Хатлар яздым утырып. Дәреснең технологик картасы
план-конспект урока (9 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Тема: Хатлар яздым утырып.

Белем бирү максаты: эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерү, дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

Фикер сәләтен үстерү максаты – сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын, хат язу культурасын тәрбияләү.

Җиһазлау. Ноутбук, проектор, сүзлекләр, презентация, “Эш кәгазьләре үрнәкләре” китабы, таратма материал, хат үрнәкләре.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hat_yazu_plan-konspekt_mineke.docx263.16 КБ
Office presentation icon prezentatsiya_mineke.ppt1.04 МБ

Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Тема: Шәхси хат язарга өйрәнү.

Белем бирү максаты: эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерү, дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

Фикер сәләтен үстерү максаты – сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын, хат язу культурасын тәрбияләү.

Җиһазлау. Ноутбук, проектор, сүзлекләр, презентация, “Эш кәгазьләре үрнәкләре” китабы, таратма материал, хат үрнәкләре.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”

                                                                      Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү (мәктәптә узган кичәләр, бәйрәмнәр турында язылган хикәяләрне тыңлау)

5 мин

3

Төп өлеш ( табышмаклар чишү, теманы ачыклау,“Идеяләр кәрзине”  алымы, хат язу схемасы, хат үрнәкләре белән таныштыру)

16 мин

4

Ныгыту (хат язу, Клок Баддис алымы, адресны дөрес язарга өйрәнү, синквейн төзү һ.б.)

15 мин

5

Йомгаклау (синквейн төзү, белемнәрне бәяләү)

5 мин

6

Өй эше (1 вариант – Үз тормышыгызда булган 1-2 вакыйга турында әйтеп туганыгызга хат язарга

2 вариант – “Хат” темасына газета, постер ясап килергә

2 мин

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

Кояшның шаян нурларыC:\Users\эльмира\Desktop\711e007be3af.jpg

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул, 

Хәерле иртә! 

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

  • Чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (синквейн алымы)

Дус

Ярдәмчел, игътибарлы

Булыша, коткара, ярдәмга ашыга

Иң якын сердәшем

Иптәш

- Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез. Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Алымнар:

1. Өй эшен карап чыгу

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү

3. Дөрес итеп уку

-Укучылар, сезгә өй эше итеп “Мәктәптә узган кичәләр, бәйрәмнәр, очрашулар” темасына хикәя төзергә иде. (2-3 укучының хикәяләрен тыңлау)

Хикәя үрнәкләре

1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратам, күп әсәрләр укыйм, кичәләрдә катнашам. Бөек шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрдек. Ул бик әйбәт булды. М.Җәлилне искә алу көне иде. Н.Җиһанов белән иҗат иткән музыкаль әсәрләрен тыңладык. Шигырьләрен укучылар да, мин дә яратып сөйләдек. Укытучы апа безне бик мактады: “Татарча матур сөйләдегез” – диде.

2. Безнең мәктәптә дә бәйрәмнәр бик күп була. Без татар һәм рус язучыларының иҗатына багышланган кичәләрне еш уздырабыз. Кичә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган Шигърият бәйрәме үткәрдек. Аның тормышы һәм иҗаты турында бик күп өйрәндек, шигырьләрен ятладык. Безнең сыйныф укучылары аның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерде. Бәйрәмдә танылган татар шагыйрьләре, башка мәктәп укытучылары, укучылары да катнашты.

 3. 29 нчы декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел тамашалары булып үтте. Тамашага әти-әниләр, әбиләр, абыйлар, апайлар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс үзенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәрберебезгә бүләкләр тапшырылды, мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

- Укучылар, бүгенге дәреснең темасын белергә сезгә табышмаклар ярдәм итәр. Чишеп карагыз әле.

*Аягы юк − китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр.

(Хат)

* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,

Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.

(Хат)

* Дүрт почмаклы келәтем,

Аккошым бар эчендә;

Кеше алыр дип кайгым юк,

Тамгасы бар түшендә.

(Хат)

(Татарча-русча сүзлекләр белән эшләү)

- Без бүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез. Аның төрләре, язу нормалары, этикеты белән танышырбыз. Уку елы азагында Сез татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырачаксыз. Аның С1 өлешендә хат язарга тәкъдим ителә. Шуңа күрә алга таба шәхси хатлар язуга нык игътибар итәчәкбез.

Укытучы. Сүзлек өстендә эшлибез:

хат- письмо

аралашу чарасы-средство общения

мәгълүмат алмашу-обмен информации

төп өлеше-основная часть

ахыры-конец

хәбәр итү –сообщение

вакыйгалар- события

очраклар-случаи

Сез ничек уйлыйсыз, хат нәрсә ул?

Сораулар:

- Хат нәрсә ул?

Хат – эш кәгазе, аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Почта аша җибәрелә.

Письмо-текст на бумаге или других материалах, используемый при переписке между двумя и более адресатами.

(Кычкырып укыйлар, үз- үзләренә пышылдап әйтәләр, бер- берсенә әйтеп карыйлар. Бер укучы кычкырып әйтә. )

Укытучы.  Хатлар түбәндәге төрләргә бүленәләр:  ( экраннан укый)

Рәсми хатлар – официальные письма

Шәхси хатлар – личные письма

Мәхәббәт хатлары – любовные письма

Дуслык хатлары – дружеские письма

Көтеп алынган хатлар – долгожданные письма

Җавап хаты – ответное письмо

Фронт хатлары – фронтовые письма

Электрон хатлар – электронные письма

- Аның эчтәлеге нинди була?

Яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

Укытучы. Бүген без шәхси хатларга тукталабыз.

     -Шәхси хатлар кемгә языла?

( укучылар җавабы: әнигә, әбигә, солдатка, апага, дуска)

- Бу хат нинди өлешләрдән торырга мөмкин?

( укучылар җавабы:  начало письма, основная часть, конец письма)-

гадәттә нинди сүзләр белән башланырга мөмкин?

- Шәхси хатның эчтәлегендә нәрсәләр булырга мөмкин?

- Хат ничек тәмамлана?

(Хат язу схемасы белән таныштыру)

Укытучы.Хатның башына тукталабыз.Шулай итеп, хатныңбашындасәламләүөлеше булырга тиеш.

 Хатны ничек башлыйк икән?

(укучылар җавабы):

Исәнме, кадерле әнием!

Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Динә апа!

Исәнме, якындустымИрек!

Болай да башланырга мөмкин:

Хәерле көн, дустым Нурия!

(экранда күрсәтелеп  барыла, укучылар дәфтәргә язалар)

Укытучы. Ә кем  бу хатны яза?

(укучылар җавабы)

Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алеша хат яза.

Укытучы.Тагын кемнәргә сәлам әйтергә була?   Әйтеп карагыз әле.

(укучылар җавабы)

Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Укытучы. Хатның башында  үзең турында хәбәр итү дә кирәк.

Ирек, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

(дәфтәрләргә язалар)

Укытучы.  Хатның төп өлеше- үз тормышыңдагы вакыйгаларны ,кызыклы һәм әһәмиятле очракларны язу.Ә тестта38 нче биремнәргә җавап язарга тиешсез.

(укучыларның фикерен тыңлау, өйдә язып килгән хикәяләргә тукталу)

Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә “ Туган көн” дигән  кичә үткәрдек. Тамашачылар бик ошаттылар.

Укытучы.Хатның ахырын язабыз. Ул йомгаклау өлеше, саубуллашу.

Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу.

(укучылар җавабы)

Дустым! Хәлләрең ничек соң? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең авырмыймы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың?

Укытучы.Хатның ахырын язуны дәвам итәбез.Исемеңне, хатның язылу датасын куябыз.

(укучылар җавабы)

Хат яз,  дустым, көтәм.

Сәлам белән, дустың Алёна.

12 нче июнь, 2015 нче ел

Хат үрнәге белән таныштыру.

                                        Сәлам Казаннан!

Исәнме, якын һәм кадерле дустым Алсу! Сиңа  сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Мин дә спортны яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый. Ике ел волейбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең волейбол командасы шәһәр буенча икенче урынны алды. Бу – безнең өчен зур уңыш, әлбәттә.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Нинди әзерлек курсларына йөрисең? Шулар турында хат яз, көтәм.

Синнән хат көтеп, дустың Алеша

                                                                               20 нче март, 2017 нче ел

Шәхси хат язуга кайбер киңәшләр:

  • Язуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә булырга тиеш. “Ашыгып язам, шуңа күрә язуым ямьсез” дигән сүзләр килешле булмас.
  • Орфографик хаталар белән язылган хатны җибәрү бер дә матур булмас. Шуңа күрә, сүзлек белән эш итәргә кирәк.
  • Кәефегез начар булса, хат язудан тыелып торыгыз.
  • Әгәр шәхси хат компьютерда бастырылган булса да, имзаны үз кулың белән куярга кирәк.
  • Хатларны саклау гадәте булса....... (дәвам итегез)

(Аерым битләрдә таратылган кагыйдәләрне уку, ризамы, түгелме аңлатып бару)

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:        

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

- Ә хәзер өйдә язып килгән хикәяләрне, үрнәккә таянып, хатка әйләндереп языйк.

(укучылар хат язалар)

 

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VIII.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

  • Синквейн язу

ХАТ

Эчтәлекле, аңлаешлы

Кызыксындыра, таныштыра, үрнәк алдырта

Хат язышу – бик кызыклы шөгыль ул.

Эш кәгазе

- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5555555

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 
  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

7.Өй эше

1. Үз тормышыгызда булган 1-2 вакыйга турында әйтеп туганыгызга хат язарга.

2. Үзең язган хатны өйрәнергә.

3 Хатның башын, ахырын өйрәнергә.

Сау булыгыз, укучылар!

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру;

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хат

Слайд 2

Кояшның шаян нурлары Безне уята. Хәерле иртә тели ул, Хәерле иртә! Син дә шулай һәркемгә Елмаеп эндәш. Бәхет, шатлык, куаныч Булсын гел юлдаш!

Слайд 3

Чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Дус Ярдәмчел, игътибарлы Булыша, коткара, ярдәмга ашыга Иң якын сердәшем Иптәш

Слайд 4

Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә, Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.

Слайд 5

Аягы юк − китәр, Җибәргән җиргә җитәр, Кушкан йомышны үтәр.

Слайд 6

Дүрт почмаклы келәтем, Аккошым бар эчендә; Кеше алыр дип кайгым юк, Тамгасы бар түшендә.

Слайд 7

Сүзлек өстендә эш: хат - письмо аралашу чарасы - средство общения мәгълүмат алмашу - обмен информации төп өлеше - основная часть ахыры - конец хәбәр итү – сообщение вакыйгалар - события очраклар - случаи

Слайд 8

Сез ничек уйлыйсыз, хат нәрсә ул?

Слайд 9

Хат – эш кәгазе, аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Почта аша җибәрелә. Письмо - текст на бумаге или других материалах, используемый при переписке между двумя и более адресатами.

Слайд 10

Р ә сми хатлар – офи циальные пис ьма Ш ә хси хатлар – личные письма Мәхәббәт хатлары – любовные пис ьма Дуслык хатлары – дружеские письма К ө теп алынган хатлар – долгожданные письма Җавап хаты – ответное письмо Фронт хатлары – фронтовые пис ьма Электрон хатлар – электронные письма

Слайд 12

Сәлам Казаннан! Исәнме, якын һәм кадерле дустым Алсу!

Слайд 13

Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза.

Слайд 14

Әтиеңә, әниеңә, абыеңа, әбиеңә дусларыңа миннән сәлам әйт.

Слайд 15

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Слайд 16

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Ничек укыйсың? Нинди яңалыклар бар? Әтиең, әниең исән-саумы? Шулар турында хат яз, көтәм.

Слайд 17

Сәлам белән, дустың Артем. 15 нче март, 2016 нчы ел

Слайд 18

Сәлам Казаннан! Исәнме, якын һәм кадерле дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт. Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым. Мин дә спортны яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый. Ике ел волейбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең волейбол командасы шәһәр буенча икенче урынны алды. Бу – безнең өчен зур уңыш, әлбәттә. Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Ничек укыйсың? Нинди яңалыклар бар? Әтиең, әниең исән-саумы? Шулар турында хат яз, көтәм. Сәлам белән дустың Артем 15 нче март, 2017 нче ел

Слайд 19

ХАТ Эчтәлекле, аңлаешлы Кызыксындыра, таныштыра, үрнәк алдырта Хат язышу – бик кызыклы шөгыль ул.

Слайд 20

Өй эше 1. Үз тормышыгызда булган 1-2 вакыйга турында әйтеп туганыгызга хат язарга. 2. Үзең язган хатны өйрәнергә. 3 Хатның башын, ахырын өйрәнергә.

Слайд 21

Сау булыгыз, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнгән)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)...

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Дәреснең технологик картасы

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...

Дәреснең технологик картасы

Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән...