Р.Вәлиевнең "Ике"ле шигыре белән танышу.
материал (7 класс) по теме

Алексеева Миляуша Робертовна

7нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресләрендәкомпьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_no3.r.vliev_.ikele_shigyre.7b.doc60.5 КБ
Office presentation icon alekseevam.r.prezentaciyano_3.ppt80.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле  7б (рус төркеме)

        Тема. Разил Вәлиевнең “Ике”ле шигыре белән танышу.

     

       Максат. Р.Вәливнең “Ике”ле тексты белән таныштыру;

Сүзлек эшен үстерү, сөйләм телен камилләштерү; ситуатив күнегүләр аша укучыларны диалогик сөйләмгә алып чыгу;

Укучыларда тырышлык, җитдилек, максатка ирешүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү.

       Дәрес тибы. Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

       Җиһазлау. Дәреслек, сүзлекләр, таблица, карточкалар, магнит такта.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

     1. Дежур укучы белән әңгәмә.

     2. Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Өй эшен тикшерү.

     1.Зат алмашлыкларын берлек, күплек санда әйттерү.

     2. Ситуатив күнегүләр.

А) –Как будет ему (ей) ? 

аңа (таблицадан табалар)

  - Как скажешь, что ты ему даешь книгу? 

–Мин аңа китап бирәм)

- Как скажешь , что Рамазан ей сказал?

-Рамазан аңа әйтте.

Б) -Как будет его (ее)? 

аны(таблицадан табалар)

-Как скажешь, что ты ждешь его?

-Мин аны көтәм.

-Как скажешь, что ты любишь ее? 

–Мин аны яратам.

 III.Актуальләштерү.(1 слайд)

1.-Прослушайте и укажите лишнее слово в грамматическом ряду.

Дәвам итә, елый, уйлый, тырыша, кызгана, ачулы. (ачулы сүзе бу рәттә артык, чөнки ул нинди соравына җавап бирә, калган сүзләргә нишли дигән сорау куябыз.)

2.Тәрҗемә эше.(2 слайд)

Һәр төркемгә карточкалар –сүзтезмәләр бирелә.

Иртә таңнан

Елый язып

Мәсьәләне чиштем

Кызганмыйсыз аны

Ачулы һаман

Гаепле икегез

Синең чират

Күпме тырышса да

Сизми калдым

Бер сәгатькә

Бер дәрестә

Ничек итеп

Сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен табып, һәр төркемнән берәр укучы чыгып, тактага магнит белән ябыштыра бара. Транскрипция буенча сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр.

ЯЛ МИНУТЫ.

  1. Гимнастик күнегүләр.
  2. “Мин яратам сине, Татарстан” (Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе) җырын җырлыйлар.(6 слайд)

 IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

 1.Укытучы Р.Вәлиевнең “Ике”ле шигырен укый.

2. Бер кат эчтән уку.

Һәр төркемнән бер укучы берәр строфаны сәнгатьле итеп укып чыга.

  1. Текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

-Найдите в тексте предложения, где говорится, что папа злой?

-Где он говорит, что Рамазан получил “2”?

-Где Рамазан обвиняет родителей?

-Где бабушка получила “2”?

4. Аны, аңа алмашлыклары кергән җөмләләрне таптыру.

-Елый язып әйттем аңа.

-Кызганмыйсыз да аны.

5.Ситуатив күнегүләр.(3 слайд)

-Как ты скажешь о том,  что папа с утра злой?

- Как ты скажешь о том,  что ты сегодня получил “4 “?

-Спроси  у друга, получил ли он сегодня “4”?

-Скажи, что Петя получил”4”?

6. 7 нче күнегү.(4 слайд)

-Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Фикерләрегезне әйтү өчен тактадагы җөмләләрне сайлап алып әйтегез.

1)..., чөнки әби карт.

2) ..., чөнки берүзе эшли алмый.

3) ...түгел, чөнки әти-әни мәктәптә укымый.

4) ..., чөнки ул дәресен әзерләмәгән.

7. 2 нче күнегү.

-Диалогларны укыгыз һәм төркемнәрдә сөйләшергә өйрәнегез.

8. Р.Миңнуллинның “Отличник” шигырен уку.

-Шигырьнең герое нинди укучы? Ул нинди билгеләр ала? Шигырь героен Рамазан белән чагыштырыгыз: алар арасында нинди уртаклык бар?

V. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен ныгыту.

(5 слайд)

-Яфраклардагы сүзләр арасыннан үзегезгә ошаган сыйфатларны табыгыз һәм җөмләләр төзеп әйтегез.

Тырыш

Ярдәмчел

Тәртипсез

Пөхтә

Ялкау

Максатчан

Акыллы

Әдәпле

Белемле

Игътибарсыз

Уңган

Сансыз

Җитди

Тәрбияле

Инсафлы

Яхшы

-Кемгә тискәре сыйфат эләгә, ул шул сыйфатның антонимын табып әйтә.

VI. Йомгаклау.

1.-Яхшы уку өчен нәрсә кирәк, укучылар?

2.-Бүген  ...  “4”ле, “5”ле алдылар, чөнки алар дәрестә тырыш, игътибарлы  булдылар. “2”ле, “3”ле куймыйм, чөнки безнең сыйныфта ялкау, игътибарсыз укучы  юк.

3. Өй эше.11 нче күнегү.

1) шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәнегез.

2) бер шигырьне ятлагыз.

        




ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ









21 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Алексеева Миләүшә Роберт кызының



 ачык дәрес эшкәртмәсе.











Тема. Разил Вәлиевнең “Ике”ле шигыре белән танышу.



7б сыйныфы (рус төркеме)





                                                     









                                               Дәресне карадылар:



                                              дәреслек авторы   Р.З.Хәйдәрова



                                           (Өзлексез педагогик белем бирү



                                          Институты, Яр Чаллы шәһәре),



                                           шәһәр һәм район укытучылары.







Үткәрелде: 9.10.2008











ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ









21 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Алексеева Миләүшә Роберт кызының



 чыгышы.











Тема.  «Икетеллелек шартларында телгә өйрәтүнең яңа технологияләре»





                                                     



            Зәй шәһәре 2 нче  гомуми урта  



                                     белем бирү мәктәбендә үткәрелгән



                                     татар теле һәм әдәбияты укытучылары



                                     өчен регион-семинар киңәшмә





                                               

















15 нче декабрь, 2008 нче ел.






















        

2008

Выступление  в рамках регионального семинара учителей татарского языка и литературы средней общеобразовательной школы №2     по теме: “Белем сыйфатын  күтәрүдә тикшерүнең дифференциаль форма һәм методлары” г.Заинск.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

7 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле дәресендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал тәкъдим ителә. Дәреслек : Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. “ Татар теле” , 7 нче сыйныф, Казан, 2008 ел. Презентациянең авторы: Алексеева Миләүшә Робертовна, 1квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 21 нче мәктәп, Әлмәт шәһәре.

Слайд 2

Прослушайте и укажите лишнее слово в грамматическом ряду. Дәвам итә, елый, уйлый, тырыша, кызгана, ачулы.

Слайд 3

Төркемнәргә карточкалар Иртә таңнан Елый язып Мәсьәләне чиштем Кызганмыйсыз аны Ачулы һаман Гаепле икегез Синең чират Күпме тырышса да Сизми калдым Бер сәгатькә Бер дәрестә Ничек итеп

Слайд 4

Ситуатив күнегүләр. -Как ты скажешь о том, что папа с утра злой? - Как ты скажешь о том, что ты сегодня получил “4 “? -Спроси у друга, получил ли он сегодня “4”? -Скажи, что Петя получил”4”?

Слайд 5

Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Фикерләрегезне әйтү өчен тактадагы җөмләләрне сайлап алып әйтегез. 1)..., чөнки әби карт. 2) ..., чөнки берүзе эшли алмый. 3) ...түгел, чөнки әти-әни мәктәптә укымый. 4) ..., чөнки ул дәресен әзерләмәгән.

Слайд 6

Үзегезгә ошаган сыйфатларны табыгыз һәм җөмләләр төзеп әйтегез. Тырыш Ярдәмчел Тәртипсез Пөхтә Ялкау Максатчан Акыллы Әдәпле Белемле Игътибарсыз Уңган Сансыз Җитди Тәрбияле Инсафлы Яхшы

Слайд 7

“ Мин яратам сине, Татарстан” Мин яратам сине, Татарстан, Ал таңнарың өчен яратам, Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан, Горур халкың өчен яратам, Җан эреткән әнкәм телең өчен - Татар телең өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан, Тугайларың өчен яратам, Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеев"Таныш моннар"

конспект,урока предназначен для изучения жизни творчества И.Юзеева...

"Г.Тукай премиясе лауреатлары"(Ф.Яруллинның иҗаты белән танышу)

Укучыларны Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты, күпкырлы талант иясе булуы белән таныштыру. ...

М.Җәлил иҗаты белән танышу.

Тема:М.Җәлил иҗатына күзәтүМаксат:1.Укучыларны М.Җәлил шигырьләре белән таныштыру.              2.Уку күнекмәләрен,иҗади фикерләү...

Таныш моңнар.(И. Юзеевнең тормыш һәм иҗатына багышланган уен – тамаша)

Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып а...

"Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы .Камалова Эльмира 3 урын(8нчеА сыйныфы укучысы)

."Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы.Хат формасында язылган солдат хаты  Камалова Эльмира 3 урын...