Проект эше Татар теле дәресендә фигыль сүз төркемен өйрәнү.
проект (6 класс)

Сафина Лидия Анисовна

Проект эше

 

Татар теле дәресендә фигыль

сүз төркемен өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe.docx42.21 КБ

Предварительный просмотр:

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ 

Проект эше

Татар теле дәресендә фигыль

сүз төркемен өйрәнү.

                                Башкарды:

Салават районы Лаклы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Лидия Әнис кызы.

Уфа-2019

Эчтәлек

1. Кереш

        1.Проект эшенең максаты һәм бурычлары

        2.Проект эшенең актуальлеге

3.Төп өлеш

1.Теоретик өлеш

2. Практик өлеш. 6 нчы сыйныфта дәрес эшкәртмәсе “Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре.”

3.Йомгаклау

4.Кулланылган әдәбият

Кереш

Максат 

Фигыль сүз төркеменең морфологик билгеләрен өйрәнү һәм гомумиләштереп кабатлау.Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү.Сүз төркеме буларак, фигыльнең әһәмиятен билгеләү, аны урынлы куллана белергә өйрәтү. 

Әлеге максатларга ирешү өчен түбәндәге
бурычлар куелды: 
1. Аңлап укырга,сөйләргә,грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү;

2. Фигыльнең грамматик категорияләрен барлау;

3. Туган телне өйрәнүгә, саклауга, үстерүгә теләк тәрбияләү; 
 

Проектның актуальлеге.

Проектыбызның темасы бүгенге көндә актуаль. Сөйләмдә фигыль сүз төркеме бик еш кулланыла. Укучыларның фигыльне  грамматик, стилистик яктан дөрес куллану - проектыбызның актуальлеген билгели. 
Фигыльләрнең грамматик категорияләрен истә калдыру һәм дөрес кулланылышка кертү.  

 Бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләре булдыру. 

 

Төп өлеш

1. Мәктәптә, белем бирү өлкәсендә, газета һәм журнал битләрендә еш кына сөйләм культурасы таләпләре, әдәби тел нормаларын саклау мәсьәләләре белән очрашырга туры килә. Бу мәсьәләләр белән бәйле рәвештә сөйләм һәм язма телнең культурасын үстерү, сыйныфта лингводидактик белемнәрне пророгандалау бурычлары куела. Сөйләм культурасына ия булган кешегә тел белеменең фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һ.б. караган детальләрне белү мәҗбүри түгел. Шулай да, гомуми тел белемендә җәмгыятькә мәгълүм булырга тиешле проблемалар бар. Тел гыйлеменең нигезләре, аның төп кагыйдәләре белән танышмыйча, үзеңнең һәм әңгәмәдәшеңнең сөйләм культурасы турында тирән һәм җитдирәвештә фикер йөртеп булмый.

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә кирәк.  Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.

Тел дәресләрендә сүз төркемнәрен өйрәнү нәтиҗәсендә укучылар әдәби телнең күп төрле нормаларын үзләштерә алалар.

Татар теленең сүз төркемнәре арасында иң катлаулы һәм укучылар авыр үзләштерә торган темаларның берсе – фигыль. Мәктәптә аны өйрәтүгә зур урын бирелә. Укучылар, уку программасында күрсәтелгән материалны үзләштереп, фигыль сүз төркемен дөрес билгели белергә, сөйләмдә урынлы кулланырга, грамматик үзенчәлекләрен яхшы белергә тиешләр.  

Морфологик яктан караганда, фигыльләр – грамматик категорияләргә бик бай сүз төркеме: анда юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык, заман, зат-сан һәм төркемчә категорияләре билгеләнә.  

Фигыльләрдә заман категориясен дөрес куллану аерым игътибарга лаек, чөнки ул эш яки хәлнең сөйләм вакытына мөнәсәбәтен белдерә. Бу мөнәсәбәт өч төрле булырга мөмкин: эш сөйләп торган вакытта башкарыла (хәзерге заман); эш-хәл сөйләм вакытына кадәр үтәлә (үткән заман) һәм сөйләм вакытыннан соңрак үтәлә (киләчәк заман). Шулай ук дәрәҗә категориясе дә фикерне дөрес, төгәл формалаштыруда зур роль уйный. Әлеге категория махсус тел чаралары ярдәмендә эш-хәлнең башлануын, дәвамлылыгын, кабатлануын, кинәтлек-тизлеген яки кыска гына вакыт эчендә үтәлүен, тәмамлануын һ.б.ны белдерә.  

