Үзең уйла

Платонова Дамира Данияловна

Кичә сиңа нинди ямьле иде дөнья,

Бүген менә... болытлы һәм гамьле дөнья,

Ә иртәгә нинди булыр икән дөнья? -

Утыр да бу җиргә, балам, үзең уйла. 

Үзең уйла: балкып торган бу дөньяда 

Нигә кирәк, ямьсез булса, озын гомер.

Гомергә  бер күзен ачып көлгән гөлнең

Гүзәллеген күрергә син, балам, өлгер.

Балам, өлгер: синең өчен генә ул гөл,

Гомергә бер күзен ачып, күзен йома.

Кем дә сине гаепләмәс, шул мизгелнең

Матурлыгын алып кайтсаң үз йортыңа.

Үз йортыңа алып кайт та, һәм үзеңнең

Йөзләреңә, күзләреңә кунсын әле.

Күңелеңә чәчелсен дә ... уңсын әле,

Барыбызга да җитәрлек булсын әле.

Булсын әле! Ә калганы гомер буе

Сагындырып-сагындырып төшкә керер.

Дөнья ямьсез булса - нигә матур гомер?

Гомер буе матурлыклар эзләп йөгер.

Рәшит Әхмәтҗанов