Аскарова Җәүһәрия Фәритовна

учитель татарского языка и литературы

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Эшнең иң ләззәтлесе - гыйлем эстәү.

Увлечения: яхшы музыка тыңлау, мәгънәле әдәби әсәрләр уку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: МБОУ "Лицей №159"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/askarova-dzhaukhariya-faritovna
Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә
Татар халык мәкале

Хуш киләсез, рәхим итегез! Сезне күрүемә бик шатмын!

О себе

Аскарова Җәүһәрия Фәрит кызы - Казан шәһәре Совет районы 159 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Тумышым белән гүзәл Балтач ягыннан.Туган авылым Алан, шагыйрь әйткәнчә, зур түгел, бик кечкенә. Халкының эчкән суы да бик кечкенә инеш кенә. Ләкин, Шүрәлеләре булмаса да,серле матур урманы, Сабан туйлары, тырыш халкы белән данлыклы. Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлагач, КДПИның ИФФ ТРО бүлегенә укырга кердем. Хезмәт юлымны 1993 елда Казан шәһәренең 69 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. Нәкъ шушы елларда курсташларым белән рус телле укучыларны татар теленә өйрәтү эшен күтәреп җибәрдек. Бүгенге көндә укучыларымның яраткан остазы, әти-әниләрнең киңәшчесе  булып эшемне дәвам итәм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китаплар укырга һәрвакыт яраттым мин. Әти-әнием дә укырга яраталар. Без "Казан утлары", "Сөембикә(Азат хатын)", "Ялкын" журналларын ярыша-ярыша укый идек. Мәктәп елларында Мәликә Маликова, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники китапларын бик яратып укыдым. Рус әдәбияты әсәрләре дә күңелгә якын булды. "А зори здесь тихие" китабыннан аерыла алмый укыганым хәтердә. Бүгенге көн авторларыннан К. Кәримов, З. Кадыйрова, Ф. Садриев, Х.Мөдәррисова әсәрләре ошый

Мой взгляд на мир

 

...Бәяләрен белик дөньяларның,

Бирешмичә кыенлыгына.

Авыр күренмәстер авырлыклар,

Кабул итсәң уенлы гына.

Бәяләрен белик язмышларның.

Артык күпне сорау ярамас.

Булган язмышыңа риза булсаң,

 Ул да сиңа кырын карамас.

(Физалия Давлетгареева).

Мои достижения

 

Почётные грамоты Отдела образования муниципального учреждения «Управление образования исполнительного комитета муниципального образования г. Казани» по Советскому району г. Казани, 2006,2011;
Почётная грамота Управления образования Исполнительного комитета г. Казани, 2011
Диплом Отдела образования муниципального учреждения «Управление образования исполнительного комитета муниципального образования г. Казани» по Советскому району г. Казани; I место в районном конкурсе «Мой лучший урок», 2010

Моё портфолио

 

Тел дигән дәрья бар,      

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

                            Нәкый Исәнбәт

И нет у нас иного достоянья!

Умейте же беречь

Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,

Наш дар бесмертный – речь.

                            И.А.Бунин

Татар теле – туган тел,

Безнең газиз булган тел

Әти-әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел.

                            Шәйхи  Маннур

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы