"Шигырь яздым утырып"
материал на тему

Гильманова Миляуша Амировна

Дәрес вакытында яки сыйныфтан тыш чарада укучыларны шигырь язарга өйрәтү....

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx80.37 КБ
Файл pedagogik_esse_gilmanova_m.a.docx51.69 КБ
Файл dbiyat_turynda_shigyrlr.docx39.93 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шигырь яздым утырып (дәрес –мастер –класс)

Максат: 1. Әдәбият теориясен өйрәнү;

2) Туган телгә кызыксыну тәрбияләү ;

3) Укучыларның сәләтләрен  эшчәнлектә ачу;

4) Шигырь  буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу;

5) Үз фикерләрен, хисләрен  әйтә, яза алу , шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

6)  Шигърияткә  карата  кызыксынучанлыкларын арттыру;

Куелган мәсьлә: 

Милли  рухны, иҗатка сәләтне ничек тәрбияләргә?
Иҗадилыкны тәрбияләргә мөмкинме?

Кулланылган материал:

1. Әдәбият белеме сүзлеге. Төзүчесе: А.Г.Ахмадуллин.—Казан: Тат. китап нәшр., 1990.

 2. Бариева Э. Әдәбият белеме һәм тәнкыйть. // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Казан: Тат. китап нәшр., 1989. Т.4.

3.  Бәйрәмова Ф. Талант фаҗигасе. // Идел. 2000. №12.

  4.Галиуллин Т. Хәзерге шигърият // Мирас. – 1996. – № 7-8.

5. Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. – Казан, 1978.

6. Юзиев Н. Шигърият дөньясы. – Казан, 1981

7.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: ―Мәгариф, 2007.

Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, альбомнар, портретлар, “Татар теленең  аңлатмалы сүзлеге”.

Плакатлар:

 “Шигърият – хисләргә тирән тәэсир ясардай гүзәллек, матурлык”,                                                    “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар”,

 “Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы” (Г.Тукай).

 “Поэзия –сәнгатьнең иң югары төре.”  В.Белинский

“Поэзия күбрәк гомуми нәрсә турында, тарих аерым нәрсә турында сөйли”.Аристотель.

“Әгәр художник тиешенчә файдалана белә икән, поэзиягә лаек булмаган бер генә реаль предмет та юк”. И.В.Гете

“Сәнгатьнең  башка төрләре җанлы чынбарлык кебек үк, турыдан –туры тойгыларга тәэсир итә, поэзия исә фантазиягә йогынты ясый”. Н.Чернышевский

“Шигырь сулыш кебек. Син бит сулавыңны сизмисең”. С.Хәким

“Шагыйрь булу – кошлар шикелле мелодик авазлар чыгарып сайрау түгел, поэтик образлар белән фикер йөртү.” В.Белинский

“Һәркемнең  бар үз мәсләге, гаме –
Кемгә кирәк акча, кемгә –дан,
Мин матурлык эзләп йөрим әле,
Ямьсезләнеп беткән дөньядан...” Ф.Габдерәхим

“Шигырьләр бик яхшы булырга тиеш, юкса аларны язуның кирәге юк..”(И.В.Гете)

“Илһам –ул озак елларга тозлап куя торган балык түгел...”(И.В.Гете)

Дәрес структурасы:

  1. Оештыру өлеше.

«Тел һәм әдәбият укытучыларын тәҗрибәле бакчачыга тиңләр идем» -диап язган Гомәр Бәширов. Туган тел укытучысы үз дәресләрендә шигърияткә мәхәббәт уятуны максат итеп куя.Әдәбият - кешелек хәтере, тормыш дәреслеге,хәзерге һәм киләчәк буыннарны ялгаучы. Мәктәптә укытучы әдәбияткә сөю тәрбияләргә тиеш. Ләкин шуның белән беррәттән иҗади сәләтле укучыларга да игътибарын бүлергә тырыша.Кем соң ул иҗади сәләтле укучы?

 Иҗади сәләтле укучы: -яңа проблемалар куя һәм чишә алучы,яңалыкка сизгер,булган идеяләрне үстереп, яңаларын тудыручы, яңа идеяләр, интеллектуаль һәм иҗади эзләү процессында яшәүче .

Иҗат турында бик күп фикерләр бар. “Әдәби әсәр –әдипнең иҗади фикер җимеше” –дип язган А.Г.Яхин .

Нәрсә соң ул шигърият?

Шигърият (гарәп. شعر‎ сүзеннән) – сүзләрнең гади сөйләмгә хас 

 булмаган рәвештә ритмыяңгырашы  буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле. Сүзләрне шундый хәлгә китерүгә нигезләнгән нәфис әдәбиятның бер тармагы.Шигърият үз эченә лирика һәм лиро-эпик әдәби төрләрне берләштерә.

        Ничек соң дәресләрдә балалардагы иҗади фикерләүне үстерергә? “Тартмадагы серле чәчәкне тасвирлауда иҗадилыкны  арттыра”, -диләр халыкта. Туган ягыбыз табигате мул суларга,чишмәләргә, иркен болыннарга бай. Ә кышкы, язгы мизгелләрдә күңелләрне туган як гүзәллеге бигрәк тә нык дулкынландыра. Шуның өчен туган теле һәм әдәбияты дәресләрендә кыш,яз турында иншалар, шигырьләр язып карау балаларның күңелләрендә матурлык хисләре тәрбияли, алар шигърияттә табигатьне  сурәтләү алымнарын таба.  Сүз энҗеләрен җыеп, аларның матурлык тудырудагы  ролен билгеләү бик мөһим. Шагыйрьләребезнең  әсәрләре аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аның гүзәллегее белән соклану хисләре уяту бик мөһим урын алып тора.

“Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп эшли алу сәләте кыйммәт”- диелә татар халык мәкалләренең берсендә. Без дә дәресләрдә төрле язу күнекмәләре кулланып иҗади эшләр эшләп карыйбыз.

 II.Психологик уңай халәт тудыру

  Кәефләрегез ничек, дуслар? (Кояшлы көн кебек).   Урамда ап-ак нәфислек, челтәр кебек яуган ап-ак карга карап күңелләрдә иң саф хисләрнең уянуын тоябыз. Слайдлар карау.(Кыш рәсемнәре) Тышта әкрен генә назланып яуган карлар кебек бер-берегезгә күз салыгыз. Һәркем бу дөньяга ниндидер эз калдырырга килгән бит, һәм хисләребез шулай ак, пакъ булса бездән дә бу җирдә тик аклык сафлык сакланып калыр иде. Тышта бик салкын булуга карамастан  бер-берегезгә  күңел җылысы елмаю бүләк итегез!

Рәсемнәрне караганда  сезнең күңелдә нәрсә  туды?

                                   Көтелгән җавап: хис.

  1.  Сорау:                                        Көтелгән җавап:

1. Нәрсә ул хис?                Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.

Фикерләрнең дөреслегенә ышану өчен. “Татар  теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән хис төшенчәсенең мәгънәсе укыла.(сдайдта яктыртыла).

2 Хис туу өчен нинди                Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне

 шартлар кирәк?        тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була.

3. Нинди хисләр була?                Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт,

                                                горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт

                                                хисләре.

-Бу хисләргә нинди мисаллар китерә аласыз? Кыш турындагы рәсемнәрне карагач, күңелләрдә нинди хисләр туды? Һәр укытучы күңелендә туган хисләрне әйтә. (Туган як матурлыгы белән соклану, горурлану, шатлану.) Шигърият хиссез булмый, бүгенге дәрестә дә без соклану, ярату хисләренә таянып шигырь иҗат итеп карарбыз.

         Кышкы  табигать күренеше сурәтләнгән  картиналар  тәкъдим ителә. Беренче карашка рәсемгә карауга сездә  нинди хисләр туды?  Картинада нәрсәләргә сокландык?   Җаваплар тыңлана. (Көтелгән җавап: Без рәсемгә карап,  андагы матурлыкка сокландык. Сихри аклыкка, челтәрле ак шәл ябынган агачларга, биек тауларга, саф чиста һавага).

  • Безнең Субай авылы да   да табигатьнең иң матур почмагында урнашкан. (слайд - Яңа Субай кышкы табигать күренеше.) Без аның белән горурлана алабыз. Менә шушы матурлыкны без сакларга тиеш..Үзебез яшәгән җирлектәге елгаларыбызны, чишмәләребезне, күлләребезне чиста тотарга кирәк. Безнең шагыйрьләребез дә  үзләренең иҗатларында, туган як табигатенә соклану хисләрен , аны саклау  турында һәрдаим язып торалар.

          Димәк, матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны һәрвакыт  матурлыкка сусап яши. Аңа яңадан - яңа  тәэсирләр, сокланулар кирәк, ә соклану күңел юшкыннарын юа.( Слайд яктыртыла)

 Укытучы. Сезнең каршыгызда кышкы табигать турында шигырьләр ята. Сез шулар арасыннан   картинада чагылыш тапканнарын эзләп табып, укып күрсәтегез әле. (Катнашучылар шушы шигырьләрне табып укыйлар).

Шигырьләр  уку-

Туган тел турында мәкальләрне дәвам ит:

Тел күрке...

Туган телем –иркә гөлем - 

 Телләр белгән…. 

 Сөйдергән дә тел... 

 Кем арбасына утырсаң… 

 Теле барның...

Тел байлыгы бай итәр...

Җылы сүз – 

Габдулла Тукай –туган тел турында... 

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,

   Курыкмыйм сөйгән халкым Бу татар булса да.

И туган тел,и матур тел,

Әткәм –әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы. 

Хәсән Туфан –туган тел язмышы турында... 

И телем синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

Чишмәләр исән чагында,

Иделләр кибәрмени,

Гасырлар күммәде сине,

Дәверләр күмәрмени?

Якташым Зиннур Насыйбуллин –туган тел җырчысы... 

Туган тел ул ничә гасыр

Бездән элек туган тел,

Безгә кирәк булачагын

Алдан белеп туган тел.

Туган тел ул тумышыннан

Безгә куәт булган тел.

Ызгыш –низаг өчен түгел,

Иҗат өчен туган тел.

Назар Нәҗми “Татар теле” шигыре

Туган җирең –Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне –төне,

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син татар теле.

Сәнгатьле уку

И телем, сансыз гасырлар

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген.

(Хәсән Туфан)

 

 III.Материалны хәтердә яңарту.

Хәзер хәтергә шигырь,строфа, ритм,рифма турындагы белемнәрне искә төшерәбез. Моның өчен тагын слайдларга карыйк.

-Нәрсә ул шигырь? 

-Шигырь - тезмә формага салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр

“Шигырьне язалармыни? Шигырь белән яшиләр... дөресрәге, ул үзе җаныңда бер изге зат булып яши. Аңа бернинди аерым вакыт та, махсус шартлар да кирәкми “ –дип язган  Хәсән  Туфан. Аның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел.

Нәрсә ул строфа?

 Строфа -ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләме. Татар шигыре, нигездә, 2, 4, тезмәле строфалардан тора. Сирәк кенә 5, 6, 7, 8 тезмәле строфалар да очрый.

  Рифма нәрсә ул? 

Ритмик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр. Рифма 2, 3, 4, 5 тезмәне бербөтенгә әйләндерә. 

Нинди рифма төрләре бар?

Татар сүзләренең нечкә һәм калын  әйтелешенә карап, рифма:
- Нечкә әйтелешле, калын әйтелешеле
- Рәдифле
- Катлаулы (вакыт белән – йакут берлән, һәр ягы – тау ягы), 
- Гади (тамчысы – илһамчысы, театр – император)
- Төгәл (мәйдан – кайдан, уйнатадыр- уйлатадыр)
- Ябык
- Ачык
- Омонимик

Ритм – нәрсә ул? 

Ритм - сөйләм берәмлегенең тигез вакыт аралыгында кабатланып, чиратлашып торуы.

IV.Шигырь  турындагы белемнәрне                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      системага салу, гомумиләштерү.

(слайдларга карау)

1.Рифмаларны билгелә: 

И безнең батыр телебез!

И безнең гәүһәр мирас!

Күпләрне күргән башыңны

Инде син күтәр бераз!

(Хәсән Туфан)

2. Сүзгә рифма табыгыз: татар --

3.Ритмны билгеләгез 

Тел тудырган халкым –бөек бер тел,

Теле үлмәс, үзе үлмәсә.

Үзе үлмәс, күрер киләчәкне,

Үзен- үзе җиргә күммәсә.

(Рәми Гарипов)

V.Шигырь  буенча белемнәрнең үзләштерелүен тикшерү.

1.Бирелгән икеюллыктан шигырь язып карагыз

Кышкы саф иртәләрдә
Явалар энҗе карлар,

2.Бирелгән рифмалар белән шигырь язып карагыз 

  • ----------------------------------------туган
  • --------------------------------------булган.
  • ----------------------------------------туңган.
  • ---------------------------------------сулган.
  • ---------------------------------------җырлар,
  • ---------------------------тыңлар.
  • -------------------моңнар.

 --------------------------------нурлар.

Катнашучылар язган шигырьләрен укып карыйлар)

Һәрбер шигырь яңалык алып килергә, укучыга ниндидер яңа фикер әйтергә тиеш. Бик күп шагыйрьләр үз иҗатларында сынландыру, чагыштырулар кулланалар.

  • Нәрсә ул сынландыру? 
  • Җансыз предмет, күренешне җанлы итеп күрсәтү.
  • Нәрсә ул җанландыру?
  • Сынландыруның бер төре, бөтенләе белән кешеләштерү. Бу очракта психологик янәшәлеккә якын тора: табигать яки әйбер кешегә хас сыйфатлар төрлелегендә сурәтләнә.
  • Нәрсә ул чагыштыру?(слайдлар күрсәтелә) 

-Нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы.
Күрсәткечләре:
- -дай/дәй, -рак/-рәк, -ча/-чә аффикслары
- Кебек, төсле, шикелле бәйлекләре
- - бәйлек ролендә килгән сүзләр
- Рәвешләр
- Бул-, ит- кебек ярдәмче фигыльләр
- Гүя, әйтерсең лә һ.б. теркәгечләр
- Ничек - шулай формасындагы мөнәсәбәтле сүзләр һ.б.
1. Гади чагыштыру - чагыштыру бер сурәтләү объектын ачыклап-сыйфатлап килә; бер җөмлә эчендә берничә булып, төрле сурәтләү объектына карарга яки берсен төрле яклап күрсәтергә дә мөмкин.
2. Киңәйтелгән (җәенке) чагыштыру – чагыштырыла торган күренешләрнең мөстәкыйль образлар аша сыйфатлануына корылган чагыштыру.
3. Кайтма чагыштыру – нигездә, лирик әсәрләрдә генә һәм сирәк очрый, катлаулы сурәт барлыкка китерә (мәсәлән, Зөлфәт шигырендә йолдыздан тамчы булып тамган нурның күз яше булуы, күз яшенең исә нур кебек “януы”).

1.Бирелгән шигырь юлларыннан сынландыру һәм чагыштыруларны табыгыз.

Ә бит гомергә безнең җан

Былбыл оясы булган.

Татардан нәрсә калыр соң,

Аерсак аны моңнан?

                                           (Фәнис Яруллин)

Татар исеме –иң-иң матур исем,

Әни кебек бердәнбер бит ул.

Исем бетә икән җисем бетә,

Башны кисү белән бер бит ул.
                                            Ә.Мәхмүдов)

2.Сынландыру һәм чагыштыруны табырга 

Туган тел бит синнән алда туган,

Тел тидерә күрмә телеңә.

Туган тел бит Агыйделгә яшьтәш –

Чүп ташлама Агыйделеңә.

(Әсхәл Әхмәтхуҗа)

Һәр сүз миңа чәчәк төсле,

Һәр сүз –җәйгор кисәге.

Шатлыгымның юк чиге,

Юк шатлыгым исәбе.

(Динә Талхина)

3. Кыш темасына чагыштыру һәм сынландыруга мисаллар китерегез.

VI.Гомумиләштерелгән белемнәрне куллану.

Ә хәзер кыш темасына синквейн язып карыйбыз.

  • Нәрсә ул синквейн?
  • Синквейн сүзе француз теленнән кергән.Ул “биш” сүзен аңлата. Димәк, синквейн 5 юлдан торгна шигырь.
  • Ничек синквейн язарга?
  • Беренче юл –синквейнның исме.

Икенче юл –ике сыйфат

                   Өченче юл- өч фигыль

    Дүртенче юл –шушы темага фраза, бер җөмлә.

  Бишенче юл –исем

Кыш турында синквейн өчен терәк сүзләр:

Исемнәр: кыш, кар бөртеге , ыңгыр җил, кар бөртеге, җирне, кар.

Сыйфатлар: салкын , суык,  карлы,  буранлы,                  

  йомшак ,  ап-ак,  көчле.

Фигыльләр: җемелди, каплады, ява, җитте, исә.

VII.Тема буенча күнекмәләрне камилләштерү.

Синквейн язып карау: 

  • Татар теле..
  • Нурлы, газиз,моңлы.
  • Уйлата, җырлата,моңайта .
  • Татар теле- мескен түгел.
  • Аны өйрәнү – бәхет.

Укытучы. Хәзер эшнең соңгы этабына -  үзанализга күчәбез.

Әйтегез әле, эш төрен башкарганда сез нинди кыенлыкларга очрадыгыз?

Эшегезне үзгәртә алсагыз,  кайсы урынын яңадан эшләр идегез?

Сүзне катнашучыларга  бирәбез.

Фикерләр: Безнеңчә шигырь язу  түбәндәге  таләпләргә туры килергә тиеш:

Шигырьләр шигырь төзелешенә тап килеп язылырга тиеш. Ритм, рифма структураларын  һәр язылган  шигырьдә саклануы мотлак.. Әмма рифма төзибез дип шигырь мәгнәсенә туры килмәгән һәрбер сүзне кулланып язу бик урынсыз. Рифма куллану бик зур осталык таләп итә, шуның өчен күбрәк шигырьләр укырга, даими язышып торырга кирәк. Ләкин ритм, рифма гына шигырь ясамый әле, һәрбер шигырьдә автор үз хисләрен, фикерен  әйтеп бирергә тиеш, шул ук вакытта һәрбер шигырь укучыга ниндидер яңалык әйтеп бирергә тиеш. Чын йөрәктән чыккан шигырь генә башка йөрәкләрне тетрәндерә ала һәм  уйланырга мәҗбүр итә.

Шушы таләпләргә туры килгәндә генә шигырь  укучылар күңеленә хуш килер.

Сезгә барыгыгызга да чын күңелемнән бәхет, шатлык, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телим. Көн саен якын кешеләрегезнең яратуын, кайгыртуын, игътибарын, назын тоеп яшәгез, бәхетле булыгыз

Өйгә эш бирү:

Кышкы урман темасына 4 юл шигырь язарга яки кыш турында инша язып килергә.

Укытучының йомгаклау сүзе. Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.

Телебез – безнең тарихыбыз да, киләчәгебез дә. Безнең бурыч – туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру. Бу изге эштә барлык коллегаларыма ихтыяр көче, фикер ныклыгы телим.

Дәресемне  Хәмид Вәлидинең татар теле укытучыларына багышлап язган “ Тел табиблары” дигән шигыре белән төгәллисем килә.

                                Күз табибы булган сыман,                    

                                Тел табиблары да бар.                          

                                Әмма аларның кадерен

                                Белеп бетерми татар.

                               Бар күңел сызлануларын                      

                               Һәм җаны җәрәхәтен,                            

                               Татый милләт теле аша                          

                               Бу тормышның михнәтен.

                               Аңлашадыр үз телендә,                        

                               Бар мәхлук, һәрбер бөҗәк.                              

                               Ни сәбәп соң, татарларга                        

                               Үз теле түгел хаҗәт?!                              

                                Җаннар исән, телебез сау

                                Вә сәламәт булсынчы.

                                Рәсүл Әкрәм хәдисләре                          

                                Күңелебездә торсынчы.

                               Саклагыз телегезне! – дип,

                               Ул бит күпме кисәтә...

                                Мәшһүр татар – Тукай теле

         .                      Булсын санда-исәптә!

                                Булган сыман күз табибы,

                                Бар тел табиблары да.

                                Савыгыр җан, булыр милләт,

                                Ил яшәр сез барында!



Предварительный просмотр:

Эссе «Мин -укытучы»

«Алма агачыннан ерак төшми»диләр. Тел мәсьәләсенә кагылганда, бу мәкаль искергән дә кебек. Туган телебезне, милләтебезне алмагач белән чагыштырсак, ә аның балаларын алмалар дип атасак, никадәр ераккарак китәргә тырыша үз теленнән  бүгенге милләт балалары, никадәр ераклашырга тырыша алар үз агачыннан, мәдәниятеннән. 27 ел мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгәндә күңелемне әрнеткәне шул -телебезне кимсетергә, аңа икенче дәрәҗәдәге дәрес итеп карарга тырышучылар байтак булды. Бу заманда туган тел укытучысына дәрес укудан тыш үзен еллар буена туган телнең мөһимлеген, кирәклеген, гүзәллеген расларга туры килә. Һәм кемгә дип уйлыйсыз шул ук татарның үзенә, балаларның әти-әнисенә.

Ләкин һичкайчан да татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәнемә үкенмәдем. Чөнки   Каюм Насыйри сүзләре белән әйткәндә: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”.  Шулай ук аның түбәндәге сүзләре минем өчен девиз булып әверелделәр: “ Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!"

Мин-туган тел укытучысы ! Төп максатым ул  -  балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә,  гореф – гадәтләренә кызыксыну, бөек кешеләргә ихтирам тәрбияләү, ана теле белән горурлану хисе уяту.

Минем  һәр хезмәт көнемне көрәш белән чагыштырырга мөмкин. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул..  Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу, шул юлда армый -талмый хезмәт итү.

Мин-туган тел укытучысы, еллар үтү белән шуны аңладым: һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, укучыларга  кызыксынырлык булсын өчен, һәр дәрестә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен...ашыгырга кирәк.  

Бүгенге уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып,  иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Шул максаттан укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам. Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү  алымнары да  белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра.  Мин укучыларыма әзер белем   генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм. Шуңа күрә дәреснең төрле формаларын: дәрес - сәяхәт, дәрес – бәйге,  дәрес – презентацияләр кулланам, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә омтылам. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне, тестларны, өй эшләрен төрле авырлыктагы биремнәр белән әзерләргә тырышам.

Мин-туган тел укытучысы һәм дәресләремдә белем бирү генә түгел, милләткә мәхәббәт, меңьеллык тарихы булган татар халкы белән горурлану хисе тәрбияләргә тиешмен. Алай гына түгел, үз фикере булган, әхлаки яктан нык, тәртипле ата-ана булырдай кешеләр үстерергә өлеш кертергә тиешмен. Минем дә вазифам шуннан торганлыктан, мин әти-әниләр белән элемтәдә тору өчен төрле класстан тыш чаралар, җыелышлар үткәрәм, бергәләшеп татарча спектакльләргә барабыз. Бу балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра. Өстәп шуны әйтергә кирәк, фикеремчә, ата-аналар белән аралашыр, аларга киңәш бирер өчен, үзеңнең гаиләң һәм балаларың үрнәк булырга тиештер. Гаиләм минем һәр эшемдә терәк, таяныч, җиңел булмаган хезмәт юлымда ышанычлы юлдашым.

Мин-туган тел укытучысы. Максатым телебезнең байлыгының күпмедер өлешен укучыларымның аңына сеңдерү, аларны сүз белән эш итәргә өйрәтү, күңелләренә иҗат оеткысы салу. Байтак укучыларым минем кебек шигърият чире, иҗат чәме белән авырганнар икән, бу ләззәтле дә сихерле дә шигърият дөнясына алып керүем белән горурланам гына. Укучыларым сәнгатьле сүз белән клуб сәхнәсеннән чыгыш ясыйлар, татарча җырлыйлар. әдәби әсәрләрне сәхнәләштерәләр, әдәби әсәрләрнең теле өстендә эшләп рефератлар, докладлар язалар икән бу инде минем эшемнең нәтиҗәләре дип саныйм.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.   Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Ә үз телен, милләтен яратмаган баланың сәламәт булуына ышанып бетмим мин.     Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Мин-туган тел укытучысы. Яраткан эшемә һәр көнне ашыгып китеп барганда, күз алдыма яраткан кабинетым, 27 ел буена туплаган дидактик материалларым, үткәргән дәресләрем  килә. Бер генә көнем дә бушка үтмәгәндер, чөнки һәр сабыйның күңеленә юл таба алдым, нәни йөрәкләрендә туган телебезгә сөю, әдәбиятыбызга ихтирам,милләтбез белән горурлану хисе тәрбияләргә тырыштым. Беләм, кайчандыр яраткан эшемне тәмамларга туры килер, ләкин хаклы ялга чыксам да, үземнең иҗат җимешләрем белән булса да, илебезне, телебезне яратырга өндәп  яшәрмен..

Язмамны соңгы елларда үзем язган шигырьләрнең берсе белән тәмамлыйсы килә.

Ничә еллар соңга калмаска дип,

Мин ашкындым сиңа мәктәбем.

Ничә көннәр булды өстәлемдә

Язар өчен ачык дәфтәрем.

Һәр дәресем яңа ачыш булды,

Тәҗрибәләр иле, мәктәбем.

Акыл туплап киткән балаларга

Барып җитте микән әйткәнем?

Күңелемдә күпме истәлекләр

Синең белән бәйле мәктәбем.

Матур уйлар, якты хыял белән,

Әзерләп тор тагын шәпләрен.

Мәктәп гүя һәрбер укчыга

Ачып бирә гомер дәфтәрен.

Азак тормыш  үзе бәя бирә,

Йөкләгәндә дөнья хәстәрен.

Үз эшемнән берчак арысам да,

Мин зарланып берни дәшмәмен,

Үзе бәхет - сөйгән һөнәремне

Синдә табу, газиз мәктәбем.

Миләүшә Гыйльманова, Нуриман районы Яңа Субай мәктәбе укытучысы

 



Предварительный просмотр:

 

 

Туган тел

Моңлы телем –туган телем,

Ялкынлы йөрәк утым,

Синнән алам сусаганда,

Гыйлемнең сихри сутын.

Синдә тоям мин халкымның,

Тарихын, яшәү ямен,

Синдә табам бу дөньяның

Мәгърифәтлелек тәмен.

Туган телем,  син бу җирдә

Телләрнең иң гүзәле.

Халкымның киләчәге син,

Милләтемнең бизәге.

Мәңге туктамас чишмә ул -

Телебезнең сүзләре,

Халыкның көчле  рухы ул –

Туган телнең үзәге.

Укытучым

Укытучым, еллар үткән саен,

Күңелемә булдың якынрак.

Әйткән сүзләреңнең мәгънәләре

Көн үтүгә тоела алтынрак.

Син барлыкны җирдә тойган саен,

Бер башка бит китәм калкыбрак.

Мактаган сүзләрең искә төшсә,

Карашларым китә балкыбрак.

Синең өчен җирдә тырыштым мин,

Һәр чак  булыйм диеп яхшырак.

Синең киңәшләрне  тоткангамы,

Туар көнем булды яктырак.

Балачакта  бәлки булгангадыр

Аңлау ягы бераз такыррак.

Акыл –вәгазь  саткан сүзләреңнән,

Куйганбыздыр кайчак ялкыбрак.

Йөргәнбезедер балалыклар белән,

Укымыйча, илке-салкырак.

Карашларың тәртип бозган чакта,

Карагандыр бераз салкынрак.

 Еллар үткәч,  аңлый  балаларың,

 Тоя сине җанга  якынрак.

Күпме күңелләрдә яшен булып

Бер карашың китсә  ялтырап.

Мәктәп

Ничә еллар соңга калмаска дип,

Мин ашкындым сиңа мәктәбем.

Ничә көннәр булды өстәлемдә

Язар өчен ачык дәфтәрем.

Һәр дәресем яңа ачыш булды,

Тәҗрибәләр иле, мәктәбем.

Акыл туплап киткән балаларга

Барып җитте микән әйткәнем?

Күңелемдә күпме истәлекләр

Синең белән бәйле мәктәбем.

Матур уйлар, якты хыял белән,

Әзерләп тор тагын шәпләрен.

Мәктәп гүя һәрбер укчыга

Ачып бирә гомер дәфтәрен.

Азак тормыш  үзе бәя бирә,

Йөкләгәндә дөнья хәстәрен.

Үз эшемнән берчак арысам да,

Мин зарланып берни дәшмәмен,

Үзе бәхет - сөйгән һөнәремне

Синдә табу, газиз мәктәбем.

 

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә теләкләр...

Тормыш күкләренә талпынучы

Куш йөрәкле лачын кебекләр.

Кичә генә әле сабый булган,

Бүген җиткән кызлар, егетләр.

Хыялыгыз чынга ашсын иде,

Талпыныгыз өскә, биеккә,

Без калабыз  күз яшьләрен сөртеп,,

Елау катыш бераз  көлеп тә..

Утлы таба сыман булыр тормыш,

Өлгерерсез анда биеп тә.

Текә генә йөргән чагыгызда,

Усал җилләр куяр иеп тә.

Гел ап-актан булмас киемегез,

Йөрерсез сез кара киеп тә.

Яшәрсез сез сөеп –сөелеп тә,

Кысыр көекләргә көеп тә.

Ни булса да ул бит сезнең тормыш,

Әйтәлмибез ниләр диеп тә,

Упкыннарда сынар беркөн язмыш,,

Я булмаса күккә чөеп тә.

Онытмагыз торган оягызны,

Булсагыз да бик-бик биектә..

Уздырмагыз бушка вакытларны,

Тормыш бигрәк озын кебек тә..

Кайчан гына сабый идегез бит,

Бүген инде лачын кебекләр.

Хушлашасыз туган мәктәп белән.

Җиткән кызлар, җиткән егетләр....

 

 Сүз турында

Яхшы сүз йомшак, май төсле

Туң җанны да эретә.
Йөрәкләргә дәртләр бирә,

Ашкындырып йөретә.

Яман сүз ул башка каба,

Хыялларны җимертә.

Эт чәйнәгән сөяк сыман

Баш миләрен  кимертә.

Җылы сүз сиңа дәрт бирә,

Җырлата һәм биетә,

Ашмас хыялларга күмә,

Чирле тәнне терелтә.

Наһакка әйтелгән бер сүз

Җанны усал чеметә.

Яла сүз аннан да хәтәр

Үзәкләрне көйдертә.

Ялган сүз  канны кыздыра

Акылларны тилертә.

Тупас сүзләр телем-телем

Бәгырьләрне телдертә.

Һәр узган көн кешеләргә

Күпме сүзләр белдертә.

Уйлап әйтелгән сүзләргә

Бу дөньяда ни җитә?

Терәүләрем

Аз булмады тормышымның

Кайгылары, тетрәүләре,

Тик булмады чит ярларга

Аркаларны терәүләрем.

Энәләрен дөя итеп

Күрсәтсә дә берәүләре.

Тик тазалык, аклык булды

Гел алладан теләүләрем.

Акыл җыйган аксакалдай

Түгел бүген сөйләүләрем.

Күп сүзләрне алыштыра

Матур җырлар  көйләүләрем.

Җиңел түгел буш вазифа,

Буш дәрәҗә сөйрәүләрем.

Еллар үткәч җанга тия

Кысыр утка көйрәүләрем.

Качар урын эзли күңел,

Бушлыгыннан берәүләрнең,

Шулчагында шигырь ләрем –

Дөньядагы терәүләрем.

Төрлесе бар..

Юл буенда үскән каеннарны

Гел бертөсле итеп беләбез.

Бер үк сафта, бер үк биеклеккә

Омтылгандай итеп күрәбез.

Ничә еллар, нинди юл төшсә дә

Өстән генә карап үтәбез..

Каеннарның горур сафларыннан

Аклык –сафлык өмет итәбез.

Һәр каенның үз булмышы җирдә

Охшаса да тәүге карашка.

Якын барсаң –бик туры да түгел,

Омтылгандай төрле тарафка..

Ботаклары башка, яфраклары,

Бөгелгән бар сынган кырында.

Корыган да тора шул ук сафта,

Яшь агачны саклап торырга.

Юл ,буенда үскән каеннарны

Гел бертөсле итеп күрмәгез.

Табигатьтән шулай яратылган,

Бер калыптан бар да  димәгез.

Сугыш

Тармы кешеләргә бу дөньясы?

Җитми ахры дәүләт, мәмләкәт.

Һаман сугыш куба яшен төсле,

Ә сугыш ул - бары һәлакәт.

Уңалып та әле бетмәгән бит

Ил җанына салган җәрәхәт.

Тиресенә сыймый кан коешу -

Кем өчендер бәхет һәм рәхәт.

Бурдан кала, уттан калмый диләр,

Сугыш килсә, бетә бәрәкәт.

Нигә шулай сүлпән бара җирдә

Кан- коешка каршы хәрәкәт?

Үтәр бәлки берчак сугышлары,

Тарих битен языр бу афәт.

Төзәлеп тә бетәр җимерекләр,

Тик ил җанында бетмәс җәрәхәт.

Хххххх

(Халисә Мөдәрисовага)

Җан тетрәтеп, күңелне тибрәтеп,

Үзәкләрне өзгән җырлар бар.

Шул җырларга иң сихри юлларны

Яза белгән оста куллар бар.

Дөнья гамсез диеп уйлаганда

Тынгысызлар җирдә ярый бар.

Бу йөрәккә сыймас хис -моңнарны        

Чагылдырган шигъри юллар бар.

Үз телендә чатнап сөйли белгән,

Туры сүзле кеше бетмәсә,

Иҗат белән кеше күңелен назлар

Изге җанлы шагыйрь мең яшәр.

Бу дөньяда яшәү –үзе шатлык

Һәм мәгънәсез үтмәс гомерләр.

Шигърияттән күңел мәңге бизмәс,

Язылганда мондый(!) шигырьләр,

Яшәгәндә мондый(!) шагыйрьләр!

Бәхет

Гомер буе бәхет көтеп,

Бәхетсез калган кебек.

Йөрәк никтер туктар сыман,

Чын дөреслекне белеп.

Аяк атлый,  күзләр күрә,

Тел сөйли, йөрәк тибә.

Шулай булгач , бәхетсез дип,

Зинһар теңкәгә тимә.

Бәхет ул үзең кебек.

Үзеңнән артмас кебек,

Нәрсәдә тапсак та аның

Яшик кадерен белеп.

Бәхет ул кайгы түгел,

Көттереп килгән кунак,

Кайгы көтмәсәң дә килә,

Йөри тирәңдә урап.

Бәхет кояшлы көн кебек,

Үтә дә китә көлеп,

Мәшакатькә чумып кайчак,

Өлгермисең дә күреп.

Үзең ничек –бәхет шулай,

Башкага бирелми ул.

Кабул итсәң –янда кала,

Киткәндә, сизелми ул.

Бәхет сорап уфтанасың,

Бәхетем дисең кайда,

Үз бәхетеңне күрмәгәч,

Кеше әйтеп ни файда?

 

Бүгенгем начар мыни?

Яңгыр тамчылары җирне,

Камчыласа баулар ишеп,

Уйландыра көннәр буе,

Үткәннәрем искә төшеп.

Ачы җилләр агачларның,

Тарткаласа алтын шәлен,

Бүгенгемнең борчулары,

Алып китә көннең ямен.

Тәрәзәгә ай карагач,

Куйса кинәт этләр өреп,

Йокы кача күзләремнән,

Киләчәгем уйга кереп.

Әллә нинди шомлы уйлар,

Куя хәтта җаннар өшеп,

Бу көзләрдә нигә шулай

Кәефләрем тора төшеп.

Үткәннәрем онытылсын,

Киләчәгем торсын ерак.

Ә бүгенгем начар мыни,

Әллә ниләр торам юрап.

Яшәү бушка узмас

Ялгышларсыз яшәү була микән?

Үкенечсез бармы ярату?

Тырышсаң да мөмкин түгел икән,

Бу язмышны җирдә алдату.

Үзгәрми дә алданмый да язмыш,

Мөмкин түгел аны аңлату,

Гел бертөсле түгел кояш баеш,

Гел бертөсле түгел таң ату.

Дуслар –язмыш,

Сөю – тагы язмыш,

Ялгыш- минем син дип җан ату,

Бар тормышым – зар елавым түгел,

Сагышларны гына тарату.

Һәрбер тормыш югалтудан тора,

Ятып үл, я бүген яңа ту.

Мөмкин түгел кире сүтеп кору,

Мөмкин түгел кәрттән карату.

Гомер көзе якынайган саен.

Сүрелмәсен иде ярату,

Яшәү бушка узмас, кемдер өчен

Тукталмаса безнең җан ату.

Миләүшә Гыйльманова, Нуриман районы, Яңа Субай авылы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

Һ. Такташ."Мокамай" шигыре

7нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Р.Вәлиевнең "Ике"ле шигыре белән танышу.

7нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресләрендәкомпьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнгән)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)...

"Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы .Камалова Эльмира 3 урын(8нчеА сыйныфы укучысы)

."Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы.Хат формасында язылган солдат хаты  Камалова Эльмира 3 урын...

Хатлар яздым утырып. Дәреснең технологик картасы

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Тема: Хатлар яздым утырып.Белем бирү максаты: эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонети...

Мастер-класс "Шигырь яздым утырып"

Мастер-класс ак шигырь язу алымнарын өйрәтә....