Мастер-класс "Шигырь яздым утырып"
методическая разработка (9 класс)

Галиева Алсу Фанисовна

Мастер-класс ак шигырь язу алымнарын өйрәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx23.35 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер –класс барышы  

Тема: Шигырь яздым утырып...

Максат: эффектлы алымнар аша дәрестә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү юлларын өйрәнү, методик осталыкны үстерү, баету, коммуникатив рәвештә эш тәҗрибәм белән уртаклашу.

Бурычлар:

-сәләтләрнең үсешен исәпкә алып иҗади эшләү;

-эзләнергә җирлек булдыру;

-заманча технологияләр һәм алымнар кулланып шәхескә юнәлешле укыту.

   Сезнең алдыгызда рәсемнәр бар, игътибар белән карагыз, әлеге рәсемнәрдә сез нәрсә күрәсез? (өч төркемнән дә сорала, җаваплар тыңлана). Ә сез ышанасызмы? Мин бу рәсемдә кыңгыраулар,куян һәм йөрәк күрәм.  Димәк, һәр кешенең әйләнә-тирәне, дөньяны танып-белү үзенчәлекләре төрлечә һәм һәркемнең үз күңел күзе бар. Күңелендә туган хисләрне кайберәүләр көйгә салса, җырласа, биесә, кайберәүләр картиналар, төрле сыннар иҗат итү аша башкалар белән уртаклаша. Мәсәлән, кем генә бала чагында шигырьләр язып карамаган да, аны үзе көйләп йөрмәгән икән.  Сезнең арада да бардыр алар. Ә бүген без сезнең белән берничә минутка гына бала чакка кайтып килик һәм иң гади хис-теләкләребезне, фикерләребезне шигырьләр аша җиткерергә омтылып карыйк әле.

Эшкә кереп киткәнче бирегә фокус группаны чакырам.

Бүген без үзенчәлекле шигырь язу алымы - акрошигырь язарга өйрәнербез. Ә нәрсә соң ул акрошигырь? АКРО-читкәрәк дигән мәгънәне аңлата. Мондый шигырь язу  төрен борынгы грек шагыйре һәм драматургы Эпихарм  уйлап тапкан. Рәсәйдә акрошигырь 1917 елларда  барлыкка килә.

         Акрошигырь – ул һәр шигырь юлының беренче хәрефләре өстән – аска укылганда нинди дә булса, еш кына кеше исеме, яки фамилиясе аталырлык итеп язылган шигырь формасы. Акрошигырьнең агач кебек, хайван кыяфәтендә, түгәрәк, кошка охшаган, кырыйлап эшләнгән буйлы һ.б. бик күп төрләре билгеле.

Икенче төрле әйткәндә Акрошигырь-ул багышлау,адресат.Димәк, кемгә дә булса багышлап язабыз икән, шигырьнең эчтәлеге шул кешегә бәйләнгән була.

Мисал.

Атлыгып тора һәр эшкә

Заманнан калмый артта

Аңа карап зарланмый да

Тик абруй гына арта.

Акрошигырь - ул шифр. Гражданнар сугышы вакытында ак гвардиячеләрнең  бер-берсенә тапшырган хатлары шигырь юлларыннан торган. Ләкин бу гадәти шигырь булмаган. Бу шигырь эченә бик күп мәгълүмат яшерелгән булган. Шигырьнең беренче юлларының беренче хәрефләреннән бер җөмлә, икенче хәрефләреннән икенче җөмлә, диагональ,  горизонталь рәвештә бик күп нәрсәләр укырга мөмкин булган. Мондый форма акрошигырь- шифр дип аталган.

Мисал.

Рәхәтләнеп йоклыйм дисәм,

Иртән-иртүк энем елый.

Ленар, димен, тавышланма,

Анда бүген буран дулый.”

Нәни энем буран кебек,

Ай-яй бер дә йокламый.

Акрошигырнең тагын бер төре – акрополиндром. Ул һәр шигырь  юлында берәр сүз һәм һәр юлының  сүзенең беренче хәрефләре өстән – аска укылганда нинди дә булса сүз барлыкка килү ул.

Мисал.

Әдәпле

Назлы

Иркә

Сабый.

Акрошигырь язу вакытында түбәндәге эш алымнары башкарыла:

  • темага сүзләр язу.
  • сүзлек белән эшләү.
  • мәгънә ягыннан сүзләр арасында бәйләнеш булдыру.
  • шигъри юлларга салу.

Ә хәзер без сезнең белән иҗатчылар булырбыз. Иҗади хыялга бар кеше дә ия.

КИТАП- бу сүз барыбызгада таныш.

Сезнең алда сүзлек.Әйдәгез сүзлектән башта китап сүзенә карата  к хәрефенә башланган сүзләр җыеп китик.

Китап.....

Иң......

Тәртипкә....

Акыллы.......

Проблемаларны.....

 (Тактага бишәр мисал языла)

 Ә хәзер китап сүзе белән бәйләнешкә кертерлек төп  сүзләрне билгеләп китик. Аннары шигри юлларга салыйк.

Китап – киңәшчең синең,

Иң якын дустың синең,

Тәртипкә ул өйрәтә,

Акыллы киңәш бирә,

Проблемаларны хәл итә.

Фокус группа безгә  бу шигырьдән акрошигырь- шифр язып китәр. Беренче хәрефләреннән генә түгел, ә диагональ рәвештә китап сүзе чыгарлык итеп үзгәртеп китәр.

Алар язганчы без сезнең белән һәрберебез үзенең исеменә багышлау язып китәрбез. Барыбызда вертикаль рәвештә үзенең исемен язып куя. Бер минут вакыт бирелә.

Фокус группа эшен тикшерү.

Залда утыручылар эшен тикшерү.

Иҗади хыялны эшкә кушып, иң башта үзебезне тикшерәбез һәм яңадан балалардан тәлап итәбез. Бу эш вакытында укучыларның сүзлек запасы туплана, иҗади сәләте үсә. Һәм моны дәреснең төрле этабында кулланырга була.

Ләкин шуны онытмаска кирәк, татар халкының “"Шигырь" язу кыен түгел, шагыйрь булу кыен, һәр шигырь язган шагыйрь булмый”, - дигән акыллы фикерләре бар. Димәк, шигырь әле ул хис кенә түгел, ә акыллы фикер әйтә белү дә.

Йомгаклау.

Рәхмәт, фикеремне борынгы шәрык хикмәте белән тәмамлыйсым килә. "Әгәр син кешегә бер балык бирсәң, ул бер тапкыр тук булыр. Әгәр син аны балык тотарга өйрәтсәң, ул гомер буена тук булыр. Әгәр син киләчәкне бер елга исәпләсәң – иген чәч. Әгәр син ун елга исәп тотсаң – агач утырт. Әгәр син йөз елга исәп тотсаң – халыкка белем бир".

    Хөрмәтле хезмәттәшләрем, димәк, без гасырларны истә тотып хезмәт куярга тиешбез. Безне хәзер "Нәрсә өйрәтергә?" дигән сорау борчымый. Программаларның ниндиләре генә юк. "Ничек укытырга?" дигән сорау да борчымый, чөнки технологияләр, методик әсбаплар барысы да җитәрлек. Безнең алда бүген "Ни өчен өйрәтергә?" дигән сорау тора. Без үсеп килүче буынны заманча фикерләргә, кешелек тарихы туплаган әхлакый кыйммәтләрне үзләштерергә өйрәтергә, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне дөрес аңлап, аларга каршы тора алу, мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләргә тиеш.

Укымышлы,

Кешелекле,

Ыспай киемле

Тугры

Укытучы –

Чын

Ышанычлы зат.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнгән)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)...

"Шигырь яздым утырып"

Дәрес вакытында яки сыйныфтан тыш чарада укучыларны шигырь язарга өйрәтү.......

Хатлар яздым утырып. Дәреснең технологик картасы

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Тема: Хатлар яздым утырып.Белем бирү максаты: эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонети...