Муса Җәлил иҗатына багышланган "Йолдызлы сәгать"
методическая разработка (5 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Муса Җәлил иҗатына багышланган "Йолдызлы сәгать"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Йолдызлы сәгать

(МУСА ҖӘЛИЛ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН ӘДӘБИ ЧАРА)

          Бүген без дә Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.

1.Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

1906 нчы елның 15 нче февралендә Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала булып ир бала дөньяга килә. Аңа Муса дип исем бирәләр. Әтисе, ул туган елларда авылның бер крестьяны була, шулай да 1913 елларда вак сәүдә эше белән катнашып китә, ләкин, бөлеп, бөтен йорт-җирен сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә ул төрле кәсепкә тотынып карый. Берничек тә тормышын җайлый алмый. 1918 елда авылга кире кайта. 1919 елда авылда үлә.

Муса бик тырыш бала булып үсә. Күп белергә тырыша, гаҗәп кызыксынучан. Ул алты яшеннән укырга керә, яхшы укый. Бер ел эчендә, уку елының ахырына башлангыч мәктәпнең барлык дүрт сыйныфын да тәмамлап чыга.

Әдәбият белән кызыксына, китаплар күп укый. 1919 нчы елны, 13 яшьлек “егетнең” беренче “Бәхет” исемле шигыре газетада басылып чыга. М.Җәлил булачак шагыйрь укуын Оренбург шәһәрендә дәвам итә. Ул анда “Хөсәения мәдрәсәсендә укый. 1925 нче елны “Барабыз” дигән беренче китабы басылып чыга. Ул “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” (хәзерге “Ялкын) журналларында эшли, шигырьләр яза.

- 1927-1933 елларда Мәскәүдә комсомол эшендә эшли.

- 1939 елның июнендә Татар опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Шул ук вакытта 1939 елның апрелендә Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе булып сайлана һәм анда 1941 елга тикле эшли.

2. Шагыйрь фронтта.

Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк М.Җәлил сугышка китә. Ул кызы Чулпанга “... җиңгәч мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен”дип хат яза. Ләкин аңа кайтырга насыйп булмый.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1942 елда Волхов фронтында камалышта кала. Ул аңын җуйган хәлдә әсир төшә. М.Җәлил 791 көн гомерен әсирлектә үткәрә. Ул 4 төрмәдә була. М.Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен оешма оештыралар. Ул яшерен оешманың җитәкчесе була. Алардан сорау алалар. Шагыйрьнең гомере 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында өзелә. Аңа бары 38 яшь кенә була. Аның белән бергә тагын 10 көрәштәше дә җәзалап үтерелә. Алар арасында Спасс районында туып үскән, балалар язучысы Абдулла Алиш та бар. Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, каушап калмаган.

Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә.

3. “Моабит дәфтәрләре” турында кыскача мәгълүмат.

Менә бу китап шагыйрьнең Моабит төрмәсендә булганда язган шигырьләреннән тора. Муса Җәлил шигырьләрен нинди кәгазь кисәге тапса, шуңа язган. Шагыйрьнең үлем сәгатен көткәндә дә җанны иркәләрлек шигырьләр язуы бер батырлык булса, ул шигырьләрне үз илеңә кайтару – икенче батырлык. Бергә тоткынлыкта булган иптәшләре М.Җәлилнең шигырьләрен туган илгә кайтарып җиткерә ала. Аларны бөтен дөнья белә. М.Җәлилнең ике “Моабит дәфтәрләре” туган илгә кайтты (китап күрсәтелә). Анда 93 шигырь бар. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенчесендә 33 шигырь. Ул дәфтәрләр хәзерге вакытта Татарстан дәүләт музеена тапшырылган. Беренче дәфтәрне Габбас Шәрипов, икенче дәфтәрне чит ил кешесе Андре Тимерманс төрмәдән алып чыгып безнең илгә тапшыра.

1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре” өчен 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә. Муса Җәлил – иң югары дәрәҗәдәге шушы ике дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь.

Укытучы. Шагыйрь Муса Җәлил тормышы турында күп сөйләштек, иҗаты белән дә танышып үттек. Сез үзегез дә радиолардан ишетеп, телевизор карап, газета-журналлар укып шагыйрь турында күп нәрсәләр беләсез. Үсә-үсә тагын да күбрәк белерсез. Хәзер Муса Җәлил турында алган белемнәребезне тикшереп үтик. Мин сезгә “Йолдызлы сәгать” уенын күзәтергә тәгъдим итәм. Безнең уенда 6 нчы сыйныфлар арасыннан 5 укучы катнаша. Һәр тур саен бер укучы төшеп калачак, җиңүче берәү генә булачак. Иң баштан жюри сайлыйк.

1 ТУР

Дөрес җавапларны билгеләргә

1.М.Җәлил  .........    елда туа.

1) 1906 нчы ;

2) 2006 нчы;

3) 1986 нчы.

2.Әнисе    .........  исемле була.

1)Рәсимә ;

2) Рәхимә ;

3) Хәтимә.

3.М.Җәлил, Оренбургка күчкәч, ..........  мәдрәсендә укый.

1)Мөхәммәдия;

4)Казан;

3) Хөсәения;

4.Беренче шигыренең исеме ............  .

1)"Бәхет";

2) “Кызыма”;

3) “Серле йомгак”        

5."Моабит  дәфтәре"ндә  .........   шигырь була.

1)134

2) 94;

3) 64.

6. Җәлилнең үлгән көне һәм елы  - ............        

1)  25 нче июнь, 1942 нче ел ;

2)21 нче сентябрь, 1954 нче ел ;

 3) 25 нче август ,1944 нче ел.

7.Кызының исеме -  ........... .

1)Чулпан;

2)  Җәмилә;

3)  Энҗе.

8. М.Җәлилнең   .........  операсы бар .

1)"Алтынчәч";

2) “Кызыл ромашка”;

3) “Моабит дәфтәре”

9.Җәлил фронтта ......... газетасындада эшли.

1)”Волхов”

2) “Октябрь баласы”

3)"Отвага".

10. Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләре  ........җыентыгында сакланган.

1)“Моабит дәфтәре”;

2)“Октябрь баласы”;

3)“Серле йомгак”

(Иң аз җавап биргән 1 уенчы уеннан төшеп кала)        

2 ТУР

Бирелгән хәрефләрдән иң күп сүзне кем төзи?

АЛТЫНЧӘЧ 

(Иң кыска суз төзегән, аз йолдызлы 1 уенчы төшеп кала)

3 ТУР

Шигырь юллары кайсы әсәрдән алынган?

Шигырь исемнәре:”Җырларым”, “Сагыну”, “ Алтынчәч”, ”Кызыл ромашка”,Соңгы җыр”,

1)Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларыңа тезәм мин.

  Бик сагындым, бәгърем,

  Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин! (САГЫНУ)

2)Мин беләм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым — соңгысы!..(СОҢГЫ ҖЫР)

3)Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.(КЫЗЫЛ РОМАШКА)

4)Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!(ҖЫРЛАРЫМ)

5)Йокла,батыр,йокла,

Борчылмасын юкка

Синең йөрәгең.(АЛТЫНЧӘЧ)

 (Иң аз җавап биргән 1 нче уенчы бу турдан төшеп кала)

4 ТУР

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез. Хикәяне укыгыз.

1)Муса Җәлил,герой шагыйрь,туа,Мостафа,1906 елда,авылында.2)Муса, укырга керә,авыл,мәктәбенә,алты яшеннән. 3)”Хөсәения”,укый,мәдрәсәсендә,Оренбургта.4)Яхшы,укучы, була,ул.5)Беренче, була,”Бәхет”исемле,шигыре.    

    (4 нче уенчы бу турдан төшеп кала,җиңүче укучы билгеләнә)                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү эшләре.

Укытучы. Әйе, шагыйрьнең исеме үлемсез. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Шушы мәхәббәте аны зур батырлыкларга рухландырган да инде. Аның исеме мәңгеләштерелде. Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды (Казанда, Оренбургта, Мостафа авылында , музейлар ачылды (Казанда, Минзәләдә ).Муса Җәлил исеме пьеса һәм кинофильмнарда, роман һәм поэмаларда, җырларда гәүдәләндерелгән. Шагыйрьнең батырлыгы турында төрле милләт вәкилләре (кешеләре) яза. Муса Җәлил тормышын, иҗатын күп кенә галимнәр, язучылар өйрәнде һәм өйрәнә. Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

МУСА ҖӘЛИЛ

Слайд 2

Йолдызлы сәгать 1 нче тур

Слайд 3

Д ӨРЕС ҖАВАПЛАР 1)1906 нчы ; 2 ) Рәхимә ; 3 ) Хөсәения ; 4 )" Бәхет "; 5 ) 94; 6) 25 нче август ,1944 нче ел; 7)Чулпан; 8) Алтынчәч"; 9) «Отвага»; 10)“ Моабит дәфтәре ”

Слайд 4

Йолдызлы сәгать 2 нче тур

Слайд 5

Бирелгән хәрефләрдән иң к үп сүзне кем төзи ? АЛТЫНЧӘЧ

Слайд 6

Йолдызлы сәгать 3 нче тур

Слайд 7

ДӨРЕС ҖАВАПЛАР: 1)САГЫНУ 2)СОҢГЫ ҖЫР 3)КЫЗЫЛ РОМАШКА 4)ҖЫРЛАРЫМ 5)АЛТЫНЧӘЧ

Слайд 8

Йолдызлы сәгать 4 нче тур

Слайд 9

ДӨРЕС ҖАВАПЛАР: 1)Герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 нчы елда Мостафа авылында туа.2)Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә. 3)Оренбургта “Хөсәения “мәдрәсәсендә укый.4)Ул яхшы укучы була.5)Беренче шигыре “Бәхет “ исемле була.

Слайд 10

Казанда Муса Җәлил музее

Слайд 11

Адрес: 420015, Татарстан Республикасы , Казан ш ., Горький ур ., 17 йорт , 28 фатир .

Слайд 12

Музейга 1981 елда нигез салына . 1983 елның 15 февралендә ачыла.1981 елдан алып Татарстан Республикасы Дәүләт берләштерелгән (Милли) музее филиалы. Муса Җәлил (Җәлилов Муса Мостафа улы ) (1906-1944) – татар шагыйре , ә дәбият һәм җәмәгать эшлеклесе , ТАССР Язучылар берлеге рәисе (1939-1941).1944 елда Берлинда « Идел-Урал » легионында яшерен антифашистик эшчәнлек оештыруы ө чен җәзалап ү терелә . Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты ( ике исем дә ү лгәннән соң бирелә ). 1957 елда “ Моабит дәфтәре ” шигырьләр циклы ө чен ә дәби премия белән бүләкләнә . Музей янәшәдәге ике фатирны били, берсе мемориаль . Гомуми мәйдан – 126,2 м² Музейга керә: мемориаль фатир ; күргәзмәзалы; ә дәби салон.

Слайд 13

Муса Җәлилнең эш бүлмәсе

Слайд 14

Торырга яраклы бүлмә

Слайд 15

М. Җәлилнең шәхси китапханәсе урнаштырылган китап шкафы. Китапханәдә татар язучыларының , рус классикларының (А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов) әсәрләре , сүзлекләр , әдәби энциклопедия, музыка сәнгатен караган китаплар бар.

Слайд 16

Язу өстәле . М. Җәлил тарафыннан Мәскәүдә сатып алынган (1935 ел). Биредә шагыйрь 1939 елга кадәр яшәгән . Өстәл өстендә кызы Чулпан белән төшкән фотосурәт

Слайд 17

М. Җәлил уйнаган мандолина. Шагыйрь тарафыннан 1934 елда сатып алынган .

Слайд 18

Фотоальбом. М.Җәлил тарафыннан төзелгән. Шагыйрьнең шәхси, гаиләсе, дуслары фотосурәтләрен саклый

Слайд 19

Шагыйрьнең исән чагында ясалган беренче бюсты. Һәвәскәр рәссам Г. Тимербулатов эше . 1936 ел

Слайд 20

Моабит дәфтәрләре. Моабит төрмәсе диварлары эчендә язылганннар . Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланалар . М. Җәлил музеенда һәр ел 15 февральдә « Асыл нөсхә көнендә » күрсәтеләләр

Слайд 21

Ленин премиясе лауреаты грамотасы . 1957 елда « Моабит дәфтәре » шигырьләр циклы ө чен бирелә

Слайд 22

Советлар Союзы Герое грамотасы . Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарлары белән көрәшләрдә күрсәткән искиткеч ныклыгы һәм батырлыгы ө чен 1956 елда лаек була

Слайд 23

Шагыйрь М.Җәлил әсәрләренең чит ил басмалары

Слайд 24

Чыганак http://www.tatar.museum.ru/Jalil/expos_tatkir.htm


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...

Тамчы шоу "Муса Җәлил" иҗатына багышланган

Тамчы шоу "Муса Җәлил" иҗатына багышланган...

Йолдызлы сәгать: Габдулла Тукай иҗатын беләсеңме?

Йолдызлы сәгать: Габдулла Тукай иҗатын беләсеңме?...