ИБРАҺИМ САЛАХОВНЫҢ “КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ” РОМАНЫ
статья

Зиганшина Гулюса Фаритовна

ИБРАҺИМ САЛАХОВНЫҢ “КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ” РОМАНЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kolyma_h.docx28.18 КБ

Предварительный просмотр:

ИБРАҺИМ САЛАХОВНЫҢ “КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ” РОМАНЫ

Ибраһим Салахов -  репрессия елларының бөтен авырлыгын кичергән язучыларның берсе. Үзенең “Колыма хикәяләре” әсәрендә ул шәхес культы елларында кулга алынган һәм гаепсез хөкем ителгән кешеләрнең авыр тормышын, фаҗигале язмышын бөтен тулылыгы белән сурәтли.

Жанры буенча әсәр фаҗига-хроника (автор аны үзе шулай атый).

Роман моңа кадәр татар әдәбиятында объектив чагылыш тапмаган чорга — Сталинның шәхес культы елларына, тоталитар системаның асылын ачуга багышланган. Әлеге елларда бөтен ил белән бергә татар халкының да зур югалтулар кичерүе билгеле булса да, әдәбиятыбызда бу турыда ачыктан-ачык язган кеше юк иде әле.

"Колыма хикәяләре"ндә сталинизмның куркыныч җинаятьләреннән берсен ачуга басым ясала. Әсәрдән һәм гомумән тарихтан күренгәнчә, Сталин репрессияләре беренче чиратта илнең, халыкның интеллектуаль җегәрен тәшкил итүче көчләргә каршы юнәлтелде. Сталинизм репрессияләре тудырган шушы афәтне күрсәтү өчен И. Салахов әсәрдә төп игътибарны репрессиягә эләккән күренекле әдәбият-сәнгать, фән һәм дәүләт эшлеклеләренә юнәлтә.

Мондый шәхесләрдән әсәрдә әдипнең үзеннән тыш Г.Ибраһимовка зур гына урын бирелә.

Әсәрдә әдипнең тагын яратып, үз итеп тасвирлаган геройларының берсе — ВКП(б)ның Казан шәһәре Бауман районы комитетының беренче секретаре Алкин. Автор аның язмышына бирешмәвен, алай гына да түгел, камерадагы башка мәхбүсләрне дә нык ихтыярлы булырга, күңел төшенкелегенә бирелмәскә өндәвен тасвирлый.

Романда язмышының аеруча фаҗигале булуы белән игътибарны җәлеп иткән герой бар. Ул — үз вакытында Татарстан культура идарәсе башлыгы Гений Республиканец.

"Ике очрашу" дип аталган бүлектә автор үз вакытында гаҗәеп талантлы, киң диапазонлы, искиткеч темпераментлылыгы белән танылган татар театры артисты Мохтар Мутин белән бәйле истәлекләргә туктала.

Кыска-кыска эпизодларда автор Сәрвәр Әдһәмова, Сөббух Рафиков, Галимҗан Мөхәммәтшин, Сталинга хат язу өчен көннәр буе надзирательләрдән кәгазь-карандаш сораучы Гомәр Гали, тоткыннарны фән дөньясы белән, химия яңалыклары белән мавыктырып камерага ямь өстәүче Гыйлем Камай, бертуктаусыз "кайда ялгыштым, кайда?" дип кабатлаучы Мәхмүт Баһаутдинов, беренче татар полкының комиссары, гражданнар сугышында катнашкан, Төркестанда басмачылар белән сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән Зариф Имәнкулов, әлеге полкның командиры Тупиков һәм башка күренекле шәхесләрнең берничә штрих белән истә калырлык образларын тудыра.

Әсәрнең башында ук без шундый эпизод белән очрашабыз: баш геройны һәм “халык дошманнары” дип игълан ителгән бер төркем кешене Пләтән төрмәсенә ябалар. Шул көннән башлап алар “тоткыннарга” әвереләләр. Үзләренең әле байтак вакыт дәвамында яшәячәк камераларын И. Салахов кара буяулар белән сурәтли башлый.

