Гильманова Миляуша Амировна

сайт учителя татарского языка

Сөй халыкны,сөй дөньяны сөй халыкның дөнясын!!!

Профессия: учитель татарского языка

Профессиональные интересы: Балаларны татар телендә бер – берсен аңларга, бер - берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата и

Увлечения: шахматы, поэзия

Страна: Россия

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: Нуримановский район село Новый Субай

Место работы: основная общеобразовательная школа села Новый Субай -филиал МБОУ СОШ села Красная Горка

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gilianova-milyausha-amirovna
Ассалар да, киссәләр дә Үлмәдең син, калдың тере. Чукындырган чагында да Чукынмадың, татар теле.
Назар Нәҗми

Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче чиратта укытучыларына бурычлы.

 

О себе

Мин, Гыйльманова Миләүшә Әмир кызы, 1966 елда Нуриман районы Үктәй авылында туганмын, югары белемле, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Яңа  Субай мәктәбендә  1988 нче елда Башкорт Дәүләт университетын тәмамлагач,эшли башладым. Хезмәт стажым - 27 ел. 1-9 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам.Өлгереш - 100%, уку сыйфаты -82%. Соңгы елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларымның югары уку йортына филология белгечлегенә керүләре 15 % тәшкил итә.Укучыларым район һәм республика, төбәк -ара, Рәсәй конкурсларында актив катнаша. Мин шигърият белән мавыгам. Әдәбият дәресләрендә, иҗади түгәрәкләрдә укучыларыма нәфис сүзгә, иҗат дөньясына мәхәббәт тәрбиялщргщ тырышам.  2015 нче Әдәбият елында Башкортостан Республикасы Язучылар союзы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Башкортстан Республикасы татарлары төбәк-ара милли -мәдәният автономиясе үткәргән

"Балкыш" әдәби конкурсында катнашып"Шигърият" номинациясендә җиңеп чыктым һәм 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләндем. Шигырьләрем республика район матбугатында басылып килә. Ике шигырьләр җыентыгым басылып чыкты:"Хыяллар -ымсындыргыч" (2005) һәм "Ак -карадан тормый бу дөнья"(2013).

2000 нче елдан -Яңа Субай авыл советы биләмәсе территориясендәге сайлау участогы комиссиясе рәисе һәм  2010 нчы елдан бирле яшүсмерләр һәм аларның хокукларрын яклау буенча комиссия рәисе булып торам. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, 

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, 
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны 
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; 
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, 
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, 
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса 
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, - 
Шул вакытта мин кулыма китап алам, 
Аның изге сәхифәләрен актарам…

Г.Тукай

Фәнис Яруллин әсәрләре;Илдар Юзеев,Әнгам Атнабаев, Хәсән Туфан шигырьләре.

 

Мой взгляд на мир

 

 В мире есть две сложные вещи - воспитывать и управлять. Эммануил Кант

Воспитание есть усвоение хороших привычек.

Платон

 Вы говорите: дети меня утомляют. Вы правы. Вы поясняете: надо опускаться до их понятий. Опускаться, наклоняться, сгибаться, сжиматься. Ошибаетесь. Ни от того мы устаём, а от того, что надо подниматься до их чувств. Подниматься, становиться на цыпочки, тянуться. Чтобы не обидеть.

 ...Взрослые не должны сердиться на детей, потому что это не исправляет, а портит.

Януш Корчак 

 Дети должны жить в мире красоты, игры, сказки, музыки, рисунка, фантазии, творчества. Этот мир должен окружать ребёнка и тогда, когда мы хотим научить его читать и писать. Да, от того, как будет чувствовать себя ребёнок, поднимаясь на первую ступеньку лестницы познания, что он будет переживать, зависит весь его дальнейший путь к знаниям.

 Когда думаешь о детском мозге, представляешь нежный цветок розы, на котором дрожит капелька росы. Какая осторожность и нежность нужны, чтобы, сорвав цветок, не уронить каплю.                                    

                                                              В. А. Сухомлинский

 Дети святы и чисты… Сами мы можем лезть в какую угодно яму, но их должны окутывать в атмосферу, приличную их чину. Нельзя безнаказанно похабничать в их присутствии... нельзя делать их игрушкою своего настроения: то нежно лобызать, то бешено топать на них ногами...

 Антон Павлович Чехов

 

Мои достижения

Нуриман район мәгариф бүлеге Почет грамоталары -2000, 2012 ел;
 
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Почет грамоталары(1992,1996 нчы еллар);
 
"Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы" билгесе(2005 ел);
 
Рәсәй Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасы (2008 нче ел);
 
 
 
 

Моё портфолио

Миләүшә Әмир кызы Гыйльманова 1966 елда Иглин районы Үктәй авылында туган.  1988 елда Башкорт Дәүләт университеты филология факультетының татар -рус бүлеген тәмамлый. 1988 нче елда хезмәт биографиямне Башкортстанның Нуриман районы Яңа Субай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Югары белемле, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы .Бүгенге көндә дә шул ук мәктәптә татар һәм инглиз телләре укыта. 1992,1996 нчы елларда  Башкортостан республикасы мәгариф министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнә. 2005нче елда “Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була. 2008 нче елда Рәсәй федерациясе мәгариф министрлыгы үткәргән “Мәгариф” милли проекты кысаларында иң яхшы укытучылар арасында үткәргән конкурста җиңеп 100 меңлек грантка лаек була. Шигърият белән мавыга, ике шигырьләр җыентыгы авторы: (“Хыяллар – ымсындыргыч”(2005,) һәм “Ак -карадан тормый бу дөнья”(2013)). ”Тулпар”,”Диләфрүз”,”Өмет”, ”Кызыл таң”басмаларының даими авторы, “Башкортстан укытучысы” журналында мәкаләләр белән чыгыш ясый.Бөек шәхесебез Риза Фәхретдин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: