Әмирхан Еники “ Әйтелмәгән васыять” хикәясенә анализ.
план-конспект урока (11 класс)
Предварительный просмотр:
Тема: Әмирхан Еники “ Әйтелмәгән васыять” хикәясенә анализ.
Максат.
1. Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; “Әйтелмәгән васыять” хикәясен өйрәнү;
2. Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;
3. Укучыларда Әмирхан Еники иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз.
- Ә.Еники портреты.
- Мультимедиа проекторы.
Дәреснең планы.
#1054;ештыру. Уңай хәләт тудыру.
Укучыларны барлау.
II. Актуальләштерү.
1. Үткәннәрне кабатлау.
2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
III. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясен анализлау
- Әсәрнең сюжетын искә төшерү.
- Әсәрдәге детальләр, психологик диалог, символларны өйрәнү.
3. Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.
IV. Өй эше бирү.
V. Йомгак.
Дәреснең барышы.
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн, кадерле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз.
Укучылар, үткән дәресләрдә без Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм аның “Әйтелмәгән васыять” хикәясе белән таныштык. Үткән дәресләрдә алган белемнәрне тиз генә тест ярдәмендә тикшереп алыйк әле.
II . Актуальләштерү.
Сораулар мультимедиа экранында чыга.
1. Ә.Еникинең тормыш даталарын билгелә
а) 1887- 1938
б) 1906- 1944
в) 1909 – 2000
2. Әмирхан Еникине кем буларак өйрәндек?
а) шагыйрь
б) прозаик
в) драматург
3. “Әйтелмәгән васыять”
а) роман
б) хикәя
в) повесть
4. Әсәрнең үзәгендә кем образы тора?
а) Миңлебай карт
б) Сәетгали
в) Акъәби
5. Акъәбинең олы улы
а) Суфиян
б) Геннадий
в) Борис
6. Вакыйга кайда бара?
а) Юлкотлы авылында
б) Саратовта
в) Пермьдә
7. Акъәбинең чын исеме
а) Аксылу
б) Акбикә
в) Акъәби
Укытучы. Димәк, Әмирхан Еники проза өлкәсендә уңышлы иҗат итә. Ул эпик әсәрләр иҗат итә, хикәя, повесть, романнар яза. Без аны прозаик буларак беләбез. Ә менә язучының иҗат үзенчәлеге нидә?
Укучы. Аның хикәяләре психологик тирәнлек, рухи нәфислек бөркелгән кыска, киеренке сюжетлы әсәрләр буларак үзенчәлекле.
Әмирхан Еникинең иҗат сере дә кешенең эчке дөньясын сурәтләүдә.
Әмирхан Еники хикәя- повестьларының үзенчәлеге - кешенең эчке Кеше язмышларын сурәтләү.
Укытучы. Әмирхан Еники нинди темаларга мөрәҗәгать итә?
Укучы. Әмирхан Еникинең иҗат тематикасы бик киң. Алар арасында иң зур урынны алып торучы тема – туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт, гореф-гадәтләрне онытмау, йолаларны хөрмәтләү, иманлы кеше булу.
Укытучы. Ә бу тема бигрәк тә кайсы әсәрдә чагылыш таба?
Укучы. “Әйтелмәгән васыять”тә.
III. Яңа темага кереш.
Укытучы. Бүген без Ә.Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәреснең төп максаты: “Әйтелмәгән васыять” хикәясен анализлау,2д2би телебезне 1стер1 һәм Ә.Еники иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Укытучы . “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең сюжетын искә төшерик.
Әсәрдә бер сюжет сызыгы бар.
Әсәрнең сюжетында 3 зур өлеш, вакыйга бар:
1. Акъәбинең авылдагы тормышы.
2. Шәһәрдә авырып ятуы.
3. Акъәбинең үлеме.
Кыскача һәрбер вакыйганы кабат карап чыгыйк әле.
1. Акъәбинең авылдагы тормышы турында искә төшереп сөйләгез.
Укучы. Акъәби далада кизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. Әбинең карты якты дөнья белән мәңгегә саубуллашкан, балалар төрлесе-төрле якка таралышып беткәннәр. Акъәби өйдә берьялгызы торып кала. Һәр көнне балаларының кайтып керүләрен өзелеп көтә. Әмма алар сирәк кайталар шул: эшләре күп. Әбинең саулыгы көннән- көн начарлана. Ләкин аны күршеләре ташламый, керәләр, хәлен белешеп торалар, чәен куеп эчерәләр, кош-кортын карыйлар, өен җылыталар. Авыл халкы көченнән килгән шәфкатьне кызганмый.
Укытучы. Авыл халкы бер-бер беренә карата, чынлап та, ярдәмчел. Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә ди халык. Ә бу әсәрдә без моны бигрәк тә кем образы аша күрәбез?
Укучы. Күршедәге яшь хатын Гарифә образы аша. Ул Акъәбинең ашау--эчүен кайгырта, йорт-җиренә һаман күз-колак булды. Карчыкның хәлен белешеп торды, ә инде авыруның хәле бер дә алга бармагач, балаларына хәбәр итте.
Укытучы. Укучылар, олыгайган кешеләргә, Акъәбидәй ялгыз калган карчыкларга без дә миһербанлы булыйк, игелекле эш вә гамәлләр күбрәк кылыйк. Гарифә образы безгә үрнәк булып тора.
Икенче өлешкә күчик.
2. Шәһәрдә авырып ятуы.
Акъәбинең авылдашлары белән саубуллашып шәһәргә китәр минутлары җитә. Изге туфрактан, авылдашларыннан аерылып китү аңа бик тә кыен була.
Менә ул шәһәрдә - балалары янында. Ул үзе бер бүлмәдә ята. Урын-җире чиста, тамагыннан да өзмиләр, тик әбинең җаны тыныч түгел.
Әбинең кызы белән киявенең тормышы үз агымына бара да бара.
Еш кына кунаклар да килеп китә, туган-тумачалар да гөрләшеп утыра. Тик ялгыз бүлмәдәге карчыкка гына берәүнең дә исе китми.
Бары тик шагыйрь кергәләп, аның үткәнен, хәлен белешеп ала, үзенең әнисе юклыгыннан моңая: “Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул”, - ди.
3. Акъәбинең үлеме.
Акъәбинең сулыш алуы көннән- көн кыенлаша бара. Якты дөнья белән саубуллашыр көннәре якынлаша. Балалары алдына аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре килеп баса. Һәртөрле сәбәпләр табып, аның теләгенә каршы килеп, әниләрен больницага озаталар. Үзләренчә, биредә аңа хөрмәт күрсәтәләр, врачлар карый. Ләкин күп тә үтми, Акъәби күзләрен мәңгегә йома.
Укытучы Әс2рд2 табигатьне тасвирлау к1ренешл2ре, дала зур м2гън2г2 ия.
“ Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар...”
Нинди образ белән очрашабыз?
Укучы. Әлеге юлларда дала тасвирлана.
Укытучы. Әйе, автор дала ярд2менд2 башкорт халкыны8 к0р к18елл2рен, х0рлек яратучы 5аннарын к1рс2т2.
Димәк, “дала” образы, сезнеңчә, нинди образ?
Укучы. “Дала” образы - халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы.
Хикәянең герое Акъәбинең тормышын башкорт даласыннан башка күз алдына китереп булмас иде: Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби булып, аның баскычлы тарихы, мәгънәле дөньясы , моңсу табигате, рәнҗеш тулы җырларында чагылып-чагылып китә торган ярсу батырлыгы кылганнар символында гәүдәләнә.
Укытучы. Ә дала нинди?
Укучы Тын, буш, моңсу да.
Укытучы Әсәр үзәгендә кем образы тора?
Укучы - Әсәр үзәгендә Акъәби образы куелган. Аның уй-тойгылары, үтә кешелекле һәм җитди уй-омтылышлары тасвирлана. Бу образда халык рухы, аның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылыш таба.
Укытучы Тагын Акъәби турында ни әйтә аласыз?
Укучы. Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.
Укытучы. Акъәби балаларының олы дәрәҗәгә ирешүләренә ихлас күңелдән куана. Ләкин аның җаны тыныч түгел Ул нигәдер борчыла? Сез ничек уйлыйсыз, Акъәби ни өчен өзгәләнә?
Укучы. Балаларының читкә чыгып китүләренә җаны сыкрый, җитмәсә туган авылларына бик сирәк кайталар.
Укытучы. Сезнеңчә, әбинең борчылуы урынлымы?
Укучы. Әсәрдән күренгәнчә, олы улы Суфиянның рус кызына өйләнүен бик авыр кичерә. Акъәби моны башкорт халкыннан йөз чөерү, читләшү дип саный, чөнки оныклары Татьяна, Светлана, Геннадий , Борислар әбиләренә дәшәрлек башкортча бер авыз сүз белмичә үсәләр. Суфиян гаиләсендә башкорт милләтенең теле, гореф-гадәтләре югалган.
Укытучы.Хик2яд2 халык тәҗрибәсе, традиция -гадәтләре янәшә куела. Яңадан искә төшерик әле, нәрсә соң ул васыять?
Укучы Васыять – берәүнең үлем алдыннан әйтеп калдырган теләге, үтенече.
Укытучы. Ә ни өчен әсәр “Әйтелмәгән васыять” дип атала?
Укучы.- Акъәби балаларына васыять әйтеп калдырырга тели.
Укытучы. Нинди васыять турында әйтергә тели икән?
Укучы. Акъәби балаларына туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга, гореф-гадәтләрдән аерылмаска, туган нигезне онытмаска кирәк дип әйтеп калдырырга тели, үзен мөселманча җирләүләрен тели. Ләкин аның бу теләге дә кабул булмый.
Укытучы. Аны соңгы юлга озатканда шагыйрьнең сүзләре бик гыйбрәтле. Әйдәгез, кабат шул юлларга күз салыйк әле.
“Кадерле дуслар, без ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык. Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем. Әмма нәрсә беләбез без аның хакында? Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын?.. ”
Шагыйрь, карчык кебек үк, борынгы йолаларның онытылмаска тиешлеге хакында фикер йөртә. Әби каберендә аның хакында иң дөрес, иң соңгы сүзне әйтеп калдырырга тели. Ләкин, кызганычка каршы, аны ахыргача тыңлап та бетермиләр, киресенчә, тиргиләр.
Әсәр ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Укучылар, ә бу сандыкта ниләр бар?
Укучы. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта: чуклы камчы, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы һ.б. Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган.
Укытучы. Сандык эчендәге предметларның һәркайсы диярлек мәгънә вазифасын үти. Ул әйберләр - башкорт халкының күпьеллык хәзинәсен, буынара бәйләнешләрне, тулаем тарихи-милли яшәешен чагылдыра торган символлар.
Уйлап караыз әле, ил анасының кәфене нәрсәне аңлата.
Укучы. Кәфен – тирән мәгънәне аңлата. Ул халыкның күптәнге йоласы.
Укытучы. Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар “хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга ничектер кыймадылар.
Укытучы. Кабат әсәргә кайтыйк әле. “Дала буйлап кылганнар йөгерә. Шул кылганнар арасыннан таякка таянган Миңлебай карт килә. Әйтерсең ул - безнең ерак бабаларыбыздан килгән илче, безне Акъәби васяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы.
Аның :”Кайтыр, насыйп булса кайтыр... Ә син учагың карый тор, учагың... Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди.
Ә ни өчен Миңлебай карт : “Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди. ?
Укучы. Чөнки Миңлебай карт Акъәбинең ялгызлыгын аңлый. Әгәр ул-бу була калса, ягъни Акъәби үлә-нитә калса, нигезнең бетәчәген искәртә. Балалар туган нигезгә, туган җиргә кайтсыннар, нигезне онытмасыннар, ташламасыннар, учакны сүндермәсеннәр, милләтебезнең рухын-гореф-гадәтләрен, йола –тарихын онытмасыннар, сакласыннар дигәнне аңлат
Йомгаклау.
Укытучы. Акъәби - халык анасы. Аның васыяте – халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, без телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы - шуның сагында.
(“Әнкәмнең догалары” җыры яңгырый )
Бары тик әнкәйләрнең догалары, хәер-фатихалары гына яшәү көче бирә. Безгә аларның фатихаларын алу өчен, күп көч куярга кирәк. Аларның кадерләрен исән чакта белик.
Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзәләргә каратып:
Догаларын, керсез теләкләрен
Биргән алар сезгә яратып.
Елатмагыз әниләрегезне,
Күз төбәтеп юллар чатына:
Онытмагыз – сезне төп нигездә
Әнкәегез йорты чакыра..
Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, “Әйтелмәгән васыять” нең әһәмияте чиксез зур. Ул буыннар бәйләнешен, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.
Өй эше. Хикәядәге кылган һәм учак образларының вазифасын билгеләргә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ 2-х эпизодов: 1. "Встреча Аксиньи с ландышем" по роману М. А. Шолохова "Тихий Дон" (Т.4, ч. 7, гл.1.) 2. Сочинение. Анализ эпизода "Изображение снежного заноса" по роману М.А. Шолохова "Тихий Дон" (Кн.3,ч.6,гл.50).
Раскрыть душевное состояние персонажа через описание картин природы ( по роману М.А.Шолохова "Тихий Дон"). 1. Урок анализа эпизода. 2. Сочинение - анализ эпизода....

Урок - практикум . Элективный курс «Занимательная жизнь русского слова». 9класс Тема урока: «Лингвистический анализ текста В.П.Астафьева «И прахом своим …»» Цель урока: Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфоло
Цель урока:Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфологическом и синтаксическом уровнях языка.Задачи урока:применить полученные теоретические знания о ли...

Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок». Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок».
Тип: урок- исследование Цели: 1) познакомить с фактами биографии А.Платонова; ...

ТЕКСТ ЛИРИЧЕСКОГО ПРОИЗВЕДЕНИЯ КАК ОБЪЕКТ ЛИНГВИСТИЧЕСКОГО АНАЛИЗА /из опыта работы: анализ стихотворения М.Ю.Лермонтов «Из-под таинственной, холодной полумаски»/.
В современном преподавании литературы в школе одной из самых важных является работа над анализом, изучением, исследованием художественного произведения.В связи с этим наиболее эффективной формой...
Статья по методике математики Анализ УМК: Мордкович А.Г. Алгебра и начала математического анализа 10-11 классы (базовый уровень)
Анализ УМК: Мордкович А.Г. Алгебра и начала математического анализа 10-11 классы (базовый уровень)...

Анализ стихотворения А.С. Пушкина "Зимняя дорога. Анализ стихотворения Есенина «Пороша».Сопоставительный анализ стихотворения С.А. Есенина «Пороша» с приведённым стихотворением А.С. Пушкина «Зимняя дорога».
Стихотворение А. С. Пушкина « Зимняя дорога» — одно из замечательных произведений русского поэта. Когда читаешь это стихотворение, невольно представляются унылые и в то же время таинственные рус...
