“Туган тел” мастер-класс бәйгесе район этабы НИГЕЗЛӘМӘ

Шарифуллина  Разиля  Ильясовна

республика күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе  район  этабы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе  район  этабы

                         Нигезләмәсе

   Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер - класс бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2004 - 2013 елларга исәпләнгән "Татарстан Республикасы дәуләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәну һәм үстеру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы"н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә.

   1. Гомуми нигезләмә

1.1.        Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган  тел” мастер-класс бәйгесе  
район    этабы   укытучыларның жәмгыятьтәге абруен күтәру, аларның һөнәри  осталык үрнәкләрен һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатында үткәрелә.

1.2.        Бәйгенең бурычлары:

-  ижади эшләүче укытучыларны барлау һәм аларның  хезмәтләрен тиешенчә бәяләү;

- татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик-методик эшчәнлеген активлаштыру;

- татар теле һәм әдәбиятын укытуның нәтижәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын устеру;

 2. Бәйгене оештыру һәм  катнашучыларны тәкъдим иту тәртибе

Бәйгедә  Чирмешән   район   мәктәпләренең   татар  теле   һәм  әдәбияты укытучылары   катнаша.

Бәйгедә  катнашу өчен, укытучыларны   мәктәп   администрациясе    тәкъдим  итә.

3. Бәйгенең   номинацияләре:

-«Инновацион  технологияләрне  оста  файдаланучы”
(укытучы яңа педагогик һәм компьютер технологиялэрен уңышлы
куллана);

-«Эксперименталъ эшне оештырганда, кыюлык һәм максатка
омтылучанлык күрсәткән өчен»
(укытучы уз предметы буенча эксперименталъ эшен ижади күрсәтә);

«Укытучылар остазы» (методик эшне житәкли, яшь белгечләрнең һөнәри осталыкларын үстерергә ярдәм итә);

"Иң гыйлемле  татар  теле  укытучысы" (укытучы фәнни бәхәстә актив катнаша һәм үз фикерен мисаллар белән дәлилли);

“Иң  гыйлемле  әдәбият  укытучысы”

"Иң  яхшы визит карточкасы " авторы;

"Иң яхшы эссе " авторы;

" Иң   яхшы укыту-методик комплекты "н төзүчесе.

         4. Бәйгене үткәру тәртибе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларыньң район  этабы "Мастер-класс" бәйгесе 15.02 - 22.02  үткәрелә.

Искәрмә:  һәр  этап буенча комиссия бәяләү  критерийлары эшли һәм  нәтижәләрне беркетмәдә гомумиләштерә.

2 нче этап (25 февральдән  15  мартка  кадәр) - республика күләмендә  үткәрелә.

Бәйгенең 2 нче этабында катнашучылар   25  февральгә кадәр оештыру

комитетына экспертизага түбәндәге документларны кәгазьдә һәм электрон вариантта җибәрәләр:

бәйгедә катнашучы турында заявка, белешмә (укытучыньң соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә мәктәп администрациясе  тарафыннан бирелгән бәяләмә, 1-2 басма бит күләмендә);

"Минем педагогик  осталыгым" дигән темага эссе (4 биттән артык булмаган кәгазь һәм электрон вариантта);

“Портфолио  сәхифәләре”-Оригиналь дәрес  эшкәртмәләре(1-2),мәкальләр,тәрбия  эше  материаллары  күчермәсе (кәгазь  вариантында); расланган  авторлык  программалары,укыту-методик  комплектлары,дәреслекләр (күргәзмә буларак бәйге  барышында  тәкъдим  ителәчәк);

фотосурәт (кәгазь һэм электрон вариантта компакт-дискта*jpg 1 дюймга 300 нокта)

3 нче  этап (25 нче  февральдән  15  мартка  кадәр) - Бөтенроссия  күләмендә  үткәрелә.Материаллары   яхшы  дип  табылган  иң  күп  балл  җыйган  укытучыларның  кандидатурасы  сайлап  алынып, Бөтенроссия  күләмендә  үткәрелә  торган  “Мастер-класс”бәйгесенә  тәкъдим  ителә.Тәкъдим  ителгән  укытучылар  арасындагы  бәйге  март  аенда  Казан  шәһәрендә  үткәрелә.

Бу укытучылар түбәндәге бәйге биремнәрен башкаралар:

-”Туган  җирем, мәктәбем, һөнәри  эшчәнлегем”  дигән  темага  презентация (10  минутлык  видеоролик);

-“Мастер-класс” үткәрү (10  мин.).Мастер-класс  видеоязмада  тәкъдим  ителә;

-Дәрескә  методик  комментарий (2-3  мин.)

Искәрмә :

1) бәйгегә  җибәрелгән  барлык  материаллар  татар  телендә  тәкъдим  ителә.

5. Бәйгегә йомгак ясау.

     5.1.        Иң күп балл жыйган катнашучы татар теле һәм әдәбияты
укытучыларының  республика күләмендә үткәрелә торган "Мастер-
класс" бәйгесендә җиңүче дип таныла, Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгының  дипломы һәм истәлекле бүләге белән бүләкләнә.

   II-III урынга лаек булучылар шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгыньң дипломы һәм истәлекле бүләге белән бүләкләнәләр.

  Оештыру комитеты төрле номинацияләр буенча да жинучеләрне  билгеләп үтә.

    5.2.Бәйгенен барышы һәм йомгаклары массакүләм матбугат чараларында яктыртыла.

6. Оештыру комитеты турында мәгълумат.

6.1. Оештыру комитеты бәйгене уткәрү тәртибен, формасын, урынын һәм вакытын, шулай ук бәйге биремнәрен бәяләү критерийларын билгели.

6.2.Бәйгегә җибәрелгән материаллар кире кайтарыла.

    Нигезләмә  түбәндәге  сайтта  урнаштырылган:www.mon.tatar.ru

  Гариза  үрнәге:

Район(шәһәр),регион

Белем  бирү  учреждениесенең  юридик  исеме,адресы,телефоны

Татар  теле  һәм әдәбияты  укытучысының  фамилиясе,исеме,әтисенең  исеме

Мастер-класс  кайсы  прпограммага

Нигезләнеп  үткәреләчәк(татар  теле-туган  тел  яки  дәүләт  теле)