Галимҗан Ибраһимов безнең арадан китмәде. Әсәрләре безнең күңелләрдә яши икән, димәк, Ул – безнең арада. Давыллы, утлы, фаҗигале елларга һәйкәл булып, Аның әсәрләре яши һәм бүгенге көндә дә актуаль булып кала.
Вложение | Размер |
---|---|
galimzhan_ibrahimov_duslyk_temasy.docx | 57.57 КБ |
Галимҗан Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр” әсәрендә дуслык һәм дошманлык темасы
Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык – бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк. Һәр кеше үзенең дустын аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый.Ләкин яратудан күралмаучынлыкка бер адым дигән кебек дуслыктан дошманлыкка да бер генә адым диләр. Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә дуслык, дошманлык темалары ярылып ята. Бер үк авылда дуслык-дошманлык хисләре балалар арасында да күршеләр арасында да, төрле сыйныф вәкилләре арасында да ярылып ята.Галимҗан Ибраһимов – бөек шагыйрьләр Г.Тукай һәм Дәрдемәнд, олуг әдипләр Г.Исхакый һәм Ф.Әмирхан, мәшһүр драматурглар Г.Камал һәм М.Фәйзиләр белән бергә XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән язучы. Әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка җыела. 4 роман, 3 повесть, дистәләгән хикәя, пьеса, 12 фәнни китап бастырган, 350 ләп мәкалә, дистәдән артык дәреслек авторы ул Галимҗан Ибраһимов!
Минемчә, бу зур әдипнең татар совет әдәбиятында тоткан урыны, бигрәк тә аның бүгенге яшь каләмнәр өчен бөек әһәмияте — аның, башка берәүне дә кабатламыйча, нәкъ үз дөньясында, үз туфрагында торып, тамырларны еракка—аска, ботакларны кояшлы өскә сузып күтәрелә белүе белән билгеләнергә тиеш. Бүгенге көндәге кайбер таләпләргә бик үк туры килми дигән булып, классик әдипнең аерым әсәрләрен әле теге, әле бу ягыннан кырыккалый башласак, бу соң әлеге шул мәңгелек яшеллегендә шаулап, үсеп утыручы у агачны, ботакларын кисеп, каерысын кубарып, аннан шоп-шома телеграф баганасы ясау булмасмы?
Әдипнең совет чорындагы иҗатына караган әсәрләрнең берсе ул “Кызыл чәчәкләр” повесте. Романтизм һҽм реализм иҗат методлары кушылмасының матур үрнәге булган “Кызыл чәчәкләр” (1922) повестендә чор идеологиясенең йогынтысы шик уятмый кебек, әсәрнең конфликт сызыгы булып капма-каршы сыйнфый көчләрнең бәрелеше тора. Автор әсәр дҽвамында һаман тормышның, җәмгыятьнең төрле катлауларга бүленеше хакында, сыйныфлар аермасы турында сөйли. “Авылның уртасында зур базар кайный; аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр... Боларга тоташып, бераз читкә таба, урта хәлле кешеләрнең уртача зурлыктагы өйләре, уртача биналар үз дәрәҗәләренә күрә урын алалар. Тагын бераз китсәгез, йортлар кечерәя, каралтылар, егылмасам ярар дип куркып, яңгырны эченә алып, язмышның бөтен көчләре алдында ыңгырашып гомер итәләр. Иң ахыр барып, күпер башларында, басу капкасы буйларында чүплекләргә, тиресләргә салынган балчык өйләр, корымлы читән куышлар, үзләренең кайгылы йөзләре, сәләмә кыяфәтләре белән, каты җилләргә, көчле бураннарга каршы тора алудан өмет өзгән бер хәлдә дөнья кичерәләр....” [1; 9]
Шулай итеп, авылдагы йортлар, базардагы сату урыннары, кешеләр, хәтта дуслар – бар да берничәгә бүленә: бай, хәлле, ярымхәлле, хәерче, бик хәерче. Әсәр үзәгенә алып сурәтләнгән биш малайның, биш дусның холык-фигыле һҽм киләчәк язмышлары да аларның социаль чыгышлары белҽн тыгыз бәйләнештә тора. Ахыр килеп, сыйнфый баскычның төрлелеге малайларның психологиясенә нык тәэсир итә, берсе үзен икенчесеннән өстенрәк хис итә.
Әсәрнең исемендә үк образ күренеп тора, аның турыдан-туры мәгънәсеннән тыш башка мәгънәсе дә бар. Кызыл – ул революция, көрәш, сугыш төсе, киләчәк өчен коелган канны чагылдыра. Чәчәкләр исә шушы киләчәктә яшәргә тиешле,ә хәзергҽ көрәшеп, кан коючы яшьләр образын белдереп килә.Әсәрнең исеме повестьнең башламы аша тагы да ныграк ачыла, биредә ул вакыйга-метафора булып килә.Әлеге башламда карт мөсафир биреп киткән кызыл орлыкларга үсеп китәргә комачаулыйлар, өстенә тирес түгеп, кара таш белҽн бастырып китәләр. Төп вакыйгаларда яшь кызыл буынга комачау итүчеләр табыла, кызыл чәчәкләр дип сыйфатланган Солтан, Гыйлаҗи, Шаһбазларга тормышта “үсеп чыгар” өчен шактый тырышырга, кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Гыйлаҗи белҽн Шаһбаз исә, бастырылган чәчәк кебек, бөтенләй һәлак булалар. “Кызыл чәчәкләр” әсәрендә кабатланган тагын бер момент – ул сугыш, тарткалаш турындагы өлешләр. Әсәр дәвамында сугыш вакыйгалары шулкадәр күп кабатлана , әйтерсең, билгеле бер җәмгыятьтә яшәү тулысынча бер- береңнең көчен күрсәтүдән, сугышлардан гына гыйбарәт. Әсәрнең төп герое “мин” (Солтан) барлык иптәшләре белән дә сугыш-тарткалашлар нәтиҗәсендә дуслаша. Беренче вакытларда баерак, хәллерәк һәм хәерчеләрдән бөтенләй читләшеп йөргән бик хәерче ятим Шаһбазның да дүрт дус янында үз булу өчен сугыш кирәк булган: “...Галиләр, Фазыйллар, Гыйлаҗилар белән бик күп тапкыр бергә уйнап, җенләнеп, көрәшеп, башка компанияләргә каршы сугышларга катнашып, үзе бик күп батырлыклар күрсәткәч кенҽ Шаһбаз безнең арада үз булып китә алды” [1; 21] . “Талаш-сугыш булмагач” Солтанга бөтенләй кызык түгел. Ахыр-чиктә, инде үскән, кызыл сугышчы булган Солтан нәтиҗә дә ясап куя: “Мин көрәшне яратам. Көрәшсез үткән көннәремне әрәм саныйм. Каты көрәш дулкыннары арасында минем җаным рәхәтләнә, йөрәгем үзенә көч ала, гайрәт ала” [1; 76]. Ягъни төп герой – тумыштан ук сугышчы, тукмашу, кан кою, үч алу аның канына сеңгән һәм ул шуннан тәм таба. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, “Кызыл чәчәкләр”дә сыйнфыйлык икенче планга да күчмиме икән? дигҽн сорау да туарга мөмкин. Чөнки әсәрнең башыннан ахырына кадәр дуслык проблемалары ярылып ята. Повесть башында, төрле социаль катламнардан чыгуларына карамастан, биш малай шактый ук дуслашып, якынлашып китәләр. Бергә булганда, аларга якын килүче дә юк.
Малайларның дуслыгы инкыйлаби күтҽрелешләргә кадәр дәвам итә. Кан коешлар башлангач, егетләр баррикадаларның төрле ягында кала. Хәзерге югарылыктан ике якны да һәм хаклы, һәм хаксыз дияргә мөмкин (гражданнар сугышының фаҗигасе дә әнә шунда). Солтан үзенең балачак дуслары Гали белән Фазыйлга дошманнар ягында булганнарына ачулана. Ләкин аның ачуланырга нигезе бармы? Ахыр чиктә, һҽр кешегә гамәлләре өчен җәзасы бирелә. Әнә, үз тырышлыклары белән тупланган мал-мөлкәтләрен ярлылар урлый-талый башлагач, дошманнарга ярдәм итә башлаган Гали соңыннан үз-үзен атып үтерә. Гали тормышта үз урынын таба алмый кала. Фазыйл да бәргәләнә: әле аклар белҽн кызыллардан үч ала, ахырдан большевиклар ягына күчеп, яңа җәмгыять төзешә башлый. Һәр кешегә саклану инстинкты салынганлыгын да онытырга ярамый, кемдәдер бик аз хас , ә кемдәдер көчлерәк. Әнә, Гыйлаҗи да “Ярманга пленга” киткән, анда да югалып калмый, үз һөнәре белән көн күрә, инкыйлабтан соң гына кызылларга кушылган. Хәер, Солтан әллә ни ачуланмый да кебек. Гали аның күңелендә балачак дусты, ләкин сыйнфый дошман булып кала. Фазыйлны искә төшергәндә исә “бик аз гына яратам да бугай” дип белдерә. Аерым тикшеренүчеләр фикеренчә, “авторның теләге дә сыйнфый дошманлыкны раслау түгел, милләтнең киләчәген, бөтен дөньяны дуслыкка, мәхәббәткә бизәлгән итеп күрү” [6; 317]. Әйе, җәмгыятьне көрәш, сугыш, кан коешлар түгел, бәлки дуслык һәм бердәмлек кенә тынычландыра һәм саклап кала ала. Безнеңчә, Галимҗан Ибраһимов та милләтнең үз эчендә барган тарткалашулар нәтиҗәсендә дуслык бетүе, бердәмлек югалуы өчен борчылып яза.
Галимҗан Ибраһимов безнең арадан китмәде. Әсәрләре безнең күңелләрдә яши икән, димәк, Ул – безнең арада. Давыллы, утлы, фаҗигале елларга һәйкәл булып, Аның әсәрләре яши һәм бүгенге көндә дә актуаль булып кала.
Кулланылган әдәбият
1. Ибраһимов Г. Әсәрләр: сигез томда / Өченче томны төзүчеләр: А.Ш.Шамов, Х.Я.Гобәйдуллин; текстларны, искҽрмәләр һәм аңлатмаларны хәзерләүчеләр: А.Ш.Шамов, Р.Р.Гайнанов. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1975. - 455 б.
2. Минһаҗева Л. Зур щәхес, бөек талант // Г.Ибраһимов. Сайланма әсәрләр. - Казан: Хәтер, 2002. - Б.5-17.
3. Мусин Ф. Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлары // Галимҗан Ибраһимов һҽм хәзерге заман: тууына 115 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. - Казан: Фикер, 2002. - Б.12-20.
4. Мусин Ф. Ибрагимов: вчера, сегодня, завтра // Галимджан Ибрагимов и XXI век: Материалы международной научно-практической конференции, посвященной 120-летию со дня рождения Г.Ибрагимова. - Казань, 2007. - С.6-18.
5. Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов: шәхесе һәм иҗаты, ул яшәгән заман турында уйланулар // Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман: тууына 115 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. - Казан: Фикер,
6. Яхин А. Тирән тамырлар // Кызыл чәчәкләр: Татар совет әдәбиятының 20-30 нчы еллар прозасы. - Казан: Мәгариф, 2003. - Б.289-297
А теперь — мультфильм
Пока бьют часы
Под парусами
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Астрономический календарь. Апрель, 2019