Г.Гыйльманов прозасында мифологик мотивларның кулланылу үзенчәлеге

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Г.Гыйльманов прозасында мифологик мотивларның кулланылу үзенчәлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_g.gyylmanov_prozasynda_mifologik_motivlar.docx24.34 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Гыйльманов прозасында мифологик мотивларның кулланылу үзенчәлеге

Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләр алып барган, һәм, алга таба үз әсәрләрендә дә бу юнәлешне үз иткән шәхес.

Әмма, авторның геройлары барлык әсәрләрендә дә халык авыз иҗатындагыча гадәти түгел. Г. Гыйльманов аларга моңа кадәр бу геройларга хас булмаган сыйфатлар өсти. Персонажлар уңай яктан гына ачылалар яисә вакыйгалар барышында яхшы якка үзгәрә баралар. “Ә эшләгән явызлыклары кайчандыр кешеләрнең эшләгән начарлыгына җавап кебек кенә икән” [2: 92].  Ягъни, Бүкәй, Дию кебек серле образларны кулланып, балаларны матурлык һәм яхшылык ярдәмендә тәрбияләргә омтыла. Чөнки яхшылык явыз көчләрне үзгәртә: алар авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәмгә ашыгалар. Мондый образлар белән без “Болай нигә яхшы укый?”, “Көмеш тарак” әкият-тамашаларында очрашабыз.

А.Шәмсутова фикеренчә, “Г.Гыйльмановның “Оча торган кешеләр”, “Фәрештә”, “Күрәзә”, “Җанбалык” һ.б. әсәрләрен берләштергән сыйфат шунда: үзәккә фәлсәфи як (яшәү фәлсәфәсеме ул, дөньяны танып-белү яки кабул итү рәвешеме), рухи кыйммәтләр һәм татар халкының ислам, мәҗүсилек белән бәйле образлары, фикерләре куелган, алар аша экзистенциаль идеяләр үткәрелгән. Әлеге әсәрләр гел реалистик буяулар белән генә сугарылган татар әдәбиятында яңа юнәлеш – “метафизик реализм” юнәлешен формалаштыралар [4: 140-143]. Метафизик реализм – Яшәешнең метафизик дәрәҗәсен ачуны үзмаксат итеп куйган, рухи эзләнүләрне нигез итеп алып, кеше күңеленең яшерен урыннарын, дөнья яратылышының серле, билгесез якларын үзенчәлекле итеп сурәтләгән алым. Әлеге алымның нигезе булып реализм кала һәм аңа “яшерен дөнья”, “яшерен чынбарлык”, “хакыйкый чынбарлык” дигән параллельләр өстәлә” [3: 140].

“Албастылар”да реалистик планга татар авылы Кампәрле халкының тормышы, ә фантастик планга урманда яшерелгән, югалган утар тормышы карый. Анда әкияти–мифологик албастылар яшәеше сүрәтләнә. Менә шушы ике тормышны төп каһарман – Хәлим тоташтырып тора. Аның төрле вакыйгаларга очрап торуы әсәрнең төп сюжеты булып тора һәм Г.Гыйльмановның, татар мифолгиясе белгече буларак, әсәргә аңлы рәвештә юри күп санлы  мифологемнар кертүе әсәрнең идеясын ачуга ярдәм итә. Авторның мифлар белән уйнавы кызыклылыкны  гына арттыра һәм укучының бер укый башлап әсәрдән аерыла алмаслык халәткә китерә, ягъни сихерли.

