“Шушы яктан, шушы туфрактан ул”
классный час

Мухаметшина Айгуль Фатыховна

Драматург Ризван Хәмиднең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shushy_yaktan_shushy_tufraktan_ul.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

“Шушы яктан, шушы туфрактан ул”

(Драматург Ризван Хәмиднең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә)

А.Ф.Мөхәммәтшина,

Ярмәкәй районының Усман-Ташлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1. Укучыларны якташыбыз, күренекле драматург Ризван Хәмиднең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2. Туган якка, туган як кешеләренә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

3. Ризван Хәмид әсәрләрен укуга кызыксыну уяту, драматургның талантлы шәхес булуын күрсәтү.

Җиһазлау:

  1. Ризван Хәмиднең портреты.
  2. Драматургның китаплары, әсәрләре басылган журналлар күргәзмәсе.
  3. Компьютер.

1 а.б.

Читтә йөргән чакта сагындырып

Керер өчен төнлә төшеңә,

Зәнгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

2 а.б.

Әйе, туган ягы кирәк кешегә. Үзенең ямьле, иркен, гүзәл туган ягын сагынмаган кеше бармы икән? Мөгаен юктыр. Күңелләргә гаҗәеп якты, мәхәббәтле ул туган авыл, туган җир, туган йорт. Һәркем өчен изге һәм кадерле.

1 а.б.

Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә -биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр дә эшлтләр.

2 а.б.

Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле драматург, якташыбыз Хәмидуллин Ризван Мирхәбибулла улын (Ризван Хәмид) шундый шәхесләр рәтенә кертергә мөмкин.(слайтта Р.Хәмид портреты күрсәтелә)

1 а.б.

Усман-Ташлының лаеклы улы Ризван Хәмид өчен туган як – гомерлек иман, кыйбла, вөждан һәм иҗат чыганагы. Шул шиңмәс чишмәгә ул күңеле

белән әледән-әле кайта һәм шуңа да туган ягы, аның кешеләренә рәхмәтле булып кала.

Кеше күңелендә уелып калырдай шәхес булу өчен нинди тормыш юлы үтте икән ул?

2 а.б.(Драматургның тормыш юлы белән таныштыра)

(Слайтта балачакта төшкән фотосурәте күрсәтелә)

Драматург Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында колхозчы гаиләсендә туган.(слайтта туган йорты күрсәтелә).Урта мәктәпне тәмамлагач, 1959 елда Октябрьск шәһәрендәге кыска курслы училищеда укый һәм бер ел аяк киемнәре тегү фабрикасында эшләп ала, аннан соң “Нефтеавтоматика” заводына күчеп, слесарьлык һөнәрен үзләштерә.Уфадагы электр җиһазлары заводында елга якын слесарь булып эшләгәннән соң, югары белем алу нияте белән ,1963 елда Казанга килә һәм педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә.Бер елдан соң, хәрби хезмәткә чакырылу сәбәпле,аңа укуын вакытлыча өзеп торырга туры килә.Институтны тәмамлаган елда (1971) аны “Чаян” журналы редакциясенә эшкә чакыралар.Башта ул анда фельетончы,соңрак хатлар бүлеге мөдире булып эшли.(слайтта “Чаян”ңурналында эшләгән елларында төшкән фотосүрәте күрсәтелә). 1978-1979 елларда Мәскәү театр сәнгате институтында югары курсларда укый, аннан кайткач, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында иҗат яшьләре белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәр вазифасын башкара, 1981-1983 елларда СССР Язучылар берлеге каршындагы югары курсларда янәдән белемен арттыра.Аннары Чаллы язучылар оешмасын җитәкли (184-1985), Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшли (1985-1987).

1 а.б.

Бүген бездә кунакта Р. Хәмидне башлангыч сыйныфлара укыткан укытучысы, күршесе, педагогик хезмәт ветераны Мөнәвәрә апа Рамазанова. Сүзне аңа бирәбез. Рәхим итегез, Мөнәвәрә апа.

Мөнәвәрә апа Рамазанова.

Мирхәбибулла абыйлар гаиләсе белән без күрше булып гомер иттек. Мирхәбибулла абый үз чоры өчен аңлы, укымышлы, активист кеше иде. “Эшче” промколхозында агроном булып эшләде, ә Хафиза апаның яшелчәлектә эшләгәнен хәтерлим. Бик акыллы, сабыр хатын иде.

Ризваннар гаиләдә ишле бала үстеләр. Бик тыңлаучан, аңлатканны тиз исендә калдыра, белемгә омтылучан укучы иде. Әти-әниләре үзләренең уңай сыйфатларын балаларында да тәрбияли алдылар.

(Мөнәвәрә апа укучыларның сорауларына җаваплар бирә)

1 а.б.

Рәхмәт, Мөнәвәрә апа. Сезгә исәнлек, саулык, озын гомер телибез.

Гади генә колхозчы гаиләсе татар әдәбиятына күренекле драматургны гына түгел, Башкорт дәүләт университетының доценты, фольклор белгече галим Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗановны да бүләк иткән.

(слайтта Риф Мөхәммәтҗанов фотосурәте күрсәтелә)

“Бер гаиләдән ике талант , ике иҗат кешесе үсү гайре табигый хәл түгел, ниндидер сер дә монда бар кебек? “– дигән сорауга Р.Хәмид болай дип җавап бирә: “ Бу сәләт безнең әткәй – Мирхәбибулладан килә.Әткәй тирә-як ун-унбиш авылда туйлардан калдырылмый чакырыла торган үзешчән артист иде.Аны җырлатыр өчен, махсус рәвештә җыелышып безнең өйгә киләләр иде.Аннан бабаларым арасында да шигырьләр языштыру булган. Мин 4 сыйныфта ук поэмалар яза идем.Район гәзитендә басыла башлады.”Синең язган шигырьләреңне мин уйнап кына әтмәллим”-, дип, Риф абыем да башлап китте.Бергә языша торгач,һәркем үз юлын тапты: ул – фәндә, мин-драматургиядә.”