Фигыльләрне өйрәнгәндә, сөйләм телен үстерүнең төп мәсьәләләре булып, укучыларны фикерләрен эчтәлек ягыннан, грамматик һәм стилистик яктан дөрес формалаштыру күнекмәләренә өйрәтү тора. Аның эчтәлегенә түбәндәгеләр керә:

1) укучыларның сүзлек составын баету, ягъни лексик эш;

2) фигыльнең грамматик категорияләрен дөрес файдаланып, җөмләләр төзи белү, төп фикерне дөрес җиткерергә өйрәтү;

3) бәйләнешле язма һәм сөйләм телен үстерү.

Димәк, укучылар сөйләмендә бик еш эзлексезлек, логик яктан бәйләнмәгән, күп кенә стилистик хаталар очратырга мөмкин. Укытучы әлеге җитешсезлекләр өстендә эшләп, укучыларны дөрес, эзлекле сөйләргә өйрәтергә тиеш. Мәктәп программасында өйрәнелергә тиешле сүз төркемнәре арасыннан фигыльгә аерым игътибар бирелергә тиеш, чөнки сөйләм төзүдә нәкъ әлеге  сүз төркеменең әһәмияте бик зур.        Укытучы дәресләрдә төрле метод һәм алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур әһәмият бирергә тиеш. Тел (сөйләм) культурасы тәрбияләү максатында, фигыльләрне өйрәнгәндә тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрү дә урынлы булыр. Бу сүзлек составын үстерергә, сүзләрне дөрес кулланырга өйрәтер.

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы 

Фигыльләр барлык яки юклык төрләрендә була. Фигыльнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерә (мәсәлән барды, килә). Фигыльнең юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә (мәсәлән бармады, килмәде). Барлык төрнең махсус кушымчасы юк. Юклык төре фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -ма, -мә; -мый, -микушымчалары ялганып ясала.

Фигыль төркемчәләре 

Фигыльләр предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерәләр.Шуңа күрә аларның төрләнеше дә, җөмләдә башкарган эше дә төрле була.

Фигыльләрне 7 төркемчәгә бүләләр:

Фигыль төркемчәсе

Мисал

Затланышлы фигыльләр

Боерык фигыль

Җый, җыйма, җыйсын, җыймасын

Хикәя Фигыль

Яза, язмый, язды, язмады, язган, язмаган

Шарт Фигыль

Укыса,укымаса, укысаң, укымасаң

Затланышсыз фигыльләр

Сыйфат Фигыль

Йөгерүче (кыз), эшкәртелмәгән (кыр)

Хәл Фигыль

Яхшылап (уку), тора-бара (эшлэу)

Исем Фигыль

Уйлау, уйламау

Инфинитив

Барырга, укырга, бармаска,укымаска

Фигыль юнәлешләре 

Юнәлешләр

Кушымчалар

Мисаллар

Төп юнәлеш

-

казу, сөртү

Кайтым юнәлеш

-н; -ын, -ен

казы-н-ды

Төшем юнәлеш

-л; -ыл, -ел.

Казы-л-ды

Уртаклык юнәлеш

-ш; -ыш, -еш

Казы-ш-ты

Йөкләтү юнәлеше

-т; -дыр, -дер, –тер, -тыр, -сәт

Казы-т-ты

Фигыльләрнең ясалышы 

 Ясалышы ягыннан фигыльләр тамыр һәм ясалма булалар:

  • Тамыр фигыльләр тамырдан гына торалар: бар, йөр, яз, кил, укы, яса.
  • Фигыль ясагыч кушымчалар: -ла, -лә; -лан, -лән; -а, -ә; -ар, -әр; -р; -ык, -ек; -сын, -сен; -ай, -әй; -гар, -гәр; -кар, -кәр; -лаш, -ләш; -ы, -е; -да, -дә; -ылда, -елдә. Алар төрле сүз төркемнәреннән фигыль ясыйлар.

Практик өлеш

6 сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре.

Максат:

 1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төрләнеше турында белешмә бирү.

2. Аларны танып белү күнекмәләре булдыру, файдалана белергә өйрәтү.

3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһаз: компьютер (слайдлар), проектор, карточкалар, “Кайсы артык” уены өчен күрсәтмәлек.

Материал: дәреслек.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес барышы:

I. Классны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

1.Укучылар белән исәнләшү.

2.Дежур  торучы укучы укытучыга укучыларның дәрескә әзерлеген, катнашуын хәбәр итә.

- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн. Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү

  1. –Хәзер, укучылар, дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны, сыйныф эшен, дәреслектән чираттагы матур язу күнекмәсен табып, язып куябыз.
  2. Әйдәгез “Кайсы артык?” уенын уйнап алабыз. Тапкан сүзләрне сүзлек эше итеп дәфтәрләргә язып барабыз.

О Ң Л М Ы                                  А Б Т И А Ь Г Т

К Ы У А Г Н                            И Г Ь Ш Ы Р

М Ә К Й Ы М Т Е Л                 К Ы У Ы Д

- Кайсы сүз артык? (укыган, укыды)

- Ни өчен? (беренче баганада сыйфатлар арасында, икенче баганада исемнәр арасында фигыль)

III. .Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

-Бу  сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?( үткән заман хикәя фигыльләр)

-Каян белдегез?  

-Нинди сорауларга җавап бирәләр?(Нишләде?Нишләгән?)

-Алар кайчан эшләнгән эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр?

-Үткәндә булган эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр.

Шулай, үткән заман хикәя фигыль. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? (Үткән заман хикәя фигыль турында.)

- Ә хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде.

- Үткән заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттан алда булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә.

-Әйе, бик дөрес, ә хәзер дәфтәрләргә число һәм теманы язып куегыз.

2.. Укучылар, әйтегез әле, бу төр фигыльләр нигез фигыльгә нинди кушымчалар ялганып ясалалар? (тәгәрәде, күрмәдем,баскан.)

-Димәк, үткән заман хикәя фигыльләр  –ды,- де,- ты,-те; -кан, -кән, -гән, -ган кушымчалары кушып ясалалар.

3. Ул фигыльләр җөмләдә нинди кисәк булып киләләр?

- Хәбәр.

 -Әйе, үтәлгәнен үз күзең белән күргән, тәгаен билгеле булган эш нишләде? соравына җавап бирә һәм билгеле үткән заман дип атала. Ә кемнәндер ишеткән, ул эшнең башкарылганын үзең күрмәгән булсаң нишләгән? соравына җавап бирә һәм билгесез үткән заман дип атала

Тактага ике укучы чыга. Бирелгән җөмләләрне тутырып язалар, фигыльләрнең астына сызалар.

    Ул мәктәпкә вакытында . . .  ( килде ).

    Ә Сания алданрак . . . ( килгән ).

Беренче фигыль нинди эш хәлне белдерә?

  • Сөйләүченең үзе белеп әйткәнен, үзе катнашкан эш яки хәлне белдерә.
  •  Ә икенче җөмләдәге килгән фигыль нинди эш - хәлне белдерә?

 - Үзе күрмичә, ишетү буенча гына хәбәр итүне белдерә.

Сөйләүче үзе катнашкан, күргән яки яхшы белгән эш, хәл, хәрәкәт турында хәбәр иткәндә - ды, - де; - ты, - те; кушымчасы кушып ясала, сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгән яисә анык белмәгән эш, хәл,хәрәкәт турында башка чыганакларга таянып  (ишетеп) хәбәр иткәндә, -ган,-гән; -кан, -кән кушымчалары кушып ясала.

- Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыль белән билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең аермасы бар. Алар мәгънә төсмерләре белән бер-берсеннән аерылалар.

4. Ә хәзер тактадагы мисалларны укыйбыз. Бу форма турында нәрсә эйтерсез?

Аңлады – аңламады                                              Аңлаган – аңламаган

Ярдәм итте – ярдәм итмәде                               Ярдәм иткән – ярдәм итмәгән

Барды – бармады                                                  Барган – бармаган

  • Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре дә юклыкта килә ала.

5.Мисалларны укыгыз һәм аларның нәрсә белән төрләнгәнен ачыклагыз?

    Аңладым –аңладык                                            Аңлаганмын – аңлаганбыз

    Аңладың – аңладыгыз                                       Аңлагансың – аңлагансыз

    Аңлады – аңладылар                                         Аңлаган –аңлаганнар

 

  • Зат – сан белән төрләнгәннәр.

6. -Әйе, дөрес. Ә хәзер әйтегез инде: билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар алган?

  • Кыска кушымчалар.

Ә билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ала?

  • Тулы зат кушымчалары ала.

7. Укучылар, әйтегез әле, үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

  • Ике.

- Алар икесе дә нинди эш хәлләрне белдерәләр?

   - Сөйләп торган вакыттан алда булган эш - хәлләрне белдерәләр.

8. Нәрсәләр белән төрләнәләр?

   - Зат – сан белән төрләнәләр, юклыкта һәм барлыкта киләләр.

- Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыль белән билгесез үткән заман хикәя фигыльнең аермасы бармы?

  • Бар.

Алар бер –берсеннән нәрсә белән аерылалар?

  • Алар бер –берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерылалар.

IV. Күнекмәләр өстендә эш.

  1. 106  нчы күнегүне язмача эшләү. Бирелгән фигыльләрдән билгеле һәм билгесез үткән заман төрләрен ясап язарга.
  2.  Парларда  эш.  Яз фигыленнән билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль ясагыз, зат – сан белән төрләндерегез. ( бер-берсенен эшен тикшереу)

  Теманы беренчел ныгыту ( презентация)

  1. 1,2  слайдлар. Теманы ачыклау. Нинди тема өстендә эшләрбез икән? (билгеле һәм билгесез үткән заман)

3 слайд. Бирелгән фигыльләрдән билге үткән заман хикәя фигыльләр төзергә һәм нинди кушымчалар алуын ачыкларга.

4 слайд. Бирелгән фигыльләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльләр төзергә һәм нинди кушымчалар алуын ачыкларга

5 слайд. Бирелгән фигыльләрне кертеп җөмләләр төзү.

V. Физкультминутка

 Карточкалар белән эш.

- Ә хәзер, әйдәгез, карточкалар белән эшләп алабыз. Мин сезгә фигыльләр әйтәм, ә сез тиешлесен билгеләп барырга тырышыгыз.

1

2

3

4

5

6

7

9

10

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Инфинитив

Бар, укыдым, сөйләгез, уйнарга, сөйләштеләр, килергә, эшләсен, кайтмаска, йоклыйбыз, яусын.

(Эшләп бетергәч, тикшереп чыгыла)

 V. Рефлексия.

Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?Аның ничә төре бар? Алар нәрсәләр белән төрләнәләр? Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы?

Димәк, бу теманы үзләштереп белем алдыгыз, үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

VI. Үзбәя.

VII. Өй эше өч вариантта бирелә.

1. Үткән заман хикәя фигыльнең ике төрен ясап язарга.

2. Җөмләләр уйлап язарга.

3. ”Көзге эшләр” темасына кечкенә күләмле инша язарга.

Йомгаклау

Димәк, өстә әйтелгәннәрдән чыгып шуны әйтергә кирәк:

Мәктәп программасында өйрәнелергә тиешле сүз төркемнәре арасыннан фигыльгә аерым игътибар бирелергә тиеш, чөнки сөйләм төзүдә нәкъ әлеге  сүз төркеменең әһәмияте бик зур.        Укытучы дәресләрдә төрле метод һәм алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур әһәмият бирергә тиеш. Тел (сөйләм) культурасы тәрбияләү максатында, фигыльләрне өйрәнгәндә тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрү дә урынлы булыр. Бу сүзлек составын үстерергә, сүзләрне дөрес кулланырга өйрәтер.

Кулланылган әдәбият һәм интернет-ресурслар:

1.http://ppt4web.ru/pedagogika/figyl-syjjnyf.html

2.Ф.С.Сафиуллина, М.З.Закиев. “Хәзерге татар әдәби теле”  татарский  . Казань. Издательство“Магариф”. 2006

3.Ф.С.Сафиуллина. Татарский на каждый день. Самоучитель. Казань. ТаРИХ. 2001

4.Р.С.Нурмухаметова. “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы (для русскоязычных учащихся). Казань. Издательство“Гыйлем”. 2007

5.Дәреслек Татар теле 6 класс. Р.Г.Миңнеәхмәтов, Т.Ф.Миңнеәхмәтова. Уфа,2004 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

Проект "Круглые тела"

Обучающие цели и ожидаемые результаты: ·        обобщить, систематизировать  и углубить знания о круглых телах: практическое использование свойств, познако...

Рус балалары татар теле дәресендә.(Рускоязычные дети на уроке татарского языка)

Содеожание  данной  статьи-это результат  моей  работы  на  протяжении 32,5 лет.  Данная  система  была  разработана  мной  на  протяже...

Мастер-класс "Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәресендә "Кейс" методын ҡулланыу"

1.      Бөгөнгө көндә кейс-методы бар өлкәләрҙә лә осрай: экономика, маркетинг, юриспруденция, медицина һ.б.Табиптар кейсты көндәлек ауырыуға диагноз ҡуйған һәм дауалау юлын тәҡдим иткә...

Мастер-класс "Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәресендә "Кейс" методын ҡулланыу"

1. “ Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәресендә “кейс” методын ҡулланыу.2. :   Эш ҡағыҙҙар һалыу өсөн ҙур булмаған сумаҙан. 3.  Кейс –казус,  т...

Доклад: “Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану”»

Хәзерге заман мәгарифенең төп бурычы - алган белемнәрен тормыш практикасына җайлаштырырга һәм үз-үзләрен тормышка ашырырга сәләтле иҗади актив укучыларны үстерү өчен шартлар тудыру....