“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).
план-конспект урока на тему

Мисалова Гөлия Наилевна

“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zalda_ut_sun.docx30.46 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!”                                                                  (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).

Максат:                                                                                                                       -Муса Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәнү;                                            - Шигырьләрен белү; сөйләм телен баету;                                                              -Татар халкының герой-шагыйре иҗатына мәхәббәт хисләрен тәрбияләү;                                                                                          Җиhазлау: Шагыйрьнең портреты, Муса Җәлилгә багышлаган китаплардан күргәзмә, газета материаллары, рәсемнәр, шигырьләргә иллюстрациялэр.

Кичә барышы.

Залда ут сүнә. Музыка №1 (С.Сәйдәшев “Моңлы көй”) яңгырый.                            Слайд 1, 2, 3 (Муса Җәлил һәм әнисе)                                                                                  Музыка №1 акрыная, ләкин сүнми, бераз ишетелерлек кенә уйнап тора.                     Ут бары сәхнәдә, Ана белән Шагыйрьгә генә төшә.                                                   Шагыйрь белән Ана чыга.  Ана урындыкка  утырган.

Шагыйрь. Саумысез!
Ана. Саумы-сәламәтме, балам.
Шагыйрь. Мин сезгә ничек эндәшергә, белмим.
Ана. Рехимә әбекәй дип әйтсәң - килешер бәбкәм.
Шагыйрь. Юк, мин сезгә алай гади итем эндәшә алмыйм.
Ана. Син үзең кем соң балам?
Шагыйрь. Киләчәктән килдем сезнең янга.
Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?
Шаг ы й р ь. Сез — Муса Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана.
Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый  тилмерәм.
Ана күңелеле — балада,
Бала күңеле —далада.
Шул сүз әле чамада. —
Уйлап карагыз, балам.
Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар.
Шаг ы й р ь. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.
Ана. Кайтмыйлар бит.
Шагыйрь. Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.
Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?
Шагыйрь. Халык күңелендә. Сез доньядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.
Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.
Шаг ы й р ь. Сөйләсәгез иде миңа Муса турында, бөек Ана.
Ана. Ни сөйлим... Тапкач та ак биләүләргә биләдем, күкрәк сөтемне имездем.
Шаг ы й р ь. Сез аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез.
Ана. Юлны Ил күрсәтте аларга, балам. Мин бары тик, яхшы булыгыз, матур торыгыз, дип кенә әйтә килә идем.                                                               Музыка №1  (С.Сәйдәшев “Моңлы көй”) көчәя һәм әкренәеп сүнә.
Сцена артында, диктор: 1919 ел. Оренбург. «Кызыл йолдыз» газетасы редакциясе. 13 яшьлек Муса үзенең беренче шигырен укый.                           Слайд №4 (Кечкенә Муса)
Кечкенә Муса чыга:
Кулыма мин кызыл кылычны алсам,
Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,
…Бөтен куәт белән шунда сугышсам,
Җиңелми мин һаман да алга барсам,
…Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул,
…Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка.
Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл—үл!                                                          
Музыка №2 (Фанфара) 1 класс укучылары чыга.  Слайд №5 ( Муса Җәлил)

- Кем соң ул Муса Җәлил? Нинди эз калдырган соң ул татар халкының тарихында?

- Ул  - шагыйрь;

- Ул – язучы;

- Ул – көрәшче;

-  Ул – батыр

-   Ә ул Казан кешесеме соң?

Слайд №6 (Муса җәлил авылы)

- Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә.

- Ә сез беләсезме, аны Беренче шигырен  тугыз яшендә язаган диләр?..

Слайд № 7 (“Хөсәиния” мәдрәсәсе)

- Әйе, ә “Хөсәния” дигән мәдрәсәдә укыганда стена газетасы чыгарган, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастырган....

- 1941 елда сугыш башлангач, аны шул сугышта да катнашкан диләр.. Чынмы икән?

- Укытучы апам аны Волхов фронтына җибәргәннәр дип сөйләгән иде...

Слайд №8  (Моабит төрмәсе)

- Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәргәннәр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе булган.

- Әйе Монда да  ул бик күп иҗат итә...

Слайд №9, 10 ( Муса Җәлил)

Музыка №2 (Фанфара)

Алып баручылар чыга

Алып баручы 1. Бүгенге кичәбез, инде аңлап та өлгергәнсездер, татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана.

Слайд № 11

Алып баручы 2.
Әйтче, Муса,
Мондый матурлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың шундый горурлыкны,
Нинди ялкыннарда чыныктың?
Алып баручы 1. Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлил күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
      Алып баручылар кереп китәләр. Укучылар чыга. 4 кыз, 1 малай.

1 укучы: Муса Җәлил! Бу ике сүздә поэзия һәм ирләрчә батырлык чагыла!

2 укучы: Муса Җәлил җирдә аз яшәде (1906-1944 саннары күтәрелә). Күпме күрде, күпме кичерде!

           Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп.

           Мәңге сүнмәс җырга күчерде.

3 укучы: Син күрсәттең,Муса, үзең теләп,

                 Матурлыкның ничек туганын.

                 Син күрсәттең безгә үзең эшләп,

                 Батырлыкның ничек булганын.

4 укучы: Җирдә кеше торса торсын

                 Эзе калсын тирән булып

                 Үзе үлсә, эше калсын,

                 Мең яшәрлек имән булып.

5 укучы: Эзе калсын керсез намусыңның

                 Ни үтсә дә синең  кулыңнан

                 Көчлелегең белән горурланма,

                 Кешелегең белән горурлан.

                Син яшәмә җирдә файдасыз бер

                 Түмгәк булып тигез урында

                 Янып  калсын гомерең маяк булып

                 Үзеңнән соң килгән буынга.

4 укучы: Ә хәзер, 1 класс укучылары Муса Җәлилнең балалар өчен язган “Карак песи” шигырен уйнап күрсәтер.

Укучылар кереп китәләр.

Музыка № 3 уйный башлый.

1 класс укучылары “Карак песи”не уйный.

“Беренче дәрес”

Музыка №1 (С.Сәйдәшев “Моңлы көй”) яңгырый.                                

Музыка №1 акрыная, ләкин сүнми, бераз ишетелерлек кенә уйнап тора.  

Ут бары сәхнәдә, 2 кешегә генә төшә.

Шагыйрь һәм  Мусаның укытучысы чыга.

Шагыйрь: Гафу итегез, Мин Муса әфәнде турында истәлекләр җыя идем, аның тормыш юлын тирәнрәк беләсем килә, Сез, ялгышмасам, Габдулла Усманов буласыз,  Мусаны укыткансыз?....

Укытучы: Әйе... Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза... Бер ай да узмады,үз ишләрен нык узып китте. Шунан аны икенче класска күчерергә туры килде.
...Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Биргән эшләрне тиз генә эшләп куя да минем өченче класска сөйләгән сүзләргә колак салып утыра. Берәр укучы мәсьәләсен чишә алмый утырса, Муса аңа ярдәм кулы сузарга тырыша. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.
Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим...
 Музыка көчәя һәм акрын гына сүнә

Алып баручылар чыга

Алып баручы 2

  Унөч яшьтә комсомолда иде,   Слайд №12
 Ә егерме яше тулганда
Партиядә иде. Инде бүген
Иң дәһшәтле минут туганда,
Шагыйрь иде сугыш кырында.


Алып баручы 1.

Уйлый Муса: фронт һәркемнең
Намусына килеп тоташа.
Шагыйрьме ул, әгәр йөрәген
Үткәрмәсә давыл, ут аша?!.

Алып баручы 2. Бөек Ватан сугышы башлана. Башта политработниклар әзерләүче курсларда булганна соң М.Җәлил фронтка китә. Слайд №13

Алып баручылар кереп китә

 Укучы  чыга.

                        1 укучы.    Фашист керде басып җиребезгә,

Аркасына асып балтасын...

Ул яндыра, вата илебезне,

   Ничек шуңа түзеп ятасың?..

              Киттем, кызым, якты бәхетебезне

       Бирмәс өчен фашист кулына,

     Егылсам да алга егылырмын

      Киртә булып дошман юлына.

                 Мин саклармын йөрәк каным белән

     Илемне һәм сезне, аппагым!

               Шатланырмын күреп һәр таң саен

          Үз илемдә Чулпан калыкканын.

                                                                    “Чулпанга” 1941 нче ел, 19 август.

Алып баручы 2. (Сәхнә артыннан).

                             Сау булыгыз, дуслар, - диде Муса

                          Әкрен генә поезд кузгалды

                          Калды Казан, киттең син сугышка

                          Ерак иде солдат юллары.

Музыка №4
“Солдатлар” биюе

Алып баручы 1. Слайд № 14, 15, 16, 17, 18, 19

     Шулай ук Муса Җәлилнең Әминә исемле хатыны һәм кызы Чулпан бар. Аларга багышлап бик күп шигырьләр, хатлар язып калдыра. Кызын  һәм хатынын ул бик ярата. Укучылар, Муса Җәлилнең шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, хәзер шуларны тыңлап китик әле.

 Русча һәм инглизчә шигырьләр сөйләнә.

Алып баручылар чыга

Алып баручы 1. 1942 елның июненнән Муса Җәлилдән хатлар да, хәбәр дә килми башлый.

Слайд№20

Алып баручы 2. Язучы-эзтабарлар, галимнәр тырышлыгы белән байтак кына серләр ачылды. Шагыйрьнең әсирлектәге тормышы турында аның туган илгә кайтып җиткән 93 шигыре сөйләде.

Слайд № 21 (Видео “Моабит төрмәсе”ннән өзек)

Слайд № 22, 23, 24, 25, 26, 27

Алып баручы 1.  

Ромашкалар, ромашкалар.

Ничә тапкыр керде җырга,

Ромашкалар – күңелләрдә,

Ромашкалар үсә кырда.

Алып баручы 2.

 Ромашкалар, ромашкалар

Күңелләрдә күпме алар?

Бухенвальдта, Моабитта

Шпандауда – ромашкалар.

Сценка “Кызыл ромашка” . 

Алып баручы 1.  Фашист зинданы. Җәзалаулар. Ачлык. Ләкин Туган ил образы шагыйрьне тигезсез һәм авыр көрәшкә чакыра.

Укучылар чыга.

Слайд № 28                                          I укучы.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка

     Данлы үлем белән күмәалмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.

               II укучы.

Алда, артта, уңда һәм сулымда

Киселсә дә юлым; күкрәгем

Яраланып канга төренсә дә

Көчсезләнеп мин яшь түкмәдем.

I укучы.

            Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

  Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салдыдошман кулларыма

Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

                                          (“Кичер илем” 1942)

  II укучы.

Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы!

I укучы.

      Мин беләм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

  Тик инде мин үләм,

    Бу җырым соңгысы!..

                                                         (“Соңгы җыр”, 1943, август)

                     II укучы .

Юкка чыкты бик күп теләкләргә,

Күп эшләргә булган өмитләр.

Юкка яздым: “Көлеп үләрмен!”- дип

Юк, үләсе килми егетләр!

                      (“Авыру сызмалар”, 1942)

1 алып баручы. Үлемсезлек юлы озынмы? Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан алып, гильотинага кадәр санасаң 791 көн! Авыр, газаплы, әсирлектә үткәргән 791 көн...
2 алып баручы. Юк! Муса Җәлилнең рухын сындыра алмаганнар. Ул төрмәдә яшерен оешма төзи һәм хәрби әсирләр арасында бертуктаусыз эш алып бара.

Слайд № 29

Сценка “Бүреләр”

Шигырь укыганда ВИДЕО бара

Ике укучы чыга.