2 а.б.

Ризван Хәмид – 70 нче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшь драматургларның берсе булып таныла. “Язучы турында белергә уйласаң, аның әсәрләрен күбрәк укы”, - дигән тәгьбир яши халык күңелендә. Без дә драматургның кайбер әсәрләрендә күзәтү ясыйк. Әсәрне укыганнар кабат хәтерен яңартыр, укымаганнар кызыксынып укыр. Аның беренче җитди әсәре – “Синең урыныңа кайттым” драмасы. Ул 1977 елда языла. 1978 елдан бик күп театр сәхнәләрендә куела. Мәскәүдә тәрҗемә ителеп, берничә рус драма театрында сәхнәләштерелә.

(Әсәрдән өзек күрсәтелә.)

1 а.б.

70 нче еллар азагы, 80 нче еллар башы – тормышның иң чәчәк аткан чоры. Нәкъ менә шул чорда драматургның бер-бер артлы “Кайтыр идем”, “Каен җиле” пьесалары дөнья күрә. 1982 елда өч пьесаны эченә алган “Кайтыр идем” исемендә беренче җыентыгы басылып чыга.Һәм бу очраклы түгел. Кайту – иҗаты торгынлык вакытына туры килгән драматургның төп темасы. Әхлакый нормаларга кайту, сафлык һәм самимилек символы булган балачакка кайту, ата-бабаларның изге йолаларына, гореф-гадәтләренә яңадан кайту... “Кайтыр идем” әсәрендәге түбәндәге юлларны алыйк:

“Без Ташлылар

бит әле!

Безнең белән сөйләшергә -

Права иметь ит әле!”

Бу юлларда драматургның туган ягын онытмавы, сагынуы, очып “кайтыр идем” хыялы ачык чагыла. (“Кайтыр идем” әсәреннән өзек куела.)

1 а.б.

Р.Хәмид геройларының прототиплары үз авылы кешеләре, табигать күренешләре, үз авылы табигате, үзе яшәгән мохит.

Бу турыда ул үзе болай ди: “Унлап пьесам туган якта күргән, белгән хәл-вакыйгаларга, кешеләргә нигезләнде.Хәтта исемнәрен дә үзгәртмәдем. Әтием, унлап персонаж булып, әсәрләремә кереп китте. Ул күргәннәр, аның холык, аңа бәйле кичерешләр әсәрләремдә саклана.”

1 а.б.

Һәр кеше үзенең туган авылын аерым бер хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, кеше үзенең туган ягын сагына.

Ризван Хәмид иҗаты өчен дә төп чыганак булып туган як тора. “Әйе, менә мин инде илле еллап Казанда яшәсәм дә, аның турында бер генә дә зур әсәр язганым юк. Кайбер геройларымны Казанга күчереп карыйм. Ләкин бу очраклык кына булып чыга. Героем, бәхетсез булып, туган ягына кайтып китә. Үзем өчен дә Ярмәкәйнең Ык, Кыдаш буйлары, Усман -Ташлы, Суккул, Турай, Иске Шах авылларын, Октябрьский шәһәрен әле дә язам мин. Туган як җырчысы булып чыгам икән, әгәр пьесаларымны җыр белән чагыштырсак... “-, дип искә ала ул.

2 а.б.

Быелгы көздә (24 нче октябрьдә) якташыбызга 70 яшь тула. Без, драматургның якташлары, аның иҗат уңышларына куанып яшибез, яңа әсәрләрен көтеп алабыз, талантлы шәхесебез белән горурланабыз, үзенә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

Х.Туфанның “Талантлы син, Кеше туганым!” шигыре нәкь Р.Хәмидкә багышлап язылган диярсең:

Талантлы син, Кеше туганым! –

Сәләтлесең һәрбер иҗатка;

Дөнья дигән Бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың.

Талантлы син, Кеше туганым!

Безгә дә шундый ихлас әйтелгән сүзләрне ишетергә язсын, без дә шул ук җирдә туып, бер үк суны эчеп үскән кешеләр бит. Кешеләрне куандырып яшик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Шагыйрә К.Булатова белән очрашу үрнәге....

Индивидуальное коррекционное занятие по коррекции звукопроизношения «В гостях у Шуши».

Конспект занятия составлен для работы с ребёнком 9 лет.Диагноз: РОПЦНС, синдром детского аутизма.Логопедическое заключение: НОНР, нарушено произношение звуков Ш, Ж, Р, РЬ. Пассивный словарь знач...

Авторлык программасы "Шушы яктан, шушы туфрактан без"

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши тор...

Шушы яктан, шушы туфрактан без!!!

Электив  курс  өчен  авторлык  программам....

ПРОЕКТ “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”

Милли мәдәният нигезендә гомумкешелек культурасы формалаша. Балаларны тарихи чыганаклар, туган як мәдәнияте белән таныштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү белән без, укытучылар һәм ата-ана...

Дәрес эшкәртмәсе : "Үсемлекләрнең туфрактан туклануы"- 6 сыйныфта биология дәресе

    Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белемнәр үзләштерү.      Максат: үсемлекләр мисалында туклану процессы турында күзаллауларны киңәйтү....