Аяз Гыйләҗев “Йәгез бер дога” романы
статья

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Статья по роману Аяза Гилязова 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Аяз Гыйләҗев "Ягез бер дога"21.6 КБ

Предварительный просмотр:

Аяз Гыйләҗев “Йәгез бер дога” романы

«Әдәбият нигезендә миллилек ята. Милли булмаган әдәбият—фальсификация ул. Әгәр язучы татар халкының төбенә төшә алмаган икән, аның яшәеш рәвеше белән рухланмаган икән, татар халкына мәхәббәте юк икән—ул инде татар әдибе түгел».

Бу сүзләрдә Аяз Гыйләҗев иҗатының төп мәгънәсе, рухи көченең сере. Ул чын мәгънәсендә татар әдибе, татар халкын тирәнтен аңлаган, аның өчен чын күңеленнән кайгырган, янган-көйгән язучы. Миллилек ягыннан аны үзе чиксез ихтирам иткән Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев белән янәшә куеп була.

Ул халыкны мактап, аның алдында тезләнеп эш итми. Алай гына да түгел, кискен тәнкыйть итә: «Татар халкы соңгы вакытта аракы белән телевизорга сатылды»,—дип яза.

«Мин бераз төшенкерәк күңелле кеше»,—дип әйткән иде ул үзе турында. Әсәрләрендә дә ул күбрәк кайгы-хәсрәт, татар халкына тарих китергән бәла-казалар турында язды. Төрмә дә аның өчен үзенә күрә бер мәктәп булды. «Ул минем күземне ачты, тормышның ни икәнен аңлатты»,—дигән ул бер интервьюсында.

«Йәгез, бер дога!» әсәреннән тагын бер өзек китерәсе килә. «Милләтнең иң зур байлыгы—хәтер. Уртак хәтерсез милләтләр, милләт булудан туктап, гавам, халык төркеменә әйләнәләр... Милли хәтер бары тик үз җирендә бердәм булып яшәгәндә генә саклана ала һәм буыннар дисбесенең бөтенлеген, тулылыгын саклый...»

Хәтерне исә кем саклый? Матур әдәбиятның әһәмияте бу яктан искиткеч зур. Әдәби әсәр тарихи хәтерне образлы, тәэсирле рәвештә гәүдәләндерә, күңелләрдә тирән эз калдырырлык итеп тасвирлый.

Кайвакыт Аяз Гыйләҗевне уңай геройларның булмавында гаепләделәр. Янәсе, ул тормышның гел кире якларын гына тасвирлый, кара буяулар белән генә мавыга. Әйе, язучы тормышның авыр, хәтта куркыныч якларын бик ачык һәм тәэсирле итеп күрсәтте. Үз мәнфәгатен генә кайгыртучыларны, халык байлыгын туздыручыларны, кулга балта тотып башкаларга көн күрсәтмәүчеләрне нәфрәт белән тасвирлады. Карьера артыннан куучыларны, җыен торгашларны, җинаятьчеләрне җене сөйми иде. Әмма шул ук вакытта аның әсәрләрендә төп урынны гади хезмәт кешеләре алып тора. Алар барысы да саф күңелле, туры сүзле, тыйнак кешеләр. Алар чын мәгънәсендә уңай геройлар. Шул ук вакытта алар ниндидер дәрәҗәдә социалистик системаның корбаннары да.

А. Гыйләҗев романының лирик агымы бик көчле. Язучы шактый нечкә психологик детальләр, бай, җор, халыкчан тел, үзенчәлекле сурәтләү алымнары белән эш итә. Намус-вөждан каршында җаваплылык, яшәүнең мәгънәсе һәм максаты, яхшы белән яманның көрәше кискен драматик вакыйгалар, тирән психологик конфликтлар, бәрелешләр аша яктыртыла.

Әсәрдә телгә алынган һәр кеше — чын, һәр вакыйга яхучының үз башыннан үткән. Ул үткәненә һәм тарихка хилафлык кылмыйча, үзе кабул иткән дөреслекне сурәтләргә омтылган. Чөнки кеше зурмы-кечкенәме, аның тарихка үз мөнәсәбәте, үз аршыны бар. “Миңа бу хатирәләрдән котылырга кирәк иде, чөнки хәтеремнең иң якты еллары (22 яшьтән 28гә кадәр) Сталин зоналарында, төрмәләрдә үтте”, - ди ул үзе үк.

Сугыштан соңгы бу еллар — тоталитар совет режимының идарәдә янәдән бик нык репрессив ысуллар куллана башлаган чоры. Репрессияләр шаукымы иҗади студент яшьләрне дә читләтеп үтми: 1950 ел башында Казан югары уку йортларында укучы бер төркем татар студентларын, шул җөмләдән А.Гыйләҗевне, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп», кулга алалар.

Ул темага бик күп авторлар, үзләренең караш-фикерләреннән чыгып, бәя бирделәр, төрле жанрларда язып чыктылар. А. Гыйләҗев булган лагерьлар турында ул вакытта әле беркем дә язмаган була. Чөнки андый типтагылар 1948 елда гына төзелә. А.Гыйләҗев исә соңгы дулкынга эләгә.

Хәзерге мәгълүматларга таянганда, Сталин чорында һәр өч кешенең икесе теге яки бу күләмдә җәзалау органнары белән багланышта торган. Катлаулы, авыр чор!

«Казан утлары»ның 10 нчы санында басыла башлаган «Йәгез, бер дога!»дигән роман-хатирәдә ул хәзерге заманның катгый сорауларына үткәндәге гыйбрәтләр белән җавап бирергә тырышкан автор. Кешеләргә гаеп ташлау, шик-шөбһә белдерү көнчелек галәмәте. Әгәр ул әдәбиятта кайсыбер уңышларга ирешә алмаган булса, аның өстенә кара хәбәрләр ябырылыр идеме икән? Юк, билгеле. “Миңа таш атып, калкынырга тырышкан кемсәләрне эзәрлекләргә дә, үч алырга да тырышырга җыенмыйм. Югарыда телгә алынган романым әнә шул кемсәләргә җавабым да булыр”, - дип яза ул үзен термә юлларына этәрүчеләр турында.

Туксанынчы еллар башында язып тәмамланган һәм беренче мәртәбә 1993 елда «Казан утлары» журналында басылган «Йәгез, бер дога!» исемле роман-хатирә әдип иҗатында үзенең тетрәндергеч эчтәлеге һәм фәлсәфи гомумиләштерүләре белән әһәмиятле. Ул язучының шәхси тормышына — сәяси тоткынлыкта үткәргән биш ел гомеренә багышланган. Әсәр тоталитар режим заманындагы гаделсезлекләргә, башбаштаклыкларга яраклашып, намусын саткан карьеристларның, кеше үтерүчеләрнең, җәзалаучыларның яисә рәсми тәртипләргә яраша алмыйча үзләрен гомерлек җәбер-золымга, төрмәләрдә, концлагерьларда черергә дучар иткән йөзләрчә реаль шәхесләрнең — төрле милләт кешеләренең гыйбрәтле, тетрәндергеч образлары һәм язмышлары аша бөтен бер иҗтимагый системаның — совет империясенең тоташ явызлыктан гыйбарәт эчке асылын фаш итә.

"Лагерьда көннәрне түгел, сәгатьләрне саныйсың. Абына-сөртенә вахтага чабып барган тоткын, чыраен җимереп, гадәттән тыш җитдиләнеп бер мәлгә туктап кала икән, бел: ул арифметика белән изалана! Елларны саный, бармакларын бөкли - бөкли айларны исәпли, атналарны бер берсенә куша, көннәрне арлы бирле чигерә..."