Пләтән төрмәсендәге тормышны сурәтләгәндә, автор төрле тел сурәтләү чараларыннан һәм стилистик алымнардан шулкадәр уңышлы файдалана ки, хәтта укучыга кайчакта  төрмә эчендәге хәрәкәттә, ыгы-зыгыда үзе катнаша, күрә, ишетә кебек тоела. 

И. Салахов тоткыннарның  төрмә шартларында коточкыч авыр яшәешләрен күрсәтү максатыннан еш кына антитеза алымын да куллана.

Төрмә шартларында үзенә яшәргә туры килгәнлектән, И. Салахов андагы тормышның бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән  һәм әсәрендә дә күрсәтергә тырышкан. Укучының игътибарын автор иң элек төрмә жаргонына юнәлтә.

Тел-сурәтләү чараларыннан И. Салахов хикәясендә аерым игътибар метонимия һәм чагыштыруга бирелә. Әлеге  тел – сурәтләү чаралары ярдәмендә автор геройларының тышкы кыяфәтләре аша аларның характер үзенчәлекләрен, яшәү рәвешләрен чын осталык белән ачып бирүгә ирешә.

Әсәрнең тәэсир итү көчен арттыру максатыннан И. Салахов күп урыннарда бер сүздән генә торган җөмләләр куллана.

Үзе кичергән тормыш трагедиясе И.Салаховны төрмәдән чыкканнан соң да эзәрлекли: гарип булып кайткач, аны иң элек гаиләсе кабул итми (үги анасы борын төбендә ишеген ябып куя), “халык дошманын” эшкә дә алырга ашыкмыйлар. Шуңа күрә бу әсәр бүгенге көн күзлегеннән караганда йөрәк каны белән язылган әсәрләрнең берсе булып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Язмышлар язылганда"(И.Салаховның"Колыма хикәяләре", Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес.а

11нче сыйныфта И.Салаховның "Колыма хикәяләре" һәм Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе....

Научная работа.Тема: «Сходство романо-германских и славянских языков». Цель: установить сходство между романо-германскими (английским) и славянскими языками (русским), причины взаимопроникновения и влияния.

Научная работа«Сходство романо-германских  и славянских языков».Мурманская область, г. Гаджиево, МОУ СОШ №276, 6 Б Выполнила:Волошенко Маргарита,ученица 6 класса БМОУ СОШ №276 г. Гаджиево....

Краткое содержание романа И.С.Тургенева "Отцы и дети", ОК, таблицы, кольцевая композиция романа

Данный материал позволяет успешно активизировать учебный процесс при изучении в 10-м классе романа И.С.Тургенева "Отцы и дети"...

Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәренең тел - стиль үзенчәлекләре

Әлеге фәнни хезмәтнең эзләнү объекты булып Сталинның шәхес культы корбаннарынан берсе булган татар язучысы Ибраһим Салаховның иҗаты, аерым алганда аның “Колыма хикәяәләре” әсәре тора.Ибраһим Салахов -...

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

Конспект урока литературы в 9 классах “«Странный» герой пушкинского романа, незаурядность его натуры. Оценка героев романа А.С. Пушкина «Евгений Онегин» в русской критике».

Тема: “«Странный» герой пушкинского романа, незаурядность его натуры. Искания Онегина, трагические итоги жизненного пути, их причины. Оценка героев романа А.С. Пушкина «Евгений...

Поурочная разработка урока литературы в 10 классе на тему : "«Л.Н.Толстой. Роман «Война и мир». «Я старался писать историю народа». История создания романа. Смысл заглавия романа. Жанрово- тематическое своеобразие романа -эпопеи".

Тип урока: урок открытия нового знания.Цели урока :знакомство с историей создания романа,со смыслом заглавия, формированием авторского замысла,жанром и композицией, своеобразия, с действующими лицами....