Тестлар һәм биремнәр
Дәрес өчен материаллар
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.71 МБ | |
| 21.08 КБ | |
| 17.08 КБ | |
| 17.56 КБ | |
| 18.23 КБ | |
| 20.05 КБ | |
| 16.72 КБ | |
| 17.54 КБ | |
| 18.4 КБ | |
| 18.83 КБ | |
| 17.09 КБ | |
| 17.38 КБ | |
| 14.48 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1. ХХ йөз башы татар әдәбиятының хронологик чикләре. А - 1901-1917 Ә - 1905-1918 Б - 1895-1917 В - 1908-1917
2. ХХ йөз башында нәшер ителгән иң озын гомерле газета . А - Фикер" Ә - "Вакыт" Б - "Йолдыз" В - "Тормыш"
3. Инкыйлаби-демократик юнәлешле газета. А - "Вакыт" Ә - «Казан мөхбире» Б – «Таң йолдызы» В - "Нур"
4. Рәсми рөхсәт белән татар телендә уйналган "Өч хатын белән тормыш" драмасының вакыты . А - 1906, 22 декабрь Ә - 1904, 4 апрель Б - 1906, 21 апрель В - 1906, 5 май
5. 1906 елның 5 маенда Казанда рәсми төстә уйналган спектакль. А - "Өч хатын белән тормыш" Ә - "Бичара кыз" Б - "Кызганыч бала" В - "Ике гашыйк"
6. Тәнкыйди реализм агымының билгесе. А - кеше яшәешен тасвирлауның рухи принцибы Ә - типик характерларның типик хәлгә куелуы Б - кешене яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп сурәтләү В - геройның бер сыйфатын гипербола дәрәҗәсенә җиткереп зурайтып сурәтләү
7. Яңа реалистик татар әдәбиятына нигез салучы әдип. А - Ф.Әмирхан Ә - Г.Камал Б - Ш.Камал В - Г.Исхакый
8. Реалистик юнәлеш билгесе . А - дошмани тирәлектә яшәүче гыйсъянчы геройның эчке дөньясын сурәтләү Ә - хис культы Б - серлелеккә, билгесезлеккә омтылу В - кешене тирәлек җимеше итеп сурәтләү
9. Әсәрләрендә импрессионизм модернистик агымы сыйфатлары калку гәүдәләнгән әдип. А - Н.Думави Ә - Г.Ибраһимов Б - Ш.Камал В - Дәрдемәнд
10. Яшәү мәгънәсен эзләүче ялгыз шәхеснең фаҗигасен сурәтләүче агым. А - натурализм Ә - экспрессионизм Б - акмеизм В - экзистенциализм
11. "Аталар" һәм "балалар" тартышы сурәтләнмәгән әсәр. А - "Алдым-бирдем" Ә - "Тигезсезләр" Б -"Яшьләр" В - "Ике фикер"
12. Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" хикәсендә иң зур әдәби-эстетик мәгънә салынган деталь төре . А - пейзаж Ә - психологизм Б - әйберләр, предметлар В - портрет
13. Г.Тукайның Җаек чоры. А - 1895-1905 Ә - 1895-1907 Б - 1905-1907 В - 1905-1906 елларның беренче яртысы
14. Г.Тукайның халык җырлары калыбына салынмаган әсәре. А - "Милли моңнар" Ә - "Государственная думага" Б - "Мужик йокысы« В - "Эштән чыгарылган татар кызына"
15. Г.Тукай иҗатына хас булмаган сыйфат. А - миллилек Ә - халыкчанлык Б - халыкчылык В - гысъянчылык
16. Г.Тукайның горур шәхес идеясен сурәтләгән әсәре. А - «Пәйгамбәр» Ә - «Шагыйрь» Б – «Байроннан» В – «Нәсыйхәт»
17. Г.Тукайны ң "Өзелгән өмет" шигыренең жанры. А- гражданлык лирикасы Ә - фәлсәфи лирика Б - күңел лирикасы В - пейзаж лирикасы
18. Г.Исхакый иҗатында төп тема. А - милләт язмышы Ә- тарихи тема Б - зыялылар темасы В - хатын-кыз темасы
19. Иҗатында татар зыялы яшьләр тормышы калку сурәтләнгән әдип. А - Г.Ибраһимов Ә - С.Рәмиев Б - Ф.Әмирхан В - К.Тинчурин
20. Ф.Әмирханның "Хәят" повестендагы төп каршылык. А - ата һәм бала Ә - искелек һәм яңалык Б - социаль каршылык В - эчке каршылык
21. Хатын-кыз портретларында Ф.Әмирхан аеруча зур игътибар иткән деталь . А - буй-сын Ә - иреннәр Б - күзләр В - чәчләр
22. Ф.Әмирхан иҗатында гәүдәләнмәгән тема. А - мәхәббәт Ә - хатын-кыз Б - зыялы яшьләр В - гади халык тормышы
23. Төркиядә белем алган әдип. А - М.Фәйзи Ә - Г.Ибраһимов Б - Дәрдемәнд В - С.Сүнчәләй
24. Н.Думавины башка хикәячеләрдән аерган тема. А - тарихи тема Ә - зыялылар Б - мәктәп-мәдрәсәләр тормышы В - тормыш төбендәге балалар яшәеше
25. Н.Думави иҗатында башкаларга караганда калку гәүдәләнгән тема. А - милләт Ә - хатын-кыз Б - йокы В - тоткын, мәхбүс
