Гильманова Миляуша Амировна

 
Мин, Гильманова Миләүшә Әмир кызы, 1966 елның 27 маенда Башкортстанның Иглин районы Үктәй авылында сигез балалы гаиләдә туганмын. Әнием Рәйсә колхозда суган үстерүдә эшләде, әтием Әмир гомер буе балта остасы булды. Бүген кызганычка каршы әти-әнием дөнья куйдылар. 1973 нче елда Үктәй авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. Урта мәктәптә укуны күрше Меңҗитәр авылында дәвам иттем. 1983нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының филология факультетының татар һәм рус теле бүлегенә укырга кердем һәм аны тәмамлагач, 1988 нче елда хезмәт биографиямне Башкортстанның Нуриман районы Яңа Субай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башладым. Бүгенге көндә дә шул ук мәктәптә татар һәм инглиз телләре укытам. Берничә кабат Башкортостан республикасыны мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләндем. 2005нче елда “Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булдым. 2005 нче елда шулай ук Башкортостан “Китап” нәшриятында “Хыяллар – ымсындыргыч” исемле шигырләр җыентыгым чыкты. 2008 нче елда Рәсәй федерациясе мәгариф министрлыгы үткәргән “Мәгариф” милли проекты кысаларында иң яхшы укытучылар арасында үткәргән конкурста җиңеп 100 меңлек грантка лаек булдым. Бүгенге көндә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлегендә(прошла профессиональную переподготовку в Институте повышения квалификации и ппрофессиональной переподготовки по программе “Преподавание английского языка в средней общеобразовательной школе” )укуымны тәмамладым. Шигырьләр язуымны дәвам итәм. Алар “Нур-Иман” район гәзите, республика “Өмет” һәм “Кызыл таң” ,”Атна” гәзитләре һәм “Тулпар” журналы битләрендә басылып чыгалар.Иптәшем Фәнүр белән Гүзәл кызыбызны ( ул быел 8 нче сыйныфны тәмамлады) үстерәбез.

Добавить запись

Защита от спам-роботов