Гасырларны кичкән бу шәхес (Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә) Рамазанова Розалия Гарифулла кызы
методическая разработка на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Без бүген татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган,якты янучы йолдызларыбызның берсе- әдәбиятыбызның йөзек кашы,олуг әдибебез,фикер иясе, аксакал язучыбыз Гомәр ага Бәшировка багышланган “Гасырларны кичкән бу шәхес” –дигән әдәби кичәгә җыелдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrm_bulasy_zal_matur_itep_bizl.docx35.71 КБ

Предварительный просмотр:

Гасырларны кичкән бу шәхес

(Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә)

Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Бәйрәм буласы зал матур итеп бизәлә. Язучының портреты, чәчәкләр. “Гасырларны кичкән бу шәхес”-дигән язу.

“Туган як җырчысы”- дигән китап күргәзмәсе.

Сәхнәгә алып баручылар өчен өстәл куела. Кичәне 2 укучы алып бара. Кичәне әдәбият укытучысы ачып җибәрә.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн килгән кунаклар, укытучылар,укучылар!

Без бүген татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган,якты янучы йолдызларыбызның берсе- әдәбиятыбызның йөзек кашы,олуг әдибебез,фикер иясе, аксакал язучыбыз Гомәр ага Бәшировка багышланган “Гасырларны кичкән бу шәхес” –дигән әдәби кичәгә җыелдык.Хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

Акрын гына “Җидгән чишмә” көе ишетелә.

1.а.б.Ф.Яруллин “Якты талант”

Ходай сезгә бер дә җәлләмичә

Ике нәрсә биргән тиң санап:

Беренчесе аның озын гомер

Икенчесе-якты,зур талант.

Шул талантның яктылыгы белән

Яктырып сез кара елларны.

Атладыгыз алга,һаман алга,

Ялгышмыйча барыр юлларны

Ә бит еллар гел болганып торды,

Юллар бетте тәмам буталып

Төннәр карасыннан чыгалмыйча

Калучылар әзме тукталып?!

Муеннарны заман борган чакта,

Шытырдатып йоз һәм мең кабат.

Аңладыгыз борылу ярамавын

Халык йөрәгеннән сулгарак.

Вакланмады,үсә генә барды

Сезнең шушы якты,зур талант.

Бу талантка халык кайта-кайта

Рәхмәт әйтер әле мең кабат.

Ике юлын укыганда әкрен генә 2 алып баручы чыгып утыра.

1.а.б. Татар халкының күренекле улы Гомәр ага Бәширов тормышчан,югары сыйфатлы әсәрләре белән киң катлам укучылар арасыннан танылды.Аларның мәхәббәтен,тирән ихтирамын казанды.

2.а.б.Гомәр ага бөтен татар халкының акыллы киңәшчесе булды.Изге чишмәләребезнең меңнәрчә кешеләргә елләр буе рәхәтлек,сихәтлек биргәндәге кебек Гомәр Бәшировның  иҗаты да яшьләргә киңәш  бирә һәм ярдәм итә.

1.а.б. Гомәр ага Бәширов әдәбиятыбызның алтын хәзинәсе булган “Сиваш” повестен, “Намус” романын, “Туган ягым- яшел бишек” повестен, “Җидегән чишмә” романын иҗат итте.

2.а.б. Гомәр ага күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү буенча эшчәнлек алып барды. Соңгы елларда иҗат ителгән “Көзге ачы җилләрдә” , “И язмыш,язмыш”, “Сарут”  повестьлары гуманистик идеяләр белән сугарылган,аларда тормыш,социаль проблемалар күтәрелә. “Гыйбрәт” романы вакыт,авторының үзе турындагы уйлануларына нигезләнә.

Әдипнең әлеге әсәре тәмамланмый калды.

1.а.б. Күптәннән үк Казанда яшәсәм дә ,күңелемнең, рухымның беркайчан да туган ягымнан аерылганы юк.Казан арты,Тукай ягы белән чын күңелдән горурланам.

Безнең як илебезгә бик күп танылган язучылар,революционерлар бирде.

Туган якларым минем дә эчке дөньямны,бөтен тормышымны гомерем буена җылытып, баетып торды.Үзенең җанга якын газиз табигате,халкының ифрат та катлаулы,тирән мәгънәле тарихы, балачактан ук күңелләргә сеңеп калган игелекле гореф-гадәтләре,әдәби телебезнең нигезенә салынган бай, матур.йөгерек теле белән туган ягым һәрвакыт минем ышанычлы таянычым,акыллы киңәшчем булып килде.Бик рәхмәт туган якларга!Һәммәбез дә күреп,белеп торабыз: авыл халкының тормыш-көнкүреше җиңелдән түгел.Бөтен терлекченең эше һәрвакыт муеннан.Менә шул авыр эшләрне җиңеп ,арып-талып кайткач,ял итеп алырга да кирәк ләбаса.Шундый чакларда укыр өчен,халык арасында язып алган берничә шаян мәзәк җибәрәм.

2.а.б. Хәзер Гомәр аганың берничә мәзәген тыңлап үтәбез. (укыйлар)

1.а.б.Г.Бәшировның иҗат биографиясендә әһәмияле урын тоткан “Сиваш” повесте бар.Әсәрнең вакыйгасы-гражданнар сугышы.Солдат Гомәрнең үз башыннан узган чын хәлләр,кызыл солдатларның туганлык,дуслык хисләре ил өчен утка-суга керүләре.

Җыр: Тынычлык турында

2.аб.Гомерләре буе җирне һәм Ватанны олылап язган әдипләр бар.Бу сыйфатларга да хас, ә Гомәр ага Бәшировта бу хис аеруча көчле.Әсәрләре-моның ачык дәлиле.

“Намус”ны укыган чакта үзеңне гел хуш исле үләннәр арасында,болын-тугайларында итеп тоясың.

2.а.б. “Намус” романын сугыш барган көннәрдә язуга ирешә.Шул чор татар авылын сурәтләп, автор үз халкының бай рухи дөнҗясын ачып бирә.

“Газизнең хаты” (1 укучы яттан укый)

1.а.б. Сугыш чорында языла башлап, 1948 елда башта.-  “Совет әдәбияты” журналында,аннары аерым китап булып басылып чыккан “Намус” –Г.Бәшировка язучылык шөһрәте алып килгән бәхетле язмышлы әсәр булды.

1951 елда әлеге романга Дәүләт премиясе бирелә: ул немец кытай, поляк, венгр, вьетнам ,украин, казак, үзбәк һ.б. бик күп телләргә тәрҗемә ителә,матбугатта югары бәя ала.

    “Намус” тан өзек.

Сәхнәдә Әпипә белән Мәүлиха түти.Орлык аерып утыралар.Сәйфи керә.

Сәйфи:Кайтмадың мени әле?

Мәүлиха:Юк шул.нишләптер кайтып җитмиләр.Эшләре озаккарак сузылды.

(Мәүлиха каш өстеннән кулын куеп басу ягын күзәтә)

Мәүлиха:Гомере озын булыр, әнә кайтып киләләр.

(Басу ягыннан иңнәренә көрәкләр күтәргән 4-5 хатын-кыз төркеме кайтып керә)

Мәүлиха:Бик арыдыгызмы, Нәфисә? Гел җәяү бит, ә! Шулкадәр җирдән!

(Нәфисә “әйе” дигән сыман башын ия.иптәшләренә борылып)

Нәфисә: Сез кайтыгыз,гөлкәйләрем. Төштән соң килерсез.Бодай орлыгын тазартып бетерәсе булыр. (тегеләр көрәкләрен алып кузгала башлыйлар)

Зәйнәпбану. Әйдә бергә генә кайтабыз инде.

Нәфисә: Ярый алайса.(Нәфисә яулык белән битен сөртеп ала үзе Сәйфине күзәтә.Сәйфи кулларын бишмәт астына яшергән килеш арлы-бирле йөргәли)

Нәфисә: Сәйфи абый,берәр сүзең бар идеме әллә?

Сәйфи. Сүз дип… персидәтелнен, ниләр әйтәсе билгеле инде. Аланбаштан комиссия киләсе, диләр, тикшерергә . Менә караштырып йөрим. Кайда ничек? Орлыгы- фәләне, сабаны- тырмасы, дигәндәй…  План, план!

Нәфисә. Ә-ә-ә… ярышташлар киләсемени? Оятлы булмабыз микән соң, дисвительни, бәлки, кызарырга да туры килер. Елы шундый бит.

/Нәфисә аңа  сөздереп/Сәйфи Мәүлиха белән Әпипә арасында торган савыттан бер уч бодай ала.

Сәйфи. Бу нәрсә сезнен,: орлыкка дигәнегезме, әллә бракка чыкканымы?

Мәүлиха. Монысы орлыкка ярамый, кем Сәйфулла, бусы чүпкә чыкканы.

/капчыкларга күрсәтеп/ орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була. Бусы инде, алла кушса. Бигрәк тә ышанычлы буласы. Менә Гафифә белән берәмтекләп чүпләдек.

/Сәйфи кулындагы бодайга «өф-өф» өреп ./

Сәйфи. Һе, монысының нәрсәсе ошамый була инде, янәсе кайсы ягы килешми.

/Нәфисә бер уч бодай алып, уч төбен җәеп күрсәтә./

Нәфисә. Боларнын, кайсы янчелгән, кайсы сынган, кайсыберсе бик чирләшкә.

Андыйларның күбесе тишелсә дә, ителек күрсәтмәс иде. Орлык өчен ярамый болар, алыштырырга кирәк.

Сәйфи. Алай икән/ йөргәли /Карап- карап торам да,  нечкәли башлагансың әле син, Нәфисә кодача, әнә бит нихәтле орлыкны әрәм иткәнсен, . Интирисне, каян алып тутырыйм мин аны?Ярый ла казна бирсә?! Бирмәсә? Үзегез табыгыз дисә? Юк, быелгысы елны бодай нечкәләп булмый, кем, Нәфисә кодача.

Нәфисә.  Нишләргә кушасын соң, Сәйфи абый?

Сәйфи. Картлар әйтә: юрганыңа  карап аягыңны  суз.,ди.

Шулаймы? Моңа  кадәргесе дә бик җиткән. Бүтән бригадирлар артыгын кыландырмыйлар бит. Ә сиңа  орлыкның да яхшысын гына бир, кыш буе кешеләреңне дә укыт, тэҗрибә  ясарга дип, ачуым килмәгәе, әллә нинди нәмәстәкәйләр кайтарт! Беләсең бит заманаларның  авыр икәнен! Бүгенгесе көнне, 1 пот орлык өчен аh- ваҺ килеп йөргән чагыбызда, булган орлыкнын, кадерен белик, стал- быт, әрәм- шәрәм итмик.

Сәйфи.Хи-хи-хи!Колхоз председателен үгетли бит,ә! Кара син моны! Соң  безгә кем мишәйтли? Үстерә бирегез.

Нәфисә. Ярты-йорты орлык беләнме? Ярты җирне шәрә калдырыпмы?

Сәйфи. Казна бирмәсә, хәзергесе көнне миндә юк.Бигайбә!(Китә,борыла төшеп) Казнадан бирәләр икән,анда икенче мәсьәлә,анда күз күрер.

Әпипә.үгә ме соң кайтырга? Бакчый,без генә калдык бит (берәү дә җавап бирми бар да уйда)

Нәфисә.Я.Нишлибез соң .гөлкәйләрем.Болай булгач. Безнең бодай орлыгыбыз җитми бит.

Зөйнәпбану.Җитмәгәннән нишлисең? Башны ташка орып булмый ул.Җиткәнче чәчәрбез дә калганы калып торыр тагын.Сәйфи чулак баребер орлык җитми ,-ди бит әнә.

Мәүлиха.Тукта әле ,нәрсә лыкылдыйсың соң син? Җирне кысыр калдырырга дисеңме?

Зәйнәпбану.Соң, орлык җитмәгәч.

Мәүлиха.Ай аллам,бәбкәм.Юньсез сүз сөйләмә әле,тфү-тфү,авызыңнан җил алсын.Икмәк шундый кирәк чагында,сугыш икмәк сорап торганда.басуны кысыр калдырсаң,Җир йотар үзеңне.

Зәйнәпбану.Соң,аптыраганнан әйткән сүз инде.

Карлыгач.Нәфисә апа,әгәр дә җитмәгән орлыкка үз арабыздан җыеп салсак, ә? Әҗәткә биреп торсак,көзгә хәтле.

Нәфисә. Ишеттегезме.ишеттегезме? Карлыгач нәрсә ди? Әйдәгез,гөлкәйләрем,болай булгач, кайтышыйк инде.Кайтыйк та өйдәгеләр белән киңәшеп,уйлашып килик.Кем күпме бодай әҗәткә биреп тора ала.(Кереп китәләр)

2.а.б. Туган якның гүзәллеген,аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Кечкенә Гомәрдә туган ягына карата йөрәгендә бөреләнә башлаган мәхәбәтен,үсеп җитеп язучы булгач үзенең әсәрләренә салгандыр.

Җыр:

1.а.б. “Туган ягым-яшел бишек”, “Җидегән чишмә” әсәрләрен Гомәр ага Бәширов балачактан күңелендә калган хәтирәләрен яңартып ,инде олыгайгач,уйландырган уйларын,табигатьнең пычрануын,чишмәләрнең кибүен күреп,урманнарның кеше,транспорт йөрүеннән тапталып бетүенә ачынып язган.

Нәфисә. Бодай бөртекләп сайлауның нигә кирәген үзең дә беләсең бит, Сәйфи  абый. Колхозның төп байлыгы шушы бит.

Сәйфи. Кайчагында белгәнеңне дә онытып торырга туры килә ул., Нәфисә кодача. Ярый да райком миннән: «Бүген ничә бөртек бодай чүпләдең ,ничә гөрләвекне борып җибәрдең?»- дип сораса. Аны сорамый бит ул, юк бит! Эш сорый ул миннән, орлык хәзерләүне сорый. Потлап сорый, тонналап!

Нәфисә. Моны да сорар, Сәйфи абый. Сорамый булмас! Райком да сорар. Узең дә беләсең: быел уңышны күбрәк алырга ниятләп торабыз бит, Сәйфи абый.

(Сәйфи көлә)

Сәйфи: hи- hи-hи-! Шулаймени әле? Алсаң , ала бир. Тик миннән бутән орлык кына сорама, Яме! Миңа  бүгенгесе көнем кадерле. Иртәгесе өчен ишәк кайгырсын. Иртәгә  әллә кем бар, әллә кем юк әле. Ә миңа бүгенгесе  кадерле, белдеңме ?

( Сүзгә Мәүлиха кушыла)

Мәүлиха: Инде кем, Сәйфулла туган, әйтсәң сүзгә чыга, төртсән, күз чыга дигәндәй, иртәгеге көнне кайгыртмаганга күрә дә әнә шулай кырда калды безнең былтыргы игеннәр.

Сәйфи. Hи, таптың сүз! «Тимерче ат дагалаганда, бака ботын кыстыра», ди. Шуның шикелле. Орлыкны ничек җиткерергә, планны ничек 100% итәргә? Менә кайда хәзерге көннең кадагы.

Сәйфи. (Нәфисәгә) Син  ул җиреңне күпмедән чәчмәкче буласың әле?

Нәфисә. Планда болай инде ул, Сәйфи абый, агроном өйрәткәнчә, яхшы уңыш алу өчен гектарына 175 килодан ким чәчәргә ярамый.

Сәйфи. Ай-яй! Дисвительни, мулдан икән үзеңнең исәп. Әнә гектарына 120 шәр килодан бирермен, шуны җиткер! Хәзергесе көнне шуннан артыгын сыңар орлык та бирә алмыйм. Бигайбә!

 Нәфисә. Ни сөйлисең син, Сәйфи абый, син безнең бөтен өметебезне кисмәкче, ике кулсыз итмәкче буласың мени? Ни өчен шулкадәр тырыштык соң без? Көз кәне, тез тиңентен сазга батып, инеш төбеннән ләм ташыдык. Күз ачмаслык бураннарда, көртләр ерып, нигә кар тоттык? Акча суык димәдек, кыш буе нихәтле тирес чыгардык, көл җыйдык, бүтәннәрен җыйдык. Ни өчен? Уңышны күп алу өчен бит. Сәйфи абый, фронтка икмәкне күп итеп бирү өчен!

2.а.б. Табигатьне  пычрату. Аңа зыян китерү очраклары артты.Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды,чишмәләр кибә, тугайлар сайравы сирәгәйде,урманда киек җанварлар үлеп бетә башлады,меңьяшәр имәннәр кипте-болар барысыда һәлакәт.Әгәр дә вакытында аңыбызга килмәсәк,табигатькә якынаймасак,үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып яза олы әдибебез.Арыш чәчкәндә йомырка тәгәрәтүче бабайлар да,каз өмәсенә утырмага килүче кызлар да, сөлге чигүче яшь  киленнәр дә бетсә,күңелләребез кайтмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый.Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре нинди матур,нинди гүзәл!

Бию:

2.а.б. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли.Күккә ашкан таулар артыннан,үзенең алтын күлмәген киеп,көн дә табигатьне сәламләүче кояшны,аның яктысында җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

1.а.б. Балачак-кеше гомерендә бер генә була.Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да онытылмыйлар.Һәр кеше аны сагынып,юксынып искә ала.

(Гомәрнең киез итекләр белән кайту күренешен сәхнәләштерү)

2.а.б. Әйе, халык йолаларга, гореф-гадәтләргә,бәйрәмнәргә бик бай.

Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр.Нәрсә генә эшләсәләр дә. Алар бер-берсенә таянганнар. Эшне күмәкләшеп эшләгәннәр.Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр.Уен-көлке,җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган

Бию:

2.а.б. Гомәр ага Бәширов, балачак образына бәйләп. Туган авылын, татар халкының ел саен үткәрелә торган изгедән-изге йолаларын,бәйрәмнәрен нечкәләп сурәтли.Аңа  мәхәббәтен белдерә.Минемчә, нәкъ  менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул- “Туган ягым-яшел бишек” әсәре.

1.а.б. Туган ягында нинди генә бәйрәмнәре юк аның! Сабантуе дисеңме, ашлык чәчү. Печән чабу, каз өмәләре, өйгә килен төшерү дисеңме.- аларның һәрберсе кадерле. Җирләр кардан ачылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да үз тәртибе бар.Әнкәйләр иртән  иртүк йомыркаларын әзерләп куйган иде.Гомәр белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр.Бабайлар,шулай эшләгән чакта, иген уңар. Ашлык бөртеге йомырка кадәр булыр, дип ышандырганнар.

(Орлык чыгару куренешен сәхнәләштерү)

2.а.б. Олы язучыга. остазларына, җәмәгать эшлеклесенә чиксез рәхмәтләрен, соклану тулы хөрмәтләрен әдәбият әһелләре үзләренең язмаларында ачык чагылдыралар.Бу олы шәһес турындагы истәлекләр аның белән якыннан булган һәркемнең йөрәгендә сакланыр.

1.а.б. Гомәр ага- үзенең әсәрләре кебек үк төпле кеше.Ул һәр төрле ыгы-зыгылардан югары була белә.Үз өстенә чәчрәп кунганнар дәрәҗәсенә төшеп вакланмый.Юк-бар бәхәскә катышмый.

(Т.Миңнуллин)

2.а.б. Гомәр абый Бәширов гаять катлаулы 20 гасырны буеннан-буена исән-имин үтүе белән бер бәхетле булса,тулы бер 100 еллык тарихыбызны бик талантлы гәүдәләндергән каләм әһеле булуы сәбәпле тагын да сәгадәтле. (Ф.Галимуллин)

1.а.б. Иманым камил: килер бер көн һәм татарның зирәк баласы,телебезнең тәме хакында укып туймаслык китап язар.Һәм ул үзенең бу әсәрендә олуг әдибебез Гомәр Бәширов әфсен өргән җөмләләргә кабат-кабат тукталыр. (Зөлфәт)

“Яз да,яз инде хәзер” (Х.Туфан)

1.а.б. туган якка булган мәхәббәтен укучыга җиткерүдә әсәрнең әһәмияте бик зур. Гади сүзләр белән генә аңлатып  бирә алмаган хисләрне бик җыйнак итеп аңлата язучы.Туган якның матурлыгын һәр кеше дә күрә алмый торган нечкәлекләрен күрсәтә.Газиз халкыңның рухи байлыгын онытырга ярамый.Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре нинди матур,нинди гүзәл!

2.а.б. Автобиографик повестьтан соң байтак вакыт узгач,Гомәр Бәширов “Җидегән чишмә” романын иҗат итте. Әсәрнең иң беренче уңышы: әле татар әдәбиятында бер мәртәбә дә диярлек күтәрелмәгән проблемаларны – табигатьне саклауны- шулай зур итеп,кызыклы,тере кешеләр, җанлы характерлар аша сурәтләп бирде.

Җыр: Җидегән чишмә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

"Талантлы син, кеше туганым" шигыре аша Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү (дәрес эшкәртмәсе)

Х.Туфанның тормыш юлын иҗаты белән бәйләп өйрәнү тәҗрибәсе, төркемнәрдә эш, иҗади биремнәр, сәнгатьнең төрле өлкәләрен бергә үреп, укучыларны кызыксындыру, гаҗәпләндерү аша укыту тәҗрибәсе (Осмысление...

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы аша үз халкына , милләтенә хезмәт итүен, якты үрнәген бирү; шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту,укучыларда шигьрият белән кызыксыну тәрбияләү, сәнгатьле укырга өй...

ТЕМА: Җәннәт әниләрнең аяк астында. (Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча). Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Ана – дөньяда иң бөек зат. Бала дөньяга килгәнче , ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата – аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар ...

Х. Сарьянның “ Бер ананың биш улы” әсәре буенча йомгаклау дәресе. Рамазанова Розалия Гарифулла кызы Биектау районы Коркачык мәктәбе

1. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен, фикер йөртү, уйлау сәләтләрен үстерү, камилләштерү эшен дәвам итү .               2. Укучыл...

Гасырларны кичкән туган тел

И кадерле туган телем-татар теле!Башка телдән бай да түгел һәм ярлы да.Уйлар,хисләр,нәфрәтләрем,сөюләрем,Кайгы-хәсрәт,шатлыкларым сыйган бар да.• Тарих бабай,җаен табып, җиргә сипкән,Төрле җ...