5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"
план-конспект урока (5 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kondlek_rezhim_garipova_n.g_tehnologik_karta.docx28.33 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы.

Предмет: Туган (татар) теле

Класс: 5

Тема: Көндәлек режим

Дәреснең тибы : белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану  (ныгыту дәресе)

  Дәресне оештыру: төркемдә, парларда, индивидуаль

 Укытучының ФИО: Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Дәреснең темасы:

Көндәлек режим

Дәреснең максаты:

Белем белү максаты : “Көндәлек режим” турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны ,вакытны дөрес әйтергә өйрәнү, тема буенча диалогик,монологик сөйләм төзи алуга ирешү.

Үстерү максаты:сүзлек байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү,хәтерне ,игътибарлылыкны,аралаша белү сәләтен , чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү,көндәлек режимны тормышта кулланырга кирәклеген аңлау.

Дәреснең бурычлары:

 Белем бирү:

-көндәлек режимны сөйли белү;

-тема буенча белемнәрне кулланырга өйрәнү;

-көндәлек тормышта куллана алуга ирешү.

Үстерү:

хәтерне ,игътибарлылыкны,аралаша белү сәләтен , чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү:

-иптәшләре белән аралаша белү күнекмәләрен ныгыту;

-үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү;

-көн тәртибен дөрес төзи белүгә ирешү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет:  Темага караган лексик материалны  истә калдыру, вакытны берәмлекләрен дөрес әйтергә өйрәнү. “Көндәлек режим ” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен  аңлый белү, тема буенча диалогик ,монологик  сөйләм төзи  алуга ирешү.

Метапредмет:

       Регулятив УУГ: Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү ;эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып ,эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.      

       Танып-белү УУГ:уку максатын мөстәкыйль билгеләү , кирәкле мәгълүматны тиз  таба белү.Төрле белем чыганакларыннан нәтиҗәле файдалана белү.Укытучының сорауларына тулы  һәм  дөрес  җавап бирү.Уртак билгеләре буенча предметларны чагыштырып, уртаклыкларын һәм аермаларын табу,  охшаш сыйфатлары буенча төркемнәргә берләштерү.Укыганны һәм тыңлаганны җентекләп сөйләп, теманы ачыклый белү.Укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

     Коммуникатив УУГ: Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру;әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү ;коммуникатив мәсьәләдән чыгып,фикерне төгәл итеп җиткерү.

    Шәхси УУГ: укучыларда төгәллек, җаваплылык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү

Төп төшенчәләр

«Көндәлек режим “темасына караган лексика, вакытны әйтә белү,фигыльләрне зат-санда төрләндерү

Дәреснең тибы

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану  (ныгыту) дәресе

Уку эшчәнлеген оештыру формалары

Фронталь, индивидуаль, төркемдә,парларда

Эш методлары һәм алымнары

Аңлату, өлешчә-эзләнү методы ,сингапур методикасы алымнары

Коммуникатив технология,уен технологиясе

Предметара бәйләнеш

Инглиз теле, рус теле,математика

Җиһазлау:

Дәреслек:Р.З.  Хәйдарова, Г.М.  Әхмәтҗанова” Татар теле”5 нче сыйныф дәреслеге  (40-42 бит); Р.З.  Хәйдарова, Г.М.  Әхмәтҗанова “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында  татар теле укыту» методик кулланмасы(32 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; таратма ,күрсәтмә материаллар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I. Оештыру моменты. (уку эшчәнлегенә мотивация булдыру)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. 

2 минут

-Исәнмесез ,укучылар !Минем исемем –Наилә Габдрәшитовна .                  

-  мин дәрескә яхшы кәеф белән килгән кешеләрне елмаерга үтенәм/- я прошу улыбнуться тех, кто пришёл на урок с хорошим настроением;

-  сыйныфташлар белән аралашырга яратучыларның кулын күтәрүен сорыйм/ я прошу поднять руку тех, кому нравится общаться с одноклассниками;

 Әгәр бер-берегезне хөрмәт итсәгез кул чабыгыз/- хлопните в ладоши, если вы друг-друга уважаете;

-кунакларга йөзегез белән борылыгыз һәм яхшы кәефегезнең бер өлешен елмаю белән бүләк итегез./ -повернитесь лицом к нашим гостям и подарите улыбкой частичку своего хорошего настроения. 

Менә безнең сезнең белән таныштык.

 -Исәнмесез!

Укытучы әйткәннне хәрәкәт белән күрсәтәләр.

Коммуникатив:

укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру

2.Белемнәрне актуальләштерү.

ЗУМ ИН(Сингапур методикасы)

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3 минут

Укучылар,хәзер без Г.Тукай шигыре буенча эшләнгән мультфильны карыйбыз.Игьтибар белән карагыз һәм эт дөрес яшиме дигән сорауга җавап эзләп карагыз.

(Г.Тукайның “Ялкау маэмай” мультфильмын карау)

-Бу мультфильм  нәрсә турында?

-Эт ничек яши?

-Эт дөрес яшиме?

-Тормышта уңышларга ирешер өчен нишләргә кирәк?

-Вакытны дөрес кулланыр өчен нишләргә кирәк?

Уйлагыз әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-Көндәлек режим ни өчен кирәк?

- Ничек уйлыйсыз, без буген дәрестә нинди максат куябыз?

-Көндәлек режимны  төзер өчен нәрсәләрне белергә кирәк?

-

Бу мультфильм эт  турында?.

- Эт уйный,йоклый,ашый.

-Эт дөрес яшәми.

-Вакытны дөрес куланырга кирәк.

-Көндәлек режимны  дөрес төзергә  кирәк.

- Көндәлек режим турында сөйләшербез.

-Вакытны дөрес бүлер өчен,сәламәт булыр өчен.

-Көндәлек режимны   сөйләргә өйрәнербез.

-Вакытны әйтә белергә,темага караган сүзләрне белергә кирәк.

Регулятив УУГ: Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

Коммуникатив УУГ:

Сорау кую һәм аларга җавап бирү

Танып-белү УУГ:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү , кирәкле мәгълүматны тиз  таба белү

3.Өй эше тикшерү.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3 минут

-Тактада сәгать макетларында төрле вакыт күрсәтелгән .Тактага беркетелгән карточкаларны алып укыгыз, сәгать макеты астына беркетеп куегыз.(Һәрбер төркемнән бер укучы чыгып, төрле вакыт күрсәтелгән сәгать макетлары астына беркетеп куялар)

-Сәгать ничә?Сәгать ничәдә сорауларын кабатлыйбыз.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              

-Сәгать ничә?

-Сәгать ничәдә?

  • 6 часов-сәгать 6
  • 6 часов 10 минут-6 сәгать 10 минут
  • Половина восьмого-сигезенче ярты
  • Без пяти минут семь-5 минутан җиде тула

-Сәгать алты.

-Сәгать алтыда,

-6 сәгать 10 минутта,

-Сигезенче яртыда

Танып белү :

Аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү.

Коммуникатив УУГ

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ:

Тиешле мәгълүматны табу, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү

4. Беренчел ныгыту:

ДЖОТ ТОТС(Сингапур методикасы)

-таныш ситуациядә (типлаштырылган)

-үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

7 минут

Ял минуты

-Һәрберегез 3әр  карточка алыгыз һәм һәрбер карточкага “Көндәлек режим” темасына караган  сүзләр яки сүзтезмәләр языгыз.Сүзләрне язганчы, иптәшләрегезгә  әйтегез,карточкаларны уртага куя барыгыз.

-Һәрбер төркем язган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне  укый .

“Сәлам.Сәгать ничә?Нишлисең?”уенын уйнарбыз.

 Бу уенны төркемнәрдә уйныйбыә.Һәр  укучы уң ягында утырган иптәшенә  “Сәлам.Сәгать ничә?Нишлисең?” дигән сүзләрне әйтә,сорауга җавап биргән укучы уң якта утырган иптәшенә шул ук сорауны  бирә.Уен түгәрәк буенча дәвам ителә.Уенда карточкага язылган сүзләрне кулланырга мөмкин.

-Һәрбер төркемнән бер укучы чыга,уенны уйнап карыйбыз.

Укучылар,мин сезгә вакытны әйтәм,сез сүзсез генә кул хәрәкәтләре белән вакытны күрсәтәсез.

иртән уянам,юынам,зарядка ясыйм,мәктәпкә барам...


Сәлам! Сәгать ничә? Нишлисең?

-Сәлам !Сәгать җиденче ярты .Мин йокыдан торам. Сәлам! Сәгать ничә? Нишлисең?

-Сәлам сәгать ике,мин футбол уйныйм. Сәлам! Сәгать ничә? Нишлисең?

Укучылар уйныйлар.

Укучылар кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.

Танып-белү УУГ:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү , кирәкле мәгълүматны тиз  таба белү.

Коммуникатив УУГ:

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

Регулятив УУГ:

Эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү

5. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

6 минут

Бирелгән ситуацияләр буенча сораулар төзү (Презентация, 4-15 нче слайдлар)

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасын кабатлыйбыз.

Дәреслек белән эш . 7 нче күнегү 42 бит

Бирелгән ситуацияләр буенча сораулар төзегез.

-Әзерләнергә төркемнәргә 3 минут вакыт бирелә.Янәшә утырган парың белән диалог төзе.

Һәрбер пар бер ситуация буенча диалог төзи.

-Һәрбер төркемгә “Лабиринт “уенын таратам,һәрбер төркем кояштан башлап айга кадәр буган  юлын сүзләрне тоташтырып үтәргә тиеш.

-син йокыдан торасың;

-син зарядка ясыйсың;

-юынасың;

- син иртәнге ашны ашыйсың;

-син мәктәпкә барасың;

-син мәктәптән кайтасың;

-син көндезге  ашны ашыйсың

-Сәгать ничәдә иртән   йокыдан торасың?

-Мин сәгать җиденче яртыда торам.

-Син зарядка ясыйсыңмы?

-Әйе,мин зарядка ясыйм(Юк,зарядка ясамыйм)

-Сәгать ничәдә  мәктәптә дәресләр башлана?

-Сәгать тугызынчы яртыда дәресләр башлана.

-Сәгать ничәдә урамда уйныйсың?

-Сәгать өчтә урамда уйныйм.

Укучылар төркемәрдә җавапларын тактага карап тикшерәләр .

Һәр укучы мөстәкыйль эшли

Коммуникатив УУГ:

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару .

Танып белү УУГ:

Фикерләрне логик чылбырга салу. Укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

 Регулятив УУГ:

эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү

6.Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

1минут

Өй эше

1.Көндәлек режимыңны сөйләргә

ЯКИ

2. ”Ни өчен көндәлек режимны сакларга кирәк ?”дигән темага реклама- постер ясарга (По́стер (англ. poster — «афиша, объявление, плакат»): Постер — тоже, что и плакат — листовое издание, используемое для агитационных , рекламных  целей.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

       Регулятив УУГ: Билгеләнгән критерийларга таянып ,эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.      

7.Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя бирү.

2 минут

Ребята, о чем мы сегодня научились говорить по-

татарски?

Смогли решить поставленные задачи?

Рефлексия

 "Плюс – минус – кызык".

«П» – «плюс»- скажите , что понравилось на уроке;

«М» – «минус» -скажите ,что не понравилось на уроке;

«Кызык» /«Интересно» -скажите  все любопытные факты, о которых узнали на уроке.

 Көндәлек режим турында сөйләштек

Регулятив УУ

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

2 нче сыйныф рус төркемендә укудан технологик карта

Татарстанга рәхим итегез! темасына технологик карта...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)

quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Темасы:"Көндәлек режим "

Класс 5 А (рус төркеме)Дәрес темасы “Минем көндәлек режимым”Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, “Татармультфильм”, 2014ммКласс 5 А (рус төркеме)Дәрес ...

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Ике пирожный"

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән әдәби уку дәресе ..Темасы "Ике пирожный"...