1 укучы. Җәлилне без “Бөркет” дип йөри идек. Абдулла Алишны «Бөркетнең уң канаты», Гайнан Кормашны «Бөркетнең сул канаты» дип йөрттек. Яшерен оешма әгъзаларын исә «Бөркет балалары» дип атый идек. Слайд № 30
2 укучы. 

Слайд № 31  (Бөркет рәсеме)

“Бөркет” шигыре.
Җырлый белмиләр бөркетләр,
Сугыша белми былбыл,
Җырдан сызланмый бөркетләр
Сугышта үлми былбыл.
Муса кайсы шул кошларның?
Җанына сыйган Җир, күк…
Сугыша белгән былбыл ул
Һәм җырлый белгән бөркет.

Музыка №5
       (Җыр “Җырларым”)

(Бер минут тынлык. Әкрен генә музыка уйный)

 (Ике укучы чиратлашып исемлекне укый, Слайдта җәлилчеләрнең рәсемнәре чыгып бара, АТКАН ТАВЫШ ҺӘРБЕРСЕНЕҢ ИСЕМЕН ӘЙТКӘН САЕН, Музыка №6 )

  • 1944 нче ел, 12 сәгать 06 минут Слайд № 32
  • Гайнан Кормаш
  • 1944 нче ел,  25 нче август, 12 сәгать 09 минут Слайд № 33
  • Фоат Сәйфелмөлеков
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 12минут Слайд № 34
  • Абдулла Алиш
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 15 минут Слайд №35
  • Фоат Булатов
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 18 минут Слайд № 36
  • Муса Җәлил
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 21 минут Слайд № 37
  • Гариф Шабаев
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 24 минут Слайд № 38
  • Әхмәт Симаев
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 27 минут Слайд № 39
  • Абдулла Батталов
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 30 минут Слайд № 40
  • Зиннәт Хәсәнов
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 33 минут Слайд № 41
  • Әхәт Атнашев
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 36 минут Слайд № 42
  • Сәлим Бохаров

Алып баручы 2.  Берлин. Плетцензее төрмәсе.

Алып баручы 1. Болар кемнәр, нинди сәгатьләр, минутлар турында сүз бара?

Алып баручы 2.  1944 нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткән, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнар бит алар!

Алып баручы 1. Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең исемнәрен атап, аларның кайсы сәгать, ничә минутта үтерелүләре һәм туган авылларының исемнәре аталды. Безнең бүген аларны искә төшерүебез алар рухына дога булып барсын.

   Солдат (ут сүнгән, солдатка гына яктылык төшә). 

1945 нче елның язында, без, Берлинга һөҗүм итеп, Моабит төрмәсе ишегалдында янып ята торган китап өемнәре, тагын чәчелеп ятучы китапларны күрдек. Бер иптәшебез шул китаплар арасыннан рус хәрефләре белән язылган китап табып алды. Китапның буш калган бер битенә русча болай язылган иде:

   «Я татарский поэт Муса Джалиль, заключен в Моабитскую тюрьму как пленный, которому предъявлены политические обвинения и, наверное, буду скоро расстрелян. Если кому-нибудь из русских попадет эта запись, пусть передадут привет от меня моим товарищам-писателям в Москве, сообщат семье…»

   (Ут сүнә, солдат китә. Муса Җәлилнең портретын яктырта. Ут кабына.)

Алып баручы 2. Көрәшкә бир бөтен гомереңне,

Әгәр күңлең яшәү теләсә;

Син яшәрсең, әгәр ил яшәсә,

Син үлмәссең, халкың үлмәсә.

Алып баручы 1. 

Арабыздан эзең  югалса да,
Юк, суытмас һични бу эзне.
Көрәштәге Муса,
Солдат Муса,
Йөрәктәге Муса ул безнең.

Слайд № 44 (Һәйкәл)

Музыка № 7

Җыр “Бөек шагыйрь – Муса Җәлил”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.

Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....

Муса Җәлилгә багышланган кичә

Муса Җәлилгә багышланган кичә....

Муса Җәлилгә багышланган презентация

Муса Җәлилгә багышланган кичәдә куллану өчен...

Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә

Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә...