Эзләгән – кыргый бал кортының балын табар. (Сәләтле балалар тәрбияләү тәҗрибәсеннән)

Гарапшина Лилия Альбертовна

      XXI гасырда әти-әниләр яхшы белем алуның мөһимлеге, ягъни укуның һәм тәрбия әһәмияте турында ешрак сөйлиләр. Әйе,белем алу процессында белем һәм күнекмәләр өлкән буыннан яшь буынга тапшырыла һәм ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне үзләштерү белән дә бәйле. Җыеп әйткәндә,белем алу ул- уку һәм тәрбия. ”Яшьтән алган белем ташка уелыр,картайгач белгәннәр бозга язылыр”,- ди татар халык мәкале. Белем алу гыйлем туплау өчен генә түгел,ә кирәк вакытта аны дөрес кулланып, акыллы гамәлләр кылу өчен кирәк. Бу гыйбәрәләр укучыларга башлангыч сыйныфтан ук аңлатыла. Укучылар арасыннан сәләтле балаларны күреп алу һәм алар белән эшчәнлек тә башлангыч сыйныфтан ук башланырга һәм бу процесста ата-аналар да ярдәмче булырга тиешләр.

     Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә дә,алдагы киләчәктә дә төп бурычларның берсе булып торыр. Баланың сәләтен никадәр тизрәк үстерергә мөмкинлекләр тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алырбыз. Мәгълүм булганча, “Мәгариф” дәүләт проектында “Сәләтле яшьләргә ярдәм итү” мәсьәләләре аерым урын алып тора. Бу аңлашыла да, чөнки илнең киләчәге бүгенге балалар кулында. Уйлау сәләтенә ия булган, башкаларны үз артыннан кызыксындырып ияртә ала торган актив, сәләтле балаларны барлап, аларны тиешле юлдан җибәрү- мөһим эш. Республика олимпиадаларында җиңә алырлык укучыларны әзерләү өчен укучының индивидуальлеген ачу, аңа үсәргә булышу  - төп максатыбыз.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үзем сәләтле укучылар белән эшне   укучыларда туган телебезне, әдәбиятыбызны  тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру аша оештырам. Укучылар

 

белән дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда,тәрбия сәгатьләрендә дә эшлим.                            Дәрестә укытучы  биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була . Сәләтле булу нәселгә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыймммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин. Сәләтле балалар  безнең  мәктәптә  дә бар. Без аларны  һәрвакыт  игътибар   үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары.

      Күп очракта сәләтләре төрле булган балалар бергә укытыла. Укытучы күп вакытын уртача һәм йомшак балаларга сарыф итү сәбәпле, көчлеләрнең акыл сәләте үсешенә әллә ни этәргеч бирә алмый. Әкренләп сәләтле балалар да эшләү темпын киметәләр, алар игътибардан читкә китәләр,башка укучылар арасына кереп югалалар.

    Сәләтле баланы вакытында күреп, аның белән эш башлап җибәреп һәм шушы процесска ата-аналарны да җәлеп итү укытучының күзәтүчәнлегенә һәм һөнәри осталыгына да бәйле. Сәләтле балалар белән индивидуаль эшләү зарури.

         елдәнәселдәнлеккәларны ия оценка доказательств

Сәләтле балалар белән әзерлек эшләрен  кечкенә сыйныфтан ук башлыйм. Көчле балаларны башкаларга һәм үзләренә сиздермичә генә  аерып алам. Төркем алымы белән эшләгәндә,төрле кичәләргә әзерләнгәндә, әлеге укучыларны төркем җитәкчесе итеп билгелим. Җитәкче булу вазыйфасы аларны  башкаларга караганда күбрәк уйланырга, җаваплылыкны үз өсләренә алырга, кыен ситуацияләрдән чыгарга өйрәтә. Өй эшләре биргәндә иҗадилыкны, критик фикерләүне үстерә торган биремнәрне өстәмә эш итеп бирәм.  III сыйныфтан ук мондый балалар өчен аерым карточкалар туплыйм; нигездә катлауландырылган биремле күнегүләр эшләүгә игътибар итәм. Тәрҗемә эшләре, фразеологизмнарны сөйләмгә кертү, мәкальләр, табышмаклар ятлау, кроссвордлар төзү  – укучылар һәм аларның ата-аналары белән бергә эшли торган биремнәргә әйләнәләр.  Сәләтле балалар белән эшләгәндә  мин алар алдына  түбәндәге максатларны  куям:  а)программа материалын яхшы белү; ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу; б) бөтен төр анализ үрнәкләрен белү; в)сүзлекләр белән эшли белү; г)Татарстан тарихы, вакытлы матбугат белән кызыксыну,д)радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару; е)мөстәкыйль эшләргә өйрәнү,ё) иҗади эшләр эшләү һ.б. Тел һәм әдәбият дәресләрендә шәхсән үзем, сәләтле балалар белән эшләгәндә төрле  алымнар кулланам: төрле авырлыктагы күнегүләр, тест биремнәре, “Мәгариф” журналында    басыла    торган    биремнәрне,    сорауларны, олимпиада сорауларын үтәп барабыз, үзләре дә төрле темаларга карточкалар, тест биремнәре әзерлиләр.

       Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар,түгәрәкләр, факультатив дәресләр дә зур әһәмияткә ия. Олимпиадага  хәзерләнүче   балаларның  өстәлендә  татар  теле  һәм әдәбияты дәресләреннән тыш, яшь үзенчәлекләреннән чыгып, өстәмә әдәбият күп тәкъдим итәм.   Уку елы башыннан ук  олимпиадага барасы укучы белән һәр көнне шөгыльләнергә тырышам. Фонетикадан башлап тел гыйлеменең һәр тармагын аерым алып өйрәнәбез. Сүзлекләр белән эшләүгә аеруча игътибар итәм. Яхшы уку өчен, ныклы хәтергә ия булырга кирәк. Һәркем үзенең хәтер үзенчәлекләрен истә тотса, кирәкле бар нәрсәне дә исендә калдыра  ала. Барыннан да элек психологлар  белән бергә укучыларның хәтерләренең нинди төргә каравын ачыклыйбыз. Әгәр укучыларның күрү хәтере яхшы булса,текстны хәтердә калдырырга схематик рәсемнәр, зур булмаган схемалар, рәсемнәр  кулланып эшлибез. Әгәр ишетү хәтере үскән булса, шигырьләрнең,хикәяләрнең сәнгатьле укылган язмасын тыңлатам. Мин беркайчан да кагыйдәләрне ятлату белән шөгыльләнмим. Төп максатым-укучының теге яки бу тел күренешен аңлап  үзләштерүе һәм төрле авырлыктагы күнегүләрне үти алуы.

   

   Сәләтле балалар тәрбияләүдә киң  кулланыла торган нәтиҗәле чара- класстан тыш эшләр.  Менә шул вакытта бала тулысынча ачыла.  Бу чараларда укучы  үзен иркенрәк  тотарга, укытучы  белән якыннанрак аралашырга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнә.Безнең мәктәптә, туган телгә, татар халкының милли бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә багышланган бәйрәмнәр    оештырыла.     Мәсәлән, мәктәптә, шәһәр күләмендә үткәрелгән  “Татар кызы”, ”Татар егете”, ”Мин бит-татар малае”, ”Көз сылуы- Сөмбелә”, “Шаяннар, тапкырлар клубы, төрле бәйгеләр бик күркәм традициягә әйләнделәр.Укучылар бу чараларда бик теләп катнашалар.

       Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.