Дәрестән тыш эшчәнлек
Дәрестән тыш эшчәнлек:
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.53 МБ | |
| 66 КБ | |
| 41.14 КБ | |
| 13.8 КБ | |
| 183 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1 Сентября – Урок Мира! «Мир под чистым небом, ярким солнцем и созвездием добра!»
1 Сентября 2004 года Террористический акт в средней школе №1 города Беслан Северной Осетии
«Древо скорби» в Беслане
Минута молчания
1 Сентября 1939 года Начало 2 Мировой войны с фашизмом
1 Сентября 1939 года Война с фашизмом началась с Глейвицкой провокации. Операция «Консервы» послу жила поводом к нападению Германии на Польшу. Закончилась война только 2 сентября 1945 года.
Единодушны люди доброй воли Мы против сил войны встаем стеной, – И никому на свете не позволим В пучину бедствий ввергнуть шар земной.
Летите, голуби, летите, Несите Миру наш привет!
1 Сентября 1985 года В Атлантическом океане обнаружены обломки лайнера «Титаник»
Это произошло 15 апреля 1912 года
«Непотопляемый» столкнулся с айсбергом и через 2 часа 40 минут затонул
Кадры из фильма «Титаник»
… обнаружили в 325 милях западнее канадского острова Ньюфаунленд на глубине 3750 метров…
1 Сентября 325 года Решение Вселенского собора в Никее о переносе начала Нового года с 1 марта на 1 сентября
Указ Петра 1 «О праздновании Нового года» 1699 год длился всего 4 месяца. Новый 1700 год праздновали 1 января. Впервые в России появилась нарядно украшенная елка
1 сентября 1910 года 100 лет назад открылась первая русская фабрика граммофонных пластинок- Апрелевский завод грампластинок
1 сентября 1969 года Рождение ВИА «Песняры»
1 сентября Андрей Именины Тимофей Николай Фекла
Сегодня день рождения нашего одноклассника — Вани Жегалина
1 сентября 1964 года Впервые вышла в эфир передача «Спокойной ночи, малыши»
1 сентября 1874 года Основание шахтерского города Снежное
Название город получил от Екатерины 2, которая проезжая в этих краях, воскликнула: «Какое снежное место!» Легенда
1 Сентября – День Знаний!
1 сентября 1984 года Указ Верховного Совета СССР: «Учредить официально праздник «День Знаний» - 1 сентября»
Начался учебный год Часики затикали. А меня гнетет вопрос: Скоро ли каникулы?
1 сентября 2011 года – МОУ «Средняя школа №11» Школа моя величаво Смотрит на мир с высоты Здесь моей песни начало Здесь расцветают мечты!
Предварительный просмотр:
Тема: Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының...
|
Максат: укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәллек сыйфатлары тәрбияләү; толерант шәхес тәрбияләү.
Җиһазлау: “Дөньялар тик имин булса гына” (Р. Яхин көе, Р. Байтимеров сүзләре) җырлары (дискта); проектор; биремнәр язылган карточкалар;
Дәрес барышы.
“Ватаным Татарстан” җыры язмасын тыңлау.
-Укучылар, бу җыр сездә нинди тәэсир калдырды? Нәрсә турында ул?
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
-Туган ил, Ватан төшенчәләре нәрсәне аңлата?
-Кеше өчен туган илнең (ватанның) кыйммәте нәрсәдә?
-”Туган ил - ул синең бишегең. Ә туган өйдә барысы да шома гына һәм яхшы гына булып бетә алмый. Безнең үз бәлаларыбыз һәм үз кайгыларыбыз бар... Онытма: алар синең туган өең бәлаләре һәм кайгылары” ( В. Сухомлинский). Бу сүзләр сезгә ни хакында сөйли?
-Бөек язучы М. Шолохов: “Туган ана кебек безне ашаткан, эчерткән илне ярату – һәркемнең изге бурычы,”- дип язды. Сез туган илгә мәхәббәтне ничек күзаллыйсыз?
-Граждан, гражданчылык сүзләренең мәгънәсен аңлатыгыз.
-Кем ул патриот? Патриот нинди булырга тиеш? Тыныч тормышта патриот булу нидән гыйбәрәт?
Укытучы. Туган-үскән ягына, туган җиренә мәхәббәт һәркемнең йөрәк түрендә урнашкан. Борынгы заманнардан ук бу мәхәббәт кешеләрнең, үз гомерләрен аямыйча, туган илен якларга әзер булуында чагыла. Илебезнең тарихына күз салсак, без моңа бик күп дәлилләр дә табарбыз.
Сугыш – дәһшәтле, куркыныч, кырыс күренеш. Ләкин җирдә ачу, нәфрәт, үчләшү кебек яманлыклар белән янәшәдә генә сугыш та сагалап йөрүен дәвам итә. Сугыш илгә афәт алып килә: күпме гомерләр киселә, кан коела...
Бөек Ватан сугышы. Дәһшәтле сугыш көннәрендә фронтта да, тылда да халык туган иленә, җиренә булган чиксез мәхәббәтен, эчкерсезлеген, көчлелеген, дошманына карата аяусызлыгын күрсәтте. Халык ил-җир өчен көрәште һәм эшләде. Совет халкы көчле патриотизмы бәрабәренә әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыкты.
Проекторда язу күрсәтелә.
Укучы. Ватанны саклап калу, фашистлардан изге туган җирләрен таптатмау максаты белән Татарстаннан 560 000 кеше китә. Шуның 250 000 каты бәрелешләрдә һәлак булды. Мөслим районыннан 8140 кеше киткән, шуларның 4164е әйләнеп кайта алмады. Урәзмәт авыл советы территориясеннән фронтка 628 якташыбыз китә, шулардан 367се яу кырларында ятып кала. Туган җирләренә җиңү шатлыгын барысы 261 якташыбыз алып кайта.
Укытучы. Балалар, сезнең якын кешеләрегез арасында да иле, халкы җилкәсенә төшкән авырлыкны җиңүгә үз өлешен кертергә теләп, шатлыклы көннәрне якынайту өчен фронтка китүчеләр булгандыр?
Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйлиләр.
