Доклад «Татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану».
материал

Каримова Гелюза Вагизовна

Доклад «Татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану».

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx22.79 КБ

Предварительный просмотр:

Чыгышымның темасы:

«Татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану».

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү бурычы йөкләнгән. Туган телебезнең киләчәге соңгы вакытта телдән төшмәгән белем бирү стандартларына, укыту-методик әсбапларның камиллегенә никадәр генә бәйле булмасын, беренче чиратта, нәтиҗә балаларны укыту-тәрбияләү дигән фидакарь хезмәткә алынган мөгаллимнәрнең шәхси җаваплылыгына, аларның үз эшенә мөнәсәбәтенә бәйле.

Мәктәпләрдә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуның нәтиҗәлелеген арттыру әһәмиятле мәсьәлә булып кала бирә. Кайбер укытучылар һәм галимнәр рус телендә сөйләшүче укучыларның татар телен начар белүләрен татар телен өйрәнү өчен мотивация булмау белән аңлатырга тырышалар. Бу фикер белән өлешчә килешсәк тә, шуны әйтәсе килә: русча сөйләшүче укучыларны татарчага өйрәтүнең мотивациясе – барыннан да бигрәк сыйфатлы итеп, тырышып укыту, методик яктан дөрес корылган, кызыклы дәресләр, эчтәлекле, мавыктыргыч дәреслекләр, укыту-методик әсбаплар, һәм, ниһаять, татар теле һәм әдәбияты укытучысының ялкынлы, җанлы сүзе, әдәби дөрес, матур, йөрәккә ятышлы теле.

Татар телен өйрәткәндә, коммуниктив принципны беренче урынга куярга кирәк, чөнки тел укытканда төп бурыч – укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү.

Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Бу метод биш төп принципка нигезләнә: сөйләм-фикер активлыгы, функциональлек, индивидуальләштерү, ситуативлык, яңалык. Үз тәҗрибәмә таянып, дәресләрдә шушы методны төп юнәлеш итеп алу телне өйрәнүдә бик нәтиҗәле дип саныйм.

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Сөйләүче һәм тыңлаучы сөйләм теленең мәҗбүри өлешләре булып тора, чөнки сөйләүче өчен – тыңлаучы, ә тыңлаучы өчен сөйләүче кирэк.

Хәзерге укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрә бара: ул – мәгълүмат бирү чыганагы гына түгел, ә укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку, танып-белү эшчәнлеген актив оештыручы да. Бүген без рус мохитендә балаларга татар телен өйрәтергә, аларның татарча аралашуларына омтылабыз икән, татар телен инновацион технологияләр кулланып укыту көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Укучысының ихтирамын яулау өчен, бүгенге укытучының яңа педагогик технологияләрне, компьютер технологияләрен камил белүе, тирән белемле, тәҗрибәле, төрле яктан үрнәк шәхес булуы мөһим. Дәрестә мәгълүмати технологияләр белән эшләү күрсәтмәлелекне тәэмин итүе, контрольне көчәйтүе һәм зур күләмдәге мәгълүмат җиткерүе белән укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм, әлбәттә, белем белән кызыксындыру чарасы булып тора. Татар телен чит тел буларак укытуда компьютер телнең яки коммуникатив компетенцияләрнең формалашуын тәэмин итү чарасы да булып тора. Мәсәлән:

– графика, мультипликация һәм видео ярдәмендә тормышчан сөйләм ситуацияләрен модельләштерә; тел мохите белән элемтәдә булу тәэсирен тудыра;

– сөйләм ситуациясен күрсәтеп биргәндә, аны уку процессындагы диалог барышында стимул буларак файдалана;

– диалог режимында өйрәтә һәм тест уздыра.

Аралашуның, укыту алымнарының күптөрлелеге, мультимедиа, интерактив технологияләрне куллану – болар барысы да дәреснең эчтәлеген баета, аны уздыру темпын тизләтә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, активлыкны арттыра.

Актуаль яңалыкларның берсе – сенсорлы мэгълумат аслыгы, русча эйтсэк- сенсорная панель.  Аны компьютер итеп тэ, такта итеп тэ кулланып була. Панельдэ презентация курсэтергэ, презентациягэ узгэрешлэр кертергэ, интерактив режимда файдаланырга була . Торле телдэ фильмнар караганда анлашылмаган сузлэрне укучылар субтитрлардан укый ала. Видеороликлар карау (проект эше өчен файдалы, әдәби кинолар карау) Экранга чыгарылган язулар, рәсемнәр өстендә язу – сызу эшләре алып бару (төрле сүз төркемнәрен тартым, килешләр белән төрләндерү, җөмлә төзелешен өйрәнү, төшеп калган хәрефләрне, сүзләрне язып кую һ.б) .Группаларда эшләү.

Гади дәресләрдән аермалы буларак, интерактив дәресләр төзегәндә укытучыга  булган методларны куллану белән беррәттән яңаларын уйлап чыгарырга да мөмкинлекләр туа. Бу вакытта укучыларның яшь үзенчәлекләре, әзерлек дәрәҗәсе, уку профиле дә исәпкә алына.

 Еш кына дэрестэ интерактив тест уткэрэм. Экрандагы сорауларга укучылар беспроводная мышка белэн яки телефон аша дорес жавапны курсэтэлэр. Укытучы исэ узенен компьютеренда дорес жавап биргэн укучыны курэ хэм бэяли ала. Аннан сон бергэлэп хаталар остендэ эш уткэрелэ. Диалогик сөйләм телен үстерүдә зур урын алып тора. Сүзләрне урыннарыннан күчереп йөртү бик кызыклы.

Эйе,материалның төрлелеге укучыларның предмет белән кызыксынуын арттыра һәм дәресләрнең сыйфатын үстерә.

Ләкин шуны дөрес аңларга кирәк, бу техника куллану барлык проблемаларны юкка чыгара, һәр дәрестә дә бу аслыкны кулланырга кирәк дигән сүз түгел.Дәрестә сенсорлы панель куллану санитар – гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш

Коммуникатив алым кулланып үткәрелгән дәресләр укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати те...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...