Тема урока: Кошлар иленә сәяхәт
план-конспект урока

Калкаманова Гульназ Фаниловна

Урок ризвития речи

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_temasy.koshlar_ilen_syaht.docx32.29 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Дәрес темасы:  Кошлар иленә сәяхәт. 5 класс.

Максат:1. Укучыларның кыргый кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,кош образының халык авыз иҗатында чагылышын күзәтү,символик мәгнәгә ия булуын ачыклау.нәтиҗә ясарга өйрәтү.

   2.Сүзләргә дөрес басым кую,тиешле интонация белән уку      күнекмәләрен     үстерү.  

   3.Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,кошларга карата   миһербанлы,игътибарлы булу кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау: Компьютер,проектор,магнитафон,презентация,кошлар рәсемнәре.

                                   

                                                Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Хәерле көн,дуслар,

Хәерле көн,агачлар,

Хәерле көн,кошлар,

Хәерле көн,табигать,

Хәерле көн,бар дөнья.

  1. Актуальләштерү

(экранда тизәйткеч)

Карга килә-казан аса,

Торна килә-тоз сала,

Саескан килә-токмач сала ,

Песнәк килә-пешерә,

Чыпчык килә-тикшерә,

Әдип ашап бетерә.

(Магнитафонда кошлар тавышы)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар,бу тавышларны тыңлаганда,сезнең күз алдыгызга ниләр килде?

(Җәйге урман,авыл,бакча)

-Димәк,без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?Бүгенге дәреснең темасы нинди булыр?Кем әйтә ала?

  -Бүген без сезнең белән кошлар иленә сәяхәт ясарбыз.Дәрес  барышында кошлар турында белгәннәребезне ачыкларбыз,яңа белемнәр алырбыз. Алдагы дәрестә өйрәнгән басым темасын ныгытып китәрбез.Әйдәгез дәресне башлыйк.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1нче тукталыш. Сүзлеккә чумып алу.

Кош сүзенең мәгънәсен ачыклау.

Укучылар ,ә сез беләсезме,кош сүзе нәрсәне аңлата икән?Әгәр без теге яки бу сүзнең мәгънәсен аңламасак,яки дөрес язылышын белмәсәк без нәрсәләргә мөрәҗәгать итәбез? Кайдан карыйбыз?

(сүзлектән,интернеттан)

-Ә кош сүзенең мәгънәсен кайсы сүзлектән эзлибез?

(аңлатмалы сүзлектән)

-Лилия безгә кош сүзенең мәгҗнәсен табып килергә тиеш иде ,әйдәгез хәзер аны тыңлап китик.

  Укучы:    Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай диелә “Тәне йон-мамык белән капланган,һавада оча,җирдә йөри,кайберләре суда йөзә,ике канатлы һәм томшыклы,умырткалы җан иясе.”(томшык-клюв,умыртка-позвоночник)

 Безнең Башкортстаныбыз кошларга бик бай.Ягез,шуларның берничәсен карап китик. Экранда аккош,күгәрчен,торна,песнәк,саескан,чыпчык,карлыгач рәсемнәре.

--Укучылар,җир йөзендәге барлык кошларны да бер дәрестә күрсәтеп бетереп булыр идеме?(юк.)

-Ни өчен? (чөнки алар бик күп)

-Ә кем белә, җир шарында ничә төрле кош бар икән?

Бу турыда, укучылар,безгә Гаяз сөйләп китер.

Укучы:  Дөньяда  9 меңгә якын төр кош яши.Җирдә барлыгы 100 милиард чамасы кош яши, диләр галимнәр. Россия территорясендә 700дән артык кош очрый.Ә Башкортстанда  300дән,. ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

-Рәхмәт.Кошлар бик кызыклы җан ияләре.Алар арасында бик матур сайраучылар,оста йөзүчеләр,җитез балыкчылар һәм санитарлар бар.

-Ә кошлар безгә нинди файда китерә? 

 (кортларны чүплиләр,матур итеп сайрыйлар)

 Укучылар, мин сезгә кошлар турында  табышмаклар  әзерләдем,әгәр сез аның җавабын тапсагыз,  кошларның файдасы турында тагын да кызыклы яңалык ишетерсез.

Слайд

1.Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран  Экранда чыга)

Тукран бер көнгә 300дән алып 600гә кадәр бөҗәкне юк итә.Аны икенче төрле урман докторы диләр.

2.Кайсы кош балаларын үзе үстерми?(күке)

Күке турында безгә Руслан сөйләр.

Укучы:

 Күке йомыркаларын башка кош оясына сала,аның балаларын башка кошлар үстерә.Әмма,аның да хезмәте зур. Күке сәгатенә 100 бөҗәкне юк итә.Күке җылы яклардан иң соңгы кош булып очып кайта.

-Укучылар, шуңа күрә борынгылар,  күке кычкыра башлагач кына су керә  башларга ярый дигәннәр.

 3. Агач башында йорты,эчендә яши җырчы.(Сыерчык)

-Сыерчык турында безгә Малик сөйләп үтәр.

Укучы:

Сыерчык тәүлек эчендә оясына 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта.Бер сыерчык гайләсе бер көндә ике мең зарарлы бөҗәкне ашап,җәй буе 1 милион корткычны юк итә.

-Сыерчык үзенә оя ясамый торган бердән-бер кош.Сез әтиләрегез,бабаларыгыз белән бергәләп сыерчык оялары ясап куярга онытмагыз,яме.

4.Кайсы кош төнлә яхшы күрә? (Ябалак)

Укытучы:

Ябалак елына бер мең тычканны юк итә.Тычкан елына бер кг.бөртек ашый  дип исәпләсәк,1 ябалак елына бер тонна икмәкне саклап кала.

Димәк, кошларның файдасы бик зур,әгәр алар булмаса,матур урманнарыбыз булмас иде.

 5.  Дөньяда иң зур кош    (тәвә кошы)

  - Аны Туймазы районы Гафур авылында үрчетәләр.

 6.  Бу кошның йомыркасы бик файдалы       (бүдәнә)

  - Бу кошны Туймазы кошчылык фабрикасында үрчетәләр.

Димәк, кошларның файдасы бик зур,әгәр алар булмаса,матур урманнарыбыз булмас иде.

Сүзлек эше:  

                      бүдәнә-перепелка

                      тәвә кошы-страус

                       

 

Слайд  аккош,карлыгач,күгәрчен,торна,карга

   - Кайсы кош артык? (күгәрчен.)

   -Ни өчен?(күгәрчен кышлаучы кош,ул җылы якка китми,ә калганнар күчмә кошлар)

Димәк, укучылар , кошлар  күчмә  һәм  кышлаучы   булалар.

Сезнең һәрберегездә кош рәсеме бар.Менә сезгә ике плакат,шуларның берсенә

Күчмә кошларны,ә икенчесенә кышлаучы кошларны җыярга кирәк.

  1. Дәреслек белән эш.

6 нчы тукталыш.Г.Тукайның “Кошларга” шигырен өйрәнү

-Шигырьне укыр алдыннан,әйдәгез сезгә аңлашылмаган авыр сүзләр белән танышып китик.Аларны сүзлек дәфтәрләренә язып куйыйк.

Слайд

фәкать-лишь

кадрене-цену

иркендә-на свободе

-Укытучы укый

-Мин укыйм, ә сез каләм белән калын хәрефләр белән белдерелгән сүзләргә басым куя барыгыз.Һәм шигырьнең эчтәлеген аңларга тырышыгыз.

Сүзләрдәге басымны тикшерү: курыкмагыз,кошлар,тимәм,сайрагыз,белмимме.

-Укучылар укый(үзаллы,кычкырып)

 -Укучылар,бу шигырь нәрсә турында,кем аңлады? Әйдәгез,тәрҗемә итик.

(думаете я незнаю цену свободы)

-Шагыйрь Г.Тукай безгә нәрсә әйтергә теләде икән?

(Кошларга тияргә ярамый,күрдегез бит алар ничек кешеләргә ярдәм итәләр.)

-Тактага, дәфтәргә язганда басымнар куела

 

 VI.  Карточкалар белән эш.

 Халык ,укучылар,шигырьләр генә түгел, ә төрле мәкальләр,сынамышлар да иҗат иткән.

 

 Әйдәгез шуларның берничәсен карап  китик.Моның өчен сезгә таралган сүзләрне җөмлә итеп җыярга кирәк.

 

-Саескан шыкырдаса,  кунак килә

-Карлыгач түбән очса, яңгыр ява

- Торна торган суына кайта

   -Карга килсә,кар китә

  -Сандугач үз кадерен үзе белер

   -Кош сайравыннан билгеле.

  -Бөркетнең канаты очканда ныгый.

  -Аккош ялгыз яшәмәс.

Лианага,Рәлифкә,Гаязга шигырь төзергә

1.Бар безнең канатлы дускайлар

Сөекле,файдалы кошкайлар

 Кыр,урман,бакчаны саклыйлар.

Кич,иртә бик матур сайрыйлар.

Тимәгез кошларга,сайрасын,

Бетерсен зарарлы кортларны.

Кыш көне салкында һәр бала

Җим сипсен,ашатсын кошларны.

Бөркетнең канаты очканда ныгый. Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

Әгәр бөркет тырышмаса,аның канатлары нык булмас иде.Кешеләр дә шулай .Бары тик тырышсаң гына нәрсәгәдер ирешеп була.Менә сез тырышып укысагыз,сезгә 5 ле куялар,белемнәрегез күбрәк була,ә белемле кеше дөньяда югалып калмый.Тырышып сез әти-әниләрегезне шатландырасыз.Иренмәгез,тырыш булыгыз Бу мәкаль шуның турында.

Аккош ялгыз яшәмәс.Ни өчен шулай дигәннәр? Чөнки аккошлар бер-берсенә тугры кошлар.аларның берсе үлсә, икенчесе үзен үзе үтерә диләр.Шуңа күрә аккошлар мәхәббәт ,тугрылык символы булып санала.

Аккош-мәхәббәт символы булып исәпләнсә,канатларын җәйгән ак күгәрчен-тынычлык символы булып тора.

Слайд  Аккош,күгәрчен рәсеме

-Укучылар,хәзер мин сезгә тагын бер яңалык ачам.Беләсезме,кош яктылык һәм кояш символы булып санала.Борынгы бабаларыбыз җиһанны барлыкка китерүче дип Сәмруг кошын исәпләгәннәр,аңа табынганнар.Ике башлы бөркет сурәтен тәрәз башларына элеп куйганнар,өйләрне бәла-казадан саклый дип ышанганнар.

Слайд       Россия гербы

Канатларын җәйгән ике башлы бөркет рәсеме Россия гербында урын алган.Ул безнең илебезнең көчле,нык ил икәнен исбат итә.

Сүзлек:

 Сәмруг-ике башлы бөркет.

-Укучылар,ягез әле һәрберебез уйлап карыйк,табигатьне,җир шарын саклар өчен,ниләр эшләргә кирәк?

(кош ояларын туздырмаска,урманнарны чүпләмәскә,кыш көне кошларга җимлекләр эләргә,елга-күлләрне пычратмаска)

VI.  Йомгаклау.(дәрестә алган белемнәр гомумиләштерелә)

VII. Өй эше бирү.Оценкалар кую.

VIII.Гайләдә ир бала туса,лачын кебек җитез,бөркет кебек батыр булсын дигәннәр.Кыз бала туса,аккош кебек матур булсын дигәннәр.Мин сезнең шундый булуыгызны телим.(кызларга аккош ,малайларга бөркет рәсемнәре таратыла.)

 

Лилия:    Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай диелә “Тәне йон-мамык белән капланган,һавада оча,җирдә йөри,кайберләре суда йөзә,ике канатлы һәм томшыклы,умырткалы җан иясе.”

Гаяз:  Дөньяда  9 меңгә якын төр кош яши.Җирдә барлыгы 100 милиард чамасы кош яши, диләр галимнәр. Россия территорясендә 700дән артык кош очрый.Ә Башкортстанда  300дән,. ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

        

Руслан:

 Күке йомыркаларын башка кош оясына сала,аның балаларын башка кошлар үстерә.Әмма,аның да хезмәте зур. Күке сәгатенә 100 бөҗәкне юк итә.Күке җылы яклардан иң соңгы кош булып очып кайта.

Малик:

Сыерчык тәүлек эчендә оясына 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта.Бер сыерчык гайләсе бер көндә ике мең зарарлы бөҗәкне ашап,җәй буе 1 милион корткычны юк итә.

        

Ябалак елына бер мең тычканны юк итә.Тычкан елына бер кг.бөртек ашый  дип исәпләсәк,1 ябалак елына бер тонна икмәкне саклап кала.

                 Мәкальләр

 Саескан шыкырдаса,  кунак килә

 Карлыгач түбән очса, яңгыр ява

 Торна торган суына кайта

 Карга килсә,кар китә

 Сандугач үз кадерен  үзе  белер

 Кош сайравыннан билгеле.

 Бөркетнең канаты очканда    ныгый.

 Аккош ялгыз яшәмәс.

1.Бар безнең канатлы дускайлар

Сөекле,файдалы кошкайлар

 Кыр,урман,бакчаны саклыйлар.

Кич,иртә бик матур сайрыйлар.

Тимәгез кошларга,сайрасын,

Бетерсен зарарлы кортларны.

Кыш көне салкында һәр бала

Җим сипсен,ашатсын кошларны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок музыки в VI классе. Тема урока: Сказочные образы в музыке. Опера «Снегурочка» Н.А.Римского-Корсакова. (2-й урок по данной теме)

VIкласс. Тема урока: Сказочные образы в музыке. Опера «Снегурочка» Н.А.Римского-Корсакова. (2-й урок по данной теме)Тип урока:  урок-сценарий.Цель:  Показать жизнеутверждающую красоту музыки...

Урок в 7 классе Учитель: Беляева Т.А. Тема 1: The World Teenagers\' Competition Тема урока- Учимся описывать людей Разработка урока

Цели урока: совершенствование навыков монологической речи по теме «Описание человека»; закрепление материала по теме «Словообразование: суффиксы прилагательных»;тренировка навыков орфографии....

Урок русского языка в 7 классе. Тема урока: « В стране изученных наречий» Тип урока : обобщающее повторение по теме « Наречие».

Цели  урока : 1) обобщить знания по теме « Наречие» ; 2)развивать умения  правильно  применять изученные правила ; 3) совершенствовать умения и навыки , связанные с нахождением наречий ...

Разработка урока и презентации к уроку. Тема программы: Огневая подготовка, тема урока: "История создания АК-47, неполная разборка и сборка автомата", тема презентаций:"История АК - 47" и "АК - 47 составные части"

При создании электронной потемной папки мною был собран материал по теме программы "Огневая подготовка", переработав который у меня получилась разработка урока "История создания АК-47, неполная разбор...

Разработка урока "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

Разработка урока по ФГОС в русской группе в 7 классе....