Эш тәҗрибәсе

Хадеева Ильгия Ильдусовна

Татарстан Республикасы

 Казан шәһәре Яңа Савин районының “Аерым предметлар тирәнтен

  өйрәнелә торган 71 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 

Хадеева Илгия Илдус кызының татар теле һәм әдәбияты укыту буенча эш тәҗрибәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_tzhribse.docx22.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Казан шәһәре Яңа Савин районының “Аерым предметлар тирәнтен

  өйрәнелә торган 71 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Хадеева Илгия Илдус кызының татар теле һәм әдәбияты укыту буенча эш тәҗрибәсе.

”Әгәр кемне дә булса, нәрсәгә дә булса өйрәтергә телисең икән, элек син үзең бу эшне яхшылап өйрән; сиңа карап башкалар да бу эшкә өйрәнергә теләрләр”, –дип язып калдырган К.Насыйри. Бу чыннан да шулай: тәрбия, уку-укыту эше укытучыдан фәнни әзерлек, күпьяклы эрудиция, киң  күңеллелек һәм олы түземлелек таләп итә.

Мин 71нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең урта звено сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Педагогик эшчәнлегемнең мөһим нәтиҗәсе итеп, әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларда төпле белем һәм күнекмәләр булдыру, аларны практикада куллана белүне саныйм. Төп максатым – татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучыларда, коммуникатив эшчәнлекне формалаштыру һәм үстерү, телнең практик күнекмәләренә ия булу юлларын эзләү. Бу максатка ирешкәндә мин һәрвакыт үз карашларымны яклап, югары нәтиҗәләр булдырырга тырышам.

Ләкин укучыларга чит телне, телләренә ятышсыз сүзләре өйрәтер өчен, иң беренче чиратта, аларда фәнгә карата кызыксыну уятырга кирәк. Чөнки һәр нәтиҗәнең башы – кызыксынудан башлана. Ә кызыксынуны барлыкка китерү максаты белән, һәрдаим яңадан-яңа алымнар уйлап табып тору зарур. Шул рәвешле мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә метапредмет интеграция” дигән методик темасы өстендә эшләүне үзмаксат итеп куйдым. Метапредмет нәтиҗәләрне формалаштыру – Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренең төп нигезләреннән берсен тәшкил итә. Метапредмет якын килү тагын да югарырак дәрәҗәдәге белем бирүгә юнәлтелгән, универсаль принципларны һәм танып белү үсешен күздә тота. Шул ук вакытта, укучыларның белем алуга мотивациясен әһәмиятле дәрәҗәдә арттыру ролен дә үти.

 Педагогик тәҗрибәм чагыштырмача күп булмаса да, мин түбәндәге фикергә килдем, татар телен нәкъ менә чит тел буларак укыту – ул үзе метапредмет якын килүнең киңлеген ачып бирә, чөнки чит тел буларак белем бирү характеры буенча предметара бәйләнешне күз алдында тота. Димәк, рус балаларын татар теленә укыту барышында төрле фәннәр -  тарих, география, әдәбият, физика, биология, хәтта химия һәм психология кебек предмет өлкәләрендә дә эш алып барыла. Белем бирүнең әлеге спецификасы укучыларның метапредмет осталыкларына ия булуга уңай шартлар тудыра; ә укытучыга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, ижади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

Татар телен һәм әдәбиятын укыту барышында метапредмет нәтиҗәләр түбәндәге очраклар аша ирешелә:

- уку эшчәнлегенең максаты һәм бурычларын ачыклау һәм саклау барышында;

-уку-укыту эчтәлеге (предметара бәйләнеш, белем алу осталыгы, контроль һәм үзконтроль);

         - мультимедиа кушымталар (Ягъни теге яки бу язучыны, яки вакыйганы өйрәнгәндә виртуаль музейларга мөрәҗәгать итә алабыз. Бу безгә матди һәм вакытны экономияләргә ярдәм итә).

-төрле жанрлардагы текст һәм  биремнәрнең күптөрлелеге (эзләнү, өйрәнү, танышу);

- туган тел һәм өйрәнелә торган телләрнең уртак һәм аермалы якларын грамматик белешмәлек һәм күнегүләр ярдәмендә ачыклый белү; (бу очракта без татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәнәбез. Мәсәлән, исемнәрнең грамматик категорияләрен  өйрәнгәндә аңа татар телендә сан, килеш, тартым категорияләре хас булуын, ә рус телендә тартым категориясе булмавын, татар телендә род категориясе булмавын чагыштыру, мисаллар уйлау, эзләнү барышында билгели алабыз. Ә менә, мәсәлән, сыйфат дәрәҗәләрен  өйрәнгәндә, укучылар өйрәнә торган 3 телдә татар-рус-инглиз телләрен чагыштырып карый алабыз. beautiful – more beautiful – (the) most beautiful  (красивый-красивее-очень красивый). Димәк, бу күренеш телләрнең төрле семьялыкка керүенә карамастан, 3 телдә дә күзәтелә икәнен беләбез).

- төп логик процесслар: анализ, чагыштыру, классификация, гомумиләштерү, тәңгәлекләрне билгеләү, синтезлау. (Дәрес темасын ачыклаганда, яисә хайван –кош атамаларын нигытканда без кроссворд-ребусларга мөрәҗәгать итәбез).

- әйләнә-тирә дөнья сәхифәләрен, тарихи фактларны, географияне татар телендә таныштыру; (4 сыйныфта билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне өйрәнгәндә, аның кулланылышы әкиятләрдә, яки тарихи фактларда киң таралганлыгын ачыклыйбыз. Билегеле бу урында берәр язучының туган елын, яки тарихи вакыйганың кайчан кайда булуын әйтеп үтәргә мөмкин һ.б.)

- татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дискуссия, проект эшләре һәм башка төр эшчәнлекләрдә бүтән предметлардан алган белемнәрнең интеграциясе (мисал итеп, халык авыз иҗатының бер өлеше булып торган мифларны өйрәнгәндә, без татар мифологик образларын рус мифологик образлар белән чагыштырып карый алабыз. Аларга хас уртак сыйфатлар, аермалы сыйфатларны укучылар үзләре үк әйтеп бирә алалар. Ләкин үзем өчен уйламаганда яңалык ачтым. Балалар көнкүрешенең күп өлешен компьютер уеннары алып тора. Шул нисбәттән, нигә әле аны укучыларга файда якка авыштырмаска, дигән фикергә килдем. Һәр мифолгик образны таблица буенча өйрәндек (образ исеме – сыйфаты – вазыйфасы). Уеннарда персонажларга шул рәвешле характеристика бирәләр.

Һәр кар бөртеге уникаль булган кебек, һәр укучы бала да үзенчәлекле. Аларның фикерләү, кабул итү дәрәҗәләре дә төрлесенеке төрлечә. Шуңа күрә дә, дәресләрдә һәр укучыга булган кадәр индивидуаль якын килергә, эш төрләрен бүлгәндә баланың психологиясен исәпкә алырга, ихтыяҗларын аңларга, аларга төрлечә ярдәм итәргә тырышам.

Минемчә, эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, уку-укыту процессында рациональ һәм эмоциональ, фактлар һәм гомумиләштерүне, күмәк һәм индивидуаль, мәгълүмати һәм проблемалы методикаларны аралаштыру кирәктер. Күрсәтмә һәм мультимедиа материалларын куллану - болар барысы укучыларда сөйләм, күзаллау, фикер йөртү сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Кеше гомере буена алга, үргә омтылырга, гыйлем тупларга, алган белем һәм күнекмәләрне һәрдаим камилләштерергә тиеш дип саныйм. Минем портфолиомны төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә алган мактау кәгазьләре, сертификатлар тулыландыра. Эш тәҗрибәм аз булуына карамастан, кайсы якка әһәмият бирергә икәнне, нинди өлкәдә күнекмәләремне ныгытырга кирәк булуын, кайсы төшенчәләр өстендә күбрәк эшләргә кирәк булуы турында чамалыйм. Югарыда әйтеп узганымча, минем һәр дәрес башында куйган  максатларым бар. Минем барлык торышым, үз-үземне тотышым, әйткән сүзләрем, эш-хәрәкәтем, шул максатка юнәлдерелгән булырга тиеш. Дәрес ахырындагы нәтиҗәнең 90%-ы минем әзерлегемә, хезмәтемне башкару рәвешенә бәйле.

Эшчәнлек вакытында хаталар булмый калмый. Киләчәктә мин бу хаталарны тагын да азрак ясарга, яки бер дә булмаска тырышачакмын.