Кәрим Тинчурин иҗаты һәм “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән танышу
план-конспект урока (9 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Кәрим Тинчурин иҗаты һәм “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән танышу

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon k.tinchurin_zngr_shl_9_syynyf.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

          Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү: Кәрим Тинчурин иҗаты һәм “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән танышу.

2. Күнекмә формалаштыру: мелодрамага анализ ясарга күнегү.

3.Коммуникатив максат: әсәр вакыйгалары йомгагын чишү барышында укучыларның фикерләрен ачыклау белән бергә, әдәби тел нормаларын саклап, камил сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар:

1.Мелодрама жанры белән таныштыру.

2.“Зәңгәр шәл” мелодрамасының эчтәлегенә төшендерү.

3.Мелодрамага анализ ясау күнекмәләрен булдыру.

Принциплар:

  1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, коммуникатив.
  2. Гомумметодик принциплар: ситуатив-тематик.
  3. Хосусый-методик принциплар: әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак һәм субъектив кабул итү.

Уку-укыту ысуллары:

  1. иҗади уку;
  2. өлешчә эзләнү;

Укыту алымнары:

  1. сайлап уку;
  2. аңлатмалы уку;
  3. сорау-җавап;
  4. әңгәмә.

Дәреснең төре: әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү дәресе.

Җиһазлау: презентация, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәре, интерактив такта.

                               

                                  Дәрес планы

I. Оештыру этабы:  (2 мин.)

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II.Актуальләштерү этабы: (14 мин)

1. К.Тинчуринның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерү.

2. Презентация карау.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру (20 мин.)

1. Мелодрама жанрының үзенчәлеге белән танышу.

2. “Зәңгәр шәл” әсәренең эчтәлеге белән танышу.

3. Мелодраманың кыскартылган өлешләрен сайлап уку.

IV. Ныгыту этабы: (16 мин.)

1. Дәреслектәге биремнәр һәм сорауларга җавап бирү.

2. Мелодрамага анализ ясау.

 V. Йомгаклау этабы: (3 мин.)

1. Нәтиҗә чыгару.

2. Билгеләр кую.

3. Өйгә эш бирү

                                  Дәрес барышы

I. Оештыру этабы.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәлләрегез яхшымы? Бүген әдәбият дәресен мин Гүзәл Әнвәровна алып барачакмын. Дәрестә барыгыз да бармы? (Булмаганнарны билгеләү, сәбәпләрен ачыклау.) Яхшы, алайса дәресне башлап җибәрәбез.

II. Актуальләштерү этабы.

Укытучы: Узган дәресләрдә сез Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын өйрәндегез. Ә бүген без башка әдип - драматург Кәрим Тинчурин иҗатын өйрәнә башлыйбыз. Өй эшенә аның биографиясе белән танышып килергә кушкан идем. Хәзер кыскача гына аның тормыш юлын искә төшереп китәбез. Кем әдипнең биографиясен сөйләргә тели? (Берничә укучы К.Тинчуринның тормыш юлын сөйли)

Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Бөек драматургыбызның тормыш юлын үзләштергәнсез. К.Тинчуринның иҗатын тагын да тулырак күз алдына китерү өчен, аңа багышланган презентация карап китик. (Интерактив тактада презентация күрсәтү)

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы: Димәк, без К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштык. Бүген без аның иҗатының йөзек кашы булган әсәре -  “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән танышырбыз. Әсәр ныграк аңлашылсын өчен, иң элек мелодрама жанрының нинди үзенчәлекләргә ия булганын әйтеп узыйк.

Укучы: Җырлы булган әсәрләргә әйтә торганнардыр.

Укытучы: Дөрестән дә, борынгы греклар җыры, көе булган сәхнә әсәрләрен мелодрама дип йөрткәннәр. Ләкин бу сыйфат кына аның бөтен үзенчәлеген чагылдырып бетерә алмый. Моннан тыш, әлеге жанрга хас тагын дүрт сыйфат бар. Мелодраманың сюжеты мавыктыргыч була, киеренкелеге белән дә аерылып тора. Шулай ук төп геройларның кичерешләре юри күпертелеп сурәтләнә, ә автор геройларына үзенең мөнәсәбәтен ачыктан-ачык күрсәтә. Шулай да персонажларның кичереше эчке конфликт дәрәҗәсенә менеп җитә алмый. Димәк, әлеге жанр үзенчәлеге белән таныштык һәм әсәрнең үзе белән дә эшли башласак мөмкин. Мин сезгә өегездә “Зәңгәр шәл” мелодрамасының ике пәрдәсен укып килергә кушкан идем. Димәк, сез аның эчтәлеген яхшы беләсез инде. Алайса әсәрнең эчтәлеген тагын бер кат искә төшереп китик. Кем безне “Зәңгәр шәл”нең сюжеты белән таныштырып китә. (Берничә укучы әсәрнең эчтәлеген сөйли, башкалары өстәмәләр кертә ала) Бик яхшы, укучылар, мелодраманың эчтәлеген беләсез. Дәреслектә әсәр тулысынча китерелмәгән һәм әлеге кыскартылган өзекләргә аерым тукталмыйча, аның эчтәлегенә төшенү авыррак булыр, сорауларга җавап эзләгәндә дә кыенлыклар тууы мөмкин. Шуңа күрә, әсәрнең аерым пәрдәләрен анализлый башлаганчы, кыскартылган өлешләрне укып китик. Кемнең укырга теләге бар?

Укучы: Мин укыйм әле. (Укучылар әсәрнең тулы вариантыннан дәреслектә китерелмәгән өлешләрне кычкырып укыйлар)

 IV. Ныгыту этабы.

Укытучы: Укучылар, әсәрдәге ике пәрдәнең эчтәлеген тулысынча аңладык, үзләштердек. Хәзер мелодраманың әлеге өлешләрен анализлап китик. Аның өчен, дәреслекнең 210 битен ачыгыз. Анда биремнәр һәм сораулар китерелгән. Шуларга җавап табып карыйк. Беренче пәрдә вакыйгаларын нинди өлешләргә бүлеп була?

Укучы: Башта җыр җырлана, аннан соң Булат кайта. Шулай ук Җиһаншаның усал кеше икәнен дә күрәбез.

Укытучы: Бик дөрес, димәк, беренче пәрдә җыр эчтәлеге, Булат кайтуы, Җиһанша усаллыгы турында булып чыга. (Берничә укучы әлеге өлешләрне җентекләп сөйли) Җырның эчтәлегенә игътибар итик әле. Нәрсә хакында ул?

Укучы: Җыр Мәйсәрәнең хәсрәте турында.

Укытучы: Димәк, автор җырны, билгеле бер вазифа үтәсен өчен, әсәргә кертеп җибәрә. Ул Мәйсәрәнең хис-кичерешләрен, аның язмышын тулырак күзаллау өчен хезмәт итә. Булат кайтуы турындагы өлештә без шәл образы белән танышабыз. Хәзер аның мәгънәсен аңлатып карыйк әле. Булат шәлне кемгә дип алып кайта?

Укучы: Сөйгән кызына бүләк итә.

Укытучы: Димәк, шәл – егетнең сөйгән кызына бүләге, ягъни аның мәхәббәтен белдерә. Ләкин Мәйсәрә әлеге шәлне ничек үзенә ала?

Укучы: Ул башка кызлар белән ярыша, шуннан соң гына шәлне үзенә ала.

Укытучы: Бик дөрес. Монда шәл тагын бер мәгънәгә ия. Автор мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк дип әйтә. Беренче пәрдәдәге авыл егетләренә дә тасвирлап китик әле.

Укучы: Алар шат, көр күңелле, шаян. Ләкин тормышлары бик җиңел түгел. Шулай да егет-кызлар рухларын төшермиләр, уен-көлге белән яшиләр.

Укытучы: Авторның әлеге өлешкә авыл яшьләрен кертү, әсәрнең төп идеясен ачу өчен кирәк. Аның бөтен өмете әлеге егет-кызларда. Беренче пәрдә шуның белән тәмам. Әлеге бүлектә авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңладык. Ә хәзер икенче пәрдәне дә нәкъ шул рәвешле анализлыйбыз. Дәреслектәге сорауларга җавап табарга тырышабыз. Икенче пәрдәне нинди өлешләргә бүлә алабыз? (Укучыларның фикерләрен тыңлау, аларны әсәрдәге өзекләр белән дәлилләү) Хәзер ишанга характеристика биреп китегез әле. Ул нинди ягы белән ачыла?

Укучы: Ишан оятсыз, бозык, шулай ук ялганчы да әле. Аның дүрт хатыны бар, ләкин ул яшь кызны да үзенә хатын итеп алырга җыена.

Укытучы: Авыл карчыкларына нинди бәя бирә аласыз?

Укучы: Алар мескен, ишанның һәр сүзенә, һәр ялганына ышаналар. Авыл карчыклары коллыкта яшәргә ризалашканнар, алар ирекле дә түгел әле. Ишанга ризасызлык та күрсәтәләр. Җырларында аны мактаган булып хурлыйлар.

Укытучы: Фикерләрегез белән килешәм, укучылар. Димәк, авыл картлары үзләренә үзләре каршы киләләр. Автор аларны кызгана да, көлә дә. (Бер укучы ишан белән карчыкның әңгәмәсен сөйли)

V. Йомгаклау этабы.

Укытучы: Димәк, без бүген “Зәңгәр шәл” мелодрамасының ике пәрдәсенең эчтәлеген искә төшереп, аларны анализладык. Авторның шәл образына нинди мәгънә салуын да, һәр геройның нинди вазифа башкаруын да ачыклап киттек. Киләсе дәресләрдә без бу әсәрне өйрәнүебезне дәвам итәрбез. Шуңа күрә сезгә өегездә пьесаны укып бетерергә һәм биремнәргә җавап әзерләп килергә кирәк булачак.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

К.Тинчурин "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясенә анализ

7 нче класста К.Тинчуринның "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясен өйрәнү дәресе презентациясе...

К.Тинчурин - актер, драматург, режиссер

                                                 Кәрим Т...

Эссе. К.Тинчуринның "Американ" комедиясендә "ачы" сатира.

Кәрим Тинчуринның “Американ “ комедиясендә “ачы” сатира.      Кәрим Тинчурин исемен ишетүгә күз алдыма аның “Зәңгәр шәл”е, “Сүн...

Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы

Драма әсәрләрендә эчке конфликт.Кәрим Тинчурин  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ....

Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы

Драма  әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ...

Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы

Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин  «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Презентация...