Укытучы. Бөек Җиңүгә быел 66 ел була. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннары-
быз сафлары сирәгәя бара. Бүгенге көндә авылыбызда яшәүче ветераннарны барлап китик әле. Кемнәр алар?
Укытучы. Урәзмәт мәктәбендә белем алган, чыгышы белән Бүләк авылыннан булган ветераныбыз Илдар абый Маннанов турында да сөйләми мөмкин түгел. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучы батыр якташыбыз турында ниләр беләбез без?
Проекторда И. Маннанов турында материаллар бирелә. Укучылар И.Маннановның тормыш юлы турында, аның батырлыгы турында сөйлиләр.
Укучы. Сугыш тавышлары күптән тынды,
Төзәлделәр җирнең яралары,
Әтиләрнең окопларын сөреп,
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды, ләкин
Күңелләрдә шомы яши һаман.
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган.
Укытучы. Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә кояш балкыды. Ләкин тормыш дигәнең бер яклы гына түгел шул. Сугыш бер мизгелдә бар уй-хыялларны челпәрәмә китерде. Ул афәттән күңелдәге эзләр төзәлеп җитәргә дә өлгермичә, кабаттан яңарып, ярага тоз сипкәндәй булды. Тагын сугыш, тагын канлы бәрелешләр... Илебездәге барлык кешене дә сискәндергән, сагаерга мәҗбүр иткән, аналарның төн йокыларын качырган Әфган сугышы. Бу көннәрне онытырга безнең хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. “Әфган кызалакларының” кара таҗы Мөслим җиренә дә очып кунды, бу якка да кургаш табутлар кайтты. Әлеге сугышта һәлак булган егетләрнең исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Проекторда И. Шәйхелмәрданов турында материаллар бирелә.
Мәктәпнең ишеген ачып керүгә түрдә мемориаль такта: ”Бу мәктәптә Әфганстан Республикасында һәлак булган, батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Шәйхелмәрданов Илмир Зинир улы укыган”,- дип язылган анда.
Укучы Илмир Шәйхелмәрданов турында сөйли.
Укытучы. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны да бихисап. Якташларыбыз арасында бу сугышта катнашучыларны кемнәрне беләсез?
Укучылар. Урәзмәт авылы егетләре Нургалиев Ильяс, Афзалов Айрат, Хөсәенов Әзһәм, Бүләк авылы егетләре Исламов Фәрит, Нәбиев Динәис, Абубакиров Фәндүс (ул бүген безнең арада юк инде).
Укытучы. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.
1994нче елның декабрь ае. Чечня. Тагын сугыш, кан коеш, вакытсыз өзелгән гомерләр... Тыныч тормышта матур итеп яшәргә планнар корып, киләчәккә зур өметләр баглаган батыр ир-егетләр кулларына корал тотып хәрби бурычларын үтәделәр. Чәчән җирендә барган бу сугышта якташларыбыз Бәхтиев Илвир, Кәримов Ильяска да катнашырга туры килде.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын! Яшь егетләрнең гомерләре өзелмәсен, ата–аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләр гаебе белән кабына. Алар ялгышмасын иде.
Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән
Сугарылган була юл башы.
Матур көннәр, тыныч еллар гына
Булсын иде гомер юлдашы.
Укытучы. Үз улларыма карыйм да әнкәйнең абыемны аркасыннан сөеп еш кына әйткән сүзләрен искә төшерәм: “Ат бәйләргә алтын баганам бар”. Өч кызы янында үскән бердәнбер улын киләчәктә үзе өчен генә түгел, иле өчен дә таяныч, яклаучы, саклаучы булачагын күзаллаган икән ул. Халык элек-электән ир-егетләргә илнең иминлеген саклаучы итеп караган.
Төркемнәрдә эш.
Бирелгән мәкальләрнең мәгънәсен аңлатыгыз:
1. Ил барда ир хур булмас,
Ир барда ил хур булмас.
Иленнән аерылган, канаты каерылган.
2. Ил язмышы ир кулында.
Иле юкның көне юк.
Укытучы. Халык: ”Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый” – ди. Ватан алдында бурычны үтәүне ничек аңлыйсыз?
Укытучы. Һәр кешенең үз Ватаны, халкы, милләтенең бәхете өчен тырышуы, дәүләт кануннарына һәм әмерләренә буйсынуы, гаскәрдә хезмәт итүе – җаваплы вазифа, диелә Ислам дине нигезләрендә. Ватанны саклауда һәр кешенең җаны-тәне, малы белән дәүләткә ярдәм итәргә тиешлеге Корьәндә һәрдаим ассызыклана. Ватанны саклау, халыкның азат һәм ирекле яшәвен, тынычлыгын тәэмин итү өчен гаскәрдә хезмәт итү, бу эштә тәвәккәллек күрсәтү – һәр ватандашның вазифасы. Куркаклык, сугыш кырыннан качып китү, халыкка, Ватанга хыянәт, гафу ителмәслек иң хурлыклы, түбән дәрәҗәдәге гамәлләр буларак, диндә дә, халыкта да кискен гаепләнә һәм гафу ителми. Төрле сәбәпләр табып гаскәргә бармау чакырудан качып йөрү яки барганнан соң качып кайту – олы гөнаһ, түбәнлек, хурлык. Ислам нигезләрендә кисәтелгәнчә, дәүләт халык йөкләгән бурыч зур тырышлык, тәвәккәллек белән, җиренә җиткереп башкарылырга тиеш. Дәүләтнең дә үз чиратында, гаскәрнең абруен күтәрү, анда әхлакый-хокукый тәртип урнаштыру – мөһим шарт.
Укытучы. Өй эшен тикшереп китик. Әтиләрегез армия хезмәтендә булганмы? Бу турыда алар нинди фикерләр әйттеләр?
Укучылар әтиләре белән булган әңгәмәләре турында, аларның киңәшләре турында сөйлиләр.
Укучы. Туган илне саклау – ирләр эше,
Без акларга тиеш өметне.
Мактау белән телгә ала һәркем,
Ил саклаучы дигән егетне.
Әйе, ирләр эше илне саклау,
Безнең эшкә кызлар йөгермәс.
Шуны аңлый белгән егетләр дә
Беркайчан да сынмас, җиңелмәс!
