Дәрес өчен


Предварительный просмотр:

1920-30 еллар татар әдәбияты тарихы курсының предметы, максат-бурычлары. Башка фәннәр, аеруча тарих белән бәйләнеше. Татар әдәбиятының үткән дәверләренә күзәтү, чорлар арасындагы бәйләнеш, традиция һәм новаторлык. 1920-30 еллар сүз сәнгате – хронологик чикләре бик кыска булуга карамастан, әдәбият тарихында тирән эз калдырган үсеш дәвере.

Илдәге тарихи вакыйгалар, иҗтимагый-сәяси хәл. Февраль революциясе, аның милли-азатлык хәрәкәте көчәюенә китерүе. 1917 елгы Октябрь инкыйлабы, сәяси үзгәрешләр. Илдәшләр сугышы, ил һәм халык тормышына китергән фаҗигасе. Марксизм-ленинизм тәгълиматының бердәнбер идеологиягә әверелүе. Әдәбият-сәнгать алдында куелган яңа бурычлар.

Инкыйлаб һәм татар әдәбияты. Иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр белән нисбәттә 1920-30 еллар татар әдәбиятын шартлы рәвештә чорларга бүлү. 1917-1921 еллар – гражданнар сугышы, төп тема – көрәш; 1922-1929 еллар – илнең аякка басу чоры, яңа шартларда үзгә тема, проблема, стиль эзләү; 1930-1937 еллар – соцреализм иҗат методы игълан ителүгә бәйле үзгәрешләр чоры; 1937-1941 еллар – репрессияләр чоры, әдипләрнең кулга алынуы, сугыш куркынычы көчәю.

Татар әдәбиятында барган әдәби-эстетик, рухи эзләнүләр, тәҗрибәләр, әдәби ачышлар ясарга омтылу, социалистик реализмның әдәбиятка ясаган тәэсире. Модернистик агымнар һәм аларга татар әдәбиятының, тәнкыйтенең мөнәсәбәте.

Әдәбият өлкәсендә идеология хакимлеге һәм партия сәясәте. “Татар әдәбияты” төшенчәсенең “пролетар әдәбият”, “татар совет әдәбияты” атамаларына алмашынуы. Цензура һәм репрессияләр. Совет хакимияте алып барган сәясәт, иҗади ирекне кысу белән килешмәү сәбәпле илдән куылган яки үзләре киткән әдипләр язмышы.

1920 елларда әдәби төркемнәр барлыкка килү, РАПП һәм ТАПП оешу. “Җидегәнчелек”, “солтангалиевчелек” кебек советка каршы хәрәкәтләрнең уйлап чыгарылуы һәм нәтиҗәләре.

1920-30 елларда әдәби тәнкыйть. Бу өлкәдә Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбайский, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ф.Сәйфи-Казанлы һәм башкаларның эшчәнлеге. Әдәбиятта “буржуаз тенденцияләр” белән көрәш, вульгар социологизм тәнкыйте.

Чор әдәбиятының өйрәнелү тарихы, этаплары, һәр дәвернең үз табышлары һәм кимчелекләре, теге яки бу күренешне бәяләүдә берьяклы караш, аларның заман сәясәтенә бәйле булуы. Бу юнәлештә үзгәртеп корудан соң барлыкка килгән яңа карашлар һәм хезмәтләр. Чор әдәбиятын өйрәнүнең бүгенге торышы.

Гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917-1921)

1917 ел инкыйлабына һәм гражданнар сугышына объектив бәя. Язучыларның Октябрь инкыйлабына каршылыклы мөнәсәбәте: берәүләрнең үзгәрешләрне берсүзсез яклавы; идеологиягә хезмәткә күчүе; икенчеләренең урталыкта бәргәләнүе, асыл хакыйкатьне таба алмавы; калганнарның, яңа хакимиятне кабул итә алмыйча, әдәбияттан читләшүе яки мөһаҗирлеккә китүе.

Инкыйлабтан соң татар әдәбиятының идеологиягә буйсындырылуы. Поэзия һәм драматургиянең беренче планга чыгуы, сәбәпләре. Совет хакимиятенең беренче чоры әсәрләрендә, бигрәк тә, шигърияттә инкыйлаб идеяләрен гомумкешелек идеаллары рухында кабул итү һәм сурәтләү, сыйнфый көрәшне идеаллаштыру. Сыйнфый көрәш идеясендә вату-җимерү, көч куллану, үч алу, көчләп тигезләү, тартып алу кебек мотивларның яңгыравы.

Гражданнар сугышы елларында поэзия. Шигъриятнең яңа эчтәлек алуы. Аның гамәли әһәмияте арту сәбәпле, яшәү мәйданы киңәюе (газета-журналлар, театрлар, концерт заллары, мәйданнар митинглар һ.б.). Революцион чынбарлыкны күтәренке хис-тойгы аша җырлау, лириканың эмоциональ яңгырашында оптимистик, шатлыклы аһәңнәрнең өстенлек алуы. Революцион аскетлык. Поэзиядә яңа тормышны хуплау бәрабәренә көрәшнең җиңү тантанасын күрсәтү өчен абстракт һәм космик образ-символларның активлашуы. Таң, көн, яз, кояш, көрәш, киләчәк символларының үзәккә куелуы. Кичәге белән бүгенгене, искелек белән яңалыкны гәүдәләндерүдә антитеза алымының актив кулланылуы. Эчтәлек алгы нәүбәткә чыгу нәтиҗәсендә әсәрләрнең сәнгатьчә йомшаклыгы.

Жанрлар системасы: публицистик-агитацион, сатирик-комик шигырьләрнең тернәкләнүе. Электән үзәк мотивларның берсе булган мәхәббәт шигъриятенә, идиллик поэзиягә үсү мөмкинлекләре чикләнү, сәбәпләре.

Төрле буын шагыйрьләрнең яңа сәясәткә һәм революцион үзгәртеп-коруга, көрәшкә каршылыклы мөнәсәбәте. Иҗатларын Тукай чорында башлаган өлкән әдипләрнең катлаулы хәлдә калуы, иҗат куәсләренең сүлпәнәюе. Алтын базлар хуҗасы Дәрдемәнднең (1859-1921) инкыйлабны ихластан кабул итә алмавы, 1917 ел борылышын “шайтан төкереге” белән чагыштыруы, үзен үткән гасыр кешесе итеп тасвирлауы (“Куанды ил...”).

Н.Думавиның (1883-1933) үз тормышына, ХХ йөз башында милли хәрәкәттә катнашкан татар зыялыларының күбесе өчен уртак язмышына бәя бирүче “Тәрҗемәи хәл урынында” язмасы.

Романтик рухлы С.Рәмиевның (1880-1926) инкыйлабны хуплап каршы алуы, аңа зур өметләр баглавы. Көрәштә узган язмышына һәм иҗатына гомуми бәя буларак яңгыраган “Сүзем һәм үзем” шигыре. Яңа тормышка җайлашып язылган “Азатлык мессиясе”, “Саботаж”, “Иблис тә дерелдәде” кебек әсәрләренең сәнгати яктан йомшаклыгы, ясалмалылыгы.

С.Сүнчәләйнең (1880-1941) 1919 елда большевиклар партиясе сафларына керүе. Яңа сәясәткә ышанычын белдергән “Ихтилал шигырьләре” (1918) һәм “Революцион шигырьләр” (1920) исемле җыентыклары. “Интернационал”ны тәрҗемә итүе. Соңрак, хаксызлыктан күңеле сынып, иҗат дәрте сүнүе, ахыр чиктә, үзе данлаган сәясәтнең корбанына әверелүе.

Ш.Бабич (1895-1919) иҗаты һәм шәхси фаҗигасе. Шигърияте өчен үзенчәлекле “югалткан кояшын” эзләү, тормыштагы яктылыкка сусау, дөрес юл таба алмыйча өзгәләнү мотивлары. Революцион үсеш-үзгәрешкә татар кешесенең мөнәсәбәтен күрсәткән “Шәмсия кисәге”, “Хөррият бүләге” шигырьләре. Мәсәлләр язу осталыгы. Милләт язмышын шартлы-символик формада чагылдырган “Утрау” мәсәле. Татар һәм башкорт милләтләре хакында сүз алып барган бүген дә заманча яңгыраган “Ике аккош” мәсәле. Сугышларга тискәре мөнәсәбәт, кан-коешның барлык фаҗигасен үзенчәлекле образлар белән ачып биргән “Сугыш шәүләләре”, “Сугыш” шигырьләре.

М.Гафури, Ф.Бурнаш, С.Кудаш, Ә.Сәгыйдиләр шигъриятендә якты киләчәккә ышану, кан коюга, көрәшкә чакыру идеясенең беренче планга чыгуы. М.Гафуриның “Кызыл байрак”, “Хөррият иртәсе”, “Азатлык хөрмәтенә”, “Курыкмагыз” шигырьләрендә шатлык, көрәшче каһарман белән горурлану һәм дошманнан үч алу хисләренең гәүдәләнүе. Мәхәббәт хисен сурәтләүгә багышланган “Мин”, “Барчасыннан син матур”, “Яңа танышым”, “Көлде”, “Бүләк”, “Сулган чәчәк” һ.б. шигырьләрендә романтик уйланулар, традицион алымнарга яңа эчтәлек салу.

Ф.Бурнашның гражданнар сугышы елларында яңа хакимият яклы газета-журналлар оештыруы, революцион эшләр башкаруы. Иҗатына хас романтизм. “Чәчәктән һәйкәл”, “Ак каен”, “Әҗәл” поэмаларына салынган яңа эчтәлек, инкыйлаби идеяләрне чагылдырган шартлы сурәтлелек, символлар. Революцион юлга басса да, иҗатында дини мотивларның дәвам иттерелүе.

ХХ гасыр башы әдәбияты һәм 1917 елгы инкыйлабтан соңгы сүз сәнгате арасында уртаклыклар һәм аерма, сәнгатьле фикерләүдә үзгәрешләр.

Гражданнар сугышы чорында драматургия. Драма әсәрләренә ихтыяҗ үсүнең сәбәпләре. Тарихи-революцион һәм героик драмаларның алга чыгуы. Конфликт һәм образлар бирелешендә бертөрлелек, сюжет корылышында схемачалык.

Г.Ибраһимовның “Яңа кешеләр” (1920) пьесасында инкыйлаб нәтиҗәсендә туган яңа кеше образларының бирелеше, аларга хас сыйфатлар. Драмадагы төп һәм ярдәмче конфликтлар. Шәфкатьлелек хисенең нәфрәт, үч алу хисеннән өстен чыгуы. Гражданнар сугышына әхлак кагыйдәләреннән чыгып бәя бирергә омтылу, Шәйбәк картның киная белән әйтелгән сүзләренең мәгънәсе.

Ш.Усмановның “Канлы көннәрдә” (1919) драмасында кешенең рухи үсеше проблемаларын революцион вакыйгалар яссылыгында тасвирлау. Драма конфликтында идеяләр бәрелеше. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешендәге җитешсезлекләр. Большевиклар идеологиясен шәфкатьлелек, миһербанлык, туганлык эчтәлеге белән баету.

Мәхәббәт темасына багышланган драма әсәрләрендә элеккеге традицияләрнең дәвам иттерелүе. М.Фәйзинең “Урал суы буенда” (1917), “Асылъяр” (1918-20) романтик мелодрамаларында илаһи мәхәббәт матурлыгын сугыш дәһшәтенә каршы кую. “Ак калфак” (1922) драмасындагы мәхәббәт тарихының куе романтик буяуларга төренүе. Конфликт чишелешендә үзгәреш. Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә” (1917) трагедиясендә Таһир образына салынган яңа эчтәлек.

Комедия жанрының активлашуы, иске тормышны сатира аша сурәтләгәндә төсмерләргә байлыгы. Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” (1917), К.Тинчуринның “Йосыф-Зөләйха” (1917) һәм “Сакла, шартламасын” (1918) пьесалары.

Гражданнар сугышы чоры драматургиясендә элеккеге традицияләрнең дәвам итүе, яңа җәмгыять төзү шартларында үзгә эчтәлек белән баетылуы.

Әдәбият

1920 Еллар әдәбияты

1920 елда татар халкына автономия рәвешендә бәйсезлек бирелү, 1921 елда татар теленең дәүләт теле дип игълан ителүе. Яңа икътисади сәясәт. 1921 елгы ачлык һәм аның татар әдәбиятына йогынтысы. Г.Ибраһимовның “Адәмнәр” повестенда, М.Гафуриның “Кеше ашаучылар”, Һ.Такташның “Күләгәләр” поэмаларында, Ф.Әмирханның “Тәгъзия” нәсерендә ачлыкның дәһшәтле чынбарлыгын тасвирлау.

20 еллар уртасына вакытлы матбугат эшенең җанлануы. Яңалифкә күчүнең мәдәни һәм әдәби тормышка тәэсире, татар әдипләренең әлеге үзгәрешләргә мөнәсәбәте. Дәүләт театры ачылу. Төрле әдәби түгәрәкләр, күмәклекләр оешу (“Завод”, “Часовой”, “Октябрь”, “Сулф”). Имажинизм, символизм, футуризм кебек әдәби күренешләр барлыкка килү, аларның күренекле вәкилләре. 1928 елда ТАПП оешу, аның эшчәнлеге, максат-бурычлары. Пролетариат мәдәнияте (“пролеткульт”) төзү хыялы, яңа тема, эчтәлекне сурәтләү өчен үзгә формалар эзләү белән мавыгу. Әдәбиятта иске мирасны кире кагу, әдәби кануннарга каршы чыгу. Үткәнне сүгеп, бүгенгене мактау тенденциясе. Сүз сәнгатенең иҗтимагый заказ үти башлавы. Шәхес омтылышларын сыйнфый көрәшкә буйсындырып аңлату.

Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне. Иҗат методы, өслүб мәсьәләләрен аңлатуда берьяклы карашлар. Татар әдәбиятының рус әдәбиятына, мәдәниятенә йөз тота баруы.

Татар әдәбиятының зур югалтулар кичерүе (Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Ф.Әсгать, М.Фәйзи), мәйданга килгән яңа көчләр (Х.Туфан, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Г.Кутуй, К.Нәҗми һ.б.).

Поэзия

Илдә башланган үзгәрешләр, икътисади сәясәт нәтиҗәсендә шигърияттә хезмәт темасының үсеше. Эш һәм эшче образының эчтәлеге үзгәрү. Игенче образын тудыруда традицион сурәтләр, эшче хезмәтенә мәдхия укылу (Н.Исәнбәт, Г.Камал, К.Нәҗми, М.Гафури һ.б.). 20 еллар шигърияте һәм сәясәт мөнәсәбәте.

Х.Туфанның татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы, иҗатында завод эшчеләре темасының күтәрелүе: “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Башлана башлады”, “Иске Рәсәй үлде”, “Бибиевлар” поэмалары.

Гыйсъянчылык күренеше, тамырлары белән классик көнчыгыш әдәбиятына барып тоташуы. Егерменче еллар гыйсъянчы героена хас сыйфатлар: Һ.Такташ “Гыйсъян”, “Нәләт”, “Мәңгелек әкият”, “Такташ үлде”, А.Шамов “Ләгънәтләр әйтәм..!”, К.Нәҗми “Ике ант” һ.б. Сурәтләүдә романтик шартлылык, гипербола, ясалмалылык.

Романтик сурәтлелек чарасы буларак мифологик символизм, аның яңа эчтәлек белән баетылуы. Дини-мифологик сюжет һәм мотивлар тирәсендәге бәхәсләр, “яңа шигырь” тарафдарларының тискәре мөнәсәбәте. Һ.Такташ “Газраилләр”, “Күктән сөрелгәннәр”, “Җир уллары трагедиясе”, М.Җәлил “Кабил һәм Һабил”, “Яңа тарихы әнбия”, М.Гафури “Күк җырлары”, К.Тинчурин “Зар” һ.б.

1921 елдагы ачлыкның поэзиядә чагылышы. Ачлык күренешен сурәтләүдә шартлылык, символлар, натурализм: М.Гафури “Кеше ашаучылар”, “Ачлык”, Һ.Такташ “Күләгәләр”, “Җир уллары трагедиясе”, Ә.Сәгыйди “Ачлык көннәрендә”.

Әхлак, гаилә, мәхәббәт проблемалары турында уйланулар, поэзиядә барган бәхәсләр. Т.Ченәкәй (“Алимент”), Г.Теләш (“Көн тәртибендә семья турында”) шигырьләрендә мәхәббәткә тупас караш. Х.Туфан һәм Һ.Такташ арасындагы шигъри бәхәс. Такташның хатын-кызны ана буларак данлавы.

Лиро-эпик поэзиянең үсеш алуы, поэма, балладаларда яңа сыйфат үзгәреше барлыкка килү. М.Гафури, Һ.Такташ, Ә.Фәйзи, Х.Туфаннарның поэма жанрын үстерүгә керткән өлеше.

Егерменче еллар шигъриятендә урын алган иҗат методлары, алымнар. Реализм, романтизм, модернизм, натурализмның аралашып, бер-берсен тулыландырып яшәве.

Егерменче елларның икенче яртысында шигърият мәйданына М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, Ә.Исхак, С.Баттал, Ә.Ерикәй һ.б. шагыйрьләрнең килүе, алар иҗатында өслүб һәм образ төрлелеге.

Һади Такташ (1901-1931)

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле.

Башлангыч чор иҗаты (1916-1922), шагыйрьнең эзләнүләре, иҗат юнәлешендәге үзгәрешләр. Әсәрләрендә романтизм, символизм. Авторның дини-мифологик, космик образларга мөрәҗәгать итүе, җирдәге хаксызлыкка рәнҗегән, күк рәхимсезлегенә каршы чыккан бунтарь лирик герой (“Газраилләр”, “Күктән сөрелгәннәр”, “Үтерелгән пәйгамбәр”). Башлангыч чор иҗатында матурлык, мәхәббәт хисләрен чагылдыруда романтик шартлылык, символлар (“Таң кызы”, “Урман кызы”, “Зәңгәр күзләр”, “Кояш күктә шулай мәңге йөзәр”).

Дини сюжетка корылган “Җир уллары трагедиясе”ндә (1921) чор проблемаларын күтәрү, модернистик әдәбият йогынтысы. Трагедиянең субъектив эчтәлеге. Кабил, Алла, Идея, хәнҗәр образларына салынган эчтәлек. Байронның “Мистерия” (“Каин”) әсәре белән чагыштырма анализ.

Тормыш гаделсезлеге белән килешмәүче гыйсьянчы герой (“Гыйсьян”, “Такташ үлде”, “Нәләт” һ.б.).

Иҗатының икенче чоры (1923-1931) өчен хас үзенчәлекләр. “Сыркыды авылы”, “Әйдә, энем!”, “Ай кебек без озак яшәмәбез”, “Ак чәчәкләр”, “Сукин сын”, “А, партия” шигырьләрендә тормыш авырлыгын сурәтләгән образлар: кыш, төн, буран, салкынлык. Такташның чынбарлыкка гадел бәясе. Авторның өмете: яз, шомырт чәчәкләре. Объектив һәм субъектив эчтәлек. Чорны сурәтләгәндә автор кулланган символлар һәм алымнар.

Дәвер сәясәтен хуплау нәтиҗәсендә туган әсәрләре: “Провокатор”, “Пионерлар маршы”, “Байрак тегәбез”, “Син дошманым минем” (“Партияле” һәм партиясез солтангалиевчеләргә һ.б.)

Һ.Такташның поэма жанрындагы эшчәнлеге. “Алсу”, “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләрендәге матурлык белән башлангыч чор иҗатындагы матурлык арасындагы аерма. Ирекле мәхәббәтне инкарь итүе. “Киләчәккә хатлар” поэмасының үзенчәлекле формасы, пролетариат идеологиясе белән кешеләр аңында туган каршылыкның чагылышы, заман тудырган гаделсез күренешләрне фаш итүе. Поэма исеменең метафорик яңгыраш алуы. “Мокамай” поэмасында яңгыраган дуслыкка тугрылык идеясе. Әсәрдә күтәрелгән шәфкатьлелек темасы.

Һ.Такташ драматургиясе. “Камил”, “Югалган матурлык”, “Күмелгән кораллар” драмаларындагы конфликт бирелеше.

Такташның шәхси фаҗигасе. Вульгар социологизм тәнкыйте. Такташ иҗатына бүгенге көн бәяләмәсе. Шагыйрьнең поэзиягә алып килгән яңачалыгы. Яңа образлар, фикерләү, сурәтләү чаралары, аларның татар әдәбияты өчен әһәмияте.

920 Еллар прозасы

Егерменче еллар – татар прозасы өчен мәгънәви борылыш чоры, реализм өстенлек алуы өчен кискен көрәш еллары булуы. Бу көрәш нәтиҗәсендә татар әдәбиятында социалистик реализм методының барлыкка килүе һәм формалашуы. Чор сүз сәнгатендә чагылыш тапкан проблемаларның сыйнфый көрәш белән аерылгысыз бәйләнештә баруы.

Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы темасы, яңа шәхес һәм чор концепциясе. Ш.Усмановның “Краском мәхәббәте”, “Ил кызы”, “Митинг” хикәяләрендә көрәш һәм мәхәббәт романтикасы, революцион аскетлык чагылышы.

Авылларда күмәк хуҗалыклар барлыкка килә башлау белән бәйле коллективлаштыру темасы, әдәбиятта яңа тема һәм геройлар (Г.Ибраһимов “Тирән тамырлар”).

Инкыйлабка кадәрге татар тормышын тасвирлаган әсәрләр. Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” романы, М.Гафуриның “Кара йөзләр” һәм “Шагыйрьнең алтын приискасында” повестьлары.

Социалистик реализм методына буйсынмаган әсәрләр. 1921 елгы ачлыкның татар прозасында чагылышы. Г.Ибраһимов “Адәмнәр” повесте, К.Нәҗми “Тукран даласы” хикәясе, Ф.Әмирхан “Тәгъзия” нәсере.

Ф.Әмирханның идеологиянең яшәп килүче гореф-гадәтләргә, шәхескә тискәре тәэсирен сурәтләгән “Шәфигулла агай” хикәясе һәм яңа системаны фаш иткән публицистикасы. Әсәрнең язылу һәм саклану тарихы. Ирония һәм гипербола алымнары аша әсәрдә күтәрелгән проблемалар, яшь аралаш көлү. Әсәрнең совет тәртипләренә һәм вульгар социологизмга үткен сатира булуы.

Г.Рәхимнең “Идел” повестенда авторның үз халкын “канаты сынган акчарлак”ка тиңләве. Әсәрдә хронотоп, психологик, фәлсәфи һәм иҗтимагый катламнар, символлар. Иҗат методы.

Бу елларда юмор һәм сатира өлкәсендәге эзләнүләр. Сатирик тәнкыйть объектлары. Г.Газиз “Скрипкачы Хөсәен”, “Әхмәт байный тәһарәте”, “Фаҗигале төннәрдә”, Г.Толымбайның “Фамилия ясаучылар”, “Саматов”, “Ослан манаралары”, “Әтәчләр сугышы” хикәяләре.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Ф.Әмирханның “Шәфигулла агай” повесте / А.Әхмәдуллин // Офыклар киңәйгәндә. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – Б.161-170.

Заһидуллина Д. Кереш сүз / Д.Заһидуллина // Рәхим Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – Б.7-35.

Рахман Р. Җитмеш елдан соң очрашу / Р.Рахман // Толымбай Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. Нәшр., 2000. – Б.5-23.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – Б.156-181.

Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда / Ф.Хатипов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – Б.5-23.

Галимҗан Ибраһимов (1887-1938)

Г.Ибраһимовның Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗатына хас үзенчәлекләр. Революциядән соңгы чорда идея-эстетик карашларындагы үзгәрешләр. Г.Ибраһимовның татар әдәбиятын, мәдәниятен, фәнен һәм матбугатын үстерүгә керткән өлеше. Гыйльми үзәк җитәкчесе буларак эшчәнлеге.

Совет чоры иҗатында сыйнфый тигезсезлекне һәм революцион көрәшне сурәтләү. “Яңа кешеләр”, “Кызыл чәчәкләр”, “Тирән тамырлар” әсәрләреендә иҗтимагый азатлык көрәшен изгеләштерү.

“Алмачуар” хикәясендә сурәтләнгән Сабантуй күренеше. Кабатланып килгән вакыйгалар аша әсәрнең идеясен табу. Закирга бәя. Әсәрнең тәрбияви ягы. Балыкка бару вакыйгасы.

“Кызыл чәчәкләр” повестенда вакыйга-метафора. Геройлар язмышының, холык-фигыленең социаль чыгышка бәйле тасвирлануы. Дуслыкка тугрылык һәм хыянәт. Ярдәмчәнлек, шәфкатьлелек хисенең сыйнфыйлык сәясәтеннән өстенлеге. Повестьта реализм белән романтизмның синтезы.

“Тирән тамырлар” романының исеменә салынган берничә катлам эчтәлек. Нәгыймә һәм җәмгыять каршылыгы. Бюрократиянең чәчәк атуына авторның мөнәсәбәте, партия җитәкчеләренең эшчәнлеген тасвирлауга зур урын бирелү. Иҗат методы.

Язучының кайбер әсәрләрен үзгәртеп эшләве. “Татар хатыны ниләр күрми” повестенда вакыйга-метафора; кабатланып килүче вакыйгалар, фаҗигалелек. Иҗтимагый һәм психологик катламнар. Гореф-гадәт, йолаларның мул бирелеше. “Казак кызы” романында кеше язмышы һәм милли кануннарның үзара бәйләнеше. Әсәрнең проблематикасы. Социаль һәм психологик анализ тирәнлеге. Тел-өслүб үзенчәлеге.

Әдәбият

Мәҗит Гафури (1860-1934)

Шагыйрь, прозаик һәм драматург М. Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты. Идея-эстетик карашларындагы үзгәрешләр. Мәгърифәтчелектән милли һәм социаль азатлык ихтыяҗы фикеренә килүе. Шигъриятендә революцион чынбарлыкны мактавы, сыйнфый көрәшкә чакыруы (“Кызыл байрак”, “Хөррият иртәсе”, “Курыкмагыз”, “Эшче” һ.б.). Публицистик өслүбнең көчле булуы.

Прозада үткән тормышка мөрәҗәгать итүе. Тема һәм жанр төрлелеге. Иҗат методы. “Кара йөзләр” (1927) повестенда усаллык һәм шәфкатьлелек темасының яңача ачылуы. Төп геройларны драматик хәлгә китергән сәбәпләр. Әсәрнең психологизмы. Дин әһелләрен сурәтләүдә чор тәэсире.

“Шагыйрьнең алтын приискасында” (1930) повестенда автобиографик җирлек. Әсәрдәге вакыйгаларның уртак темасы: игелеклелек. Вакыйгалар катламы. Идеясе. Авторның Дәрдемәндкә мөнәсәбәте. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

М.Гафуриның татар драматургиясе һәм татар операсы үсешенә керткән өлеше.

Әдәбият

Мәһдиев М. Әдәбият һәм чынбарлык / М.Мәһдиев. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. - Б.3-28.

Хатипов Ф. Күңел дөньясы һәм иҗтимагый тормыш / Ф.Хатипов // Татар әдәбияты мәсьәләләре. Җиденче җыентык. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976. – Б.17-21.

Шәриф Камал (1884-1942)

Язучының Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗатына кыскача күзәтү. Әдәби, иҗтимагый һәм публицистик эшчәнлеге.

Әсәрләрендә сыйнфый көрәшне, заман темаларын яктыртуы. “Таң атканда” (1927) романында татар крестьяннарының революциягә килү юлын күрсәтүе. Әсәрнең сәнгатьчә яңалыгы. Реализм белән сатираның табигый синтезы.

Яңа тормыш өчен көрәшне сурәтләгән “Матур туганда” (1937) романы. Чор идеологиясенә өстенлек бирү. Геройларны сыйнфый күзлектән чыгып бәяләү. Иҗат методы. Роман исеменә салынган мәгънә. Әсәрдәге урын һәм вакыт вазифалары. Матурлык туганда барлыкка килгән яманлык: бюрократия. Композиция һәм стиль үзенчәлеге.

Ш.Камал – драматург. Образлар тудыруда сыйнфыйлык принцибының өстенлек итүе. Конфликтлар кору үзенчәлеге. “Козгыннар оясында”, “Габбас Галин”, “Таулар”, “Ут” драмаларында вакыйгаларны тасвирлауда схемачылык.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда: Т.IV.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – Б.401-416.

Нигматуллина Ю. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литературы / Ю.Нигматуллина. - Казань: Фән, 1997.

Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма / А.Яхин. – Казан: Мәгариф, 1995.

Шамил Усманов (1898-1937)

Тормыш юлы, революцион көрәш җырчысы булуы. “Канлы көннәрдә” (1919) драмасында шәхес белән революциянең үзара мөнәсәбәтенә корылган конфликт. Пьесаның агитацион рухлы әсәр булуы.

“Фабрика анасы” хикәясендә шәфкатьлелекнең усаллыкны җиңүе. Стиль күренеше буларак урын һәм вакыт (хронотоп). Кайтаваз метафоры. “Ил кызы” (1923), “Краском мәхәббәте” (1923) хикәяләрендә хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын, мәхәббәтне көрәш белән бәйләп карау. Әсәрләрдәге көрәш романтикасы. “Ил кызы” хикәясендә метафора буларак мич образы. Мич образы аша Әхмәткә бирелгән бәя.

“Гает корбаны” (1924) хикәясендә Хәйрүш агай образы, аның дөньяга карашының үзгәрү сәбәбе. Сәнгать чарасы буларак вакыт.

Гражданнар сугышы чынбарлыгын романтик буяулар аша тасвирлаган “Легион юлы” (1921-1935) повесте. Язучының шәхси фаҗигасе.

Драматургия Кәрим Тинчурин (1887-1938)

К.Тинчурин – талантлы драматург, артист, режиссер һәм прозаик.

Иҗатының инкыйлабтан соңгы чоры үзенчәлекләре. Октябрь борылышыннан соң татар профессиональ театрын оештырудагы һәм үстерүдәге эшчәнлеге. Сатира һәм комедия остасы булып җитлегүе.

“Американ” (1923), “Җилкәнсезләр” (1926) иҗтимагый–сәяси драмаларында сатирик типлар. Әсәрләрдәге конфликтлар. Сәнгатьчә эшләнеше. “Американ”да авторның персонажларга мөнәсәбәте. Субъектив эчтәлеге.

Музыкаль драмалар иҗат итүдәге активлыгы: “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Ил”, “Кандыр буе”. К.Тинчурин белән С.Сәйдәшев арасындагы иҗади хезмәттәшлек. “Сүнгән йолдызлар” драмасында конфликтларның мәхәббәт өчпочмагында ачылуы. Эчке конфликт. Төш күрү вакыйгасы, әсәр исеменә салынган мәгънә. “Зәңгәр шәл” мелодрамасында социаль төркемнәр. Конфликтлар. Куркаклык проблемасының үзенчәлекле ачылуы. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

“Зар” (1922-1923) трагедиясендә дини-мифологик образларның фәлсәфи эчтәлеге. Гүзәллек категориясе. Романтизм юнәлеше.

”Конфликтсызлык теория”сенең К.Тинчурин иҗатына тәэсире: “Хикмәтле доклад” (1928), “Кандыр буе” (1931), “Алар өчәү иде” (1935) пьесаларында шул чорга хас проблемаларның чагылышы. Вульгар социологизм йогынтысы.

К.Тинчурин – хикәя остасы. “Хәкимҗан агай” (1916), “Искәндәр” (1917) хикәяләрендә фаҗигалелек. “Юбилей” “Ак чирбик” әсәрләрендә сатирик алымнар. “Мәрҗаннар” автобиографик әсәре, проблемалар, шәхес һәм дәвер каршылыгын күрсәтү ягыннан Сөләйман образы.

Әдәбият

Батулла Р. Аның белән янәшә… / Р.Батулла // Казан утлары. – 1997. - № 9.

Игламов Р. Выдающийся драматург / Р.Игламов. – Казан: Татар. книжн.изд-во, 1987.

Кәрим Тинчурин һәм татар сәнгате: Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе материаллары. – Казан, 2007. – 336 б.

Нуриев Р. “Зәңгәр шәл” мелодрамасында конфликтлар төенләнеше. // Р.Нуриев // Татар классик драматургия поэтикасы. – Казан: “Мастер Лайн”, 1999. – Б.174-179.

Ханзафаров Н.Татарская комедия / Н.Ханзафаров. – Казань: Фән, 1996.

Җәләлиева М. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре / М.Җәләлиева. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б.42-47.

1930 Еллар әдәбияты

Ил күләмендә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, масштаблы төзелешләр чоры. Бу дәвернең тискәре яклары. Үзгәрешләрнең әдәби барышта чагылышы.

Әдәбиятның идеологиягә буйсындырылуы. Татарстан һәм Бөтенсоюз язучыларының I съездлары (1934), аларда кабул ителгән карарлар. Социалистик реализм иҗат методы тантанасы, аның үзенчәлекләре, әдәби иҗатка тискәре тэсире. Совет әдәбияты үсешенә административ система алымнарын кулланып ирешергә омтылу. Иҗат ирегенең чикләнүе, массакүләм репрессияләр башлану. Шәхес культы чорында татар әдипләре, язмышы.

Поэзия. Х.Туфан, Ә.Фәйзи, С.Баттал, М.Җәлил, Ш.Маннур, Н.Баян, Ф.Кәрим, Ә.Ерикәй һ.б. актив иҗат итүе. Иҗтимагый идеалны шигърияткә әверелдерү юлында эзләнүләр. Актив жанрлар.

Идеология кысаларыннан читләшү омтылышы. Шул юлда халык иҗаты казанышларын үзләштерү. Х.Туфанның “Луиза”, “Ак каен”, “Озату”, Ә.Фәйзинең “Умырзая”, “Яшьлек”, М.Җәлилнең “Сагыну”, С.Хәкимнең “Юксыну” кебек лирик шигырьләре.

30 елларда поэма һәм баллада жанрларының актвилашуы, яңа сыйфатлар белән баюы. Ә.Фәйзи “Флейталар”, “Дала һәм кеше” М.Җәлил “Хат ташучы”, Ф.Кәрим “Тавышлы таң”, “Җиденче мич”, Х.Туфан “Ант”, “Тукайның туганы”, “Тимер турында баллада”, С.Хәким “Пар ат” әсәрләрендә тема төрлелеге, жанр үзенчәлекләре.

30 еллар поэзиясендә үткән тарих: М.Җәлил “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары, Н.Исәнбәт “Түләк батыр”, “Спартак” әсәрләре.

Проза төренең үсеше. Әсәрләрдә заман темаларын чагылдыру үзенчәлекләре, идея һәм сәнгатьлелек принципларында вульгар социологизмның өстенлек алуы. Кабатланучы сюжет һәм конфликтлар, вакыйгаларны тасвирлауда схемачалык. Яңа кеше образын эзләү, аны партиялелек, сыйнфый көрәш ноктасыннан торып тасвирлау.

Гражданнар сугышына багышланган вакыйгаларны “яңарту”: Г.Бәширов “Сиваш”, М.Әмир “Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре”, А.Шамов “Госпитальдә”, “Бер мәхәббәт тарихы” һ.б..

Диннең җәмгыятьтәге урынын бозып күрсәтү. Яңа әхлак нормалары, гаилә, мәхәббәт мәсьәләләре. Күмәк хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышу, хезмәт кешесен югары күтәрергә омтылу. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестеның популярлыгы, сере.

Прозада тарихи тема. М.Галәү “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” романы, К.Тинчурин “Мәрҗәннәр” циклы.

Драматургиядә конфликт ясалмалылыгы: Ш.Камал “Таулар”, Г.Кутуй “Җавап”, Т.Гыйззәт “Мактаулы заман” һ.б.

Ватанны саклау темасы: Т.Гыйззәт “Таймасовлар”, Р.Ишморат “Идегәй”. Фольклорга корылган әсәрләр: Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”, Т.Гыйззәт “Кыю кызлар”. Драматургиядә тарихи шәхесләр: Ә Фәйзи “Тукай”, Н.Исәнбәт “Спартак”, “Идегәй” һ.б. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше, идеология таләпләренә буйсынып язылулары.

Әдәбият

Хәсән Туфан (1900-1981)

Шагыйрьнең тормыш юлы, фаҗигале язмышы.

Иҗатының башлангыч елларында тормыш ямен мактау, матур киләчәккә ышану (“Барабыз”, “Бездә туа яңа кешелек”), искедән калган хис дип, мәхәббәтне кире кагу (“Ташла, кызый”, “Тегеләрнең кызы” һ.б.).

Поэма жанрында актив эшләве. Егерменче елларда язылган “Зәңгәр бүре”, “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Башлана башлады”, “Бибиевлар” һ.б. поэмаларының яңалыгы. Метафоралар, тел-сурәтләү үзенчәлеге, конструктивизм принцибы. Лирик герой һәм чынбарлык бердәмлеге.

