Г. Гыйльмановның “Йорт иясе” хикәясендә миф белән реальлек бәйләнеше

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Г. Гыйльмановның “Йорт иясе” хикәясендә миф белән реальлек бәйләнеше

Скачать:


Предварительный просмотр:

Г. Гыйльмановның “Йорт иясе” хикәясендә миф белән реальлек бәйләнеше

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003), Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты (2002), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы иясе (1994)    Галимҗан Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан «Татар мифлары» — биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә.

Г. Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя.

Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфатлары әдипнең «Албастылар» (1999), «Оча торган кешеләр» (2000) исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә [1: 444-446].

Г. Гыйльманов иҗатына Д. Заһидуллина, Ф. Урманчиев, Л. Минһаҗева, А. Шәмсутова һ.б. кызыклы гына күзәтүләр эшләделәр. Шулар арасыннан Д. Заһидуллина Г.Гыйльмановның “Албастылар” романын: “татар әдәбиятындагы интеллектуаль тенденция калку билгеләнгән” әсәрләрдән саный, “Шуңа да әсәрне модернизмнан соңгы, постмодернистик, яңа алымнанр белән баетылган әсәр буларак карау кирәк”, - дип билгеләп үтә [4: 157].

Алсу Шәмсутова Г. Гыйльмановның үзенә генә хас сурәтләү алымы турында: “Әдәби әсәрдә яңа дөнья, дөньяның үзенчәлекле моделен тудыру алымы бар. Әдәбият белемендә мондый күренешне “миф тудыру... дип атыйлар...”, - дигән фикер әйтә [7: 142]. 

Ләйлә Минһаҗева Г.Гыйльмановны әкияти һәм реальлекнең тыгыз бәйләнеше әсәрләрнең спецификасын тудыручылар рәтенә кертә. Ягъни, “Татар балалар язучылары легенда һәм риваятьләр, әкияти сюжетлар һәм хәзерге яшәеш арасында параллельлек үткәрергә омтылалар. Бу хәл мәгънәгә тирәнрәк үтеп керергә, халык, тарих белән горурланырга мөмкинлекләр ача. Мондый әсәрләрдә төп геройлар бөтен бер персонажлар системасын специфик итә”, - ди, һәм шул язучылар исәбендә Г.Гыйльмановны да атый [5: 692].

Г.Гыйльманов – әдәбиятта үзен танытып өлгергән өлкән язучы. 1972 елларда матбугатта күренә башлап, ике дистә елдан артык вакыт татар әдәбиятын үзенең әсәрләре белән тулыландырып бара.

Г.Гыйльманов үз каләмен әдәбиятның төрле жанрларында сынап карый. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, җыр текстлары авторы да. Аның проза жанрындагы әсәрләре тупланган беренче китабы «Тозлы яңгыр» исемле. Анда авторның парча, нәсер, әдәби этюд, повесть жанрында язылган әсәрләре урнаштырылган. «Тозлы яңгыр» повестенда модернизм билгеләрен күзәтергә мөмкин. Мондый билгеләр язучының алдагы иҗатында да күренә. «Албастылар», «Оча торган кешеләр» исемле күләмле әсәрләре моңа дәлил булып торалар, фантастик хыялый һәм маҗаралы әдәбияттән аермалы буларак, бу романнарда реаль вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара. Шуңа күрә мондый әсәрләрдә көчәя барган серлелек, интрига, киеренкелек урын ала. Соңрак язылган «Ак ат сагышы», «Җанбалык», «Фәрештә», «Шартлау» кебек проза әсәрләре дә шул юнәлешкә нигезләнеп язылган. Г.Гыйльманов иҗатындагы бу үзенчәлекнең чагылуы тиккә генә түгелдер, чөнки ул «Татар мифлары» дип аталган хезмәт авторы да.

“Йорт иясе” әсәренең исеменнән үк аның мифологик образ белән бәйле булуы аңлашыла. Йорт иясе –  яшәү урыны итеп идән астын сайлый, көндезләрен шунда гомер сөреп, төнге сәгатьләрдә генә үз биләмәләренә чыгып йөри; иң мөһиме өйне саклый, бик тырышып карый торган рух ул [6: 203].

Шәһәрдә туып-үсеп, әтисе белән беренче тапкыр авылга кайткан Илүсәнең авыл турындагы беренчел фикерләре чагыла. Аннан соң исә, Рух исемле егет белән танышып, кызда авылга карата җылы хисләр тууын күрәбез. Җылы хисләр исә, егетне ошатудан башлана. Ләкин, Мәстүрә әбинең ашыгып ясаган нәтиҗәләре, ягъни моннан бик күп еллар элек чыгып китеп читтә тормыш корган Нәҗип малае Рухны – йорт иясе дип уйлап, өйгә дога кылу күренешләре күзәтелә. Әлеге җирлектә Мәстүрә әби авызыннан әйтелгән сүзләрдән йорт иясенең нинди җан иясе булуын, аның ни өчен кешеләр күзенә мәҗбүр булуын һәм йорт иясен тынычландыру өчен нинди йола үтәргә кирәклеген күрәбез.

Шулай ук, Илүсәнең әтисе – Рамилнең дә “җанын өзләп кайту” турындагы сүзләре Мәстүрә әби әйткән сүзләр белән туры килә. Мәстүрә әбидән, авылдан чыгып киткән Нәҗип хакында борчылып рухы йорт иясе рәвешенә кереп, буш торган йортыннан борчылып чыккан дигән фикер белдерелә.

Хикәядәге Рух исеменә дә игътибар итәргә кирәк. Рух – җан дигәнне аңлата. Уку барышында әлеге исем укучыны бераз алдый. Егетне, дөрестән дә, йорт иясе булган дигән фикергә китерә. Ләкин хикәя ахырындагы борылыш фикерне икенче якка үзгәртеп куя. Шулай булса да, әлеге көтелмәгән нәтиҗә йорт ияләре хакында, туган нигез, авылга әйләнеп кайту; балаларга, оныкларга нигезне мирас итү турындагы уйларга җирлек калдыра.

Г. Гыйльмановның йорт иясе образын Мәстүрә карчыкның сүзләренә  кертүе бик отышлы. Ул аны куркыныч итеп сурәтләп түгел, ә җиңелчә “телгә кертеп” укучыга җиткерә һәм үткән-бүгенге-киләчәк турында уйланырга мәҗбүр итә.

Шулай итеп, Г.Гыйльмановның мифик образны керткән “Йорт иясе” хикәясендә әкият белән чынбарлык, миф белән реальлек тыгыз бәйләнештә тора.

Әдәбия:

  1. Әдипләребез: биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда: 1 том / [төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751 б.
  2. Васильев Н.М. В мире нравственных исканий: Исследование// Наиль Вәлаев. – Казань: Татарское кн. из-во, 1985. – 120с.
  3. Гыйльманов Г. Тәкъдиргә юл: хикәяләр, новеллалар (2001-2012) // Г.Гыйльманов. – Казан : Рухият, 2014. - 447 бит.
  4. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык) // Д.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2006. – 255 бит.
  5. Мингазова Л.И. "Детская поэзия Г.Гильманова в контексте этических исканий современности" // Материалы Международной научно-практической конференции "Искусство и художественное образование в контексте межкультурного взаимодействия" // Л.И.Мингазова. –  Казань: ИФИ, 2013. – 692 с.
  6. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – 388 б.
  7. Шәмсутова А. Галимҗан Гыйльманов иҗаты. Мәйдан 2007 - №4, 142 бит.