Сценарий внеклассного мероприятия "Туган телем - татар теле"
план-конспект занятия (8 класс)

Шайхразиева Альфия Фагимовна

Посредствам родного слова от каждого детского сердца протягиваются нити к тому великому и вечному, имя которому - народ; к тайнам его языка, его культуре, славе его многочисленных поколений...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem-tatar_tele.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

                    ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ

1 нче укучы. Без- татарлар, туган телебез татар теле.

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

2 нче укучы. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

                          И минем җандай кадерлем,

                          И җылы, тере телем.

                          Кайгылар теле түгел син,

                          Шатлыгым теле бүген.

3 нче укучы. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

                        Җыр”Туган тел”

4 нче укучы. Әйе, мәшһүр шагыйребез Г.Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән.

Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп, “туган тел”, “матур тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган.

                         “Балам”,- диеп туган телдә

                          Эндәшә миңа әткәм.

                         “Әнкәем”,- дип әниемә

                           Мин туган телдә дәшәм.

 

 Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып ,соңгы көнгә кадәр тел- кешенең аерылгысыз юлдашы, дусты. Һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Аларны урынлы кулланыйк. Сөйләбездәге сүзләрне  мәрҗән бөртекләренә тиңлим мин. Мәрҗәннең бер төймәсе генә урынында булмаса да, аның матурлыгы югала. Сүзләрнең берсен генә дөрес кулланмасак та ,сөйләмебезнең дә яңгырашы, эчтәлеге югала. Шуңа күрә уйлаган уебызга һәм әйткән сүзебезгә һәрвакыт игътибарлы булыйк.

   Җирне кояш җылысы берләштерсә,җылытса , ә кеше күңелен ягымлы сүзләр җылыта, дуслаштыра. Яңгыр тамчылары чәчәкләргә шифа, дәва булса,аларны үстерсә; ә күңелләребезгә ягымлы сүзләр, шифа . Алар безне үстерә,канатландыра,

                     

                        Без- татарлар!

                         Татар исемен без

                         Горур йөртә торган бер халык.

                         Без- татарлар!

                         Шулай диеп белә

                        Безне бөтен дөнья илләре.

                        Без- татарлар.

                        Батыр халык дигән

                        Зур даныбыз әле сүнмәде.

                        Без- татарлар!

                        Шушы исем белән

                        Җирдә яшәү үзе бер бәхет

                        Без- татарлар!

                        Яшибез без җирдә

                        Бар халыклар белән гөрләшеп.

    XVI -XVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм Көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмач буларак зур ярдәм күрсәткәннәр.  Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган.  Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән. 1764 нче елдан башлап Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының  тарихы шушы китаптан башлана.

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Тобольскида һәм башка берничә шәһәрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Ставрополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә. 1812 нче елдан Казан университетында   татар теле укытыла башлый.

     Галимнәребез, язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр!

“Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, -дигән тел белгече  Каюм Насыйри.

   “Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый”, - дип язды Әхмәт Ерикәй.

   Телнең нечкәлекләрен белү һәм саклау өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Бөек шәхес Садри Максуди  менә нәрсә дигән:“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”

Татар теле минем, туган телем,

                                       Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

                                        Шул тел белән көйлим…

                                        Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар теле минем, туган телем,

Саклый аны батыр милләтем.

Әби-бабам теле,

Ата-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

                   

     

                           

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем-татар теле

Балаларда Туган илгә, татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....