Якташ шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева иҗаты
статья на тему

Гильманова Миляуша Амировна

Озак еллар Башкортстан телевидениесында "Рәйхан" тапшыруы алып барган Нуриман районы Кушкүл авылында туып үскән Халисә Мөхәммәдиеваның иҗаты һәм тормышы турында мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mohmmdieva.docx58.64 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныфтан  тыш уку дәресе

 (Тапшыру –дәрес ”Халисә Мөхәммәдиева”)

 

Тема: Туган як һәм аның  күренекле  кешеләре. Халисә Мөхәммәдиева иҗатына күзәтү ясау.

Максат:

1. Төп максат - балаларны  әдәби телдә сөйләшергә  өйрәтү.

        2. Үзләре яшәгән җиргә,  төбәккә мәхәббәт уяту ,    туган җиренең тарихын   өйрәнү,

анда яшәгән  шәхесләрнең  иҗаты белән  кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләү

        3. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре бирү.

        4.Патриотизм хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәрләре, Халисә Мөхәммәдиева китапларыннан күргәзмә, компьютер, интерактив такта,презентаияләр.

Кулланылган әдәбият:

1.Халисә Мөхәммәдиева”Кышкы яңгыр” Шигырләр, җырлар,поэма, тәрҗемәләр, хикәяләр, әкият.Уфа -2004

2.Әнвәр Сөләйманов “Иң матур чәчәкләр сиңа, Халисә!”(Кереш сүз)

Дәрес формасы: дәрес- презентация, дәрес-тапшыру;

Дәреснең эпиграфы:

  1. ” Шушы яктан, шушы төбәктән без”.

  1. “Дәрте бар да, дәрманы юк диләр.

Сагышы бар, юктыр дәвасы.

Заман зыннарында шагыйрләрнең

Тыны бардыр, юктыр һавасы....”

(Халисә Мөхәммәдиева  “Шагыйрь Дәрдмәндкә)

               

Дәрес планы.

  1. Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

  1. Актуальләштерү.
  1.  Якташ шагыйрьләр иҗаты турында кереш сүз.
  2. Нуриман районының  йөз аклыгы булган шагыйрьләрне атагыз.

(Халисә Мөдәрисова, Халисә Мөхәммәдиева, Зиннур Насыйбуллин, Наилә Әюпова))

3.Шигырьләрнең авторларын табу.

1) Җиһаннардан сагынып кайтыр өчен,

Туган җирем диеп атар өчен,

Туган өем, диеп мактар өчен,

Үлгәч җирдә тыныч ятар өчен,

Кешелекле кешеләре белән

Бөтен дөнья, бөтен Җир кирәк!

(Зиннур Насыйбуллин)

2) Күлләрендә аның күкләр төсе,

Хәтерләтә күзләр карасын.

Кунакчыллык, ырыс тоташтыра

Нуриман һәм дуслар арасын.....(Х.Мөдәрисова)

3) Ризык төшсә, юл да төшәр

Бәрәкәтле җирем көтә,

Туган нигез искә төшсә

Йөрәгемне сагыш өтә.....(Наилә Әюпова)

4) Тирәклекүл тау астында,

Ярында кызыл гөләп.

Кайтып киләм Куш күлемә,

Ин матур теләк теләп......(Халисә Мөхәммәдиева)

Дәресне җыр белән башлап җибәрәбез.

КУШКҮЛЕМ

( Нил Минәжев көе, Халисә Мөхәммәдиева сүзләре)

Тирәклекүл тау астында,

Ярында кызыл гөләп.

Кайтып киләм Куш күлемә,

Ин матур теләк теләп.

 Кушымта:

Күлләрең куш.

Күңелгә хуш

Болының, урманнарың.

Моңа кадәр

Нигә икән

Җырларда җырланмадың?

 Бәржәве челтерәп ага.

Инешендә вак балык.

Чишмә суларыңны эчсәм.

Китәм көч-сихәт алып.

 Сагынамын якташларны,

Балачагым сукмагын.

Кайтам әле, газиз җирем.

Сине күрергә тагын.

Укытучы сүзе:

-Укучылар бу җыр нинди авыл турында?

 -Ул районыбызның кайсы ягына урнашкан?

-Аның сүзләрен кем иҗат иткән?

- Бу шагыйрә турында ниләр беләсез?

Халисә Мөхәммәдиеваның тормышы һәм иҗаты буенча алган белемнәребезне искә төшерәбез.

 -Х.Мөхәммәдиева кайчан һәм кайда туган?

 -Аның иҗатында нинди темалар өстенлек итә?

        Укучылар, якташ шагыйрәбез Халисә Мөхәммәдиева озак еллар дәвамында “Рәйхан” исемле телевизион тапшыру алып барды. Республикабызның һәр районыннан күренекле, иҗади шәхесләр кунак була иде аның тапшыруында. Ә без бүген сезнең белән якташ шагыйәбезнең үзе турында кызыклы тапшыру  төшереп күрсәтик килгән кунакларга. Һәр укучыга алдан Халисә Мөхәммәдиеваның тормышы, иҗаты буенча презентацияләр ясап килергә кушылды. Бүген шуларның иң уңышлыларын сез экранда күрерсез. Тапшыруда шагыйрәнең шигырьләре, җырлары яңгырар.

-   Әйдәгез   Халисә Мөхәммәдиеваның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тапшыруны башлыйбыз. Тапшыруыбыз берничә бүлектән торачак..

Тапшыруыбызның 1 нче бүлеге “ Туган як” дип атала.  

         Туган як ул гүзәл табигате белән генә түгел, ә якты күңелле кешеләре, кабатланмас талантлары белән дә матур. Ул талант ияләре җырчымы ул, шагыйрьме ул, язучымы, галимме, кем генә булса да , туган якның горурлыгы. Чөнки туган як, туган авыл, туып-үскән йорт, туган як табигате һәркемне шәхес итеп формалаштыруда бәя биреп бетергесез әһәмияткә ия.

       Безнең туган ягыбыз - Нуриман  яклары да татар дөньясына бик күп талантлар биргән як. Халисә Мөдәрисова, Зиннур Насыйбуллин, Наилә Әюпова, Ярулла Вәлиев,  Гайнан Хәйри, Сәгыйть Мифтахов иҗатлары белән горурланабыз. Районыбызның танылган шагыйрәсе Халисә Мөхәммәдиева да безнең горурлыгыбыз.

       Халисә Мөхәммәдиева –үзенең кабатланмас сюжетлары белән миллионлаган тамашачыларны әсир итүче журналист.    

        Х.Мөхәммәдиева иҗатында төп темаларның берсе – туган як темасы. Бүген дәрестә без шагыйрәнең туган якка багышланган әсәрләрен карап үтәрбез.

        Туган җир, туган туфрак... Аңа булган тойгыларны һәр язучы үзенчә әйтә, җырлый. Х.Мөхәммәдиева да Нуриман ягын поэтик образга әйләндергән әдибә.. Без аны бер дә шикләнмичә, туган ягын ярата торган шагыйрә дип әйтә алабыз.Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы, телевидение тамашачылары яратып караган “Рәйхан”тапшыруын ике дистә еллар буена   алып баручы талантлы журналист, шагыйрә, җәмагать эшлеклесе Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева да безнең районыбызның иң гүзәл төбәгендә  -Кушкүл авылында туган . Туган якка, шигърияткә кайнар мәхәббәт хисләрен аның нечкә күңелендә әтисе Мәсгуть абый, әнисе Әминә апа тәрбияләгән. Әтисе заманында гармунчы, оста җырчы булган, күп мәкальләр белгән.  

        Шагыйрә кечкенәдән сизгер күңелле, ныкышмаллы, тырыш булып үсә. Байгилде урта мәктәбен алтын медальгә, Башкорт дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый.Университетта биш ел дәвамында тик яхшы билгеләренә укый, группаның старостасы була, “Акчарлаклар” әдәби –иҗат түгәрәгенә йөри. Шигырьләре стена газетасында, тора-бар “Яшь көчләр” альманахында, “Татарстан яшьләре”, “Кызыл таң” гәзите битләрендә, “Башкортостан кызы” журналында басыла. Университетны тәмамлагач, Туймазы шәһәрендә “Ленин юлы” гәзите редакциясендә эшли, “Алтын башак” исемле әдәби  - сәнгать түгәрәген җитәкли, урындагы радиодан тапшырулар да оештыра.

Шул урында шагыйрәнең “Сибелә көмеш тәңкә”,”Көзге яфрак” (Нур Даутов көе) шигырьләре укып үтелә.

 -Ә хәзер, укучылар, туган авылыбыз, районыбыз турында кемнәр тапшыруга матур слайдлар төшереп алып килделәр икән? Берничә җөмлә белән генә туган ягыбызның матурлыгын әйтеп үтик әле.

 (Слайдлар карап үтелә)

        Тапшыруыбызның  2 нче бүлеге “ Әниләрнең күзләре” дип атала.

“Әнкәй!

Ничек кирәксең син бүген миңа!

Назың белән,

Татлы сүзең белән!

Синсез миңа ничек кыенлыгын

Бары үзем, үзем генә беләм.(Х.Мөхәммәдиева)

        Халисә Мөхәммәдиеваның әнисе озак кына авырудан җәфалангач, кышның соңгы көнендә, балаларының кулында җан бирә. Аны караганда, бергә сөйләшкәндә, Халисә апа әнисеннән күп сабак ала, күп киңәшләр ишетә. Бу югалтуны ул бик авыр кичерә һәм мондый юллар яза:

“Кышлар белән хушлашасы иде,

Әнкәй, синең белән хушлаштым.

Иртәгә яз иде,

Ә син киттең,

Тик еларга гына кушмадың...”

Бу шигырьгә Зифа Нагаева көй яза...

  -Шагыйрәнең әнисе Әминә апага багышланган шигырьләрен укып үтик.

(“Әнкәй”,”Әнкәй бүген үзе бала”, “Әниләрнең күзләре”, “Кышлар белән хушлашырга иде” шигырьләрен уку, анализлау)

        Б у урында 1 укучы үз әнисе турында “тапшыруны” күрсәтеп үтә. “Әнием –өйдә”, “Әнием –эштә”, “Әнием –ял иткәндә” һәм башка слайдлар.Тапшыруда әниләр турында иң матур сүзләр, фикерләр әйтелергә тиеш.

 

Тапшыруыбызның 3 нче бүлеге  “ Икмәк исе” дип атала.

 “Туган йортта пешкән икмәк!

Ашаган юк инде күптән!

Басулардан өстәлләргә

Калач булып ятканчы ул

Күпме куллар аша үткән.” (Х.Мөхәммәдиева)

 -ИКМӘК! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрҗән сарайлар да – берсе дә аңа тиңләшә алмый. Балалар, сез беләсезме җир йөзендә икмәк ничек барлыкка килгән?

        Кешеләргә иң беренче икмәк булып гадәти чикләвек һәм имән чикләвеге хезмәт иткән. Башта аны чылатып ашаганнар, соңыннан киптереп тартканнар да ботка һәм коймак пешергәннәр. Тора-бара кешеләр иген үстерергә өйрәнгәннәр.

        Икмәк - ул бәхет, муллык билгесе. Менә шуңа күрә яңа тормыш коручы парларны, иң кадерле кунакларны бездә ипи-тоз белән каршы алалар. (Тастымалга куелган икмәк күрсәтелә).  Безнең Нуриман районында Сарва авылында өйдә пешкән икмәк шикелле тәмле итеп икмәк пешерәләр. Ә Халисә Мөхәммәдиева икмәкне нәрсәләр белән чагыштырып сурәтли  икән үз әсәрләрендә?

 (“Икмәк”,”Туган йортта пешкән икмәк”  шигырьләре укып үтелә, анализлана.)

3 нче укучы икмәк үстерү турында, аны саклауның әһәмияте турында слайдлар күрсәтә һәм икмәк кадере турында мәкальләрне атап үтә.

Тапшыруыбызның 4 нче бүлеге “Минем этем” дип атала..

        Бу бүлектә  без сезнең белән Халисә Мөхәммәдиеваның “Актүш” хикәясе турында сөйләшербез. Сез өйдә хикәяне укып килергә, яраткан этегезнең рәсемен төшерергә,  я булмаса “Минем этем” дигән темага шигырь яки инша язып килергә тиеш идегез.

 -Актүш хикәясенең төп темасы нинди?

 -Әсәрнең төп геройлары кемнәр?

 -Мәче һәм этнең, Актүш белән Бөдрәкәйнең, Хуҗа бабай һәм Актүшнең дуслыкларын сурәтләгән юлларны укып күрсәтегез.

 -Ни өчен эткә дә, бабайга да шәһәр тормышы охшамады икән?

 -Этләргә генә түгел, ә авылда гомер буе яшәп шәһәргә күченгән кешеләргә дә яшәү җиңел микән?

   -Актүшкә  ни өчен шәһәрдә күңелсез?  Аның кайда яшисе килә?

  - Актүшнең кәефе ни өчен юк?

    - Ул кем турында уйлый?  Актүш кешеләргә ышанамы?

        

 -Бу урында берничә укучы үз эте турында инша укып китә ала?

Мәсәлән:

 “Безнең дә Актүш исемле этебез бар. Ул түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Ләкин түше генә ап-ак, башында да ак тап бар. Түше ак булганга, без аңа Актүш дип исем куштык та инде.
        
Без аны җылы сөт белән дә, тәмле аш, файдалы боткалар белән дә сыйлыйбыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп иркәләнә. Мин аны һәркөн урамга алып чыгам. Үзе бәләкәй генә булса да, ул бик җитез, тиз йөгерә. Ул урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный. Без аны бик яратабыз.
        
Актүш юынырга бик ярата. Ул тәмле итеп сөяк белән аш ашый. Мин аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.
        Мин Актүшне үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышына үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Урманның эченә үк кереп, әллә кайлардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

  4 нче укучы “ Эт тормышыннан” дигән слайдларны күрсәтә, монда бәйдә торучы һәм урамда берәзәктә йөрүче этләр дә бар.

Тапшыруыбызның 5 нче бүлеге  

“Халисә Мөхәммәдиева  - журналист” дип атала.

Монда   укучылар  Х.Мөхәммәдиеваның журналист буларак үзенчәлекле талантын ачып үтәргә тиешләр иде.

1 нче укучы:1988 нче елда  Х.Мөхәммәдиева Яңавыл районында яшәп иҗат итүче шагыйрә Кәүсәрия Шафикова турында “Корчагинча яшәү” дигән видеосурәтләмә күрсәтә. Бу фильм бөтен кешенең күңелләрен тетрәндерә.

2 нче укучы: 1997 нче елда Башкортстан татарлар съездыннан соң уйланулар формасында режиссер Әнвәр Нурмөхәммәтов, оператор Марсэн Мөхәммәдиев белән берлектә “Иделдән Уралга табан” исмеле видеофильм иҗат итә.

3 нче укучы: Чехословакия Герое, якташыбыз Даян Баян улы Мурзин хакында “Кара генерал” дип аталган телевизион –документаль фильм эшли

4 нче укучы:Халисә Мөхәммәдиева  безнең якның горурлыгы.”НурИман” газетасында аның шигырьләре еш басыла.

5 нче укучы: Халисә Мөхәммәдиева  шигырьләрендә философиягә дә бирелә, аның лирик геройлары тормыш турында уйлана

6 нчы укучы:    Шагыйрә үз иҗатына илһамны үзе туган туфрактан, эчкән суларыннан ала. Туган авылының фирүзә күк йөзе, талгын җилләре, ай нурына коенган төннәре, сихри таңнары аны иҗатка илһамландыра.

7 нче укучы: Халисә апаның шигъри һәм әдәби геройлары арасында Нуриман төбәгенең бизәге булырлык мәшһүр кешеләр дә, гади якыннары да,гыйбрәтле тормыш юлы үтүчеләр дә, фаҗигале язмышка юлыгып , якты дөньядан китеп баручылар да бар.

(Халисә Мөхәммәдиеваның тормыш юлына багышланган иң яхшы презентация күрсәтелә).

Композитор Нурия Вахитованың Халисә Мөхәммәдиева  сүзләренә язылган “Кил дә җит син сагынгач” җыры Айдар Галимов башкаруында яңгырый.

IV.Йомгаклау.

Гади булмаган дәресебез Халисә апаның тормыш һәм иҗат юлы турында тапшыру ясауга корылган иде. Аның ничек килеп чыкканлыгы турында тамашачылар әйтер.Шулай итеп, без бүген   сезнең белән якташ шагыйрәбез Халисә Мөхәммәдиева иҗатына барлау ясадык. Аның тормышы һәм иҗаты белән танышып үттек.Безнең Нуриман ягында Халисә Мөхәммәдиева иҗатына гашыйк булмаган , аны белмәгән кеше бармы икән? Аның исеме нурлы Нуриман якларына тагын бер ямь өсти. Аның шигырьләре олы тәрбия мәктәбе булып тора.

 V.Билгеләр кую, иң яхшы эшләргә бәя бирү.

VI. Өйгә эш.

Халисә Мөхәммәдиева турында материаллар җыярга, папка ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.

Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы....

Халисә Мөдәрисова иҗатын мәктәптә өйрәнү

Халисә Мөдәрисова -якташ шагыйрәбез,аның иҗаты кызыксыну уята....

Электив курс "Якташ язучылар"

Якташ язучыларның иҗатын  өйрәнү йөзеннән оештырылган электив курс планы....

"Кояш нурларының берсе..." Якташ шагыйрь Егор Уткинга багышланган презентация

Бу презентация якташ шагыйребез Егор Уткин иҗатына багышланган...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина

Якташ язучы Роза Хәбибуллина...