Әлеге юллар күренекле халык язучысы Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога!" әсәреннән. Нахакка гаепләнеп, үзенең яшьлеген тоткынлыкта үткәргән әдип бу роман-хатирәдә үзе белән бергә булганнарны искә ала. Алар арасында венгр егете Арпад Галгоци да була. Аның прототибы әсәрдә Хуродзе һәм рус офицеры итеп бирелә.

Аяз Гыйләҗев Арпад турында: "Озын буйлы, бик чибәр, горур егет иде. Зонаның рәссамы буларак, ул үзенең портретлары белән күпме балаларны, хатыннарны елатмады икән!" - дип яза.

Шулай итеп, «Йәгез, бер дога!» (1991–1993) роман-истәлеге – А.Гыйләҗевнең күпьеллык иҗади эзләнүләренең үзенчәлекле нәтиҗәсе. Анда төрмә тормышы, тоткыннарның хокуксызлыгы турында сүз бара, Сталин режимына карата кырыс хөкем чыгарыла.

Тоталитар режимның иң авыр, цензураның рәхимсез котырынган елларында да А. Гыйләҗев халыкка туры сүз, хакыйкать сүзен алып килде, дөреслекне яклады. Шуңа да аның әсәрләре әле бик озак яшәр, автор үзе дә әдәбиятыбызда якты эз калдырган әдип буларак хөрмәт ителер.

А.Гыйләжевнең иҗаты күпкырлы һәм мул уңдырышлы. Беренче проза һәм сәхнә әсәрләреннән үк сиземләнгән язу манерасы: кырыс реализм, халыкчан бизәкләргә бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы дөньясын, эш-гамәлләрен егерменче гасырның гуманистик идея-эстетик карашлары югарылыгыннан торып анализларга, аларны чынбарлыктагы, милли, тарихи-иҗтимагый тормыш барышындагы катлаулы һәм каршылыклы мәсьәләләр, әхлакый проблемалар белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтылу һәм, ниһаять, әдәби осталык, форма өлкәсендәге өзлексез эзләнү, камилләшү — менә бу сыйфатлар әдипнең язучы-сәнгатьче буларак бөтен иҗат эшчәнлегенең реалистик асылын, идея-эстетик юнәлешен билгелиләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Научная работа.Тема: «Сходство романо-германских и славянских языков». Цель: установить сходство между романо-германскими (английским) и славянскими языками (русским), причины взаимопроникновения и влияния.

Научная работа«Сходство романо-германских  и славянских языков».Мурманская область, г. Гаджиево, МОУ СОШ №276, 6 Б Выполнила:Волошенко Маргарита,ученица 6 класса БМОУ СОШ №276 г. Гаджиево....

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Краткое содержание романа И.С.Тургенева "Отцы и дети", ОК, таблицы, кольцевая композиция романа

Данный материал позволяет успешно активизировать учебный процесс при изучении в 10-м классе романа И.С.Тургенева "Отцы и дети"...

Конспект урока литературы в 9 классах “«Странный» герой пушкинского романа, незаурядность его натуры. Оценка героев романа А.С. Пушкина «Евгений Онегин» в русской критике».

Тема: “«Странный» герой пушкинского романа, незаурядность его натуры. Искания Онегина, трагические итоги жизненного пути, их причины. Оценка героев романа А.С. Пушкина «Евгений...

творческий проект "Евгений Дога"

проект, посвященный творчеству Е.Доги...

Поурочная разработка урока литературы в 10 классе на тему : "«Л.Н.Толстой. Роман «Война и мир». «Я старался писать историю народа». История создания романа. Смысл заглавия романа. Жанрово- тематическое своеобразие романа -эпопеи".

Тип урока: урок открытия нового знания.Цели урока :знакомство с историей создания романа,со смыслом заглавия, формированием авторского замысла,жанром и композицией, своеобразия, с действующими лицами....