Тукта әле, гомер, үтмә юкка…» (Якташ язучыбыз Мария Логинованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби – музыкаль кичә)
материал на тему

Үзебезнең  төбәктә яшәүче күренекле кешеләр белән горурлану хисе уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mariya_loginova_beln_ochrashu_kichse.doc98.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тукта әле, гомер,

үтмә юкка…»

(Якташ язучыбыз Мария Логинованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби – музыкаль кичә)

Кичәнең максатлары:

1. Якташ язучыбыз Мария Логинованың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру;

2. Укучыларда Мария Логинованың иҗаты белән кызыксыну уяту; балаларны мөстәкыйль укуга күнектерү һәм китап уку белән кызыксындыру;

3. Аның тормышы мисалында балаларда тормышка мәхәббәт, ихтыяр көче;  тирә-юньдәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү;

4. Үзебезнең  төбәктә яшәүче күренекле кешеләр белән горурлану хисе уяту.

1 нче алып баручы. Исəнмесез, кадерле кунаклар. Безнең бүгенге кичəбез күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә, йөрәге күпне тоя торган, "Чулман", "Туган як", "Хезмәттәш авазы" гәзитләрендә үзенең эчкерсез саф хисләре белән йөрәк җырын җырлаучы күп кенә шигырьләр, хикәяләр, парчалар авторы, күпкырлы шәхес Мария Логинова иҗатына багышлана. Кичəбезнең максаты: үзебезнең Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Мария Логинованың тормыш һәм иҗат юлын һәркемгә дә җиткерү. Түбән Кама шәһәрендә язучылар күп. Алар турында без нәрсә беләбез? Әгәр аларның иҗатларына күз салмасак, алар белән очрашулар үткәрмәсәк, иҗатларын өйрәнмәсәк, мәктәпләрдә укучыларга алар турында сөйләмәсәк, безне үз туган ягын яратучылар дип әйтеп булмас.

Һәркем бу җиргә изге олы бер вазифа үтәргә килә, һәм ул аяк баскан Җир Ана да, аны дөньяга китереп бишек җыры җырлаган үз анасы да, һәм аны үстереп Кеше иткән гаилә дә шушы олы бурычны үтәгәндә әйтеп бетергесез мәгънәгә ия.

2 нче алып баручы. Ул һәркем өчен дә шулай. Ә менә язучы өчен аеруча. Туган җир. Туган авыл. Кендек каны тамган изге җир.

Мария өчен шушы изге җир - ул Түбән Кама районы Югары Чаллы авылы. 1966 нчы елның 24 августында гади бер керәшен гаиләсендә Петр дәдәй белән Аграфина түтинең уртак җимешләре Мария дөньяга аваз сала. Аның балачагы, күбәләктәй очып йөргән яшьлеге Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә шаулап-гөрләп үтә. Ул сигезенче бала-төпчек кыз булып үсә.

Мария апа, үзегезнең балачагыгыз турында сөйлəп үтегез əле.

Мария Логинова: Кечкенә вакыттан ук табигатьнең гүзәл мизгелләре минем күңелемә сеңеп кала. Балачак - балачак инде ул, минем дə кечкенә вакытта барысы да баштан үткән: кышын пәлтә итәкләре бозланып катканчы тауда шуулар да, җәйләрен тирән, киң елга булмаганлыктан, болгатып бетергәнче каз-үрдәк белән бергә бер инештә су коенулар да, һәм башкалар, һәм башкалар. Безнең очта керәшеннәр белән татарлар аралашып яшәгәнлектән, без алар белән бергә уйнап, әүмәкләшеп үстек дисәм, бер дә ялгыш булмас. Татарларның гает коймагын ашасак, безнең  пасха    җиткәч,    пасха  йомыркасын   бергәләшеп тәгәрәттек. Һәрберебезнеке кебек үк минем дә балачагым матур хәтирәләр калдырып үтте.

1 нче алып баручы. Кечкенәдән үк табигатьнең һәр мизгелен могҗизадай кабул иткәнгәме, тирә-юньгә әкияти дөнья аша гел үзгәчә карагангамы, яшьтәшләре каен суы дип, агачны яргалап бетергәндә, аның күңел өзгәләнүләре шигъри юллар булып түгелә. 13 яшьлек ул кызның хисләре "Ленин нурлары" (хәзерге "Туган як") гәзите аша гәзит укучыларга ишетелде:

Каен кәүсәсен кисмәгез, дуслар,

Ярасы белән ул ничек кышлар?!

2 нче алып баручы. Туган якның саф һавалы яшел тугайларыннан илһам алып, иртәнге чыгы да кибеп бетмәгән хәтфә үләннәренә аяк басып, чишмә суларын, тирән, балыгы да бай инеш суларын чәчрәтеп коенып, туган җирнең барлык матурлыгын, гүзәллеген тоеп, күреп үскәнгәме, Мариядә шигъри чаткылар бик иртә уяна. Ул бик иртә иҗат юлына аяк баса.

Мария Петровна, беренче язган шигырьлəрегезне хəтерлисездер əле. Шул шигырьлəрегезне һəм шигырьләргә мәхәббәт уянуга зур этәргеч ясаучы укытучыларыгызны искə алып китик əле.

Мария Логинова: Мин мәктәптә укыганда ук шигырьләр язарга ярата идем. 6-7 нче сыйныфларда укыганда татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән Рузалия апа Мөбарәкшина керә иде, нәкъ менә Рузалия апа дәресләрендә беренче шигырьләрем туды да. Аннан соң 9-10 нчы сыйныфларда әдәбият дәресен Рәбига апа Абдуллина алып барды. Ул да шигырь язучыларга бик игътибарлы булып, безнең шигырьләрне теркәп бара иде. Минем хәзерге көндә күпләп шигырьләр язуыма, шагыйрә булып китүемә, бу ике укытучымның өлешләре бик зур.

1 нче алып баручы. Балачакны, үсмер елларны искә алып язылган   "Балачакның   пакь чагы" исемле шигырен укыганда шул чакларның матур мизгелләре күз алдыннан уза (1 укучы сөйли)

Хыялымнан китми үзенә дәшә Балачакның керсез пакь чагы. Төшләремдә һаман юатуым

Кукурузның чәкән курчагын.

Бәйләм итеп җыям зәңгәр чәчәк,

Куша-куша арыш башагын.

Иелеп алам җирдән кибеп яткан

Чикләвекле имән ботагын.

Хәтеремдә әле җир келәмен

Кыштырдатып чапкан бер чагым,

Көз бүләге итеп җыя идем

Өрәңгенең кипкән яфрагын.

Җыеп килсәң иде бары бер уч

Нәни чакның яшел борчагын,

Яши алсаң иде бер минутын

Балачакның керсез пакь чагын.

2нче алып баручы.Әйе,  сабый   чакның   керсез   хәтирәләрен   кайсыбыз  гына  искә төшерми икән  дә,  кайсыбыз  гына  күңел  күбәләге  белән  яшел  тугайларга, су чәчрәтеп уйнаган   инеш   буйларына  кайтмый  икән.  Күңел  җылысы   белән  өретелгән, Мариянең  самими  шигырьләрен  укыганда  күз  алдына  авыл  табигате  килеп баса.  Тургай  моңы,  чишмәләрнең  үзгә  бер  моң белән агулары. Болар барысы да җанга якын итеп аның шигырьләрендә тасвирлана.  (татар халык биюе)

1 нче алып баручы. Бүгенге  көннең  иң  авырткан  җире-киләчәк өчен тәрбияле, мәрхәмәтле балалар  үстерү.  Изгелек  орлыкларын  бала  күңеленә кече яшьтән үк чәчү хәерле.  Билгеле  инде,  тиешле  уңыш  алу өчен башта нәни кешенең якын дусты,  сердәше,  уендашы  буларак  күңелен  яулау кирәк.

          Мария Логинованың иҗатында  баланың  садә,  самими  җаныннан үзе дә сизмәстән агып чыккан кызыклы сүзләр, вакыйгалар, һәр нәрсәне үзеңчә күрү, төп-төгәл үз исеме белән атау кебек сокландыргыч мизгелләр-бик тормышчан, бик гадел җырлап торган шигъри юлларга салынган. Аларны тыңлаганда һәркайсы төсле дә, хәрәкәтле дә картина булып күз алдына килә. Аның балалар өчен язылган шигырьләрен укыганда хыялың белән ялан тәпи йөргән болынга кайтасың, хәтфә үлән арасында тәгәрәп йөргән каз бәбкәләре белән серләшәсең, балачак көймәсенә утырып, хыял диңгезендә йөзәсең. "Әни булдым" шигыреннән өзекне карап китик. (1 укучы сөйли)

Иртән әни эшкә киткәч,

Шкаф ачып ташладым.

Киеп әни күлмәкләрен,

Зур булырга уйладым.

Кара кыска чәчләремә

Ясалма чәч кададым,

Бантик ясап иренемнән,

Кызыл иннек буядым...

2 нче алып баручы. Туган   яктан   еракта   яшәп   тә, сабый   чакта   ялан   тәпи  йөргән  бәбкә үләннәренә кайтып егыла белмәсә, күңел булганчы елау бәхетенә ирешә алмаса, кем ул Кеше? Туган як сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Аналарга үз баласы гомер буе бала булып калган кебек, туган як өчен дә без бала. Мария Логинованың иҗатында туган як, туган җир темалары аерым урын алып тора.  Аның балачак дусты Фəндия Камиловна безнең мəктəптə балалар укыта. Хəзер сүзне аңа бирəбез. (Фəндия Камиловна сүз əйтə һəм «Кайтам əле шигырен укый)

Туган якка кайтып киләм әле, Басуларын күреп килергә.

Кырга чыгып җиткән башаклардан Серкәләрен коеп йөрергә.

Төшәм әле елга буйларына,

Комнан эзләр салып йөрергә, Шадраланган суның өсләреннән Дулкын тибрәнүен күрергә.

 Кайтам әле таңны каршыларга, Беренче таң нурын күрергә,

Һаман әле төшләремә кергән

Кыр чәчәген җыеп килергә...

1 нче алып баручы. Һәрбер авыл кешесенә үз авылы иң матуры булып тоела. Мария Петровна, сезнең өчен дə бу шулайдыр һəм туган авылыгыз турында язылган берəр шигырегезне укып китегез əле.

Мария Логинова: Чынлап та, туган авылым бик матур, һәм ул төшләргә кереп сагындыра. Биек таулары, киң елгалары булмаса да, минем авылымның да бик матур җирләре бар. Ул челтерәп аккан чишмәләргә бай, куе матур урманнары белән күңелгә якын. Аннан соң бит әле изге туган йортыбыз бар. Туган йортым минем өчен изге нигез, атам-анам җанын саклап торучы гаиләбез учагы. Хәзерге вакытта өебез буш булып, җыелышып кайтабыз да гөр килеп торган өйне калдырып китүе бик авыр була. Өебез, өйдәге һәрбер әйбер, бакчадагы һәрбер куак минем өчен җанлы кебек, алар да безне сагынадыр кебек тоела.

Сириннәр.

Койма аша миңа сириннәрең,

Зәңгәр яулык болгап калдылар. Йөрәгемдә сүрелмәслек итеп,

Янып торган ялкын салдылар. Сириннәрең төшләремә кереп,

Миңа яфрак сузып йөдәтә.

Әйтерсең лә безне аралаган

Чакрым аша мине күзәтә.

Туган йортым, синең сириннәрнең Гүзәллеген сөеп табынам.

Чәчәк аткан сирин - яулык белән

Гүя башымнан ук ябынам.

2 нче алып баручы.

Тартышып карадым-булмады, Нигә соң артык көч куярга? Гомернең азагын күрмичә, Яшәүдән иртәрәк туярга? Минемчә, әле дә соң түгел

Язмышны яңадан ясарга.

Янсын ла, нигә соң тырышам Йөрәгем ярсуын басарга.

Юлымда чокырлар күп әле, Өйрәнермен атлап чыгарга.

Бик күпкә төшендем, нигә соң Яшәүдән иртәрәк туярга?!

Чү,  Мария  белән  нәрсә  була соң?  Нигә ачыргаланып кычкыра аның

йөрәге?  Әйе,  1996 нчы  елның 6 нчы  ноябре. Язмыш китабы үзенә 30 яшьлек

Мария  Логинова  гомеренең  бу  мизгелен  кара  хәрефләр белән язып куя:

балконда  керләр  элеп  йөргәндә,  ул бишенче каттан аска очканын сизми дә

кала.  Операция  артыннан  операция.  

1 нче алып баручы. Шушы авыр вакытларда яныңда якыннарың булу бик кирəк. Сезгə кемнəр ярдəм итте дə яшəр өчен көчне кайлардан алдыгыз?

Мария Логинова.  Үз  җаннарын ярып бирергә әзер торучы туганнарым, шәфкатьләре    белән    өстемә    канат   куйган   2   нче   хастаханә табиблары,  шәфкать  туташлары  һәм   үземнең  яшәүгә бар үҗәтлегем, тешем-

тырнагым  белән  ябышуым – болар  барысы бергә мине мәңгелек упкыннан

йолып алгандыр дип уйлыйм.

2 нче алып баручы.Юк,   үзенең     хәрәкәтсезлеге     белән   һич    кенә   дә   килешә   алмый Мария. Тешне кысып, күз яшьләре, мең газаплар аша физик күнегүләр ясарга керешә ул. Сәгатьләре генә түгел, мизгелләре дә елларга тиң авыр, газаплы көннәр бер-бер артлы артта кала. Мария гомеренең бер генә минутын да шөгыльсез утырмый: я нәрсә дә булса бәйли, я туган төбәгенең гүзәл табигатен рәсемгә төшерә, я таш булып йөрәгенә утырган чарасызлык, шигъри дулкын булып, кәгазь битләрендә урын ала. Шулай итеп, Мария Логинованың бай иҗаты, тау куеныннан ургыган чишмә кебек, 1996 нчы  елда яңадан шаулап ага башлый. Беренче шигырьләрен ул якыннарына багышлый. (1 укучы сөйли)

       Сезнең кулдан миңа дәва булып,

Шифа җиле килеп кагылды.

Чын күңелдән әйткән җылы сүзләр

Үрмә гөлләредәй сарылды.

Дәва табып сезнең елмаюдан,

Көннәремне җиңел кичердем.

Кара богау белән богауланган

Авыруны читкә күчердем.

Рәхмәт укып сезгә күңелемнән,

Түтәл-түтәл гөлләр үстерәм,

Күңел елаганда һаман саен

Күз алдыма сезне китерәм.

1 нче алып баручы. Ата, ана,  бала-бербөтен  һәм  аерылгысыз.  Тик  нихәл  итәсең, дөнья үзенекен итә, беркем  дә,  бернәрсә  дә  мәңгелек  түгел.  Тормышында булган шатлыклары белән  Мария  апа  бүгенге  көндә әтисе-әнисе белән уртаклаша алмый. Аларга багышлап    язылган    шигырьләре    тетрәтерлек    киеренке   тойгылар   белән, күңелнең  иң  нечкә  кылларын  тетрәтерлек  наз, хөрмәт, нык ярату, сагыну-юксыну  хисләре   белән   сугарылганнар.  

2 нче алып баручы. Мария Петровна, əти-əнилəрегез турында, аларга багышлап язылган шигырьлəрегез турында сөйлəп китегез əле.

Мария Петровна: Мин  авырып  хастаханәдә  яткан чагында әтием үлеп китте. Күмәргә дә  кайта  алмадым. Әти  төшкә  кереп,  мине  үз янына чакыра иде: «Әйдә минем белән китик, син монда газап чигеп кенә яшәрсең»

Ак күбәләк мендәремә кунды-

Әти кайтты минем яныма;

«Хәлең ничек?» диеп сорау бирде

Әти җаны минем җаныма.

 «Авыр әле, әти, хәлем» дигәч,

Ак канатлар куйды тетрәнеп;

 Өч мәртәбә килде әти җаны,

Ак күбәләк булып әйләнеп.

«Әйдә китик, кызым, минем белән, Язмышыңнан ерак качарсың,

Ә сагынсаң инде балаларың,

Ак күбәләк булып очарсың...»

Китмим әле, әти, мин булмагач, Туганнарым ничек яшәрләр?

Ике балам тезләренә менеп,

Кемгә «әни» диеп дәшәрләр?!

Әни   исән  чагында,  мине  бик кызганып елый торган иде. Аның яшьләре,

очлы  энә  булып,  минем  йөрәгемә  кадалып калганнар. Әнине юатып язган

шигырем «Мин түзәрмен, әни».

Төшләремә гел бертөсле керә,

Әни, очып сиңа кайтканым.

Ачык итеп күрәм төшем саен

Ни өчендер елап ятканың.

Сулык-сулык килеп ник елыйсың?

 Калтыранып куя иңнәрең.

Пышылдыйсың кебек: «Газиземә

Каргышлары төште кемнәрнең?»

Каргыш түгел, әни,

Язмыш шундый,

Кем каргышы төшсен балаңа? Бәндәләрен Ходай шулай сыный,

        Мин түзәрмен, әни, елама!»

1 нче алып баручы. Дөньяга кешене Ходай парлап яраткан. Парлап кайгырганда, кайгылар да яртылаш кына калган кебек тоела. Мария Петровна, бүгенге көндə гаилəгез белəн таныштырсагыз иде.

Мария Логинова: Хәзерге көндә яшәргә көч-теләк бирүче, тормышка өмет салучы ике терәгем-ике балам бар: улым Роман, кызым Катя. Ходайның үзенә шөкер, балаларым акыллы, тәүфыйклы.

2 нче алып баручы: Мария Петровна, сезнең юмористик шигырьлəрегез дə байтак бит, шулаймы? Əйдəгез шуларның берсен тыңлап үтик əле.(1 укучы сөйли).

1 нче алып баручы. Сезнең иҗатыгыз күпкырлы. Матур-матур шигырьләреннән тыш, сез әле күп кенә хикәяләр, парчалар авторы да. Хикәяләрегез гади, тормыштан алып язылган. Яшьләр тормышы сезгə бик якын. «Күке баласы», «Бәхетле ана яшьләре», «Шук малай» хикәяләрегезне укыганда моңа тагын бер кат ышанасың.

Мария Петровна, бүгенгесе көндəге иҗат җимешлəрегез белəн таныштырып китегез əле.

Иария Логинова: «Күке баласы» әсәре мәхәббәт турында. Беренче мәртәбә йөрәктә хисләр төене барлыкка килү, әле хыял канатларында күккә күтәрелү, әле «шып» итеп җиргә төшүләр. Кыскасы, сөю-сөелүләрдәге кинәт борылышлар, тирән упкыннар әлеге әсәр геройларының язмышында тагын да дулкынландыргыч итеп сурәтләнә.

2 нче алып баручы.Мария Логинова шигырьләр дә, хикәяләр дә , парчалар да иҗат итә. Ә шигырь, хикәяләренә теманы ул әллә каян түгел, тормыштан ала. Тормышында нинди генә вакыйгалар булмасын, алар аның иҗатында чагылыш таба. «Язучының тормышын беләсегез килсә, аның иҗатына күз салыгыз» дигән мәгълүм бер гыйбарә бар. Бу гыйбарә Мария Логиновага   да  туры килә.   Аның шигырьләре гомер турында уйланулардан тора. Иҗатында җылы, якты, шул ук вакытта бераз моңсурак та хисләр белән сугарылган шигъри юлларны күп очраттык. Барлык хисләр, тойгылар бергә үрелә. Кайвакыт бу шигырь хәсрәтле шигырь икән дип укый башлыйсың, әмма укуыңны дәвам иткән саен, үзеңнең кайгыларга баш имәс кеше икәнеңне тоясың, иң авыр минутларда да өмет өзмәскә кирәклегенә инанасың. Хәзерге көндә Мария Логинованың бик күп шигырьләре, 2 повесте һәм поэмалары бар. 2 китабы басылып чыккан: «Адашкан җан», «Гашыйк чишмә». Өченче китабы өстендә эшли,  чыгарырга уйлый.

«Адашкан җан» китабы 2003нче елда Түбән Камада чыга. Бу китапка 21 шигырь, 1 поэма, 2 хикәя, 1 повесть кергән. Бу китапны чыгарырга ире Евгений Пашин ярдәм иткән.

«Гашыйк чишмә» 2004 нче елда Казан Татарстан китап нәшриятында бастырыла. Тиражы 2000 экземпляр. Анда 125 шигырь, 8 хикәя, 1 повесть кергән. Бу китапка кергән әсәрләр тормышының авыр елларында, үзенең травмасы, әти-әнисенең үлеменнән соң языла. Китапны чыгарырга Татарстан республикасы Дәүләт советы депутаты, язучы Разил Вәлиев ярдәм итә.

Бу әсәрләрнең темалары: туган якка мәхәббәт, ата-анага хөрмәт, яшьләрнең, балаларның киләчәге. Шулай ук Мария апа хәзерге заманда актуаль тема-наркоманиягә кагыла. 1нче китапка кергән «Кайту» поэмасы шушы әшәке чирнең кешеләргә, туганнарга, наркотик кулланучының үзенә китергән зыяны турында.

1 нче алып баручы. Иҗатыннан күренгәнчә,    Мария    Логинованың    күңеле   сизгер, зәвыгы  нечкә,  йөрәгендә  шигъри  моң  яши. Җаны һичкайчан тыныч түгел, уйлана, сызлана, камиллеккә   омтыла  һәм үзенең кичерешләрен табигать күренешләре  белән  оста  бәйли.  Шигьри  тәлгәшләреннән күренгәнчә, ел фасылларыннан көзләрне күбрәк ярата.(1 укучы сөйли)

Яратам мин көзге яфракларның Йокымсырап җиргә ятканын.

Көтеп алам туган якларыма Пәрәвезле көзләр кайтканын...

1 нче алып баручы. Мария апага гомер көзләренә әле иртәрәк, ә шулай да нәрсә бәйли икән соң аны табигатьнең алтын чоры белән? Бу сорауга сез үзе гез ничек җавап бирерсез?

Мария Логинова: Минем өчен табигатьнең һәрбер фасылы могҗизага тиң. Яз үзенең хуш исле чәчәкләре белән күңелемне буйсындырса, җәй үзенең яшеллеге, җылылыгы, өлгергән җиләк-җимеше белән җанга якын. Ә кыш көннәренең үзенә күрә хозурлыгы күп. Ак бәскә төренгән агачларның әкияти тылсымлылыгын кем генә яратмый икән?! Бала чагымда сары яфракларны кыштырдатып йөгереп туймаган булганмындырмы, көзнең нәкъ менә сары-кызыл яфраклы алтын кебек чорын яратам. Ни генә әйтсәң дә, көз җитүе күңелгә бертөрле сагыш өсти. Ә сагыш ул ялгыз кешеләрнең тормышында бигрәк тә ачык күренә. Мин үзем дә аяксыз калгач, ялгызлык кочагына береккәндәй булдым. Шуның өчен минем язган шигырьләремнең күбесе көз кебек моңсу ялгызлык белән бәйләнеп язылган.

2 нче алып баручы.Мария апа, сез хикәяләр, шигырьләр язып кына, чигеп, йомшак уенчыклар тегеп, бәйләп, картиналар ясап кына калмыйсыз, үзегездә көч-куәт табып, спорт ярышларында да катнашып киләсез.

Мария Логинова: Кеше күңел ачканда, күңел ачасы, сөйгәндә сөеләсе, сөясе килә. Сау-сәламәт кеше спорт белән шөгыльләнгәндә, анысыннан да калышасы килми. «Спорт-ул яшәү чыганагы» диләр. Мин дə шәһәребездә уздырыла торган ярышларның берсеннән дә читтә калмыйм: коляскалы кросста, фигуралы йөрүдә катнашам. Инвалидлар өчен  сабантуйлар  уздырылса,  алардан да  читтә  калмыйм. Аларда катнашып  призлы урыннар да алам.  2000 нче  елда  Казанда  республика  буенча уздырылган  ярышларда  16 шәһәр арасында  2 нче, З нче урыннарны алып кайттым.

1 нче алып баручы. Мария апа, сез хәвефле көннәр җилләренә күкрәген куеп, ныклы адымнар белән алга барасыз. Киләчәктә дә зур иҗади үрләр яуларсыз дип, шигъри тәлгәшләрегез китап булып басылып чыгар дип ышанабыз. Саулык-сәламәтлек сезгə һәрчак юлдаш булсын. Бәхетле ана, бәхетле хатын, бәхетле иҗатчы юлын үтсәгез иде.

2 нче алып баручы. Мария Логинованың «Тукта əле, гомер» дигəн бик матур шигыре бар. Бу шигырьне аның тормыш девизы дияргə дə була.

Тукта әле, тукта гомер, үтмә юкка,

Мин бит әле яшәп туймадым.

Җылы җилләр исте, гөл исләрен сипте, Мин аларны әле тоймадым.

Тукта әле, тукта, гомер, үтмә юкка, Минем көзем әле җитмәгән.

Чишмә күрмәсәм дә, суын эчмәсәм дә, Яшәү дәртем әле сүнмәгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы аша үз халкына , милләтенә хезмәт итүен, якты үрнәген бирү; шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту,укучыларда шигьрият белән кызыксыну тәрбияләү, сәнгатьле укырга өй...

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә)

Кичә укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү, гаилә белән мә...

Гасырларны кичкән бу шәхес (Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә) Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Без бүген татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган,якты янучы йолдызларыбызның берсе- әдәбиятыбызның йөзек кашы,олуг әдибебез,фикер иясе, аксакал язучыбыз Го...

“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).

“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)....

Сүнмәс йолдыз (Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Киек казлар өйгә кайта иде –              Каңгылдашып күккә эленеп калды...       Офыкларга сары сагыш ку...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...