БАСЫЙРОВА ЧУЛПАН ИНСАФОВНА

музыка җитәкчесе сайты

Профессия: музыка җитәкчесе

Профессиональные интересы: җыр, бию, конкурсларда катнашырга яратам, интернетта казынам

Увлечения: бәйлим, җырлыйм, сценарийлар әзерлим

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Актаныш Актанышский район

Место работы: Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш гомуми үсеш бирүче 7нче балалар бакчасы"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/basyyrova-chulpan-insafovna
Музыка – иң тылсымлы, иң нечкә кыллы хис, тойгы, матурлык...
В.А.Сухомлинский.

Музыка дөньясында яшәргә һәм аның һәр төсмере бик яхшы.

Рухи яктан сәләтле һәм музыканың безнең тормышта әһәмиятен аңлаган кеше чын-чынлап бәхетле.

Үз эшемне, коллективымны яратам.

 

                                                                                                                                                                          

О себе

Мин хыялый. Бәлки, һөнәрем, иҗат белән бәйле булганга шулайдыр, бәлки  табигатьне яратуым белән бәйледер бу хыялыйлыгым. Хәер, бергәләп тыңлыйк әле... Яфракларын селкетеп җил исә... Әнә ерактан гына язны чакырып тамчылар тама... Карале, үзенең сихри ритмы белән яңгыр ява икән ич... Менә кайда икән ул музыка – табигать аны үзе үк безнең өчен уйный бит!

Тыңлыйк әле... Әгәр дә теләсәк, без барыбыз да аны ишетәчәкбез.

Минем өчен музыка – ул тылсым тудыручы моң. Ул әкиятләрне җанландыра, күңелсез көнне кояшлыга әйләндерә, авырлыкларны җиңел кичерергә ярдәм итә, алга таба омтылдыра. Бер сүз белән  әйткәндә, музыка – тылсым.

  Кеше дөньяга туу, күзен ачу белән  сихри көй,  җыр ишетә. Ул аның күңеленә сеңә, тынычландыра. Газиз әнкәйләребез көйләгән бишек көе. Ул бит безнең ана сөтеннән, мәхәббәтеннән күчкән моң. Бу сихри моң безнең гасырлардан-гасырларга күчеп килгән даныбыз. Ул мәңгелек!

Бишек җырын ишетү белән, без һәрберебез газиз әниебезнең йомшак кулын, аның җылы кочагын искә төшерәбез. Әнкәбез кочагында, итәгендә утырган мизгелләр...Эх, бу балачак! Ничек кенә сиңа кире әйләнеп кайтырга?  Әллә шуңа күрәме, күпчелек кешеләр тәрбияче һөнәрен якын итәләр һәм сайлыйлар. Балачактан китәсе килми. Мин исә музыка сөюче буларак, музыка җитәкчесе һөнәрен сайладым. Бу тылсымлы балачак җырлары көн саен яңгырап тора.

Балачак... Һәрбер кешенең дә үзенең балачагы турында истәлекле хәтирәләре бардыр. Минем әтием музыка сөючән кеше, һәр кич саен әтием тальян гармунда уйный торган иде, мин бик теләп аңа кушылып җырлый идем, чөнки мин әтиемнен уйнавына бик сокланып карый идем. Минем балачагымда күп урынны музыка алып тора. Кечкенәдән үк мин музыка белән кызыксындым, һәрбер хыялый кыз кебек, фортепианода уйнарга өйрәнәсем, музыка җитәкчесе булып эшлисе килде, нәкъ менә  балалар бакчасында. Минем җырга сәләтемне күргәч, әтием мине музыка мәктәбенә керергә тәкъдим ясады. Бу минем киләчәк  һөнәремә беренче адымнарым булды.

Мәктәпне бетерү белән, миңа озак уйларга туры килмәде – мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының хор бүлегенә укырга кердем. Бу еллар иң бәхетле һәм онытылмаслык еллар.

Еллар узган саен минем хыялым чынга аша, музыкага булган хыялый хисләрем артканнан-арта барды. Укып бетерү белән мин 2008 нче елны Актаныш гимназиясендә музыка укыттым, күп тә үтми мин “Алтынчәч” балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып эшкә урнаштым. Мин хыялымның чынга ашуына, язмыш мине балалар бакчасына алып килүенә бик шатмын. Нәкъ менә балалар белән эшләп мин үземнен хыялымны таптып. Балалар – алар дөньяның яме.

Минем һөнәрем – балалар бакчасында музыка җитәкчесе. Бу бик шатлыклы һәм четерекле, шулай ук җаваплы  да эш. Минемчә, сайлаган һөнәрем, башкарган хезмәтем үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләүдә  зур урын алып тора. Бу эшкә без аяк һәм кул белән бәйләнгән. Әкренләп кенә безнең эшебез күңел яшәешебезгә әверелә бара.

Һәрбер музыка җитәкчесенең үзенең башкарылган эшенең нәтиҗәсе күрәсе килә. Кайда соң бу  нәтиҗә? Бәлки бу, балалар үзләре теләп татар халык җырын башкарасы килүләрендә, бакча белән хушлашу җырларында, хушлашу вальcында чагыладыр. Ә бәлки балаларның режим моментларында “музыка апа” булып “җенләнүләредер”. Без, балачак дөньясына музыка чагылдыручылар, һәрвакытта да истә тотарга тиешбез: әгәр дә күп гомер юллары үтеп, балаларның шәһәр шавыннан музыка җилен, сихри тамчы тавышын, ритмлы яңгыр яуганын һәм дә инде әнинен бишек җырын ишетсәләр – бу безнең өчен зур сөенеч.

Киләчәктә мине төрле зур ачышлар көтәсенә ышанам, чөнки балалар бакчасында музыка җитәкчесе һөнәре – ул үзе үк  ике дөньяга сәяхәт.

Музыка иле һәм балалар иле... Һәм бу сәяхәт  дәвамлы булсын  иде! 

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фанис Яруллин

"Җилкәннәр җилдә сынала"


 

Мой взгляд на мир

  • Хәерле көн исәнмәсез

    Изге булсын көнегез

    Үзем белән таныштырам

    Мин Чулпан булам белегез.

    Чып чын татар кызы бит мин

    Актанышта туганмын мин

    Моңлы бала булганмын шул

    Уңган бала булганмын.

    Матур итеп җырлыйм да мин

    Фортепианода уйныйм

  •  

    Өздереп бер биим дә мин

    Кул эшенә бик остамын

    Дөньяда хезмәт иткән

    Кешене кеше иткән

    Тырышлык бәхет китерер

    Ялкаулык ачтан үтерер.

    Бу минем тормыш девизым

    Ялкаулыкны сөймим мин

    Уларым  Раил, Камилгә

    Бишек җыры көйлим мин.

    Тормыш юлдашым Радикка

    Бик яхшы юлдаш та мин.

    Әниемә, дусларыма

    Кирәктә сердәш тә мин.

     

Мои достижения


- 2011г. Районный конкурс "Созвездие" - диплом Iстепени;

- 2012 г. Районный конкурс  "Созвездие" диплом IIстепени;

-2011 г. Районный конкурс "Созвездие" диплом 1 степени "ВОКАЛЬ АНСАМБЛЬ".

-2011 г. Диплом 2 степени "Вокал-соло" Гаянова Ленара.

2013 г. Диплом участницы Всероссийского пед.конкурса мет.разработок непосредсвенно-образов. деят-ти "Творческой мысли каскад"

"Доброта в музыки"

-2013 г. Награждение "Жирлегем горурлыгы" в номинаций "Алтын тавыш" Чулпан Басыйрова.

-2013 г. Награждение за активное участие "Жирлегем горурлыгы"

-2013 г. Почетная грамота, победитель муницип.этапа Республ.конкурса "Воспитатель года-2013" в номинаций "Лучший муз.рук. ДОУ".

-2013 г. Грамота районного конкурса "Мини-Мисс". Гильмуллина Гульназ.

-2013 г. Диплом Международный Детский творческий Фестиваль "Апельсин". В номинаций "Вокальное искусство" Гаянова Ленара "Чигуле читеклэрем".

-2013 г. Районный кокурс "Созвездие" - НАГРАЖДЕНИЕ, Муз.руководитель Басыйрова Чулпан.

-2013 г. Районный конкурс "Созвездие" - Диплом 3 степени вокаль дуэт, Г.Ленара, А.Азалия.

-2013 г. Районный конкурс "Созвездие" - Диплом за участие в номинаций "Фольклор" , Муз.рук. Басыйрова Чулпан.

-2013 г. Районный конкурс "Созвездие" - Диплом 3 степени в номинаций "Вокаль ансамбль", "Саумы,кояш".

2013 г. Республиканский конкурс "Созвездие" - Диплом 2 степени в номинаций "Вокал-соло", Гильмуллина Гульназ.

2013 г. Районный конкурс "Созвездие" - Диплом 1 степени в номинаций "Вокал-соло" Г.Ленара.

2013 г. Районный конкурс "Созвездие" - Диплом 3 степени в номинаций "Халык биюлэре". Татарский народный танец.

2014 г. Районный конкурс "Созвезлие" Диплом 2 степени в номинаций "Хореография-халык биюлэре"-башк.танец.

2014 г. Районный конкурс "Созвездие"  Диплом 3 степени в номинаций "Вокаль ансамбль" ("Кояшлы ил").

2014 г. Раонный конкурс "Созвездие" Диплом 2 степени в номинаций "Вокал-соло" Имамов Руслан.

2015 г. III РЕСПУБЛИК.ТЕЛЕВИЗИОННЫЙ ФЕСТИВАЛЬ ТВОРЧ-ВА РАБОТАЮЩЕЙ МОЛОДЕЖИ "НАШЕ ВРЕМЯ-БЕЗНЕН ЗАМАН"  ДИПЛОМ в номинаций "Музыкальное напаравление" - Б.ЧУЛПАН.

–Дипломант регионального конкурса «Область системных знаний о семье», 2018 год;

–Дипломант III степени регионального конкурса «Фетрики», 2018 год;

–Участие в республиканском конкурсе «Диалог культур», 2018 год;

–Дипломант в районном конкурсе «Созвездие-Йолдызлык 2918» в номинации «Лучший видеоклип», 2018 год;

–Дипломант II степени  республиканского конкурса «Зеленый огонек», 2018 год;

–Дипломант III степени районного конкурса «Театр яктылыкка илтә», 2018 год;

–Благодарственное письмо за высокий профессионализм в подготовке лауреатов Открытого регионального фестиваль-конкурса татарского искусства «Моң чишмәсе», 2018 год;

–Благодарственное письмо за высокий уровень профессионализма в подготовке районного мероприятия «Без Тукай оныклары», 2018 год;

–Благодарственное письмо за высокий уровень профессионализма и педагогического мастерства в подготовке лауреатов IV всероссийского вокального фестиваль-конкурса «Чудо-песенка», 2018 год;

–Дипломант III степени районного конкурса  «Да здравствует театр!», 2018 год;

–Дипломант I степени районного конкурса «Лучший многофункциональный модуль» в рамках августовской конференции работников образования Актанышского муниципального района Республики Татарстан, 2019 год;

–Дипломант I степени районного конкурсаисполнительского мастерства колыбельных и мунаджатных песен «Бишек җырлары», 2019 год;

 –Дипломант II степени  I творческого фестиваля работающей молодежи «Безнең заман» среди организаций, предприятий, учреждений районного центра в номинации «Вокал-соло», 2019 год;

 –Дипломант II степени I творческого фестиваля работающей молодежи «Безнең заман» среди организаций, предприятий, учреждений районного центра в номинации «Хореография», 2019 год»;

–Дипломант III степени I творческого фестиваля работающей молодежи «Безнең заман» среди организаций, предприятий, учреждений районного центра в номинации «Вокаль ансамбль», 2019 год;

 –Участие  I творческого фестиваля работающей молодежи «Безнең заман» среди организаций, предприятий, учреждений районного центра в номинации «Хореография-парный танец», 2019 год;

 –Участник II республиканского фестиваля художественного слова имени Эльвиры Ибрагимовой «Моң кайтавазы», 2019 год;

–Участник XV Всероссийского заочного конкурса «Спорт – альтернатива пагубным привычкам», 2019 год;

 –Дипломант II степени межрегионального конкурса «Лучший мастер-класс», 2019 год;

–Дипломант I степени в районном конкурсе исполнительского мастерства колыбельных и мунаджатных песен «Хатын-кызның күркәм сыйфатлары», 2020 год;

 –I место  в районном конкурсе «Лучшая методическая разработка» среди воспитателей, 2020 год;

–Дипломант I степени международного конкурса професионального мастерства для музыкальных работников «Творческая мастерская музыкального руководителя», 2020 год;

–Дипломант II степени театрального фестиваль-конкурса среди организаций, предприятий, учреждений Актанышского муниципального района, посвященный 100-летию ТАССР, 75-летию Великой Победы, 310-летию Актаныша, 90-летию образования района, 2020 год;

 –I место в районном конкурсе «Лучший тематический  альбом приуроченный к 100-летию образования ТАССР», 2020 год;

–Дипломант I степени международного конкурса вокалистов «Песни Победы-2020» номинация «Вокальный ансамбль организации», 2020 год;

–Благодарственное письмо  за подготовку победителей и призеров в международном конкурсе вокалистов «Песни Победы-2020», 2020 год;

–Участник районного конкурса «Җырларымда-еллар шавы» в рамках «Творческих фестивалей» организаций районного центра, посвященных 90-летию образования ТАССР - 100, Великой Победе-75, Актанышу-310, образованию района в номинации «Вокаль ансамбль», «Хор», 2020 год;

–Участник районного танцевального фестиваль-конкурса имени Азата Закирова, проходившего в рамках «Творческого фестиваля», посвященного 100-летию ТАССР, 75 -летию Победы в Великой Отечественной войне, 310-летию Актаныша, 90-летию Актанышского района, 2020 год;

–Дипломант II степени Всероссийского дистанционногоа конкурса для детей и педагогов «Золотая рыбка», 2020 год;

–Дипломант межрегионального конкурса «Лучший мастер-класс» в номинации  «Лучший мастер-класс педагога дошкольного образования», 2020 год.

–Участник VIII ежегодного открытого республиканского телевизионного фестиваля творчества работающей молодежи «Наше время-Безнең заман» в номинации «Вокал-соло», 2020 год;

–Участник VIII всероссийского конкурса «Воспитатели  России», в номинации  «Лучший профессионал образовательной организации», 2020 год;

 

–Дипломант  II Международного фестиваля имени Альфии Авзаловой в номинации «Вокал-соло», 2020 год.

Моё портфолио

Музыкаль тәрбия бала шәхесен формалаштыруның бер чарасы булып тора. Музыка, күпчелек дәрәҗәдә караганда, нинди дә булса башка сәнгать төре, карарга була балага. Акрынлап, музыка эшчәнлегенең төрле төрләрен (кабул итү, башкару, иҗат) үзләштерү процессында, балаларда табигатькә салынган иң яхшы әйберләрне, төрле табигый байлыкларга нигезләнеп, үстерергә, Гомуми һәм махсус музыкаль сәләтләрен үстерергә, билгеле бер эшчәнлек төрләренә сәләтне үстерергә кирәк. Музыка турында билгеле бер белемнәр, осталык һәм күнекмәләр алып, балалар музыка сәнгатенә тартыла. Музыка эшчәнлегенең төрле төрләре ярдәмендә һәр баланың мөмкинлекләрен исәпкә алып, балаларның музыкаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү-музыкаль тәрбиянең төп бурычы.

Добавить грамоту в портфолио