26. Дәрдемәнд лирикасына хас хис. А - борчылу Ә - шатлык Б - шөбһәләнү В - сагыш
27. Ш.Камал "Акчарлаклар" повестенда мөрәҗәгать итмәгән агым. А - реализм Ә- натурализм Б - романтизм В - экспрессионизм
28. Г.Ибраһимов мирасында илаһи мәхәббәт тасвирланмаган әсәр. А - "Сөю-сәгадәт" Ә- "Табигать балалары" Б- "Яшь йөрәкләр" В - "Уты сүнгән җәһәннәм"
29. Г.Ибраһимовның "Табигать балалары" хикәясендә күтәрелгән мәсьәлә. А - яшәү мәгънәсе Ә - табигать һәм кеше мөнәсәбәте Б - зыялыларның рухи эзләнүләре В - кеше бәхете
30. "Уты сүнгән җәһәннәм" (Г.Ибраһимов), "Тормышмы бу?" (Г.Исхакый), "Картайдым" (Ф.Әмирхан) әсәрләрен берләштерүче сыйфат. А - миллилек Ә - халыкчанлык Б - яшәү мәгънәсен эзләү В - романтик сурәтлелек
31. Традицион шигырь калыбын җимерүче шагыйрь. А - Г.Тукай Ә - С.Рәмиев Б - Ш.Бабич В - Н.Думави
32. Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендәге төп каршылык. А - Биби - Фатих Ә - Факиһә - Хәбибрахман Б - Хәмзә бай - балалары, якыннары В - Вәли - Гафифә
33. Г.Камалның "Безнең шәһәрнең серләре" комедиясендә композиция төре. А - каймалы Ә - тартмалы Б - көзгеле В - дөрес җавап юк
34. "Галиябану" әсәренең (М.Фәйзи) милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы. А - композициясе Ә - жанры Б - темасы В - образлар системасы
35. "Галиябану" музыкаль драмасының (М.Фәйзи) үзәк каршылыгын аерып әйтегез. А - Галиябану-Бәдри Ә - Галиябану-Исмәгыйль Б - Исмәгыйль - тирәлек (егетләр) В - Исмәгыйль-Хәлил
Җаваплар 1 – А 2 – Б 3 – Б 4 – Б 5 – Б 6 – Ә 7 – В 8 – В 9 – Б 10 – В 11 – В 12 – Б 13 – Б 14 - Б
15 – В 16 – Ә 17 – Б 18 – А 19 – Б 20 –В 21 –В 22 – В 23 – Б 24 –В 25 – В 26 – В 27 – В 28 – В 29 – Ә 30 – Б 31 – Ә 32 – Б 33 – Ә 34 – Ә 35 – В
Предварительный просмотр:
ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА ТЕСТ БИРЕМНӘРЕ
(татар төркемнәре өчен)
5 нче сыйныф
1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?
а) 33
б) 40
в) 39
2. Татар теленең үзенә генә хас авазлар һәм алар белдерә торган хәрефләр ничә?
а) 7
б) 6
в) 10
3. Татар телендә ничә сузык аваз бар?
а) 6
б) 9
в) 11
4. О, ө хәрефләре сүзнең кайсы иҗегендә генә языла?
а) беренче
б) икенче
в) соңгы
5. Нокталар урынына нинди хәреф язарга:
к…н с…т …й
т…н к…з …ч
а) е
б) ы
в) ө
6. Нокталар урынына нинди сузык аваз хәрефен язарга:
к…ш к…яр
чаңг… алт…
а) ы
б) о
в) ө
7. Сүзләр ничек иҗекләргә бүленә?
а) хәрефләр саныннан
б) сузыклар санына карап
в) тартыклар саны буенча
8. Бер иҗектә ничә сузык була?
а) 2
б) 1
в) 3
9. Яшелчәләр сүзендә ничә иҗек?
а) 2
б) 6 в) 4
10. Сүзләрне юлдан-юлга ничек күчерергә ярый?
а) хәрефләр саны буенча
б) иҗекләп
в) тартык авазлар санына карап
11. Кеше исемнәре, хайван кушаматлары һәрвакыт ничек языла?
б) юл хәрефе белән
в) сызык аша
12. Авыл, шәһәр, урам исемнәре ничек языла?
а) юл хәрефе белән
б) баш хәрефтән
в) сызык аша
13. Кем? соравына җавап булган ничә сүз язылган?
Әни, өстәл, кызыл, укучы, укый, әти, сатучы.
а) 2
б) 4
в) 1
14. Нәрсә? соравына җавап булган ничә сүз язылган?
Малай, урындык, кыз, яшел, бара, шкаф, тәрәзә.
а) 3
б) 2
в) 4
15. Нишли? соравына җавап булган ничә сүз бар?
Бара, мәктәп, ашый, эшче, тегә, укыта.
а) 2
б) 5
в) 4
16. Нинди? соравына җавап булган ничә сүз язылган?
Кызыл, яза, сары, зәңгәр, агач, китап, яшел.
а) 2
б) 3
в) 4
17. Сөйләмдә ничә җөмлә?
Мәктәп белем бирә хезмәт эшкә өйрәтә белемле кеше яхшы эшли
а) 4
б) 2
в) 3
18. Җөмләдә хәбәр күбрәк ничек урнаша?
а) әиядн алда;
б) җөмләнең башында;
в) җөмләнең ахырында;
6 нчы сыйныф
1. 1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?
а) 33
б) 39
в) 41
2. Татар теленең үзенә генә хас авазлар һәм алар белдерә торган хәрефләр ничә?
а) 10
б) 7
в) 6
3. Нокталар урынына нинди хәрефләр язарга?
К…ш, б…зау, б…лыт, …н, б…лын.
а) ы
б) о
в) ө
4. Нокталар урынына нинди хәреф язарга кирәк?
С…лге, т…тен, к…рәк, г…мбә, к…зге, Р…стәм.
а) е
б) ы
в) ө
5. Ничә исем язылган?
Утын, кызыл, саескан, ак, чаба, чаңгы, эшли, караңгы, эшче, тамчы.
а) 3
б) 5
в) 4
6. Сүз нинди мәгънәле кисәкләргә бүленә?
а) аваз, хәреф
б) баш һәм иярчен кисәкләр
в) тамыр һәм кушымча
7. Урман, урам, болын сүзлренә нинди кушымчалар ялгана?
а) – нар
б) – лар
в) – ләр
8. Ялгызлык исемнәр ничек языла?
а) юл хәрефе белән
б) баш хәрефтән
в) сызык аша
9. Ничә сыйфат язылган?
Җиләк, кызыл, чәчәк, зәңгәр, кара, кыяр, өстәл, түгәрәк, кышкы, чуар, җәйге, көн.
а) 5
б) 10
в) 7
10. 11 дән 19 га кадәрге саннар ничек языла?
а) аерым
б) бергә
в) сызык аша
11. III зат алмашлыкларын билгеләргә:
а) мин, без
б) ул, алар
в) син, сез
12. Әйтүле максаты ягыннан ничә төрле җөмлә була?
а) 3
б) 1
в) 2
13. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, өндәү җөмләләргә бүленәләр?
а) нинди тойгы белән әйтелүенә
б) иярчен кисәкләр дә булуга
в) хәбәре ничек белдерелүенә
14. Татар телендә ничә килеш бар?
а) 4
б) 6
в) 5
15. Сөйләмдә ничә җөмлә?
Урман йоклый агач ботакларын кар баскан куаклар ак мамыкка төренгән
а) 2
б) 3
в) 4
16. Җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куярга кирәк?
Әйтегезче, кайсы вакыт яздагыдан ямьлерәк
а) сорау билгесе
б) нокта
в) өндәү билгесе
17. Әйтелү максаты ягыннан ничә төрле җөмлә була?
а) 2
б) 1
в) 3
18. Татар җөмләсендә хәбәр күбрәк ничек урнаша?
а) җөмләнең башында
б) җөмләнең ахырында
в) иядән алда
7 нче сыйныф
1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?
а) 34
б) 39
в) 40
2. Татар телендә ничә сузык бар?
а) 6
б) 11
в) 9
3. Нокталар урынына нинди хәреф язарга?
К…р, к…шкы, к…яр, ар…ш, бол…т, т…рыш, ак…л
а) о
б) ы
в) ө
4. Исем нәрсәне белдерә?
а) предметның эшен
б) предметны
в) предметның билгесен
5. Ничә исем язылган?
Көз, ява, яңгыр, малай, бара, мәктәп, дәфтәр, яшел, ашый, күлмәк
а) 6
б) 3
в) 10
6. Исем ничә санда була ала?
а) 1
б) 3
в) 12
7. Татар телендә ничә килеш бар?
а) 6
б) 8
в) 4
8. – ның, - нең кайсы килеш кушымчалары?
а) баш килеш
б) төшем килеше
в) иялек килеше
9. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметны
б) предметның билгесен
в) предметның эшен
10. Ничә сыйфат язылган?
Ак, кар, зәңгәр, яза, себерә, яшел, алсу, шофер, тегүче, зәңгәрсу
а) 3
б) 5
в) 7
11. 23, 25, 31, 44, 45 саннары ничек языла?
а) аерым
б) бергә
в) сызык аша
12. Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметның исемен
б) предметның сыйфатын
в) предметның эшен, хәлен
13. Бара, ашый, укый, яза, юа фигельләренә күплек санда нинди кушымчалар ялгана?
а) -нар
б) -ләр
в) -лар
14. Фигыльләр килеш белән төрләнәме?
а) юк
б) төрләнә
в) кайбер очракта
15. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр төрләргә бүленә?
а) нинди тойгы белән әйтелүенә
б) иярчен кисәкләр дә булуга
в) сүзләр санына карап
16. Ничә җөмлә язылган?
Салкын кыш үтте җир уянды кояш көлеп карый көннәр җылынды
а) 6
б) 4
в) 3
17. Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе куярга кирәк?
Бар да шундый матур
Шундый күңелле
а) нокта
б) сорау билгесе
в) өндәү билгесе
8 нче сыйныф
1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?
а) 33
б) 41
в) 39
2. Нокталар урынына нинди хәреф кирәк?
Шә…әр, Та…ир, Ил…ам, …әр, …ава
а) х
б) г
в) һ
3. Кушма сүзләр ничек языла?
а) бергә
б) аерым
в) сызык аша
4. Төньяк, көньяк, аккош, ташбака, үзбушаткыч, өчпочмак – нинди сүзләр?
а) парлы сүзләр
б) гади сүзләр
в) кушма сүзләр
5. Нокталар урынына нинди хәрефләр кирәк?
Аш…яулык, кул…яулык, ал…япкыч, ар…як
а) бернинди дә
б) ь
в) ъ
6. Таң, моң, уң, исемнәренә күплек санда нинди кушымчалар ялгана?
а) -лар
б) -нар
в) -ләр
7. -ка, -кә, -га, -гә кайсы килеш кушымчалары?
а) иялек килеше
б) баш килеш
в) юнәлеш килеше
8. Сыйфат кайсы сүз төркемен төрле яктан ачыклый?
а) исемне
б) фигыльне
в) алмашлыкны
9. Татар телендә ничә зат бар?
а) 2
б) 4
в) 3
10. Зат алмашлыклары килешләр белән төрләнәме?
а) юк
б) төрләнә
в) кайбер очракта
11. Фигыль ничә заманда төрләнә?
а) 3
б) 4
в) 5
12. Укыйсың, эшлисең, ашыйсың, юасың фигыльләре кайсы затта бирелгән?
а) I затта
б) III затта
в) II затта
13. Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?
а) иярчен кисәкләре дә булган
б) баш кисәкләрдән генә торган
в) аз сүзле җөмлә
14. Гади җөмлә ничә төргә бүленә?
а) 2
б) 4
в) 3
15. Сорау җөмлә нәрсәне белдерә?
а) берәр эш турында хәбәр итә
б) сорауны эченә ала
в) соклануны белдерә
16. Ничә җөмлә бирелгән?
Безнең Татарстанда нефть чыга нефть районнарында яңа шәһәрләр төзелде элек кара дала булган урыннарда асфальт юллар сузылды
а) 3
б) 4
в) 5
17. Нинди тыныш билгесе куелмаган?
Кар сулары агып китте,
Килде җитте май ае
а) өтер
б) сорау билгесе
в) нокта
9 нчы сыйныф
1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?
а) 34
б) 41
в) 39
2. Нокталар урынына нинди хәреф язылмаган?
…әймә, …әй, …әяү, … әлил, …итмеш.
а) җ
б) я
в) ж
3. Парлы сүзләр ничә сүздән ясала?
а) 3
б) 2
в) 4
4. Парлы сүзләр ничек языла?
а) бергә кушылып
б) аерым
в) сызыкча аша
5. Нинди хәреф язарга кирәк?
Көн…як, төн…як, ям…ле, бер…юлы, сәгат…, шигыр…
а) ъ
б) бернинди дә
в) ь
6. Исемнәр ничә санда килә алалар?
а) 2
б) 3
в) 4
7. -ның, -нең кайсы килеш кушымчалары?
а) баш килеш
б) юнәлеш килеше
в) иялек килеше
8. Ничә сыйфат язылган?
Яхшы, алсу, һава, йөри, ак, кара, бала, ашый, тәртипле, җәйге, аксыл
а) 4
б) 5
в) 7
9. Фигыль ничә заманда төрләнә?
а) 2
б) 3
в) 5
10. Сөйли, бара, кайта, китә, юа фигыльләре кайсы заманда?
а) үткән заман
б) киләчәк заман
в) хәзерге заман
11. Нинди рәвеш язарга?
Газинур Гафиатуллин … һәлак булды
а) урамда
б) батырларча
в) авырып
12. Нинди җөмлә җәенке җөмлә дип атала?
а) баш кисәкләрдән
б) иярчен кисәкләре дә булган
в) күп сүзле
13. Тиңдәш кисәкләр арасында күбесенчә нинди тыныш билгеләре куела?
а) нокталы өтер
б) сызык
в) өтер
14. Сөйләмдә ничә җөмлә?
Менә яз җитте җылы яктан кошлар кайтты яңгырлар явып үтте агачлар яфракка бөреләнде
а) 3
б) 4
в) 5
15. Җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куярга?
Хуш килдең, беренче сентябрь,
Бәхетле дөньяга алып кер
а) нокта
б) сорау билгесе
в) өндәү билгесе
16. Хәбәр гадәттә нинди сүз төркеме белән белдерелә?
а) исем
б) фигыль
в) сан
ҖАВАПЛАР
5 нче сыйныф
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
в | б | б | а | в | а | б | б | в | б | а | б | б | а | в | в | в | в |
6 нче сыйныф
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
б | в | б | в | б | в | а | б | в | б | б | а | а | б | б | а | в | Б |
7 нче сыйныф
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
б | в | б | б | а | в | а | в | б | б | а | в | в | а | а | б | в |
8 нче сыйныф
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
в | в | а | в | в | б | в | а | в | б | а | в | б | в | б | а | в |
9 нче сыйныф
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
в | а | б | в | в | а | в | в | б | в | б | б | в | б | в | б |
Предварительный просмотр:
- вариант
- ... – сәнгатьнең бик әһәмиятле, зур күләмле бер тармагын тәшкил итүче, ягъни аның әсәрләре дә талант җимеше буларак барлыкка киләләр, кешене сокландыралар, күңелгә, зиһенгә йогынты ясыйлар. Ни турында сүз барганын атагыз:
- Әдәбият белеме
- Әдәбият тарихы
- Матур әдәбият
- Грек теленнән кергән сүз, басылып калган эз, үрнәк, өлге дигән мәгънәне аңлата.
- тип
- характер
- образ
- Тема төшенчәсенә аңлатма бирегез.
- бәян итү, сүрәтләү, тикшерү, фикер алышу предметы, мәсьәләнең куелышы дигәнне аңлата
- әсәрнең төше, төп юнәлеше,эстетик мәгънәсе ул
- хәл итәсе, мәсьәлә дигәнне аңлата
- Кайсы төшенчәләр “әдәбият төре” сүзенә туры килә?
- лирика
- поэзия
- драма
- баллада
- Сюжет ул:
- предмет дигән мәгънәне белдерә
- « яхшы сөйлим» дигән мәгънәне белдерә
- каршы кую дигәннебелдерә
- кучерүдигәнне аңлата
- Эпик төр ул:
- Кеше тормышыныңтышкы ягын, геройның эш-хәрәкәтләрен чагылдыра
- Кеше тормышының билгеле бер якларын үзенчәлекле тел-сурәтләү ярдәмендә чагылдыра
- Уй-хисләр һәм вакыйгалар агышын чагылдыра
- …. фантастик сюжетлы, тарихи яки легендар эчтәлекле, героик – романтик характердагы шигъри әсәр рәвешендә язма әдәбиятка нәрсә булып керә?
- баллала
- мәсәл
- поэма
- ............... ..... .............-ул эмоциональ сөйләм, ягъни мәгълүмат бирү белән генә чикләнми, укучының хисенә дә йогынты ясый
(Әдәби әсәр теле)
- Шигырь ул?
- Эмоциональ , хисле сөйләм
- Шагыйрнең хисләре
- Хикәяләү формасы
- Иҗат тибын билгеләүче нигез: берсе – романтизм, икенчесе – ...
- классицизм
- реализм
- классик реализм
Предварительный просмотр:
- вариант
- Матур әдәбиятның үзенчәлекләрен, сүз сәнгатенең табигатен өйрәнүче фәнне атагыз.
(Әдәбият белеме)
- Типиклаштыру алымнары ничә төргә бүленә?
- 6
- 3
- 4
- Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” әсәрендә нинди төп тема күтәрде?
- мәхәббәт темасын
- гаилә темасын
- табиблар тормышы темасын
- Бу термин борынгы грекларның кыллы музыкаль уен коралы сүзеннән алынган. Бу төрнең башлангычы халык җырларында.
- ода
- гимн
- лирика
- дифирамб
- Эчтәлекнеңбикмөһимөлешеул:
- ритм
- рифма
- сюжет
- строфа
- Эпик ысулда төп урынны _______________алып тора.
- Автор хикәяләве
- Диологлар
- Хис-кичерешләронең сурәтләнуе
- Ода жанры нәрсәне аңлата?
- ул героик вакыйгалар, кешеләрнең батырлыклары, табигатьтәге мәһабәт күренешләрне уңае белән иҗат ителгән
- елау дигәнне аңлата
- аерым кешедән яки иҗтимагый күренештән көлеп язылган җыйнак шигырь
- Шигъри стиль дип:
- Җанлы сөйләмнән аеруча нык аерылып торган, мәгълүм кагыйдәләр таләбенә туры китереп оештырылган тел
- Матур әдәбиятның төрләргә бүленү принцибына туры килү
- Хосусый яки микропоэтика әсәрнең эстетик әһәмияте булган элементларының индивидуаль системасын ачыклау
- Квантив шигырь нәрсә ул?
- Шагыйрнең хисләре
- Ритмылы сөйләм
- Мәңнәле сүз
- Романтизм ничәнче гасырда формалаша башлый?
- XVIIIгасыр
- XIXгасыр
- XVIIIгасыр азагы
Предварительный просмотр:
- вариант
- Әдәбият белемен өч төп бүлек тәшкил итә. Шуларның дөресләрен түбәннән табыгыз:
- Әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе
- Әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе, әдәбият тарихы
- Әдәбият тарихы, матур әдәбият, әдәби тәнкыйть
- Прототип ул:
- беренче образ
- басылып калган эз
- образ үзенчәлеге
- Әсәрдә сүрәтләнгән тормыш күренешләрнең бөтен җыелмасы, ул...
- проблематика
- тематика
- төп мәсьәлә
- Ул билгеле бер типтагы тормыш күренешләрен тагын да конкретрак тотрыклы формада чагылдыру үзенчәлеге
- төр
- жанр
- образ
- образлылык
- Фәнни әдәбиятта күренешләр төшенчәсен белдерү өчен сюжет төшенчәсе белән беррәттән тагы ........ термины да кулланыла:
- фабула
- ирония
- метафора
- сарказм
- Драманың төп үзенчәлеге:
- Хәрәкәтне гәүдәләндерү
- Тормышкүренешләре тезмәсен үзәк бер сызык буенча гәүдәләндерүче
- Тормыш күренешләрен тагын да конкретрак, тотрыклы формада чагылдыру
- Монда нинди жанр турында сүз бара:
- “ул үлгән кешегә багышлап чагырыла,аның күркәм сыйфатларын бәян итә?”
- эпиграмма
- дифирамб
- мәрсия
- Метафора ул:
- Күплек урынына берлек, бөтен урынына кисәкле яки, киресенчә берлек урынына куллану
- Алыштыру, күренеш, гамәл сыйфатны сүз белән әйтелмичә икенче бер сүз белән белдерә
- Җансыз предметны җанландыру өлкәсе белән генә чикләнә
- Шигернең прозадан аермасы нинди була?
- Эстетик мәңнә
- Тәртиплек
- Ритмылы сүзе
- Тирәлекнең эш-гамәлләргә тәэсире, яшәештәге сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше ул:
- детерминизм
- сентементализм
- реализм
Предварительный просмотр:
4 вариант
- Әдәби тәнкыйть – ул:
- Матур әдәбият белән кулга – кул тотышып, янәшә бара, ягъни ул яңа гына басылып чыккан әсәрләрне анализлый, аларның эстетик мәгънәсен, әдәби кыйммәтен ачып сала, әдәби күренешләрне, үсеш тенденцияләрен гомумиләштерә, шул рәвешчә укучыларда әдәби зәвык тәрбияли
- Сүз сәнгатен хәрәкәттә, агымда карый, аның нинди этаплар аркылы үтүен, кайсы чорда нинди яңалыклар хисабына баюын, ачышларны, табышларны кайсы әдипләр алып килүен бәян итә
- Рентген нурлары кебек, сүз сәнгатен, аның серләрен эчке яктан яктырта, табигатенә хас булган сыйфатларны, аларның реаль кыяфәтен тирәнтен күрергә ярдәм итә
- Туры китерегез:
- Әдәби герой табигатенә, холкы-фигыленә хас тотрыклы, үзенчәлекле билгеләр җыелмасы
- Әдәбият, сәнгатьтә нинди дә булса социаль катлам, төркем, милләт, профессия кешеләренә, характер ияләренә хас булган сыйфатларны үзендә аеруча тулы гәүдәләндергән образлар
- Кешенең реаль тормыштагыча яшәешен сүз ярдәмендә җанлы итеп күз алдына китереп бастырган сурәтлелек
- характер(1)
- образлылык(3)
- тип(2)
- Чынбарлык күренешләрен тасвирлаудан килеп чыга торган нәтиҗәне, төп фикерне.....диләр
- идея
- тема
- проблема
- Эпик төргә керә
- новелла, хикәя, повесть, драма
- повесть, комедия, трагедия
- новелла, хикәя, дифирамб
- новелла, хикәя, повесть, роман
- Композицияул:
- чынбарлыккүренешләренсайлапалу, тасвирлауһәмбәяләүнеңтөппринциплары
- сатирик поэзиянеңбер төре
- музыкальдраманынбертармагы
- сүзе төзу, урнаштырудигән мәгънәгэ туры килә
- Новелла, хикәя,повесть, роман ____________төренә керә;
- Эпик
- Лирика
- Лиро-эпик
- Лирика жанрга нәрсә керә?
- ода, гимн, дифирамб
- трагедия, комедия, драма
- романтизм, реализм
- .................- бер үк яки вакыйганы белдереп аның төрле мәгънә нечкәлекләрен чагылдырып килүче сүзләр
(Синонимнар)
- Квантитав сүзе шигырь нинди системаларга бүленә?
- Антик һәм гарәп шигырь
- Квантитатив һәм квалитатив
- Рифма
- ... – ул чынбарлык күренешләрен сайлап алу, тасвирлау һәм бәяләүнең төп принциплары.
- метод
- тип
- стиль
Предварительный просмотр:
5 вариант
- Төп өч бүлектән торучы (әдәби әсәр; әдәби хәрәкәт; матур әдәбиятның үзенчәлеге) курсның исемен атагыз:
- Матур әдәбият
- Әдәбият белеме
- Әдәбият теориясе
- Геройның эш-гамәлләрен, сәләтен, хис-кичерешләрен гаҗәп үткенәйтеп, арттырып тасвирлау.
- романтик типиклаштыру
- фантастик типиклаштыру
- сатирик типиклаштыру
- Проблема төшенчәсенә аңлатма бирегез.
- бәян итү, сүрәтләү, тикшерү, фикер алышу предметы, мәсьәләнең куелышы дигәнне аңлата
- әсәрнең төше, төп юнәлеше,эстетик мәгънәсе ул
- хәл итәсе, мәсьәлә дигәнне аңлата
- Ода, гимн, дифирамб, мәдхия –
- мактау җырлары
- мәхәббәт җырлары
- үлгән кешегә багышланган җыр
- сатирик поэзиянең бер төре
- Композиция төшенчәсе музыкальәсәргә карата да кулланыла. Дөресмебуфикер?
- дөрес
- дөрестугел
- Новелланың төп үзенчәлегенең берсе:
- Көтелмәгән финал
- Кызыклы хәлләрне сурәтләү
- Кискен конфликт
- Лиро-эпик төр жанрларга нәрсә керми?
- мәсәл
- трагедия
- поэма
- Тышкы мактау аркылы асылда хурлау, көлү чагыла, тышкы мактау формасы инкарь итү:
- Сарказм
- Ирония
- Литота
- Сүзләрнең шигырь юлларында аваздаш, бердәй яңгырашына нәрсә дип әйтәләр?
- Рифма
- Ритм
- Строфа
- Методларның иң борынгысы:
- романтизм
- классицизм
- мифология
Предварительный просмотр:
6 вариант
- Әдәбият белеменең – библиография, текстология, әдәбият белеме тарихы бүлекчәләре гомүми исем белән ничек аталалар:
- Төп бүлекләре
- Ярдәмче тармаклары
- Төп тармаклары
- Образлылыкка хас гомум билге: бер күренешне икенче күренеш аркылы чагылдыру ничек атала?
- метафоризм
- прототип
- гиперболизация
- Проблема – ул мәсьәләнең куелышы, ... – шуның чишелеше.
- идея
- тема
- сюжет
- Гарәпчә бу жанрның исеме Аллага ялвару, ярлыкауны сорау дигәнне аңлата
- мәдхия
- мәрсия
- мөнәҗәт
- бәет
- Фабуладигәндә ........... хәрәкәткәохшатуны, фактларкүренешенкүздәтоткан.
- Менделеев
- Ньютон
- Аристотель
- Гегель
- Хикәя жанры татар әдәбиятында ____________ гасырда барлыкка килә.
- XX г.
- XVIII г.
- XIX г.
- Поэма ул?
- елау дигәнне аңлата
- вакыйгалар һәм хисләр агышын шигъри формада хикәяләгән урта күләмле лиро-эпик әсәрләрне атыйлар
- сатирик поэзиянең бер төре, аерым кешедән яки иҗтимагый күренештән көлеп язылган
- Әгәр дә сыйфат, билгеле сурәтләүче чаралар метафора белән белдерелсә, аларны ........... эпитет дип йөртәләр
(Метафорик)
- Сүзләрнең шигырь юлларында аваздаш, бердәй яңгырашима ..... нәрсә дип әйтәләр?
- Строфа
- Квантитав
- Рифма
- Яңарыш реализмда язылган әсәр:
- “Тартюф”
- “Гаргантюа һәм Пантагрюэль”
- “Одиссея”
Предварительный просмотр:
7 вариант
- Тармакның исемен атагыз. ... – тәнкыйтьнең, әдәбият тарихының, теориясенең үткән юлын яктырта.
- Әдәбият теориясе
- Әдәбият белеменең тәнкыйте
- Әдәбият белеме тарихы
- Бары тик сәнгатькә генә хас булган чынбарлыкны чагылдыру формасы ничек атала?
- типиклаштыру
- образлылык
- характер
- Раслаучан идея –
- тискәрене тәнкыйтьләү
- уңай күренешләрне тәнкыйтьләү
- урта тәнкыйтьләү
- Фантастик сюжетлы, тарихи яки легендар эчтәлекле, героик-романтик характердагы шигъри әсәр
- баллада
- дифирамб
- поэма
- эпиграмма
- ..............яшәешбарышын, процессныобразлычагылдыручарасы.
- сюжет
- чагыштыру
- шигырь
- юмор
- Хикәя өчен __________хас:
- Җыйнаклылык
- Киң планлылык
- Киң тармаклылык
- Лирик шигърь хисләрне бәян итү өчен языла. Нәрсә турында бара?
- мәрсия
- гимн
- җыр
- Тел сурәләү чараларын туры китереп языгыз:
- Ялгау a) Бер җөмләнең, ахырында һәм икенчесенең
башында кабатланып килүче сүзләр
- Рәдиф б) Үтә әдәпле сөйли. Тупасрак тоелган
сүзне, үз исеме белән әйтмичә йомшартып,
икенче сүз белән белдерү.
- Эвфемизм в) Строфа ахырында кабатланып килүче сүз-
ләрне әйтәләр.
(1-а, 2-в, 3-б)
- Шигырь юлларында рифма ни өчен кирәк?
- Аңлашыла өчен һәм ул төгәләп куя
- Матурлык аңлашылся өчен
- Тәртип төзелеш өчен
X. XVII йөз (классицизм) дәверендә язучылар:
1. .Расин, Мольер
2. Гомер, Эсхил
3. Дж. Чосер, Дж. Боккаччо
Предварительный просмотр:
- вариант
- Әдәбият белеменең төп өч бүлекнең берсен тәшкил итә, үз эченә сүз сәнгатенең үсеш юлын яктырту, аны тарихи, хронологик эзлеклелектә тикшерүне ала:
- Әдәби тәнкыйть
- Әдәбият теориясе
- Әдәбият тарихы
- Әдәби герой табигатенә, холкы-фигыленә хас тотрыклы, үзенчәлекле билгеләр җыелмасы
- характер
- образ
- прототип
- Проблема күтәрү – ул
- каршылыкны чишәргә
- мәсьәләнең куелышы
- әсәрдә сүрәтләнгән тормыш
- Кискен конфликтлы үзара мөнәсәбәтләрне диалоглар аркылы сурәтләгән киеренке сюжетлы сәхнә әсәре
- трагедия
- комедия
- драма
- мелодрама
- Капма-каршы мәнфәгатьләр, карашлар бәрелеше, фикеркаршылыгы, бәхәс ул:
- экспозиция
- фабула
- ситуация
- конфликт
- Озын хикәя дип __________ атаганнар.
- Повесть
- Роман
- Новеллa
- Лирика жанрга нәрсә керми?
- ода
- комедия
- гимн
- Прозада, аеруча повестьләрдә ничә хикәя форма киң таралган:
- 2
- 3
- 5
- Нинди рифманы ак шигырь дип йөртәләр?
- Рифамалы
- Строфа
- Рифмасыз
- Сентиментализмны кем иҗаты белән бәйлиләр?
- Ж. Руссо
- О. Гольдсмит
- Л. Стерн
Предварительный просмотр:
9 вариант
- Әдәби тәнкыйть чын сәнгатьне күрергә, танырга, тоярга өйрәтә. Шуңа күрә, “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер”, - дип кайсы шагыйрь әйткән була:
- Ренат Харис
- Габдулла Тукай
- Муса Җәлил
- Теге яки бу дәвер, ил, социаль катлам өчен аеруча хас булган күренешләр, алар яшәешенең, көнкүрешенең асылы, төп тенденцияләре ничек атала?
- образлылык
- прототип
- типиклык
- Идея төшенчәсенә аңлатма бирегез.
- бәян итү, сүрәтләү, тикшерү, фикер алышу предметы, мәсьәләнең куелышы дигәнне аңлата
- әсәрнең төше, төп юнәлеше,эстетик мәгънәсе ул
- хәл итәсе, мәсьәлә дигәнне аңлата
- Эпитафия ул –
- флейтаның моңсу җыры
- мактау җыры
- үлгән кешегә багышланган җыр
- кабер ташына уеп язылган шигырь
- Композиция берүк вакыттаэчтәлеклеһәм формалыбула. Дөресмебуфикер?
- дөрес
- дөрестугел
- Беренче новелла үрнәкләре кем тарафыннан языла:
- Габделҗаббар Кандалый
- Мәхмүд бине Гали
- Каюм Насыйри
- Эпитафия нәрсә ул?
- кабер ташына уеп язылган шигырь була
- халәтне чагылдырган лирик шигырь була
- елау дигәнне аңлата
VIII. Матур әдәбият теле тәүге карашка ук күзгә бәрелеп тора торган өч стильгә бүленә:
1. .............. 2. ................. 3. ................
(а)драма, б)проза, в)шигырь)
IX. Кемгә ак шигырь стиле күбрәк охшаш була?
- Дәрднменд
- Г. Тукай
- М. Җәлиль
- Сентиментализм белән барлыкка килгән иҗат ысулы?
- социалистик реализм
- классик реализм
- мәгърифәтчелек
Предварительный просмотр:
10 вариант
- Әдәбият теориясе бүлеге буенча, иң борынгы әсәрнең исемен, һәм авторын атагыз:
- Аристотель “Поэтика”
- Лессинг “Лаокоон”
- Буалон “Поэтик сәнгать”
- Сатирада үзара үрелеп баручы ике үзенчәлек
- тәнкыйтьләү, көлү
- дөреслек, хакыйкатькә тугрылык
- арттыру, идеаллаштыру
- Фоат Садриев “Таң җиле” әсәрендә нинди проблема күтәрә?
- әниләр мөнәсәббәте
- дөреслек
- мәхәббәт
- Сатирик поэзиянең бер төре, аерым кешелән яки иҗтимагый күренештән көлеп язылган җыйнак шигырь
- эпиграмма
- элегия
- эпитафия
- эпиталам
- ............. ул тышкы вакыйгалар һәм куңел хәрәкәте үрелешеннән гыйбарәт икэн.
- эпифора
- сюжет
- сарказм
- чагыштыру
- Авыр, әрнү-газаплану хисе уятучы поэтик әсәр:
- Трагедия
- Комедия
- Драма
- Дифирамб белән тагын нинди лирик жанры барлыкка килә?
- элегия
- ода
- эпитафия
- Инверсия ул:
............................................................................................................................................................................................................................................................................................... .
(Урын алыштыру. Сөйләмен тәртибен үзгәртү ярдәмендә яңа эмоциональ төсмер белдерү.)
- Рифма ярдәмендә берләшкән шигырь юллары төркемен,берничә тезмәдән укмашкан ояны ...нәрсә дип йөртәләр?
- Ритм
- Строфа
- Рифма
- ... – аеруча киң офыклы, демократик иҗат методы ул.
- классик реализм
- сентементализм
- романтизм
Предварительный просмотр:
Фонетика
1. Фонема дип, телдәге … атыйлар.
д1) аерым әйтелә алу мөмкинлегенә ия булмаган тел берәмлеген;
д2) сүзләрне һәм морфемаларны төзи, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итә торган иң кечкенә аваз берәмлеген;
3) сүзләрне һәм җөмләләрне төзи, аларны язуда чагылдыра тоган иң кечкенә язу берәмлеген;
4) төрле аваз үзгәрешләрен.
2. Сузык авазларның дифференциаль билгеләре буенча сүзне табып билгеләгез:
1 нче сузык: арткы рәт сузыгы, иренләшкән; 2 нче сузык: арткы рәт, урта күтәрелеш, кыска сузык аваз.
д1) утын;
2) үлән;
3) урам;
4) үрнәк.
3. Татар телендә дифтонгларның … төрләре бар.
1) алгы һәм арткы;
2) түбән, югары;
3) кыска, озын;
д4) күтәрелмә, төшерелмә.
4. [д] авазы:
1) кече тел, ярымйомык,яңгырау, борын авазы;
2) ирен-теш, саңгырау, шаулы, авыз авазы;
3) тел уртасы, өрелмәле, яңгырау, авыз авазы;
д4) тел алды, йомык, шаулы, яңгырау, авыз авазы.
5. Кече тел ассимиляциясе кичергән лексик берәмлекне билгеләгез.
1) унбиш;
2) болыннар;
3) көзсез;
д4) иртәнге.
6. Әнкәй, иҗтимагый, алдынгы, киеренке сүзләрендә … күзәтелә.
д1) ассимиляция;
2) диссимиляция;
3) диэреза;
4) аккомодация.
7. Аз – әз, акрын – әкрен, әни – ана сүзләре …
д1) сингармоник параллельләр;
2) фонема вариантлары;
3) диалекталь сүзләр;
4) авазлар чиратлашуы.
8. Редукция күренеше … күзәтелә.
д1) басымсыз иҗекләрдә;
2) ике сүз арасында;
3) сүз эчендә авазларның урыннары алмашкан очракта;
4) басым төшкән иҗекләрдә.
9. Өстәл, эскәмия, эшләпә сүзләрендә … күренеше күзәтелә.
д1) протеза;
2) эпитеза;
3) эпентеза;
4) апокопия.
10. Кушымчалар үзләренә басым алмаган очракны чагылдырган рәтне билгеләгез.
1) –мый//-ми, — са//-сә, -ча//-чә;
2) –ма//-мә, -да//-дә, -ыбыз//-ебез;
д3) –ма//-мә, -мый//-ми, -мын//-мен;
4) –дай//-дәй, -лык//-лек, -чы//-че.
11. Байрак – баерак, ак сакал – аксакал, биш бармак – бишбармак сүзләре … нигезләнеп языла.
1) морфологик принципка;
2) фонетик принципка;
3) тарихи-традицион принципка;
д4) дифференциацияләнгән язылышка.