Укучылар иҗаты
Укучылар иҗаты
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.4 КБ | |
| 11.55 КБ | |
| 19.15 КБ | |
| 14.94 КБ |
Предварительный просмотр:
Эшкә бирсәң чын күңел
Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән,
тәрбияле бул, белем ал.
Каюм Насыйри
Кешегә гомер бер генә бирелә. Шушы бирелгән кыска гына яшәү мизгеле эчендә кемнәрдер бөек шагыйрь, фән эшлеклесе, сәхнә йолдызы, авыл хуҗалыгы белгече, сәясәтче, табиб, укытучы яки башка берәр һөнәр иясе булып таныла. Була шундый кешеләр. Үзләренә җәлеп итеп, магнит кебек тартып торалар. Алар “мин”дип кычкырып та тормыйлар, әмма тирә-юньдәгеләр өчен кадерле һәм хөрмәтле кешеләргә әйләнәләр. Андыйлардан ниндидер күренмәс җепләр ярдәмендә үзеңә энергия, рухи азык туплыйсың. Минем әтием дә шундыйлардан. Ул - гади хезмәт кешесе. Әмма бик үзенчәлекле һәм бераз хыялыйрак шәхес.Авылыбызда әтиемнең кулы тимәгән хуҗалыклар бармак белән генә санарлык калгандыр. Районыбыз авылларында да, күрше районнарда да әтиемнең хезмәт җимешләрен еш очратырга була. Мин әтиемнең кулларын алтынга тиңлим.
Ул 1977 нче елда районыбызның Көшкәтбаш авылында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Әбием, улы тугач, аның игелекле бала булуын юрый. Бабам белән киңәшәләр дә, гарәп теленнән кергән “Фаил” дигән исемгә тукталалар. Мәгънәсе дә әйбәт: “Эшләүче, ясаучы, шөгыльләнүче, тырыш, эшчән” дигәнне аңлата. Әтием мәктәптә яхшы укый, агач эшләренә дә булдыра. Барлык чараларда актив укучыларның берсе була. Укытучылар анда дизайнерлык сәләтен дә күрәләр. Үзенең туган авылын яраткан егет, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, кала-шәһәр дип исе китми. Төпчек бала да булгач, әбием белән бабамны ташлап китәргә дә җөрьят итми. 1992 нче елда 96 нчы номерлы Норма профессиональ –техник училищесына укырга керә. Аннан берьюлы өч һөнәр-тракторчы, шофер, слесарь һөнәрләрен үзләштереп, 1995 нче елда туган авылыбызга эшкә кайта. Әлеге уку йортын әтием: “Егетләрне һөнәргә өйрәтә торган чын уку йорты”,- дип бәяли. Тугыз ел авылда күмәк хуҗалыкта хезмәт куйганнан соң, 2004 нче елдан юллар төзү идарәсендә экскаваторчы, аннан тракторчы булып эшли. Әтием эшләү дәверендә гел мактала, эшен намус белән башкара. Тәртип бозып йөрми, начар гадәтләр белән шөгыльләнми. Училищеда укыган дәвердә үзләштергән эретеп ябыштыруга булган белем күнекмәләре һәм Гайнан бабамнан күчкән “тимерне кулда уйнату” осталыгы аңа тынгылык бирми. 2004 нче елдан ул тимер эше белән дә шөгыльләнә башлый. Алтын куллы тимерче (тимерче – тимерне кызу утта эретеп, аны төеп, формага китереп кирәкле җиһазны ясаучы) булып таныла.
Тарихыбызга күз салсак, тимерче һөнәренең халкыбызда бик борынгыдан барлыкка килгәнлеген беләбез. Тимердән ясалган эш коралларының бронза кораллардан өстенлеге бәхәссез, чөнки тимер бронзага караганда каты, чыдам һәм табигатьтә күбрәк очрый. Тимер кораллар кешегә зур мөмкинлекләр ачкан: җирне тизрәк һәм яхшырак итеп эшкәртергә, димәк, җир мәйданын киңәйтергә мөмкинлек туган.Тарихыбызда зур үсешкә ирешергә мөмкинлек биргән тимерчелек эше, бүген дә ихтирамга лаек.
Минем иҗади эшемнең герое – әтием дә үзенең алачыгында нинди генә хезмәт башкармый. Капка – коймалар, тәрәзә йөзлекләре, чардуганнар, утыргычлар, атынчыклар, уенчыклар, бакча өчен бизәкләр ясый. Ул аларны нечкә бер зәвык белән башкара. Төсләрнең сайланышына, каралты-курага ятып торуына игътибар итә. Аның турында: “Җитмеш төрле һөнәр иясе “,- дияргә була. Тимер эше белән беррәттән агач һәм таш эшләрен дә бик оста башкара. Бүгенге көндә әтием үз куллары белән үзебезгә ике катлы йорт төзеп ята. Һәр детальгә игътибар биреп, зәвык белән эшли. Эшкә барырга да өлгерә. Ул- безгә,өч кызына, үрнәк әти; әниемә, әби-бабама олы терәк. Әллә кайларга барып, шәһәр уку йортларында белем алмаган ул. Теләге һәм сәләте булгач, үзебезнең район җирлегендә алган белеме белән дә күпме үрләр яулады, күпләрне бәхетле итте, игелекле гамәлләр кылды. Үзебезнең туган авылыбыз мәктәбендә, районыбызның һөнәр училищесында гыйлем туплаган әтием бүген менә дигән хезмәт иясе! Ул–безнең горурлыгыбыз. Мин һәр балага да безнең әтиебез кебек әти насыйп булуын телим.
Иҗади эшемне әтием яратып сөйләп йөри торган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
“...И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.”
Зәринә Фазылҗанова
Предварительный просмотр:
Болын-тугайлы һөнәр
“Сайлыйм” дигән һөнәр күп ул,
Күңел тартканы сирәк.
Үзеннең сәләт-теләкне
Тоя белергә кирәк.
Кемдер биергә бик оста,
Кемдер- җырга, сатуга.
Кемдер төзелеш ярата,
Ә кайсыдыр машина.
Минем дә бар бер һөнәрем-
Күңелдә йөрткән бер эш.
Дөрес, ирләр һөнәре ул,
Сорый кызлардан күп көч.
Уйлап бак та, белеп кара
Минем сөйләгәннәрдән,
“Арышларым, кырларым”,- дип
Минем көйләгәннәрдән.
Авыл җирендә торганга,
Тарта күңел кырларга.
Тугайларга, тургайларга,
Арыш, солы, бодайга.
Серләшәсе килә никтер
Ашлык башагы белән.
Һәр бөҗәкнең, һәрбер кошның,
Мактанмыйм, телен беләм.
Ул, ул- иң мактауга лаек,
Дәрәҗәле бер һөнәр.
Укып эшли башласаммы?-
Сокланыр әле күпләр.
Бабам минем хезмәт куйган
Шушы эштә гомергә.
Җирне сөю бабамнан ук
Сеңгән минем күңелгә.
Ул әзерләгән ашлыктан,
Эзерлиләр күпме он.
Илне-җирне сыйлы итә,
Ул бит, ул бит...
Агроном!
Кәримова Лалә
Предварительный просмотр:
Чәч үстерәм
Мин татар кызы ләбаса,
Чәч үстерәм сөенеп.
Җилләрдә китәр әле дим
Минем чәч тә сибелеп.
Үлән суы белән юам,
Куям аннан киптереп.
Тарыйм аны бик кадерләп,
Бөтен җаен китереп.
Чәч үстерәм, толымнарга
Карар күпләр көнләшеп.
Чулпылар да тагармын мин,
Йөрсеннәр тик серләшеп.
Чәч үстерәм, нинди кызчык
Була инде толымсыз?
Үсеп кенә җитсен әле
Һәммәгез сокланырсыз.
Нәргизә Нәкыйпова
Хыял
Бер хыялым бар минем:
Күктә йөзәр идем.
Ак болытлар арасыннан
Башны сузар идем.
Я булмаса , парашютта
Төшәр идем очып.
Болын чәчәкләре мине
Алыр иде кочып.
Бәлки әле тау башына
Кунар идем төшеп.
Хыялым бар: күккә менәм,
Җитим генә үсеп.
Нәргизә Нәкыйпова
Әнием Лилиягә
Исемеңдә - чәчәк нуры,
Тәкыяләр балкышы.
Синнән ургыла, әнием,
Кояш нуры яктысы.
Сүзләр диңгезеннән Сиңа
Сәйләннәр җыяр идем.
Булган борчуларыңның
Барсын да җуяр идем.
Әнием, бик-бик яратам,
Син минем иң якыным.
Йөзләреңне кызартмамын,
Мәңге яшә алтыным.
Сиңа елмая кояш та,
Көлеп күктә ай йөзә.
Ихлас теләкләр җиткерә
Төпчек кызың Нәргизә.
Нәргизә Нәкыйпова
Апам Назлыгөлгә
Минем яраткан апам бар-
Исемнәре -Назлыгөл.
Һәрчак матур, чибәр, назлы,
Көлеп кенә тора гел.
Бакчадагы гөлгә охшаш,
Кояш кебек тә үзе.
Иреннәре генә түгел,
Елмая зәңгәр күзе.
Ярый әле апам бар дим,
Ул миңа олы терәк.
Мин апама, апам миңа
Ходайдан олы бүләк.
Нәргизә Нәкыйпова
Дан җырым Өтәр елгасына
Безнең авыл табигате
Нәкъ яшел бишек сыман.
Ул бишеккә тау, болын да,
Инеш, чишмә дә сыйган.
Бүген дан җырлыйм бишекнең
Мин Өтәр елгасына.
Бик якын изге урын ул
Авылым баласына.
Өтәрдә җәен печәнгә
Атлар дугадан чума.
Чалгы җыры җәйләр буе
Ул яктан чыңлап тора.
Өтәрдә бар бер үзәнлек
Исеме аның- Йөрәк.
Әлеге Йөрәктә пешә
Чиләкләп кенә җиләк.
Акнарат чишмәсе суы
Агып чыга Өтәрдән.
Тәэмин итә авылыбызны
Чиста суга күптәннән.
Сандугачлар җыр сузалар
Таллыгында Өтәрнең.
Сокланырлык кошлар иле
Безнең яклар күпләрнең.
Яшел хәтфә бишегендә
Үстерә ул тирбәтеп.
Яши белик Җир-анага
Һәммәбез Рәхмәт әйтеп!
Нәргизә Нәкыйпова
Буран
Тышта ап-ак буран-
Бик салкын булган.
Ә мин чыкмыйм,
Куркып кына
Өйдә утырам.
Газда яна ялкын,
Ә тышта салкын.
Буран дулый әче,
Күңелдә мияулый минем
Куркак бер мәче.
Нәргизә Нәкыйпова
Алмагач
Чәчәк атып, нурын сибә
Бакчадагы алмагач.
Көзләр җитсә, алмалары
Тәмлеләнә, аллангач.
Йөргән чакта бакчабызда
Алмасына кызыгып,
Бер алмасы башка төште,
Күземә күренде ут.
Шуннан бирле алмагачның
Тирәсенә бик бармыйм.
Кызыктырып торсалар да
Алмаларын сорамыйм.
Биим
Мин яратам биергә,
Көйгә гел биеп торам.
Әти-әни, апама да
Өйдә гел концерт куям.
Бию түгәрәгендә
Шөгыльләнү бик рәхәт.
Безне биергә өйрәткән
Эльмира апага рәхмәт.
Нәргизә Нәкыйпова
Өчпочмак
Әни бүген камыр баса
Пешерә ул өчпочмак.
Минемчә, әни пешергәч,
Ул бик тәмле булачак.
Бүләккә-кар бөртеге
Плантабызда яшәүче ярты халыкның чын карны күргәне юк икән.
Алар аны яки рәсемнән, яки телевизордан гына күреп беләләр.
Ничек инде кар бөртеген
Күрми яшәргә кирәк?
Кар бөртеген бүләк итеп
Җибәрү кирәк тизрәк.
Кыш бабайдан сандык сорап,
Көмеш чәчкәләр салам.
Карчәчәк булып, бүләкне
Үзем үк илтә барам.
Нәргизә Нәкыйпова
Безнең елга гармунлы!
Безнең бакчаның түреннән
Бер инеш ага җырлап.
Авылыбыз кешеләре
“Көшкәт” дигәннәр зурлап.
Һәр фасылда ул үзенчә
Матурлана, ямьләнә.
Әкияти көмеш сулы
Бер елгага әйләнә.
Кышын көмеш бозга туңа-
Тимераякта шуабыз.
Әтиебез бәке тишсә-
Суында кер юабыз.
Кояшлы яз килде исә,
Идел күк дулый башлый.
Ярларыннан тулып чыгып,
Үзәнлекләрне ашый.
Апрель айларында җыры
Ишетелә өйгә дә:
Үзе шомлы, үзе дәртле-
Охшамый бер көйгә дә.
Эссе җәйдә аның җыры
Челтерәп кенә чыга:
Су керергә безне дәшеп,
Шаян җырларын суза.
Җәен, язын күзәтәмен,
Яратып мин Көшкәтне.
Челәннәрне, кыр үрдәген-
Ясап куям сурәтне.
Балыкка да төшкәлимен-
Бик юмарт бит елгабыз.
Көмеш тәңкә балыкларны
Тотып, ярга тезәбез.
Көзләр җитсә, тынычлана,
Көшкәтебез боега.
Шул вакытта миңа, никтер,
Ул күңелсез тоела.
Көзге чорда инешебездә
Алтын яфраклар йөзә.
Салкын кыш җитеп килүен
Көшкәт үзенчә сизә.
Һәр фасылда ул үзенчә
Нурга күмә авылны.
Безнең инеш җырлы-моңлы-
Әйтерсең лә, гармунлы!
Нәргизә Нәкыйпова
Яшел хыял
Агач-куакларны сөям,
Еш барам мин урманга.
Сайрар кошы, саф һавасы
җанга шифа булганга.
Хуҗа түгел, кунак булып,
Йөримен мин әлегә.
Һәркемне үзенә тарта
“Урман” дигән хәзинә.
Киләчәктә һәр бөҗәкнең
Телен дә белермен күк.
Агачларны туганымдай
Бик якын күрермен күк.
Чәчкәләргә алан ясап,
Бал кортларын җыярмын.
Алмагачлар да утыртып,
Алмадан как коярмын.
Минем урман юмарт булыр
Җиләк уңар мул булып.
Кунак -төшем гөмбә җыяр,
Кәрҗиннәрен тутырып.
Миләш, шомырт , баланнары
Сыйлар димен күпләрне.
Бу могҗизалы урманда
Күрмәс беркем чүпләрне.
Кул тотымы гына җирдә
Чикләвекләр өлгерер.
Кәккүкләре һәркемгә дә
Озын гомер белдерер.
Каен кызларында алка
Чулпылардай гел чыңлар.
Монда килгән һәрбер кеше
Урманның көен тыңлар.
Менә шундый максатым бар-
Матурлау тирә-якны.
Балачагым хыяллары
Каен кызыдай якты.
Нәргизә Нәкыйпова
Предварительный просмотр:
Әкияти авылда
Безнең авыл шундый серле,
Гүя әкият дөньясы.
Ә геройларын күрергә,
Юк әлләни барасы.
Һәр көн иртән Өтәр суда
Су анасы коена.
Чәчләреннән тамчы түгел,
Алтын-көмеш коела.
Кулларындагы тарагы
Алтын түгел, агачтан.
Аның моңлы җырлаганын
Кошлар тыңлый агачта.
Җырлары гел сөю-сәгадәт,
Саф мәхәббәт турында.
Яшьтән сөйгән мөгезле җен-
Шүрәле гел уенда.
Ә шүрәле су анасын
Төшендә күрә микән?
Аның белән таң суында
Чумып коена микән?
Юктыр... Шүрәле су кызын
Үзенә пар санамый.
Урмандагы ялгыз өйдә
Убырлысы бар аның.
Сез күрерсез, су анасы
Үзенә тиң яр табар.
Судагы егет турында
Әкият тә бер туар.
Гарифуллина Ралия
ххх
Болынлыкта ак ромашка
Серләште җиләк белән.
- Син бик тәмле, кызлар сине
Яратып җыя, беләм.
- Син гүзәлдән яшь егетләр
Букет ясый бәйләм-бәйләм.
Гарифуллина Ралия
Тукайны сагынып...
Тукай безнең күңелләрдә,
Аны һәркем сагына.
Сагынуны яшь шагыйрьләр
Сала шигырь юлына.
Кечкенәдән укып үстек,
Матур шигырь юлларын.
Тик аңа туры килгән бит
Авыр гомер еллары.
Яшьли ятим үссә дә ул,
Сынмаган, сыгылмаган.
Шигырь генә йөрәктәге
Ярасын юалмаган.
Шигырьләрендә зур мәгънә
Һәм тәрбия салынган.
Шул шигырьләр белән анда
Яшәү дәрте кабынган.
Гарифуллина Ралия
Яз маҗаралары
Табигатьнең матур мәле,
Туган җиребезгә яз килә.
Безне сөендереп, зәңгәр күктә
Елмаеп кояш көлә.
Язгы моңсу табигатьне
Яратып мин һич туймыйм.
Язгы гөрләвек суында
Көймә йөздереп уйныйм.
Көзен киткән кошлар кайтты
Туган ягын сагынып.
Нишләп инде чит җирләрдә,
Йөрсен алар каңгырып.
Җәе, көзе, кышы, язы-
Бары да күңелгә якын.
Матур туган җиребездә
Тату яшәсен халкым!
Гарифуллина Ралия
Кыш бабайны сагындык
Яңа ел да җитә диеп,
Җилкенеп йөри күңел.
Яңа ел бәйрәмен каршылау
Ел да бертөрле түгел.
Мәктәптә чыршы бәйрәме
Һәрчак күңелле үтә.
Нәкъ шуңа да бу бәйрәмне
Һәркем сагынып көтә.
Кыш бабайның капчыгы зур,
Бүләкләре бихисап.
Җырлар җырлап, шигырь сөйләп
Бүләк алырга исәп.
Без дә бүләк әзерләрбез,
Кыш бабабыз килгәндә.
Кызарып торып булмас бит,
Кем алдынгы дигәндә.
Без укуда гел алдынгы
Булырбыз дип сүз бирдек.
Дүртле,бишле билгеләрен
Инде алып өлгердек.
Эх, Кыш бабай, син дус бабай,
Тизрәк килсәң иде.
Күчтәнәчкә конфетларны
Күбрәк бирсәң иде.
Гарифуллина Ралия