Риза Фәхретдин "Ата вә ана әдәпләре".
консультация

Сунгатуллина Рузиля Фаизовна

Белгәнебезчә, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре тәрбия өлкәсендә алдынгы  урыннарда тора. Риза Фәхретдиннең әлеге мәкаләсе күпләргә кызык булыр дип уйлыйм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ата вә ана әдәпләре

1. Хөрмәтле кызлар! Атагызны хөрмәт итегез, алдында вә артында камил ризалык белән аның әдәпләрен олылагыз, ата вә анагызны ихлас белән сөегез! Васыятьләрен җиренә җиткерегез, теләкләренә каршы килмәгез, каты күңелле булмагыз, ал арны хәсрәтләндермәгез, бар тырышлыгыгыз белән аларны ризаландырыгыз. Ата вә анасына итагатьле вә гыйлем белән зиннәтләнгән кызларның гадәтләре көннән-көн гүзәлләнер, дус вә белешләре арасында исеме хөрмәт белән сөйләнер. Әмма ата вә анасын хөрмәтсез иткән вә аларның сүзләренә колак салмаган кызлар мәхәббәтсез булалар, ата вә аналары да үзләрен сөймәс, чит кешеләр күзендә дә хур-түбән күренерләр, дөньяда гүзәл тереклек тә итә алмаслар.

2. Атагыз алдында утырганда әдәпле булыгыз, күп көлмәгез, киемнәрегез белән уйнамагыз, аның тавышыннан артык тавыш белән сөйләмәгез!

3. Атагыздан башка кешедән, кирәк иң якын кешегездән булсын, һичбер әйбер сорамагыз, чөнки болай кем туры килсә аннан әйбер сорау кызларның күңеле бозылырга сәбәп булыр. Атагыздан сораганда да, чит кешеләр юк вакытын күзәтеп, гаять әдәпле итеп сорагыз вә бирмәгәндә күп кабатламагыз!

4. Атагыз булмаганда вә яки вафат булганда, аның урынына калган туганнарыгызны атагыз хөкемендә белегез!

5. Акча вә яки башка кадерле әйберләрегезне аналарыгыз кулында саклагыз, анагыз рөхсәтеннән башка ашау вә эчү нәрсәләренә кул сузмагыз, көчегез җиткән кадәр йорт вә өй хезмәтләре тугрысында аналарыгызга ярдәмче булыгыз, аларның кул араларына керегез. Ул хезмәтләрне башкарырга өйрәнегез, тик тормагыз, сәбәпсез ятмагыз, өстегезне вә башыгызны пычрак йөртмәгез!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Наставления Риза Фахретдина.

ТБала чакта алынган тәрбияне соңыннан  бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.                (Татар төркемендә әдәбият-журналистика түгәрәгенең бер утыр...

Риза Фәхретдин әсәрләре буенча әхлак дәресе

: укучала           Балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу, яхшыдан яманны аерырга өйрәтү өчен Р. Фәхретдиннең китаплары менә дигән ярдәмлек. Алар туган телгә, тарихка...

Адаптация первоклассников к условиям обучения в МБОУ «Гимназия №1 имени Ризы Фахретдина».

Адаптация к школе - это процесс привыкания к новым школьным условиям, который каждый первоклассник переживает и осознает по-своему.  Период адаптации ребенка к школе длится от 2-3 недель до...

Использование наследия Ризы Фахреддина на уроках русского языка

Данный материал можно использовать при прохождении грамматических тем, служит подспорьем при подготовке к урокам и воспитательным часам....

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...