Сүз төркемен кабатлау. 5 сыйныф
план-конспект урока (5 класс)

Максат: Укучыларның сүз төркемнәре турында булган белемнәрен ныгыту, дәрестә предметара бәйләнеш булдыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар теленә, сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сүз төркемен кабатлау 5 класс43.5 КБ

Предварительный просмотр:

       Тема: Сүз төркемен кабатлау

       Максат: Укучыларның сүз төркемнәре турында булган белемнәрен ныгыту, дәрестә предметара бәйләнеш булдыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар теленә, сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

 

 Җиһазлау: Г. Тукай портреты, китаплар, карточкалар, компьютер,

                    “Татар теле 5” исемле СD диск, СD – проектор.

Дәрес планы:

  I. Оештыру өлеше.

            Уңай психологик халәт тудыру

  II . Белемнәрне актуальләштерү.

            (Алдагы дәрестә үткәннәрне кабатлау)

III. Яңа тема.

IV. Дәреслек белән эш

V.  Компьютер белән эш

VI. Кем күбрәк сүз төзи.  

VII Йомгаклау.

1.Сорауларга җавап бирү.

2. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

VIII.  Өй эше.

                                            Дәрес барышы:

 I. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

       Хәерле көн, дуслар сезгә!

       Хәерле көн һәммәгезгә.

       Татар телен өйрәнүдә

       Уңыш булсын безгә.

       Гел “5”ләр алып торыйк,

       Өлкәннәрне сөендерик.

       Шушы изге теләк белән

       Хәзер дәрескә керик.

       

II . Белемнәрне актуальләштерү.

Бүген без сезнең белән сүз төркемнәрен кабатлап үтәбез.

-Сез нинди сүз төркемнәрен беләсез?

У: (исем, фигыль, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык)

 III. Яңа тема.

1. Г.Тукайның “Туган тел” җырыннан башлана.

 - Укучылар нинди бәйрәм җитә озакламый, кемнең туган көне?

 У: ---------------

Әйе. Тукаебыз туган көне шигырь бәйрәменә әйләнде. Г.Тукай үзенең кабатланмас иҗаты белән Бөек һәм Даһи. Без Тукайның күп шигырьләре белән, әкиятләре белән таныш.

               “Телсез идек, Тукаебыз телле итте,

                 Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте”

 Г.Тукай кебек балкып торган йолдызлар булуы аркасында, сез дә балалар ана телегездә, татар телендә сөйләшә, укый аласыз.

  2.  Компьютер аша тест күрсәтелә.

    Балалар карточкалар кулланып җавап бирәләр.

  1. Кайсы сүз төркеме предмет билгесен белдерә?

         а) Исем                                  в) сыйфат

         б) алмашлык                         г) фигыль

 (укучы №3 дип язылган карточканы күрсәтә)

  2. Кайсы сүз төркеме калын хәреф белән язылган?

         Чын күңел белән укый ул Г.Тукай.

          а) сыйфат                             в) исем

          б) фигыль                             г) алмашлык

  3. Сыйфатның дәрәҗәсен билгелә?

          акыллырак, белемлерәк, кызылрак

    а) гади;      б) чагыштыру;     в) артыклык;      г) кимлек

  4. Саннар шушы сорауларга җавап бирәләрме?

           а) ничә?                               в) күпме?

           б) ничәнче?                         г) нинди?

 

  5. Тәртип саннарын күрсәт?

     а) утыз                        в) унберенче

     б) йөз                          г) меңенче

  6. Биредә тартым алмашлыклары бармы?

     а) алар                         в) мин

     б) синеке                     г) безнеке

 7.  Кайсы сүз төркеме эшне, хәрәкәтне белдерә?

     а) алмашлык               в) фигыль

     б) исем                        г) сан

 8. Г.Тукай кайда туган?

     а) Өчиле                      в) Кушлавыч

     б) Кырлай                   г) Сосна

     Бу нинди исемнәр?

     а) Уртаклык                б) Ялгызлык

3.  Г. Тукай үзенең телендә төрле сүз төркемнәре кулланган.

  1.  Баш килештәге исемнәрдән торган нинди шигырьләрен беләсез?

