Олимпиадага әзерлек

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр

(2014/2015 нче уку елы)

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез. (40 балл: һәр дөрес җавапка 2шәр балл)

1.  Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

а) гарәп → латин → кириллица → латин;

ә) рун → уйгыр → гарәп → латин → кириллица;

б) рун → уйгыр → латин → гарәп → кириллица;

в) уйгыр → рун → гарәп → латин → кириллица.

2. Сингармонизм законы сакланмаган сүзләр рәтен күрсәтегез.

а) ишектәге, караңгыда, язмыш;

ә) кешелек, әнкәй, имәндәй;

б) китаптан, зәңгәрсу, тарихи;

в) алдынгы, акыллы, йөгерде.

3. Иҗек калыбы ялгыш күрсәтелгән сүзне табыгыз.

а) ТСТ – ТС – ТСТ – көнкүреш;

ә) ТСТ – ТСТ – ТС – дүртенче;

б) ТСТ – ТС – койма;

в) ТС – ТСТ –СТ – ябалак.

4. Нигезе ялгыш билгеләнгән сүзләр рәтен билгеләгез.

а) тырышлык-ка ялкынлы -рак, иртә-дән;

ә) тимерчелек-тә, урман-нан, төньяк-тан;

б) белер-сең, киемнәр-ең, әйт-елгәнчә;

в) бала-кай, сүзлек-тә, эшлекле.

5. Кояш,  нәкъ аңа карап, алтын нурларын коя җөмләсендә күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүз -

а) кояш,

ә) нурларын;

б) коя;

в) аңа.

6. Фразеологик берәмлекләр кергән рәтне күрсәтегез.

а) күгәрчен күзе, үги ана яфрагы, җир җиләге;

ә) баш вату, авызга су кабу, теш кайрау;

б) иртә-кич, эреле-ваклы, балта кайрау;

в) бала уенчыгы, алтын беләзек, бәбкә үләне.

7. Тартык авазларның үзара охшашлануы

а) сингармонизм;

ә) аккомодация;

б) ассимиляция;

в) орфоэпия дип атала

8. Күчерелмә мәгънәле сүзләр рәтен күрсәтегез.

а) җылы кич, кунак килә, учак яну;

ә) кайнар хис, җылы караш, ак бәхет;

б) кеше килә, ак чәчәк, кайнар су;

в) кунак апа, җылы бүлмә, матур кыз.

9. Кайсы рәттәге сүздә тамыр дөрес күрсәтелмәгән?

а) бүлмә (бүл-);

ә) ямьсезләнү (ямьсез-);

б) борылмалы (бор-);

в) тамырдаш (тамыр-).

10. Кайсы рәттә безнекеләрнең сүзе мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән?

а) без-не-ке-ләр-нең;

ә) безнеке-ләр-нең;

б) без-неке-ләр-нең;

в) без-неке-ләрнең.

11. Кайсы рәттә сүз ясагыч кушымчалар бирелгән?

а) -да/-дә, -ым/-ем, -нан/-нән;

ә) -ырга/-ергә, -ны/-не, -рак/-рәк;

б) -гач/-гәч, -ып/-еп, -ганчы/-гәнче;

в) -лы/-ле, -даш/-дәш, -чы/че.

12. Мәгънәдәш сүзләргә нигезләнеп ясалган парлы сүзләр төркемен билгеләгез.

а) ачлы-туклы, алдым-бирдем, килде-китте;

ә) берәм-сәрәм, аз-маз, савыт-саба;

б) дус-иш, явым-төшем, кирәк-ярак;

в) ул-бу, берәм-берәм, икәүдән-икәү.

13.  Үз алмашлыгы кайсы төркемчәгә керә?

а) күрсәтү;

ә) билгеләү;

б) тартым;

в) зат.

14. Грамматик категорияләргә иң бай булган сүз төркеме –

а) исем;

ә) алмашлык;

б) фигыль;

в) сыйфат.

15. Сыйфат фигыльнең барлыгы ничә формасы бар?

а) 5;

ә) 6;

б) 4;

в) 7.

16. Аваз ияртемнәре ...

а) модаль сүз төркемнәренә;

ә) бәйләгеч сүз төркемнәренә;

б) мөстәкыйль сүз төркемнәренә;

в) үзенчәлекле сүз төркемнәренә керә.

17. Фигыль сүзтезмәләрдән торган рәтне билгеләгез.

а) тегүче апа, мәктәп бинасы, ләйсән яңгыр;

ә) җәяү бару, эшне эшләп бетерү, укыгач белү;

б) сыйныф бүлмәсе, өченче класс, аларның улы;

в) уку китабы, язма эш, кояшлы алан.

18.  Җөмләдә ачыклаулы мөнәсәбәттә булган ничә сүзтезмә бар?

Ап-ак көмешкә әйләнгән яфраклары белән алар да суда коена башладылар. (Г.Исхакый)

а) 5;

ә) 4;

б) 3;

в) 6.

19. Хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән сүзләр ...

а) җөмлә;

ә) сүзтезмә;

б) тезмә сүз;

в) синтагма төзиләр.

20. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

Бал кортлары, бер чәчәктән икенчесенә куна-куна, татлы нектар эчәләр. (Ф.Яруллин)

а) сәбәп хәле;

ә) рәвеш хәле;

б) максат хәле;

в) вакыт хәле.

II. Теоретик бирем. (15 балл)

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

III. Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз. (10 балл)

1. Кушма сүзләрнең икенче тамыры  я, ю, е хәрефләренә башланганда, ь, ъ хәрефләре ... ... буларак языла. (аеру билгесе). 2. Татар телендә ... яңгырау тартык, ... саңгырау тартык бар. (15, 13). 3. Төрле халыклар аралашу нәтиҗәсендә ... сүзләр барлыкка килә. (алынма). 4.  Лексикография – ... төзү турындагы фән ул. (сүзлекләр). 5. Тамыр, нигез һәм кушымчалар сүзнең ... кисәкләре дип атала. (мәгънәле). 6. Сыйфатларның да, рәвешләрнең дә ... формалары була. (дәрәҗә). 7. Предметның эшен билге итеп белдерә торган фигыль төркемчәсе ... фигыль була. (сыйфат). 8. Саналмышы булмаган сан төркемчәсе ул – ... саны. (җыю). 9. Сөйләм оештыру өчен, ... бәйләнешнең булуы шарт. (ияртүле). 10. Ия белән хәбәр арасында ... мөнәсәбәт була. (хәбәрлекле).

IV. Гамәли бирем. (35 балл)

Татарстан яшел тугайлы болыннарга, куе әрәмәләргә, балыклы, кош-кортлы агым суларга, түгәрәк күлләргә бик бай. (Г.Б.)

1. Җөмлә төрен билгеләргә. (5 балл)

2. Тыныш билгеләрен аңлатырга.(6 балл)

3. Җөмлә кисәкләре буенча (астына сызып) тикшерергә. (6 балл)

4. Болын сүзенә фонетик анализ ясарга. (6 балл)

5. Кош-кортлы, Татарстан, бик сүзләренә морфологик анализ ясарга. (6 балл)

6. Әрәмәләргә сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә. (6 балл)

Барлыгы 100 балл



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр

(2014/2015 нче уку елы)

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез. (40 балл: һәр дөрес җавапка 2шәр балл)

1. [У] сузыгына дөрес билгеләмәне табыгыз.

а) арткы рәт, иренләшкән, озын сузык аваз;

ә) калын, иренләшмәгән, кыска сузык аваз;

б) нечкә, иренләшкән, озын сузык аваз;

в) алгы рәт, иренләшкән, кыска сузык аваз.

2. Басым соңгы иҗеккә төшми торган сүзләр рәтен күрсәтегез.

а) андый, ләкин, кайсы, кешечә;

ә) унынчы, килсә, алачык, сәбәпче;

б) кайтты, тәрәзәләр, гөлбакча, унсигез;

в) эшләдек, уйнаганнар, дәреслек, акыллы.

3. Фонетик принципка нигезләнеп язылган сүзләр рәтен билгеләгез.

а) алдынгы, манган, төнбоек;

ә) чәчәкләр, кырдагы, үсемлек;

б) печәнлек, китабым, болытлы;

в) әнкәй, борылмалы, төзелеш.

4. Татар телендә ничә авазның үзенә генә билгеләнгән хәрефләре юк?

а) 3;

ә) 5;

б) 6;

в) 4

5. Бабамның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә саклана җөмләсендә бабамның сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

а) җөмләдә аергыч булып килгән;

ә) тамыр һәм бәйләгеч кушмчалардан тора;

б) өлкән яшьтәге ир кеше;

в) уртаклык исем, иялек килешендә, I зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән.

6. Менә барвакыт Сабантуй җитте җөмләсендә Сабантуй сүзе кулланылыш өлкәсе ягыннан ...

а) гомумхалык сүзе;

ә) диалекталь сүз;

б) һөнәрчелек сүзе;

в) термин

7. Серкәсе су күтәрмәү фразеологизмының мәгънәсе ...

а) игътибарсыз булу;

ә) ачулану;

б) үпкәчән булу;

в) тату, дус булмау.

8. Билгеләнгән сүзләргә нинди билгеләмә туры килә?

Туңа-туңа ашадык без

Ширбәт салган зур карбызны.

Җәй буена ничек кояш

Эретмәгән бу кар, бозны. (Ш.Галиев)

а) омофон;

ә) пароним;

б) омограф;

в) омоформа.

9. Фигыль ясагыч кушымчалар булган рәтне күрсәтегез.

а) -ла/-лә, -ай/-әй, -а/-ә;

ә) -лы/-ле, -чан/-чән, -гы/-ге;

б) -лап/-ләп, -ча/-чә, -ып/-еп;

в) -гыч/-геч, -чы/-че, -ма/-мә.

10. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләр рәтен күрсәтегез.

а) биегрәк, алды, җиденче;

ә) күрделәр, иптәшемнән, йөгереп;

б) эшчәнлек, тимерче, аваздаш;

в) дускай, алтышар, китаплар.

11. Эчтән, башта, яттан, бергә сүзләренең ясалу ысулы ...

а) ясагыч кушымча ялгау;

ә) аваз составын үзгәртү;

б) бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү;

в) сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү.

12. Җөмләдә ясалма нигезле сүзләр ничә?

Ут-кызыл тәлгәшле миләшнең телем-телем яфраклары, җимешләре белән ярышкандай, кучкылланып кызарганнар. (Р.Төхвәтуллин)

а) 6;

ә) 5;

б) 7;

в) 4.

13. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы ...

а) үтәлми торган эшне;

ә) кайвакыт үтәлә торган эшне;

б) даими үтәлә торган эшне;

в) үткән заманда эшләнгән эшне билге итеп белдерә.

14. Татар телендә рәвешләрнең ...

а) берсе дә исемләшми;

ә) ачыклаган исеме төшеп калганда, кайбер рәвешләр исемләшә;

б) барлык рәвешләр дә исемләшә;

в) раслауларның берсе дә дөрес түгел.

15. Хәбәрлек сүзләр җөмлә кисәкләре ...

а)  була;

ә) булмый;

б) кайвакыт була;

в) дөрес җавап юк.

16. Сул яктагы сүзләр рәте каршысына уң яктан тиешле сүз төркемнәре исемнәренең номерын куегыз.

а) дөм, җете, ич, -сана/-сәнә;

1. Бәйлекләр

ә) кыйгак, дөп-дөп, җем-җем, шап-шоп;

2. Ымлыклар.

б) дөгә-дөгә, маһ-маһ, ах, урра;

3. Аваз ияртемнәре

в) чөнки, ләкин, гәрчә, гүя.

4. Теркәгечләр.

5. Кисәкчәләр.

17. Шул вакытта кешеләрнең шатлануын күрсәгез сез! (И.Гази) җөмләсендә билгеләнгән сүз -

а) аергыч;

ә) тәмамлык;

б) аныклагыч;

в) хәл.

18. Җөмләгә тулы билгеләмә дөрес бирелгән вариантны күрсәтегез.

Минем телем дә, каләмем дә гомерем буе сезнең кануннарыгызга итагатьле булып калыр. (Л.Шагыйрьҗан)

а) гади, ике составлы, җәенке, тулы, раслау, тиңдәш кисәкле хикәя җөмлә;

ә) гади, бер составлы, җәенке, ким, раслау, тиңдәш кисәкле хикәя җөмлә;

б) гади, ике составлы, җыйнак, тулы, инкарь, тиңдәш кисәкле боеру җөмлә;

в) гади, бер составлы, җәенке, ким, инкарь, тиңдәш кисәксез җөмлә.

19. Теркәгечләр белән килгән аныклагычлар алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

а)  сызык;

ә) ике нокта;

б) тыныш билгесе куелмый;

в) өтер.

20. Хәбәрлекле мөнәсәбәттәге сүзләр кайсы рәттә?

а) музыка аныкы, китап укыла, хат сиңа;

ә) җырланган җыр, укыла торган хикәя, аңа әйтү;

б) килгәч сөйләшү, укып бетерү, шәһәрдә яшәү;

в) шатлыктан елмаю, җем-җем итү, әти белән күрешү.

II. Теоретик бирем

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерүнең 3 очрагы. (15 балл)

III. Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз. (10 балл)

1. Авазларның дөрес әйтелешен тел белеменең ... бүлеге билгели. (орфоэпия). 2. Татар телендә ... иҗек калыбы бар. (алты). 3. Сингармонизмның ирен гармониясе беренче иҗектәге ... ... сузыкларына бәйле. (ө, е). 4. Ясагыч кушымчалы, кушма, парлы, тезмә сүзләр ... нигезле сүзләргә керәләр. (ясалма). 5. Фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап килгән иялек килешендәге исем җөмләдә ... була. (тәмамлык). 6. Туры тәмамлык ... һәм ... килешендә килгән исемнәр белән белдерелә. (баш, төшем). 7. Иясе дә, хәбәре дә булган җөмлә ... ... җөмлә дип атала. (ике составлы).  8. Иясе булмаган бер составлы җөмлә ... җөмлә була (фигыль). 9. Әйтелгән фикерне аңлау өчен кирәкле барлык кисәкләре булган җөмлә ... җөмлә дип атала. (тулы). 10. Бер хәбәрлеге булган җөмлә ... җөмлә була. (гади).

IV. Гамәли бирем. (35 балл)

Мин җырымның һәрбер сүзенә ачык буяу һәм тавыш яктылыгы бирергә тырыштым. (Г.Кутуй).

1. Җөмләгә тулы билгеләмә бирергә.(5 балл)

2. Тыныш билгеләрен аңлатырга.(6 балл)

3. Җөмлә кисәкләре буенча (асларына сызып) тикшерергә.(6 балл)

4. Тавыш сүзенә фонетик анализ ясарга.(6 балл)

5. Һәрбер, җырымның, тырыштым сүзләренә морфологик анализ ясарга.(6 балл)

6. Яктылыгын сүзен төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерергә. (6 балл)

Барлыгы 100 балл



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

9 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр

(2014/2015 нче уку елы)

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез. (40 балл: һәр дөрес җавапка 2шәр балл)

1. Халкыма сүзе нинди аваз үзгәреше кичергән?

а) ассимиляция;

ә) редукция;

б) диссимиляция;

в) протеза.

2. Һичшиксез, борынгы, төнбоек сүзләре кайсы орфографик принципка нигезләнеп языла?

а) тарихи-традицион;

ә) фонетик;

б) морфологик;

в) график.

3. Сузык авазларның төрләре ягыннан аерылып торган сүз кайсы җөмләдә?

а) Лилия үзенә күлмәк тегә;

ә) Зөбәрҗәт өйдә әнисенә булыша;

б) Егет кеше иптәшенә ярдәм итә;

в) Сез өйдә нинди эшләр эшлисез?

4. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр рәтен билгеләгез.

а) хезмәт, нәтиҗә, хөрмәт;

ә) тупланган, сакланмыйча, мәкальләр;

б) нинди, мәзәкләр, хәзинәбез;

в) дәрәҗәдә, такмаза, байлыгы.

5. Каракныкын бур урлаган мәкалендә нинди сүзләр кулланылган?

а) аваздаш сүзләр;

ә) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

б) мәгънәдәш сүзләр;

в) тамырдаш сүзләр.

6. Фразеологик әйтелмәләрдән генә торган рәтне билгеләгез.

а) авыз еру, уртак тел табу, борын чөю;

ә) базарга бару, чыбыркы шартлату, көтү куу;

б) дөрес юл табу, хәзинә табу, җавап табу;

в) күккә күтәрелү, ерактан күрү, яшәүне ярату.

7. Омонимның төрен билгеләгез.

Һаман артыр, чигеннән дә ашар ул,

Кибәрсең син, йөрәк бәгърең ашар ул. (Г.Тукай)

а) омограф;

ә) омофон;

б) омоформа;

в) саф лексик омоним.

8. Ономастика ул – ...

а) ялгызлык исемнәрне өйрәнә;

ә) сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә;

б) сүзләрнең мәгънәсен өйрәнә;

в) телдәге тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә.

9. Кайсы сүзләр башкаларыннан аерылып тора?

1) борыч, 2) бормалы, 3) борау, 4) боргыч, 5) борчак, 6) борылыш, 7) борма

а)  2, 4;

ә) 1, 5;

б) 3, 7;

в) 2, 6.

10. Бирелгән җөмләдә ясалма нигезле ничә сүз бар?

Бу вакыйгалардан соң берничә көн узгач, Тукайның кәефе яхшыргач, аның бүлмәсенә Фатих Әмирхан бер шәп кыяфәтле татар баен алып керде. (Р.Б)

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 3.

11. Мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчалары гына булган рәтне билгеләгез.

а) –са/-сә, -ып/-еп, -ачак/-әчәк;

ә) -ды/-де, -сыз/-сез, -чы/-че;

б) –рак/-рәк, -кай/-кәй, -шар/-шәр;

в) –лар/-ләр, -ган/-гән, -да/-дә.

12. Балакай-бәләкәй, гамәл-әмәл, күз-күр, хикәят-әкият сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулына карый?

а) сүз ясагыч кушымчалар ялгану;

ә) сүзләрнең аваз составын үзгәртү;

б) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү;

в) сүзләрне кушу.

13. Җөмләдә билгеләнгән сүзгә дөрес морфологик анализны билгеләгез.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел... (Ш.Маннур)

а) рәвеш, күләм-чама рәвеше, гади дәрәҗәдә, җөмләдә рәвеш хәле, тамыр сүз;

ә) сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә рәвеш хәле, тамыр сүз;

б) рәвеш, саф рәвеш, гади дәрәҗәдә, җөмләдә хәл, тамыр сүз;

в) сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.

14. Бәйлекләр белән теркәгечләр генә булган рәтне күрсәтегез.

а) таба, ләкин, бәлки, мөгаен;

ә) дөрес, әмма, өчен, имеш;

б) һәм, саен, әгәр, ахры;

в) шикелле, сыман, гәрчә, кебек.

15. Алсу, бүлмәсенә керү белән,

Өске киемен салып ташлады;

Ватык көзгесенә карый-карый

Карлы чәчен сүтә башлады (Һ.Такташ)

җөмләсендә билгеләнгән сүз –

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) саф рәвеш;

б) хәл фигыльнең II төре;

в) хәл фигыльнең I  төре.

16. дөм кисәкчәсе кайсы сүз белән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат ясый?

а) тиле;

ә) надан;

б) сукыр;

в) ялгыз.

17. Иярчен җөмлә баш җөмләгә 2 төрле юл белән бәйләнә. Бирелгән җөмләгә икенче төрле юл белән бәйләнгән синоним җөмлә языгыз.

Яхшы картлар юк урында яхшы яшьләр дә булмый (Адыгей мәкале)

18. Кайсы җөмлә исем җөмлә?

а) Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле (Н.Нәҗми);

ә) Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән кипкән

ефәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар, кылганнар... (Ә.Еники)

б) Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген (Х.Туфан)

в) Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

Туган телең үги калмаса.. (Р.Фәйзуллин)

19. Аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге?

Үзе юкның күзе юк (М).

а) ия;

ә) аергыч;

б) хәбәр;

в) хәл.

20. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Ул яңадан күзен ачканда, юлдаш абыйлар юк, ат ниндидер авыл урамы буйлап бара иде (Ә.Фәйзи)

а) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

ә) катнаш кушма җөмлә;

б) иярченле кушма җөмлә;

в) бер-бер артлы иярүле катлаулы кушма җөмлә.

II.  Теоретик бирем. (10 балл)

Мөстәкыйль сүз төркеме буларак сыйфат

III. Гамәли бирем (35 балл)

1) Шәһәрнекеләр, 2) киемнәре бик әйбәт булса да, 1)дәресләрен бер дә Хәлимнән артык белмиләр. (И.Гази)

1. Тыныш билгеләрен куярга.(3 балл)

2. Җөмлә чикләрен билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә. (5 балл)

3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга. (5 балл)

4. Җөмләнең схемасын сызарга, төрен билгеләргә. (5 балл)

5. Әйбәт сүзенә фонетик анализ ясарга. (5 балл)

6. Хәлимнән, белмиләр, бик сүзләренә морфологик анализ ясарга. (6 балл)

7. Дәресләрен сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә. (6 балл)

Бу – иярчен кире җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә. Бәйләүче чарасы - -са да.

                     1

                                    -са да

                              2

IV. Иҗади бирем (15 балл)

Бирелгән мәкальләргә нигезләнеп, сөйләшү әдәбе турындагы фикерләрегезне 8-10 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст итеп языгыз.

Һәрбер сүзнең урыны бар.

Башта уйла, аннан сөйлә.

Сөйли белсәң, тыңлый да бел.

Олылар сүзен бүлдермә.

Сүздә тору – зурлык, сүздә тормау – хурлык.

Барлыгы 100 балл



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр

(2014/2015 нче уку елы)

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез (40 балл: һәр дөрес җавапка 2шәр балл)

1. Татар теленең формалашу этаплары дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез.

а) ностратик → урал-алтай → алтай → төрки → угыз → татар;

ә) урал-алтай → ностратик → төрки-монгол → төрки → чуваш → татар;

б) ностратик → урал-алтай→ алтай → төрки-монгол →төрки → кыпчак → татар;

в) урал-алтай → ностратик → төрки-монгол → төрки → угыз → кыпчак → татар.

2. Тәнкыйть, сәнгать, башлангыч, манган сүзләрен нинди фонетик закончалык берләштерә?

а) ассимиляция;

ә) диссимиляция;

б) аккомодация;

в) сингармонизм.

3. Тартык авазларның төре ягыннан аерылып торган сүз кайсы җөмләдә?

а) Белеме бар меңне егар;

ә) Булганнан бар да була;

б) Зиннур абый балаларга белем бирә;

в) Гөлнурның әтисе – Казан-Аренада менеджер.

4. Кайсы мәкальдә рәт гармониясенә буйсынмаган сүз бар?

а)  Эш беткәч, уйнарга ярый;

ә) Язның бер көне ел туйдыра;

б) Кырык өйдән кырык бер сохари;

в) Күршеләргә туй килсә, син дә капкаң ачып куй.

5. Болар нинди сүзләр?

Ярлык, чабата, хан, комсомол, казый.

а) архаизмнар;

ә) тарихи сүзләр;

б) диалектизмнар;

в) неологизмнар.

6. Фразеологизмның мәгънәсе ничек?

Ут йоту - ...

а) уйлау;

ә) тырышу;

б) борчылу;

в) ашау.

7. Этимология ул –  ...

а) ялгызлык исемнәрне өйрәнә;

ә) тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә;

б) сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә;

в) күбәләкләрне өйрәнә.

8. Карга кунган ак карга җөмләсендә билгеләнгән сүзләр

а) омофон;

ә) омограф;

б) саф лексик омоним;

в) омоформа.

9. Тамырдаш сүзләрдән генә торган төркемне табыгыз.

а) көндез, көнкүреш, көндәлек, көнозын;

ә) очлау, очлы, очрау, очкыч;

б) көл, көлсу, көләч, көлдергеч;

в) малчы, мал, малкай, малайлык.

10. Гөрләвекләренә сүзе нинди мәгънәле кисәкләрдән тора?

а) тамыр, ясагыч кушымча, модальлек кушымчасы, модальлек кушымчасы, бәйләгеч кушымча, бәйләгеч кушымча;

ә) тамыр, ясагыч кушымча, ясагыч кушымча, модальлек кушымчасы, бәйләгеч кушымча, бәйләгеч кушымча;

б) тамыр, ясагыч кушымча, модальлек кушымчасы, бәйләгеч кушымча, бәйләгеч кушымча, бәйләгеч кушымча;

в) тамыр, ясагыч кушымча, ясагыч кушымча, модальлек кушымчасы, модальлек кушымчасы, бәйләгеч кушымча.

11. Сыйфат ясагыч кушымчалар рәтен билгеләгез.

а)  -ла/-лә, -чы/-че, -дай/-дәй;

ә) -лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дәге;

б) -дай/-дәй, -ча/-чә, -ган/гән;

в) -ып/-еп, -са/-сә, -учы/-үче.

12. Исемнәрдәге күплек кушымчасы кайсы төргә карый?

а) ясагыч;

ә) модальлек;

б) бәйләгеч;

в) төрләндергеч.

13. Җөмләдә билгеләнгән сүз кайсы сүз төркеменә керә?

Бу чиге юк озын мәңгелектә

Бер генә кат яшибез ласа (Х.Туфан)

а) ымлык;

ә) модаль сүз;

б) кисәкчә;

в) теркәгеч.

14. Җөмләдәге билгеләнгән сүзгә дөрес морфологик анализ кайсы рәттә?

Идел-йортка килә яңгыр:

Тәрәзәгә шыбыр-шыбыр нидер сөйли.

                                (Р.Әхмәтҗанов)

а) рәвеш, охшату-чагыштыру рәвеше, җөмләдә рәвеш хәле, парлы сүз;

ә) аваз ияртеме, тавыш тасвиры, җөмләдә рәвеш хәле, ясалма (парлы сүз);

б) аваз ияртеме, образ тасвиры, җөмләдә рәвеш хәле, парлы сүз;

в) рәвеш, саф рәвеш, җөмләдә рәвеш хәле, парлы сүз.

15. Кайсы җөмләдә исем фигыль кулланылган?

а) Күп эшләде иренмичә; бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да. (Г.Тукай)

ә) Әйт әле, ничек табасың

Шигырьнең ритмын-көен? (И.Юзеев)

б) Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю -

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе (М.Җәлил)

в) Телем – шул ук туган илем,

 Җирдә телсез ил булмый (Р.Әхмәтҗанов)

16. Билгеләү алмашлыклары гына булган төркемне күрсәтегез.

а) һәркем, кемдер, шул, нәрсә;

ә) барлык, һәммә, үз, бөтен;

б) теге, ул, һичкем, кайдадыр;

в) үземнеке, болай, андый, барча.

17. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төре нинди?

Диләфрүзнең гадәте шундый: палатага килеп кергәч, ул бермәл ишек төбеннән карап тора (Г.Әпсәләмов)

а) иярчен ия;

ә) иярчен хәбәр;

б) иярчен аергыч;

в) иярчен аныклагыч.

18. Өтер урыннары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

Малай (1) бер сүз дә дәшмичә (2) сүземне тыңлап-тыңлап торды да (3) миннән рөхсәт сорап (4) иптәшләре янына йөгереп китеп барды (А.Ш.)

а) 2, 3, 4;

ә) 1, 2, 4;

б) 1, 2, 3, 4;

в) 1, 3, 4.

19. Җөмләнең төзелеш ягыннан төрен билгеләгез.

Күк йөзе ерак, сыек-зәңгәр, ә бик биектән төнге яшен тишкәләгән күперенке ак болытлар акрын гына агалар (Ә.Еники)

а) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

ә) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) катнаш кушма җөмлә;

в) иярченле кушма җөмлә.

20. Аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге?

Печән өсте җиткәнне без, малайлар, бик зур дәрт белән көтеп алабыз (Г.Бәширов)

а) аергыч;

ә) тәмамлык;

б) аныклагыч;

в) хәбәр.

II. Теоретик бирем.   (10 балл)

Аныклагыч. Аның аерымлануы. Тыныш билгеләре.

III. Гамәли бирем  (35 балл)

1) Нәкъ шул минутта бер могҗиза булды: 2) басу өстен каплаган ак болытлар эченнән гөрелдәү ишетелде 3) һәм салкын кар басуына эре-эре яңгыр тамчылары төшә башлады. (М.Мәһдиев).

1. Тыныш билгеләрен куярга. (4 балл)

2. Җөмлә чикләрен билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә. (4 балл)

3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга. (5 балл)

4. Җөмләнең схемасын сызарга, төрен билгеләргә. (5 балл)

5. Болыт сүзенә фонетик анализ ясарга. (5 балл)

6. Басуына, ишетелде, шул сүзләренә морфологик анализ ясарга. (6 балл)

7. Тамчылары сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә. (6 балл)

Бу – тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

                           1

коттерү пауз.                                         коттерү пауз.

                           2                                 3             анал. иярч.аергыч җөмлә

                                          һәм

IV. Иҗади бирем 10

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.

                                Г.Тукай

Бу шигъри юллар  Сездә нинди хисләр уятты? Андагы фикерләр бүген дә актуальме? Хис-тойгыларыгызны 10-12 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст итеп языгыз.

Барлыгы 100 балл



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр

(2014/2015 нче уку елы)

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез (40 балл: һәр дөрес җавапка 2шәр балл)

1. Кайсы табышмакта тартыкларның кире ассимиляциясе күзәтелә? Табышмакларның җавабын да языгыз.

а) Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып;(Кыш)

ә) Юк аягы, юк күзе,

Безне өйрәтә үзе; (Китап)

б)  Күтәреп була, ыргытып булмый; (Мамык)

в) Күккә менә, җиргә төшми,

Җиргә төшә, күккә менми. (Төтен, яңгыр)

2. Тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлү кайсы сөйләм органына бәйле?

а) бронхларга;

ә) тавыш ярыларына;

б) борын куышлыгына;

в) авыз куышлыгына.

3. Җөмләдә сингармонизмның ике төренә дә буйсынган ничә сүз бар?

Китапларның гомерләре нихәтле озын, туган еллары ничаклы борынгы булса, аларның кадерләре дә шулкадәр олы, зур. (М.Г.)

а) 3;

ә) 4;

б) 5;

в) 6

4. п авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.

а) ирен-ирен, өрелмәле, саф, шартлаулы, саңгырау, авыз авазы;

ә) ирен-ирен, йомык, саф, шартлаулы, шаулы, саңгырау, авыз авазы;

б) ирен-теш, йомык, саф, сонор, авыз авазы;

в) ирен-ирен, йомык, саф, аффрикат, сонор, авыз авазы.

5. Бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең русча эквивалентларын языгыз (тәрҗемәсен түгел!)

а) урманга утын төяп бару - (ехать в Тулу со своим самоваром)

ә) кызыл кар яугач - (когда рак на горе свистнет)

б) ике агач арасында адашу - (заблудиться в трех соснах)

в) балтасы суга төшкән кебек - (как в воду опущенный)

6. Сүзгә этимологик анализ ясаганда файдаланылмый торган чыганак –

а) фольклор әсәрләре;

ә) язма истәлекләр;

б) археологик табылдыклар;

в) сүзлекләр һәм матур әдәбият.

7. Хәзерге татар әдәби теле нинди үсеш этаплары үткән?

а) борынгы гомуми  төрки әдәби теле → иске гомуми төрки әдәби теле → иске татар әдәби теле → хәзерге татар әдәби теле;

ә) иске гомуми төрки әдәби теле → борынгы гомуми төрки әдәби теле → иске татар язма әдәби теле → хәзерге татар әдәби теле;

б) гомуми төрки әдәби теле → иске төрки әдәби теле → иске татар әдәби теле → хәзерге татар әдәби теле;

в) иске төрки әдәби теле → гомумтөрки әдәби теле → татар милли әдәби язма теле → хәзерге татар әдәби теле.

8. Рецензия жанры кайсы стильгә карый?

а) фәнни;

ә) рәсми эш кәгазьләре;

б) публицистик;

в) матур әдәбият стиле.

9. Кайсы җөмләдә тезмә сүз бар?

а) Туфанның гомерендә яратып яшәгән урыны - бик матур түгәрәк күл буе.

ә) Ерак сәфәрләрдән соң арып килгән урыны, дачасы, бакчасы шул.

б) Тургай чәчәге белән ромашкалардан башлап, бөтен чәчәкләр дә бар анда.

в) Көз җиткәч, алардан букет ясап, Тукай һәйкәленә илтә (С.Х.).

10. Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү юлы белән ясалган сүзләр кайсы төркемдә?

а) очучы, үлчәү, белдерү, яттан;

ә) тимерче, кибетче, эшче, тәрбияче;

б) бәләкәй, хикәят, әмәл, әзер;

в) бүген, быел, унбиш, матурай.

11. Килгәләгәннәр сүзендәге икенче морфема нәрсәне белдерә?

а) эшнең тәмамланмавын;

ә) эшнең нәтиҗәле башкарылуын;

б) эшнең кабатлануын;

в) эшнең үткәндә башкарылуын.

12. -мага/-мәгә кушымчалары – ...

а) хикәя фигыльнең үткән заман күрсәткече;

ә) сыйфат фигыльнең юклык формасы;

б) фигыльнең юклык күрсәткече;

в) инфинитивның диалекталь формасы.

13. Кояш үз юлы белән әкрен генә төшеп бара (И.Гази) җөмләсендә бара сүзе:

а) мөстәкыйль фигыль;

ә) ярдәмче фигыль;

б) ярдәмче фигыль функциясендә килгән мөстәкыйль фигыль;

в) мөстәкыйль фигыль функциясендә килгән ярдәмче фигыль.

14. Тәкъдим ителгән раслауларның кайсы дөрес?

а) саннар башка сүз төркемнәреннән ясалмый;

ә) саннардан башка сүз төркемнәре ясалмый;

б) саннар җөмлә кисәге булып килми;

в) саннар башка сүз төркемнәреннән ясала.

15. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади формасы ...

а) даими үтәлә торган эшне;

ә) кайвакыт эшләнә торган эшне;

б) затка бәйле эшне;

в) сөйләм вакытына туры килмәгән  эшне билге итеп белдерә.

16. Кайсы җөмләдә кисәкчә юк?

а) Әллә күпкә, әллә бик озакка,

        Ахры, мәңге оныта алмамын... (Һ.Такташ)

ә) Ассалар да, киссәләр дә,

        Үлмәдең син, калдың тере (К. Нәҗми)

б) Төрки телләр шактый аерылышкан...

        Сүзләр бер үк... Мәгънә – төрлерәк... (Р. Харис)

в) И туган тел!

        Югалмадың,

        Югалтмадың безне –

        Халык исән калган Син барга (Рәшит Әхмәтҗанов)

17. Җөмләнең төрен билгеләгез.

        Боз катлавы эрегәч, җир өстенә

        Умырзая чыга, карагыз (Ә.Ф.)

а) тиңдәш иярүле, күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

ә) бер-бер артлы иярүле, күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) катнаш кушма җөмлә;

в) иярченле кушма җөмлә.

18. Ничә синоним җөмлә бар?

        1) Башымнан давыл үтсә дә, ул давылдан сынмадым. 2) Башымнан давыл үткәндә дә, ул давылдан сынмадым. 3) Башымнан давыл үтүгә карамастан, ул давылдан сынмадым.        4) Башымнан давыл үтте, тик ул давылдан сынмадым. 5) Башымнан давыл үтте, шулай да ул давылдан сынмадым. 6) Башымнан давыл үтте, шуңа карамастан ул давылдан сынмадым.     7) Башымнан давыл үтте – ул давылдан сынмадым.

а) 3;

ә) 6;

б) 4;

в) 5.

19. Кайсы раслау дөрес?

Катнаш кушма җөмләдә кимендә ...

а) ике оештыручы үзәк;

ә) өч оештыручы үзәк;

б) дүрт оештыручы үзәк;

в) биш оештыручы үзәк булырга тиеш.

20. Тыныш билгеләре куюның дөрес вариантын билгеләгез.

        Апрель (1) безнең өчен (2) тәнендә татар йөрәге типкән адәм балалары өчен (3) аеруча якын (4) һәм үз (5) чөнки ул (6) безгә Бөек Тукайны бүләк итте (Х. Миңнегулов)

а) 1, 2, 3, 5;

ә) 2, 3, 5, 6;

б) 2, 3, 5;

в) 2, 3, 4, 5.

II. Теоретик бирем.   (10 балл)

Сүзләрне төркемләү принциплары. Татар телендә сүз төркемнәре системасы.

III. Гамәли бирем (35 балл)

1) Без  2) Галимҗан Ибраһимов яши яши торган 1 )Халтурин урамындагы бишенче йортка барып кергән чакта, 3) кояш үзенең көндезге  горурлыгын югалткан иде инде. (К.Сабиров).

1. Тыныш билгеләрен куярга. (4 балл)

2. Җөмлә чикләрен билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә. (4 балл)

3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга. (5 балл)

4. Җөмләнең схемасын сызарга, төрен билгеләргә. (5 балл)

5. Көндез сүзенә фонетик анализ ясарга. (5 балл)

6. Үзенең, яши торган, бишенче сүзләренә морфологик анализ ясарга. (6 балл)

7. Урамындагы сүзен төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерергә. (6 балл)

Бу – бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

                   3

                           -гән чакта

                               синт.иярчен вак. җ.

                   1

                               -ган

                               синт.ияр.аергыч җ.

                   2

IV. Иҗади бирем (15 балл)

Татар теле – минем туган телем.

Туган телгә юк үлем!

Телең белән ачыла, халкым,

Чишмәдәй саф күңелең!..

                                Р.Әхмәтҗанов

Әлеге шигъри юллар Сездә нинди хисләр уята? Фикерләрегезне 12-14 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст итеп языгыз.

Барлыгы 100 балл