Мәктәптәге проблемалар турында
Вложение | Размер |
---|---|
хикәя | 38.04 КБ |
Эш буйда түгел
Бу хәл математика дәресе алдыннан булды. Сыйныфта иң озын буйлы Азат иң кыска буйлы Мараттан көлергә уйлады. Буе озын булса да Марат “икеле”дән артмый шул. Ә Азат юаш булса да, укуыннан калышмый., тик күчертергә яратмый. Интернеттан күчереп өй эшен көн дә эшләп йөри Марат. Ә тактага чыкса, берни дә эшли алмый. Шуңа үлеп көнләшә инде үзе. Олимпиадага Азат, конкурска да ул, ә буе кыска гына. Бер генә “икеле” алганы юк үзенең.
Марат шулай уйлап Азатның сумкасын иң биеккә элеп куйды, утыргычка басса да ала алмаячак иде аны Азат. Звонок шылтырагач кына сыйныфка керде һәм кып-кызыл булып сумкасын эзли башлады. Каян тапсын? Биектә икәнен күреп калса да, соң иде инде, укытучы килеп керде. Барыбер үрелеп ала алмас иде.
Укытучы өй эшләрен тикшерә башлады. Ни дәфтәре, ни ручкасы, ни өй эше булмаган Азатка ул бик аптырады. Җитмәсә бүген тагын контроль эш. Дәфтәр бите белән ручка бирде һәм барсына да биремнәр бүлде. Китабы-дәфтәре булмаса да, Азат тыныч кына биремнәрне үти башлады, иң беренчеләрдән булып язып бетте дә һәм иң биектә үз сумкасын күреп калды. Күрсә дә, укытучыдан сорарга кыймады.
Бу вакытта Марат парта астына иелеп нидер язып маташа иде. Үзе ялт-йолт карана, үзе мыш-мыш килә. Укытучы да сизде. Телефоны аша биремнәрне үтәргә тырыша иде бугай.
Чынлап та эш буйда түгел, башта икән ул.
Тазетдинов Ильнур,
9 нчы сыйныф
Нуриман районы Яңа Субай авылы
Анкета
Фамилия, имя: Тазетдинов Ильнур
Год рождения:2000 год
Район: Нуримановский
Школа: Основнаяя общеобразовательная школа селаНовый Субай -филиал МБОУ СОШ села Красная Горка муниципального района Нуримановский район Республики Башкортостан
Дополнительная информация -
Название произведения: Акыл буйда түгел
Номинация: Молодой прозаик
Объем: 1 страница
Опубликованные произведения,год и место издания -нет
Контактные телефоны: 89625450094
Электронный адрес:gilmanova1966@yandex.ru
Домашний адрес: РБ, Нуримановский район, село Новый Субай, ул.Центральная, д.3
Интересные факты о мультфильме "Моана"
Неньютоновская жидкость
Агния Барто. Сережа учит уроки
Прекрасное далёко
Хрюк на ёлке