“Бу ике шагыйрьнең (Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим) үзләренә генә хас уртак яклары бар. Аларны Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының алар икесе ике ягыннан күтәрелделәр. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк. Ул – һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән атлап бара торган шагыйрь ”
Сибгат Хәким, татар халык шагыйре
Вложение | Размер |
---|---|
bayramgulov_artur_fatih_krim_izhaty.docx | 67.2 КБ |
Байрамгулов Артур Вадимович,
8 нче сыйныф укучысы, Нуриман районы, Яңа Субай мәктәбе
Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатында охшаш яклар
“Бу ике шагыйрьнең (Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим) үзләренә генә хас уртак яклары бар. Аларны Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының алар икесе ике ягыннан күтәрелделәр. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк. Ул – һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән атлап бара торган шагыйрь ”
Сибгат Хәким, татар халык шагыйре
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы Ватанның азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Уртак Ватанга мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланды.Сугыш елларында татар халкы да, явыз дошманга каршы батырларча көрәште. “Татар сугышчылары” сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга бирелгәнлек, үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык сыйфатларын гәүдәләндерделәр. Татар совет язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышының давыллы елларындагы изге хезмәте - халык батырлыгының бер күренеше. Герой- шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка шагыйрьләр, язучылар Ватаныбыз өчен гомерләрен бирделәр.
Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрьләр Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил иҗаты турында әйтеп узасым килә.
Илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьләрнең иҗат планнарын җимерә . Сугышның беренче көннәреннән үк татар язучылар берлегенең кулына корал тота алган һәр шагыйре, һәр язучысы диярлек фронтка китә. Күбесе алгы сызыкта кулына корал алып көрәшә, бер өлеше фронт газеталарында хәрби корреспондентлар булып эшли. Бик бәхетлеләр генә Җиңү көнен күрә ала. Яу кырында башын салган шагыйрьләр рухына һәйкәл булып Казанның иң мәртәбәле мәйданында богауларны өзәргә омтылган Җәлил сыны тора. Бу һәйкәл Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә генә түгел, ил азатлыгы өчен тиңдәшсез сугышларда башын салган барлык шагыйрьләргә , татар шигъриятенә салынган.
Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил дә башка шагыйрьләр белән бер рәттән сугышның беренче көннәреннән үк армиядә. Алар сугышта кулына корал тотып та, каләм тотып та көрәшә. Бөек Ватан сугышы башлангач та, ил өчен изге көрәшкә шигырьләре миллионлаган совет кешеләренең йөрәк хисе, ант сүзе булып яңгырый. Бу шагыйрьләрнең иҗатында охшаш булган юлларга туктап китәргә булдым бүген.Сугыш башында ук фашизмга каршы көрәшкә чакырган “Ант” шигырендә Ф.Кәрим газиз Ватанны, “алсу иренендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы” калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә:
...Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
Бу шигырьгә авааздаш юлларны мин муса Җәлилнең “Дуска” шигырендә дә очратам: “Мин ант иттем җанны кызгынмаска
Саклар өчен халкым, илемне.
Йөзәү булса гомерең, син барын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?” Изге ант темасы М.Җәлилнең "Тупчы анты", Ф.Кәримнең "Ант"шигырьләренең төп мотивлары булып торалар.
Бу ике шагыйрь меңәрләгән совет сугышчысының туган ил өчен гомерләрен дә бирергә әзер булуларын билгеләп үтәләр.
Беренче шигырьләр окопта языла. Алар үзләренең аваздаш булулары белән искиткеч якын тоелалар. Муса Җәлил Гази Кашшафка багышлаган “Окоптан хат” шигырендә:
“Мин кечкенә кеше, тар окопта
Кечерәя булыр тагын да.
Ә шулай да бөтен дөнья бүген
Урын алган минем аңымда”, -дип ил гаме турында кайгыртуын белдерсә, шагыйрь Фатих Кәрим дә :
“Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар.
Һәр солдатның гадел вөҗданында
Ватанына биргән анты бар,” -дип язды.
Фатих Кәримнең “Ватаным өчен” шигыре болай тәмамлана:
“Үләм икән үкенечле түгел,
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул -Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе”.
Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен укыганда нәкъ шундый ук яңгырашлы җөмләләрне очратам:
“Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем -моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып”.
Ике шагыйрь дә куркып үлүгә караганда, җиңеп үлүне мең мәртәбә артык күрә һәм һәрбер шигырләрендә бу фикерләрне раслый.
Муса Җәлил :
“Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас,
Ялкынлы җыр тулы күңелне.
“Үлем” диеп әйтеп буламы соң,
Җиңеп үлгән мондый үлемне”, - дип яза үзенең тормыш иптәше Әминәгә багышлаган шигырендә. Ә Фатих Кәрим сугышның беренче көннәрендә үк:
”Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була”, -дип язган иде. Шулай итеп, бер яктан икесе ике урында иҗат итүләренә карамастан, бу шагыйрьләр үз иҗатларында бер үк темага кагылышлы шигырьләр иҗат итәләр, бер үк уйларны кәгазь битләренә теркәп язалар.
Сугышка киткәндә ике шагыйрьгә дә нәни сабыйларын, сөйгән ярларын калдырып китәргә туры килә. Шагыйрьләр икесе дә сөйгән кызларын юксынып шигъри юлар иҗат иттеләр. Муса Җәлил “Чулпан кызы -таң йолдызын” никадәр нык сагынса, Фатих Кәрим сөекле Ада һәм Ләйлә кызларын йөрәгеннән бер генә минутка да истән чыгармагандыр.Мондый юлларны бары тик сабыйларын өзелеп сөйгән аталар гына яза аладыр.
“Сизә бала, карый күзләремә,
Сакла безне ди ул күңеленнән,
Ана күкрәгеннән суырып алган
Сөт тамчысы алсу иренендә”(Ф.Кәрим “Ант”)
“Киткән чакта кызым, нигә шулай
Күзләремә әрнеп карадың?
Сиздең мени әткәң йөрәгеңнең
Синең янда өзелеп калганын?” (М.Җәлил “Чулпанга”)
Балаларын гына түгел , яраткан кешеләрен дә бер генә минутка истән чыгармый бу данлыклы ил уллары. Фатих Кәрим сөйгән яры Кадрия белән бәйләнешне хатлар аша сугыш дәвамында, соңгы сулышын алганчы, алып барса, Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында хат язышу мөкинлеге дә булмый. Шуңа да карамастан, изге мәхәббәт хисләре аларга көч, дәрт, тормышка ышаныч тудыра. Сөйгәннәренә мәхәббәтне алар туган якны ярату белән бәйләп үреп баралар. Муса Җәлил тормыш иптәше Әминәгә багышлап түбәндәге юлларны яза:
“Йолдызларга карап мин сагынырмын,
Күзләреңнең җылы карашын.
Җилләр сыйпар назлы кулың булып,
Күкрәгемнең тирән ярасын”(“Хуш акыллым”)
Фатих Кәримнең дә сугыш елларында язылган мәхәббәт шигырьләре тормышчан булулары белән отышлы. Сугыштагы һәр солдат үзенең якынын, яраткан кешесен күз алдына китереп, сагынып укый торган шигырьләр язган ул.
Шундый шигырьләрнең берсен – «Чәчәк атты гөлләр»не искә төшерик:
... Бу – мин, бәгърем, сагынып килдем сине,
Кил яныма, мин дә берүзем.
Мәхәббәтнең бөтен көче белән
Бер иркәлим сине, күз нурым...
Фатих Кәрим әлеге сөю шигырьләрен хатыны Кадриягә багышлап язган. Хыялдагы образга түгел, ике баласының әнисе Кадрия ханымга атап ялкынлы мәхәббәт шигырьләре язуы әдипкә карата хөрмәтне тагын да арттыра. Куркыныч, канлы мәхшәр эчендә дә, хат язарга да вакыт табарга кирәк хәлләрдә дә шагыйрь тезенә, прикладына куеп бертуктаусыз язган: 8 поэма һәм баллада, 2 повесть,1 пьеса,150 ләп шигырь иҗат иткән ул.
М.Җәлил әсирлектә узган фаҗигале, газаплы көннәренең саны 791 көн дип исәпләнә. Ләкин үлем якынлашканда да ул үз гомере өчен түгел, ә аның әсирлектә язган 115 шигыре өчен кайгыра.Туган илгә 93 шигыре кайта аның.
Ике шагыйрьнең дә һәр иҗади әсәрләренең юлында туган якны өзелеп ярату, иленә тугрылык, фашизмга ачы нәфрәт тә, ялкынлы сөю дә ярылып ята.
Бу шагыйрьләр - кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Алар , күп милләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша.
“Фашист илгә үлем китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып үтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!” -дип язды Фатих Кәрим. Ә Муса Җәлил фашист тоткынлыгында, фашистларны әбисенең әкиятләрендәге диюләр белән чагыштырып “Серле йомгак” шигырендә болай дип яза:
“Эх, сез, шомлы әбием әкиятләре,
Кая сезгә җитү чынлыкны?!
Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга
Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны!”
Мин Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгнда язган шигырьләренндә фашистларны күрәлмавын аның җир йөзендәге иң явыз,пычрак сүзләр белән тасвирлавыннан күрәм. Хәтта “бүреләр дә ул кадәр үк явыз түгелләр”.
Фашистлар - “канэчкеч юлбасарлар,кандала, палач, катыйль,бурзайлар”. Гитлер - “хаин, комсыз карчыга, ямьсез бүкәй,козгын.” Гитлерның ялчылары - “бер мөгезле, корыч түшлеләр, алар хәшарәт, сөмсез ил дошманнары”.
Фатих Кәрим дә үз әсәрләрендә фашистларны “кансыз дошманнар, юлбасарлар, сабыйларның яшен суыручы, бәхет бакчаларын корытучы иң әшәке кортлар” дип атый. Фашист -“ана канын, бала канын эчкән вәхши, дәҗҗал”. Фашизмга булган нәфрәтен Фатих Кәрим үзенең барлык поэмаларында төзек детальләр белән сурәтләп күрсәтә алды. Ул аларны “куркак фрицлар, ялагайлар” дип атый.
Ләкин Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнең фашизмга нәфрәте барыннан да нык чагылыш тапкан әсәрләре дип мин “Вәхшәт” шигырен һәм “Партизан хатыны” поэмасын атар идем. Бу әсәрләрне укыганда күзләрдән яшь бәреп чыга, йөрәкләр тетрәнә.
Ике әсәрдә дә фашизмга карата хәтта табигать тә үз нәфрәтен сурәтли кебек. “Партизан хатыны”әсәрендә вакыйга дошман кул астында калган туган җирдә бара. Әсәрдәге каршылык, киеренкелек шуның белән бәйле. Дошман офицеры баласын күтәргән партизан хатынын күл буена сорау алырга алып бара. Бу күренештән бик әһәмиятле сәнгать алымы күренеп тора. Сорау алуны табигать белән бәйләп кую, вакыйгаларның контрастлыгы, конфликтны көчәйтә. Матур күл янында кешелеккә каршы явызлык эшләнә, гөнаһсыз бала үтерелә. Табигать матурлыгы фашизм вәхшилеге белән капма-каршы куела:
“Тугай уртасында түгәрәк күл,
Түп-түгәрәк, тулган ай кебек;
Күлнең уртасында ялгыз аккош
Уйга талган Зөһрә кыз кебек.
Төнбоеклар тынып нидер тыңлый,
Йөзен чытып тынган күл өсте;
Тирән сулы бу түгәрәк күлнең
Янып торган күзе бар төсле.”
Бу өзектән күренгәнчә, табигатьтә тынычлык хөкем сөрә, ә шул тынычлыкны бозырга кемнең хакы бар? Кемнең матурлыкны таптарга, тыныч халыкны юкка чыгарырга, бернинди гөнаһсыз балага кул тидерергә хакы бар? Фашист солдатлары шушы табигатьтәге язылмаган кагылгысыз законнарны бозалар.
“Җир җиләге пешкән көннәр иде,
Чәчәкләрен таптап болынның,
Күл буена алып килде немец
Хатыныңны, нәни улыңны.”
Ә “Вәхшәт шигырендә көн киресенчә яңгырлы,хәтта күк тә күз яшьләрен коя кебек:
“Үзем күрдем, үз күзләрем белән
Үкереп акты ничек елгалар,
Балалар күк ничек үкси-үкси.
Яшен түкте ярсып җир -ана” -дип яза Муса Җәлил.
Бу әсәрдә “Алар” аналарны, балаларны кырга куып алып килеп, чокыр казыталар. Ана һәм бала образы ике әсәрдә дә аваздаш. Аларны жәлләүдән йөрәк кысылып куя. Партизан хатынына бер генә таләп куялар – урманга, партизаннар янына бара торган сукмакны күрсәтергә. Әмма ул иренә бара торган сукмакны күрсәтми, бары мыскыл итеп елмая гына. Аның елмаюын җиңә торган башка көч калмагач, фашист аның баласын, күкрәгенә хәнҗәр кадап, ана кулыннан каерып ала һәм күлгә ыргыта.
“Дулкын канын юды күкрәгеннән;
Төнбоекка гүя тотынып,
Батмый торды сабый су өстендә,
Аңа табан ана омтылып,
Ике кулы белән изүенә
Ябышты да... сүзсез тын калды.”
Муса Җәлилнең шигырендә , ана фашистлар тереләй җиргә күммәсен дип мылтыкка каршы баласын - йөрәк пәрасен куя һәм күзләрен йомарга куша.
“Бала йомды күзен. Ак муеныннан
Кызыл тасма төште салынып.
Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып, сарылып.”.
Партизан хатыны да дошманның йөзенә төкереп, улы янына күлгә сикерә. Икесе дә һәлак булалар. Ике әсәрдә дә фашистлар мәнсез, төссез, ерткыч кыяфәтендә сурәтләнәләр. “Партизан хатыны”нда: кансыз, явыз фашист, дошман, немец образы түбәндәгечә бирелә:
“Текәлде ул немец дәҗҗалының
Туң чүмечле төсле күзенә.”
Бу юлларга “Вәхшәт” шигырендәге:
“Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
Исерек майор өскә калыкты”, - дигән сүзләре тәңгәл килә.
Образлар системасына килгәндә ике әсәрдә дә традицон 3 образ бар: ана, бала, дошман. Төп образ - иле, ире, баласы өчен җанын, канын, яшь гомерен дә кызганмаган Ана образы.
Әлеге ике әсәрдә дә табигатьнең функциясе башка поэмаларындагыга караганда да киңрәк. Матур күл янында кешелеккә каршы явызлык эшләнә: гөнаһсыз бала үтерелә. Табигать матурлыгы фашизм вәхшилеге белән капма – каршы куела. Табигать образлары әсәрнең сәнгатьлелек чараларын арттыралар. «Партизан хатыны” поэмасында, хәтта кояш та немецларның ерткычлыгына битараф кала алмый, вакыйганы, туктап, әрнеп карап тора:
“Ерак юлдан кайтып килгән кояш
Якынлашкач текә тауларга,
Юлын бүлеп кинәт туктады да
Әрнеп карап торды аларга.”
“Вәхшәт” шигырендә дә табигать кояш образы аша сурәтләнә:
“Үзем күрдем ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез баалаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.”
Авторлар табигатьне җанландырып, вакыйганы тирәнтен ачып бирүгә, күңел кылларына үтеп керерлек итеп тасвирлауга ирешәләр. Фатих Кәримнең җанландырылган таш образы моның ачык мисалы:
“Таш булып таш башын сузган судан,
Ташның да бар гүя йөрәге;
Теле булса, ул гасырлар буе,
Әрнеп сөйләр иде күргәнен.”
Ә Муса Җәлил нәфрәт тойгысын урман, агач образларын кулланып тасвирлый:
“Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан
Көзге урман шашып шаулады.
Ишетелде:калын бер имәннең
Ямансулап җиргә ауганы”.
Бер гөнаһсыз баланы – ананың бердән-бер юанычын- немец, хәнҗәр кадап, ана кулыннан тартып ала. Бу вакытта үзәк өзгеч бала тавышына күл дә хәрәкәткә килә:
“Тагын дулкынланды түгәрәк күл,
Анда әрнеп аккош кычкыра
Канатларын җилпеп кычкыра ул.
Үч алырга безне чакыра.
Күрәсеңме, дөнья, бу дәһшәтне?
Дигән сыман башын күтәреп,
Күл өстендә, дулкын арасында,
Әй, кычкырды аккош үртәлеп.
Муса Җәлил җиргә эндәшә:
“Әйт син җирем миллион еллар яшәп,
Син бакчалы, күлле, чәчәкле.
Күрдеңме тик бер кат үз гомереңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?”
Муса Җәлил шигырендә “Күк күкри, җил сызгыра, җир елый кысып тешләрен” дип язса, Фатих Кәрим төнбоекны да җанлы итеп сурәтли:
“Төнбоеклар тынып нидер тыңлый,
Йөзен чытып тынган күл өсте , Тирән сулы бу түгәрәк күлнең
Янып торган күзе бар төсле.”
Өзекләрдән күренгәнчә, авторлар шушы фаҗигаләргә шаһит итеп күлне, аккошны, күкне, кояшны,җирне, урманны саныйлар. Ф.Кәрим әсәр азагында партизанга болай дип эндәшә:
“Үзем сөйлим, җырга салып сөйлим,
Яшен булып янсын сүзләрем;
Яшен утын тотып күзәт, иптәш,
Балаң каны тамган эзләрне. “
Ә Муса Җәлил үч алырга бөтен илне чакыра:
“Күтәр илем, хаклык байрагыңны,
Буяп аны канлы яшеңә.
Үлем булсын нуры ана канын,
Бала канын эчкән вәхшигә.”
Бу ике әсәрнең дә тәэсир итү көче, моңы – фаҗига белән матурлыкның үрелеп баруында. Ике шагыйрь дә төп образ - ананың кайсы милләт кешесе булуын да, исемен дә әйтеп тормыйлар. Хәтта аларның истә калдырырлык портреты да бирелми. Бу образлар киң гомумиләштерүгә ия.
Фашист - ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә - балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Җәлилчә әйтсәк, “бала каны эчкән вәхшигә” суд ясыйсы, хөкем карары чыгарасы килә.
Фронт һәм әсир тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан, бу шагыйрьләр һәр буш минутын әдәби иҗат өчен файдаланалар. Алар Ватан сугышының авыр фаҗигасен рухи яктан да, физик яктан да кичерәләр, ләкин кешелек сыйфатларын, дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар тудыралар.
Фатих Кәрим һәм Муса Җәлилнең шигырьләреннән, тормыш юлларыннан аңлашылганча, алар – корычтай нык ихтыярлы, илен үлеп яратучы патриот шагыйрьләр. Шул ук вакытта, алар – кайнар хисле, сагыш-моң, сагыну белән тулы, нечкә күңелле легендар шәхесләр дә!
Кулланылган әдәбият:
11. Фатих Кәрим. “Кыр казы”. – Казан, 2004
12. Сүнмәс утлар балкышы. “Казан утлары”/мең санлы хәзинәдән/. – Казан, 2006, 235 -240 бит.
13. М.Джалиль «Маленьким друзьям» - Казань: Татарское книжное издательство, 1982 г. М.Джалиль «Моабитские тетради» - Казань: Татарское книжное издательство «Нашрият», 1963 год
14. Мустафин Р.А. «Джалиловцы» - Казань: Татарское книжное издательство, 1988 г
Петушок из русских сказок
Юрий Визбор. Милая моя
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Мороз и заяц
Музыка космоса