Хәбәрдарлык күп кенә бикле ишекләрне ачты. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызга күренекле язучы, публицист, драматург Гаяз Исхакый "кайтты". Мәктәп программаларында да Г. Исхакый иҗатын өйрәнүгә шактый вакыт бирелгән. Әйтик, (рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә) 5 нче сыйныфта "Кәҗүл читек" , 8 нче сыйныфта "Сөннәтче бабай", 9 нчы сыйныфта "Җан Баевич" , 10 нчы сыйныфта "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрләре өйрәнелә.