1928-1930 еллар сәяхәте нәтиҗәсендә фикер сөрешендәге үзгәрешләр. Әсәрләрендә лирик агымның һәм халыкчанлыкның көчәюе: “Лу-и-за-а” (1929), “Ак каен” (1933), “Озату” (1933). Хис-кичереш, халыкчан образлар. Табигать һәм кеше, тарих һәм шәхес турында фәлсәфи уйлануларга бирелүе: “Узып барышлый” (1939), “Ташкент багларында” (1940), “Күмелгән эзләр истәлеге” (1939), “Очрашырбыз әле” (1940) һ.б. Көнчыгыш әдәбияты традицияләренең яңартылуы.

“Ант” (1935) поэмасаның төзелеше. Символ-метафоралар аша идеологиягә бәясе. Катламнар буенча анализ. Автор язмышына тәэсире.

Шәхес һәм шул чор җәмгыяте мөнәсәбәтен чагылдырган шигырьләре: “Ә йолдызлар дәшми”, “Сүзсез генә”, “Сәлам әйтегез” һ.б. әсәрләрдә символлар, яшерен эчтәлек. Х.Туфанның чынбарлык хакыйкатен рәсми идеология хакыйкатеннән аеруы.

Әдәбият

Гайнетдинов М. Давылларда, җилләрдә... / М.Гайнетдинов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.

Гайнетдин М. Хакыйкать юлыннан / М.Гайнетдин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – Б. 267-305.

Галиуллин Т. Акыл һәм җан бергәлеге/ Т.Галиуллин // Шәхесне гасырлар тудыра. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – Б.17-27.

Галимуллин Ф. Х.Туфанның “Ант” поэмасына бер караш / Ф. Галимуллин // Мәгариф. – 1998. - №9. – Б.20-23.

Мостафин Р. Бер зарарлы әсәр тарихы / Р.Мостафин // Казан утлары. – 1991- № 5.

Сабиров Р. “Шигырьләрдә - минем йөрәгем” (Хәсән Туфан поэзиясендә автор образы) / Р.Сабиров. – Казан: “Школа”, 2006.

Мәхмүт Галәү (1886-1938)

Тормыш юлы. Публицистик, педагогик һәм тәрҗемәи эшчәнлеге. Октябрь революциясен уңай каршылавы.

Иҗаты турында мәгълүмат. Илдәге үзгәрешләрне чагылдырган “Салам торханнар” (1926) пьесасы, “Куяу” (1927), “Төеннәр” (1928) исемле хикәя җыентыклары. Алардагы тема төрлелеге һәм психологизм. Колхозлар тормышын тасвирлаган “Кабулсай” (1933) романында сыйнфый каршылыкны күпертеп сурәтләве, шул чор схематизмыннан арына алмау.

“Канлы тамгалар” дилогиясенең төзелеше һәм катлаулы язымышы, тәрҗемәләре. “Болганчык еллар” (1931) һәм “Мөһаҗирләр” (1934) романнарында тарихилык. Образлар системасы. Саҗидә һәм Сафа, Вафа, Таҗи белән бәйле сюжет сызыклары. Романда милләт язмышына бәйле күтәрелгән проблемалар. Символлар. Этнографик бизәкләрнең муллыгы. Авторның Төркия тормышына мөнәсәбәте.

М. Галәүнең репрессияләр корбаны булуы белән бәйле әсәрләрнең катлаулы язмышы

Гадел Кутуй (1903-1945)

Тормыш юлы. Әдәби мохитта кайнавы. Яңа әдәбият булдыру максатыннан ”Сулф” түгәрәге оештыруы. 1923-1925 елларда формализм белән мавыгуы (“Шагыйрьләрнең колак базына”, “Мин шәһәрләр кияве”, “Портфель” һ.б.). Драматургия өлкәсендә эшчәнлеге. Эзләнүләре. Табышлары һәм уңышсыз яклары. “Казан”, “Балдызкай”, “Күк күгәрчен” пьесаларының сәхнәдә куелуы.

Бер төркем язучылар белән “Җидегән”челектә гаепләнүе. Бу вакыйганың тормышына һәм иҗатына тәэсире.

30 еллар иҗатында яңа кеше образын үзәккә алуы. “Шатлык җыры” (1935) драмасы, “Җыр”, “Кызыл мәйданда” (1935) шигырьләре, “Солтанның бер көне” (1938) хикәясе, “Тапшырылмаган хатлар” (1935) повесте. Аларда тормышны бизәп күрсәтү тенденциясенең көчле булуы. “Тапшырылмаган хатлар” повестенең жанр хасиятләре. Проблемасы. Галиянең эчке каршылыгы. Иҗат методы. Әсәрдәге психологик, идеологик катламнар. Сәнгатьчә эшләнеше. Стиле. Повестьнең һәр чорда яңача яңгыравы.

Әдәбият

Гәрәпшина Л. “Тапшырылмаган хатлар” язылмыйча кала: Г.Кутуй прозасында заман һәм герой концепциясе / Л.Гәрәпшина // Идел. – 2003 - № 11.

Кутуева Г. Лядской бакчасындагы эскәмия / Г.Кутуева //Казан. – 1994. - №3-4.

Нуруллина Р. Ул ант итте җыры белән ... / Р.Нуруллина // Кутуй Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – Б.6-18.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда: Т.IV. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – Б.416-430.

Таҗи Гыйззәт ( 1895-1955 )

Тормыш юлы. Милли драматургиягә алып килгән яңалыгы. “Крестьян җырчысы” булуы.

Әдәби иҗатының үсеш этаплары. Тарихи-революцион эчтәлекле әсәрләр язуы. “Чаткылар”, “Наемщик”, “Ташкыннар” пьесаларында сыйнфый көрәшнең чагылышы. Иҗтимагый тигезсезлеккә корылган конфликт. Тыгыз вакыйгалылык. Әсәрләрдәге тарихи дөреслек һәм уйдырма. Пьеса исемнәренә салынган мәгънә.

Заман рухы белән сугарылган әсәрләре: “Мактаулы заман”, “Бөек борылыш”, “Көрәш” һ.б. пьесаларның сәнгатьчә йомшаклыгы.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Т.Гыйззәт драматургиясенең татар драматургиясе тарихында тоткан урыны / А.Әхмәдуллин // Офыклар киңәйгәндә. – Казан. Татар.кит.нәшр., 2002. – Б.59-66.

Гыйззәт Б. Драматург Таҗи Гыйззәт / Б.Гыйззәт. – Казан: Таткнигоиздат., 1957. – 310б.

Татар әдәбияты тарихы. Алты тода: Т.V. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – Б.416-432.

Нәкый Исәнбәт ( 1899-1992 )

Н.Исәнбәт – шагыйрь, драматург, фольклорчы, галим, тәрҗемәче, лингвист. Әдәби иҗатының башлангыч чорында революция җырчысы булуы. “Туган ил”, “Инкыйлаб” (1917), “Күңелебезнең көзгесе” (1919), “Коммуна тимерлегендә” (1920) һ.б. шигырьләрендә революцион көрәш романтикасы. “Портфель”, “Пикүләй Шәрәфи”, “Культур Шәңгәрәй” комедияләрендә сатирик типлар. Әсәрләрдәге традиция һәм яңачалык.

Фәндә тиешле бәясен алмаган мәхәббәт шигырьләре: “Мәхәббәт”, “Шәрекъ кызы”, “Гыйшык исереклегендә”, “Әй, сөеклем”, “Уракчы кыз”, “Сөю”, “Син сазыңны уйнадың” һ.б.

1930 елларда халык авыз иҗатына якынаюы: “Спартак” (1932), “Миркәй белән Айсылу” (1935), “Хуҗа Насретдин” (1939), “Болак арты республикасы”(1939) һ.б. әсәрләре.

“Хуҗа Насретдин” комедиясендә конфликтның тарихи җирлектә корылуы. Халыкчан персонажлар, аларга хас патриотик рух. Фольклор һәм этнография элементларының бердәмлеге. Образлы фикерләү. Субъектив эчтәлек, авторның үз чорына бәясе.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Гасырны үзенә сыйдырган иҗат: Н.Исәнбәтнең тууына 100 ел / А.Әхмәдуллин // Мәгариф. – 1999, - № 12.

Мөһаҗирлек әдәбияты

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң чит илгә китәргә мәҗбүр булган әдипләр һәм сәясәтчеләр: Г.Исхакый, С.Максуди, Й.Акчура, М.Бигиев, Ф.Туктаров, С.Гыйффәт һ.б. Тормыш һәм иҗатларының өйрәнелү дәрәҗәсе. Чит илләрдә чыккан татар газета-журналлары: “Kazan”, “Яңа милли юл”, “Яңа япун мөхбире”, “Бедермеш”, “Азат Ватан” һ.б.

Чит илләрдә татар әдәбияты. Андагы төп темалар һәм проблемалар, туган илне сагыну темасының актуальлеге. Мөһаҗирлектәге сүз сәнгатенең күпгасырлык рухи мирас белән аерылгысыз бәйләнештә булуы. Әсәрләрне жанры, идея-тематикасы ягыннан “сагыну-сагыш әдәбияты” бергәлегендә карау һәм тикшерү. Йосыф Акчура, Хәсән Хәмидулла, Хөсәен Габдүш, Шаһвәли Келәүле һ.б. иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

Сания Гыйффәт (1899-1957) – шагыйрә, прозаик, педагог, драматург, публицист һәм әдәбиятчы. Октябрь инкыйлабына кадәрге поэзиясе (“Син булмасаң”, “Мин сөям”, “Алданган”, “Өмидсезләнгәндә”, “Табигатькә карап” һ.б.). Мөһаҗирлек дәверендә төрле жанрларда эшләве. Мәдхия-мәрсияләре (“Исмәгыйль бабага”, “Кара көчкә”). “Тормыш көзгесе” драмасының символик исеме. “Васыятем” “Көз”, “Ил агаларына”, “Тәңрем тавына карап”, “Илем”, “Ирек җыры”, “Ис”, “Актык теләк”, “Углымның җыры” шигырьләре.

Әдәбият

Гайнутдинов Р. Тюрко-татарская политическая эмиграция н. ХХ в. – 20-30 гг. – Казань, 1997.

Миңнегулов Х. “Аһ, бу язмыш ...ник шулай?”: Шагыйрә Сания Гыйффәтнең иҗат портреты / Х.Миңнегулов // Мирас. – 2004.-№3.

Миңнегулов Х. Чит илләрдә татар әдәбияты / Х.Миңнегулов. – Казан: Мәгариф, 2007.

Рәмиев З. Сания Гыйффәт Кадыйрия. Шигырьләр / З.Рәмиев // Мирас. – 1998. - №9.

Гаяз Исхакый

Г.Исхакыйның 1917 елгы инкыйлабларга мөнәсәбәте. Мөһаҗирлек дәверендәге тормышы, сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге, “Милли юл”, “Милли байрак” исемле газета һәм журнал чыгаруы. Татарларның милли-азатлык хәрәкәте турында “Идел-Урал” (1933) хезмәтен язуы.

Әдәби иҗаты. Хикәяләре. “Дулкын эчендә”, “Ике ут арасында”, “Җан Баевич” пъесалары. “Дулкын эчендә” драмасында Россиянең чит җирләрне яулап алу сәясәтенә ризасызлык белдерүе. Әсәрнең символик исеме.

“Локман Хәким” әкият-антиутопиясе, “Олуг Мөхәммәд” тарихи драмасы, алардагы төп фикерләр, тарихи-фәлсәфи эчтәлекнең мөһимлеге, татар әдәбияты өчен яңалыгы.

“Өйгә таба” повестенда тарихи вакыт һәм урын. Милли тигезсезлек проблемасы, төрки бердәмлек идеясе. Повестьтагы психологик алымнар һәм импрессионистик стиль. “Көз” повесте исеменә салынган фәлсәфи мәгънә, сәнгатьчә детальләрнең роле, символик образлар.

Г.Исхакый иҗатының ХХ татар әдәбияты һәм сәнгате тарихында тоткан урыны.

Әдәбият

Ганиева Р. Гаяз Исхакый иҗаты: Махсус программа / Р.Ганиева // Мирас. - 1998.- №5.

Миңнегулов Х. Исхакый мөһаҗирлектә / Х.Миңнегулов. – Казан: “Таң-Заря”, 1999.

Мусин Ф. Гаяз Исхакый / Ф.Мусин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998.

Сәхәпов Ә. Исхакый һәм ХХ гасыр татар әдәбияты / Ә.Сәхәпов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997.

Әдәби текстлар

Әмир М. Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре. Агыйдел.

Әмирхан Ф. Тәгъзия. Шәфигулла агай. Чәчәкләр китерегез миңа!

Бәширов Г. Сиваш.

Бурнаш Ф. Чәчәктән һәйкәл. Ак каен. Таһир-Зөһрә.

Галәү М. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр.

Гафури М. Кызыл байрак. Кара йөзләр. Шагыйрьнең алтын приискасында. Кеше ашаучылар.

Гыйззәт Т. Наемщик. Чаткылар. Ташкыннар.

Гыйффәт С. Кара көчкә. Көз. Ил агаларына. Илем. Ирек җыры. Актык теләк. Углымның җыры. Тормыш көзгесе.

Ибраһимов Г. Яңа кешеләр. Алмачуар. Адәмнәр. Кызыл чәчәкләр. Тирән тамырлар. Татар хатыны ниләр күрми. Казакъ кызы.

Исәнбәт Н. Син сазыңны уйнадың. Хуҗа Насретдин. Идегәй.

Исхакый Г. Дулкын эчендә. Өйгә таба. Локман Хәким. Көз. Җан Баевич. Олуг Мөхәммәд.

Камал Ш. Таң атканда. Матур туганда. Габбас Галин.

Кутуй Г. Тапшырылмаган хатлар.

Рәхим Г. Идел.

Такташ Һ. Газраилләр. Караңгы төннәрдә. Күктән сөрелгәннәр. Җир уллары трагедиясе. Таң кызы. Урман кызы. Зәңгәр күзләр. Гыйсъян. Кояш күктә шулай мәңге йөзәр. Такташ үлде. “А, партия...”. Сыркыды авылы. Әйдә, энем! Мәхәббәт тәүбәсе. Ертык бүрек. Болай... гади җыр гына. Ак чәчәкләр. Мокамай. Алсу. Киләчәккә хатлар. Камил. Күмелгән кораллар. Югалган матурлык.

Тинчурин К. Американ. Җилкәнсезләр. Сүнгән йолдызлар. Зәңгәр шәл. Мәрҗәннәр.

Туфан Х. Барабыз. Ташла, кызый. Тегеләрнең кызы. Зәңгәр Бүре. Урал эскизлары. Ике чор арасында. Башлана башлады. Бибиевләр. Луиза. Ак каен. Озату. Узып барышлый. Ант. Сүзсез генә. Ә йолдызлар дәшми. Сәлам әйтегез. Ташкент багларында. Күмелгән эзләр истәлеге. Очрашырбыз әле.

Усманов Ш. Канлы көннәрдә. Ил кызы. Краском мәхәббәте. Гает корбаны. Ачылган йозак. Легион юлы.

Фәйзи Ә. Флейталар. Яшьлек. Умырзая. Элегия. Дала һәм кеше.

Фәйзи М. Ак калфак. Урал суы буенда. Асыльяр.



Предварительный просмотр:

                  Әманәт

         1)Ни хикмәттер, элекке кебек, каз суйган көннәрдә, шау-гөр килеп, каз өмәләре ясаулар бетте. 2)Әллә авыр сугыш елларында ачлы-туклы яшәгән чакларда өзелде бу гадәт, әллә инде  дөнья куарга бирелгән  кешеләрнең бер дә юктан  тагын бер бәйрәм ясап, вакыт  әрәм итәселәре килми.  3)Бәйрәмнәр  болай да җитәрлек бит.

       4)Борын-борыннан  килгән бу гадәтне түбән очның  Майшәкәр апа гына онытып бетерми иде. 5)Каз суйган вакытларга туры китереп, күрше-күләндәге балаларны  кунакка чакыра. 6)Күңеле тыныч  булсын Габделхәемнең, васыятен  үтим, дип, исәнлектә кадер-хөрмәт күрсәтеп өлгерә алмаган  якын кешесенә аз булса да яхшылык  итүенә сөенеп эшли ул аны.

       7) Бервакыт шулай ел да үрчетә торган сигез-ун баш казын  берүзе эш итеп куйгач, ике-өч көнгә сузылган ялыктыргыч бу эштән тәмам туеп, шулай да келәт киштәсендәге симез каз түшкәләренә куанып, мамыктан тузгыган өен көч-хәл белән җыеп чыккач, арып-талып, урынына менеп ятты.  8)Ничә еллар төшенә кергәне юк иде, бу төндә ул Габделхәе белән күреште.  9)Төсен-битен яхшылап хәтерләми, ә менә тавышы уянгач та колак төбендә яңгырап тора иде әле:

     -Балаларны   ашаттыңмы?

     10)Нигә  шулай дип әйтте икән? 11)Онытып бетердең, дип үпкәләвеме әллә?  12)Майшәкәр апа төшен ни дип юрарга да белмәде. 13)Икенче көнне ул, мәрхүмнең рухы тыныч булсын дип, сабыйларны җыеп кунак итте. 14)Аннан соң алдагы елларда да шулай эшләде. 15) Һаман бер вакытта үткәрелгән  бу бәйрәмгә инде балалар да күнегеп бетте.

                                                                                (Л.Ихсановадан)*

                                                                                                   

     *Ләбибә Ихсанова (Ләбибә Фәез кызы Ихсанова) –күренекле балалар язучысы, күпсанлы шигырь, хикәя һәм  повестьлар, тәнкыйть  мәкаләләре  авторы, оста тәрҗемәче. “Көмеш елга”, “Гөлләр кояшка карый”, Милиционер малае”, “Якты уйлар” кебек әсәрләре укучылар күңеленә гуманистик  идеяләр  сеңдерә.

    11.2. “Җаның олы булса, һәр эшең олы”,- диелә халык  мәкалендә. Бу мәкальнең  мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Сезнеңчә, Майшәкәр апаны олы  җанлы дип буламы? Ни өчен? “Җаның олы булса, һәр эшең олы”  темасына сочинение языгыз.

       Халкымның әлеге мәкале белән килешми мөмкин түгел.  Чыннан да, җаның олы, күңелең  киң булса, үзеңә дә рәхәт. Башаларга да шатлык өләшәсең. Тирә-ягыңдагы кешеләргә карата аз гына игелекле  гамәл кыласың икән, бу да олы эшкә санала, минемчә. Эшнең күләмле булуы мөһим түгел.  Кылган гамәлең кешеләргә шатлык китерсен.

     Әдипләребез үзләренең әсәрләрендә әлеге мәсьәләгә еш кагылалар.  Мин Аяз Гыйләҗев әсәрләрен  яратып укыйм.  Аның  “Язгы кәрваннар” әсәрендә дә олы җанлылыкны  күрергә мөмкин. Сугыштан чукракланып   кайткан Габбаз ага һәм аның хатыны Сәрвәр апа юлчыларга якты чырай күрсәтәләр. Бәрәңге һәм чәй белән  сыйлыйлар. Авыр юлдан килүчеләргә  олы җанлылылк күрсәтеп, аларны сөендерәләр.

     Мин үзем дә өлкәннәргә, кечеләргә ярдәм итәргә тырышам. Безнең күршедә ялгыз әби яши. Мин аңа кибеттән икмәк алып кайтып бирәм. Әби сөнеч тулы күзләре белән миңа



Предварительный просмотр:

Контроль диктант №1

“Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау”

Татарстан

Әгәр дә Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйласагыз, вакытыгыз бик күңелле үтәчәк.

Татарстанның теләсә кайсы ягына карасаң, күреп туймаслык, йөрсәң, йөреп арымастай урыннар аз түгел.

Аның табигате бик төрле-төрле. Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Урманнарында учар мөгезле пошилар, бурсыклар, кырларында төлкеләр, бүреләр дә очрата аласың.

Безнең республиканы зур елгалар да, кечкенә инешләр дә бик ямьләндерә. Тау асларындагы өянкеләр күләгәсеннән чылтырап аккан чишмәләр дә бик матур.

Безнең якларның климаты да бик ягымлы һәм уртача гына. Кышлары чамасыз салкын түгел, җәйләрен хәтта челлә вакытында да түзмәслек эссе булмый.

Һәр шәһәрнең, хәтта һәр авылның үз күрке, үз яме бар. һәр як үзенчә матур, үзенчә күркәм. (Г. Бәшировтан) (104 сүз)

Бирем.

  1. Тексттан:

-күплек сандгы исем;

 -төшем килешендәге исем;

-борын авазы  белән бәйле кушымча  алган  сүз;

-иялек  килешендәге исем;

-киләчәк  заман  хикәя фигыль;

-тартым кушымчасы алган исем;

-6 нчы җөмләнең иясен һәм хәбәрен алып язарга.

Изложение №1 (ноябрь)

Бөек Тукай

       Габдулла Тукай турында, бу соклангыч талант турында бөтен күңел җылысын бергә җыеп, иң кадерле, иң газиз сүзләрне  генә әйтәсе килә.

      Үлем Тукайның күзен йомдырганга,  күп еллар үтте инде, әмма халыкның Тукайга булган мәхәббәте сүнмәде,  сүрелмәде, һаман яңара һәм көчәя генә барды. Аның иҗаты һаман да дулкынландыра, уйландыра, елата, көлдерә, алга өнди, дәрт бирә.

  Күрәсең, шагыйрьнең бөеклеге, аның иҗатының озын  гомерле, яшәүчән булуы-аның шигъри  көчендә, халык күңеленең нечкә серләрен, катлаулы борылышларын, һәйкәлгә  койгандай, мәңге онытылмаслык, мәңге искермәслек итеп сурәтләп бирүендә, җәмгыятьнең  үсеш юнәлешен , халыкның барыр юлын ерактан күреп, алдан ук белүендәдер.

     Күрәсең, халыкның ничә мең еллык озын һәм катлаулы тарихында Тукай русның Александр Пушкины һәм Лев Толстое, украин халкының Тарас Шевченкосы кебек үк йөз елларда бер генә килеп уза торган  аеруча кадерле таланттыр. Тукай иҗаты аша татархалкының шигъри рухы, иьат сщлщте, бай теле, батыр йөрәге ачылды.

      Хәзерге әдәби телнең үсешенә, аның елдан-ел матурлана, камилләшә баруына игътибар итегез. Иң талантлы әдипләроебез каләменнән чыккан хәзерге әсәрләрдә әдәби телнең көче әдәбиятыбыз тарихында моңарчы беркайчан да ирешә алмаган югарылыкка менде. Монда без бөек Тукайга бурычлы (Г.Бәшировтан) (173 сүз)

   

 План

1. Тукай хакында җылы сүзләр әйтәсе килә.

2.. Әдип иҗтының озын гомерле булуының сәбәбе.

3.Йөз елга бер генә килә торган талант.

4. Без Тукайга бурычлы.

Контроль диктант №2

Яктылык (декабрь)

Яктылык!

Син кешеләргә һава кебек кирәк. Кешеләр, матурны ямьсездән, яктыны караңгыдан аера белә башлау белән, матурга, яктыга омтылалар. Балачакта, янып торган учакка кызыгып, кайнар күмерләрне тотасың, курка-курка төнге яшеннәрне күзәтәсең, күзләрең яшьләнгәнче, кояшка карыйсың. Кеше йокысыннан кояшлы иртәләрне, алсу таңнарны сагынып уяна. Төнлә куркыныч, шомлы булып күренгән нәрсәләр иртән ачыклана. Шомлы уйларга бирелүеңнән үзең үк көлеп куясың. Яктылыкта кешене шатландыра, тынычландыра торган сихри көч бар, ахры.

Кечкенә вакыттан ук Фәнияр гел иркенгә, гел яктыга омтылучан бала булды. Хәтта бервакыт өйдәге тәрәзәләрне бүлешкәннәр иде. Алты балага дүрт тәрәзә җитмәгәнлектән, Фәнияр белән төпчек кыз тәрәзәсез калды. (Ф. Яруллиннан) (95 сүз)

Бирем.

  1. Кешеләргә,күмерләрне, яктылыкта исемнәренең килешен билгеләргә.
  2. Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләргә икешәр мисал табып язарга.
  3. Беренче һәм  икенче  җөмләләрне  җыйнак  җөмләгә  әйләндерп язарга.

Контроль диктант №3

“Графика. Орфография.” (январь)

                                               Нинди әйбәт!

Күк йөзе, юмарт кулы белән, шәһәр читендә үскән тупылларга һәм каеннарга, җепшеклеге, пычраклыгы белән теңкәгә тиеп беткән юлларга, соры урманнарга җиңелчә кар сибеп чыкты. Өч көн эчендә җир өсте яңадан тугандай булды, һәркайда — аклык, пакьлек.

Җиргә салмак кына тартылып, куе булып, йомшак мамыклар коела. Тынлык. Җил дә исми хәтта.

Капка келәсе шалтырады, һәм кышкы пальто кигән алсу йөзле, ягымлы күзле бер кыз күренде.

— Аһ, нинди әйбәт көн!

Аның күкрәгеннән, тирән сулыш булып, соклану бөркелеп чыкты.

Әнә Шарик уйнаклап чаба, ара-тирә теле белән кар ялап ала. Менә хәзер кызчык янына килеп җитәр дә ул, сәламләү билгесе итеп, аның кочагына ташланыр.

Әйләнә-тирәдә тынлык. Чыннан да, нинди әйбәт! (А Хәсәновтан)  (105 сүз)

Бирем.

  1.  Юмарт сүзенә фонетик анализ ясарга.
  2. Ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне язып алырга.
  3. Сингаронизм законына буйсынмаган сүзләрне язып алырга.

Изложение №4 (февраль)

Муса турында

Безнең Мостафа авылы бик матур елга буена урнашкан. Бу кечкенә генә елга шактый тирән һәм балыклы. Муса бала чакта буш вакытларын шул елга буенда уздырырга ярата иде. Мин дә аның белән балыкка йөри идем. Ул — кармаклар, мин селәүчән савытын тотам. Тугайлыктагы тирәнрәк җиргә килеп туктыйбыз. Кармакларыбызны, әкрен генә, суга салабыз, калкавычларны күзәтеп утырабыз.

Менә беренче балыкны Муса тартып чыгара. Аның турында кызыклы берәр нәрсә әйтмичә калмый иде ул. Бу юлы да ярда ялтырап яткан кызылканат әллә нинди маҗараларга очраган икән.

Муса табигатьне бик ярата иде. Без еш кына ерак тегермәнгә бара торган идек. Тегермән буасының суы мөлдерәмә тулы. Як-якта куе әрәмәлек. Елга яры буйлап исәпсез-хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык сузылып китә. Аннан үзенә бертөрле матурлыкка төрелгән урман күренеп тора. Муса әнә шул гүзәллеккә сокланып карый. Аннары куен дәфтәрен чыгара, шушы бай табигать күренешен кәгазьгә төшерә. (135 сүз)

«Җәлил турында истәлекләр» җыентыгыннан

Изложение №5 (май)

Урман тургае

Безнең якларда санап бетергесез канатлы җырчылар яши. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Әйтерсең, урманда җыр ярышы ачканнар.

Урман тургае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай, яз киләсен тоеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман тургаеның төсе-кыяфәте сабан тургаена охшаган. Тик гәүдәге аннан бераз кечерәк, ә башында коңгырт түбәтәе бар.

Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп булмый. Ул ак болытлар янында, зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый: лү-лү-лү-лү... Ул шушы җырын суза да суза. Якты йолдызлар гүя  аның җырыннан кабына. Гаҗәп йомшак, искиткеч саф тавышы тын урманда кош балаларына бишек җыры булып яңгырый. Бу яктан ул мәшһүр сандугачка тартым.

Урман тургае көзге салкында да туктамый. Сабан тургайлары киткәч тә, ул безнең як урманнарын ташламый, җырлый да җырлый. Күктә ап-ак кар бөртекләре оча башлагач кына, ерак сәяхәткә кузгала. (137 сүз)

Г. Хәсәновтан

Биремнәр

1.  Текст   буенча план төзергә.

2.  Тоеп, чишмәдәй челтери сүзләренең синонимнарын язарга.

Арадаш аттестация эше өчен  үрнәк текст

(диктант)

Чәчәк-күбәләк

Ирексездән Булатның куллары чәчәккә үрелделәр. Ләкин ул килеп кагылуга, чәчәк зур кызыл күбәләк булып күтәрелде дә икенче бер куакка күчеп утырды. Утыруы булды, яңадан шундый ук гөләп чәчәгенә әверелде. Булат тагын аңа якынлашты, тагын сакланып кына кулларын сузды. Гөләп куагы салмак кына чайкалып куйды, тураеп, башын читкә борды, һәм тылсымлы чәчәк, тагын куактан аерылып, күбәләк булып очты.

Булат, сихерләнгән кебек, аның артыннан йөгерде. Чәчәк-күбәләк, куактан куакка, агачтан агачка кунып, бик озак очып барды, үлән асларына кереп качты, биеккә-биеккә, зәңгәр һаваларга күтәрелде, тагын түбән төште, тагын урман аланнары буйлатып, Булатны үчектереп йөрде. Булат тәмам хәлдән тайгач, киселгән агач төбенә утырды. Ә күбәләк, әйтерсең шуны гына көткән, Булатның нәкъ каршысына ук килеп төште дә кунды... (113 сүз.) (Габделхәй Сабитов)

Бирем.

  1.  Утыруы,куактан сүзләренең әйтелешен язарга.
  2. Тураеп сүзенә фоетик анализ ясарга.
  3. Агач  сүзенә лексик анализ ясарга.

Изложение №2  (октябрь)

Алмачуар

Сафа бабай минем колагымнан шаяртып тартты:

— Закир, бәхетең зур икән: башкортның бурлы биясе

атаңны аякка бастырды, сиңа алмачуар колын бирде, бу колын,

ике агасы кебек, асыл сөякләрдән... Мин кая басканымны белмим... Шул көннән алып Алмачуар мимем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемдә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан, мин абзарга Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгердем. Исән, бик исән!

Ул, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара. Хәзер авылда аңа тел тидергән кеше юк. Һәркем аңа:

Күз тимәсен, сөбханалла! Бигрәк асыл сөяк нәрсә икән! Яхшы нәселдән шул!..— дип кенә карый.

Тирә-якта асыллыгы, сылулыгы белән генә түгел, тавышы, җиңел, җитез, килешле һәм акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә. (125 сүз)

 Г. Ибраһимовтан

План

1.  Бу колын, ике агасы кебек, асыл сөякләрдән.

2. Алмачуар минем тормышымның үзәгенә әйләнде.

3. Алмачуар, әкияттәге баһадир кебек, көннән-көн матурлана, асыллана бара.

 4. Тирә -якта Алмачуарга тиңдәш булырлык колын күренми.

Бирем

Колын, баһадир сүзләренең синонимнарын язарга.

                                             

Изложение №2  (октябрь)

Алмачуар

Сафа бабай минем колагымнан шаяртып тартты:

— Закир, бәхетең зур икән: башкортның бурлы биясе

атаңны аякка бастырды, сиңа алмачуар колын бирде, бу колын,

ике агасы кебек, асыл сөякләрдән... Мин кая басканымны белмим... Шул көннән алып Алмачуар мимем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемдә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан, мин абзарга Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгердем. Исән, бик исән!

Ул, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара. Хәзер авылда аңа тел тидергән кеше юк. Һәркем аңа:

Күз тимәсен, сөбханалла! Бигрәк асыл сөяк нәрсә икән! Яхшы нәселдән шул!..— дип кенә карый.

Тирә-якта асыллыгы, сылулыгы белән генә түгел, тавышы, җиңел, җитез, килешле һәм акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә. (125 сүз)

 Г. Ибраһимовтан

План

1.  Бу колын, ике агасы кебек, асыл сөякләрдән.

2. Алмачуар минем тормышымның үзәгенә әйләнде.

3. Алмачуар, әкияттәге баһадир кебек, көннән-көн матурлана, асыллана бара.

 4. Тирә -якта Алмачуарга тиңдәш булырлык колын күренми.

Бирем

Колын, баһадир сүзләренең синонимнарын язарга.

                                             

Изложение №1 (ноябрь)

Әнием кая китте?

Ул вакытта сугыш бара иде әле. Әтием барлык егетләр белән бергә  фронтта фашистларны кыйнап йөри, ә әнием авылда эшли иде. Бервакыт шулай әнием, колхоз рәисе Якуп абыйның артлы чанасын җигеп, Тимертаудагы дәү әниемне кунакка алып кайтты. Дәү әни бер кич кунгач та, әни каядыр китәргә җыена башлады. Беләм инде, кеше еракка китәсе булмаса, сохари киптерми ул. Минем әнием бер капчык сохари киптерде, башка тәмле әйберләр дә пешерде. Әллә ничә вак төенчек төенләде. Кеше бер дә юкка төенчек төенлимени?! Миңа әлегә бернәрсә дә әйтмәгән булалар.

Дәү әни чәй ясый башлады. Тик чәй янына утыргач кына Табынның бик иртә әзерләнгәнен сизәм. Шунда ук әнинең капчыгын, төенчекләрен күреп алам... Берәү дә эндәшми. “Әһә,— дим мин эчтән генә,— барыбер беләм инде. Әни бүген каядыр китә”. (121 сүз)

М. Кәримнән

План

 1. Әтием фашистларны кыйнап йөри.

 2. Дәү әниемне алып кайттык.

3. Әни бүген каядыр китә.

Изложение №3 (декабрь)

Табигатьнең кадерле бүләге.

          Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы да, болыны да, инеше дә булган, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

         Һәйбәт чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак-мазар килдеме, берәрсе ерак юлдан кайттымы, апа-җиңгиләр иң башта чәйгә чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. “Суыбыз бик тәмле безнең!”- дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә

ягымлы исемнәр дә кушкан: Ак чишмә, Татлы чишмә, Шифалы чишмә...

         Уйлабрак карасаң, халыкның чишмә һәм коеларны шулай зурлавы һич тә тикмәгә генә түгел. Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар. Яшәү өчен үтә дә әһәмиятле булган шушы төссез сыекчада алтмыштан артык төрле химик элемент бар икән. Суның тәме дә, йомшаклыгы яки катылыгы да әнә шул элементларның күп яки аз булуына карап йөри.( 125 сүз) ( Г. Бәшировтан)



Предварительный просмотр:

Контроль диктант №1

Авылым табигате (октябрь)

    Безнең авыл янында тәлинкә шикелле тум –түгәрәк күл ялтырап ята.Аннан ары чит-читләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоеклар каплаган зур күл сузылып киткән. Зур күлнең аргы башыннан текә ярлы, борылмалы тирән Ык елгасы ага.

    Шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрүләре, балык каптырулары , су коенулары искиткеч күңелле. Ык болыннарында кузгалаклар, юалар, балтырганнар үсә. Аларны ашый –ашый , телләребез яшелләнеп бетә.

    Авылның икенче ягында Чияле тау бар. Аның сөзәк итәгендә чия уңа. Чияле тау яныннан зифа ак каеннар, төз наратлар үскән зур куе урман башлана. Без анда җир җиләге белән каен җиләге җыярга йөрибез. Монда кара бөрлегән һәм карлыган да күп була. Көзгә таба балан, шомырт,миләш өлгерә. Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә.

Бирем.

Түбәндәге сүзләргә морфологик анализ ясарга.

Болыннарда, Чияле тау, итәгендә, матурлыгын

                                    Контроль   диктант №2

                                           Урман тургае

            Безнең якларда санап бетергесез канатлы җырчылар яши. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Әйтерсең урманда җыр ярышы ачканнар.      

         Урман турае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай, яз киләсен тоеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман тургаеның төсе-кыяфәте сабан тургаена охшаган. Тик гүдәгә аннан бераз кечерәк, ә башында коңгырт түбәтәе бар.

    Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп  булмый.Ул ак болытлар янында, зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый: лү-лү-лү-лү...Ул шушы җырын суза да суза. Якты йолдызлар гүя аның җырыннан кабына. Бу яктан ул мәшһүр сандугачка тартым..

     Урман тургае көзге салкында да  туктамый. Сабан тургайлары киткәч тә, ул безнең як урманнарын ташламый. Күктә ап-ак кар бөртекләре оча башлагач кына, ерак сәяхәткә кузгала.

Бирем.

     1. Тексттан морфологик ысул белән ясалган 4 сүз язарга.

     2. Бераз, иртә сүзләренә морфологик анализ ясарга.

   

Контроль диктант

Кояш эзләүче малай (декабрь)

        Акмуен белән Равил – күптәнге дуслар. Иптәшкә Акмуенның иярүенә Равил бик шатланды. Акмуен -  акыллы эт. Аның белән кояш эзләп кенә түгел, Каф тавы артына да китәргә мөмкин.  

        Тар инешне Равил басмадан, ә Акмуен су аша йөзеп чыкты. Су буйлап сузылган авыл урамыннан  соң дуслар Сары тауга күтәрелә башладылар. Язгы ташу сулары чокырлар ясаган. Сары тау артында Кызыл тау бар. Равил өлкәннәр күзенә чалынмаска тырышты. Беләләрмени алар синең кояш эзләп баруыңны! Шуңа күрә Равил Айбалык чокырындагы чишмә янына төшәргә булды.

        Айбалыкның ярлары урыны-урыны белән сөзәк, чирәм белән капланган. Кайбер урыннарда текә, куышланып торган җирләре дә бар. Кояш инде шактый күтәрелгән, үзенең кечкенә дустын иркәли, җылыта. Кояш Зәңгәрәй тавы артында гына. Алар хәзер барып җитәчәкләр. (112 сүз)

Н.Әхмәдиевтән

Бирем. 1. 5 нче җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

             2. 12 нче җөмләнең  баш кисәкләре астына сызарга.

             3. Урамыннан сүзенә  морфологик анализ ясарга.

Контроль диктант №3

 (март)

Кышкы гүзәллек

        Кыш уртасы булганлыктан, миләш агачының иң очында диярлек соңгы тәлгәшләр генә эленеп калган иде. Куркытучы-мазар күренмәсә дә, ашык-пошык сайланганнан соң, ике кызылтүш ничек кинәт килеп чыксалар, шулай кинәт кенә китеп тә бардылар. Һавада бераз канат эзләре генә уелып калды кебек.

        Хәл җыеп, тынычланып, күпмедер басып торганнан соң, чаңгыларын тагын хәрәкәткә китерде. Әле кайчан гына арыш тирбәлгән. Хәзер исә тоташ кар астында калган кырга ничек аяк басканын сизмәде дә кебек. Алды аны күз күрмәгән ап-ак киңлек көтеп тора иде...

        Көн матур, күкләр аяз. Кояш үз итеп ниндидер ягымлылык белән карый, нурлары белән ашыкмый гына җирне иркәли. Очкындай ялтырап, бихисап кар бөртекләре күзне чагылдыра. Җемелдәп, артка күчүләре кая? Анда инде, бер кочак булып, яңалары кабынып өлгергән! Аяк астында әнә шундый йолдызлы, якты юл җәйрәп ята... Тирә-юньдә аклык, аклык. (126 сүз)

Р.Низамиевтан

Бирем. 1. Рәвешләрне үзләре ияргән сүз белән бергә язып алыгыз.

             2. Рәвешләрне ясалышын тикшерегез.

Изложение №1

Алтын көз

        Сентябрь – гөмбә ае... Без күбрәк гөмбәләр патшасын – ак гөмбәне эзләдек. Урманда ерым битләрендә була ул. Каеннар аска йөгерешкән җирләрдә, йә катнаш урманда, андагы яссы калкулыкларда... Коры тау битен кырмыскалар ярата, аны ак гөмбәләр дә ярата. Җәй коры килсә, алар агач төпләренә елыша, явымлы килсә, читкәрәк йөгерә, аланда, агачлыкта күп була.

        Без бергә йөрмибез. Аерым эзлибез. Мин алдан табыйм да, мин алдан алыйм дип таптап йөрмибез. Тәкәббер гөмбә акмыек яки артыш куаклары астында яшеренеп  тора, зур коңгырт эшләпәсен басып кигәнгә, күзгә бик әллә ни ташланмый. Син үзең эзләп тапканны, баш игәнеңне, билеңне бөккәнне көтә. Төптән үк пәке белән кисүгә, ак гәүдәсен күрсәтеп куандырып куя. Хуш исе борынга бәрелә.

        Ак гөмбә аш өчен тәмле ул... Кыздырырга да бер дигән. Кояшта яки җылы мичтә киптерсәң, йә булмаса мичкәдә тозлап куйсаң, тәмен кыш буе җуймый.

        Без җыя торган бүтән гөмбә дә бар әле – нарат гөмбәсе. Ул тозлау өчен бик әйбәт. Чыршы һәм каен булган тирәдә, наратлыкта үсә. Тәбәнәк куыш аяклы, тигез эшләпәле. Түгәрәк эшләпәсе, картаеп искерә төшкәндәй, аз гына аска бөгелеп, чокыраеп тора. Нарат гөмбәсе берьялгызы булмый, көтүе белән үсә.

        Тагын каен һәм усак гөмбәләре, кәҗә һәм әтәч гөмбәләре бар әле, җирән һәм кызыл гөмбә, ал гөмбә, баллы гөмбә, майлы гөмбә бар. Саный китсәң, ике йөзгә тулыр. Тик син аларның ашый торганын гына җый. (205 сүз)

Г.Хәсәновтан

         

Изложение №2  (февраль)

Тылсымлы сүз

        Уйларыма бирелеп атлый торгач, урам чатына килеп җиткәнмен икән. Каршы якка үтәргә теләп, тирә-юнемә каранып торганда, урам аша чыгып килүче кечкенә буйлы малай белән әбине күреп, ирексездән тукталып калдым.

        Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Әбекәй әледән-әле карана. Күрәсең, машина-фәлән бәрдереп китмәгәе дип борчыла. Малайның йөзе тыныч, чөнки ул-бу булмасын яхшы белә. Урам чатындагы светофорның яшел күзе чекерәеп янып тора.

        Ниһаять, малай белән әби мин басып торган урынга җиттеләр. Зур төенчек әби кулына күчте. Карчыкның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан.

  • Рәхмәт, улым. Кул-аягың сызлаусыз булсын, - дия-дия, ул кечкенә юлчының аркасыннан сөйде. – Рәхмәт яусын үзеңә.

Малай да бәхетле елмая. Әнә малай саубуллашты да, әбигә хәерле юл теләп, ары китте.

Бу күренеш күптән булган бер вакыйганы хәтеремә төшерде.

...Ул чакта миңа да шушы малай кебек ун-унбер яшьләр булгандыр. Ашыга-кабалана, мәктәптән кайтып барышым.  Телевизордан маҗаралы кино күрсәтәчәкләр, мин шуңа ашыгам. Мин кайтып җитәргә дә күп калмады. Шулчак мине бер абый туктатты.

  • Энем, Батырлар урамына ничек барырга икән?
  • Ул монда түгел бит. Сезгә икенче якка барырга кирәк. Әйдәгез, озатып куйыйм, алайса, - дидем мин.

        Юлда барганда, абый үзенең ерактан килүен, безнең калада беренче тапкыр гына булуын әйтте. Сөйләшә-сөйләшә, Батырлар урамына килеп чыкканыбызны сизси дә калдык.

  • Рәхмәт, энем, - диде абый, эзләп-эзләп тә таба алмаган урамда басып тору шатлыгын яшерә алмыйча. – Зур рәхмәт сиңа!

Ул чакта маҗаралы киноны карарга соңардым соңаруын. Әмма мин борчылмадым. Тик таныш булмаган абыйга юл күрсәтүем, аннан ишеткән рәхмәт сүзе, шатлыклы елмайган йөзе әле дә истә, хәтердә саклана. Тылсымлы сүздер ул рәхмәт сүзе, дип уйлап калдым мин кечкенә буйлы малай артыннан. (244 сүз)

Р.Гыйззатуллиннан

 

Изложение №3 (февраль)

Каз канатлары

             Халыкның бик күркәм бер йоласы бар – өмә. Бу бик борынгыдан килгән гадәт булса кирәк, өмәдә катнашкан өчен, акча алмыйлар, килә алмаган кешегә үпкәләмиләр. Өмә ахырында җыелышып утырып ашау – шулай ук күркән гадәт. Ашны беренче кабып караган кеше монда һичшиксез: “Фәлән апаның ашы бик тәмле булган”,  - дип әйтергә ашыга. Җоррак теллесе, әгәр йортта кыз булса: “ Бу ашны шул кыз пешергәндер инде”, - дип өсти. Өченче берсе, өлкәнрәге: “Кызлар пешергән ашка фәрештәләр канат тыгар, дип әйткән борынгылар”, - ди үк җибәрә. Халыкта тәлинкә төбендә аш калдыру юк. Шәйдулла югыйсә чит илләрдә йөреп кайткан өлкән лейтенанттан ишеткән иде: тәлинкә төбендә бераз гына аш, стакан төбендә бераз гына эчемлек калдырып китү Европада яхшы гадәт санала, имеш. Юк, бездә алай булмас, ризыктан олы булып булмас: алдыңдагы ипи телемен дә калдырып китәсе түгел. Синнән калган ипине кем ашасын? Әрәм була бит ул. Адәм баласын моннан ничек тыярга? Бар, анысына да әмәл бар. Ашаганда бер кабарлык ипиен калдырып киткән кешене хатыны ташлый, имеш. Татар малаена дөньяны аңлый башлаганнан бирле тукыла торган сүз бу.

                Куркыныч хәл бит! Бабайлар ашау тирәсендә комагайлыкны да яратмаганнар. Мич алдында кабартма-коймак пешергәндә, мәсәлән, беренче табадан төшкәненә ашыгып ябышасы түгел. Беренче табаныкын ашаган кешенең хатыны таз була. Әнә шулай, ашау тирәсендә сак, әдәпле булсаң, синең хатының да әдәпле, нык, таза булыр.

                 Алыначак хатын әнә шулай балачактан, табын яныннан әзерләнгән.   (214 сүз)

М.Мәһдиевтән

 

 

Изложение №4 (апрель)

Балыкка бару

        Быел мин үзем белән бер класста укый торган  Гали исемле иптәшемне, җәйге каникулда ял итәр өчен, туганнарыма авылга чакырдым. Ул берсүзсез риза булды.

        Менә без авылда. Кая гына бармадык, ниләр генә күрмәдек!... Гали бик тынгысыз кунак булып чыкты. Балык та тотмагач, каникулны ул ялга да санамый икән.

        Мин шунда ук аны авылдан тугыз-ун километр ераклыктагы күлгә алып барырга вәгъдә иттем. Без әзерләнә башладык.

        Һәрбер эшнең үз вакыты була бит. Балыкның да иң шәп чиертә торган чагы таң алдыннан һәм кояш чыкканда була икән. Шуңа күрә Гали мине кичтән үк алып чыгып китте.

        Җәйге төннең матурлыгы, матурлыгыннан да бигрәк тын булуы, җылылыгы һәм кыскалыгы кемне генә сокландырмый?! Иң элек, алсу нурларын чәчеп, кояш батты. Шунда ук, янгын кебек,  тирә-якны кызгылт төскә керткән тулы ай калыкты. Ул көянтә буе да күтәрелергә өлгермәде, сызылып кына таң да беленә башлады.

        Шулвакыт, таң алдының тынлыгын бозып, кискен җил исеп куйды. Урман ягыннан бөтен күкне каплап, кызгылт-кара төстәге болытның, диңгез дулкыны кебек, ишелә-ишелә ургылып якынлашып килүен күрдек. Кинәт нәрсәдәндер курыккандай тынып калган урман өстен яшен камчылап алды. Һәм шунда ук бер-бер артлы күк күкрәде.

        Без, якын-тирәдә ышыкланырлык урын булмаганлыктан, юлдан бераз читтәрәк булган әрәмәлеккә таба йөгердек. Куаклар астына яшеренергә дә өлгермәдек, кинәт, агач башларын шаулатып, салкынча көчле җил исте. Һәм шунда ук, яфракларны шапылдатып, беренче тамчылар да төште. Яңгыр чиләкләп койган кебек ява да башлады.

        Бер минут эчендә безнең инә белән чәнчерлек тә коры җиребез калмады. (231 сүз)

М.Хәсәновтан  

 

Изложение №5 (май)

Уйлану

        Бәхетлеме ул? Кеше яшьлегендә бу сорауга җавап бирә алмый әле, бу сорауга җавап эзләми дә, мондый тынгысызлык аңарда гадәттән тыш язмыш вакыйгаларына тап булганда, күңелендә туа. Туа икән, күңелдән китми. Әнә шул сорау кешегә артына борылып карарга куша, эзләндерә, онытылып беткән, әллә кайчан очрамаган, кайберләре ничә тапкыр үлән белән түшәлгән кешеләрне хәтергә кайтара. Онытылган кешеләр берчакта да бөтенләйгә күңелдән китмиләр икән, алар шунда, уяну чиратларын көтеп, тын гына сакланалар һәм, төннәрнең берсендә, күңелгә шом, олыгаю, картлык кереп утырганда, бик ерактан үткәннәрдән тавыш бирәләр, аваз салалар... Кылган гамәлләр, яхшылыклар түгел, яманлыклар, гөнаһлар искә төшә. Яхшылыклар түгел, чөнки яхшылыкларны адәм баласы я теге очрак белән, я бу уңайдан исенә төшергәләп яши... Үлчәү табасына салып карасаң, һәркемнең кылган яманлыклары яхшылыкларга караганда күбрәк була. Кеше, үзе яшәгәндә, эшләгәндә, тормышының сиксән процентын беркемгә дә күрсәтми. Кемнең кем булуын берәү дә ачык кына белми. Кеше үзе дә әле белеп бетерми. Ләкин килә бер көн яки шомлы төн, ул үз-үзенә отчёт бирә башлый. Кылган яхшылыкларын уңга куеп, сулга яманлыкларын тезәргә тотына да коты чыгып туктала, тизрәк бу уйлар бәрелешеннән качарга, онытылырга, бүгенге вак-төякләр белән юанырга омтыла. Ләкин көн үтә, ыгы-зыгылы көннән соң төн җитә, төн – хатирәләр заманы. Төн кешене караңгылыкта калдырса да, аның хатирәләр дәрьясы, яктырып, алга түгел, артка ага башлый...

        Билгеле бер яшькә җиткәч, аның улы да яшьлегенә борылып кайтыр. Яшьлегенә борылып кайту аңа күңел тынычлыгы өчен кирәк. Ә нәрсә хәтерләр ул? Кешелекне нинди юллар үтеп, нинди вакыйгалар белән аралашып аңлый алыр. (236 сүз)

А.Гыйләҗевтан    

 

Арадаш аттестация эше өчен  үрнәк текст

Контроль диктант

Аккош  

        Аккош – иң зур һәм көчле кошларның берсе. Ул бик борынгы заманнардан бирле матурлык һәм мәхәббәт, сафлык һәм нәфислек үрнәге булып тора. Аның матурлыгы турында җырлар җырлыйлар, хикәятләр сөйлиләр.

        Апрель аеның зәңгәр күгендә зур аккошлар күренү – онытылмаслык матур күренеш. Ләкин тын урмандагы аулак күлдә йөзгән аккош тагы да матуррак тоела. Ул суда җиңел һәм тавышсыз йөзә, аккош узган урында су ялтырап, яктырып кала. Аккошның һәр хәрәкәте кабатланмас нәфис.

        Аккошлар кеше керә алмаслык аулак күлләрдәге куе камышлар арасына оя ясый. Алар – искиткеч сизгер һәм сак кошлар. Балаларын ана кош белән ата кош бергәләп тәрбияли.

        Ак төстәге аккош кулга тиз ияләшә. Бу матур, мәһабәт, горур кошлар бакча һәм урмандагы сулыкларга ямm биреп торалар.

        Аккош – табигатьтә иң гүзәл зат, ләкин ул аз калган. Шуңа күрә аны аулау тыела. (125 сүз)

“Кем ул? Нәрсә ул?” китабы

Бирем. 1. Беренче абзацны сүз төркемнәре буенча тикшерергә.

              2. Бәйләгеч сүз төркемнәренә мисаллар язарга.

 

Изложение №6 (май)

Сукыр язмыш

        Электричкада кеше күп түгел. Көпә-көндез ник бушка куалардыр бу кадәр тимер өемен?! Әллә шул кеше юклыккамы – тавыш-тынсыз гына, шыңшып кына йөри ул бүген.

        Менә берзаман аның кәефе күтәрелеп киткәндәй булды; ул үз моңын югалтмыйча гына, ниндидер дәртле, күңелләрне җилкендерә торган күтәренке көйгә күчте...

        Моның сәбәбе бик тиз ачыкланды.

        Вагонга, ургылып, халык кереп тула башлады. Минем каршыдагы утыргычка да бер пар килеп кунаклады. Аларның бәхетле булулары күзләрендә, йөзләрендә, бөтен хәрәкәтләрендә чагыла. Берәрсе килеп: «Бәхет нинди була?» - дип сораса, мин, һич икеләнмичә, нәкъ менә шушындый була, дип җавап бирер идем.

        Егет платформага чыккач та, алар тәрәзә аша озаклап, тәмләп саубулаштылар.

         Поезд кузгалып китте. Вагондагы халык әле генә бер тәүлеккә аерылышкан «Бәхет» шаукымында яши башлады.

        Бәхетле пар белән килеп кергән матур дөнья бик кыска гомерле булып чыкты. Вагонның аргы башыннан бер моң бәйләме, хәтта... хәтта кайгы-хәсрәт кыйпылчыгы килеп керде.  

        Тырналып, кыршылып беткән гитара тоткан сукыр солдат кыяфәтендә иде бу моң бәйләме, бу кайгы кыйпылчыгы. Яшь, чибәр йөзенә караганда, соңгы чечен сугышыннан иде ул. Зәңгәр биреттән, кояшта уңа башлаган, кердән майланып каткан яшел-чуар гимнастеркадан...  

        Солдат гитарасын җайлап тотты да карлыккан тавыш белән җыр башлады.  

Һәрбер агач кочагына ала,

Һәрбер куак үрелеп пышылдый...

Әллә алар белә микәнни соң –

Сукырайгач күзем ачылды!..

        Җырны ишетеп, вагондагы халык шым булды. Шунда каршымда утырган  кызга карадым. Аның йөзе качкан иде. Карашларында – гаҗәпләнү, юк, курку...

        Шунда җыр өзелде. Җырчыга нәрсәдер булды. Әллә дөньяга нәрсәдер булдымы? Тузган чәчле малай гимнастерка чабуыннан күпме генә тарткаласа да, солдат урыныннан кузгалмады. Төпсез, җансыз күзләрен ниндидер билгесез ноктага текәп, серле, киеренке халәттә торуында булды. (250 сүз)

Контроль диктант №2

“Фигыль төркемчәләре” (декабрь)

Урманда

        Урман эче сыек зәңгәр томанга төренгән. Шул томан аша саркылган кояш нурларында мең төрле төсләр белән җемелдәгән түгәрәк күл буена килеп чыктык. Аның як-ягында ямь-яшел камышлар шаулап утыра. Гомерен урманда уздырган Зиннур бабай киек сукмагында йөреп арган чакларында шушы күл янына килергә ярата.

        Бүген ул безне дә үзе белән алып килде. Хәтфә келәмдәй йомшак чирәм өстенә ятып ял итеп алдык. Безнең күңелләр күтәрелеп китте. Күл өсте ак, сары төнбоеклар белән капланган. Тиздән аларның таҗ яфраклары йомылыр, чәчәкләр боегып калыр.

        Урманда шундый бөркү, ник бер яфрак селкенсен. Тирә-якта ниндидер шомлы тынлык хөкем сөрә. Тик аяк астында кипкән яфраклар гына кыштырдый. Ара-тирә җиргә нарат күркәсе өзелеп төшә. (110 сүз)

И.Гайфуллиннан

Бирем.  1. Капланган, йомылыр, кыштырдый фигыльләренең юнәлешләрен билгеләргә.

              2. Ял итү фигылен, билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасына куеп,  зат-сан белән төрләндерергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гади җөмлә синтаксисы. Тәмамланган интона ц ия белән әйтелеп, уй – фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала . Көз. Агачларда яфраклар саргайган. Җөмлә гади һәм кушма була. Бер генә хәбәрлеге булган җөмлә гади җөмлә дип атала. Ак томан эченнән кояшның беренче нурлары бәреп чыга . Безгә тизрәк кузгалырга кирәк. (Г.Ә.) Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә кушма җөмлә дип атала. Менә Идел өстендә, сары табак булып, кояш күтәрелде ; бөтен тирә – як кош – корт сайравына күмелде .

Слайд 2

Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләре баш кисәкләр дип атала. Баш кисәкләр ия х әбәр Гади ия Тезм ә ия Гади х әбәр Кушма хәбәр Тезмә хәбәр

Слайд 3

Ия. Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, башка сүзләргә буйсынмый торган җөмлә кисәге ия дип атала. Ия кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә . Җөмләдә ия турында ни дә булса әйтелә, ул җөмләнең башка кисәкләренә грамматик буйсынмый, шуңа күрә аны бәйсез кисәк дип атыйлар. Ия исемнәр һәм исем мәг ъ нәсендә килгән барлык сүз төркемнәре белән белдерелә ала: Төн (исем) караңгы.(Г.И.) Алар (алмашлык) урманчы белән уртактан эшләделәр.(Ш.К.) Сөйләшү (фигыл ь ) барып чыкмады.(Ф.Х.) Җылы (сыйфат) сөяк сындырмый, салкын (сыйфат) җанны тындырмый. (мәкал ь ) Тугыз (сан) өчкә тигез бүленә. Аһ-ваһлар (ымлык) калмады хәзер. Гади ия бер генә сүз белән бирелә : Агачлар яфрак яра. Тезмә ия таркалмый торган сүзтезмәләрдән тора: Үги ана яфрагы юешрәк урында үсә.

Слайд 4

Хәбәр Ия турында нәрсә булса да хәбәр итә торган икенче кисәк хәбәр дип атала. Ул нишли? нишләде? ул нинди? ул кем? ул нәрсә? ул күпме? һ.б. сорауларга җавап бирә. Хәбәр Фигыл ь хәбәр Исем хәбәр Гади фигыль хәбәр Кушма фигыль хәбәр Тезмә фигыль хәбәр Гади исем хәбәр Кушма исем хәбәр Тезмә исем хәбәр

Слайд 5

Күктә кояшның әсәре дә күренми . Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәр фигыл ь хәбәргә ( фигыл ь белән белдерелә) һәм исем хәбәргә ( фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелә ) бүленә: Яңгыр кинәт башланды .( Фигыль х әбәр) Акыллы дошман акылсыз дустан яхшырак . ( исем хәбәр ) Төзелеше ягыннын һәр ике төр хәбәрләрне дә гади, кушма һәм тезмә төрләргә бүлеп йөртәләр. Гади хәбәр бер сүздән тора: Яз килә . Көн матур . Кушма хәбәр мөстәкыйл ь сүзгә ярдәмлекләр (бәйлекләр, ярдәмче фигыл ьләр, кисәкчәләр ) ялганып ясала: Туганыбыз килгән иде. Яңгыр ява башлады . Китаплар сатылып беткән .

Слайд 6

Тырышуым синең өчен . Апа матур иде . Сез Солтанмы әле ? Тезмә хәбәрләр фразеологизм яки таркалмый торган сүзтезмәләр белән белдерәләр. Юлыбыз дәвам итә . Ул тирә – якка күз салды . Бу мәһабәт бина – Казан дәүләт университеты . Әтием алтын куллы .

Слайд 7

Җөмләнең иярчен кисәкләре . Иярчен кисәкләр, баш кисәкләрне ачыклап, аларга ияреп киләләр. Иярчен кисәкләр Аергыч Тәмамлык Хәл Аныклагыч Урын х әле Вакыт хәле Рәвеш хәле Күләм хәле Сәбәп хәле Максат хәле Шарт хәле Кире хәл

Слайд 8

Аергыч. Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк аергыч була. Ул нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? кайдагы? сорауларына җавап бирә. Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш дип атала. Җанга урын тапмас чаклар була. Габдулла Тукай – бөек шагыйр ь. Ул унынчы сыйныфта укый. Аергычлар исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыл ь, рәвеш, хәбәрлек сүзләр белән белдереләләр: Шуннан соң мин аны икенче көнне кичк е ашка керер алдыннан шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем. Нургали ага өстәлдән көмеш кыңгырау алды. Бүген күп эш эшләнде.

Слайд 9

Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар. Предметны бер генә яктан (төсе, формасы, тәме һ.б.) ачыклап килгән аергычлар тиңдәш аергычлар дип атала. Умарта кызы иң матур , иң ачык , иң хуш исле чәчәкләргә кунды. Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар тиңдәш булмаган аергычлар дип атала. Кыз кулына зур кызыл туп тоткан .

Слайд 10

Тәмамлык. Тамамлык җөмләдә фигыл ь белән белдерелгән кисәкне ачыклап килә һәм кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем турында? нәрсә турында? һ. б. сорауларга җавап бирә. Атның муеннарын сыйпадым. Ул әтисе белән яши. Алтыдан икене алам. Туры һәм кыек тәмамлыклар. Тәмамлыклар туры һәм кыек тәмамлыкларга бүленәләр. Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык туры тәмамлык дип атала: Җәй көнен яздым бераз: языйм әле кыш , көзләрен . Мин үз тирәмдә сәер хәлләр күрә башладым. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары һәм бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә торган тәмамлыклар кыек тәмамлыклар дип атала: Әйтерсең дөньяда хәзер алар өчен Габдулладан башка берни юк. Без бу кыз белән таныш идек. Абыйга көн саен кызлардан хат килә.

Слайд 11

Хәлләр. Җөмләнең фигыл ь, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең һәм билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм – дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип атала. Хәлләр ничек? кайчан? кайда? нигә? ни өчен? ни сәбәпле? нишләсә? нәрсәгә карамастан? һ.б. сорауларга җавап бирәләр: Кич белән йокларга яттык. Без быел авылда рәхәтләнеп ял иттек. Көн гаят ь матур иде.

Слайд 12

Хәл төркемчәләре. Хәлләр мәг ънәләре ягыннан 8 төркемчәгә бүленәләр: вакыт хәле, урын хәле, сәбәп хәле, максат хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, шарт хәле, кире хәл. Урын хәле эш яки хәлнең урынын белдерә, кая? кайда? каян? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Килеш кушымчалары: -га\-гә, ка\кә, -дан\-дән, -тан\-тән, -да\дә, -та\-тә. 2. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: эчендә, өстендә, арасыннан, янында,буена, буйлап һ.б . Кердем карурман га Бер кычкырып җырлар га .(Г.З.) Өй артындагы бакча дан Өзеп алдым бер йөзем.(Җ.) Тирә – як та кошлар сайрый.(Р.Б.) Ком сахрасы буйлап автобус бара да бара.(С.С.) Авыл артында җимеш бакчалары урнашкан.(С.С.) Чыклы үлән өстендә салават күпере уйный.(Г.С.)

Слайд 13

Вакыт хәле эш - хәлнең вакытын, башлануын, бетүен белдерә, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Килеш кушымчалары Хәл фигыль формалары: -гач\-гәч; -ганчы\-гәнче. Сыйфат фигыль формасы: -ган\-гән + да\дә Исем фигыль формасы: -у\-ү + -га\-гә. 5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: чакта, вакытта, арада, соң һ.б. Узган ел малай әтисе белән комбайнда эшләгән иде.(Ф.Ш.) Йомшак кына җемелдиләр Йолдызлар җәйге кич тә .(Л.А.) Борынгы урманның борылмасына җит кәч , артына әйләнеп карады.(С.С.) Күзләреңне ач канда , син инде боз өстендәге тирән карга чумган буласың. (Г.Б.) Мендәр өстендә утырган эре бөртекле чал чәчле карчыкны күр үгә үк таныды. (М.Г.) Мине күрү белән торып басты. (Х.С.)

Слайд 14

Рәвеш хәле эшнең ни рәвешле, ничек үтәлүен белдерә, ничек? ни рәвешле? сорауларга җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Янәшә тору. Охшату-чагыштыру кушымчасы: -ча\чә; -дай\дәй. Хәл фигыль формасы: -ып\-еп,п; а\ә, ый\и 4. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: кебек, хәлдә, сыман һ.б. Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар.(М.М.) Зарима сабыйлар ча чыркылдап көлә башлады.(М.Г.) Су өсте көмеш көзге дәй балкып тора.(Г.С.) Атлар, чаптыр ып , югары очка менеп китәләр. (М.Г.) Кычкырып көлеш ә -көлеш ә кар атышкан игезәкләргә кар ый- кар ый атлады.(М.Г.) Ике бите ут сыман кызышты.(Н.Г.) Осталар таштан, биек итеп , нигез салдылар. (М.Х.)

Слайд 15

Күләм хәле эш яки хәлнең, билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп килә, күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар 1. Янәшә тору. 2. Чыгыш килеше кушымчасы: -дан\-дән. –тан\тән. 3. Охшату-чагыштыру кушымчасы: -дай\дәй. 4. Хәл фигыль формасы: -ганчы \-гәнче, -канчы\-кәнче 5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: кадәр, чаклы, саен, кабат , тапкыр, чамасы һ.б. Кыскасы, без барыбыз да ялны искитмәле матур, күңелле итеп үткәрдек.(Х.С.) Су буендагы кыяк үлән Бил дән күмә торгандыр. (К.Б.) Сөлге, җәймә ише әйберләре дә сөт тәй ак. (С.С.) Бер әйләнеп, бер тулганып, Туй ганчы карыйм әле. (Җ.) Нурислам Мәскәүдән атна саен хат язып торды. (Р.В.) Әтәч өченче кабат кычкырды. (Р.С.) Мин тамгалы бүрене тагын бер тапкыр күрдем. (Ф.Ш.)

Слайд 16

Сәбәп хәле эш – хәлнең сәбәбен белдерә, ник? ни өчен? ни сәбәпле? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Килеш кушымчалары: -га\гә, -ка\кә; - дан\дән, тан\тән 2. Хәл фигыль формалары: -гач\гәч, кач\кәч, ып, еп, п. 3. Исем фигыль формасы: -у\-ү + дан\ дән. 4. Сыйфат фигыль формасы: -ган\-гән + -га\гә юнәлеш килеше яки –нан\нән чыгыш килеше кушымчасы. 5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: күрә, өчен, аркасында, сәбәпле. Тавыш ка тирмәдән абыйсы йөреп чыкты.(М.Г.) Аптыра гач, иптәш кызларына яздым. (Х.С.) Моратбакый, җиңел сулап, гел киеренке утыр удан талган буыннарын язып җибәрде. (М.Г.) Әллә кече яш ь тән апасы тирәсендә кайнаш канга , кыз кыю булып үсте. (С.С.) Хәзергә әле, әнә, романын язып бетермәгәнгә күрә генә, болай гади бер кеше кыяфәтендә йөридер кебек иде. (Р.Т.)

Слайд 17

Максат хәле эш – хәл, хәрәкәтнең максатын белдереп килә, ни өчен? нигә? нинди максат белән? кебек сорауларга җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Юнәлеш килеше кушымчасы: -га\-гә, -ка\-кә. Инфинитив формасы: ырга\-ергә, -арга\-әргә, -рга\-ргә. 3. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: өчен, дип, максатыннан, ниятеннән . Ак каеннар арасына Килгән идем җиләк кә . (М.Р.) Әби булыш ырга кызын чакырды.(Ә.) Кояшлы, чәчәкле бу якты дөн ь яга Кошлар күк җырла рга килдем мин. Мин монда сезне күреп чыгар өчен генә кердем. (Х.С.) Малай уйнавыннан туктаган һәм кайтырга дип кузгалган. (Р.Б.)

Слайд 18

Шарт хәле җөмләдә эш-хәлнең шартын белдереп, фигыл ь гә буйсынып килә, нишләсә? нинди шартларда? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Шарт фигыль формасы: - са\-сә. Ияртүче теркәгеч: әгәр + -са\-сә. Сорау кушымчасы: -мы\-ме. Бәйлек, бәйлек сүз: икән, исә. Абыйсының шигырен ишет сә , Заһит, мөгаен, йомшарыр иде. (С.С.) Әгәр соңга кал са м җитешә алмаячакмын. (М.Г.) Адымнарыңны акрынайттың мы , тормыш тәмен белеп, җай гына чөкердәшеп баручы ак яулыклы, чәчәкле читек кигән әбиләр, матур картая белгән бабайлар төркеме белән тигезләшәсең. (М.Г.) Туа икән инсан, вакытның бер кисәге булып яши башлый. (Р.С.) Ал яраннар кебек алсулана Бәгырькәем, мине күрде исә . (Р.В.)

Слайд 19

Кире хәл җөмләдә көтелгән эш – хәлнең киресен белдерә, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар 1. Шарт фигыль формасы: - са\-сә + да, дә кисәкчәсе. 2. . Хәл фигыль формасы: ып, еп, п яки гач\гәч + та, тә кисәкчәсе. Боерык фигыль формасы: -сын\-сен. 4. Бәйлек сүз: карамастан . Ары са лар да , арыганлыкларын сиздермәскә тырышты малайлар. (Ф.Ш.) Төш икәнен бел еп тә , уянасы килмичә, дәвамын күрергә теләгән кеше халәтендә иде ул. (М.Г.) Ләкин никадәр генә яратма сын , кадерләмәсен, карт морза аларны, ул хисләрне угланга сиздерүне кирәк тапмады.(Ф.Л ) Яш ь булуына карамастан, ул эшләрнең үзәгендә әлеге дә баягы Миңсылу бөтерелер иде. (М.Х.)

Слайд 20

Җөмлә кисәкләренең аерымлануы . Аерымлану – иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйл ьлеге арту дигән сүз. Төрле җөмлә кисәкләре төрле шартларда аерымланалар. Аергычлар үзләре ияргән сүзгә кире тәртиптә аерылмыштан соң килсәләр аерымланалар: Мин күп күрдем филдәй кешеләрне, киң күкрәкле, тимер бәдәнле . (М.Җ.) Бер җирдә юк камыш сабаклары, андагыдай шаулый торганнар . (Һ.Т.) Инверсияләнеп килгән аергычлар төп җөмлә интонациясе эчендә булырга тиешләр, яг ъ ни алар җөмлә тәмамлаганчы әйтеләләр. Инверсияләнгән аергыч тәмамланган җөмләдән соң , аерым җөмлә кебек, хәбәр итү интонациясе белән әйтелсә, ул өстәлмә дип таныла һәм язуда төп җөмләдән нокта, сорау яки өндәү билгесе аерыла: Күк йөзендә болыт ертыклары арасыннан кәкре ай сыныгы күренгәләп куя. Тонык, ям ь сез . (Э.К.)

Слайд 21

Тәмамлыклар (бары тик кыек тәмамлыклар гына) инверсияләнеп килсәләр һәм җөмлә интонациясе эчендә калсалар, тыныш билгесе белән аерымланалар: Ул бик яхшы поэма язган, мәхәббәт турында. Тәмамлыклар инверсияләнеп җөмлә ахырына куелсалар һәм, җөмлә интонацион яктан тәмамлангач, аерым җөмлә интонациясе белән әйтелсәләр, алар өстәлмәләр булалар һәм төп җөмләдән нокта, сорау һәм өндәү билгеләре белән аерылалар: Шәһәрдән кичә генә кайттым мин. Әти белән. (Ш.У.)

Слайд 22

Аерымланган хәлләр. Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт һәм кире хәлләр аерымлана. Урын хәле аерымланмый. Ял иткәч (вакыт хәле), без бакчага чыктык. Алар, сөйләшә - сөйләшә (рәвеш хәле), бакчага кереп киттеләр. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр (күләм хәле), профессор институттан чыкмады. Югары белем алырга дип (максат хәле), ул башкалага күчеп килде. Әгәр бик теләсәк (шарт хәле), без кичкә кайтып җитәбез. Бик арсалар да (кире хәл), турислар ял итәргә туктамадылар.

Слайд 23

Аныклагыч. Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәг ъ нәсенә өстәмә аныклык, төгәллек бирә торган иярчен кисәк аныклагыч дип атала. Аныклагыч ачыклап килгән сүз (ияртүче сүз) аныкланмыш була. Аныклагыч астына ике дулкынлы сызык сызыла. ( ) Аныклагыч җөмләнең теләсә кайсы кисәген аныклап, төгәлләп килә ала. Аныклагыч аныкланмышы соравына яг ъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап бирә: Сәвия әнисе яраткан көйне – “Рамай”ны уйный иде - яг ъни нинди көйне? Кәҗә рәхмәт әйтә : сакалын селкетә - яг ъни нишли? Кеше гомере сүнгәч, аны икенчеләр , яг ъни яшь буыннар дәвам итә - яг ъни кемнәр?

Слайд 24

Аерымланган аныклагычлар . Аныкланмышы б елән бер грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана : Миңа, малай кешегә , кыю булырга кирәк - юнәлеш килешендә ярашканнар. Уңда, урман буенда, ат көтүе йөри - икесе дә урын –вакыт килеше формасында килгән. Аныкланмышы б елән бер грамматик формада булган аныклагыч аерымланмый : Сез дусларны сагынам - аныкланмыш (сез) баш килештә, аныклагыч (дусларны) төшем килешендә . Билгеләү алмашлыклары (үз, барысы, һәммәсе, бөтенесе..) һәм җыю саннары белән белдерелгән алмашлыклар да аерымланмый: Без икәү кайтып киттек. Алар барысы да тынып калдылар.

Слайд 25

Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре. Аерымланган аныклагычлар аныкланмышыннан өтер, сызык, ике нокта һәм җәяләр белән аерып күрсәтелә. Мисаллар Тыныш билгеләренә аңлатма 1. Иртән без, өч кеше , катерда утыра идек инде. (С.С.) Өтер. Алмашлык яки рәвеш белән белдерелгән аныкланмыш күләмен чикләгәндә. 2. Колхозның барлык кешеләре, хәтта картлары һәм карчыклары да, тырышып эшләделәр. Аныклагыч аныклаучы теркәгеч белән булганда. 3. Өч сугышчы еракка , разведкага , бүген генә киттеләр. (А.Шамов) Урын хәлен аныклаганда. 4. Ул унтугыз яшендә, матур вакытында , фронтта һәлак булды. Вакыт хәлен аныклаганда. 5. Нектар – баллы сыекча – күбәләкләр өчен генә түгел, башкаларга да азык. (К.Т.) Сызык. Аныклагыч та аныкланмыш та ярашып килгән исемнәр белән белдерелсә. 6. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә .(Г.Т.) Ике нокта. Фигыл ь ләр белән белдерелгән кисәкләр яки хәбәр аныкланганда. 7. Черелдәвекләр (сызгырак чыпчыклар) кешедән курыкмыйлар. (К.Т.) Җәяләр . Тәрҗемә итү, искәрмә яки аңлатма бирү тәртибендә аныкланганда.

Слайд 26

Җөмләнең модал ь кисәкләре. Сөйләүченең чынбарлыкка (тыңлаучыга, җөмлә эчтәлегенә, төзелешенә һәм сөйләү обстановкасына) мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләр җөмләнең модал ь кисәкләре дип атала . Дускай , сиңа бүләк итәр идем Илкәемнең иркә гөлләрен. (М.Җ.) Кыскасы , алар урманны кадерләп, саклап тоталар иде.(М.М.) Җөмләнең модал ь кисәкләре . Эндәш сүзләр Кереш сүзлә р

Слайд 27

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре . Сөйләм төбәлгән затны, әйберне белдерүче сүзләр эндәш сүзләр дип аталалар. Эндәш сүзләр баш килештәге төрле исемнәр белән белдереләләр, җөмләнең теләсә кайсы урынында киләләр, җыйнак һәм җәенке булалар; җөмләнең гомуми интона ц иясеннән аерым әйтеләләр: Әнием , мин сине бик яратам. Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил ! Эндәш сүз җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла, көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела, җөмләнең дәвамы баш хәрефтән языла. Кадерле кунаклар ! Өстәл янына утырыгыз. Бер гомуми интона ц ия астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый: И сабыйлар, эшләгез сез.... (Г.Т.)

Слайд 28

Кереш сүзләр . Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрле мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләр дип аталалар. 1. Фикерне йомгаклаучы: димәк, шулай итеп, шул рәвешле, бәс, кыскасы... 2. Чикләүне белдерүчеләр: башлыча, ниһаят ь ... 3. Шикләүне, икеләнүне белдерүчеләр : ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, ахры, мөгаен, шәт... 4 . Билгесезлекне белдерүчеләр : нигәдер, никтер, ничектер, ни өчендер... 5. Фикернең тәртибен белдерүчеләр : беренчедән, бердән, икенчедән, барыннан да элек... 6. Фикернең шиксез булуын белдерүчеләр: әлбәттә, чынлап та, билгеле, дөрес, шиксез, һичшиксез, бәхәссез, табигый... 7. Фикер чыганагын белдерүчеләр : минемчә, безнең уйлавыбызча, аларча, алар фикеренчә, ди, диләр... 8. Үтенүне белдерүче : зинһар. 9. Иг ъ тибар җәлеп итүне белдерүчеләр : кара әле, тыңла, гафу ит, беләсең килсә, әйтсәм әйтим... 10. Фикернең үзара мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр : мисал өчен, хәер, гомумән, киресенчә, мәсәлән... 11. Сөйләүченең төрле тойгыларын белдерүчеләр : имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи...

Слайд 29

Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре. Кереш сүзләр җөмләнең төп интона ц иясеннән бик аз гына аерылып торалар, һәм пауза кыска була. Кереш сүзләр җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла: Без, мөгаен, бу мәс ьәләнең җитдилеген уйлап бетермәгәнбез. (М.Ә.) Бәлки , бу хат соңгы хатым булыр...(Ф.К.) Элекке заманда бер карт яшәгән, ди ... (Әкият)

Слайд 30

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Җөмләнең барлык кисәкләре дә тиңдәш була ала. Тиңдәш кисәкләр җыйнак һәм җәенке булырга мөмкин. Чыршы белән нарат кышын да яшел . Бу җөмләдә чыршы белән нарат сүзләре – җыйнак тиңдәш ияләр. Бөдрә ак каеннар , купшы юкәләр тирә-якка ям ь биреп торалар - җәенке тиңдәш ияләр: аларның үзләренә ияреп килгән сүзләре бар. Тиңдәш кисәкләр үзара тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы интонацияләре ярдәмендә бәйләнәләр: Җиргә матурлыкны , илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр. Кар һәм боз эреде, сулар йөгерде.

Слайд 31

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. 1. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасында өтер куела : Мин торам кырларда, болында, урманда. (Г.Т.) 2. Тиңдәш кисәкләр янында һәм , да , та , яки , яисә , я теркәгечләре кабатланмаса, өтер куелмый: Иркәли һәм сөя кояшның яктысы.(Г.Т.) 3. Каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнгән тиңңәш кисәкләр арасына өтер куела : Син авылга кайттың, ләкин безгә кермәдең. 4. Кабатланып килгән теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела: Ул инде яза да, укый да, рәсем ясый да белә . 5. Кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр арасында сызык куела: Йөгерәм, йөгерәм – куып җитә алмыйм. 6. Үз өчендә өтерләр булган җәенке тиңдәш кисәкләр арасында нокталы өтер куела : Ул анда җир астыннан бәреп чыккан ям ь – яшел хәтфә үләннәргә сокланып йөрде; кыш көне туңып, яз көне терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. (Г.К.)

Слайд 32

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында аларны алмаштыра торган сүзләр дә килергә мөмкин. Андый сүзләрне гомумиләштерүче сүзләр дип атыйлар. Алар һәммәсе , бөтенесе , барысы кебек алмашлыклар; түбәндәгеләр , мондыйлар , андыйлар кебек сүзләр; тагы барлык , түбәндәге , мондый, бөтен кебек сүзләр белән килгән исемнәр ярдәмендә дә белдерелә. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела : Һәммәсе : ирләр, хатын – кызлар үзләрен аямыйча эшлиләр иде. (Ш.К.) Тиңдәш кисәкләрдән соң килән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела : Кояш, офык, гөлләр, язлар таңы – караңгыга чумган барысы да. (Г.Аф.)

Слайд 33

Җөмләләрне аерым билгеләренә карап төркемләү . Төркемләү прин ц ибы Җөмлә төре Мисаллар 1. Грамматик яктан таркалу –таркалмавына карап грамматик таркала торган таркалмый торган Ялт! Шул арада машинага утырып та сызды. 2. Әйтү максатына карап хикәя сорау боерык Яңгыр ява. Туктадымы әле? Зонтикларны алыгыз! 3. Тойгының дәрәҗәсенә карап гадәти тойгылы Яңгыр кирәк.Ура! Яңгыр ява! 4. Күренешне раслау яки инкяр итүгә бәйле рәвештә раслау инкяр Тиздән печәнгә төшәрләр. Бала һаман йокламый. 5. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап җыйнак җәенке Кар эри. Күктә ак болытлар йөзә. 6. Оештыручы үзәкнең ничә булу мөмкинлегенә карап бер составлы ике составлы Бүген бик арылды. Озын караңгы төннәр башланды. 7. Хәбәрлекнең санына карап гади кушма Тиздән игеннәр өлгерер.Мәдинә җыелыштан өйгә кайтып кергәндә, Фәрит әле йокламаган иде. (Ш.Камал) 8. Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкләрнең булу – булмавына карап. тулы ким Бүген кизү кем? Мин. (Ә.Еники)

Слайд 34

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе: Әйтү максаты ягыннан төре билгеләнә. Җыйнак яки җәенке икәнлеге әйтелә. Бер составлы яки ике составлы булуы күрсәтелә. Тулы яки ким булуы әйтелә. Раслау яки инкарь булуы билгеләнә. Тиңдәш кисәкләре яки аерымланган кисәкләре булу-булмавы күрсәтелә. Гади җөмлә икәнлеге әйтелә. Шартлы билгеләр ярдәмендә җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре буенча тикшерелә. Быел җәй көне Гөлшаһидә Казанга - врачларның белемнәрен күтәрү курсларына укырга килде. (Г.Ә.) Бу – хикәя, җәенке, ике составлы, тулы, раслау, аерымланган аныклагычлы гади җөмлә.

Слайд 35

Гади җөмлә синтаксисы буенча тестлар, контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен биремнәр. 1 вариант. Җөмлә ничек оеша? бер яисә ике сүзнең хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе нигезендә ике мөстәкыйль төшенчәне оештыру, аларны үзара бәйләп кую нигезендә. бер сүзнең икенче сүз турында өстәмә аныклык , мәг ълүмат бирүе нигезендә. Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр булып кайсы кисәкләр санала? баш кисәкләр иярчен кисәкләр модаль кисәкләр Иярчен кисәкләргә кайсы җөмлә кисәге керми? аергыч тәмамлык хәлләр аныклагыч эндәш сүзләр

Слайд 36

4. Иягә нинди билге хас түгел? баш килештә генә килә ия составында күплек, тартым кушымчалары була таркалмый торган сүзтезмәләрдән тора ия янында бәйлекләр, бәйлек сүзләр килергә мөмкин Аергычка нинди үзенчәлек хас? исем белән бирелгән кисәкне ачыклый фигыль белән бирелгән кисәкне ачыклый бары тик сыйфат белән генә белдерелеп, барлык сүзтөркемнәрен ачыклый 6. Тәмамлыкка нинди үзенчәлек хас? исем белән бирелгән кисәкне ачыклап килә ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә эш – хәрәкәт үтәлүгә бәйле затны, предметны белдерә эш – хәрәкәтнең үтәлү характерын белдерә

Слайд 37

7. Аныклагычка нинди үзенчәлек хас? ияртүче сүздән алда килеп, аңа өстәмә аныклык бирә ияртүче сүз урынында килеп, аңа өстәмә аныклык бирә ияртүче сүздән соң килеп, аңа өстәмә аныклык бирә Хәлләрнең кайсы төре аерымланмый? вакыт хәле күләм хәле урын хәле барлык хәлләр дә аерымлана Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче җөмлә кисәгенә нәрсә керә? эндәш сүз кереш сүз аныклагыч тәмамлык

Слайд 38

Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ничек атала? кереш сүзләр өстәлмәләр күзаллаучы баш килеш гомумиләштерүче сүзләр Тиңдәш кисәкләрне үзара теркәүче чаралар нинди? ияртүче теркәгечләр тезүче теркәгечләр һәм санау, каршы кую интонацияләре аныклау интонациясе 12 . Оештыручы үзәкнең санына карап, җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр? бер составлы – ике составлы гади – кушма тулы – ким

Слайд 39

Мәгънә тулылыгы өчен кирәкле җөмлә кисәкләренең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди булалар? тулы –ким гади –кушма раслау – инкяр бер составлы – ике составлы Бер составлы җөмләләр нинди үзенчәлеккә ия булалар? бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп карарга мөмкин бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп булмый мәгънә тулылыгы өчен кирәкле кисәкләрнең берсе кулланылмый Кайсы төр җөмләләр бер составлы җөмләләр төркеменә керми? атау җөмләләр фигыль җөмләләр сүз җөмләләр ким җөмләләр

Слайд 40

16. Кайсы төр җөмләләр бер составлы фигыль җөмләләр төркеменә керми? билгеле үтәүчеле билгесез үтәүчеле гомуми үтәүчеле үтәүчесез кузаллаучы баш килеш 17. Атау җөмләләрдә баш кисәк нинди сүз төркемнәре белән белдерелә? бары тик исемнәр фигыльләрдән кала башка сүзтөркемнәре барлык сүз төркемнәре 18. Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр? хикәя –сорау-боеру-тойгылы җыйнак-җәенке раслау-инкяр

Слайд 41

19. Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди төркемнәргә бүленәләр? тулы-ким җыйнак – җәенке раслау –инкяр 20. Хәбәрлек санына карап, җөмләләр нинди төрләрә бүленәләр? гади –кушма бер составлы-ике составлы тулы-ким 21. Баш килештәге сүз җөмлә алдына куелып, аның турында нинди дә булса бер фикер әйтелә. Бу синтаксик төзелмә ничек атала? эндәш сүз өстәлмә күзаллаулы баш килеш 22.Чынбарлыктагы күренешләргә мөнәсәбәттә җөмләләр нинди төркемгә бүленәләр? раслау – инкяр җыйнак –җәенке хикәя –сорау – боеру - тойгылы

Слайд 42

2 нче вариант. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Нинди саф тавыш! (Ә.Б.) хикәя җөмлә сорау җөмлә боеру җөмлә тойгылы җөмлә 2. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кем бар анда? хикәя җөмлә сорау җөмлә боеру җөмлә тойгылы җөмлә 3. Хикәя җөмләне табыгыз: Күпме хатирәләр! (Ә.Е.) Эш нәрсә соң? (Ф.У.) Бөтен укучылар да күнегүне эшләп килгәннәр иде. (Г.М.) Ләкин моңа кем җавап бирә алачак? (Г.И.)

Слайд 43

4. Боерү җөмләне табыгыз: Сезнең юлыгыз хата түгелме? (Г.М.) Хәлимов, син кая барасың? (М.М.) Шаулама, йокласын. (М.Ә.) Ут аламыни безне! (М.Ә.) 5. Сорау җөмләне табыгыз: Без юлыбызны дәвам иттек. (Г.С.) Мине дә утырттып барасызмы? (А.Г.) Хуш, кичке авылдагы тынычлык. (Г.Ис.) Мин йоклый алмыйм. (Г.Т.) 6. Тойгылы җөмләне табыгыз: Безгә кереп чык әле. Күк йөзе зәп-зәңгәр.(М.М.) Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың? (Ә.Е.) Күңелле бу дөн ь я! (Ш.М.) 7. Җөмләнең төрен билгеләгез: Кайчан кайттың? җыйнак җәенке

Слайд 44

8. Җөмләнең төрен билгеләгез: Класс шауларга тотынды. (М.М.) җыйнак җәенке 9. Җыйнак җөмләне табыгыз: Монда да без бөек Тукайга бурычлы.(Г.Б.) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М.) Болар - кызыллыр иде, матурлар иде.(Г.И.) Ислам кинәт торды да дәшми – тынмый китеп барды. (М.Х.) 10. Җәенке җөмләне табыгыз: Кошлар кайтты. Нигә капка ачык тора? Сагат ь туктаган. Яңгыр ява. 11. Җөмләнең төрен билгеләгез: Телләр белгән - илләр белгән. (М.) раслау инкяр

Слайд 45

12. Җөмләнең төрен билгеләгез: Боз әле калын түгел. (М.Ә.) раслау инкяр 13. Раслау җөмләне табыгыз: Безнең өчен бу сорау – сорау түгел.(М.М.) Су тирәнәя төште. (М.Ә.) Ат карышмады. (М.Ә.) Әбине һич онытасым юк. (Ф.Х.) Инкяр җөмләне табыгыз: Безгә китәргә кирәк. Көн салкын. Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш. Бу турыда әнигә әйтте юк. (М.Ә.) 15. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез: Миңа Осланда Гариф исемле бер әфәндене күрергә һәм аның белән танышырга кирәк иде. (Ф.Ә.) бер составлы ике составлы

Слайд 46

16. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез: Ап – аяз бер яз көнендә кырда йөрдем көн буе.(Ш.Б.) бер составлы ике составлы 17. Бер составлы җөмләне сайлап алыгыз: Туры сүз таш яра.(М.) Яхшы сүз балдан татлырак. (М.) Ике уйла, бер сөйлә.(М.) Тел кылычтан үткен.(М.) 18. Җөмләнең төрен билгеләгез: Олыларны хөрмәт итәргә кирәк. атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә 19. Җөмләнең төрен билгеләгез: Урамда салкын. атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә

Слайд 47

20. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез: Син бүген безгә киләсеңме? Әлбәттә! атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә 21. Атау җөмләне сайлап алыгыз: С агындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Г.К.) Эзләр...Алар, чыннан да, ниләр генә сөйләми. (Г.Х.) Туган җир! Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. (Ә.Б.) Кич. Кече тирән күл. (М.Ә.) 22. Сүз җөмләләрне сайлап алыгыз: Кызым, сиңа әйтәм. Ярар. Җәйге җылы төн. (Г.Ә.) Көз.

Слайд 48

23. Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез: Хәбир абыйны эзләп килүем. (А.Г.) билгеле үтәүчеле җөмлә билгесез үтәүчеле җөмлә гомуми үтәүчеле җөмлә үтәүчесез җөмлә 24. Бер составлы гомуми үтәүчеле фигыль җөмләне табыгыз: Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар. (М.) Идел буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. (К.Н.) Тауга карап тау булып булмый.(М.) Ләкин ул чакта инде миңа бик тә кыен булыр. (Г.Р.) 25. Ике составлы җөмләне табыгыз: Умырзая җыйдык, кошлар сайравын тыңладык, рәхәтләнеп ял иттек.(Г.М.) Аның күзләренә ак төшкән. (М.Г.) Менә өй эче. (Ә.Е.) Аның бертуктаусыз каядыр йөгерәсе, чабасы килә, нидер эшлисе, кырасы – ватасы килә. (Н.Ф.)

Слайд 49

26. Бу өзектә аерып бирелгән төзелмәнең төрен билгеләгез: Моңа кадәр күренмәгән кошлар, таң калдырып, җыр башлап җибәрәләр. Волга ягыннан җиләс җил исеп китә. Апрель җиле, язгы җил... (И.А.) ким җөмлә өстәлмә күзаллаулы баш килеш 27. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез: Әдәп! Әдәпнең төбе – яхшы гадәт. (М.) атау җөмлә күзаллаулы баш килеш өстәлмә ким җөмлә 28. Җөмләнең төрен билгеләгез: Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы. (М.Җ.) гади кушма 29. Җөмләнең төрен билгеләгез: Шул вакыт кызларның берсе мине күреп алды. (М.Х.) гади кушма

Слайд 50

Текстларны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә. № 1. Бу хәл кыш көне булды. Шулай беркөнне, күл буйлап чаңгыда йөргәндә, чаңгыларым җырлап җибәрмәсенме? Сайрар кошларың бер читтә торсын. Ә тирә – юньдә ап –ак кар, үзәккә үтәрлек салкын. № 2. Төннең иң кыска вакыты. Без печәнгә төштек. Менә берзаман, күңелле елмаеп, кояш күтәрелә. Сәгать биш тә тула. Шунда яшел чәчәк төймәләре, сүз куешкандай , бердәм ачылып китә. Болар – ак төнбоеклар.

Слайд 51

№ 3. Иртәдән бирле көн матур, кояшлы тора иде. Көтмәгәндә, көнбатыштан яңгыр болытлары күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исеп куйды, агач яфракларын җилфердәтте. Яшенле яңгыр буласын сизенгән кебек, кошлар чырылдап оча башлады. № 4. Тимгелле түндербаш (елан көпшәсе) – кишергә охшаган икееллык үсемлек. Аның яфраклары каурый сыман, чәчәкләре кечкенә зонт астына җыелган кебек. Ул - агулы үсемлек. Аны кабып караган кеше агулана.

Слайд 52

Җөмләләрдә синтаксик анализ ясарга. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. (Г.К.) Кинәт җылытып җибәрде. (Х.Х.) Көзен безне Мәскәүгә кайтардылар.(Г.А.) Хәзер бик күңелле чак. (А.Ш.) Иске мәдрәсәнең бер бүлмәсе. (К.Т.) Юлларымның башы синдә, урман! (Һ.Т.) Әйтче, кошчыгым, кая очасың? (Ф.К.) Заһит, дулкынланып, сак кына хәрәкәтләр белән конвертны ачты. (М.Ә.) Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. (Ә.Ф.) Җиңгәчәсенең сүзендә ник бер сыкрану ишетелсен! (Ә.Е.)



Предварительный просмотр:

1. Сингармонизм законына буйсынган сүзләргә түбәндәге кушымча ялгана: нечкә сузыклардан торса, нечкә кушымча, калын сузыклардан торса, калын кушымча ялгана.
2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең соңгы иҗеге ниндигә тәмамланса (нечкә булса, нечкә ...), шундый кушымча ялгана. Искәрмә: сүзнең язылышына түгел, әйтелешенә игътибар итегез!
3. Татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушымчалары сүз башында ике хәреф белән белдереләләр. 
4. Сүз башындагы я, ю хәрефләренең [й] һәм нечкә сузык авазлар [ү], [ә] кушылмасын белдерүләрен күрсәтү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе языла. 
5. Нечкә иҗек ахырында к, г хәрефләрен [ҡ], [ғ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела.

6. Сүзнең икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла.
7. Нечкәлек билгесе (ь) татар теле сүзләрендә иҗекнең нечкәлеген белдерә.
8. Нечкәлек билгесе (ь) рус сүзләрендә тартыкның нечкәлеген белдерә.
9. Нечкәлек билгесе (ь) аеру билгесе белдерә, бу очракта ул нечкә иҗектән соң языла.
10. Калынлык билгесе буларак, ъ үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары [ғ], [ҡ]ны белдерүләрен күрсәтә.

11. ъ, ь хәрефләре я, ю, е алдыннан килгәндә, аеру билгесе ролен уйный.
12. Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга ярамый.
13. Һәр аерым тема, күренеш һәм мәсьәләгә караган өзек кызыл юлдан башлана.
14. Хикәя җөмлә ахырында нокта куела.
15. Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләләрдән соң нокта куела.

16. Инициаллар, кыскартып языла торган сүзләрдән соң нокта куела.
17. Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
18. Китап, мәкалә, әсәр, китаплардагы бүлек, бүлекчә исемнәреннән соң нокта куелмый.
19. Кыскартылмаларда нокта куелмый.
20. Сөйләүченең, тыңлаучыга мөрәҗәгать итеп, нәрсәне дә булса белергә теләвен аңлата торган җөмләләр ахырына сорау билгесе куела.

21. Шаккату, аптырау, икеләнү сүзсез белдерелгән очракларда, бу урынга сорау билгесе куела.
22. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау билгесе куела.
23. Тойгылы хикәя, тойгылы өндәү җөмләләрдән соң өндәү билгесе куела.
24. Өндәү җөмлә бигрәк тә көчле тойгы һәм интонация белән әйтелсә, ике яки өч өндәү билгесе куела.
25. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә басым ясавын белдерү өчен, җәяләр эчендә өндәү билгесе куела.

26. Өндәү җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
27. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.
28. Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күпнокта куела.
29. Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела.
30. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү билгесе куела.

31. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела.
32. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела.
33. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өстәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе куела.
34. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасында сызык куела.
35. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә, алар арасында сызык куела.

36. Ия белән хәбәр исем фигыль белән белдерелсәләр, ике арага сызык куела.
37. Ия алмашлык белән белдерелеп, аңа аерым басым ясалса, хәбәр исем һәм исем ролендә килүче сүзләр белән бирелсә, алар арасына сызык куела.
38. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә ияне көчәйтеп, ул көчәйткеч сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
39. Ул сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела.
40. Исем һoм исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б.сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

41. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдерә торган исемнәр арасына сызык куела.
42. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
43. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау яки авыр төшенү куркынычы булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела.
44. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле басым белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
45. Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән өндәү билгесе белән аерылалар.

46. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да өтер белән аерыла.
47. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
48. Күзаллаулы баш килеш тойгы, көчле интонация белән әйтелсә, аннан соң өндәү билгесе куела.
49. Күзаллаулы баш килеш көчле тойгы белән әйтелеп, зур пауза ясалса, аннан соң өндәү билгесе һәм күпнокта куела.
50. Тыныч тон белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.

51. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, күзаллаулы баш килештән соң күпнокта куела.
52. Табышмакларда кулланылган күзаллаулы баш килештән соң, традиция буенча, өтер куела.
53. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү билгесе куела.
54. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле интонация белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
55. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар.

56. Ымлыклардан соң, бу ымлыкның шушы җөмләдә бирелергә тиешле тәэсир көчен арттыру максатыннан, күпнокта куела ала.
57. Ымлыклар җөмлә ахырында килсәләр, алардан алда я өтер куела, я ымлыклар сүз-җөмлә булып формалашалар.
58. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
59. Кереш сүзләр җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар.
60. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдындәа өтер куела.

61. Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
62. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр ике очракта дә җәя эченә алыналар.
63. Тыныш билгеләре белән белдерелгән керешмәләр дә җәяләр эченә алыналар.
64. Өстәлмәләр алдыннан, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, зур пауза ясалса, нокта, сорау, өндәү куела.
65. Өстәлмәләр алдыннан пауза зур булмаса, өтер кую белән чикләнергә мөмкин.

66. Раслауны яки кире кагуны белдерүче әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
67. Әйе, юк, ярый сүзләре тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалашалар, алардан соң өндәү билгесе куела.
68. Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыклары җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылмыйлар. 
69. Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыкларына логик басым төшсә, алар сүз җөмлә булып формалашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
70. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

71. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
72. Тиңдәш аергычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
73. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе куелмый.
74. Кабатланмыйча килгән һәм (да, дә), яисә, я, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп килсәләр, алар арасында өтер куелмый.
75. Һәм, да/дә (та/тә), я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасында өтер куела.

76. Тиңдәш кисәкләр бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
77. Зат алмашлыкларын аныклап килгән тиңдәш аныклагычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
78. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләрнең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела.
79. Үзара кискен каршылык яки сәбәп–нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
80. Формалары белән тиңдәш кисәкләргә охшаган, ләкин кушма хәбәр компонентларын тәшкил иткән сүзләр арасына тыныш билгесе куелмый.

81. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
82. Беренче кисәк I яки III заттагы берлек сан тартым белән белдерелгән исем фигыль, ә икенчесе төп формадагы исем фигыль белән бирелгән кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
83. Барлык-юклык формаларында инфинитивлы кабатлаулар арасында сызыкча куела.
84. Тек (дек), икән, булгач, кадәр, хәтле, чаклы, булып кебек сүзләр белән ясалган исем кабатлаулары эчендә бернинди тыныш билгесе куелмый.
85. Өс(т), арт, урын, ас(т) сүзләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.

86. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар.
87. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела.
88. Аныклагыч та, аныкламыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкламыш ике яктан да сызык белән аерыла.
89. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерыла.
90. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.

91. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
92. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
93. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән элек тә һәм алардан соң да килсә, беренчесеннән соң – ике нокта, икенчесеннән алда сызык куела.
94. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. Газета, журнал, китап, фильм, спектакль, завод-фабрика, күмәк хуҗалык исемнәре куштырнаклар эченә алына һәм баш хәрефтән языла.
95. секретарь, календарь кебек алынма сүзләрнең I, II, III зат тартым кушымчалары нечкә - секретарем, календарең, ә килеш кушымчалары калын була: секретарема, календареңны.

96. завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта, пароходка, клубтан.
97. -ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушымчалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне.
98. Смоленск, Ульяновск кебек -ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида.
99. җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [й]+[ы], [й]+[э] авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае.
100. Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән [п] һәм [к], [ҡ] авзлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар: кабы, тарагы.

101. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы [у] һәм [ү] авазы в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве.
102. -ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, предприятиебез, линиясе.
103. Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы.
104. -лык/-лек исем ясагыч кушымчалары борын авазына беткән сүзләргә шул көенчә ялгана: печәнлек, утынлык, салкынлык.
105. Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан [ы], [э] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми:тар-рак, киң-рәк.

106. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: яшел - яшькелт, сары - саргылт.
107. Унбердән алып унтугызга кадәр саннар (кушма саннар) кушылып языла.
108. Тезмә саннар аерым языла. Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла.
109. Чама саны кушымчалары -лап/-ләп, -лаган/-ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.
110. гарәп цифрлары тәртип саны кушымчасыннан бераз аерылыбрак языла: 5 нче сыйныф, 11 нче трамвай.

111. Рим цифрларыннан соң кушымчалар ялганмый: XIХ гасыр, I том.
112. Вакыт чиген күрсәткән саннар сызык аша языла: Г.Исхакый 1878 - 1954 елларда яшәгән.
113. Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе саннар белән түбәндәгечә күрсәтелә: §12 - уникенче параграф, IV бүлек - дүртенче бүлек, 15 нче бүлек - унбишенче бүлек.
114. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, кагыйдә буларак, сүз белән языла.
115. Инфинитив фигыльдә кушымча язылышы икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга/-әргә кушымчасы ялгана.

116. Артыклык дәрәҗәсе ясый торган өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла.
117. Иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә, әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре аерым языла.
118. Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һич белмәгән.
119. ган/генә, кына/кенә, ук/үк, да/дә, та/тә, ла/лә, ләбаса/лабаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла.
120. -мы/-ме, -мыни/-мени, -дыр/-дер, -тыр/-тер, -чы/-че, -сана/-сәнә кисәкчәләре кушылып языла.



Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

(объяснительная записка)

Аңлатма язуы (мәгълүматнамә) – җитәкчегә нинди дә булса мәсьәләгә, хезмәткә карата яки эш турында язма рәвештә бирелә торган рәсми мәгълүмат (ачыклама).

Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры М.М.Әһлиевкә

аңлатма язуы.

3 нче сентябрь, 2008 нче ел.

Чит илгә сәяхәттән кайтып җитә алмау сәбәпле, 2 көн (1-2 нче сентябрь) мәктәптә дәресләрдә була алмадым.

Х сыйныф укучысы:_______________ Хәйруллина Р.Л.

Белешмә (справка)

Белешмә - теге яки бу фактны һәм вакыйганы раслап, кирәкле мәгълүмат бирүче рәсми документ.

Документ төгәл, мөмкин кадәр кыска була. Анда чистартулар, төзәтмәләр һич тә булырга тиеш түгел.

Белешмә учреждение, оешма тарафыннан бирелә. Анда учреждение, оешманың мөһере (печате), штампы, җаваплы кешенең шәхси имзасы һәм фамилия, инициаллары булырга тиеш. Боларның берсе генә булмаса да, белешмә үз көчен югалта.

Алар төрле эчтәлектә була: кайда укуы, эш урыны, сәламәтлек турында һ.б.

Белешмә

Штамп

документ номеры,

дата

Бу белешмәне Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе дирекциясе Авзалова Гөлфиягә аның чыннан да әлеге мәктәпнең 5 нче сыйныфында укуын раслап бирә.

Белешмә район китапханәсенә тапшыру өчен бирелә.

23 нче апрель, 2008 нче ел.      

       

Мәктәп директоры: _____________ М.М.Әһлиев

Гариза (заявление)

Гариза ул – язма рәвештә рәсми формада язылган шәхси үтенеч (эшкә, уку йортына һ.б. кабул итү, нәрсәгәдер рөхсәт сорау һ.б.).

Гариза кулдан языла. Ул билгеле бер оешмага, хезмәт урынындагы кешегә (затка) адреслана.

План.

  1. Үтенеч белән мөрәҗәгать ителгән оешма яки шәхес адресы.
  2. Фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм эш урынындагы дәрәҗәсе.
  3. Документның исеме – гариза.
  4. Үтенеч-сорауның кыскача эчтәлеге.
  5. Гариза язылу көне.
  6. Гариза язучының имзасы.

        

                                                                              Казан шәһәренең “Авангард”

                                                                            заводы директоры Ә.В.Вәгыйзовка

                                                                  Казан шәһәре Чуйков урамы,

                                                                        12 нче йортның 5 нче фатирында

                                                                     яшәүче Хамматов Зиннур Гали

                               улыннан

гариза.

Мин, Хамматов З.Г., сорыйм Сездән җәйге каникул чорында улым Хамматов Л.З.- ны эшкә алуыгызны.

30 нчы май, 2008 нче ел.                   Имзам: ______________

Белдерү (объявление)

Белдерү (игълан) – аерым кешеләр белергә, танышырга тиешле хәбәр. Ул газетада, журналда бастырылырга, радио, телевидениедән әйтелергә, берәр урынга язылып эленергә мөмкин.

Белдерү аерым кешеләр, оешмалар исеменнән языла. Ул, гадәттә, эндәш сүзләр белән башлана (мәсәлән, хөрмәтле укучылар, ата-аналар, укытучылар, иптәшләр).

План.

  1. Кемгә мөрәҗәгать ителә.
  2. Чара үткәреләчәк көн.
  3. Урыны.
  4. Исеме.
  5. Вакыты.
  6. Җаваплы кеше яки оешма.

Белдерү

Сишәмбе көнне, ягъни 15 нче февральдә, 18 сәгатьтә мәктәпнең актлар залында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә була.

Программада:

  1. Кереш сүз.
  2. Әдәби- музыкаль монтаж.
  3. Викторина.

                                                                                           Түгәрәк советы.

Чакыру-белдерү

Кадерле дуслар!

Сезне “Чишмә башы” түгәрәгенә чакырабыз. Анда сез үзегез яраткан шагыйрьләр, язучылар һәм аларның иҗаты белән танышырсыз, шигырь язу серләренә төшенерсез, үзегезнең иҗат җимешләрегез белән уртаклашырсыз.

Түгәрәк утырышлары һәр атнаның җомга көнендә уздырыла. Ул 16 сәгатьтә башлана.

                                                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Беркетмә (протокол)

Беркетмә - җыелыш, киңәшмә, конференция һ.б.ш. чараларның барышын төгәл итеп язып бара торган документ.

Утырыш барышын яктырту дәрәҗәсенә карап, беркетмә тулы һәм кыска була.

Беркетмә - эш кәгазьләренең иң киң таралган төре. Ул мәктәп тормышында да еш файдаланыла. Анда җыелышның көн тәртибе, тулы барышы, ягъни һәр чыгыш ясаучының төгәл фикере, тәкъдимнәр һәм кабул ителгән карар языла. Беркетмә текстында кеше фикерен бирүдә туры һәм кыек сөйләмле җөмләләр күп кулланыла.

Беркетмә түбәндәге калыпка нигезләнеп языла:

 

Беркетмә № __

Киңәшмә, утырыш, конференциянең кайда кемнәр тарафыннан үткәрелүе.

                                                                                         Датасы ____________                  

Рәис: _______________________  (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)

Сәркатип: ___________________  (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)

Катнаштылар: _______________  (фамилияләре языла)

Чакырылдылар: _______________  (фамилияләре языла)

Көн тәртибе:

1.

2.

3.

Тыңланды.

(Чыгыш ясаучыларның чыгыш эчтәлекләре языла.)

Карар:

1.

2.

3.

Рәис: __________________________ (имза)

Сәркатип: __________________________ (имза)

Беркетмә №5

Баулы районы Кызылъяр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары җыелышы.

3 нче апрель, 2008 нче ел.

Рәис: Ләйсән Галиева.

Сәркатип: Илһам Булатов.

Катнаштылар: 18 укучы, 2 укучы, авыру сәбәпле, җыелышта катнаша алмый.

Чакырылдылар: сыйныф җитәкчесе Җ.Г.Исламов.

Көн тәртибе.

Мәктәптә уздырылачак халык иҗаты бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре.

Тыңланды.

Көн тәртибендәге мәсьлә буенча беренче сүз сыйныф җитәкчесе Җ.Г.Исламовка бирелде. Ул 8 нче сыйныф укучыларының үзешчән сәнгатьтә, әдәбият һәм драма түгәрәкләрендә актив катнашып килүләрен әйтте. Киләсе бәйрәмгә эзерлек эшләрен башкару өчен җаваплы укучыларны билгеләде.

Сыйныф командиры А.Кәримов, укучылар                         А.Нигъмәтуллина, М.Талыйпова, Н.Абдуллин сыйныф җитәкчесенең тәкъдимнәрен хуплап сөйләделәр һәм үзләреннән дә кайбер тәкъдимнәр керттеләр.

Карар:

  1. Халык иҗаты бәйрәмендә актив катнашырга.
  2. Укучыларның үзләре чиккән, бәйләгән, кулдан эшләгән әйберләреннән күргәзмә оештырырга.
  3. “Айлак өй”, “Казан сөлгесе” күренешләрен файдаланып, җырлы-биюле кичә әзерләргә.

                                            Рәис: _____________

                                                  Сәркатип: ___________

Тәрҗемәи хәлем (автобиография)

Тәрҗемәи хәлем (автобиография) – үз тормышыңның төп вакыйгалары турында кыскача хроникаль белешмә рәвешендә язу. Автобиографияне укырга кергәндә, эшкә кабул иткәндә, хәрби хезмәткә чакырылганда, бүләккә тәкъдим иткәндә һ.б.ш. очракларда таләп итәләр. Автобиография текстында түбәндәгеләр күрсәтелә:

  • язган кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;
  • туган урыны, вакыты (ел, ай, көн);
  • кайда укуы;
  • хезмәт эшчәнлеге, хәзерге вакытта эшләгән урыны;
  • башкарган җәмәгать эше;
  • гаилә хәле турында мәгълүмат.

Автобиография беренче зат исеменнән языла.

Тәрҗемәи хәлем

Мин, Хәбибуллина Әлфирә Газиз кызы, 1992 нче елның 12 нче мартында Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туганмын.

