай русча укый, ягъни татар кызларының бик күпләренә эләкми торган шартларга куела. Аның бәхет турында хыялы артык зур түгел: әхлаклы, зыялы һәм төскә ярыйсы берәр егетне сөеп, кияүгә чыгу.

Михаил университетта укый,алдынгы карашлы. Хәяткә гашыйк була,үзенең мәхәббәте турында аңлата. Аның өчен милли төрлелек юк.

Лиза Хәятнең дус кызы.

Гали үзе теләгән җиргә йөри ала, егетләр,кызлар  белән аралаша. Ул – мөселман, театрларга, клубларга йөри, кызлар белән таныша. Хәяткә аның да күзе төшә,әмма Хәяткә мөселман егетләре белән аралашу тоела.

Салих (фотодагы сурәт)

Хәят ул кешене хыялында яратырга тырыша. Мендәренә каплана да “илаһи, мәхәббәт бир!” дип елый.

Димәк, повестьнең бер сюжет сызыгы белән таныштык. Хәятне тагын да  якынрак күзаллау өчен, мин сезгә “Хәят” телевизион фильмыннан бер өзек тәкъдим итәм.Шушы өзек ярдәмендә әсәрдәге икенче сюжет сызыгын ачыкларбыз. (Телеспектакльдән өзек карау)

Икенче сюжет сызыгы ул- мәхәббәт  темасы.Икенче сюжет сызыгы белән әсәрдә  бәйле нәрсә туды? Көтелгән җавап:   (Каршылык)  

  • Нинди каршылык?

 Көтелгән җавап:  

 •        Хәятнең үзе күрмәгән, белмәгән кешегә кияүгә чыгарга теләмәве ;

 •         кияүгә чыгарга үз-үзен мәҗбүр итүе.

Укытучы: Хәят ни өчен язмышы белән килешә?

Көтелгән җавап: Хәят, бер яктан иреккә омтыла, үзенә охшаган егетне яратырга, үзе яраткан егеткә кияүгә чыгарга тели. Икенче яктан , әти-әнисенең моңа каршы килүен белә. Ә ул әти-әнисе сүзен тыңларга, алар сүзеннән чыкмаска күнеккән,шуның өчен  үзен якты хыял белән юата.

Экранда:

Сюжет элементлары:
Экспозиция – Лизаның Хәятне кунакка алырга килүе.
Төенләнеш – Хәятнең дачага килүе һәм Михаилны күрүе.

Вакыйгалар үстерелеше – Хәятның эчке кичерешләре. Михаил белән арасын өзәргә уйлавы.
Кульминацион нокта – Хәяткә әнисенең Салих портретын күрсәтүе.
Чишелеш – Хәятнең Салихка кияүгә барырга карар кылуы.
     6)        Әсәрнең идеясе: хатын-кызның хокуксызлыгы,хатын-кыз үз бәхете өчен көрәшергә тиеш.

Әсәрнең  әһәмиятен ачу өчен  мин сезгә татар язучыларының гыйбәрәләрен тәкъдим итәм. Кайсысы бүгенге дәрескә  туры килә дип саныйсыз?Укучыларның фикерләре тыңланыла.

      Кайберәүләр яратуны мәхәббәт турында сөйләшү дип уйлыйлар. Ләкин сүз мәхәббәт аз булганда чын уйларны яшерү, икейөзләнү өчен генә кирәк. Чын мәхәббәт булган җирдә сүзләргә урын тар. Мәхәббәт телсез булып калуны өстен саный, чөнки сүзләр артык көчсез һәм артык тупас.  (Шәриф Хөсәенов)

     Чын мәхәббәт бер генә тапкыр, бер генә кешегә була.  (Хәй Вахит)

     Чит кавемгә, чит милләт кешесенә кияүгә кыз бирү - аларның милләтен үрчетү, көчәйтү, куәтләндерү. ( Мөхәммәт Мирза)

     Бала балдан татлы да, баланнан ачы да була ала. (Мөхәммәт Мирза)

     Кыз йөрәге күбәләк канаты белән бер. Сыңар шырпыдан да дөрт итеп кабына да дөрләп китә.  (Аяз Гыйләҗев)

      Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. (Кәрим Тинчурин)

     Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. ( Фәнис Яруллин)

     Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)

    Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора ала. (Кәрим Тинчурин)

    Безне өмет яшәтә. Ә өмет өзелгән чакта нәрсә яшәтә? "Әле өмет кабыныр..." дигән өмет, ахрысы. (Зөлфәт Хәким)

IV. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Әйе, Ф.Әмирханның “Хәят” повесте бүгенге көндә дә актуаль,чөнки анда татар милләтенең бер вәкиле турында сүз бара.Автор аны мәхәббәт хисләрен баса алучы көчле кыз итеп сурәтли. Бүгенге көндә дә катнаш гайләләр күп. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек? Фикерләр тыңланыла.

 Әйе,һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре үз күңеленә якын, кадерле, һәр милләт кешесе дә тормышта үз гореф-гадәтләрен үтәп, үзе теләгәнчә яшәргә хокуклы. Гаиләдәге уртак йолалар үтәлмәү һәр икесен дә кимсетергә, һәр икесен дә фикер каршылыгына китерергә мөмкин.

Өй эше. Иҗади язма эш: “XXI гасыр кызыннан (егетеннән) Хәяткә ачык хат” язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" повестенең сюжеты" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

"Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" повестенең сюжеты" дигән темага дәрес эшкәртмәсе һәм презентация...

Татар әдәбиятыннан тест. "Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты"

Әмирхан Еники  тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест....

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

"Татар кызы - 2014"

Татар теле атналыкларында үткәрү өчен чара эшкәртмәсе...

"Татар кызы" бәйгесе сценарие

ldquo;Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге- тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребе...

Визитка "Татар кызы"

quot;Татар кызы" бәйгесе өчен визитка...

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

quot;Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий...