Бу телефонны кем генә уйлап чыгарган?
Вложение | Размер |
---|---|
bayramgulov_artur.docx | 42.74 КБ |
Фамилия.имя автора полностью (в русском и татарском варианте) | Байрамгулов Артур Вадимович (Байрамгулов Артур (Вадим улы) |
Номинация | Рассказ(хикәя) |
Тема в номинации | Телефон (Телефон) |
Наименование ОУ(в русском и татарском языке | Основная общеобразовательная школа села Новый Субай -филиал МБОУ СОШ села Красная Горка муниципального района Нуримановский район (Нуриман районы Кызыльяр авылының урта дөем белем бирү мәктәбенең филиалы -Яңа Субай авылы төп белем бирү мәктәбе |
Класс | 8 класс |
Фамилия, имя, отчество руководителя (в русском и татарском языке) | Гильманова Миляуша Амировна (Гыйльманова Миләүшә Әмир кызы) |
Контактная информация (телефоны. адреса электронной почты) | 89649632518,83477625462 gilmanova1966@yandex.ru |
Дата подачи заявки | Февраль 2016 года |
Телефон
Бу телефонны кем генә уйлап чыгарган да, кем генә аны сатыр өчен магазиннарга куйган? Инде сатып алганчы, күпме әрнисең, бүтән балаларның кулында күреп, аннан тагы да яхшыракларын күреп, тагы да ныграк үпкәлисең. Менә мин “4” кә “5” кә укып, әниләрем көчкә былтыр җәй алып бирделәр. Ә “икеле” капчыгы Данис өченче телефонның башына җитте.Әй ул телефонны алганчы гына кайгырасың, юк дип, булгач рәхәтлегеннән кыенлыгы күбрәк була икән. Ул телефон аркасында күрүләрем, тиргәлүләрем, каргалуларым. Бер алла гына белә, нәнәем әйтмешли.
Беркөн көзге яңгырлы пычрак көнне утырам рәхәтләнеп уен уйнап, шул телефонда инде. Әни өйдә юк тиргәргә: “ күзеңне сукырайтып бетерәсең инде, бәләкәй генә көеңә”, - дип. Берәү шалтырата:
- Артур, Артур, - дип акыра, - кил тизрәк. Казнаташ елгасы янына урманга, малларыгыз кирәкмимени, менә монда бер көтү мал, сезнең сыерыгыз да урманга кереп качарга җыена, - ди.
Бу бит түбәнге оч Рудик, мал эзләп йөри, каян безнең сыерны таныган икән? Киенеп киттем, коеп яңгыр ява, лычма су булдым ул чакырган урынга барып җиткәнче. Кичә көтүдән кайтмый калган бер көтү мал урманга кереп баралар. Рудик йөгергән була. Мин сызгыра-сызгыра аның артыннан йөгерәм. Урманга кереп беттеләр маллар, монда барсы да кызыл төстәге маллар.Безнең сыер бит кара. Рудикка кычкырам:
-Уф, кая безнең сыер?
Рудик :
-Мин бит Исмагилов Артурларның сыерларын әйттем. Әнисе 3 көн кайтмады, дип зарлана иде.
Ә минем фамилиям бит Байрамгулов, ачуым килеп кайтып киттем. Кайтып җиткәнче, яңгыр эч-бавырларыма үтте. Инде уенның ничәнче баскычына күтәрелер идем, шушы Рудик шылтыратмаган булса. Артурлар әллә ничә булгач, фамилия белән генә язып булмый микән. Әнә күрше Марс абый авылда 5 Дамир булгач, берсен Кабан, берсен Драж, берсен Ябалак, берсен Гуталин дип язып куйган.
Бу телефон аркасында иң якын классташым Зилә белән гомерлек дошманга әйләндек. Элек математикадан гел күчертә иде. Хәзер миңа борылып та карамый, күзенең агын гына әйләндереп куя. Үпкәләмәслекме? Каникулга ике туган сеңелләрем килгәч, ялгыш телефонымны өстәлдә калдырганмын. Үзем тышта маллар карап кергәнче , бер Гөлназ исемле сеңлекәшем Зиләгә СМС язып җибәргән:
“Син исәр, хайван. Мин сине яратмыйм¸бөтен класс белән синнән көләбез. Ха-ха-ха”, -дип. Зиләгә 40 кабат әйтеп карадым, мин язмадым дип. Ышанмый да, каян ышансын? СМС бит минем номердан килгән.Ә Гөлназны тиргәүдән ни файда. Эш үткән, үкенүдән файда юк. Бетте дуслык Зилә белән, бетте “5” ләр математикадан.
Ә телефонның үзеннән һич аерылып булмый, мәктәптә начар билге алсам, телефоныңны куй, диләр. Кая инде ул? Әнә “икелегә” укыган Даниска ноутбук алганнар, интернеттан уеннар уйный, ә мин шул телефон аркасында күрмәгәннәрне күреп, ишетмәгәннәрне ишетеп бетәм. Әни әйтә:
-Элек телефон да юк иде, яшәдек бит, ди.
Ә үзе беркөнне Уфала укып йөргән апама шалтырата,тегесе телефонны алмый да алмый.
Беркөнне телефонымны югаллтым. Урладылар бугай. Әти белән әни пошаманга төштеләр.
Әни:
Әти:
Нәнәй дә йөри шунда кысылып:
-Телефон тиклем телефон югалтып йөрисең. Башыңны да югалтырсың, болай булсаң? Ярты ел да үтмәде телефон алганга. Әндри казнасы бармы ни сиңа ай саен телефон алырга. Мин дә елардай булдым. Ул телефонсыз бигрәк кыен, кул өйрәнеп беткән, әйләнәм дә тулганам, кулларыма нидер җитмәгән кебек. Әти усал безнең.
- Милициягә язып бирәбез, кемнәр шылтыраткан ул номердан и кемгә шылтыраткан, яздырып алып була, ди, район үзәгенә китте. Ниндидер язулар алып кайтты. Телефон югалганга өч көн үтте, дүртенче көнне мәктәпкә барырга чыксам, ишек алдында кар өстендә ята телефоным. Күземә күренәме дип торам, әле кичә генә өеп кар яуган иде, төшеп калган дисәң. Өч көн эчендә зарядкасы да бетмәгән, ялтырап ята инде менә кар өстендә, юешләнмәгән дә. Бигрәк серле, сихерле әйбер булып чыкты бу телефон дигән әйбер. Белмим, өч көн буена карда ятса,көрт астында калып, язга кадәр ятар иде бит. Аптырадым инде. Берәрсе урлап , аннан куркып китереп куйдымы? Ни булса да табылды инде?
Ләкин шул көннән соң телефонны мәктәпкә йөртмим. Дәресләрне дә үзем эшләргә тырышам. Кыен булса да. Гел генә телефон аша, интернеттан өй эше эшли -эшли, тактада берни эшли алмаган малайларны укытучы тиргәгәндә, мин үз белемем белән укуның яхшырак икәнен аңладым.
Тик менә уйнарга да чыкмый башладылар малайлар. Көне -төне ноутбукта утыралар. Ни кызыгын табалардыр. Кирәкми әле ноутбук.
Әтигә әйттем, чаңгы алып кайтыгыз туган көнгә дип, ичмасам чаңгы ярышларында катнашырмын....
Плавает ли канцелярская скрепка?
Разлука
Лягушка-путешественница
Весенняя гроза
Чайковский П.И. "Детский альбом"