1999 нче елда мин Казан шәһәрендәге 73 нче татар-рус мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Хәзер 9 нчы сыйныфта укыйм. Мин әдәбият, тарих, математика фәннәрен яратам.

Безнең мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Мин “Оста куллар”, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләренә йөрим.

Мин – гаиләбездәге дүрт баланың өченчесе. Әтием Газиз 26 нчы заводта эретеп ябыштыручы, ә әнием 5 нче фабрикада тегүче булып эшли. Олы абыем белән апам КДУда, ә энем 73 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфында укый.

20 нче март, 2008 нче ел.                      Имзам: ________________

Раслама (расписка)

Раслама (расписка) – берәр нәрсә алганлыкны раслап имза куелган рәсми язу, документ. Раслама, гадәттә, акча, кыйммәтле әйберләр, документлар алганда языла. Ул түбәндәге өлешләрдән тора:

  • раслама язучының исеме, әтисенең исеме, фамилиясе;
  • әйбер алынырга тиешле оешманың атамасы яки кешенең исем-фамилиясе;
  • алынган яисә алыначак әйбернең күләме, саны башта цифр, аннары җәяләр эченә сүзләр белән языла;
  • нинди документ нигезендә алынуы күрсәтелә;
  • алучының шәхси имзасы, раслама язылган көн, ел, вакыт күрсәтелә.

Раслама

Мин, Әхмәтов Гомәр Заһит улы, Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А сыйныфы укучысы, мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча диретор урынбасары Хәкимов Рөстәм Газиз улыннан Җиңү бәйрәменә багышланган концерт өчен 15 (унбиш) бию костюмы алдым.

2008 нче ел, 7 нче май.                      Имзам: ________________

Ышаныч кәгазе (доверенность)

Ышаныч кәгазе (доверенность) – бер зат тарафыннан икенче затка өченче затлар алдында вәкиллек итү өчен бирелә торган язма вәкаләт.

Ышаныч кәгазенең гамәли чоры 3 елдан артык була алмый. Әгәр ышаныч кәгазендә аның гамәли чоры күрсәтелмәгән булса, ул язылган көннән алып бер ел дәвамында көчендә кала. Язылган көне күрсәтелмәгән документ гамәлгә яраксыз дип санала.

Түбәндәге очракларда ышаныч кәгазенең гамәлдә булуы туктатыла:

  • гамәли чоры узгач;
  • биргән зат аны юкка чыгарганда;
  • биргән зат аннан баш тартканда;
  • биргән юридик зат бетерелгәндә;
  • бирелгән юридик зат бетерелгәндә;
  • биргән граждан үлгәндә;
  • бирелгән граждан үлгәндә.

Ышаныч кәгазе түбәндәге тәртиптә языла:

  1. Документның исеме.
  2. Ышаныч кәгазе бирүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.
  3. Әйбер яки акча алыначак оешма яки кешенең исеме.
  4. Алынган сумма яки әйбернең күләме (сумма башта саннар, аннан соң җәяләр эченлә сүзләр белән күрсәтелә).
  5. Алучының имзасы.
  6. Язылу вакыты.
  7. Раслаучының имзасы, оешма мөһере.

Ышаныч кәгазе

Мин, Баек урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы Вилданов Айдар Илһам улы, 2008 нче елның июль аенда “Фордзон” ачык акционерлык җәмгыятендә эшләгән өчен тиешле 1675 (бер мең алты йөз җитмеш биш) сум акчаны алуны үзебезнең мәктәпнең Х сыйныф укучысы Гайсин Әнвәр Миркасыйм улына ышанып тапшырам.

  1. Имзам: ____________________

Вилданов Айдар Илһам улының имзасын раслыйм.

М.у.

Баек урта мәктәбе директоры: _________ М.Ф.Мусин

Сыйфатнамә (характеристика)

Сыйфатнамә - кемнең дә булса хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлеге турында рәсми рәвештә бирелә торган язма бәяләмә.

Арча районы Өчиле урта мәктәбе укучысы Әмиров Булат Муса улына

сыйфатнамә.

Әмиров Булат Муса улы 2007-2008 нче уку елында Арча районы Өчиле урта мәктәбендә укыды.

Мәктәптә уку чорында ул үзен тырыш, тәртипле һәм намуслы укучы итеп танытты. Барлык фәннәрдән “4” һәм “5” билгеләренә генә укыды.

Тыйнак, аралашучан, ярдәмчел булганга, аны иптәшләре дә, укытучылар да яратты, хөрмәт итте.

Ул җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Мәктәп газетасының мөхәррире булып эшләде. Мәктәптә уку чорында спорт һәм музыка белән яратып шөгыльләнде.

Сыйфатнамә яңа уку урынына – Арчаның 1 нче урта мәктәбенә тапшыру өчен бирелә.

Мәктәп директоры ______________ М.М.Мортазин

Сыйныф җитәкчесе ________________ Т.И.Исламова

27 нче июнь, 2008 нче ел.

Акт

Акт – билгеле фактларны, эш-гамәлләрне, вакыйгаларны раслаучы документ.

Акт язу өчен берничә кешедән торган комиссия төзелә. Комиссия югары җитәкче боерыгы белән төзелә. Аның составына тикшерелергә тиешле фактларны аңлап хәл итә белә торган белгечләр кертелә. Актлар матди дәлилләрне барлаганда, документларны, матди кыйммәтләрне кулланудан чыгарганда языла. Андагы һәр факт тикшерүче тарафыннан исбат ителгән, кире какмаслык материалга нигезләнгән булырга тиеш.

Акт язганда түбәндәге тәртип саклана:

  1.  Документның башкарган эше, исеме (китапханәдә тикшерү, кабул итү-тапшыру, ревизия һ.б.).
  2.  Акт төзүчеләрнең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (башта комиссия рәисенең, аннан соң алфавит тәртибендә калган әгъзаларның исем-фамилияләре языла).
  3.  Акт төзелгән вакыт (көне, елы).
  4.  Акт тексты.
  5.  Нәтиҗә.
  6.  Шәхси имзалар.

Акт

(Ремонт эшләрен кабул итү һәм тапшыру турында)

Әлеге акт 2008 нче елның 16 нчы июлендә - бер яктан, мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Әфләтунов Вәли Гали улы, икенче яктан, ремонт бригадасы әгъзалары:

9 нчы сыйныф җитәкчесе – Хафизова Рәмзия Госман кызы;

9 нчы сыйныф укучылары – Гарипов Рөстәм Хәмит улы, Галиев Рамил Равил улы, Заһирова Алсу Айдар кызы тарафыннан төзелде.

2008 нче елның 1-10 июлендә түбәндәге ремонт эшләре башкарылды:

1. 1 кв.м га 100 (йөз) сум түләү шарты белән 200 (ике йөз) кв.м идән буялды.

2. 1 кв.м га 150 (йөз илле) сум түләү шарты белән 300 (өч йөз) кв.м идән буялды.

Югарыда саналган эшләр мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Әфләтунов В.Г. тарафыннан кабул итеп алынды һәм ремонт бригадасы әгъзалары тарафыннан тапшырылды.

Шуны раслап имзалар куябыз:

Мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары ______ Әфләтунов В.Г.

9 нчы сыйныф җитәкчесе: _______________ Хафизова Р.Г.

9 нчы сыйныф укучылары: ________________ Гарипов Р.Х.

                                               ________________ Галиев Р.Р.

                                               ________________ Заһирова А.А.

16 нчы июль, 2008 нче ел.

Хат (письмо)

Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул -  учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.

Хат ничек языла? Шәхси хатларның төп бүлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү.

“Исәнме, кадерле әнием!”

“Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Динә апа!”

“Исәнме, якын дустым Ирек!”

Болай да башланырга мөмкин:

“Хәерле көн, газиз әнием!”

“Хәерле кич, дустым Нурия!”

  1.  Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу.

“Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?”

  1. Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау.

“Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә “Су буенда” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Тамашачылар бик ошаттылар.”

  1.  Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.

Шәхси хатларга җавап язу – тәрбиялелек билгесе, ләкин җавап таләп итмәүче хатлар да була. Искә төшерү, хәбәр итү (уведомление), раслау, кисәтү, чакыру, тәбрикләү, гарантия бирү, мәгълүмат бирү хаты шундыйлардан. Болай бүлү шартлы рәвештә генә, чөнки бер үк хат сорауны да, искә төшерүне дә, чакыруны да үз эченә алырга мөмкин.

Хатларның эчтәлеге бик күптөрле: яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б.

Функциональ билгеләренә карап, хатларны түбәндәге төркемнәргә бүләләр: күмәк хатлар, шәхси хатлар, матбугат хатлары, ачык хатлар, циркуляр хатлар.

Хат формасында язылган әдәби әсәрләр дә була. Мәсәлән, Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, Һ.Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмалары, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте.

Хатның адресын язуга таләпләр:

  • адресатның фамилиясе, инициаллары;
  • урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны;
  • торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.);
  • өлкә, край, республика исеме;
  • почта индексы.

Исәнме, кадерле абыем!

Сине “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем алуың белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, яраткан һөнәреңдә яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхете телибез. Без синең белән горурланабыз, абыем.

Мин үзем яхшы гына укыйм. Әти белән әни дә әйбәт кенә эшләп йөриләр. Барыбыздан сезгә күп сәлам. Бергәләп кунакка кайтыгыз.

Хушыгыз.

Уңышлар теләп, сеңелең Алия.

1 нче июнь, 2008 нче ел.

Васыятьнамә (завещание)

Васыятьнамә - гражданның үзе исән вакытта милкен мирас итеп тапшыру турында язып калдырган теләге, үтенече.

Васыятьнамә - язу урыны һәм вакыты күрсәтелеп төзелергә һәм васыятьнамә язучының үз кулы белән имза куелып, нотариус тарафыннан расланырга тиеш. РФ ГКның 541 нче статьясында васыятьнамәнең нотариус тарафыннан түгел, ә башка хезмәт урынындагы затлар тарафыннан раслану мөмкинлеге очраклары да каралган: хәрби часть командиры, судно капитаны, хастаханәнең баш табибы, экспедиция башлыгы һ.б.

Васыятьнамә

Алабуга шәһәре, ике мең бишенче ел, җиденче апрель.

Мин, Әхмәтшин Гариф Закир улы (адресым: Алабуга шәһәре, Тынычлык урамы, 15 нче йорт, 61 нче фатир), бу васыятьнамә белән түбәндәге күрсәтмәне бирәм:

  1. Үлгән көнемә минеке булган барлык мөлкәтемне, ул нәрсәләрдән генә торса да, кайда гына булса да, мин Гарипов Ирек Габдулла улына васыять итеп калдырам.
  2. Россия Федерациясе Граждан кодексының 527 нче статьясы эчтәлеге миңа аңлатылды.
  3. Васыятьнамәнең бер нөсхәсе        дәүләт нотариаль конторасында (нотариаль контораның адресы) саклана, бер нөсхәсе васыять язучы Әхмәтшин Гариф Закир улына бирелә.

                                                                                           _______________

                                                                                   (имза)        

Бу васыятьнамә 2005 нче елның егерменче апрелендә дәүләт нотариаль конторасы нотариусы И. А. Моратов тарафыннан расланды.

Васыятьнамәгә Әхмәтшин Гариф Закир улы тарафыннан мин барында имза куелды. Васыять калдыручының шәхесе ачыкланган, хокуктан файдалану сәләте тикшерелгән.

Дәүләт нотариусы _____________ И.А.Моратов

                                        (имза)

Мөһер

Шартнамә (договор)

Шартнамә - граждан хокукларын һәм бурычларын билгеләү, үзгәртү яки туктату турында ике яки берничә затның үзара килешүе. Ул предприятиеләр һ.б. оешмалар, илләр арасында хуҗалык элемтәләре урнаштыру, оештыру чарасы, шулай ук гражданнарның шәхси милекләре белән эш итүнең төп хокукый формасы да булып тора.

Шартнамәнең структурасы төрле булырга мөмкин, ләкин һәр шартнамә бер үк принцип буенча төзелә торган кереш өлештән (преамбула) башлана.

Шартнамә төзи башлаганда, беренче чиратта, аның юридик асылын исемендә үк күрсәтү зарури. “Шартнамә” яки “Килешү” сүзе һәм аның номерын күрсәтү белән генә чикләнү җитми, аңа конкрет исем бирелә, мәсәлән, “Сату-алу шартнамәсе”, “Торак йортны бүләк итү шартнамәсе” һ.б. Аннан соң шартнамәнең вакыты һәм урыны, якларның юридик статусы күрсәтелә. Юридик затларның исемнәре тулысынча бирелә, башкара торган эшләре күрсәтелә. Шартлы исем сыйфатында кабул ителгән терминнар гына файдаланыла, мәсәлән, сату-алу шартнамәсе өчен кабул ителгән терминнар – “Сатучы”, “Сатып алучы”.

Шартнамәләр югарыдагы таләпләргә җавап бирерлек итеп тутырылсалар һәм тиешле оешма тарафыннан раслансалар гына юридик көчкә ия була. Мәсәлән, йорт, дача һ.б. сату-алу яки бүләк итү турындагы шартнамә нотариаль контор тарафыннан расланмаса, юридик көчкә ия була алмый.

Шартнамә

Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Шәле авылы, ике мең бишенче ел, ундүртенче июль.

Без, Татарстан Республикасы Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Әхмәтов Әхәт Исхак улы һәм Татарстан Республикасы Питрәч районы Күн авылында яшәүче Асылов Азат Алмаз улы, бу шартнамәне түбәндәге эш турында төзедек:

  1. Мин, Ә.И.Әхмәтов, А.А.Асыловтан биш ай срок белән 2005 нче елның 14 нче декабренә кадәр процентсыз түләү шарты белән ун мең сум акча алып тордым.
  2. Мин, Ә.И.Әхмәтов, бурычны күрсәтелгән сроктан алдарак та түли алам, ә А.А.Асылов кабул итеп алырга тиеш.
  3. Бурычны түләү Татарстан Республикасы Питрәч районының Күн авылында башкарылырга тиеш.
  4. Шартнамә төзү буенча чыгымнар Ә.И.Әхмәтов тарафыннан түләнә.
  5. Россия Федерациясе Граждан кодексының 807—813 нче статьялары эчтәлеге якларга аңлатылды.
  6. Шартнамә ике нөсхәдә төзелде. Аның бер нөсхәсе Шәле җирле үзидарәсендә саклана, ә икенчесе А.А.Асыловка бирелә.

Имзалар:  ________________          _________________

Ун мең сум акчаны алдым  ______________________

                                                                                            (имза)

2005 нче ел, 14 нче июль.

Шартнамә Шәле җирле үзидарә башлыгы тарафыннан расланды.

Шартнамәгә яклар мин барында имза куйдылар. Аларның хокуктан файдалану сәләте тикшерелде.

Җирле үзидарә башлыгы _____________________________

                                                                                                     (имза)

Мөһер



Предварительный просмотр:



Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Лексикология - тел турындагы фәннең лексиканы өйрәнә торган тармагы. Лексика - сүзләр җыелмасы дигән сүз. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын (татар, рус, инглиз телләре), җирле сөйләшләрдәге (казан арты, минзәлә сөйләше) сүзләр җыелмасын, теге яки бу тел остасының (шагыйрь Г.Тукай), яки аерым бер кешенең сүзлек байлыгын (студент яисә укытучы), әдәби әсәрнең ("Тирән тамырлар" әсәре) сүзлек составын атыйлар.

 

Лексикологиянең тармаклары

Телдәге сүзләрне өйрәнү төрле тармакларга бүленеп алып барыла:

ономасиология - сүзнең атау вазыйфасы, әйберләргә, күренешләргә атама бирү, исем бирү закончалыклары өйрәнә;

семасиология - сүзләрнең мәгънәсен, мәгънәләр үсешен, үзгәрешен өйрәнә;

этимология - сүзнең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә;

фразеология - телдә бер төшенчә белдерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә;

лексикография - телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнә;

ономастика - ялгызлык исемнәрен өйрәнә.

 

Сүз турында төшенчә

Сүз - телнең төп берәмлеге. Сүз авазлардан (фонетика) тора, сүзнең мәгънә ягы (лексикология) бар, сүзләр сүз төркемнәренә (морфология) бүленә, сүзләр билгеле бер төзелешкә (сүз ясалышы) ия була, үзара бәйләнеп (синтаксис) килә. Димәк, сүзләрне тел белеменең фонетика, лексикология, морфология, сүз ясалышы һәм синтаксис тармаклары өйрәнә.

Сүзләрнең атау функциясе (сүзнең лексик билгесе) безне чолгап алган дөнья күренешләрен исемләргә мөмкинлек бирә. Безнең борынгы бабаларыбыз сүзнең тылсымлы көченә нык ышанган. Алар сүзне аның мәгънәсеннән аерып карый алмаган. Табигатькә табынган кебек үк, борынгы кеше билгеле бер мәгънә белдерүче сүзгә табынган. Моның нәтиҗәсе буларак, безнең көннәргә борынгы чорлардан өшкерү гадәте сакланып килгән. Мондый ышанулар, сүзгә табынулар лексикологиядә табу дип аталган күренешне хасыйл иткәннәр.

Әйтергә ярамаган сүз урынына әйтелгән сүз эвфемизм (грек телендә "әдәпле сөйлим" дигәнне белдерә) дип атала. Халыкта елан дияргә ярамый, елыша; арпа дисәң, арта, шуңа күрә камчы, бетчә дияргә кирәк дигән ышанулар күптәннән килә. Эвфемизмнарның әдәплелек максатлары белән бәйле төрләре дә бар. "Сез юан" диясе урынга "Сез бераз түгәрәкләнгәнсез, тулыбрак киткәнсез", дию әдәплелек санала.

Сүзнең мәгънәсе аның сөйләмдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтеннән ачыклана. Матур кыз, матур адым, матур караш, матур көн, матур сүз, матур уй дигәндә, матур сүзенең төп лексик мәгънәсе үзгәрми, ә бәлки аның нинди сүзләр белән бергә кулланылуына карап, лексик мәгънәсенең яңа семантикасы барлыкка килә.

Сүзнең мәгънә күләме тар һәм киң булырга мөмкин. Мәсәлән, рус телендәге ехать сүзенең мәгънәсе татар телендәге бару сүзенең мәгънәсенә караганда таррак, ул утырып баруны гына белдерә, гулятьсүзе йөрү сүзенә караганда таррак: ул ял итеп йөрүне генә белдерә, ә татарча йөрү сүзенең мәгънәләре, белгәнебезчә, күбрәк. Рус телендәге поставить вазу, положить книгу сүзтезмәләрендәге поставить,положить сүзләрен татар телендәге кую сүзе белән алыштырып була: кую сүзенең мәгънәсе таррак булып чыга. Димәк, бер телдәге сүзләрнең мәгънә күләме икенче телдәге белән тәңгәл килми. Мондый күренеш лексик-семантик интерференция дип атала.

Сүзләрне конкрет һәм абстракт, терминологик, образлы яки образсыз, эмоциональ яки эмоциональ булмаган мәгънәләре буенча да төркемләргә мөмкин.

Конкрет һәм абстракт мәгънәләр сүзнең конкрет, билгеле бер әйбергә карау яисә карамавы белән аерылып торалар, мәсәлән, өй, тырма, яшел. Ә менә белем, матурлык дигәндә, мәгънәне күз алдына китерү авыр.

Терминологик мәгънәләр төшенчәгә тәңгәл булалар: квадрат, интеграл, затланышсыз фигыль, метафора, сингармонизм, ацетон һ.б.

Образсыз һәм образлы мәгънәләр, исеменнән аңлашылганча, сүздә образ булу-булмау белән бәйле, мәсәлән, "Җыр - музыкаль әсәрнең бер жанры" һәм "Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны" (М. Җәлил). Җөмләләрнең беренчесендә кулланылган җыр сүзе - образсыз, ә икенчесендә җыр образ буларак кулланылган.

Эмоциональ һәм эмоциональ булмаган мәгънәләр кешенең хис-тойгыларына бәйле аерылалар. Мәсәлән, түбәндәге сүзләрдә күп төрле эмоциональ мәгънәләр чагыла: Ай! афәрин! Абау! юньсез, и-и-их! яхшы! Искиткеч.өстәл, фикер, ашау, икәү, шул, бу, бару, иртәгә сүзләрендә эмоцияләр бөтенләй юк.

Телдә тагын ирекле һәм бәйле мәгънәләр яши. Һәр ирекле мәгънә аерым сүз белән белдерелә: кул, сакчы, кайту, акыллы, ун, бүген. Бәйле мәгънә кимендә ике сүз белән берьюлы белдерелә: баш кату, ачык авыз, ак шигырь, керфек какмау, тимер юл, түбәсе күккә тию, кул селтәү, телсез калу һ.б. Бәйле мәгънәне бер сүз белән генә белдереп булмый.

Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары.

Телнең сүзлек составында туры мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр бар. Сүзнең төп мәгънәсе әйберне турыдан-туры атый: китап, өстәл, алма, кояш. Мондый сүзләрнең бәяләү төсмере юк, алар ирекле, теләсә нинди башка сүзләр белән бәйләнешкә керә ала. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең бәяләү өлеше була, мәсәлән, кайнар сөю, таш күңел. Сүзнең төп мәгънәсе белән беррәттән, өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның күпмәгънәлелеге - полисемия дип атала.

Күчерелмә мәгънәләрнең иң актив төрләре - метафора, метонимия һәм синекдоха.

 

Метафора

Метафора - күчерелмә мәгънәләрнең иң киң таралган төрләреннән берсе. Ул - бер атаманың икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше.

Метафора түбәндәгеләр нигезендә барлыкка килә:

1) әйберләрнең форма ягыннан охшашлыгы: яшел алма - күз алмасы, чыршы энәсе - тегү энәсе, кыңгырау чәчәге - кыңгырау шалтырады, балык тәңкәсе - тәңкәләр чылтырый; кеше борыны - көймә борыны.

2) әйберләрнең урнашу ягыннан охшашлыгы: хайван койрыгы - самолет койрыгы, өй түбәсе - баш түбәсе;

3) аваз охшашлыгы: җил улый - бүре улый, бала кычкыра - бытбылдык кычкыра;

4) эчке охшашлык, ассоциация: кара урман, кара ягу, кара көчләр, кара йөзләр, кара шар салу, кара мунча, кара яңгыр, кара халык, карадан күчерү, кара буяу, кара кайгы.

Метафораларның өч төре бар:

1) Гомумтел метафоралары - катып калган, образлылыктан азат, стандартлашкан, туры мәгънәдә кабул ителүче метафоралар. Мәсәлән, китап бите, тау түбәсе, урак теше, өстәл аягы, көймә койрыгы, сәгать суга, сәгать йөри. Мондый метафоралар сүзлекләрдә сүзнең күчерелмә мәгънәсе буларак теркәлә.

2) Гомумпоэтик метафоралар укучы, сөйләүче тарафыннан образ, сурәт буларак кабул ителәләр:көмеш тавыш, саф сөю, көлтә койрык, ак күңелле, ефәк чәч, дөнья җимерттереп яши һ.б.

3) Автор метафоралары - теге яки бу язучы яки шагыйрь тарафыннан тудырылган метафоралар:Мөхсиновның аркасыннан көтүе белән бозлы кырмыскалар йөгереште (Г.Бәширов). Зәңгәрсу күмер исе таралган класс бүлмәсендә Мәскәү татарының көчле бәрхет тавышы яңгырап-яңгырап китә, бөтен күзләр аңа текәлгән, ә ул классны гипнозлый бара (М.Мәһдиев).

 

Метонимия

Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия дип атала. Метонимия түбәндәге янәшәлекләргә нигезләнеп барлыкка килә:

1) форма (сыйдырышлы әйбер) һәм аның эчтәлеге: зур зал - зал елый; аудитория якты - аудитория игътибар белән тыңлады;

2) эш һәм аның нәтиҗәсе: отчет доклады - отчет тотты; кул кую - аның кулы;

3) материал һәм аннан эшләнгән әйбер: пыяла (чимал) - пыяла (күзлектә); резина (чимал) - резина (кереш); капрон (чимал) - капрон (оек);

4) автор (художник, язучы, композитор, уйлап табучы) һәм ул иҗат иткән әсәр, әйбер: Тукайны яратам; галифе - чалбар һәм аны кия башлаучы, Париж коммунарлары палачы генерал Галифе;

5) әйбер һәм аның эшләнү урыны: кашемир - шәлнең бер төре һәм Һиндстанның яхшы чуар шәлләр әзерли торган Кашмир провинциясе;

6) урын һәм анда булган процесс: мәйдан киң - мәйдан бетте (сабантуй мәгънәсендә).

 

Синекдоха

Синекдоха берничә төрле булырга мөмкин:

1) Бөтен урынына өлешне белдерүче синекдоха, мәсәлән, баш, бит, күз, тамак, тел, кул сүзләре кешенең үзен белдерәләр.

2) Өлеш урынына бөтенне белдергән синекдоха, мәсәлән, агач кистем диясе урынга урман кистемдип, бит-кулны юганда да юындым дию.

3) Берлек санда алынган әйбер аркылы аның күплеген аңлатучы синекдоха, мәсәлән, алма җыям, бәрәңге алабыз, җиләк үстерәм.

4) Ялгызлык исемнәрен яки берлек санда гына булырга тиешле күмәклек исемнәрен күплек санда куллану, мәсәлән, а) Синең нурлы йөзләреңне күреп туймадым. б) Уфаларга баруларым гел синең өчен генә.

5) Гаилә яки группаны аның башлыгы исеме белән күплек санда куллануга нигезләнгән синекдоха, мәсәлән, Гөлназларга бардым.

6) Кеше исемнәре урынына характерлары, тышкы кыяфәтләре буенча ирония, сатира, юмор формасында әйтелгән синекдоха, мәсәлән, теге аксак эше бу.

 

Кулланылыш активлыгына карап татар теленең сүзлек составы

Актив һәм пассив сүзләр

Тормыш үзгәргән саен, телнең сүзлек составы да үзгәрә, яңара бара. Телнең сүзлек составы үзгәрү берничә юл белән бара: сүзнең аерым мәгънәләре югала, яңа мәгънәләре барлыкка килә, яңа сүзләр туа.

Актив сүзләргә көндәлек тормышта һәрдаим кулланылган сүзләр керә: су, икмәк, эш, зур, өй, кул, ашауһ.б. Ләкин бер кеше өчен актив булган сүз икенчесе өчен пассив була: бер һөнәр ияләре үзара еш куллана торган сүзләр икенчеләре өчен аңлашылмаска да мөмкин.

Пассив сүзләргә сирәк очрый торган сүзләр, инде кирәге дә кимегән сүзләр керә, аларның телдән юкка чыгуы сизелми дә; шулай ук яңа сүзләр дә пассив кулланылыштагы сүзләр рәтендә йөри.

 

Искергән сүзләр

Төрле сәбәпләр аркасында (сүзнең аерым бер мәгънәсе югалу, теге яки бу төшенчәнең телдән бөтенләй югалуы) кулланылыштан төшеп калган сүзләр искергән сүзләр рәтендә өйрәнелә. Кайбер искергән сүзләрнең аерым очракларда, билгеле бер максат белән телдә кулланыла торганнары бар. Мондый сүзләрне тарихи сүзләр дип атыйлар. Алар белдергән төшенчәләрнең башка исемнәре юк, бу төшенчә үзе инде телдә кулланылмый. Мәсәлән, патша, хан, алпавыт, морза, ясак һ.б. Тарихи сүзләр тарихи китапларда, фәнни, фәнни-популяр хезмәтләрдә, әдәби-тарихи әсәрләрдә урын ала.

Тарихи сүзләр халыкның үткәнен иҗтимагый-сәяси тормышка караган сүзләр (җария - рабыня, сарайби - придворный, пайтәхет, ханбалык - столица, карачы - высший сановник, бәк - князь) аша, хәрби лексика (йөзбашы - сотник, чирү - войско, кыны - футляр, кирмән - военный лагерь, алай - отряд), савыт-саба атамалары (чапчак - кадка, аяк - сосуд, күбәтә - ёмкость для супа, таскак - деревянная полка), кием-салым атамалары (көбә күлмәк - военная одежда из железа, очлым - головной убор, тирлек - нижнее белье, көртәй - одежда из меха) аша чагылдыралар.

Искергән сүзләрнең тагын бер төркеме - архаизм - нинди дә булса бер төшенчәнең искергән атамасы. Мондый искергән сүзләр урынына телдә яңалары кулланыла башлый, мәсәлән, утлап йөрү сүзтезмәсендә эзләре сакланып калган ут сүзе, исем мәгънәсендә ат сүзе (атказанган, атаклысүзләрендә сакланган), көн сүзе дә кайчандыр кояшны белдергән. Матур әдәбият әсәрләрендә, чор үзенчәлекләрен бирү максатыннан, архаизмнар актив кулланылалар.

Архаизмнарның семантик, фонетик һәм морфологик төрләре бар. Семантик архаизмнарның бер генә мәгънәсе искергән була: ярык сүзенең яктылык мәгънәсе искереп, ачыклыкны белдергән мәгънәсе генә сакланган. Фонетик архаизмнар аваз составы ягыннан аерылалар: сарыг - сары, тулуг - тулы, еглау - елау. Морфологик архаизмнарның формасы гына искергән була: укымак - укырга, килмеш - килгән.

 

Яңа сүзләр

Искергән сүзләр белән беррәттән, телдә яңа сүзләр дә кулланыла. Тормыш алга киткән саен, яңа күренешләр, төшенчәләр барлыкка килә, алар яңа исемнәр белән атала башлый. Телдәге яңа сүзләрне неологизмнар дип атыйлар.

Неологизмнар төрле юллар белән ясала:

1) телдә инде кулланылышта булган сүзләрнең тамырына яңа кушымчалар ялгау: барслы, үткәргеч, кәсептәш, синтезлагыч һ.б.;

2) иске сүзләргә яңа мәгънә өстәү: сакчы сүзе саклау мәгънәсеннән тыш спорт термины булып китте;

3) башка телләрдән алынган сүзләр: чартер, инвестор, имидж, трансфер, промоутер һ.б.;

4) яңа сүзләр уйлап табу: санак, җанатар, бердәм дәүләт имтиханы.

Яңа сүзләр галимнәр, шагыйрь һәм язучылар иҗатында да шактый еш тудырыла. Аларның кайберләре кулланылышка да кереп китәргә мөмкин. Мәсәлән, Д.Свифт лилипут, гулливер дигән сүзләрне уйлап тапкан, һәм алар телдә урнашып калганнар. Кайбер татар шагыйрьләре -стан компоненты белән яңа сүзләр ясарга яраталар: каенстан (Р.Әхмәтҗанов), хыялстан, былбылстан (Р.Гаташ), моңстан (Зөлфәт) һ.б.

 

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы

Татар телендә гомумтөрки сүзләр

Телебезнең сүзлек составы зур тарихи үсеш үткән. Хәзерге телдәге сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышлары ягыннан төрле чорларга карыйлар. Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чордан ук яшәп килгән, төрки халыкларның барысы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа. Бөтен төрки телләрдә әйтелеше, язылышы ягыннан аерылып торсалар да, гомумтөрки сүзләрне түбәндәгечә төркемләп карарга мөмкин.

1. Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр: баш, аяк, маңгай, каш, күз, кул, сын, арка, теш, бавыр, бугаз, муен, чәч, колак, авыз.

2. Кардәшлек атамалары: ата (әти), ана (әни), бабай, хатын, кыз, апа, ага, олан.

3. Алмашлыклар: мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу.

4. Урын, вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләр: көн, төн, ел, ара, ал, арт, эч, урта, ян.

5. Табигать күренешләре: көн, җир, су, таш, ай, җил, яңгыр, кояш.

6. Хайван, җәнлек, бөҗәк, кош-корт исемнәре: айгыр, аю, арыслан, балык, бүре, кош, үгез, тай, ат, ау, бөркет, елан, эт һ.б.

7. Үсемлек исемнәре: агач, каен һ. б.

8. Әйберләрнең санын белдерә торган сүзләр; бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан, йөз, мең.

9. Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләр: авыру, җылау, тулу, яту, тору, яшәү, йоклау, йөрү, килү, китү, керү, үлү, туу, төшү, тору.

3) Әйберләрнең, күренешләрнең сыйфатларын, үзенчәлекләрен белдерүче сүзләр: ак, кара, ал, ач, әче, аз, күп, иске, мәңге, ялгыз, каты, сары, яшел, тере, олы.

4) Тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр: алтын, көмеш, тимер, тамга, он, аш, азык, ил.

5) Абстракт ттөшенчәләрне белдерүче сүзләр: изгелек, көч, исәнлек, бәхет. Бу сүзләр бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар.

 

Татар телендә алынмалар

Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Элегрәк башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән.

Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү, аралашу җирлегендә һинд, кытай сүзләре (алма, әрдәнә, җиз, сан, тәңре, энҗе, түбән, чан, хан, чәй, җуа, дәү, юан, шан, чын, чирү, дию), монгол теленнән (чаган, нохта, дилбегә, нөкер) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала.

Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый. Мәсәлән, пилмән, бүкән, миләш, морж, поши, пурга, норка, килька, салака, пихта, камбала.

Татар телендә саны һәм активлыгы белән гарәп, фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора.

 

Татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары

Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар хәзерге телебездә дә бик күп санлы; ә борынгырак чорда, бигрәк тә XVII-ХVIII гасырларда, алар тагын да күбрәк булганнар. Бу алынмалар Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергәннәр.

X гасырга чаклы ук Болгарга гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре килә башлаганнар. Алар сәүдә иткәннәр, ислам динен тотканнар, мәчетләр, мәдрәсәләр ачканнар, гарәп язуына, гарәп теленә өйрәткәннәр. XIII-XIV гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре, аерым алганда, Мисыр арасында сәүдә, мәдәният мөнәсәбәтләре көчәйгән. Сарайда һәм Алтын Урданың бүтән мәдәни учакларында бик күп галимнәр, шагыйрьләр һәм әдипләр яшәгән һәм иҗат иткән. Мондый күренешләр болгарлар теленә тәэсир итми калмаган, әлбәттә.

Кайбер алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарлашканнар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Әйтик, гарәп теленнән кергән тәртип, ватан, хат, рәсем, сабыр сүзләре.

 

Гарәп һәм фарсы теленнән кергән алынмаларның аермалы билгеләре

Гарәп теле хәмид-сәмид телләре группасына, ә фарсы теле һинд-иран телләре группасына карый. Фарсы теленең татар теленә йогынтысы болгар чорыннан ук башланса да, тәэсир көче гарәпнекенә караганда кимрәк. Фарсы алынмалары 10-12 % тәшкил итә.

Гарәп теле билгеләре:

1) гарәп телендә [г], [п], [ч] тартыклары юк, боларга [җ], [б], [ш] тартыклары туры килә. Шуңа күрә бер үк мәгънәле сүзләр ике яңгырашта йөри: Гәүһәр - Җәүһәр.

2) сүз уртасында кистереп әйтү: тәэсир, мәсьәлә, тәкъдим.

3) сүз башында [р] тартыгы булган сүзләрнең күбесе: рөхсәт, рәхим.

4) - а/- ә, - ат/- әт, - ият исем кушымчалары ялганган сүзләр: әдәбият, сәясәт, рисалә, хорафат.

5) исем алдыннан мы-, мө-, мә-, тә-, кушымчалары килү: мәктәп, тәртип, мөселман, тәвәккәл.

6) - ый/-и сыйфат кушымчалары алган сүзләр: хәрби, сыйнфый, фәнни.

7) икеләтелгән тамырдан торган сүзләр: зилзилә, зәмзәм, дөлдөл.

Фарсы теле билгеләре:

1) - стан компоненты: Татарстан, Казахстан;

2) - дар компоненты: хәбәрдар, хөкемдар;

3) - гир компоненты: җиһангир;

4) - гәр компоненты: сәүдәгәр;

5) - кяр компоненты: фидакарь;

6) - намә (язу дигәнне аңлата) компоненты: рөхсәтнамә (лицензия);

7) - ханә (өй дигәнне аңлата) компоненты: даруханә;

8) на- алкушымчасы: нахак, надан, нарасый;

9) би - алкушымчасы: бихисап, биниһая, бимаза, бичара;

 

Татар телендә рус алынмалары

Төркиләр славян халыклары белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. "Игорь полкы турында җыр"да ук иде төрки сүзләрне күрергә була. Төркиләр славяннардан күп кенә сүзләрне кабул иткәннәр: арыш, мүк, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, сохарый, чиркәү һ.б. Славян халыкларына да төрки сүзләр күпләп кергән: айран, алтын, аманат, амбар, арка, аул, балык, барс, богатырь, деньга, джигит, камыш, караван, карандаш, кетмень, кирпич, лошадь, утюг, ямщик, ясак һ.б.

Рус алынмалары Казан ханлыгы яулап алынганнан соң күпләп кабул ителә. Рус сүзләренең татар теленә кабул ителүе берничә чорга бүлеп карала:

I чор - борынгы чор - Казан ханлыгы алынган чор (IX-XVI гасыр);

II чор - Казан ханлыгы алынганнан соң XVIII гасыр азагы;

III чор - XVIII гасыр азагы - беренче рус революциясе;

IV чор - октябрь революциясе чоры;

V чор - октябрь революциясеннән соңгы чор.

 

Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар теленең сүзлек составы

Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы берничә төркемгә аерыла. Иң зур урынны гомумхалык теле сүзләре алып тора. Гомумхалык теле сүзләре - барлык кешеләр (бу очракта - татар кешесе) өчен дә аңлаешлы, иң кирәкле сүзләр. Алар барлык стильләрдә дә кулланылалар.

Икенче бер төркемне билгеле бер иҗтимагый катлам, билгеле бер коллектив, территория белән чикләнгән кешеләр куллана торган сүзләр тәшкил итә. Мондый сүзләргә диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, арго һәм жаргон сүзләр керә.

 

Диалекталь сүзләр

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч диалекталь берәмлеккә бүленә:

1) урта диалект;

2) көнбатыш диалект (мишәр);

3) көнчыгыш диалект (Себер татарлары теле).

Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик формалар, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга кирәк.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.

Диалект - әдәби телнең нигезе, бигрәк тә урта диалект. Әдәби тел диалектларга зур йогынты ясарга мөмкин (радио, телевидение, матбугат, мәгариф системасы һ.б.). Һәрбер татар кешесе бөтен халык өчен уртак булган әдәби телне белергә, куллана алырга тиеш; диалекталь сөйләм исә көндәлек аралашуда, гаиләдә һ.б. урыннарда куллана ала.

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре:

1) җ-ләштерү: җул, җегет.

2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга, къамыш;

3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.

4) ф//п күчеше: Патыйма;

5) х//к күчеше: катын;

6) III зат тартым формасының кабатлануы: ансысы;

7) инфинитив формасы -мага, -малы: бармалы.

 

Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре:

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;

2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренсезләштерү: кен, беген, тен, кыяш;

4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, бәрәм;

5) [ķ], [г] авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

 

Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре:

1) ц-лаштыру: пыцак, бырцак;

2) [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

 

Һөнәрчелек лексикасы

Һөнәрчелек лексикасы - билгеле бер һөнәр кешеләре генә куллана торган сүзләр. (Һөнәр - фарсы сүзе - осталык, булганлык, булдыручанлык дигән мәгънәне аңлата). Алар махсус төшенчәләрне, эш коралларын, хезмәт процессын белдерәләр. Диалекталь сүзләрдән аермалы буларак, һөнәрчелек лексикасы иҗтимагый яктан чикләнгән була. Һәр һөнәр иясенең үзләренә генә хас сүзләре була: табиблар, укытучылар, балыкчылар, хәрбиләр һ.б. Кайбер һөнәрчелек сүзләренең кулланылыш даирәсе киңәергә дә мөмкин. Мәсәлән, операция сүзе.

Һөнәрчелек лексикасында мәгънәдәш атамалар бар: тегү - җөйләү, күкрәк - түш, түбәтәй - кәләпүш, сөлге - тастар, билбау - пута, ашъяулык - эскәтер, шыртлавык - кнопка, күкләү - типчү - сыру, утырту (яканы, җиңне) - тоту (әйләнә буенча балитәк яисә ука тоту) - тагу (төймә, элгеч).

Шулай ук һөнәрчелек сүзләре башка төрле сүзләр белән бердәй яңгырашлы да булырга мөмкин:

- басма, аркылы салынган такта, баскыч (трап);

- билгеле бер озынлыктагы җеп киләте (пасмо);

- 1) басып бизәк төшерелгән тукыма (набойка); 2) басылган әдәбият (печать);

Антонимик мәгънәле һөнәрчелек сүзләре дә бар: эчлек - тышлык, тегү - сүтү, ал такта - арт такта, күзәнәк арттыру - күзәнәк киметү, чи җеп - ашлы җеп.

 

Жаргон һәм арго сүзләр

Жаргон - уртак кызыксынулар белән яшәүче кешеләр (билгеле бер һөнәр ияләре, уен белән мавыгучылар, укучылар, студентлар, урам яшьләре һ.б.) арасында гына кулланыла торган үзенчәлекле сүзләр.

Жаргон сүзләрнең бер өлешен арго сүзләр диләр. Ул - сүзнең мәгънәсен башкалар аңламаслык итеп сөйләшү алымы. Элегрәк арго сүзләр теге яки бу һөнәрнең серләренә башкалар төшенмәсен өчен кулланылган. Ә хәзер балалар яисә яшүсмерләр телендәге һәр иҗек алдыннан берәр хәреф кушып сөйләшүне, караклар, җинаятьчеләр телендәге сүзләрне, шактый активлашып киткән парольләрне арго лексикага кертәләр.

 

Фразеология

Телдәге тотрыклы сүзтезмәләр фразеологизм дип атала. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнүче тармакфразеология дип йөртелә.

Фразеологизмнарның үзлекләре:

1) кимендә ике сүздән тору;

2) тотрыклы булу;

3) сөйләмгә әзер килеш килеп керү;

4) телдә үзгәрешсез яшәү;

5) бер сүз белән алыштыру мөмкинлеге;

6) башка телләргә тәрҗемә ителү.

Фразеологизмнарның синонимик вариантлары да булырга мөмкин. Таблицада моны ачык күрергә була:

 

http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/004.bmp

 

Шулай ук фразеологизмнарның капма-каршы мәгънәдәгеләре дә очрый: җеп очын югалту - җеп очын табу, агым уңаена йөзү - агымга каршы йөзү. Ә омонимик

атарларда язу тарихы

Казан татарларының борынгы бабалары болгарлар Идел буе һәм Кама уйларына VII йөздә килеп утыралар. Аларның бу чорга хәтле үк инде язулары булган дип уйларга тарихи җирлек бар.

Борынгы төрки халыклар яшәгән урыннардан Себердә, Енисей, Орхон елгалары тирәсендә рун язуының киң таралган булуы мәгълүм. Күлтәгин һәм Тоньюкүк исемле дәүләт башлыкларына куелган таш эпитафияләрдә һәм башка ташларда рун язуының гаять яхшы сакланган.

922 елда Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителә. Гарәп язуы татарларда мең елдан артык гамәлдә була. Шушы чор эчендә ул, нигездә, үзгәрми, әмма XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башларында гаять зур үзгәрешләр кичерә. Үзгәрешсез кулланылган чорны иске имла дип атыйлар. Аннан соң яңа имла һәм урта имла дигән үзгәрешләр килеп керә.

Гарәпләр уңнан сулга горизонталь язалар. Алфавитта 28 хәреф бар, 25 е тартык авазларны, өчесе сузык һәм ярым сузыкларны белдерә. Кыска сузыклар аерым хәрефләр белән түгел, юл астына яисә өстенә куела торган билгеләр - хәрәкәләр ярдәмендә белдерелә.

Гарәп язуының бер үзенчәлеге бар: анда бер үк хәреф сүз башыңда, уртасында, ахырында һәм аерым торганда төрлечә языла.

20 нче елларда латин язуына күчү турында җитди тәкъдимнәр башлана.

1926 елда Бакуда үткәрелгән Беренче тюркология съезды бөтен төрки халыклар өчен латин алфавиты кабул итә.

1930 елның 1 гыйнварыннан башлап Татарстанда яңалиф йөз процент гамәлгә куелган дип исәпләнә.

Руслаштыру сәясәтенең көчәюе сәбәпле 30 нчы елларның ахырында рус алфавитына күчү мәсьәләсе күтәрелә. Бу алфавитка күчү болай аңлатыла: рус һәм татар телен өйрәнгәндә, әле бер, әле икенче алфавит өйрәнеп торудан котыласың, рустан кергән сүзләрне русча язарга мөмкинлек туа, янәсе.

1938 елда беренче вариантта алфавит игълан ителә. Соңыннан аңа татарның үзенчәлекле авазларын белдерү өчен хәрефләр өстәлә: ә, ө, ү, җ, ң, һ.

1990 елларда үзгәртеп кору процессы тәэсирендә татар фәнни җәмәгатьчелеге яңадан алфавит проблемаларына әйләнеп кайта, матбугатта зур дискуссия була, латин әлифбасына нигезләнгән берничә проект тәкъдим ителә.

Министрлар Кабинеты каршысындагы татар телен гамәлгә"кертү комиссиясе аны Югары Советка тәкъдим итә. Югары Совет кабул иткәннән соң, Татарстан Республикасының Президентына тапшырыла, һәм Президент М.Ш. Шәймиев 1999 елның 5 сентябрендә аны раслап Указ чыгара.

 

Орфография, аның принциплары

1. Орфография турындагы төшенчә һәм аның төп принциплары

Әдәби телдә дөрес язу нормалары һәм кагыйдәләре җыелмасын орфография дип йөртәләр.

Татар орфографиясе берничә принципка нигезләнә:

Фонетик принцип. Бу - сүзләрне ишетелгәнчә язу дигән сүз, һәм ул безнең телдә төп принцип булып санала. Мәсәлән, кайчакта сүзгә кушымча ялганганда, сүзнең соңгы авазы үзгәрә, һәм ул язуда да күрсәтелә: 
ак - агы    китап - китабы    кара - карабрак һ.б.

Морфологик принцип. Бу - сөйләмдә кулланганда, сүзләрнең кайбер авазлары үзгәрсә дә, аларны язуда, үзгәртмичә, беренчел морфологик төзелеше ничек булган, шулай язу дигән сүз. Мәсәлән, ун һәм бер сүзләре янәшә килсә, [умбэр] дип әйтелә, унбер дип языла; [һишшыксез] дип әйтелә, һичшиксез дип языла; [чәчәгата] дип әйтелә, чәчәк ата дип языла.

График принцип. Бу - алынма сүзләрне шул тел орфографиясендөгечө язу дигән сүз. Мәсәлән, татар телендә рус теленнән алынган сүзләр рус теле орфографиясечә языла: морфология, лексикология, эволюция, бизнес, менеджер...

Тарихи-традицион принцип. Бу - сүзләрне, хәзерге телдә ничек әйтелүенә карамастан, борынгы чорда ничек язылган, шулай язу дигән сүз: сурәт - [сурәт].

Экономия принцибы. Бу - язу барышында вакытка һәм урынга экономия ясау өчен, сүзләрне кыскартып язу дигән сүз. Телдә еш кулланыла торган һәм күпләргә таныш кушма атамалар андагы үзләрнең баш хәрефләрен генә язу юлы белән кыскарталар: Казан дәүләт университеты - КДУ, Берләшкән Милләтләр Оешмасы - БМО. Еш очрый торган сүзләр, атама булмаса да, кыскартылырга мөмкин: һәм башкалар - һ.б. Кайбер кушма атамаларда беренче сүзнең - баштагы өлеше, башка сүзләрнең баш хәрефе генә языла: КамАЗ, АлАЗ. Кушма сүзнең соңгысы - тулы килеш, баштагылары кыскартылып язылырга да мөмкин: драмтүгәрәк, райүзәк.

 

Пунктуация

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары

- җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем яки исем фигыль белән белдерелсә: һәммә халык өчен бар табигать - уртак матур чык. (Р. Фәйзуллин); Уку - энә белән кое казу. (Мәкаль);

- җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә: Ике икең - дүрт;

- ия I һәм II зат алмашлыклары белән белдерелсә: Мин - очучы;

ул көчәйтүче сүзе ия янында килсә, сызык аннан соң куела: Сабан туе ул - халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе, тик аның кадерен генә белергә кирәк. (Ә. Еники);

ул (алар) сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела:Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул. (Г.Тукай);

- җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә сызык куела:Агач - арба янына гына ауган. Бу - Гөлчирәнең йөрәгеннән чыккан рәхмәте иде. (М.Мәһдиев).

 

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

- тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә, алар янында өтер куела:

Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. (Г.Исхакый); Укытасы авылга барып төштем кыш уртасында. Мәктәп мөдире бер олаучыга карый, бер - миңа. (А.Гыйләҗев); Авылның бөтен тормышы: кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. (Г.Исхакый);

- каршы кую интонациясе белән әйтелгәндә, шулай ук гомумиләштерүче сүз килгәндә, тиңдәш кисәкләр янында сызык куела:

Кычкырмакчы була - кычкыра алмый. Торып китәргә тели - тора алмый. Аягы сынган ич аның.(Н.Хәсәнов); Аның сөйләвенә караганда, ул көнне чиратсыз билет алуы да чираттагы халыкның шаулавы да - барысы да бер шуклык, шаянлык кына булып тоелды. (Н. Фәттах);

- тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгән очракта ике нокта куела: һәркайда тәртип, һәркем: операция сестрасы да, хәтта аны-моны җыештырып торучы санитарка да үз эшләрен белеп, төгәл башкара(М.Маликова).

 

Аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре

Ярым хәбәрлеккә ия булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән белдерелгән, хәл кисәкләр ияртүче сүздән яраклаштырылган булса, алар өтер белән аерылалар. Бары тик урын хәле генә бу кагыйдәгә карамый: ул аерымланмый.

- вакыт хәле: Минем җавапны алуга, ул килеп тә җиткән. (М.Маликова);

- сәбәп хәле: Бер егет, шул җыр яратуы аркасында, поезддан да калган иде әле. (М.Рафиков);

- максат хәле: Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. (М.Хәсәнов);

- рәвеш хәле: Кыз, башын игәц килеш, халык арасыннан читкә атлады. (Ф.Садриев);

- күләм хәле: Моңарчы бер дә авыр сүз ишетмәгән сабыйга, беркайчан да булмаганча бик күңелсез булып китте. (Г.Галиев);

- шарт хәле: Барып казларга кушылсаң, син ак каз була алмассың. (Р.Миннулин);

- кире хәл: Калсаң да бездән еракта, Күңелдә син һәрчакта. (Г.Кашапов).

 

Аныклагыч янында тыныш билгеләр

Өтер куела:

- аныклагыч аныклаучы теркәгечләр белән килсә: Кабинетның хуҗасы, ягъни мехбаза управляющие, Решевский дигән кеше иде. (Ә.Еники);

- зат алмашлыклары һәм рәвешләр белән белдерелгән кисәкләрне аныклап килсә: Аларны, төрле җирдән җыелган утызлап малайны, йөк машинасына утыртып, таш клубка алып килделәр.(Х.Хәйруллин).

Сызык куела:

- аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса:Зәйтүнә - мәктәпнең горурлыгы, йөзек кашы - унны бетерүчеләр арасында берүзе медальгә лаек булды (Ф.Гыйльми);

Ике нокта куела:

- аныкланмыш фигыль белән белдерелсә: Яңгыр бирә кирәкне: яфраклардан муенга коела, башка коела, күлмәкләрне манма су итеп, тәнгә сылый (Г.Ахунов);

Җәяләр куела:

- аныклагыч үзеннән алда килгән аныкланмышка искәрмә рәвешендә бирелсә: Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1974 елның 14 апрелендә Мөслим районы Урагмәт авылында туган (көндәлек матбугаттан);

- аныклагыч аныкланмышның тәрҗемәсе рәвешендә килсә: Тәрәзәне яп, тәли җил (сквозняк) монда.

 

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләр

- җөмлә башында килгән эндәш сүзләр көчле тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң өтер куела: Садыйк ага, сезгә дә бераз җыеныбрак торырга кирәк. (Г.Исхакый);

- җөмлә башында килгән һәм көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүзләрдән сон өндәү билгесе куела:Җиңги! Дәү абыйдан хәбәр-хәтер юкмы? (М.Хәсәнов);

- җөмлә уртасында килгән эндәш сүзләр ике яктан да өтер белән ерыла: Кара әле, Фәридә, минем монда вакыт җитәрлек, шушы бүрәнәләрдән сиңа өйлек бура бурап биримме? (Ш.Бакчури);

- җөмлә ахырында килгән эндәш сүзләр алдыннан өтер куела: Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле, иртәрәк бит әле, аккошлар! (Р.Фәйзуллин).

 

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр (керешмәләр) янында тыныш билгеләр

- җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела: Ниһаять, килеп тә җиттек;

- җөмлә уртасында килгән кереш сүзләр ике яктан да өтер белән аерыла: Минем ничек укуым, беренчедән, үземә кирәк;

- җөмлә ахырында килгән кереш сүзләр алдыннан өтер куела: Күзлек киярлек булган, минем күзләрем ул хәтле яхшы күрмиләр инде, әлбәттә;

- кереш җөмләләр ике яктан да җәяләр эченә алыналар: Хөррият елларында (әнием шулай ди торган иде) аеруча дәртләнеп, спектакльләр уйнап, концертлар куеп йөргәннәр (Ә.Еники).

 

Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куюның берничә кагыйдәсе бар:

- тезү интонациясе, шулай ук каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән җөмләләр арасына өтер куела: Гөлүсәнең йөзенә кайнар кан йөгерде, күлләре акшарлы идәнгә текәлде. (Г.Сабитов);

- бүлүче һәм җыючы теркәгечләр кабатланып килгәндә, җөмләләр арасына шулай ук өтер куела: Янә күк күкрәде, янә яшен яшьнәде. (М.Әмир); Күпер дә артта калды, инешнең чылтыравы да ишетелмәс булды. (Г.Бәширов);

- теркәгечсез килеп, кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдергән җөмләләр арасына сызык куела: Бер барды, ике барды - тегесе өйдә буямады. (Г.Ибраһимов);

- җөмлә кисәкләре арасына нокталы өтер куела: Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен; Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен. (Г.Тукай).

 

Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләр

Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес кую өчен, иярчен җөмләнең баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә ияреп килүен белергә кирәк. Бу чаралар синтаксик (кушылмалар, янәшәлек юлы) һәм аналитик (мөнәсәбәтле сүз, теркәгеч сүзләр, көттерү һәм аныклау интонациясе) төзелешкә карый.

Синтаксик иярчен кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

- синтаксик иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер мөстәкыйль сүз тора икән, ике арага өтер куела: Ул үзе дә, нәкъ Рәхим эшләгәнгә, ару-талуны белми эшләде бит. (А.Расих);

- синтаксик иярчен аергыч, урын һәм тәмамлык җөмләләр баш җөмләдәге ияртүче сүздән ерак торса да, ике җөмлә арасына өтер куелмый: Автобус тукталышына сары чәчләре таралып төшкән унике-унөч яшьләрендәге бер үсмер килеп чыкты. (Г.Ахунов); Балыкчылар килеп чыккан төштә елга бик кызу, ашкынып ага иде. (Э.Касыймов); Ерак юлга чыгу алдыннан яшенле яңгыр явып узуны Күрән би изгегә юрады. (Н.Фәттах).

Искәрмә. Дип баш сүзе ярдәмендә ияргән тәмамлык җөмләнең хәбәре баш җөмләдәге ияртүче сүз белән янәшә килсәм, алар арасына өтер куела: Безнең отрядта ялкаулар, булыр дип, беребез дә уйлап карамадык. (М.Шабасв);

- иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлгә каршы торуны белдерсә, ике арага сызык куела:

Өеңә барсам - эштән кайтмагансың.

Эшеңә барсам - яле син килмәгән. (Х.Туфан).

 

Аналитик иярчен кушма җөмләдә тыныш билгеләре

а) Бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз булып килгән җөмләдә тыныш билгеләре:

- мөнәсәсбәтле сүзе булган баш җөмлә алдан килсә, ул иярчен җөмләдән ике нокта белән аерыла:Нәсимәнең егеткә иң ошаган ягы шул: кыз һәр эшне риясыз эшли (Ф.Яруллин).

Искәрмә. Мөнәсәбәтле сүзе булган мондый баш җөмләдә ки теркәгече дә килсә, иярчен җөмләдән ул өтер белән аерыла: Аның толымнары шулкадәр озын ки, алар кызның муеннарын, аркаларын, билләрен каплап тора (Г.Галиев);

- иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланса, ике җөмлә арасына өтер куела: Хәзрәт бик ачыккан иде, шуңар күрә ул аш янына килеп утырмакчы булды. (Ф.Әмирхан);

- иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланмаса, ике җөмлә арасына сызык куела: Ул укырга тиеш - әтисенең васыяте шундый иде (А.Расих).

б) Бәйләүче чарасы ияртүче теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләрдә тыныш билгеләре:

- иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына өтер куела: Бигрәк тә Сабираның шатлыгы ташып бара, чонки аның өчен театрга барудан да зуррак бәйрәмнең булуы момкии дә түгел иде (Ә.Еники);

- теркәгеч сүз (сорау алмашлыгы) бәйләүче чара булып килгәндә, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела: Нәрсә ачылыр ул томан артында, миңа билгесез;

- теркәгеч яки теркәгеч сүз иярчен жөмлә ягында килеп, баш җәмләдә мөнәсәбәтле сүз булган очракта, шулай ук ике арага отср куела: Үчең нинди, теге шундый (Мәкаль).

в) Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре:

- көттерү һәм аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына ике нокта куела: Малайлар хәйләсен тапты: алар печән чүмәләсенә күмелеп йоклый торган булдылар. (И.Гази);

- нинди дә булса бер сүзне аныклап, җөмлә эчендә килгән иярүче компонент өтерләр белән аерыла:Моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалар карчыкны калага тартып караганнар иде каравын...(Ә.Еники);

- баш җөмләләрдәге берәр сүзгә аңлатма рәвешендә килгән иярүче компонент җәяләр эченә алына:Җиңсез зәңгәр күлмәген киеп (зәңгәр күлмәк аның зәңгәр күзләренә бик җилешә иде), ул тиз генә Владикны бакчага илтеп кайтты. (И.Гази).

 

Татар телендә басым

Сөйләм агымында бер төркем иҗекләрне бер тактка берләштерүдә басымның роле зур. Рим грамматигы Диомед (б.э.к. IV гасыр) әйтүенчә, басым - сүзнең җаны ул.

Сүз басымы - сүздәге бер иҗекнең башкаларыннан аерылып торуы. Басым ижек составындагы сузык авазга төшә. Төрки телләрдә, аерым алганда татар телендә, басым соңгы иҗеккә омтыла, сүзгә кушымчалар ялганганда да, басым ахыргы иҗеккә күчә бара: урман - урман-чы, урман-чы-лык. Ләкин бу кагыйдәдән чыгармалар да бар:

- икенче зат боерык фигыльләрдә басым беренче иҗеккә төшә: языгыз, утырыгыз;

- исемдә хәбәрлек кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: мин укучымын, сез бәхетлесез;

- фигыльдә кайбер зат-сан кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: язгансың, килермен;

- фигыльдә юклык кушымчасы басымны алмый һәм үзеннән үткәрми: баргансың - бармагансың;

- рәвеш ясагыч -дай/ -дәй, -тай/ -тәй, -ча/ -чә кушымчаларына басым төшми: бүредәй, татарча;

- сорау, билгеләү, юклык алмашлыкларында, өлешчә күрсәтү һәм билгесезлек алмашлыкларында басым беренче иҗеккә тешә: кайда, барлык, һичкем;

- кайбер гарәп-фарсы алынмаларында басым алдагы иҗеккә төшә: әлбәттә, ләкин, һәммә;

- китап теле, язма тел аша кергән рус алынмаларында басым саклана: республика, опера, демократия.

Шулай да аларга кушымчалар ялганганда, ике төрле үзгәреш була:

- басым соңгы иҗектә булса, ул кушымчаларга күчә бара: диктант, диктантлар, диктантларга;

- әгәр басым алдагы иҗектә булса, ул, гадәттә, урынында кала: аренда, арендачы, арендаларга.

Сөйләм этикетын культура элементы буларак та, сөйләм процессында үз-үзеңне тоту буларак та карарга ярый.

Татар телендә сөйләшүчеләрнең сөйләм процессында үз-үзләрен тотышлары аларның яшеннән дә тора. Традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар аеруча өлкән буын кешеләренең сөйләм телендә чагыштырмача саф килеш чагылыш таба. Татарларның сөйләм процессында үз-үзләрен тотышындагы аерым күренешләр ислам йогынтысы белән дә аңлатыла. Яшь буынның сөйләм процессында үз-үзләрен тотышы рус халкы, культурасы һәм теле йогынтысы белән характерлана. Аралашканда контактка керү сәламләүдән башлана. Сәламләшү аралашуда катнашучылардан тора. Сәламләү сүзләренә: Исәнмесез! Хәере иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Әссәламәгаләйкем! керә. Беркадәр гади Һәм фамильяр булып Нихәл? Саумы? Саумысыз? Сәлам? формалары тора. Студентлар арасында рус сөйләме йогынтысында шаян формадаЧао! Салют! Привет! вариантлары да кулланыла.

Татар сөйләменең үзенчәлеге булып туганлык терминнарын кулланып мөрәҗагать итү тора: апа, абый, энем, апам, сеңлем, җизни, балдыз, әби, бабай.

Балаларның әбиләренә, бабаларына эндәшү әби, бабай, дәү әни, дәү әти формаларында сакланган.

Татарларда якыннарга, яраткан кешеләргә эндәшүнең бербөтен системасы булдырылган. Алар игелеклелек, эмоциональлек белән аерылалар : кадерлем, сөеклем, алтыным, күгәрченем, былбылым, акыллым, аккошым, җаным, җан кисәгем, бәгырем, бәгырькәем һ .б.

Татарларда шулай ук рус теле йогынтысында официаль аралашуда исем һәм әтисенең исеме формасы белән эндәшү таралган: Әмир Арысланович, Шәүкәт Җәүдәтович, Галия Закировна һ.б.

Аралашу гадәттә диалог формасында бара. Монда сөйләшүне башлау өчен информатив булмаган характердагы сораулар, сөйләшүне дәвам итү өчен төрле кисәкчәләр, модаль сүзләр зур роль уйный. Хушлашканда татарлар сау бул - сау булыгыз, исән бул - исән булыгыз, хуш - хушыгыз диләр. Бер вакытка, яисә чикләнгән вакытка кадәр саубуллашканда рус теленнән калькалашкан гыйбәрәләр кулланыла: кичкә кадәр, иртәгәгә кадәр, хәзергә. Моннан тыш, гадәти көнкүрештә мондый формалар кулланыла: тыныч йокы, хәерле төн, килегез, кергәләгез, шалтыраткалагыз, әниеңнәргә сәлам, тагын килегез. Әңгәмәдәш киткәндә хәерле сәгатьтә, хәерле юл, юлың уң булсын, ак юл сезгә һ.б.теләкләр кулланыла. Күңел кабул итмәгән әңгәмәдәш киткәндә, юлыңа ак җәймә диләр.

Бала туганда тәбрикләүләр озын гомерле булсын, тәүфыйгы белән тусынмөбәрәк булсын дигән сүзләр ярдәмендә әйтелә.

Яңа кием белән тәбрикләгәндә котлы булсынҗылы тәнеңдә тузсынөстәүле кием (мал) булсын, рәхәтен күрергә насыйп итсен, игелеге белән булсын, өстеңдә киеп туздырырга язсын һ.б. матур теләкләр белдерәләр.

Тәбрикләгәндә иң яхшы, иң югары дәрәҗәдәге игелекле теләкләр белдерә торган сүзләр дә кулланыла: чын күңелдән тәбрик итәм, чык йөрәктән тәбрик итәм һ.б.

Сөйләшү процессында игелекле, яхшы теләкләр һәрвакыт урын билиләр. Ашап утыручыларга тәмле булсын ашларыгыз (чәйләрегез) тәмле булсын,сихәтле булсын кебек теләкләр әйтелә. Йортка яшь килен килеп төшкәндә җиңел аягың белән, бәхетең тәүфыйгың белән һ.б. сүзләр белән каршы алалар. Гадәттә эш башлаучыга кулың җиңел булсын, кулың-аягың җиңел булсын диләр.http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/6b.jpg

Эшләүчеләрне күргән очракта кайвакыт алла куәт бирсен, алла ярдәм бирсен, эшләр уңсын дип, теләкләр белдерәләр. Эшне башлап җибәргәндә аллага тапшырдык, хәерле сәгатьтә дигән сүзләр әйтелә.

Озын гомер теләгәндә йөз яшә, мең яшә, күп яшә, озын гомерле бул кебек сүзләр кулланыла.

Рәхмәт белдерү сүзләре: рәхмәт, рәхмәт сезгә, рәхмәт сиңа, бүләгең өчен рәхмәт, чыгышыгыз өчен рәхмәт, мең-мең рәхмәт сиңа, рәхмәтләр укыйм һ.б. Рәхмәт белдерү яхшы теләкләр теләү белән булырга мөмкин: авызыңа бал да май, аягың-кулың сызлаусыз булсын, рәхмәт яугыры һ.б.

Гафу итү сүзләре рәтенә: гафу ит, гафу итегез, кичер, кичерегез керә. Аларга гадәттә зинһар сүзе өстәлә. Кайвакыт гафу итүнең сәбәпләре дә әйтелә: борчуым өчен гафу итегез, соңга калган өчен гафу итегез һ.б.

Үтенеч гадәттә боерык фигыль, -чы/-че, -санә/-сәнә, -ла/-лә,кисәкчәләре һәм зинһар модаль сүзе кушылуы нәтиҗәсендә белдерелә: бирчекерсәнә, калсана, сорамагыз лаәйт зинһар. Шулай ук әле, инде кисәкчәләре кулланыла: бирегез әле, керегез әле һ.б. Нәзакәтлерәк үтенеч түбәндәге формалар белән белдерелә:авырсынмагыз, килегез әле, карап чыкмассызмы икән, керепчыкмассызмы икән һ.б. Үтенечнең югары дәрәҗәдәгесе үтенәм, ялварам һ.б. шундый сүзләр белән белдерелә. Мондый үтенечләргә җавапны ярый, ярар,әлбәттә, хәзер, булдыра алмыйм, булмый, була, була ул сүзләре белән бирәләр.http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/ob1.jpg

Өйгә кеше килеп кергәндә керегез, үтегез, түргә утырыгыз, әйдүк, рәхим итегез, рәхим итеп утырыгыз кебек сүзләр әйтелә.

Татарлар - кунакчыл халык. Ашаган вакытта кеше килеп керсә, алармактап йөрисез икән, рәхмәт төшкерләре утырыгыз, аштан олытүгелсездер бит шикелле сүзләр ярдәмендә бара. Өстәл артындаавыз итегезҗитешегез дигән сүзләр әйтелә. Кешене хуплаганда, аңа комплимент әйткәндә сез һаман яшь, сез бер дә картаймагансыз, сез бик әйбәт күренәсез, сез бик матурсыз, сез һаман яшәрәсез, сез һаман шул ук, сезгә бу күлмәк бик килешә, сезгә бу прическа бик килешә сүзләрен кулланалар.

Татар теле бик эмоциональ. Бу эмоцианальлек и-и-и, ай, әй, ой, ух, уфну, оһо, бәй, абау, ә-ә-ә, о-о-о, ай-ай-ай, бәлеш, пәрәмәч, чү һ.б. ымлыклар ярдәмендә ирешелә. Ымлыклар ярдәмендә шатлык, канәгатьләнү, канәгатьсезлек, курку, икеләнү белдерелә.

Документ төрләре:

а) шәхси документлар,

б) информацион-белешмә документлар,

в) административ-оештыру документлары.

 

Шәхси документлар: гариза, автобиография, аңлатма язуы.

Гариза - язучының теге яки бу оешмага яки затка адресланган һәм берәр тәкъдим, үтенеч турындагы эчтәлектә булган язма документ. Ул оешма җитәкчесенә яки аның урынбасарына адреслап языла (адреслана). Гариза текстын тәшкил итүче төп элементлар: оешманың исеме, документ исеме, дата, документ номеры, адресат, гариза язучының фамилиясе, инициаллары һәм кем булып эшләве, имза.

Ү р н ә к:

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры

Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка

инглиз теле кафедрасы өлкән укытучысы

Әнвәр Шәүкәт улы Курамшиннан

 

гариза

 

Миңа 2008 елның 15 июленнән чираттагы ял бирүегезне һәм матди ярдәм күрсәтүегезне үтенәм.

2008 ел, 12 май Имза

Автобиография - фамилия, исеме, әтисенең исеме, туган вакыты (ел, көн, ай), туу урыны, нинди гаиләдә туган; мәктәпкә керүе, уку еллары; җәмәгать эше; мәктәптән соңгы еллар (уку урыны яки хезмәт эшчәнлеге); хәзерге вакытта уку яки эш урыны; гаилә әгъзалары турында мәгълүмат; соңгы вакыттагы тору урыны (адресы); телефон номеры (өй, эш); имза (уң якта); язу вакыты (сул якта).

Ү р н ә к:

Тәрҗемәи хәл

Мин, Ногманова Миләүшә Камил кызы, 1969 нчы елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Мамадыш районы Ямаш авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Урта белем алганнан соң, мәктәптә вожатый булып эшләдем.

1990-1995 нче елларда мин - Казан дәүләт педагогика университеты студенты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча диплом алганнан алып бүгенге көнгә кадәр, туган авылым мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам.

Ирем, ике кызым бар.

Аңлатма язуы

Ү р н ә к:

Икътисад бүлеге "Тасма" берләшмәсе

директоры М.Н. Сафинга

 

аңлатма язуы.

 

2006 нчы елның 2 апреле

Баш белгеч И.И. Шакирова һәм бүлекнең ике хезмәткәре, А.Б. Вафина, И.И. Вәлиева, озак вакыт авыру сәбәпле 2006 нчы елның I кварталы йомгаклары буенча хисап күрсәтелгән вакытта, 2006 нчы елның 30 нчы мартында, тапшырылмады.

имза

Бүлек мөдире.

Информацион-белешмә документлар: а) белешмә, б) ышанычнамә.

Белешмә - хуҗалык эшчәнлегендә, берәр учреждениядә теге яки бу факт яки вакыйганы тасвирлау (сурәтләү, бәян итү) һәм раслау, кешенең биографиясе яки эш урыны турында булган мәгълүмат бирү максатыннан чыгып төзелгән документ. Белешмәләр тышкы һәм эчке булалар.

Тышкы белешмәләр гадәттә югарыда торучы органга тәкъдим итү өчен төзеләләр. Алар теге яки бу учреждение яки структур бүлекчәләрнең гомуми бланкында тутыручылар һәм аларга учреждениенең җитәкчесе яки җитәкче урынбасары тарафыннан кул куела.

Эчке белешмәләр учреждениенең җитәкчелегенә тәкъдим итү өчен төзеләләр. Мондый белешмәләр стандарт кәгазь битенә тутырылалар.

Белешмәне тәшкил итүче өлешләр: оешманың яки структур бүлекчәнең исеме; документ төренең исеме; документның датасы һәм номеры; текстның исеме (заголовок); адресат; имза.

 

Ү р н ә к:

Татарстан Республикасы, Республика Татарстан,

Җаваплылыгы чикләнгән "Татнефть-Азнакайбурнефть" Общество с ограниченной ответственностью

җәмгыяте "Татнефть-Азнакайбурнефть"

423300, Татарстан Республикасы, 423300, Республика Татарстан,

Азнакай шәһәре, Шоссейная ур., 2 г.Азнакаево, ул.Шоссейная, 2

 

 

Телеграф: Азнакаево, Татарстан,

Телефон: 2-46-95, 9-24-73

Факс: 8-55-11-2-46-95, пром. факс 48-0-63

Р/с №40702810081450000086 БИК 049207814 ФАБ "Девон-Кредит"

______кор.счет 30101816000000000814 РКЦ г.Азнакаево_________________________________

2007 ел, "_____" ______________ № ___________

БЕЛЕШМӘ

Бирелә Мусаев Владимир Анатольевичка шул хакта: чыннан да ул җаваплылыгы чикләнгән "Татнефть-Азнакайбурнефть" җәмгыятендә 3 нче разрядлы бораулау мастеры ярдәмчесе булып эшли.

Белешмә тиешле урынга тапшыру өчен бирелә.

 

Кадрлар бүлеге башлыгы Имза А.Б. Әхмәтҗанов

Ышанычнамә - теге яки бу оешма яки аерым затның (ышанып тапшыручының) башка кешегә (ышанып тапшырылучыга) аерым гамәлләр кылу яки товар-материаль кыйммәтләрне алырга хокукы барлыгы турында бәян итү торган язма документ. Ышанычнамәнең берничә төре бар:

- бер мәртәбә куллана торган (эш хакын алу өчен);

- махсус;

- генераль.


Ү р н ә к:

ЫШАНЫЧНАМӘ

Мин, Казан шәһәре, Чехов урамы, 23 нче йортның 12 нче квартирында яшәүче Лилия Җәүдәт кызы Вәлиева, апрель һәм май айлары өчен хезмәт хакын алуны Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 42 нче йортның 3 нче квартирында яшәүче, Казан шәһәре Вахитов районының Эчке эшләр идарәсе тарафыннан 2000 елның 28 сентябрендә бирелгән бүлекчә коды 162-002, номеры 478826, 92-01 серияле паспорт иясе Камил Идрис улы Әхмәтҗановка ышанып тапшырам.

Ышанычнамә ике айга бирелә.

2007 ел, 20 март. Имза Л.Җ. Вәлиева

Л.Җ. Вәлиеваның имзасын раслыйм:

"Әмәт" бердәм заказчы дирекциясе

башлыгы Имза С.В. Уткин

2007 ел, 25 март.

Административ-оештыру документлары: а) беркетмә, б) акт.

Беркетмә - җыелышларда, конференцияләрдә, очрашуларда, киңәшмә һәм коллегиаль орган утырышларының урынын, вакытын, максатын, мәсьәләләрнең каралышын һәм карарлар кабул итүнең барышын теркәп бара торган документ.

Беркетмәнең реквизитлары: оешманың исеме; документ төренең исеме; текстның номеры һәм датасы; имзалар.

Ү р н ә к:

Җаваплылыгы чикләнгән

"Татнефть-Азнакайбурнефть" җәмгыяте

2005 елда предприятиедә Табигатьне саклау эшчәнлегенә бәйле чараларны үтәү һәм санитар-эпидемологик тикшерү мәсьәләләре буенча Техник советның 12 нче БЕРКЕТМӘСЕ

2005 ел, 26 нчы апрель

Азнакай шәһәре

 

Рәисе: В.А. Сәмирханов

Сәркатибе: Д.А. Гайнуллин

Катнаштылар: Ф.А. Федоров, В.П. Виноградов, Р.З. Сәетгәрәев,

Ф.С. Долматов, В.И. Хафизов, Х.И. Хәсәнов,

Л.М. Сафиуллин, Б.Н. Кривуляк.

 

Чакырылдылар: Ф.Ф. Әхмәдишин.

 

Көн тәртибе:

1. "Татнефть-Азнакайбурнефть" объектларын предприятиенең белгечләре Ык буе инспекциясе белән берлектә үткәргән тикшерү турында кыскача мәгълүмат;

2. КУ-50 чистарту корылмасының эшләвен яхшырту.

ТЫҢЛАНДЫ:

Табигатьне саклау мәсьәләләре буенча әйдәп баручы инженер В.П. Виноградовның доклады.

ЧЫГЫШ ЯСАДЫЛАР:

Ф.А. Федоров, предприятенең баш инженеры, структур бүлекчәләрнең табигатьне саклау өлкәсендә тыгыз элемтәдә эшләүләре кирәклеген ассызыклады; берничә тәкъдим белән чыкты, шул исәптән ай саен нефть, ягулык-майлау калдыкларын һәм башка күптөрле зарарлы матдәләрне, җитештерү калдыкларын барлау, җыю һәм икенчел эшкәртүгә тапшыру эшен оештыру, әлеге эшкә җаваплы затларны билгеләү, яңа үзләштерелә торган бораулау скважиналарын җитәрлек күләмдә тиешле чистарту һәм әйләнә-тирәгә зарар китерерлек төрле аварияләрне кисәтү һәм булдырмау өчен кулланыла торган заманча техник җиһазлар белән тәэмин итү.

КАРАР:

Уртак тикшерү нәтиҗәсендә табигатьне саклау өлкәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне һәм кагыйдә бозу очракларын искә алып, түбәндәгеләрне башкарырга:

1. Технологик транспорт базасы территориясендә артезиан коены бетереп, аның урырына цемент катлам ябарга.

Җаваплы зат: Н.А. Хуҗин.

Үтәү вакыты: 2005 елның 18 маена кадәр.

2. Җитештерү хезмәте күрсәтү базасының территориясендә керщ торган Мәнүз елгасы зонасындагы тимер корылмаларны сүтәргә һәм тимер калдыкларын җыярга, аларны алып чыгу өчен, көн саен ике йөк машинасын билгеләргә.

Җаваплы затлар: директор урынбасары А.Г. Харисов, Б.Н. Кривуляк.

Үтәү вакыты: 2005 елның 1 июненә кадәр.

3. Ягулык-майлау материаллары территориясеннән Мәнәүз елгасына химик матдбләр агуын кисәтү һәм булдырмау өчен, тиешле чаралар күрергә.

Җаваплы затлар: директор урынбасары К.М. Апанаев, Б.Н. Кривуляк.

Үтәү вакыты: 2005 елның 1 маена кадәр.

2. ТЫҢЛАНДЫ:

Баш технолог В.С. Кашаповның доклады.

ЧЫГЫШ ЯСАДЫЛАР:

Әйдәп баручы инженер Х.И. Хәсәнов, пычрак производство суларының чистарту корылмаларына эләгүен булдырмау максатында, торба цехының җитештерү линияләрен өзеп, башка юлдан җибәрү тәкъдиме белән чыкты.

КАРАР:

1. Пычрак производство суларының чистарту корылмаларына эләгүен булдырмау өчен, торба цехының җитештерү линияләрен өзәргә.

2. Производство суларын ташлау өчен, ГУ-49 га кадәр КУ-50 не читләтеп уза торган яңа торбаүткәргеч салырга.

3. Әлеге эшләрне башкару өчен, Үзәк техник хезмәт күрсәтү бүлеге карамагына түбәндәгеләрне бирергә:

а) казу машинасы;

ә) автокран;

б) 150 м торба (100-150 мм);

в) кызыл кирпеч - 1000 данә.

Җаваплы затлар: Н.А. Хуҗин, А.Г. Харисов, Б.Н. Кривуляк.

Үтәү вакыты: 2005 елның 15 маена кадәр.

 

Рәисе В.А. Сәмирханов

Сәркатибе Д.А. Гайнуллин


Акт - оешма яки аерым затларның эшчәнлеге белән бәйле булган реаль фактлар, вакыйгалар, гамәлләрне раслау өчен төзелә торган документ. Акт формуляры түбәндәге мәҗбүри реквизитлардан торырга тиеш: документ исеме; документның датасы һәм номеры; акт төзелүнең урыны; өстәлмәләрнең барлыгы турында билгеләү; имза.

Үрнәк:

ТАПШЫРУ АКТЫ

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, ике мең беренче ел,

утызынчы гыйнвар.

Без, 2005 нче елның 10 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Казан шәһәре нотариаль округы нотариусы М.Б.Салихова вазыйфаларын башкаручы М.Н.Мәхмутова тарафыннан расланып, исемлектә 64 нче булып теркәлгән ышанычнамә нигезендә Казан шәһәре, Карбышев урамы, 27 нче йортның 16 нчы фатирында яшәүче Ләйсән Рифкать кызы Әхмәрова исеменнән эш итүче Казан шәһәре, Фучик урамы, 110 нчы йортның 156 нчы фатирында яшәүче Раиль Рифкать улы Әхмәров, бер яктан, һәм 2005 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасының Азнакай нотариаль округы нотариусы К.М. Шәйдуллина тарафыннан расланып, исемлектә 1-238 нче булып теркәлгән ышанычнамә нигезендә Азнакай шәһәре, Усманов урамы, 2 нче йортның 39 нчы фатирында яшәүче Әнисә Әхмәдулла кызы Шәвәлиева исеменнән эш итүче Казан шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 8 нче йортның 28 нче фатирында яшәүче Рәис Миннегали улы Шәрәфетдинов, икенче яктан, Россия Федерациясе Граждан кодексының 556 нчы статьясы нигезендә әлеге актны түбәндәгеләр турында төзедек:

1. Мин, Раиль Рифкать улы Әхмәров, сату-алу шартнамәсе нигезендә Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновка Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамының 72 нче йортында урнашкан 14 нче фатирны саттым.

2. Әлеге акт белән Раиль Рифкать улы Әхмәров түбәндәге адрестагы фатирны Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновка тапшырды, ә Рәис Миннегали улы Шәрәфетдинов әлеге фатирны Раиль Рифкать улы Әхмәровтан кабул итеп алды: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 72 нче йорт, 14 нче фатир.

Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновның Раиль Рифкать улы Әхмәровка тапшырылган фатирга бәйле дәгьвасы юк.

Сатучы: ___________________________

__________________________________

Сатып алучы:_______________________

___________________________________

Идарә итү документлары: а) боерык, б) карар, в) шартнамә.

Боерык - хакимият оешмалары һәм төрле башка оешма башлыкларының катгый үтәлергә тиешле хокукый акт. Эчтәлеге ягыннан алар: оештыру мәсьәләләре буенча; төп эшчәнлек буенча; шәхси состав буенча булган төрләргә бүленәләр.

Реквизитлары: оешма исеме; документ төренең исеме; документның номеры һәм датасы; текст язылуның урыны; нәрсә турында булуы; имзалар; визалар.

Ү р н ә к:

Җаваплылыгы чикләнгән

"Татнефть-Азнакайбурнефть" җәмгыяте

БОЕРЫК

2005 ел, 3 май, №360

Азнакай шәһәре

"Бөек Ватан сугышында Җиңүгә

60 еллык"ны бәйрәм итү дәверенә

предприятиенең һәм структур

бүлекчәләрнең эшен оештыру

турында

"Татнефть" АҖнең 1996 нчы елның 1 гыйнварындагы "Структур бүлекчәләрнең махсус эш режимы турында"гы 298 нчы боерыгын "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 еллык"ны бәйрәм итү дәверенә үтәү максатында

БОЕРЫК БИРӘМ:

1. Структур бүлекчәләре җитәкчеләренә:

1.1. Предприятиенең һәм җитештерү берәмлекләренең туктаусыз эшләвен тәэмин итү максатында тиешле чаралар күрергә;

1.2. Бораулау цехлары башлыкларына, бүлекләрнең баш белгечләренә бораулау процессын тиешле дәрәҗәдә технологик һәм геологик яктан тәэмин итүне оештырырга;

1.3. Бораулау мастерларына, аларның ярдәмчеләренә эш башкару исемлеге нигезендә бораулау урыннарында эшләргә турыдан-туры җитәкчелек итүне тәэмин итәргә;

1.4. Янгын чыгу куркынычы югары булган объектларда ут эшләрен башкаруны тыярга;

1.5. Эш көне ахырында махсус комиссиягә барлык произвоство һәм эш бүлмәләрен тикшерүне оештырырга;

1.6. Бораулау бригадалары вахталарының Азнакай шәһәре автовокзалыннан китүенә котроль оештыруны 1 нче, 2 нче бораулау участокларының җаваплы кизүләренә йөкләргә;

2. Бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп ителгән затларга хезмәт хакын гамәлдәге законнарга туры китереп түләргә;

3. Югарыда каралган чараларның үтәлешен тикшерүдә тотуны предприятиенең директоры урынбасары А.Г. Харисовка йөкләргә.

Җаваплылыгы чикләнгән

"Татнефть-Азнакайбурнефть"

җәмгыяте директоры Имза С.Н. Ханнанов

Карар - оешма алдында торучы мөһим һәм принципиаль мәсьәләләрне хәл итү максатында югары хакимият, РФ субъектларының башкаручы органнары тарафыннан кабул ителгән норматив акт.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ

ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ

КАРАРЫ

Татарстан Республикасының Дәүләт Советында язгы сессиянең чираттагы утырышы турында

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Президиумы карар бирә:

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышын 1997 елның 14 мартында чакырырга.

Татарстан Республикасының

Дәүләт Советы рәисе В.Лихачев

Казан шәһәре,

1997 ел, 21 февраль.

№1050

 

Структур яктан аның түбәндәге элементлары булырга тиеш: Татарстан Республикасының дәүләт гербы; карар чыгаручы органнарның исеме; документ төренең исеме; дата һәм номер; урыны; текст башламы; документ чыгаручы органның җитәкчесе.

Шартнамә - гражданлык хокукларын һәм бурычларын үзгәртү яки туктату турында ике яки берничә затның үзара килешүе.

Ул предприятиеләр һәм башка оешмалар, илләр арасында хуҗалык элемтәләрен урнаштыру һәм оештыру чарасы, шулай ук гражданнарның шәхси милек белән эш итүнең хокукый формасы.

Шартнамәләрнең структурасы төрле булырга мөмкин.

Һәр шартнамә кереш өлештән башлана.

"Килешү" сүзе шартнамәнең синонимы була.

"Контракт" - хезмәт шартнамәсе була.

Шартнамә номер күрсәтү белән чикләнми, конкрет исем булырга тиеш. Мәсәлән, "Сату-алу шартнамәсе", "Автомобиль бүләк итү турында килешү".

Юридик затларның исемнәре, юридик статуслары, башка торган эшләре тулысынча күрсәтелә һәм соңыннан шартлы исемнәргә күчәргә була. Мәсәлән, "Сатучы" һәм "Сатып алучы".

Шартнамә шәхси милек турында булса, нотариаль контора тарафыннан расланырга тиеш.

Шартнамәдә мөһер куела.

_________________________ шартнамәсе

ШАРТНАМӘ

________ шәһәре, ике мең _______________________ ел_____________

Без, түбәндә кул куючылар, _____________________________________

(фамилияләр)

алга таба "Сатучы" дип аталучы, ________________________________

(адресы)

яшәүче, ______________________________________________________

(паспорт сериясе, кайчан һәм тарафыннан бирелгән)

түбәндәге шартнамәне төзедек.

(Шартнамәнең эчтәлеге)

Мөһер урыны имзалар:

Число

Ү р н ә к:

Шартнамә

Казан шәһәре, ике мең өченче ел, унөченче май.

Без, түбәндә кул куючылар, Казан шәһәре, Азамат урамы, 10 нчы йортта яшәүче Мусин Ринат Самат улы, алга таба "Сатучы" дип аталучы, һәм Казан шәһәре, Гагарин урамы, 5 нче йортның 25 нче фатирында яшәүче Хәсәнов Илшат Камил улы, алга таба "Сатып алучы" дип аталучы, бу шартнамәне түбәндәге эш турында төзибез:

1. Сатучы "Эльдорадо" кибетеннән 2005 елның 1 апрелендә алынган товар чегы нигезендә аның милке булып саналган ________ номерлы "АКАI" маркалы телевизорны Сатып алучыга сатты.

2. Телевизорны Сатучы Сатып алучыга 6000 (алты мең) сумга сатты, шартнамәгә кул куйганда Сатучы күрсәтелгән суммадагы акчаны Сатып алучыдан алды.

3. Шартнамә төзегәнче "АКАI" телевизоры беркемгә дә сатылмаган, бәхәстә тормаган, аңа арест салынмаган.

4. Шартнамә төзүнең чыгымнарын Сатып алучы күтәрә.

5. Россия Федерациясе Граждан кодексының ... нче маддәсе якларга аңлатылды.

6. Шартнамә өч нөсхәдә төзелеп, бер нөсхәсе Казан шәһәренең 1 нче нотариаль конторында саклана, бер нөсхәсе Сатучыга һәм Сатып алучыга бирелә.

Имзалар

Мөһер

Нотариаль контораның раслау язуы



Предварительный просмотр:




Предварительный просмотр:

40-50нче елларда драматургия

Сораулар һәм биремнәр

1. Нәрсә ул күңел дөньясы? Сез аны ничек аңлыйсыз?

2. «Бер генә сәгатькә» хикәясенең укучыны җәлеп итә торган төп
хасияте нәрсәдә? Әлеге хикәяне вакыйгалар хәрәкәте ягыннан өч
өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Шуларның чикләрен билгеләгез һәм
аларның һәрберсендә образларның үз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен
ачыклагыз.

3. Ә. Еники әсәрләренә хас сыйфатлар «Кем җырлады?» хикәя- 
сендә ничек чагыла? Җырның кеше тормышында тоткан урыны
турында сөйләшегез.

4. Нәсер жанрының үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Танышып үткән
нәсерләрдә гәүдәләнгән төп хисләрне билгеләгез.

5. Г. Кутуйның лирик герое сагынган «ата-баба корган изге йорт»
һәм «Идегәй» эпосында әйтелгән «Идел-йорт» төшенчәләре арасында
нинди бәйләнеш бар?

6. X. Мөҗәйнең «Сугышчы язмалары» китабын табып укыгыз.

7. «1941—1945 еллар сугышы һәм татар әдәбияты» дигән әдәби
кичә уздырыгыз.

8. Түбәндәге темаларның берсенә инша языгыз:

а) «Сугыш чоры шигъриятенең үзенчәлеге»;

ә) «Сугыш чоры хикәя-повестьларында минем яраткан героем»;

б) «Ә. Еники хикәяләрендә күңел дөньясының бирелеше»;

в) «Җыр — ул йөрәкнең йөрәк белән сөйләшүе».

Бу чорның шушындый ук бурычлары драматургия алдында да тора иде. Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Ф. Кәрим, Р. Ишморат кебек авторлар үз әсәрләрендә аларны хәл итәргә

тырыштылар. Драматург Т. Гыйззәт бу мәсьәләдә аеруча өлгер булды. Ул әле сугыш уты кабынып киткәнче үк «Таймасовлар» драмасын яза башлады, аны 1941 елның июнь аеның соңгы көннәрендә тәмамлады. Автор халыкны сизгерлеккә, батырлыкка чакыра. Әсәр шунда ук Татар академия театрында куелды да. Г. Кутуй карашынча, ул «кыргый фашизмга каршы татар халкының әче нәфрәте һәм көрәше, театр сәнгате эшчеләренең беренче сугышчан эшләре булып яңгырады».

Бу гаиләнең фамилиясе дә тирән мәгънәле: таймас, тайпылмас, сөрлекмәс, ягъни нык үзәкле кешеләр, ватанпәрвәрләр. Гадәти генә эшче гаиләсенең башлыгы Таһир балаларын үз үрнәгендә илгә тугрылыклы итеп тәрбияләгән. Ил куркыныч алдында калганда, Шәйхаттар, Солтан, Шәүкәт, Марат, Гөлшат — һәммәсе ата йөзенә кызыллык китермиләр. Алар янәшәсендә, кызыл сүзләрне күп сөйләп тә, кирәк вакытта күләгәдә калырга омтылган Искәндәр образы күңел кайтаргыч булып күренә. Ил каһарманы булып танылган Марат янында аның мескенлеге аеруча ачык чагыла.

Шуннан соң Т. Гыйззәт тиз вакыт эчендә «Төнге сигнал» драмасын иҗат итә. Дошман тылында калган украин авылындагы вакыйгалар үзәгендә татар егете Мансур тора. Аны яклап үлемгә барган Антон карт образы соклану тудыра. Ил язмышының кыл өстендә торуы төрле милләтләрне бер максатка берләштерә.

Н. Исәнбәт тә «Мәрьям» драмасында безнең кешеләрнең фидакарьләрчә көрәшен чагылдырды. Мәрьям — кыю, батыр рухлы кыз. Җисми яктан юк ителгәндә дә, ул рух көче мәсьәләсендә үзен җәзалаучылардан өстен булып кала. Әсәргә бәя бирүчеләр драманың У. Шекспирча көчле яңгырашын билгеләп үттеләр.

Р. Ишморатның «Дошман лагеренда», М. Әмирнең «Партизан Иван» әсәрләрендә дә безнең кешеләрнең фашизм алдында каушап калмаулары, көчле каршылык оештыру күренешләре тамашачыларны дулкынландырырлык итеп гәүдәләндерелде.

Шул ук вакытта драматурглар тылдагы кешеләрнең намуслы хезмәтен күрсәтүгә дә игътибарлы булдылар. Р. Ишморатның «Кайту», М. Әмирнең «Миңлекамал» драмалары — шулар-ның иң күренеклеләре. Аларда җиңүне якынайту өчен көчләрен кызганмаган авыл хезмәтчәннәренең тормышчан һәм мөлаем образлары тудырыла. «Кайту»да (1942) кешенең 

теләсә нинди хәлләрдә дә җәмгыятьтә тиешле урынын алырга, үзен файдалы шәхес итеп расларга тиешлеге мәсьәләсе күтәрелә. Сугыштан яраланып кайткан Хәмит авылда үзен эшкә яраксыз, файдасыз кеше дип кимсенә. Сугышта танк йөртүче булган егет яшүсмер малайларга-кызларга трактор серләрен өйрәтә ала икән ич. Ул механик булып китә, ягъни хезмәткә керешә. Иленә һәм хатынына булган мәхәббәте аны яңадан сафка кайтара. Кайту сүзенә ике мәгънә салынган: Хәмитнең сугыштан кайтуы һәм тыныч хезмәткә кайтуы әсәрнең фикер үзәген тәшкил итә, шул чор тормышының гыйбрәтле якларын тасвирларга мөмкинлек бирә.

М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасының (1944) сәхнә язмышы тагын да бәхетле булды. Ул барлык татар театрларында зур уңыш белән куелды. Автор сугыш вакыты авылындагы чынбарлыкны бөтен авырлыклары, каршылыклары белән сурәтли. Татар халкының уңганлыгы-булганлыгы, нык холыклы булуы гади авыл хатыны Миңлекамал образында дөрес гәүдәләнгән. Ләкин гади дә түгел ул. Чөнки сугыш чоры күмәк хуҗалыгына рәислек итүне үзең сорап алу өчен куш йөрәкле булырга кирәктер. Үз юлында нинди авырлыклар очрыйсын ул яхшы аңлый, ләкин шундый тәвәккәллеккә бара. Эшләүчеләр хатын-кыз, бала-чага, карт-коры гына. Атларның да юньлерәкләрен сугышка алып торалар, мал-туарга ашатырга юк. Нәрсә кирәк булса, шул — юк. Җитмәсә, аның эшенә ясалма рәвештә комачау итүчеләр дә бар. Иренең үлгәнлеге турындагы җан тетрәткеч хәбәр дә иң кыен вакытта килеп ирешә.

Ләкин бу хатын, җилкәсенә авырлык баскан саен, нык үзәклерәк була бара. Әсәр аның тормыш сынауларын җиңүен тантана итүе белән тәмамлана. Җитәкче өчен кыен хәлне җиңеп чыгуда бердәнбер дөрес юл — халыкның таза әхлаклы өлешенә таяну. Миңлекамалның көче әнә шунда. М. Әмир моны кызыклы хәл-әхвәлләрдә ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Әсәрнең әле дә сәхнәдән төшмәве, гомерле булуы аның сәнгатьчә эшләнешенең тиешле дәрәҗәдә булганлыгын күрсәтә.

М. Әмир «Тормыш җыры» әсәрендә дә (1946) бу теманы дәвам иттерде. Бригадир хатын Фатыйма образы Миңлекамал, Г. Бәшировның «Намус» романындагы Нәфисәләрнең игезәк туганы кебек кабул ителә. Җиңү әнә шундый фидакарь хатын-кызларның үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүләреннән

башка була алмас иде. Татар драматурглары һәм әдипләре бу хакыйкатьне мөмкин кадәр тормышчан итеп ачып салырга тырыштылар.

Сугыштан соңгы елларда һәм бигрәк тә 50 нче елларда халкыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгын Габдрах-ман Әпсәләмов аеруча дәртләнеп сурәтләде. Ул үзе сугышның башыннан ахырынача фронтта булды, батырлыгы өчен хөкүмәт бүләкләре алды. Шуңа күрә үз тәэсирләре эзеннән җиң сызганып иҗат итәргә кереште. 1946 елда ул «Ак төннәр» повестен язды. Аннан соң «Алтын йолдыз» (1948), «Газинур» (1951), «Мәңгелек кеше» (1960) романнарын бастырып чыгарды. Хикәяләрендәге кебек үк, зур күләмле әсәрләрендә дә ул сугышчыларны романтик табигатьле итеп, ягъни гадәттәгедән шактый күтәреп сурәтләде. Алар уйлары һәм гамәлләре белән гадәти кешеләр генә түгел. Бер уйлаганда, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин — авылдан чыккан гап-гади татар егете. Г. Әпсәләмов сурәтләвендә исә ул — җырга-моңга бай, нәфис телле, балаларын өзелеп яратучы нечкә күңелле ата, шул ук вакытта нык үзәкле, максатка омтылучан шәхес.

«Алтын йолдыз» романында сурәтләнгән Галим, Мөнирә, Наил, Хафиз, Ләлә, Һаҗәр, Ильяс кебек яшьләрне дә гадәти егет-кызлар дип кенә әйтеп булмый. Алар башыннан үткән хәлләр әкият геройларының күргәннәренә бәрабәр. Бу яктан Галим, Ильяс, Ләләләрнең язмышы аеруча маҗаралы.

«Мәңгелек кеше» романының каһарманы Бакый Нази-мов образы документаль нигезгә таянып иҗат ителгән. Аның тормыштагы прототибы Бакый Назыйров — романда сурәтләнгән Бухенвальд үлем лагере газапларын кичергән кеше. Бу — каһарманнар китабы. Симагин, Вальтер, Сабир, Мамед кебек образлар да чынбарлыкта булган шәхесләрдән алынып иҗат ителгәннәр. Г. Әпсәләмов бездә доку-менталь-публицистик романның матур үрнәген бирде. «Агыла болыт» (1978) романында исә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын күрсәтү белән бергә, аларның намуслы исемен кире кайтару өчен тырышлык куйган Гази Кашшафка да зур урын бирелә (ул романда Мирзаһит исеме белән сурәтләнә). М. Җәлилнең көрәштәше Гарәф Фәх-ретдинов, әсәрне укып чыккач, язылганнарны хуплап, авторга хат яза. Димәк, бу — язучы хакыйкатькә тугры булып калган дигән сүз.

Сугыш темасын төрле яклап ачу һаман дәвам итә. Бу эшкә Нәби Дәүли зур өлеш кертте, «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләрен язды. Хисам Камалов «Безне өйдә көтәләр», «Һәркемнең гомере бер генә», Әдип Маликов «Яшьлек утравым», Габдулла Шәрәфи «Сусыз дәрья» әсәрләрен иҗат иттеләр. Сугыш тәмамланганга күп дистә еллар үтсә дә, бу тема һаман да искерми.

Роман төрләре. Роман — эпик төрнең иң күләмле һәм иң колачлы жанры. Ул үз эченә нәсер, хикәя, повестьларның үзенчәлекләрен сыйдыра. Шуңа күрә аны кушылма (синтетик) жанр дип тә йөртәләр. Романда кешене (кешеләрне) башкалар белән бик күп бәйләнешләрдә, элемтәләрдә ачарга мөмкин. Әдәби әсәрнең төп сурәтләү предметы — кеше, дигән принцип романда тагын да тулырак тормышка ашырыла. Чөнки роман кешене бөтен гомере буена сурәтләү, хәтта аның нәсел-нәсәбенең берничә тармагын тарихи үсештә күрсәтү мөмкинлеген бирә. Шәхес язмышын милләт, ил язмышы белән катлаулы бәйләнешләрдә күрсәтү ягыннан да роман зур сыйдырыш-лылыгы белән аерылып тора. Роман цикллары барлыкка килү шуның белән аңлатыла. Г. Ибраһимов өч романнан торган «Хәят дулкыннары» исемле әсәр яза. Кызганычка каршы, аның «Безнең көннәр» дип исемләнгән беренче кисәге генә сакланып калган.

И. Газиның «Онытылмас еллар» романы да «Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак» исемле өч кисәктән тора. Шуңа күрә ул трилогия дип атала.

Романнар тематик яктан да төрле-төрле булалар. Татар әдәбиятында беренче роман саналган 3. Бигиевнең «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәрләрен детектив романнар дип атый алабыз. Чөнки аларда җинаять һәм аны кылучыларны табу хәрәкәте үзәктә тора. (Детектив — ачып бирү мәгънәсендәге латин сүзе.) Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» әсәрләре исә — тарихи-сәяси романнар, Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар», «Итил суы ака торур», Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Куб-рат хан» әсәрләре — тарихи романнар, Әхмәт Фәйзинең «Тукай», Шәйхи Маннурның «Муса»сын тарихи-биографик романнар дип атыйбыз. Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше»се —докумен-таль-публицистик роман. Тагын фәлсәфи, маҗаралы, хыялый (фантастик) һәм башка төрле романнар булырга мөмкин.

Сораулар һәм биремнәр

1. Сугыш чоры татар драматурглары үз әсәрләрендә нинди тема- 
ларга мөрәҗәгать итәләр?

2. М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасындагы төп образ нинди
сыйфатларга ия?

3. Г. Әпсәләмовның әдәби әсәрдә кеше образын тудыруга кара- 
та әйткән фикере турында уйланыгыз. Аның бу турыдагы карашы
әдәби әсәрләрдә ничек тормышка ашырыла? Г. Әпсәләмовның бер
әсәре буенча укучылар конференциясе уздырыгыз.

4. «Татар азучыларының романнарында 1941—1945 еллардагы
сугышның чагылышы» дигән темага инша язу буенча сыйныфта
конкурс уздырыгыз.

5. Роман жанры һәм аның төрләре турында сез ниләр беләсез?

Нәни сеңелкәшле булдык-

Олы куаныч өйдә.

Тырышып  исем әзерләдек-

Булыр  дибез Зәмирә.

  Бәби  туды, дип, сөенеп,

Йөрибез  очып кына.

Әнине  йөртәсе  килә

Иркәләп, кочып кына.

Энҗе  бөртекнең  кайтканын

Көтәбез  без  һәммәбез.  

Кадерле  кыз  булып кына,

Үсәр дип өмет итәбез.

Ике  апасы, абыйсы бар,

Әти-әни,  әбисе.

Килеп тора кулга алып,

Сөясе,  кадерлисе.

Рәхмәт,  әти-әниемә

Кыйммәтле бүләк өчен.

Сеңлебезне  үстерүдә

Куярбыз  бөтен  көчне.

Өебезнең  нуры булыр,

Йортны  бизәр  тавышы.

Яңа сулыш өрә-өрә



Предварительный просмотр:

ТЕЛ БЕЛЕМЕ

терминнары

(СҮЗЛЕКЧӘ)


Абстракт мәгънә

Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә.

Аваз ияртеме

Кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйберләрдән туган тавышларга, төсләргә охшатып ясалган сүзләр: лач-лоч, мыгыр-мыгыр, мияу-мияу, келт-келт, шалтор-шолтыр, тыз-быз һ.б. Аларның лексик эчтәлеге бар, исемнәр һәм фигыльләр белән синтаксик бәйләнешкә керә, ярдәмче фигыльләр белән бергә җөмләдә хәбәр булып килә, фигыль ясауда катнаша.

Аваз үзгәрешләре

  1. Комбинатор үзгәрешләр:
  1. Аккомадация - янәшә торган тартык һәм сузыкларның бер-берсенә җайлашулары.
  2. Ассимиляция - авазларның бер-берсенә охшашлануы.
  3. Диссимиляция - авазларның охшашсызланулары.

Ассимиляция һәм диссимиляция җирлегендә барлыкка килгән аваз үзгәрешләре:

  1. Диэреза – янәшә тартыкларның берәрсе төшеп калу.
  2. Метатеза – сүздәге авазларның урыны алышыну.
  3. Элизия – ике сүзнең беренчесе сузыкка бетеп, икенчесе сузыкка башланса, бер басым астында әйтелгәндә аваз үзгәрешләре була (беренчесенеке төшеп кала).
  4. Апокопия – ике сүзне кушып әйткәндә, бер яки берничә авазның төшеп калуы.
  5. Гаплология – сүздәге ике бертөрле аваз я иҗекнең берсе төшеп калу.
  6. Субституция – чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз белән алыштыру.
  7. Синкопия – тамырдагы тар әйтелешле сузыкларның кыскаруы.

  1. Позицион үзгәрешләр:
  1. Протеза – янәшә тартыклар алдына сузык өстәлү.
  2. Эпентеза – янәшә тартыклар арасына сузык өстәлү.
  3. Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыкларының кыскарып килүе.

Авазларның чиратлашуы

Бер морфема составындагы төрле авазларның теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе. Төрләре:

- фонетик чиратлашу – яңгыраулыкта-саңгыраулыкта чиратлашу;

- тарихи чиратлашу.

Аергыч

Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк. Төрләре:

  1. Тиңдәш аергыч.
  2. Тиңдәш түгел аергыч.

Аерымлану

Иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту.

Җөмлә кисәкләренең аерымлану шартлары/нигезләре:

  1. Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш.
  2. Җөмләнең ярым хәбәрлеккә ия булган кисәге ияртүче сүздән ераклашкан булырга тиеш.
  3. Иярчен кисәк белән ияртүче сүз арасында мәгънә мөнәсәбәтләре искә алына. Тыныш билгесен кую, иярчен кисәкләрне аерымлау аларның төренә бәйле. Ярым хәбәрлеккә ия булган аергыч, тәмамлык, урын хәле, ияртүче сүздән читтә торса да, тыныш билгесе ярдәмендә аерымланмый.
  4. Җөмләнең эчтәлеген саклау, ике төрле аңлауга юл калдырмау. Мәгънәгә зарар килмәсен өчен, алдагы өч нигез сакланса да, аерымлану кагыйдәсеннән читләшү булырга мөмкин.

Актив лексика

Телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр.

Алмашлык

Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме. Җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик күрсәткечләрен алалар.

Төркемчәләре:

  1. Зат алмашлыгы.
  2. Күрсәтү алмашлыгы.
  3. Билгеләү алмашлыгы.
  4. Сорау алмашлыгы.
  5. Юклык алмашлыгы.
  6. Билгесезлек алмашлыгы.
  7. Тартым алмашлыгы.

Алфавит / әлифба

Язуда кулланыла торган хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелгән җыелмасы. Татар алфавитында 38 хәреф бар. 12се – сузык аваз хәрефләре, 24е – тартык аваз хәрефләре. Калынлык һәм аеру билгесе (ъ), нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) аваз белдерми. Татар алфавиты: а, ә, б, в, г, д, е (ё), ж, җ, з, и, й, к, л, м, н, ң, о, ө, п, р, с, т, у, ү, ф, х, һ, ц, ч, ш, щ, ъ, ы, ь, э, ю, я.

Алынма сүз

Халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз.

Гарәп алынмаларының күрсәткечләре:

1) -ат, -әт, -ят кушымчалары ялганып ясала: әдәбият, нәшрият, хөррият (ирек), ахирәт, һәлакәт, сәламәт, әманәт, мәрхәмәт, мәдәният, хакимият, рухият һ.б.;

2) -и, -ый формалы нисби сыйфатлар: әдәби, дини, сыйнфый, иҗади, гамәли, әхлакый, тәнкыйди, шәһәри, сихри, мәгънәви, фәлсәфи, даими;

3) Әл артикле ярдәмендә ясалу: әл мәктәбе (мәктәп), әл ислах;

4) Өч тартык килү юлы белән ясала:

а) җ м г: җәмәгать, җәмгыять, җомга, җәмигъ;

ә) р х м: рәхмәт, рәхим, мәрхәмәт;

б) х р м: хәрәм, мөхтәрәм, хөрмәт, мәхрүм, мәрхәмәт;

в) к д р: кадер, кадәр, микъдар, кадыйр;

г) г л м: гыйлем, галәм, галим;

д) х к м: хаким, хөкүмәт, хикмәт, хөкем;

е) к т п: китап, котып, сәркатип. 

5) кайберләре сингармонизм законына буйсынмый.

Аерым кагыйдәләргә туры килмәгән гарәп сүзләре: ватан, дәүләт, дәрәҗә, гыйшык, зарар, игътибар, илһам, мәкаль, мәсәл, җөмлә, нокта, начар, нәфис, әмма, һәм, әлбәттә, сәгать, һаман, хикәя, шәһәр, җавап, һава, һәйкәл, тамаша, әлифба, шарт һ.б.

Фарсы алынмаларының күрсәткечләре:

  1. ханә сүзе кушылып ясала: шифаханә, китапханә, гыйбадәтханә, сырхауханә (шифа, китап, гыйбадәт, сырхау – гарәп сүзләре, ханә – фарсы сүзе);
  2. –кәр, -гәр, -дар, -анә кушымчалары кушылып ясала: сәүдәгәр, хезмәткәр; хәбәрдар, дустанә;
  3. стан сүзе кушылып ясала: Гарәбстан, Төркестан;
  4. на-, би- кушылып ясала: нахак (хак – дөрес, на – түгел мәгънәсендә йөри, нахак – дөрес түгел); бихисап (бик күп, хисапсыз), биниһая (бик зур);
  5. күбесе сингармонизм законына буйсынмый.

Фарсы сүзләре: абруй (авторитет), былбыл (сандугач), бәхет, баһадир, гөнаһ, дивана, дошман, зыян, зәһәр (усал), кәгазь, надан, падишаһ, көн исемнәре: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе (җомга – гарәп сүзе), җанвар һ.б.

Антитеза

Күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура

Антоним

Мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр.

Мәгънәләренә карап:

  1. әйбер-күренешәләрнең сыйфатын белдерә торган;
  2. вакыт төшенчәсен белдерә торган;
  3. процессларны каршы куя торган;
  4. әйбер, күренешләрнең күләмен белдерә торган.

Бер-берсеннән аера торган билгеләренә карап:

  • тел антонимнары;
  • контекстуаль антонимнар.

Антропонимика

Ономастиканың кеше исемнәре, ата исеме, кушамат, псевдонимнарның килеп чыгышын, төзелешен, ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган бер тармагы.

Аныклагыч

Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа өстәмә аныклык биреп килә торган кисәк.

Арго

Бердәй профессия, иҗтимагый шартларда көн итүче кешеләрнең башкаларга сүзнең мәгънәсе аңлашылмаслык итеп сөйләү алымы.

Үзенчәлекләре:

  • тар даирәдә генә кулланыла;
  • ясалма була:
  • сөйләү объектын яшерү максатында кулланыла;
  • сөйләм теле чаралары киң кулланыла.

Афоризм

Кыска, үткен, тапкыр телле, гомумиләштергән мәгънәгә ия әйтем.

Аффикс

Тамырга ялганып, өстәмә лексик-грамматик һәм абстракт-грамматик мәгънәләрне белдерүче морфема, кушымча.

Аффиксация

Кушымчалар белән сүз ясау һәм төрләндерү.

Әйтем

Эчтәлегенә үгет-нәсыйхәт салынган тотрыклы, гадәттә, образлы тәгъбир.

Басым

  1. Фраза басымы (мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзнең бер басым белән әйтелүе).
  2. Логик басым (сөйләмдәге бер сүзнең башкалардан аерылып торуы).
  3. Сүз басымы (бер иҗекнең башкалардан аерылып торуы):

-  экспиратор (динамик) – көче белән аерылып тора;

-  микъдари (квантитатив) – озынлыгы белән аерылып тора;

-  музыкаль (тоник) – тон югарылыгы белән аерылып тора.

Бәйлек

Иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти.

  1. Баш килешне сораучы бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча һ.б.
  2. Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле һ.б.

Искәрмә: кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре ике төркемчәгә дә карыйлар.

  1. Чыгыш килешен сораучы бәйлекләр: башка, бирле, соң, элек һ.б.

Бәйлек сүзләр

Урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган исемнәр: ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп һ.б.

Бермәгънәлелек / моносемантик сүзләр

Сүзнең бер генә лексик мәгънәгә ия булу сәләте.

Билингвизм

Билгеле бер дәүләт, җәмгыять кысаларында сөйләм ситуациясенә бәйле ике телнең янәшә кулланылышы, бер-берсенә тәэсире.

Варваризм

Чыганак телдәге бөтен үзенчәлекләрен саклаган чит тел сүзе. Еш кына чыганак тел хәрефләре белән дә биреләләр: ok.

Вульгаризм

Әдәби тел нормаларыннан читләшкән, гади сөйләм сүзләренең бер төре булган дорфа, тупас лексика.

Гади сөйләм теле

Әдәби тел нормаларына буйсынмаган, сөйләмгә эмоциональ-экспрессив төсмер бирүче, башлыча тупас, төксе формада кулланыла торган сүзләр, формалар.

Гидроним

Барлык төр су чыганакларының (елга, күл, инеш, сазлык, чишмә һ.б.) атамасы.

Гомумхалык лексикасы

Әдәби телнең нигезен тәшкил иткән, татар телендә сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла торган, кулланылышында иҗтимагый һәм территориаль чикләр булмаган сүзләр.

Диалект

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралаган төре.

  1. Урта диалект:

- тау ягы сөйләше (Татарстанда Иделнең уң ягында);

- казан арты сөйләше (Мамадыш, Балтач, Арча, Дөбьяз, Әтнә районнарында);

- минзәлә сөйләше (Татарстанның һәм Башкортстанның Ык буена урнашкан районнарында);

- бөре сөйләше (Башкортстанда);

- нократ-глазов сөйләше (Киров өлкәсендә, Удмуртиядә);

- бәрәңге сөйләше (Марий Элда);

- гайнә сөйләше (Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә);

- камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә);

- абдуллин сөйләше (Оренбург өлкәсендә);

- касыйм сөйләше (Рязань өлкәсендә);

- ногайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә);

- эчкен сөйләше (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);

- сафакүл сөйләше ((Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);

- златоуст сөйләше (Башкортстанда);

- каргалы сөйләше (Оренбург өлкәсендә).

  1. Көнчыгыш диалект / көнбатыш себер татарлары диалекты.
  1. Тубыл-иртыш төркеме:
  • төмән сөйләше;
  • тубыл сөйләше;
  • саз ягы сөйләше;
  • тәвриз сөйләше;
  • тара сөйләше.
  1. Бараба төркеме.
  2. Том (Томск) төркеме:
  • калмак сөйләше;
  • юеште-чат сөйләше.
  1. Көнбатыш диалекты / мишәр диалекты:
  • сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсендә);
  • чистай сөйләше (Татарстанда һәм Самара өлкәсендә);
  • чүпрәле сөйләше (Татарстанда һәм Чувашиядә);
  • мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
  • хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
  • темников (Төмән) сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнбатышында);
  • ләмбрә сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнчыгышында);
  • кузнецк сөйләше (Пенза, Сарытау, Волгоград өлкәләрендә);
  • байкибаш сөйләше (Башкортстанда);
  • шарлык сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
  • эстәрлетамак сөйләше (Башкортстанда).

Диалектизм

Билгеле бер территориядә генә таралган, әдәби телдә кулланылмый торган тел үзенчәлекләре.

Диалектология

Тел белеменең җирле сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Дифтонг

Ике сузык авазның бер иҗектә килүе.(ау-әү) Татар телендә ялган дифтонг дип атала. Уйлау-(уйлаw) Кушымча ялганганда да юкка чыга. (уйлау-уйлавы)

Жаргон / сленг / гәп сүзе

Бер үк профессия, уртак кызыксынулар белән бергә вакыт үткәрүче бер төркем кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекләр. Нинди иҗтимагый катламда кулланылуга карап:

  1. Киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган жаргон.
  2. Тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык ук итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган жаргон.

Җөмлә

Сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеге.

Җөмләләрне төркемләү

  1. Грамматик яктан таркала алу-алмавына карап:
  1. грамматик таркала торган җөмлә;
  2. грамматик таркалмый торган җөмлә.
  1. Әйтү максаты ягыннан:
  1. Хикәя;
  2. Сорау;
  3. боерык (өндәү);
  4. тойгылы.
  1. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау я инкяр итүгә бәйле рәвештә:
  1. раслау җөмлә;
  2. инкяр җөмлә.
  1. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап:
  1. җыйнак;
  2. җәенке.
  1. Оештыручы үзәгенең ничә булуына карап:
  1. Бер составлы:

- фигыль җөмлә (билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә, гомуми үтәүчеле фигыль җөмлә, үтәүчесез фигыль җөмлә);

- исем җөмлә (атау җөмлә, сүз җөмлә).

  1. Ике составлы.
  1. Хәбәрлекнең санына карап:
  1. гади;
  2. кушма.
  1. Мәгънә тулылыгы кирәк булган кисәкләренең булу-булмавына карап:
  1. тулы;
  2. ким.

Димәк, һәр җөмләнең 7 билгесен күрсәтеп була. Җөмләнең баш кисәкләре: ия, хәбәр. Иярчен кисәкләре: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч. Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш һәм кереш сүзләр.

Җөмләдә сүз тәртибе

  1. Сүзләрнең туры/уңай тәртибе.
  2. Сүзләрнең кире тәртибе.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

  1. Тезүле бәйләнеш.

Сүзләр үзара тигез хокуклы, бер-берсенә буйсынмыйлар, күп очракта урыннарын алыштырып була, бер сүзгә карата охшаш мәгънәдә торалар.

Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар:

  • тезү, санау, каршы кую интонациясе;
  • тезүче теркәгечләр.
  1. Ияртүле бәйләнеш.

Сүзләр берсе икенчесен буйсындыра, ияртеп килә, ягъни җөмләдә иярүче һәм ияртүче сүз була. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр үзара өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин:

  1. Хәбәрлекле мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • хәбәрлек кушымчалары;
  • зат һәм сан кушымчалары;
  • сүз тәртибе;
  • интонация;
  • -ныкы/-неке кушымчасы;
  • чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килеше кушымчалары;
  • кайбер бәйлекләр.

Һәрберсе янында хәбәр итү интонациясе катнаша. Хәбәрлекле мөнәсәбәт җирлегендә җөмлә барлыкка килә.

  1. Ачыклаулы мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • кушымчалар;
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
  • сүз тәртибе;
  • сүзләрне кабатлау;
  • ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
  • мәнәсәбәтле сүзләр;
  • янәшә тору чарасы;
  • сүзнең лексик мәгънәсе;
  • фраза басымы.

Ачыклаулы мөнәсәбәт җирлегендә сүзтезмә барлыкка килә.

  1. Аныклаулы мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • аныклау интонациясе (көттерү паузасы);
  • аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр.

Аныклаулы мөнәсәбәт җирлегендә җөмләдә аныклагыч оеша.

Зоонимика

Ономастиканың хайван, кош-корт кушаматларын өйрәнә торган тармагы.

Идиома

Сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм үзенчәлекле мәгънәле тотрыклы сүзтезмә.

Төрләре:

  1. Әйтем.
  2. Мәкаль.
  3. Әйтем һәм мәкаль арасында йөри торган арадаш төрләр.
  4. Фигыль + фигыль калыбындагы идиома.
  5. Аналитик идиома.
  6. Мөстәкыйль сүз + ярдәмлек сүз калыбындагы идиома.
  7. Ярдәмлек сүзләрдән генә төзелгән идиомалар.
  8. Лексик-гармматик идиома.
  9. Кинетик идиома.
  10. Термин идиома.
  11. Канатлы әйтелмә.
  12. Образсыз идиома.

Иҗек

Әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге.

Иҗек калыплары:

  1. С
  2. СТ
  3. СТТ
  4. ТСТ
  5. ТСТТ
  6. ТС

Биредә С – сузык авазны, Т тартык авазны аңлата.

Төрләре:

- ачык иҗек - сузыкка беткән иҗек;

- ябык иҗек - тартыкка беткән иҗек.

Интонация

Сөйләмдә тавышның хәрәкәте: күтәрелүе, төшүе, көчәюе, әкренәюе, сузыбрак әйтелүе, паузалар ясалу.

Компонентлары:

  • пауза;
  • логик басым;
  • фраза басымы;
  • тойгы басымы;
  • сөйләм көе.

Төрләре:

  • тулы;
  • күтәрелүче;
  • төшүче;
  • катнаш.

Көенә карап:

  • хәбәр итү интонациясе;
  • санау интонациясе;
  • каршылык интонациясе;
  • көттерү интонациясе;
  • аныклау интонациясе.

 

Исем

Предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә. Килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә. Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.

  1. Ялгызлык исем (бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем).
  2. Уртаклык исем (бер төрдән булган әйберләрне, күренешләрне атаучы исем).

Искергән сүзләр

Актив кулланылыштан төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган, шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр.

  1. Тарихи сүзләр – кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет һәм күренеш атамалары.
  2. Архаизмнар – предмет һәм күренешләрнең искергән атамалары.

Ия

Җөмләдә баш килеш мәгънәсендәге сүз белән бирелеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча, хәбәр белән генә бәйләнеп килгән баш кисәк. Төрләре:

  • гади ия;
  • тезмә ия.

Каламбур

Стилистик максатларда аваздаш сүзләрне бергә куллану.

Калька

Чит тел сүзенең яисә конструкциясенең туган телгә турыдан-туры, кисәкләп тәрҗемәсе.

Канатлы сүз

  1. Авторы яки чыганагы билгеле булган әйтем, афоризм.
  2. Гомумкулланылышка кергән үткен, тапкыр сүз яки фраза.

Кереш сүз

Җөмләнең сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерүче модаль кисәге.

Килеш

  1. Баш килеш (кем? нәрсә?)
  2. Иялек килеш (кемнең? нәрсәнең?)
  3. Юнәлеш килеш (кемгә? нәрсәгә? кая?)
  4. Төшем килеш (кемне? нәрсәне?)
  5. Чыгыш килеш (кемнән? нәрсәдән? кайдан?)
  6. Урын-вакыт килеше (кемдә? нәрсәдә? кайда?)

Кыек килешләр – кушымчалы килешләр (баш килештән кала барысы да).

Кисәкчә

Аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме. Мәгънәви төркемчәләре:

  1. Көчәйткечләр: иң, чалт, чатнама, дөм, нәкъ, шыр, өр-, хәтта, соң, ямь-, кып-, сап-, һ.б.
  2. Чикләүчеләр: гына/генә, кына/кенә.
  3. Сорауны белдерүчеләр: -мы/-ме, -мыни/-мени.
  4. Якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр: да/дә, та/тә, ук/үк.
  5. Раслаучы, ныгытучылар: бит, ич, ла/лә, лабаса/ләбаса.
  6. Билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр: әллә, -дыр/-дер, -тыр/-тер.
  7. Үтенү, теләкне белдерүчеләр: -чы/-че, -сана/-сәнә, әле, инде.
  8. Инкарь итүне, юклыкны белдерүчеләр: һич, түгел.

Кайбер кисәкчәләр берничә төрле мәгънә төсмере белдерә. Мәсәлән: да/дә, та/тә.

Конкрет мәгънә

Әйбер, күренешләрне барлык билгеләре белән тулысынча күзаллап була торган, сизү органнары ярдәмендә тоеп була торган сүзләр белдергән мәгънә.

Контекст

Анализлана торган сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү максатыннан алынган текст фрагментлары, өлеше.

Космоним

Барлык төр күк җисемнәре атамалары.

Көнкүреш сүзләре

Көндәлек аралашуда кулланыла торган әйбер, күренеш, процесс атамалары.

Кушма җөмлә

Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә.

Төркемләү:

  1. Аерым җөмләләре нинди чаралар белән бер-берсенә бәйләнүенә карап:
  1. тезмә кушма җөмлә - үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә.
  • Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.
  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.
  1. Иярченле кушма җөмлә - бер җөмләнең икенчесенә ияреп килүе белән оешкан җөмлә.

Бәйләүче чараларының төренә карап:

  • аналитик;
  • синтетик.

Мәгънәсенә карап:

  • иярчен ия;
  • иярчен хәбәр;
  • иярчен тәмамлык;
  • иярчен хәл (иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире);
  • иярчен аныклагыч;
  • керешмә җөмләләр.
  1. Катлаулы кушма җөмлә:
  • күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;
  • күп иярченле катлаулы кушма җөмлә (тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә);
  • катнаш кушма җөмлә.

Лексик мәгънә

Билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге.

Лексика

Телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы.

Лексикография

Тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы.

Лексикология

Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

Макротопоним

Кулланылыш даирәсе ягыннан киң катлауга билгеле зур географик объект атамасы.

Метафора

Бер предмет атамасын билгеле бер төс, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү.

Метонимия

Ике предметның янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән троп.

Микротопоним

Зур булмаган географик объектларның чикле территориядә таралган атамалары.

Модаль сүзләр

Җөмләдә кереш сүз вазифасында йөрүче сүзләр: әйе, әлбәттә, дөрес, дөрестән дә, һичшиксез, нигездә, асылда, чынлыкта, чынлап та, ихтимал, мөгаен, ахры, ахрысы, хәер, имеш, мәсәлән, янәсе, зинһар, ниһаять, димәк, югыйсә, гадәттә, гомумән һ.б. Алар фикер чыганагын раслый яки икеләнү, ихтималлык төсмерен белдерә. Җөмлә кисәге булмый. Модаль сүзләр җөмләдә кереш сүз булып килә, әмма һәр кереш сүз модаль сүз була алмый.

Морфема

Сүзнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге.

Нейтраль лексика

Аерым бер стильгә беркетелмәгән, төрле стильләрдә синонимнары булган, стилистик бизәкләрдән азат сүзләр.

Неологизм

Мәгънәсе яки сүз үзе аерым бер чорда яңа саналган пассив сүзлек составының бер берәмлеге.

Төрләре:

  1. лексик неологизм;
  2. лексик-семантик неологизм;
  3. лексик-грамматик неологизм;
  4. окказионализм.

Ойконим

Барлык төр торак атамаларын белдерү өчен кулланыла торган топонимның бер төре.

Оксюморон

Антономик мөнәсәбәткә корылган стилистик чара; мәгънәләре белән логик каршылыклы сүзләрнең ярашып, бер сүз тезмәсе хасил итүе.

Омоним

Бертөрле язылыш, әйтелеш, гамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.

Төрләре:

  1. Саф лексик омонимнар – теләсә нинди фонетик һәм грамматик шартларда аваз составы бер-берсенә охшаш кала торган берәмлекләр.
  2. Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр.
  3. Омографлар – язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр.
  4. Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр.

Ономастика

Тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Ороним

Ландшафт, рельеф атамалары.

Орфоэпия

Нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләренең җыелмасы.

Орфография

Телдәге сүзләрне дөрес язуның гомуми кабул ителгән кагыйдәләр системасы.

Орфографик принциплар:

  1. Фонетик принцип – сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп бару.
  2. Морфологик принцип – морфемаларның бөтенлеген саклап язу.
  3. Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу.
  4. График принцип – рус алынмаларын һәм интернациональ сүзләрне чыганак телдәгечә язу.
  5. Экономия принцибы.

Дифференцияләнгән язылыш - омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кулланыла (байрак (знамя) – баерак (бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсе), өч аяк – өчаяк (болай язмасак, мәгънә бутала)).

 

Пароним

Яңгырашлары ягыннан якын, бер тамырдан булган, мәгънәләре белән аерыла торган сүзләр.

Пассив лексика / пассив сүзләр

Көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә урнашырга өлгермәгән сүзләр (искергән сүзләр, неологизмнар).

Полисемия

Сүзнең ике яки аннан да күбрәк мәгънәгә ия булуы.

Профессиональ лексика / һөнәри лексика

Билгеле бер белгечлеккә караган кешеләр телендә кулланыла торган, шул өлкәдә көнкүреш һәм экспрессив-образлы саналган махсус сүзләр, сүзтезмәләр җыелмасы.

Рәвеш

Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме. Төрләнми. Күбесенчә, фигыльне ачыклый һәм хәл булып килә. Сыйфат яки рәвешне ачыклап килергә мөмкин. Рәвешләрнең күпчелеге аерым сүз төркемнәренең теге яки бу рәвештә катып калу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Төркемчәләре:

  1. саф рәвешләр;
  2. күләм-чама рәвешләре;
  3. охшату-чагыштыру рәвешләре;
  4. вакыт рәвешләре;
  5. урын рәвешләре;
  6. сәбәп-максат рәвешләре.

Сан

Әйбернең санын, исәбен, микъдарын белдерә торган сүзләр. Ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булып килә. Җөмләдә күбрәк исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала.

Сан төркемчәләре:

  1. микъдар саны;
  2. тәртип саны;
  3. бүлем саны:
  4. чама саны:
  5. җыю саны.

Семантика

  1. Мәгънә.
  2. Телдә һәм сөйләмдә эчтәлек (мәгънә) белдерү юнәлешен өйрәнә торган тел белеме тармагы.

Семасиология

Сүзнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган лексикология тармагы.

Сингармонизм / сузыклар гармониясе

Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары.

  1. Рәт гармониясе – сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыклар рәте буенча ярашалар.
  2. Ирен гармониясе – сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешеле ирен сузыклары [о],  [ө] килгәндә, калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларының алар йогынтысында иренләшүе.

Рәт гармониясе сакланмаган очраклар:

  • кушма сүзләрдә;
  • алынма сүзләрдә;
  • кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә;
  • -су кушымчасы һәм –мыни сорау кисәкчәсе кергән сүзләрдә.

Синекдоха

Сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү.

Синонимнар

Мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын торган сүзләр.

Синонимик оя – бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме.

Доминанта сүз - синонимик оядагы сүзләрне берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз.

Синонимнарның төрләре:

  1. идеографик синонимнар;
  2. стилистик синонимнар;
  3. эмоциональ-экспрессив синонимнар;
  4. абсолют синонимнар.

Синтагма

Сөйләмнең интонацион-мәгънәви буыны.

Стиль

Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының теге яки бу төре һәм шуңа хас үзенчәлекләр.

Сузык авазлар

Телнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап:

  1. түбән күтәрелешле: [а, ә];
  2. урта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э, о];
  3. югары күтәрелешле: [у, ү, и, ы]

Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча:

  1. алгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары
  2. арткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.

Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап:

иренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э]

Сүз төркемнәре

Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр.

Телебездә барлыгы 13 сүз төркеме бар.

  1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре (чынбарлыкта булган әйберләрнең, күренешләрнең безнең аңда булган төшенчәләрен белдерүче сүзләр):
  1. исем;
  2. сыйфат;
  3. рәвеш;
  4. сан;
  5. алмашлык;
  6. фигыль;
  7. аваз ияртемнәре.
  1. Бәйләгеч сүз төркемнәре (сөйләмдә мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче сүзләр):
  1. бәйлек;
  2. теркәгеч.
  1. Хәбәрлек сүзләр.
  2. Модаль сүз төркемнәре (сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр):
  1. модаль сүз;
  2. ымлык;
  3. кисәкчә.

Сүз ясалыш ысуллары

  1. Морфологик юл – сүзгә кушымчалар ялгап яңа сүз ясау.
  2. Синтаксик юл – аерым сүзләрнең ниндидер бер бәйләнешләре нигезендә яңа сүз ясалу.
  3. Морфологик-синтаксик юл / конверсия – бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү нәтиҗәсендә яңа сүз ясалу.
  4. Лексик-семантик юл – сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнеп яңа сүз ясалу.
  5. Фонетик юл – аерым авазлары, я басымы үзгәреп, яңа мәгънәле сүз ясалу.

Сүзлекләр

  1. Энциклопедик / күпкырлы.
  1. Универсаль.
  2. Махсус.
  1. Филологик .
  1. Тәрҗемәи сүзлекләр.
  2. Бер тел сүзлекләре:
  1. аңлатмалы сүзлекләр;
  2. алынмалар сүзлеге;
  3. синонимнар сүзлеге;
  4. этимологик сүзлек;
  5. диалектологик сүзлек;
  6. фразеологик сүзлек;
  7. орфографик сүзлек;
  8. терминнар сүзлеге;
  9. ономастик сүзлек.

Сүзтезмә

Мөстәкыйль мәгънәле кимендә ике сүзнең, ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, билгеле бер төшенчәне белдерүе.

Компонентлары арасындагы бәйләнешләрнең тотрыклылыгына карап:

  • ирекле сүзтезмә;
  • фразеологик сүзтезмә була.

Төзелеш буенча:

  1. Гади сүзтезмә (ике мөстәкыйль сүз катнашкан сүзтезмә).
  2. Катлаулы сүзтезмә (икедән артык мөстәкыйль сүздән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә).

Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап:

  1. фигыль сүзтезмә;
  2. исем сүзтезмә;
  3. сыйфат сүзтезмә;
  4. сан сүзтезмә;
  5. алмашлык сүзтезмә;
  6. рәвеш сүзтезмә;
  7. хәбәрлек сүзле сүзтезмә.

Сүзтезмә составындагы сүзләрне бәйләүче чаралар:

  • кушымчалар;
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
  • ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
  • янәшә тору чарасы;
  • кабатлаулар.

Сыйфат

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме. Исемне ачыклап килә, сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә. Белдерә торган мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләренә карап икегә бүленә:

  1. Асыл сыйфат предметның төп билгесе белдереп, аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклый: кызыл, биек, озын.
  2. Нисби сыйфат бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтә: кышкы, әдәби, сәяси.

Предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын белдерүенә карап:

  1. гади дәрәҗә;
  2. чагыштыру дәрәҗәсе;
  3. артыклык дәрәҗәсе;
  4. кимлек дәрәҗәсе.

Тарихи сүз

Кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет-күренешләрнең атамалары.

Тартык авазлар

Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.

  1. Ясалу урыннары буенча:

- ирен-ирен тартыклары: [w, б, п, м];

- ирен-теш: [в, ф];

- тел алды: [д, т, с, з, ж, ш, щ, ч, җ, л, н, р];

- тел уртасы: [й];

- тел арты: [к, г];

- кече тел (увуляр): [къ, гъ, ң, х];

- бугаз (ларингаль): [ ﺀ (һәмзә) ];

- фарингаль (йоткылык): [һ].

  1. Ясалу ысулы буенча:

- йомык тартыклар [б, п, т, д, к, г, ц, щ, къ, (һәмзә)];

- ярым йомык [м, н, л, ң];

- өрелмәле (спирант, фрикатив): [в, ф, с, з, ч, ж, ш, й, җ, w, х, һ, гъ];

- калтыраулы [р].

3. Артикуляцион яктан:

- борын тартыклары: [м, н, ң];

- авыз тартыклары: калган 25 се.

 4. Акустик яктан:

- сонор тартыклар: [р, й, м, н, л, ң, w];

- шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.

Тартым

Исемнәрнең, махсус кушымчалар ярдәмендә, предметның сөйләүчегә, затның башка предметка, затка караганын белдерүче грамматик категория.

  1. I зат берлектәге тартым.
  2. II зат берлектәге тартым.
  3. III зат берлектәге тартым.
  4. I зат күплектәге тартым.
  5. II зат күплектәге тартым.
  6. III зат күплектәге тартым.

Тартым төшенчәсе 4 төрле юл белән белдерелә ала:

- тартым кушымчалары ярдәмендә;

- зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары ярдәмендә;

- зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары яки исемнәр ярдәмендә;

- -ныкы, -неке кушымчалы сүз ярдәмендә.

Тәмамлык

Җөмләнең процесс белдерүче кисәгенә ияреп, эшнең объектын, үтәүчене, билгеле бер хәл кичерүче әйберне, затны белдерүче иярчен кисәге.

Төрләре:

  1. туры тәмамлык;
  2. кыек тәмамлык.

Текст

Сөйләмнең мәгънәви, логик, коммуникатив, структур-грамматик, интонацион яктан оешкан иң зур берәмлеге.

Өлешләре:

  • башлам өлеше;
  • төп өлеш;
  • бетем/йомгаклау өлеше.

Теркәгеч

Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.

  1. Тезүче теркәгечләр:
  • җыючы - һәм, да/дә, та/тә, вә, янә, тагы(н), ни...ни;
  • каршы куючы – ләкин, вәләкин, әмма, тик, фәкать, бәлки, ә, исә, мәгәр, бары;
  • бүлүче – я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле.
  1. Ияртүче теркәгечләр: чөнки, гүя, гүяки, ки, әгәр, гәрчә, ягъни, әйтерсең, диярсең, аеруча, бигрәк тә һ.б.

Термин

Төшенчә һәм предметларны төгәл атый торган бер мәгънәле сүз яисә сүзтезмә.

Терминология

Аерым бер фән яисә профессиягә кагылышлы терминнар җыелмасы.

Топоним

Ономастиканың географик объект атамаларын, аларның килеп чыгышын, төзелеш-ясалышларын, кулланылыш үзенчәлекләрен, таралыш даирәсен өйрәнә торган тармагы.

Троп

Сөйләмнең сәнгатьлелеген, образлылыгын арттыру максатыннан күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр яисә сүзтезмәләр.

Халыкара лексика

Мәгънәсе тәрҗемәсез аңлашылып, кардәш булмаган берничә телдә кулланыла, тормышның төрле өлкәләренә карый торган сүзләр.

Фигыль

Зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр. Барлык фигыльләр барлык-юклыкта килә, юнәлеш, дәрәҗә белән төрләнә. Заман белән хикәя фигыль һәм сыйфат фигыльләр генә төрләнә.

  1. Затланышлы (зат белән төрләнә торган) фигыльләр:
  • хикәя фигыль;
  • боерык фигыль;
  • шарт фигыль;
  • теләк фигыль.
  1. Затланышсыз (зат белән төрләнми торган):
  • исем фигыль;
  • сыфат фигыль;
  • хәл фигыль;
  • инфинитив.

Фигыль юнәлешләре

Эшнең үтәүчегә, үтәүченең эшкә мөнәсәбәтен белдерә.

  1. Төп юнәлеш (үтәүче эшне үзе башкара): кушымчасы юк.
  2. Кайтым юнәлеше (эш үтәүченең үзенә кайта, үзе өчен башкара): -н, -ын, -ен.
  3. Төшем юнәлеше (үтәүче читтә була, аның эше кешегә яки предметка читтән төшә): - л, -ыл, -ел.
  4. Уртаклык юнәлеше (үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли): -ш, -ыш, -еш.
  5. Йөкләтү юнәлеше (үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була): -дыр, -дер, -тыр, -тер, -т  һ.б.

Юнәлеш кушымчалары фигыльгә бер-бер артлы да ялганып килә алалар: ки-ен-дер-т, ал-дырт-ыш, яз-дыр-т-тыр, сөйлә-ш-т-ер. Фигыльләрнең юнәлешен дөрес билгеләү өчен, аларның җөмләдәге мәгънәсенә карарга кирәк.

Фигыльдә дәрәҗә белдерү

Эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә.

  1. –гала/-гәлә, -кала/-кәлә кушымчасы эшнең кабатлануын белдерә.
  2. -штыр/-штер, -ыштыр/-ештер кушымчасы эшнең сирәк-мирәк булуын белдерә.
  3. –ынкыра/-енкерә, -нкыра/-нкерә кушымчасы эшнең тулы булмавын белдерә
  4. –ымсыра/-емсерә, -мсыра/-мсерә кушымчасы эшнең кимлеген белдерә.

Фигыльдә заман формалары

Хикәя фигыльнең заман формалары:

  1. Хәзерге заман.
  2. Үткән заман:
  1. билгеле үткән заман;
  2. нәтиҗәле (билгесез) үткән заман;
  3. тәмамланмаган үткән заман;
  4. күптән үткән заман;
  5. кабатлаулы үткән заман;
  6. киләчәк үткән заман.
  1. Киләчәк заман:
  1. билгеле киләчәк заман;
  2. билгесез киләчәк заман.

Сыйфат фигыльнең заман формалары:

  1. хәзерге заман сыйфат фигыль;
  2. үткән заман сыйфат фигыль;
  3. киләчәк заман сыйфат фигыль: беренче төр, икенче төр, өченче төр.

Фонема 

Сүзләрне төзү өчен хезмәт итә торган бүтән бүленмәүче иң кечкенә аваз берәмлеге.

Фонетика

Тел белеменең авазларны, аларның үзгәрешләрен өйрәнә торган тармагы.

Фонология

Авазларны аларның функцияләре ягыннан өйрәнү фәне. Бу фәннең өйрәнү объекты – фонемалар.

Фразеологик әйтелмә

Мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтен, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә. Төрләре:

  1. фразеологик ныгытма;
  2. фразеологик бердәмлек;
  3. фразеологик тезмә.

Фразеология

  1. Телнең фразеологик әйтелмәләр җыелмасы.
  2. Лексикологиянең таркалмый торган сүзтезмәләрне, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнә торган тармагы.

Хәбәр

Җөмләнең ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәге.

Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап:

  • фигыль хәбәр;
  • исем хәбәр.

Төзелеш ягыннан:

  • гади хәбәр;
  • тезмә хәбәр;
  • кушма хәбәр.

Хәбәрлек сүзләр

Сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, рөхсәт итү, тыю, раслау яки кире кагу кебек мәгънәләрне һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр (мөмкин/мөмкин түгел, ярый/ярар/ярамас/ярамый, кирәк/кирәкми, тиеш/тиешсез, бар, юк).  Еш кына сан, тартым, килеш, заман, зат-сан кушымчалары белән кулланыла, җөмләдә күбесенчә хәбәр һәм башка җөмлә кисәкләре була ала.

Хәл

Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәге.

Мәгънәләре ягыннан төрләре:

  1. үрын хәле;
  2. вакыт хәле;
  3. сәбәп хәле;
  4. максат хәле;
  5. рәвеш хәле;
  6. күләм хәле;
  7. шарт хәле;
  8. кире хәл.

Цифрлар

Санның шартлы билгеләре.

  1. Гарәп цифрлары: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 0.

Зуррак, укуны җайлаштыру өчен, саннар цифр+сүз ярдәмендә языла ала. Гадәттә ул меңнән башлана.

  1. Рим цифрлары:  I – 1,  V – 5,  X – 10,  L – 50,  C – 100,  D – 500, M – 1000.

Шушы билгеләр ярдәмендә дүрт меңгә кадәр булган саннар күрсәтелә. Бер үк билге рәттән өч тапкырдан артык куелмый. Алар, башлыча, гасыр, безнең эра елларын күрсәтү, числода, ай санын язуда, сыйныф, разряд, категория, отряд, әсәр томнары кебек саннарны күрсәтү өчен кулланыла.

Чит сөйләм

Автор сөйләменә килеп кергән башка кеше сөйләме.

Формалары:

  1. туры сөйләм (диалог, монолог, цитата);
  2. кыек сөйләм;
  3. уртак сөйләм.

Ымлык

Кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләр. Төрләнми, кайберләре яңа сүз ясауда катнаша.

Төрләре:

  1. Эмоциональ ымлыклар /хис-тойгы, кичерешләрне белдерүче ымлыклар (аһ, ай-һай, ура, и-и-и, и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм, фу, әй, һа, һе, их, эх, ах, аһ, о, о-о, эһе, э, э-э, ух, һи, чү). Уңай һәм кире кичерешне белдерергә мөмкин.
  2. Императив ымлыклар / теләк-ихтыярны белдерүче ымлыклар. Боеру, тыю, чакыру, әйдәү, эндәшү, таләп итү мәгънәләре хас (әйдә, алло, чү, тсс, һайт). Кошларны, хайваннарны чакыру, куу, куркыту сүзләре (на-на-на, маһ-маһ, көш-көш, тпру, пес-пес, прс-с-с).

Әдәплелек, итагатьлелекне белдерә торган сүзләр (рәхмәт, исәнме(-сез), саумы(-сыз), сау бул(-ыгыз), хуш(-ыгыз), рәхим ит(-егез), гафу ит(-егез) һ.б.) ымлык дип карала. Аерым сүзләр, сүзтезмәләр, хәтта җөмләләр дә, үз мәгънәләрен югалтып, ымлык буларак кулланыла: пәрәмәч, бәлеш, әнекәйгенәм, әтәч, мур кыргыры, Аллам сакласын, пычагым һ.б.

Эвфемизм

Әхлак һәм сөйләм кануннарына туры килми торган сүзләр, әйтелмәләр урынына кулланыла торган берәмлекләр.

Экзотик сүз

Аерым бер милләтнең, халыкның көнкүреш әйберләре, кием-салым, йола-гадәт атамалары.

Эндәш сүз

Сөйләм төбәлгән затны белдереп килгән сүз.

Этимология

  1. Сүзнең килеп чыгышын һәм мәгънә үсешен өйрәнә торган фән.
  2. Сүзнең килеп чыгышы.

Этноним

Төрле этник төркемнәрнең исем-атамалары.

Этнонимика

Ономастиканың этнонимнар барлыкка килүен, таралышын, кулланылышын һәм төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Ялгызлык исемнәр

  1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре.
  2. Кушаматлар.
  3. Географик атамалар.
  4. Газета, журнал, китап исемнәре.
  5. Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре.
  6. Мактаулы исемнәр.
  7. Кинофильм, спектакль исемнәре .
  8. Учреждение, предприятие, күмәк хуҗалык һ.б. исемнәр.

Ярдәмче фигыльләр

  1. Иде (кушма хәбәрләр ясауда катнаша).
  2. Икән.
  3. Имеш.
  4. Ит- (и- тамырыннан ясалган йөкләтү юнәлешендәге ярдәмче фигыль тезмә фигыльләр ясауда катнаша).
  5. Бул (тезмә фигыльләр ясауда катнаша).
  6. Кыл (тезмә фигыльләр ясауда катнаша).


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

КЫСКА ИЗЛОЖЕНИЕ ЯЗУ Беренче әзерлек этабы: текст өстендә эшләү

Слайд 2

Текстны укыйбыз Төп тема һәм фикерне билгелибез. Әсәр нәрсә турында? Автор ни әйтергә теләгән? Микротемаларны билгелибез. Компрессия (кысу ) алымы нигезендә, тексттагы сүз, сүзтезмә яки аерым җөмләләрне билгеләп чыгабыз. Төрле алымнар кулланабыз ( төшереп калдыру, алыштыру һәм берләштерү) Тикшерәбез: микротемалар бармы? Бер-берсе белән бәйләнгәнме? Автор фикере сакланамы?

Слайд 3

КОМПРЕССИЯ ( КЫСУ) АЛЫМЫ ТӨШЕРЕП КАЛДЫРУ КАБАТЛАНГАН СҮЗЛӘРНЕ СИНОНИМ СҮЗЛӘРНЕ АНЫКЛАГЫЧЛАРНЫ, АЧЫКЛЫК КЕРТКӘН СҮЗЛӘРНЕ ӨСТӘЛМӘЛӘРНЕ

Слайд 4

АЛЫШТЫРУ ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРҮ СҮЗ БЕЛӘН ҖӨМЛӘНЕҢ ФРАГМЕНТЫН СИНТАКСИК СИНОНИМ БЕЛӘН ҖӨМЛӘНЕҢ ӨЛЕШЕН КҮРСӘТҮ ҺӘМ БИЛГЕЛӘҮ АЛМАШЛЫГЫ БЕЛӘН КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ГАДИГӘ ӘЙЛӘНДЕРҮ ТУРЫ СӨЙЛӘМНЕ КЫЕККА ӘЙЛӘНДЕРҮ

Слайд 5

БЕРЛӘШТЕРҮ БЕРНИЧӘ ГАДИ ҖӨМЛӘНЕ БЕРЛӘШТЕРҮ

Слайд 6

КИҢӘШЛӘР ТЕРӘК СҮЗЛӘРНЕ БЕРЕНЧЕ КАТ УКЫГАНДА ЯЗЫП БАР