Укытучы. Ил тынычлыгын һәрчак уяу саклаучы гаскәриләребез бар. Илдә яшәүче һәр кеше көненең һәр минутын тыныч үткәрсен өчен, балаларның шат көлү авазлары яңгырап торсын өчен, әниләр сабыйлары елмаюына куансын өчен армия сафларында хезмәт итүче ир-егетләребез тырыш хезмәтен куя. Безнең мәктәптә технология дәресләрен укыткан Гамиров Рафаэль абыегыз армия хезмәтендә булганда, бергәләп аңа хатлар язган идек. Аның армия хезмәте турында фикерләрен, киңәшләрен искә төшерегез әле.
Укучы. Рафаэль абый безгә солдат тормышының үзенчәлекләре турында язган иде. “Һәрбер солдат нәрсәдер өчен җаваплы, - дип язган иде ул. - Армия ул кешенең ихтыярын формалаштыра, физик яктан ныгыта, армиягә барудан курыкмагыз... Егылган – солдат түгел, егылса да, тора белгән – солдат”.
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
1. Ватанны саклауга әзер булу – һәр кешенең иң төп әхлак сыйфатларыннан берсе ул. Аның нигезендә мораль – ихтыяр сыйфатлары, сәяси аңлылык, физик чыныкканлылык һәм махсус әзерлек җыелмасы ята. Мәктәптә укыганда Ватанны сакларга сез ничек әзерләнәсез?
2. ”Иң югары дәрәҗәдәге патриотизм – Ватанга файда китерү өчен чиксез тырышлык күрсәтү,” – дип язган Н. Чернышевский. Бу фикерләрне гамәлгә ашыру өчен сез нинди эшчәнлек күрсәтәсез?
Укытучы. Тынычлык ул – минем өстәмә бер
Гомерем һәм өмет, шатлыгым.
Туган илнең икмәк һәм тозы ул,
Бәхете ул дөнья халкының.
Аның өчен барлык көчем биреп
Көрәшмәсәм бүген әгәр дә,
Мин үземне әйтә алмас идем
Хаклымын дип җирдә яшәргә...
Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булсын өчен, сугышлар бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен кешеләр ничек яшәргә тиеш? Һәркайсыгыз хәзер җавапларыгызны менә шушы яфракларга язарсыз.
Язулы яфракларны агачка беркетегез. Сез санап киткән теләкләргә, кешеләрдә сез күрергә теләгән сыйфатларны нинди сүз белән берләштереп була? Ә хәзер бу агачка исем бирик инде. Әйе, бу Толерантлылык яки Тынычлык агачы. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр сез санап киткән теләкләрне истә тотып корылса, көннәр тыныч, дөньяда иминлек булыр.
“Дөньялар тик имин булса гына” җыры яңгырый.
Кулланылган әдәбият:
1. В. Казыйханов. “Әхлак дәресләре” – Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2004
2. “Патриотизм нәрсә ул?” – “Мәгариф” № 10, 2002 ел.
3. “Ил-җирне саклау – изге бурыч” – “Мәгариф” № 10, 2003 ел.
4. “Һәр тарафта – Җиңү шатлыгы, күңелләрдә - сугыш ярасы...” – “Мәгариф”№ 5, 2005 ел.
5. “Дөреслек бәхәстә туа” – “Мәгариф” № 2, 2006 ел.
6. З. Мансур ”Этаплар китабы”.
7. “Толерантность” - “Классный руководитель” № 4, 2006 год.
Хәерле сәгатьтә,хөрмәтле коллегаларым,кадерле балалар!
Әниләр, нәниләр борчылып,
Сөенеп көткән бер иртәдер.
Кулларда - чәчәкләр бәйләме,
Ул бәйрәм – беренче сентябрь !
Кешеләр бу таныш сукмактан
Ничәнче мәртәбә үткәндер.
Һәр елны үзенчә, яңача
Матур ул беренче сентябрь !
Мәктәбем елмаеп каршылый,
Бизәлеп, сөенеп көткәндер.
Шау-шулы чыңнарга күмелә
Һәр елны беренче сентябрь !
Халкымның тарихы бу көндә
Ничәмә буынга күчкәндер.
Китаплар , йөрәкләр, теләкләр
Кавышкан мизгел син, сентябрь!
Мәктәпле елларын йөрәккә
Салып күп балалар киткәндер...
Тик берәү-мөгаллим хәтерен
Яңарта беренче сентябрь.
Ил-көнгә гел теләп тынычлык,
Туган бу иң якты иртәдер!
Исән-сау белемнәр өстәргә
Насыйп ит,беренче сентябрь! Гөлнур Айзат
Предварительный просмотр:
Кичәнең барышы.
Азалия җыр
1 нче бала. Илзирә Без-татарлар, туган телебез- татар теле
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, иң-иң авыр хәлләрдә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.
2 нче Камилә Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
***
3 нче Әклимә Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
4 нче Гөлдания Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы кадерле сүз. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә. Шуңа күрә аны туган тел дип атый.
5 нче Ралинә
Без– татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без– татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без– татарлар!
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде.
6 нчы Язилә Без– татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Без– татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
7 нче Зәринә Без– татарлар:
Болгар татарлары,
Себер татарлары,
Нугай татарлары,
Типтәр татарлары,
Нократ татарлары,
Керәшен татарлары...
Тагын бик күп, бик күп татарлар.
Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә.
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер генә туган илебез.
8 нче укучы. Азалия
Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем,
Мин бит синнән илһам алам.
Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз– кешенең аерылгысыз юлдашы.
9 нчы укучы. Ралинә
Әткәм-әнкәм туып үскән,
Әби-бабай гомер кичкән.
Туган илем– татар җире,
Синнән матур ил бар микән?
10 нчы Әклимә Әгәр тарихка мөрәҗагать итсәк, 16-17 гасыларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән кулланылган.
11 нче Зәринә Борынгы татар халык җырлары үзләренең моңлы яңгырашы белән безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра.
(Татар халык җыры башкарыла).
–Сезгә тел турында бер риваять сөйләргә рөхсәт итегез.
...Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган һәм Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык хәзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан сораган:
–Ни өчен син һаман тел генә китерәсең?- дигән.
–Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың,– дигән Эзоп җавап итеп.-
Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар ?! Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның культурасы үсә. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, шатлык- сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!
12 нче Язилә Составында йөз меңләгән сүзләре булган телебезгә әкренләп югалу, бетү, куркынычы яный башлады. Бу хәл бер генә кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел.
13 нчы Азалия Безнең татар яшьләре арасында ана телен белмәгәннәре биниһая күп. Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, әһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә кирәк.
14 нче укучы. Камилә
Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем.
15 нче укучы Гөлдания
Җырларның да иң яктысы синдә генә.
Уйларың да иң яктысы синдә генә.
Туган илнең, туган телнең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!
16 нчы Илзирә Һәрберебеңнең туган телдә матур һәм дөрес итеп өйләшә белүен телибез. Туган телебе-ана телебез безнең өчен иң кыйммәтле хәзинә.
1 нче Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине,
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
***
2 нче Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән белән бергә сине.
Төрмәдәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле!
***
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыкты кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй, син, батыр татар теле!
***
1 нче укучы.
Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем,
Мин бит синнән илһам алам.
2 нче укучы.
Әткәм-әнкәм туып үскән,
Әби-бабай гомер кичкән.
Туган илем– татар җире,
Синнән матур ил бар микән?
3 нче укучы.
Мәчетләрнең очларында
Янып торган ярым айга
Карап, дога пышылдыймын:
“Иман китер имансызга”
4 нче укучы.
Үз телемдә шигыйрь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем– Татарстан,
Мин дә синең газиз балаң.
5 нче укучы.
Һәркемгә дә иң газиз тел– ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле–
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,
Әниләрнең бәллүр җыры, бәллүр көе.
6 нчы укучы.
Ана телем, сине өзелеп яратканга,
Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә– үткен кылыч,
Балдай таталы– дуслар белән сайрашканда.
7 нче укучы.
Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,
Сусаганда эссе чүлдә су табасың;
Алышларда арысланга тиңдәш итеп,
Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.
8 нче укучы.
Җырларның да иң яктысы синдә генә.
Уйларың да иң яктысы синдә генә.
Туган илнең, туган телнең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!
9 нчы укучы.
Кайчагында адашкандай булам да мин,
Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен,
Туган телем балкыта да барыр юлны,
Күз алдында ярылып ята кыйблам минем.
10 нчы укучы.
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
11 нче укучы.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
2 нче а.б.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм- әнкәмнең тел...-,
Дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарылып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата– бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеген бирә.
2 нче а.б. Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз– кешенең аерылгысыз юлдашы.
1нче а.б. Хәзерге вакытта җир шарында 5500 тел бар дип исәпләнелә. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә (гарәп, рус, немеө, инглиз, франөуз, итальян, испан, португал, кытай, япон, татар, урду, бенгал, һинд) дөнья халкының 70 проценты сөйләшә.
2 нче а.б.Әгәр тарихка мөрәҗагать итсәк, шундый кызыклы гына фактларга тап булабыз. 16-17 гасыларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халыкара әһәмияткә ия булган.
1нче а.б. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпмеизелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.
2 нче а.б. Борынгы татар халык җырлары үзләренең моңлы яңгырашы белән безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра. (Татар халык җыры башкарыла).
–Сезгә тел турында бер риваять сөйләргә рөхсәт итегез.
...Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган һәм Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык хәзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан сораган:
–Ни өчен син һаман тел генә китерәсең?- дигән.
–Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың,– дигән Эзоп җавап итеп.-
Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар ?! Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның культурасы үсә. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, шатлык- сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!
1нче а.б. Телне кем боза соң? Шул турыда уйланып карыйк әле. (Бер укучы Вил Казыйханованың “И родной тел” дигән шигырен укый.)
И родной тел, и красивый,
Мамам, папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы
***
Бу язакта коляскада
Мамам сказка көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
***
А потом ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
***
Почему ңе нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр.
***
Говорят, син Мамай теле,
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя и хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.
***
Вузга поступать иткәндә
Говорят, син кирәкми.
Дальше-больше жить иткәндә
Нужен ли ты, вряд ли.
***
И родной тел, и матур тел,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
***
И родной тел, аңлаталар,
Можно жить и быть синсез.
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.
-Минем сезгә “Телне кем боза?” дигән мәзәк сөйлисем килә.
Бер егет армиядә хезмәт итеп кайткан. Үзе гел русча гына сөйләшкән булып кылана икән.
Бер көнне күрше егете белән мунча керергә бара бу. Солдат ләүкәгә беренче булып менә, эссе салырга куша. Күрше егете мунча ташына бер чүмеч су салып җибәрә. “Довольно!”- ди солдат. Күрше егете аңламаганга салынып, тагын ике чүмеч тондыра. Солдат, кызуга чыдамыйча: “Җитте дип әйттем бит инде!”- дип ачуланып ләүкәдән сикереп төшә.
-Мондый мәзәк хәлләр тормышта еш очрый. Минем дә бер мәзәк сөйлисем килә. Бер хаттан өзек укыйм.
“Альфинур!Мин синең кузенңе трехкратно поцеловать итеп обещать итәм. Бер вакыт некому сүз әйттермәм. Үзем бу случайны гомергә онытырмын. Бу миңа гомерлек урок булсын... Әгәр минем обещаниягә ышансаң, мин синең ышанычны отправдать итү өчен все сделаю. Кирәк булса, гомеремне опасность астына куярга риза.”
-Әйе, телебезгә карата мондый караш, руслашу гадәти күренешкә әйләнде. Чын татар теле авылларда гына сакланып калды. Ә авылдан шәһәргә торырга килгән кайбер әбиләрнең сөйләшүләрнен тынлыйк әле.
-Әйдә, әйдә пайдум дамуй, дамуй пайдум!
-Нәрсә, әби, әллә этегез дә русча гына сөйләшәме?
-Әй, әбиләр, әбиләр! Авылдан калага киләсез дә, гел бөтенләй ят мохиткә эләгәсез. Оныкларыгыз белән генә түгел, хәтта этләре белән дә русчалатып сөйләшә башлыйсыз!
-Гафу ит инде, кызым, болай булгач, оныгымны гына түгул, маэмаебызны да татарчага өйрәтәчәкмен!
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
***
Тел кешене дус итә
Бер-беренә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!
-Ә мин сезне җәнлекләрнең дә үз ана телләрендә сөйләшүләре турында шигырь белән таныштырырмын. Шәүкәт Галиев “Рус казлары га-га-га”
Русларда да бар казлар,
Татарда да бар казлар.
Рус казлары: га-га-га, ди,
Татар казы: кыйгак, ди.
***
Русларда да үрдәк бар,
Татарда да үрдәк бар.
Русныкылар: кря- кря, ди,
Татарныкы: бак-бак, ди.
***
Русларда да бар әтәч,
Татарда да бар әтәч.
Русларныкы: кукареку!
Татарныкы: кикрикүк!
***
Руслардада бар маэмай,
Татарда бар маэмай,
Рустагысы: гав-гав, ди,
Татарныкы: гау-гау, ди.
***
Гав, гавларга юлыксам мин,
Русча гына эндәшәм.
Һау, һауларны күргән чакта,
Гел татарча сөйләшәм.
2 нче а.б. Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игътибар арту, аңа йөз белән борылу-бик күпләрне куандырырлык вакыйга. Татар теленең дәүләт теле булуына да ирештек. (“Озак дәшми торганнан соң...” Ш. Маннапов шигыре)
Ниһаять, чыдам төкәнде,
Ачарга булдык телне!
Бу ни гаҗәп,
Без күбебез
Дәшмичә йөри-йөри,
Анабыз өйрәткән телне
Онытканбыз түгелме?
Онытканбыз түгел соң
Халкыбыз гадәтләрен:
Ана сөте белән кергән
Монең мәрхәмәтләрен?
Упкынга терәлгәч кенә
Сискәнеп уяндык без.
Ярый әле соң булса да,
Уянып, уйландык без...
Туган тел искә төшерде
Шәҗәрәбезнең анык:
Без бит хәтта үлгәндә дә,
Газраилне күргәндә дә
Дәшми калмаган халык!
1нче а.б. Составында йөз меңләгән сүзләре булган телебезгә әкренләп югалу, бетү, өй теленә генә әверелеп калу куркынычы яный башлады. Бу хәл милли горурлыгы булган бер генә кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел.
Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игьтибар арту, ана йөз белән борылу-бик күпләрне куандырырлык выкыйга.Республикадан читтә яшәүче кардәшләребезнең активлашуы, хәтта Америкада, Австралиядә, Финләндиядә гомер итүче милләттәшләребезнең туган телдә аралашуга, татар халкының гореф-гадәтен, сәнгатен, җырларын күңелгәсеңдерергә ашкынып, сагынып, күрешергә килүләре бик үрнәк алырдай, гыйбрәтле мисал.
Халидә исемле бер турист ханым Япониядә татарча укырга мөмкинлек булмагач, “балаларыбызны туган телсез калдырсак, алар безне кичермәс- ләр”,- дип, Американың Сан-Франөиско шәһәренә күчеп китүләре турында әйтә.
Америкадан килгән кунакларның гомуми фикере: “Кеше үзенең туган телен- ана телен белмәсә, яхшы түгел”. Аларның балалары үз телләрен дә сөйләшәләр икән.
Безнең татар яшьләре арасында ана телен белмәгәннәре биниһая күп. Бәлки, үз телебезне белмәгәнгә чит телләрне тиз өйрәнә алмыйбыздыр? Бу җәһәттән Каюм Насыйри йөз тапкыр хаклы: “Кеше... үзенең телен кагыйдәсез дә белер һәи һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс. Ләкин башка телне телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”.
1нче а.б. Туган тел акыл үсешенең нигезе һәм белем хәзинәсе ул. Туган телне үзләштергәндә бала сүзләренә генә түгел, ә хисапсыз күп төшенчәләрне, күп фикерләрне, тойгыларны, телнең логикасын, филологиясен дә үзләштерә. Менә шундый ул халык педагогы- бөек туган тел!
Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, әһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә кирәк.
Югары культуралы булуга туган телеңне яхшы белү дә керә. Үз халкына ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәле эштә эшләмәсен, һич тә югары культуралы кеше дип әйтеп булмый.
1нче укучы. Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
***
“Балам”,-диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм
“Әнкәем”,-дип әниемә
Мин туган телдә дәшәм.
2нче укучы. Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
***
Иң изге хисләреммне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам
3нче укучы. Халкым теле- халык теле,
Аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
4нче укучы. Мин сөйлим анам телендә,
Яшим атам җирендә.
Бу бәхет миңа бирелгән
Туган йорт бишегендә.
***
Тәүге кабат аяк басып
Сукмактан киттем йөреп.
Әйттем анам теле белән:
-Мин җирдә кеше!- диеп.
5нче укучы. Туган тел- иң татлы тел,
Туган тел- иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма–
Туган телне онытма!
***
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады.
Без– “Туган тел” дән туганнар.
Без– Тукай оныклары.
6нчы укучы. Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
***
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз кошкай буласың,
Белмәсәң ана телен.
***
Сандугач язын сагынып
Кайтса да туган илен,
Үз көен онытса әгәр,
Аны назламас идем.
(“Яратыгыз” җыры башкарыла Р.Миңнуллин сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе.)
7нчы укучы. Әткәң- әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да...
Туган телемдә эндәшәм
Кояшкай да, айга да.
***
Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенем белән.
...Әлифбамны дога итеп
Укыймым күңелемнән.
***
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә,
Туган тел бер генә була-
Әнкәй кебек бер генә.
8нчы укучы. Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына,
Бөтенләйгә түгел- вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы төсле саклар идем,
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
Дога итеп кенә ятлар идем.
9нчы укучы. Ул сүзләрн җырга әйләндергәч,
Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.
Исраф булмас ул сүзләрең миндә,
Җыры булыр алар киләчәкнең.
***
Әйтә алмыйм әле: ул җырлардан
Аз булса да дөнья үзгәрерме?
Тик югалтмам, туган телем, синнән
Алып торган асыл сүзләремне.
10нчы укучы. Туган тел ул үһәңле дә, йомшак та ул,
Татлы да ул, гүяки бер ширбәтсыман.
Туган телем белем биргән чишмә дә ул,
Ныклап авыз итсәң әгәр шул саф судан.