       У: (Имән, Таз һ.б)

  2. Г.Тукайның кайсы шигыре юнәлеш килешендәге исемнән тора?

       У: (“Сабыйга”)

  3. Ә сыйфат һәм сыйфатланмыштан торган нинди шигырь исемнәрен беләсез?

(“ Кызыклы шәкерт”, “Туган тел”, “Туган авыл”)

 

  IV. Дәреслек белән эш

а) - Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз. Эшебезне сүзлек диктантыннан башлыйбыз. Мин сезгә әйткән идем инде, озакламый  татар теле айлыгы җитә дип. Без сезнең белән технология дәресендә дә татарларның милли ризыгы бавырсак пешерербез дип уйлаган идек. Менә хәзер без “Милли ризыклар” исеме кергән сүзләр язабыз.

с/д. Гөбәдия, пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш, тутырган тавык, чәкчәк, кыстыбый, камыр, токмач, кабартма.

(Компьютер аша тикшерелә)

б) Менә тактада исем сүз төркеменнән торган сүзләр, сез шул исемнәргә сыйфатлар өстәп сүзтезмәләр языгыз.

Менә шушы исемнәргә кем күбрәк сыйфатлар яза алыр.

                 күбәләк              җәй

                 кояш                  чәчәкләр

 -Ә хәзер шушы сыйфат һәм сыйфатланмышлар белән 4 җөмлә төзегез.(2-3 укучы укый)

Ял минуты(музыкаль пауза)  Сүз белән хәрәкәтләр ясап та

                      Без әле бераз ардык,

                      Ял итәргә уйладык.

                      Башны иябез алга,

                      Ә аннары артка.

                              Уңга, сулга борабыз,

                              Аннары карап торабыз.

                              Иң өсләрен сикертәбез,

                              Кулларны биетәбез.

                      Башны алга яшереп,

                      Азрак кына “йоклыйбыз”

                      Менә ничек ял иттек,

                      Дәресне дәвам иттек.

 в)  Сүзләрдән схемага туры килерлек итеп җөмләләр төзү.

       а) исем-----сыйфат------исем                 (Гүзәл тырыш укучы)

       б) сыйфат----исем-----фигыль              (Җылы җил исә)

       в)  исем----исем----сан----фигыль        (Дәрестә Алинә бишле алды)

       г) алмашлык----исем----фигыль           (Мин бакчада эшлим)

       д) исем----сан---исем----фигыль           (Урманнан өч кеше килә)

 в) Сезгә русча текст бирелгән. Рус текстында фигыльләр киләчәк заманда куелган. Татар теленә тәрҗемә иткәндә үткән заманда тәрҗемә итегез.

 Наступит весна. Наш город будет отмечать день рождения Габдуллы Тукая.

Самый большой праздник будет в столице Татарстана Казани.

 Яз җитәр. Безнең шәһәр Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. Иң зур бәйрәм Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә булды.(укытучы тикшерә)

V.  Компьютер белән эш

   а) Тест (тест карточкалары таратыла, аннан соң бергәләп компьютер аша тикшерелә) Татар теле-5 “Морфологияне кабатлау”№9, 25

    

 VI. Кем күбрәк сүз төзи.  

Хастаханә сүзендәге хәрефләрдән кем күбрәк сүз төзи, аннан нинди сүз төркеме икәнлеген әйтергә.

VII Йомгаклау.

1.Сорауларга җавап бирү.

2. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

VIII.  Өй эше.

   1. Сүзлек диктантындагы 5 сүзне кулланып җөмлә төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән план - конспект....

Фигыль сүз төркемен кабатлау

Повторение темы глагол 4 класс...

презентация Алмашлык сүз төркемен кабатлау

Алмашлык сүз төркемен кабатлау өчен табышмаклар, биремнәр, тест,  аларның  җаваплары...

6 класста алмашлык сүз төркемен кабатлау

6 класста алмашлык сүз төркемен кабатлау. Дәрес эшкәртмәсе сингапур алымнары кулланып төзелде....

Фигыль сүз төркемен кабатлау(3 сыйныф)

  ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЛАРЫ: —ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ, АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ;—БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ;—ТЕЛГӘ, ТУГАН ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ, БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ ТЕЛӘГЕ БУЛДЫ...