Г.Гыйльмановның “Албастылар” романында язучы күрсәткән өч дөньяны үзәк каршылык – Хәлим һәм албастылар каршылыгы бәйли. Ләкин һәр катлам “албасты” сүзенә үз мәгънәсен сала. Урман албастылары – гомерләрен явызлыкка явызлык белән җавап бирүгә багышлаган карчыклар, кайчандыр үзләрен авылдан куган нәселләрдән үч алучылар. Имансызлар, дөнья пычрагына буялганнар шулай ук албастыга әверелә. “Кешенең асылы менә шушы ак — кара рухлар көрәшеннән тора. Албасты ягы җиңгән кеше тора-бара, чынлап та, бер явыз хәшәрәт кыяфәте алырга мөмкин. Фәрештә ягы җиңсә, ул Ходай Тәгаләнең җирдәге рухи илчесенә әверелә”. Димәк, язучының үзәк фәлсәфәсе ачык: һәр кеше ак һәм кара көрәшенә очрый, һәркемне албасты сагалый. Аңа каршы көрәшмәсәң, аны җиңмәсәң, үзең дә албастыга әвереләсең. Әсәрнең уйланмасы тормышка һәм кешегә булган традицион карашны җимерә (деконструкция). Татар әдәбиятында моңа кадәр кеше характерындагы уңай һәм тискәре сыйфатларның бер-берсен алыштырып килгән ике концепция хөкем сөрсә (беренчесе кешеләрне уңай һәм тискәрегә, ак һәм карага бүлә; икенчесе һәр кешедә ак як та, кара як та барлыкны таныган хәлдә, теге яки бу сыйфатлар җыелмасының өстенлек алуын, доминанта булып килүен билгели), хәзер инде аларны алыштырган өченчесе тәкъдим ителә: һәр кеше үз аңындагы кара як белән көрәшергә, чистарынырга һәм рухи камилләшергә дип җиргә килә [4: 31-32].

Бу әсәрдә мифопоэтик традицияләргә хас булган күренешләр бар: сихер көчкә ия булган карчыклар – албастылар кулына эләгү, аннан азат булу, сихри, әкияти булышчының барлыкка килүе (3 нче бүлектә бүре баласы Аккүз). Болар барысы да “кыйсса” га әкияти характер өсти. Нәрсә өчен кирәк шушы алымнар? Безнеңчә, шушы уйлап чыгарылган фантастик вакыйгалар астында авторның чынбарлыкны күзаллавы ята. Бу үзенчәлек Г.Гыйльмановка дидактик әдәбиятка мөрәҗәгать итергә булыша һәм укучыга тәэсирлелекне арттыруын күрсәтә.

Әсәрдәге образларга игътибар итик. Биредә Сания, аңа киңәшче һәм терәк Ак бабай белән Васимә карчык. Кара сихергә йола сихерен каршы кую серен саклаучы Мәймүнә карчык бар. Ләкин авыл үзе Санияләр, Ак бабайлар кебек ярдәмчеллек кануннары белән яшәми. Саниянен урманда бала табуы, иренең бик серле рәвештә югалуы да кешеләрне бу нәселдән читләштергән була. Читләшеп калсалар бер хәл, беркөнне аларнын капкасына дегет буяп киттеләр. Албастылар гына түгел, авылдашлары ла Санияләр капкасына тәре сыза. Шушы урында автор романның буеннан-буена кабатланып килгән тәре символын “укырга” ачкыч бирә. Татарлар өчен тәре – дәүләтчелек югалу хатирәсе.

Әсәрдә “албастыларны” – проблемаларны чикләп алу күңелдә ризасызлык та уята. Тагын бар бит әле ул кешенең кешелеген, аңын алырга, аны миңгерәүләтергә теләгән кара көчләр. Мәсәлән, албастылар утарындагы тормыш идеология белән аңын томалап, халыкны колга әйләндерү сәясәтен хәтерләтә. Ләкин әсәрдә мондый катламны “укырга” ачкыч-кодлар, билге-символлар юк, кешеләр тормышы жәмгыятьнең кечкенә берәмлеге-авыл кысаларында гына бәяләнә [2: 116-117]. Шулай итеп, Г.Гыйльмановның “Албастылар” әсәрендә мифология символ буларак бирелә.

Әдәбият

1. Гыйльманов Г. Албастылар: хыялый кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 383 б.

2. Минһаҗева Л. Могҗизалар ачар сүз остасы.../  Галимҗан Гыйльмановның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлегенә бер караш. – Казан: Отечество. 2017. - 92 б.

3. Заһидуллина Д. “Албастылар” яки татар прозасында яңа сыйфатлар // Казан утлары. – 2001. – №11. – Б. 111-119.

4. Шәмсутова А. Җан сурәте // Мәйдан. – 2007. – № 4. – 140–143 б.

5. Юсупова Н.М., Гайнуллина Г.Р. Татар әдәбияты тарихы (1940-2000). – Казан: Казан ун-ты, 2014. – 102 б.