***
Якты, нәфис сүзләрең күп, беләмен мин,
Шул сүзләрең белән данлыйм туган илне.
Синең белән сөям, җырлыйм, көләмен мин,
Синең белән котлыйм шат яңа көнне мин.
11нчы укучы. Кем яратмый икән үз милләтен,
Һәркемгә дә газиз үз теле.
Үз телендә сөйләшергә теләү
Милләтчелек түгел, билгеле,
***
Җитәр инде бик күп өнсез яттык
Өмет баглап кулай форсатка,
Бердәм булып яклыйк азатлыкны
Ирешер өчен изге максатка.
2 нче а.б. Дәүләте булган халыкның гына киләчәге бар. Татарны яклаучы дәүләт Татарстан булырга тиеш. Төп максат- Татарстан чәчәк атсын, ныгысын, мөстәкыйль булсын. Шундый дәүләт барлыкка килсә генә дөньяның теләсә кайсыягында яшәүче татарларга җиңеллек булыр. Безгә төп йортыбызның хуҗалары булырга, үзебез эшләп тапкан байлыклардан үзебез файдалырга, бер йордыкка тупланып яшәргә кирәк.
Аяз булсын күгебез,
Якты кояш көлсен гел.
Туган илем, туган җирем,
Тыныч, имин булсын гел.
1нче а.б. Безнең бурыч- халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.
Үз телеңне сөймәгәндә,
Ярты ул алган белем
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
***
Әни кебек газиз күреп
“Туган тел” дип җан атып
Яшик әле дөньясында
Татар телен яратып.
***
И телем синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде,
Дәверләр тиярмени?
2 нче а.б.
Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,
Кечкенә чакта җырлаган кебек,
Сөенеп җырлыйк, туган тел җырын,
Онытканнарның бәгырен телик!
(“Туган тел” җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре, халык көе)
Дөньяда иң - иң матур тел
Ул минем туган телем.
( 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә сценарий)
2 алып баручы (алда а.б.). Бүгенге бәйрәмебезне татар милләтенең бөек комрозиторларыннан берсе Салих Сәйдәшевның музыкасыннан башларга булдык.(Музыка яңгырый)
1 а.б. Дөньяда иң - иң матур ил
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң - иң матур тел
Ул - минем туган телем.
2 а.б. - Балам! - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм.
- Әнкәем! - дип, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм килгән кунаклар! Без Туган телгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә
21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм?
1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр - биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телне ничек яратуыбызны да дәлилләрбез.
2 а.б. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
1 а.б. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер
дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.
2 а.б. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.
"Туган телем" җыры Салихова Айгөл
1 а.б. Татар җыры,татар биюе
Алып килә халкым хәтерем
Я оялчан, инсаф, ягымлы ул-
Үзе салмак, үзе әкерен.
2 а.б.Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр шушы татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә.Менә безнең аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырганнар.
(..)
1 а.б. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребезне атап үттек. Габдулла Тукай халкыбызның бөек шагыйре. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган. Балалар аның шигырьләрен бик яратып укыйлар, көйгә салып җырлыйлар. Әйдәгез Г. Тукай турында видеосюжет карап үтик.
Г.Тукай турында видеосюжет карау
(Музыка яңгырый , ике укучы керә “Бала белән күбәләк”җыры башкарыла.)
2 а.б. Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан.
1а.б. Татарстаныбыз үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без - татар милләтенең киләчәге - шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Киләсе җырыбыз да Татарстаныбызга багышлана.
“Мин яратам сине Татарстан” җыры башкарыла.
- Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!
2) Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган тел
3) Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык”әкияте сәхнәләштерелә.
4) Халкым теле-хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
5) Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
6) Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек-бер генә.
7) Әткәң-әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да.
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
8) Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенем белән.
Әлифбамны, дога итеп
Укыймын күңелемнән.
“Әй ,Әлифбам !” җырын Гөлназ Хасаншина башкара.
Татар халкы элек-электән җырга, моңга гына түгел, биюләргә дә бик оста халык була.
Биюченең итәкләре
Бии, бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии-бии остара. (татар халык биюе)
А.б. “Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы”, дигән безнең халык.Татар халкында телебез турында бик күп мәкальләр бар. Әйдәгез әле, укучылар, бер уен уйныйбыз. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиеш буласыз.
* Иң татлы тел – (туган тел),
Анам сөйләп торган тел.
* Туган телем – иркә гөлем
(Киңдер сиңа күңел түрем).
* Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
* Телең озын булса, (гомерең кыска булыр).
* Туган телем – (туган анам).
* Теле барның (юлы бар).
* Телләр белгән – ( илләр гизгән).
* Аз сөйлә - (күп тыңла).
* Телгә игътибарсыз – (илгә игътибарсыз).
6. Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тарих.
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
7. Туган телем –татар теле,
Телләрнең иң гүзәле.
Туган телем – иркә гөлем.
Милләтнең син бизәге.
Туган тел ул – ана теле,
Яшәеш башлангычы.
Аны саклау һәм яклау
Һәрбер кеше бурычы.
Туган телендә ачылсын
Һәрбер баланың теле.
Җир йөзен ныграк яктыртсын
Язгы кояш бәйләме. (Эльза Мәхмүтова “Ана телем”)
. Кадерле укучылар!
Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.
16. Әдәби кичәне мондый юллар белән тәмамлыйсы килә:
Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,
Соң минутта әйтә алсаң: ”Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.
Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җырын күмәк җырлау белән тәмамлана.
Предварительный просмотр:
1.Тел гыйлеменең сүз төркемнәре турындагы бүлеге ничек атала? (морфология)
2. Сузыклар системасы ничек атала? (вокализм)
3.Тарих сүзендә тел гыйлеменең фонетика өлкәсенә караган нинди законы сакланмый?
4.Ике кешенең кара-каршы сөйләшүе ничек атала? (диалог)
5. Батыр ут булыр, куркак юк булыр мәкалендәге куркак сүзе ниниди сүз төркеменә карый? (исемләшкән сыйфат)
6. Волга елгасының татарча атамасы ничек атала? (идел)
7. Вятка елгасының татарча атамасы ничек? (Нократ)
8. Кама елгасыың татарча атамасы (Чулман)
9.Атнаның өченче көне ничек атала? (чршәмбе)
10.Карлы сүзе нинди сүз төркеме? (сыйфат)
11. Бозлы сүзе нинди сыйфат? (нисби)
12. Фотосурәт ясалышы буенча нинди исем? (кушма)
13. Бөтенесе дигән сүздә тел гыйлеменең нинди фонетик үзенчәлеге күзәтелә
14. Экономик сүзенең татар телендәге синонимы ничек?
15. Авторы билгеле булган әкиятләр ничек атала? (әдәби)
16. Халык авыз иҗаты бер сүз белән ничек атала? (фолклор)
17. Пак сүзендә ахырда нинди хәреф языла? (Ь)
18.Агарына фигыленең юнәлеше? (кайтым)
20. Тавышсыз хәрефләр буламы? Нинди хәрефләр? (ь һәм Ъ)
Предварительный просмотр:
Перечень основных мероприятий
отдела национального образования Управления национального образования
Министерства образования и науки Республики Татарстан
№ | Дата проведения | Наименование мероприятий | Соисполнители | |||||||
17-18 гг | 18-19 гг | 19-20 гг | 20-21 гг | 21-22 гг | ||||||
+ | + | + | Октябрь | IX Межрегиональный фестиваль-конкурс им. Сары Садыковой | Управление образования г. Казани, МБОУ «Гимназия № 4» Кировского района г.Казани | |||||
+ | + | + | + | + | Октябрь | Всероссийский конкурс интернет-проектов в области образования и культуры «Белем җәүһәрләре» | Фонд развития Татнета (по согласованию) | |||
+ | + | + | Октябрь | Фестиваль учащихся многонациональных воскресных школ и школ с этнокультурным компонентом содержания образования | ЦО «Многонациональная воскресная школа» г.Казани | |||||
+ | + | + | + | + | Октябрь-ноябрь | Республиканский театральный фестиваль-конкурс «Сайяр» | Муниципальные образования РТ | |||
+ | + | Ноябрь | Республиканский слёт воскресных школ и школ с этнокультурным компонентом образования | ЦО «Многонациональная воскресная школа» г.Казани | ||||||
+ | + | + | + | + | Ноябрь - Декабрь | Республиканский культурно-образовательный проект «Диалог культур» для специалистов дошкольного, среднего, дополнительного, среднего специального и высшего профессионального образования | ФГБОУ ВПО «Набережночелнинский государственный педагогический университет» | |||
+ | + | + | декабрь | Межрегиональная научно-практическая конференция «Творчество поэтов и писателей Менделеевского района» | Менделеевский муниципальный район | |||||
+ | + | + | + | + | Ноябрь | V межрегиональная научно-практическая конференция «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» | Буинский муниципальный район, МБОУ «СОШ имени академика Р.З.Сагдеева» | |||
+ | + | + | + | + | Ноябрь | Научно-исследовательская конференция школьников на языках народов Российской Федерации | Управление образования г. Казани (по согласованию) | |||
+ | + | Ноябрь | Научно-практическая конференция для учителей общеобразовательных организаций и воскресных школ (отделений) Республики Татарстан | Управление образования г. Казани (по согласованию) | ||||||
+ | + | + | Ноябрь | Республиканская научно-практическая конференция Школьников «Чтения Ахмета Гаделя» | Рыбно-Слободский муниципальный район, МБОУ «Больше-Машляковская СОШ» | |||||
+ | + | + | + | + | Декабрь | Республиканская научно-практическая конференция «Молодежь в научном поиске» («Яшьләр фәнни эзләнүдә») | УО и по делам молодежи г.Набережные Челны, МАОУ «Лицей-интернат №84 им.Г.Акыша» г. Наб. Челны | |||
+ | + | Декабрь | Научно-практическая конференция школьников «Туган телем – әдипләр теле» | Актанышский муниципальный район, ГАОУ «Гимназия-интернат для одаренных детей» | ||||||
+ | + | + | + | + | Декабрь | Республиканские предметные олимпиады школьников по родным (чувашскому, мордовскому, удмуртскому, марийскому) языкам | Республиканский олимпиадный центр | |||
+ | + | + | Февраль | Республиканская научно-практическая конференция школьников им.Ш.Марджани | Атнинский муниципальный район, МБОУ «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа» | |||||
+ | + НК | + | + | + | Январь | Республиканские январские педагогические чтения имени Р. Фахреддина | Управления (отделы) образования МО РТ | |||
+ | + | + | + | + | Февраль | Республиканские предметные олимпиады школьников:
| МОиН РТ Республиканский олимпиадный центр | |||
+ | + | + | + | + | Февраль | Мероприятия, приуроченные к Международному Дню родного языка (по отдельному графику) | Управления (отделы) образования МО РТ, г.Казань | |||
+ | + | + | Февраль | Межрегиональная лингвистическая научно-практическая конференция школьников | УО и по делам молодежи г.Набережные Челны, МАОУ «Гимназия №76» г.Набережные Челны | |||||
+ | + | Февраль | Республиканская научно-практическая конференция учителей им. Кадыйра Сибгатуллина | Управление образования и по делам молодежи г.Набережные Челны, МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №30» | ||||||
+ | + | Февраль | Республиканская научно-практическая конференция им.Мусы Джалиля | Балтасинский муниципальный район, МБОУ «Карадуванская гимназия им. Б.Зиатдинова» | ||||||
+ | + | + | Февраль | VIII Республиканская конференция школьников им.Ф.Амирхана. | Управление образования г.Казани, МБОУ «СОШ №170» Ново-Савиновского района г.Казани | |||||
+ | + | + | Февраль | Республиканская научно-практическая конференция учащихся им. Ф. Карима | Управление образования г. Казани, Лицей № 110 г. Казани | |||||
+ | + | + | Февраль | Всероссийской научно-исследовательской конференции «Алиш эзләреннән» («По следам Алиша») | Управление образования г. Казани, Г.№20 г. Казани | |||||
+ | + | + | Февраль | XIII Республиканская научно-исследовательская конференция школьников, посвященная памяти татарского ученого просветителя И. Хальфина. | Управление образования г.Казани, МБОУ «Гимназия №14» Авиастроительного района г.Казани | |||||
+ | + | + | + | + | Февраль | Республиканские Чтения «Шушы яктан, шушы туфрактан без». | Сармановский муниципальный район | |||
+ | + | Февраль | Межрегиональные юношеские научно-исследовательские чтения имени Һади Атласи | Бугульмаинский муниципальный район, МБОУ «Гимназия № 14» | ||||||
+ | + | + | Март | III научно-практическая конференция школьников им.Гаяза Исхаки. | Управление образования Чистопольского муниципального района | |||||
+ | + | + | Март | Межрегиональные юношеские научно-исследовательские чтения имени К.Насыйри | г. Казани, МБОУ «СОШ № 81» Кировского района г. Казани | |||||
+ | + | Зеленодольский муниципальный район | ||||||||
+ | + | Март | IX Республиканская научно-практическая конференция школьников им.Г.Ибрагимова. | Управление образования г.Казани, МБОУ «Гимназия № 17» Московского района г.Казани | ||||||
+ | + | + | + | + | Март | V республиканская научно-практическая конференция школьников им.Т.Миннуллина. | г. Казань, МБОУ «Гимназия №12» г. Казани | |||
+ | + | Март | VII Республиканская научно-практическая конференция школьников им. А.Каримуллина. | Управление образования Сабинского муниципального района, МБОУ «Гимназия пгт Б.Сабы» Сабинского муниципального района РТ | ||||||
+ | + | + | + | + | Март | Всероссийский конкурс мастер-классов учителей родных языков «Туган тел» | Институт развития образования Республики Татарстан | |||
+ | + | + | + | + | Март | Всероссийский конкурс «Лучший учитель татарского языка и литературы» | Институт развития образования Республики Татарстан | |||
+ | + | Март | Республиканские педагогические чтения педагогов имени Мухлисы Буби | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №71 с углубленным изучением отдельных предметов» Ново-Савиновского района г.Казани | ||||||
+ | + | + | Апрель | IV Межрегиональные чтения школьников имени просветителей Буби (2018 год - посвящается 150-летию Мухлисы Буби, первой женщины-кади в России) | Агрызский муниципальный район, МБОУ «Иж–Бобьинская средняя общеобразовательная школа» | |||||
+ | + | + | Республиканская научно-практическая конференция имени Роберта Миннуллина | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №88» Приволжского района г.Казани | ||||||
+ | + | + | Межрегиональная научно-практическая конференция школьников и педагогов (Джалиловские чтения) | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №31» Ново-Савиновского района г.казани | ||||||
+ | + | + | Республиканская научно-практическая конференция имени М.Хусаена | МБОУ «Гимназия №11» Советского района г.Казани | ||||||
+ | + | Апрель | VI республиканские научно-исследовательские чтения имени Ф.Шаеха. | Г.Елабуга, МБОУ «Гимназия №1-Центр национального образования»ЕМР РТ | ||||||
+ | + | Апрель | 3 Межрегиональная конференция обучающихся «Яковлевские чтения» (для обучающихся школ с чувашским языком обучения) | г.Нижнекамск, МБОУ «Гимназия №34» | ||||||
+ | + | Апрель | VI республиканские научно-исследовательские чтения имени Ф.Садриева | МБОУ "Муслюмовская гимназия Муслюмовского муниципального района РТ" | ||||||
+ | + | Апрель | Республиканская научно-исследовательская конференция школьников «Камаевские чтения» | Тетюшский МР, МБОУ «Тетюшская СОШ №1 им. П.С.Ханжина» | ||||||
+ | + | + | + | + | Апрель | VII республиканские научно-исследовательские чтения имени Г.Тукая. | Арский муниципальный район, Литературный музей Г.Тукая (по согласованию) | |||
+ | + | Апрель | Межрегиональная научно – практическая конференция «Времен связующая нить» (на родном –чувашском,татарском, русском языках) | МБОУ "Альшиховская СОШ Буинского муниципального района РТ" | ||||||
+ | + | + | + | + | Апрель | Всероссийский фестиваль юных поэтов, писателей и драматургов «Илһам» | МОиН РТ Союз писателей | |||
+ | + | + | + | + | Апрель | Международная олимпиада по татарскому языку и литературе | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | Апрель | Форум родного языка | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | Июнь | Присуждение республиканской премии имени Каюма Насыйри | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | Июнь | Присуждение республиканской премии имени Ризаэддина Фахреддина | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | май -июль | Организация и проведение конкурса на соискание гранта «Оста мөгаллим» | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | май -июль | Организация и проведение республиканского конкурса на соискание гранта «Оста мөгаллим» | МОиН РТ, ИРО РТ | |||
+ | + | + | + | + | май-июль | Организация и проведение республиканского конкурса на соискание гранта «Поддержка учителей татарского языка и литературы за подготовку победителей Международной олимпиады по татарскому языку» | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | май июнь | Многонациональная профильная смена «Дуслык» (для детей воскресных школ и школ с этнокультурным компонентом, детей - татар из регионов РФ) | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | июнь | Организация и проведение IV Межрегионального палаточного учебно-образовательного профильного лагеря «Болгар – Туган тел» | МОиН РТ | |||
Июнь | Организация и проведение межрегиональных смен национально-культурного профиля на базе ДОЛ «Буляк» совместно с Государственным автономным образовательным учреждением «Гуманитарная гимназия-интернат для одарённых детей» в Актанышском муниципальном районе Республики Татарстан (I смена) | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одарённых детей» в Актанышском муниципальном районе Республики Татарстан | ||||||||
+ | + | Июль | VII Всероссийский съезд учителей татарского языка и литературы, работников образовательных организаций с обучением на татарском языке и изучением татарского языка | МОиН РТ | ||||||
+ | + | + | + | + | июль | Межрегиональный палаточный лагерь с речевой практикой по татарскому языку «Без – Тукай оныклары» | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | август | Организация и проведение межрегиональной профильной смены «Нурлы алан» для детей-татар с речевой практикой | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | август | Республиканский форум интеллектуального творчества детей и молодежи «Тартария» | МОиН РТ | |||
+ | + | + | + | + | август | Организация и проведение межрегиональной профильной смены «Болгар» | МОиН РТ | |||
К | 22 | 22 | 21 | 23 | 21 | |||||